Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Йомшак телле мишәрләрем

Сергач татарлары сөйләше
Флера Баязитова
Гөлчәчәк Хәйбуллина

Безнең татар халкы бай тарихлы. Аның тел һәм культура үзенчә­лекләре дә төрле катламнардан тора.

Җирле сөйләшләребездәге тел һәм рухи байлыгыбызның көн­ләп түгел, сәгатьләп югала баруын истә тотып, диалектологлар экспе­ди­цияләргә чыгып материаллар туплауны соңгы берничә дистә ел эчендә тагын да тырышып, фидакарьләрчә дәвам ит­терделәр һәм иттерәләр. Соңгы елларда гына да әлеге кыйммәтле материалларны туплаган «Татар халык сөйләшләре» (2008) дигән ике томлык бик зур хезмәт дөнья күрде, «Татар теленең зур диалектологик сүзлеге» (2009) басылып чыкты.

2010 елның җәендә Институтның бер төркем галимнәре – диа­лектологлар, фольклорчылар һәм музыка белгечләре Түбән Новгород өлкәсенә экспедициягә бардылар. Диалектология фә­нендә ул көнба­тыш, ягъни мишәр диалектының сергач сөйләше буларак билгеле. Бу – гаять кызыклы, борынгы үзенчәлекләрне саклаган сөйләш. Бу сөйләш вәкилләре фәнни әдәбиятта «нижгар мишәрләре» исеме астында да мәгълүм. 1948–1949 елларда бу сөйләшне Р.Ф.Шакирова өйрәнә һәм «Особенности говора татар Краснооктябрьского района Горьковской области» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, мәкаләләр бастыра. Соңга таба бу төбәккә яңадан (төрле максатлардан чыгып) экспедицияләр оештырыла. 1986 елда Ф.С.Баязитова, 1989 елда Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдиновалар тарафыннан да әлеге сөйләштән диалектологик материаллар туплана. Сергач сөйләше турында мәкалә «Татар халык сөйләшләре» (2008) дигән китапта бастырыла.

Безгә, диалектолог буларак, инде 40 елдан артык (студент елларыннан санасак, 50 елга якын) экспедицияләргә чыгып татар халкының җирле сөйләшләрен өйрәнү насыйп булды. Түбән Нов­город өлкәсенә дә беренче генә килүебез түгел. Биредәге та­тар авылларында төрле яклап материаллар тупладык. Иң шат­ландырганы шул,  әле  телебез дә, рухи байлыкларыбыз да, Аллага шөкер, саклана икән.

Авыллардагы җирле администрация башлыклары, мәктәп ди­ректорлары, укытучылар, музей һәм мәдәният йорты хез­мәткәрләре – барысы да безгә ярдәм кулы сузып, үзләре тупла­ган рухи байлыкла­ры белән дә уртаклаштылар, безгә юл күрсәттеләр, кызыклы шә­хес­­ләр, информаторлар, тел осталары, йола белгечләре белән таныш­тырдылар.

Авыллардагы җирле сөйләш һәм культура диалекто­логия­сенең бер­гә үрелеп баруы бик кызыклы күренеш. Бүгенге көн­нәрдә дә халык хәтерендә (әйе, хәтерендә генә) әле «башкода килү», «кыз ярәшү», «колак сүвенеце», «шәл китерү», «сөлге бирү» турында истә­лекләр саклана. Аларның бик күбесен әле яңартып җибәрергә дә соң түгелдер, бәлки. Элекке вакытта, совет чорында тыелган дини йолаларыбыз, мәчетләр яңартыла, һәр татар авылында тирә-якка нур сибеп айлы, өр-яңа дини биналар булуы да шатландыра. Шул исәптән, элек инде бетәргә тиешле искелек калдыгы, архаизм дип саналган бик күп дини сүзләребез дә кире кайтты: мулла, мәчет, имам, азан, хатем, руз′а (ураза), корбан чалу һ.б. Намаз уку, гает бәйрәмнәрен үткәрү өчен мә­четләргә килүчеләрнең саны күп булуы да куандыра.

Җеназа укып кешене соңгы юлга озатулар, никах укытып өй­лә­нешүләр, азан әйтеп исем кушулар дини йола буларак та, электән килгән традиция-йола буларак та көнкүрештә ныклы урында тора.

Түбән Новгород өлкәсендә никах, туй мунчасы, килен кил­гәч яхшы ат әйттерү йолалары бөтен татар халкына үрнәк бу­лырлык дәрәҗәдә саклана. Биредә борынгыдан килгән аш-су атамалары да үзе бер тарихи дөнья: күптермә, умак, куш кат­лама, чирәп бәлеше, чүлмәк бәлеше һ.б. Ә ат итеннән казы (казылык) тутыру турында авыл осталарыннан әле бик күп серләрне өйрәнергә була.

Нижгар төбәгендәге кунакчыл һәм ачык чырайлы, киң кү­ңелле өлкән кешеләргә, әби-бабайларга, безне каршы алып, озатып калган җитәкчеләргә без чын күңелдән бик зур рәхмәтләр әйтәбез.

Биредә бөртекләп тупланган тел һәм рухи байлык җәү­һәрләрен халыкның үзенә кайтарып бирүне без изге бурычыбыз итеп саныйбыз. Алар китапларда һәм газет-журналларда кабат-кабат урын алырлар дип ышанабыз.

Татар халкының һәр төбәк, һәрбер диалект зонасы гомуми рухи байлыгыбызны үстерү өчен таяныч булып тора. Тел һәм иман байлыгы сакланганда татар халкы югалмас, көчле булыр, киләчәккә карап, алга барыр дип ышанабыз.

Сергач сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре

Тартыклар. Ц-лаштырып сөйләү сергач сөйләшенең ха­рактерлы үзенчәлекләреннән санала. Ц тартыгы сөйләштә әдә­би телдәге ч авазы урынына килә һәм (аерым сүзләрне исәпкә алмаганда) сүздә төрле позицияләрдә очрый: цыбыркы – чы­быркы, цәйнек – чәйнек, цана – чана, циләк – чиләк, цебен – чебен, церки – черки, цигелдәк – чигелдәк, цабата – чабата һ.б.

Сөйләштә шулай ук ч авазын куллану очраклары да бар. Әдә­би тел­дән аермалы буларак, ч авазы сөйләштә тч кушык ава­зы булып әй­телә: тчавка – чәүкә, котчок – көчек, тчар­шав – чаршау, тчык – чык һ.б. Еш кына тч кушык авазы рус алынмаларында кулланыла: тчихул – чехол, тчашке – чашка, тчэп – цепь, тчил – цел, целый.

Сергач сөйләше – й-ләштерүче сөйләш: йәй – җәй, йәйәү – җәйәү (җәяү), йома – җомга, йимеш – җимеш, йиде – җиде, йил­кә – җилкә, йир – җир, йебегән – җебегән.

Тел арты тартыклары к, г, х. Мишәр диалектының башка сөй­ләш­ләрендәге кебек, сергач сөйләшендә тирән тел арты тартыклары (қ, ғ, ҳ) тел арты к, г, х авазлары итеп әйтеләләр: бага – карый, тага – дага, казан, сакал, хат, йакын, кыда.

Гарәп-фарсы сүзләрендә исә тирән тел арты ғ тартыгы төшә: йо­ма – җомга, айып – гайеп (гаеп), үмер – гомер, адәт – гадәт, Үмәр – Гомәр, Алим – Галим, Азиз – Газиз һ.б.

Тел арты тартыкларында түбәндәге аваз тәңгәллекләрен күр­сәтергә мөмкин: г~к: йага – йака (яка), тугызан – туксан, сиге­зән – сиксән, гарабдай – карабодай, цугынган – чукынган, цо­гор – чокыр. Киресенчә: к~г: тукыс – тугыз, сикес – сигез, цыккыс – чыгыгыз.

к~х: катын – хатын, курлык – хурлык, Кас′ан – Хәсән, йы­мак – оҗмах.

к~т: келәү – теләү, келәнү – теләнү; киресенчә, т~к: үтмәк – икмәк.

Сергач сөйләшендә, дифтонглар монофтонглашканда, кыскартыл­ган й авазы артыннан килгән д, т, з, с, л, н, р, ч тартыклары па­ла­тальләшәләр: кан′ар – кайнар, ад′а – әйдә, бар′ам – бәйрәм, ат′а – әйтә.

Тартык авазларның палатальләшүе гарәп-фарсы алын­ма­ларында да күзәтелә: Мус′а – Муса, Камал′ – Камал, аз′ап – азап, Сад′эк – Садыйк, Сад′ри – Садрый.

Әдәби телдә алгы рәт сузыклары белән, ә сөйләштә исә калы­найтып әйтелә торган кайбер сүзләрдә дә палатальләшкән тартыклар күзәтелә: ан′а – әнә, мон′а – менә, ал′лә – әллә, кын′дык – кендек.

Абзый сүзендәге з авазы палатальләшеп, абз′и формасында әйтелә.

Авазлар тәңгәллегендә түбәндәге үзенчәлекләр күзәтелә:

п~б: петү – бөти, петерү – бетерү, пот – бот, капыста – кәбестә;

б~п: кирбетч – кирпеч, кабак – капка, шурба – шулпа, йебәк – йепәк – йефәк (ефәк);

п~ф: керпек – керфек, топрак – туфрак, Пәрикә – Фәрихә, Пәри­дә – Фәридә, партык – рус. фартук, пеләгә – рус. фляга;

б~в, в: бакыт – вакыт (вакыт), багун – рус. вагон, бинек – рус. веник һ.б.;

д~т: дустыган – тустыган; сүз уртасында л, н борын аваз­ларыннан соң (лт, нт): селдәү – селтәү, йандар – йантар (янтар), былдыр – былтыр.

Ике сузык уртасында бд~пт: абдырау – аптырау, ибдәш – иптәш.

з~җ: пәзи – пәҗи – киндер, энзе – энҗе, кизе – киҗе, кәзә – кәҗә, баз′а – баҗа, уз′ым – уҗым.

Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тәңгәллекләр. б~м: бун′ – муйын (муен); т~д: тисбе – дисбе; т~к: үтмәк – икмәк, т~ч: тиш – чиш, тишен – чишен; д~н: урмандан – урманнан; н~д: пиц алны – мич алды; н~м: нөгез – нүгез – мөгез, мөнкин – мөмкин; й~д: йәшә – дәшә; дз~җ: дзи­ңә – җиңги, мөрдзә – мөрҗә (мор­җа); с~ч: ацкыс – ачкыч, тыскан  – тычкан; ч~с: чимйә – симйә (семья), кәрәтчин – керосин; р~л: шурба – шулпа; арткыры – аркылы; л~р: зурлак – зуррак, бирләк – бирерәк, арлак – арырак, йогарлак – йугарырак (югарырак).

ж~ш: сүз ахырында килгән ш тартыгы яңгырау тартыклар алдын­да саңгыраулаша: пиж башы – мич башы, аж бар – аш бар, биж йәш – биш йәш (яшь), биж йыл – биш йыл (ел).

Рус теленнән кергән түбәндәге сүзләрдә җ~ж билгеләнгән: җәл­лим – рус. жалею, җилет – рус. жилет.

Тел уртасы й тартыгы сөйләштә актив кулланыла, ул сүз ба­шында да, сүз уртасында да килә: йолдыз, йиде (җиде), йимеш (җимеш), йогор – йөгер.

Сөйләштә аваз өстәлү һәм аваз төшү күренешләре дә бар.

Фарингаль һ авазы, башка сөйләшләрдәге кебек, сүз ба­шын­да, сүз уртасында төшеп кала: ава – һава (һава), аман – һаман, өнәр – һөнәр, ушсыз – һушсыз, әләк – һәләк, зин, зийен – зиһен, мәәр – мәһәр, шәәр – шәһәр.

Ләкин сөйләштә һ авазының кулланылу очраклары да бар: һәрбер, һәрбакыт – һәрвакыт, әһә. Ымлыкларда шулай ук һ ава­зы әйтелә: һай, ай-һай.

Аваз өстәлү: йаңгызак – йалгыз (ялгыз), арткыры – аркылы, ке­церт­кән – кычыткан.

Аваз төшү күренеше: л: йугатты – йугалтты (югалтты); й: әзем – йөзем; т: шитем – ишеттем; н: урдык – урындык; р: барымын – ба­рыр­мын, күремен – күрермен.

Метатеза: кабак – капка, азбар – абзар, күреш – күрше, җымак – оҗмах.

Сузык авазлар. а сузыгы бу сөйләштә саф, иренләштерү төс­мере булмаган аваз итеп әйтелә: ай, каз, камыр һ.б.

ә, ү авазлары, мишәр диалектына хас булганча, алгырак позициядә ясалалар һәм нечкәрәк әйтеләләр.

у, ү сузыкларына уо, үө дифтонгоид авазлары тәңгәлләшү күзәтелә: күөмер – күмер, күөп – күп, туокта – тукта һ.б.

и авазы сөйләштә алгы рәт сузыклар һәм палаталь тартыклар гына түгел, арткы рәт сузыклары янында да килә: кимак – кой­мак, сийа – сыйа (сыя), сила – сыйла һ.б.

Сүз ахырында сөйләштә -ый урынына киң и авазы әйтелә. Мә­сә­лән: кат′им – кайтыйм, кар′им – карыйм, кан′и – кайный һ.б.

Сузыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр аваз тәңгәл­лек­ләренә кайтып кала.

ы~а: йаңы – йаңа (яңа), лампы – лампа, кагыз – кәгазь, сама­выр – самовар, йарамастый – йарамастай (ярамастай);

э(е)~ә: күгерцен – күгәрчен, мәктеп – мәктәп;

ә~и: кәрәк – кирәк, шәкәр – шикәр, нәк – ник, тәк – тик, тәкле – тикле, мәләш – миләш, әпәй – ипи;

и~ә: синәк – сәнәк, пике – пәке, фирештә – фәрештә, кифен – кә­фен, пилмин – пилмән, үлгинцәк – үлгәнче.

Тамырдагы и сузыгы урынына аның киң әйтелешле э ва­рианты әй­телә: эр – ир, йэр – җир, шэрбәт – ширбәт, эртә – иртә, эләк – җиләк, элек – җилек;

э(е)~ү: кемәц – күмәч;

о~у актив күренешләрнең берсе: он – ун, от – ут (үлән), орман – урман, топрак – туфрак;

у~о: бутка – ботка, тукмац – токмач, куңгыз – коңгыз, суңыдан – соңыннан;

ү~ө: үмә – өмә, йүгән – йөгән, нүгез – мөгез.

Сергач сөйләшендә ө~ү күренеше дә күзәтелә: өрдәк – үрдәк, өр­мәли – үрмәли, бөре – бүре, көңел – күңел, бөрк – бүрек;

ү~и: үкмәк – икмәк, күсәү – кисәү, күгәвен – кигәвен;

ы~у: йыва йуа – юа (үсемлек), кывык – куык, шында – шунда, шылай – шулай, мынца – мунча, быйау – буйау (буяу).

Сузыклар гармониясе. Аңкау гармониясе. Әдәби телдәге алгы рәт сузыкларына сөйләштә арткы рәт сузыклары тәңгәл килә: корка – күркә, ацы – әче, мацы – мәче, анакай – әнкәй, бар′ам – бәйрәм, ар′ан – әйрән, ат′а – әйтә, ад′а – әйдә, тутай – түтәй, йанаша – йә­нәшә (янәшә).

Әдәби телдәге арткы рәт сузыкларына алгы рәт сузыклары туры килү очраклары түбәндәге бер төркем сүзләрдә күзәтелә: кецеркән – кычыткан, кецетә – кычыта, әз – аз, йәсәми – йасамый (ясамый).

Ирен гармониясе. о, ө ирен сузыклары, мишәр диа­лектындагы, шу­лай ук урта диалектның аерым сөйләшләрендәге кебек, иренсез­ләшәләр һәм ы~е булып әйтеләләр: селге – сөлге, быдай – бодай, сы­лы – солы, кыда – кода.

Иренсезләшү күренеше ы~(е) ~ у~ү тәңгәллегендә дә чагыла: пых  – пух, фартык – фартук, тегел – түгел, беген – бүген һ.б.

Ләкин сергач сөйләшендә, аерым очракларда беренче иҗектәге о, ө ирен сузыклары, үзләреннән соң килгән иренсез ы, е сузыкларын иренләштерәләр дә: йогора – йөгерә, болон – болын, төтөн – төтен, төзөлөш – төзелеш.

Дифтонглар. Сергач сөйләшендә, мишәр диалектының башка сөйләшләрендәге кебек үк, дифтонглар монофтонглашалар.

Әдәби телдәге -ай/-әй, -уй дифтонгларына сөйләштә а, ә аваз­лары туры килә, бу вакытта дифтонгтан соң килә торган тел очы тар­тыклары йомшара: ат′а – әйтә, бар′ам – бәйрәм, кар′ы – каеры, әлә­нә  – әйләнә, ун′ау – уйнау, мун′ – муйын (муен), кун′  – куйын (куен), кури′к – койрык, кан′ар – кайнар, кан′н′а – кай­нана  һ.б.

-өй дифтонгына ү (ү – өй, кү – көй, үрә – өйрә, сү – сөй) яки -ев /-үв/-үв (тевен/түвен – төйен (төен), севен/сүвен – сөйен (сөен) туры килә.

-ой, -ый дифтонгларына -ий дифтонгы тәңгәл килә: кийаш – койаш (кояш), кийар – кыйар (кыяр), кимак – коймак.

Авазлар төшү. у: руз′а – ураза, марта – умарта; ы: кырк – кырык, халк – халык, э(е): бүрк – бүрек, күркле – күрекле.

Морфологик үзенчәлекләр

Исемнәр. Сергач сөйләшендә исем ясалышы һәм аның төп грам­матик категорияләре татар әдәби телендәге чаралар белән белдерелә. Кайбер аерымлыклар тартым категориясендә генә күзә­телә.

Кеше исемнәрен, бер яки ике иҗек­кә калганчы кыскартып, – -кай/-кәй, -ук/-үк кушымчалары ялгап сөйләү актив: Шамкай – Шамил, Зәйнүк – Зәйнәп, Найлүк – Найлә, Апт′ук – Габдрахман, Хал′ук – Халидә һ.б.

Иркәләү кушымчасы -кай/-кәй еш кына туганлык мөнә­сә­бәтен белдергән сүзләргә ялганып килә: анакай, балакай, абзыкай. Мәсәлән: Анакай дип әтүнең хакы олырак.

Алмашлыклар. Зат алмашлыклары составы, төрләнеше ягыннан та­тар әдәби теленнән аерылмый. Тик сергач сөйләшендә мин зат ал­маш­лыгының иялек килешендә минең (минем) формасында әйтелүен генә күрсәтеп үтәргә кирәк: Минең китап. Минең кыз.

Күрсәтү алмашлыклары. Сергач сөйләшендә күрсәтү алмашлыклары күп төрле: бу, әнә, теге, мына – менә, шол – шул, ол – ул, шынди – шундый, шылай – шулай.

Шуның белән бергә, сөйләштә күрсәтү алмашлыкларының әдә­би телдә булмаган күп кенә синонимнары, фонетик вари­ант­лары да кулланыла: тәнә (әнә), мынагынак (менә), бахшол (шул, шушы), бахшонта (шунда), бахындый (шундый).

Рус теленнән кергән күрсәтү алмашлыклары да сөйләштә шактый актив: вата, ватагынак, вана, ваташол (менә, менә ич, менә шул): Без вата кас′ы йирдә эшлибез.

Күрсәтү алмашлыкларына тартым кушымчасы турыдан-туры ялгана: Бусы кимагы, сез кабартма ат′асез. Улсы (анысы) инде озон җиңле бишмәт.

Билгесезлек алмашлыгын сорау алмашлыкларын кабатлау юлы белән дә ясау күзәтелә: кас′ы-кас′ы – кайберәүләр; кас′ы-кас′ы гына эрләк бәли.

Саннар. Әдәби телдән аермалы буларак, сергач сөйләшендә сигез, тугыз саннарыннан ясалган җыю санын (сигезәү, тугызау) куллану актив: Без анда тугызау бардык. Сигезәү цыгып киттеләр.

Рәвешләр. Сергач сөйләше рәвешләрнең ясалышы, кул­ла­ны­лышы ягыннан мишәр диалектының башка сөйләшләреннән ае­рыл­мый. -ча/-чә (сөйләштә -ца/-цә) кушымчасы исемнәргә, алмаш­лыкларга, сыйфатларга ялганып, рәвеш ясый: татарца әйтем.

Үзе билгеләү алмашлыгына -ча/-чә, -ца/-цә кушымчасының ту­ры­дан-туры нигезгә ялгану очраклары күзәтелә: Укымыш инде үзецә (үзенчә).

-лата/-ләтә кушымчасы ярдәмендә исем, сыйфат сүз төркем­нә­реннән рәвешләр ясала: Сөт алмыйлар, майлата бирәләр. Йомырканы циләтә эцеп булмый.

-лый/-лий/-ли кушымчасы сыйфатларга ялганып, рәвеш ясалу кү­зә­телә: кан′арли (кайнар көе), йылылый (җылы көе), кырыли (коры көе).

-лый/-лий/-ли кушымчасы ел фасылларын белдергән исем­нәргә ял­ганып, вакыт рәвешләре ясый: йазлый – йазын (язын), кышлый – кышын, җәйли – җәйен (җәен), көзли – көзен.

Татар әдәби телендәге бераз рәвешен берцәк формасында куллану актив: берцәк аша. Берцәк сүләдем.

Фигыль формалары, нигездә, татар әдәби телендәгечә кулланыла. Кайбер үзенчәлекләрне күрсәтеп китәбез.

Затланышлы фигыль формалары. Хикәя фигыль. 3 нче зат бер­лек саны -дыр/-дер, -тыр/-тер кушымчалары белән ясала: ол окидыр – ул укый. Кыдалар килгән, дир.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең 1 нче зат формасын сөй­ләштә -ган/-гән кушымчасы белән белдерү очраклары бар: Мин сезне күргән (күрдем).

Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль -ып/-еп формалы хәл фигыльгә нигезләнеп ясалырга мөмкин:

Мин барыпмын   Без барыпбыз

Син барыпсың  Сез барыпсыз

Ул барган   Алар барганнар

-ып/-еп формасы 1 нче һәм 2 нче затларда гына килә, ә 3  нче  – -ган формасы белән белдерелә. Бу форма юклык кушымчасы да ала.

Мин бармапмын         Без бармапбыз

Син бармапсын          Сез бармапсыз

Ул бармаган               Алар бармаганнар

 

Юклык формасын (бармап) зат кушымчасыннан башка кул­лану очраклары бар. Бу вакытта бармап формасы куй, бак сүз­лә­ре белән килә: Бармап бак – бармый кара, булмап куймасын – булмый калмасын.

Күптән үткән заманның, әдәби -ган иде/-гән иде кон­струк­циясе белән беррәттән, билгеле үткән заман (-ды) һәм иде ярдәмче фигыле белән ясалган диалекталь формасы актив кулланыла: мин алдым иде, син алдың иде, ул алды иде, без алдык иде, сез алдыгыз иде, алар алдылар иде.

Юклык формасы: алмадым иде, алмадың иде, алмады иде һ.б.

Билгеле киләчәк заман сөйләштә татар әдәби телендәге фор­малар белән белдерелә, юклык формасы сөйләштә -ацак/-әцәк (-ачак/-әчәк) + төгел/тегел (түгел) рәвешендә ясала: Мин сиңа барацак төгел.

Боерык фигыль әдәби телдәгечә ясала.

Сөйләштә киңәш, киңәшле боерык мәгънәсендә -гы/-ге ку­шымчалы фигыль + иде конструкциясе кулланыла: Эцкидең (эчке идең), нәк эцмәдең – эчәргә иде, ник эчмәдең.

Киңәш, нәзакәтле кушу, теләк, үгет мәгънәсендә -гай ку­шым­чалы фигыль + иде (баргай иде) тезмә формасы кулланыла: калдырып киткәй идең – калдырып китәргә иде.

-гай/-гәй формасы, татар теленең башка сөйләшләрендә ке­бек, -ма/-мә юклык кушымчасы белән дә: бармагайы, китмәгәйе. Бу форма, күп кенә башка сөйләшләрдәге кебек, ис китүне белдерә: Сүлим выт′ – Сүләмәгәйең, сүлә.

Сөйләштә теләкне -гы кели (-асы килә) төзелмәсе белән бел­дерү актив: баргым кели, баргың кели, баргысы кели, баргыбыз кели, баргыгыз кели, баргылары кели, ашагым кели, ашак кели.

Заман, юклык күрсәткечләре ярдәмче фигыльгә ялгана: баргым кели, баргым келәде, баргым кели иде, баргым келәми, баргым келәмәде.

-ма кели төзелмәсе ниятне белдерә: барма келим, барма келисең, барма келибез, барма келиләр.

Шарт фигыль. Шарт фигыльнең ясалышы әдәби телдәгечә: Кан′на йакшы булса, килен мактаулы була. Әмма, әдәби телдән аермалы буларак, сергач сөйләшендә -гы иде (баргы иде – барса) формасының шарт мәгънәсен белдергән очраклары бар: Бикләп китке идем, ыспакуйны була идем – Бикләп китсәм – тыныч була идем.

Затланышсыз фигыль формалары. Инфинитив. Сергач сөйләшенә инфинитивның -(ы)рга/-(е)ргә формасы хас: Бибисара кырга бара. Кыр эләге эзәргә (җырдан). Кушкатламаны кыз белән йегет икесе генә ашарга.

Исем фигыль сөйләштә әдәби телдәгечә -у/-ү кушымчалары белән ясала: Паңгы ашау йук бездә, җыйу йук.

Хәл фигыль нигездә, әдәби телдәге кушымчаларның мишәр диалектына хас вариантлары ярдәмендә ясала:

-гац/-гәц (-гач/-гәч): Килен килгәц, бусага бирнәсе куйа. Үгә кергәц, әпәй белән цәй эцерәм.

-гынцы/-гинце, -гынцак/-гинцәк (-ганчы/-гәнче): Туйгинца аша­гыз. Картайгинцак эшләдем.

-увынца/-үвенцә: Кат′увынца кер.

-ып/-еп формалы хәл фигыльнең юклыгы -мыйца/-мицә, -мый­цак/-мицәк кушымчалары белән ясала: Сүләшмицә ашагыз. Ницек үлмицәк калыпбыз.

Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр. Сөйләштә татар әдә­би телендәге бәйлекләр һәм диалекталь бәйлекләр дә кулланыла: цаклы/цәке – чаклы, тәкле – хәтле.

Ката, сәтә бәйлекләре вакыт аралыгын белдергән сүзләр янында килеп, дәвамлы вакытны белдерә. Ката, нигездә, төн, кыш, йаз, көз сүзләре, сәтә исә көн сүзе янында килә: төн ка­та – төн буе, йаз ката – йаз (яз) буе, көнсәтә – көн буе.

Кисәкчәләр. Татар әдәби телендәге кисәкчәләр дә, сөйләш өчен хас булган диалекталь вариантлы кисәкчәләр дә актив кул­ланыла: тәнә – әнә, выт/вет < рус. ведь – бит, мона, вата, вата­ гынак – менә, менә ич, аллә – әллә кисәкчәләре бар (Тәнә зур ызба).

Синтаксик үзенчәлекләр

Сорау кисәкчәсе -мы/-ме, мишәр диалектының башка сөй­ләшләрендәге кебек, зат һәм сан кушымчаларыннан алда, ягъни фигыль нигезенә ялгана: барамысын – барасыңмы.

Моннан тыш, сорау кисәкчәсенең җөмләдәге урыны логик басым белән бәйләнгән. Ул сорау интонациясе төшкән теләсә нинди җөмлә кисәгенә ялганырга мөмкин: йәж килен йакшымы йуган идәнне? Ислеме төгел мунцасы? Озакмы торасыз бездә?

Лексик үзенчәлекләр

Сергач сөйләшенең төп сүзлек составы татар әдәби телен­дәге­чә. Диалекталь сүзләр мишәр диалектының башка сөй­ләшләре белән уртак. Сергач сөйләшенең үзенә генә хас лексик берәмлекләре дә бар. Диалекталь лексиканы берничә лексик-семантик төркемгә бүлеп карарга мөмкин.

Туй йолалары белән бәйле сүзләр: башкыда – яучы, билге  – вәгъдә бүләге, целбәй йандыру – магик йола, паклунный – туйдан соң кыз ягына кунакка бару, бусага бирнәсе – яшь килен бүләге, силәзән йөретү – туйда яшьләр мәҗлесе һ.б.

Туганлык, нәсел-нәсәп, кардәшлекне белдерә торган сүз­ләр: кан′­ши – каениш, кан′на – каен ана, кан′игәц – хатынның апасы, та­тарым – ирем, тутак – туташ, авыз түтеш – иренең апа­сы  һ.б.

Бала туу белән белән бәйле йолаларга караган сүзләр: түрәү – тудыру, авырайак – авырлы (хатын), аш сайлау – аш талымлау, бәбәй әбисе – кендек әбисе, абдалцы – сөннәтче, абдаллату – сөннәткә утырту, сөннәт бар′амы – сөннәткә утырту хөрмәтенә уздырылган мәҗлес һ.б.

Үлгән кешене соңгы юлга озату йолаларына караган сүз­ләр: үдер, үдергә бару – үлгән кешене озатырга, төн сакларга бару, кифен пецү – кәфен кисү, гүр цабу – кабер казу, иске каберлек – иске зират, үлек күзе – үлгән кешене искә алу мәҗлесенә пешерелә торган ашамлык, вак пәрәмәч һ.б.

Ел фасыллары белән бәйле йолалар: йомырка бар′амы, раш­тыва, кәрәли йөрү, ташу карау, зимцәцәк әтү, тын тыннау, йаңгыр келәү, куйыртырга бару һ.б.

Йорт-җир, каралты-кура атамалары: азбар – абзар, аран – җылы абзар, йорт – ишегалды, карызба – аш өе, кецурдык – өйнең мич алды ягындагы сәке һ.б.

Аш-су атамалары: алма кимагы – вак коймаклар, кийәү ци­гелдәге – кияү хөрмәтенә пешерелгән вак бавырсаклар, цираб бәлеше – чүлмәк бәлеше, йомошак – бодай күмәче, ак икмәк, турпин – пәрәмәч, ләкшә – токмач, киндераш кәкәше – киндер орлыгы белән пешерелгән пәрәмәч, үтмәк – икмәк.

Савыт-сабалар: купы – аш чүмече, балайак – бал кисмәге, куцарка – кисәү агачы, цәбе – чүпрәк, таган – өчаяк, тчашка – чынаяк, цулпы – чыбыктан үрелгән чүмеч.

Кием-салым, бизәнү әйберләре: басма – ситса, цулка – оек, бөтү – муенса, фартык – алъяпкыч, кәпәц – түбәтәй, церге – ки­ез, цергитек – киез итек, әкәй – баш киеме, сыкна цылка – тула оек.

Хайваннар дөньясы белән бәйле сүзләр: куй – сарык, куцат – әтәч, цыпур – кызыл таракан, алаша – ат, сал′ускан – саескан, цаука – чәүкә һ.б.

Үсемлек атамалары: картуш – бәрәңге, киндераш – киндер, нәркәмәс – әрем, үгез күзе – гөлҗимеш, томарцык – бөре, вак борцак – ясмык һ.б.

Сергач сөйләшендә
гаилә йолаларына караган лексика

(җирле сөйләш текстлары яссылыгында)

Туй, өйләнешү йолалары

Башкода килү.

Башкода – кыз димләргә, кыз сорарга килүче кеше.

– Башкода килә. Ул матца астына өстәл цитенә. Урындыкка ни булса да тиз генә астына куйа. Йәнә зиңә инде.

– Эц башкыда йерделәр әстәйгә (апага). Әстәйебез бик матур иде. Берсе Көсәйен атлы, берсе Алимҗан атлы йегетләрдән килде башкыда. Мин Көсәйенгә барамын, диде әстәй (Чүмбәли).

Башкода булып килү көннәре. Башкода булып килү өчен иң уңышлы көн дип баш кен – дүшәмбе көн, кечатна кен – пән­җешәмбе көн, уңышсыз көн дип буш кен – сишәмбе көн саналган.

– Башкыда буш кенне килмәсен. Баш кенне килсә йакшы, чәршәмбе, кечатна кенне килсә йарый.

– Буш кеннән башка кас′ы кенне килсә дә йарый. Буш кенне туй да итмиләр, буш була, диләр (Тат. Моклокасы).

Туй йасау көннәре:

– Атна кич (пәнҗешәмбе), йома кен (җомга көн) йасилар иде туйларны. Бибиайшаның атна кич туйы булырга, чәршәмбе кен бара керләр йуварга. Ул батып үлә, туйы йылап кат′адыр (бәет турында).

– Туйны буш кенне (сишәмбе) эшләргә кушмилар картлар. Анарга карамый, минем тәтә, буш кенне тештем, эмере ыризык биләдем, дир, дәүләт ийәсе булып тырдым, дир. Кенне бер дә кимсетергә йарамый, бар да йахшы (Мәдәнә).

Сүз салу – кыз ярәшү, кыз килешү турында сөйләшүләрне башлап җибәрү.

– Йегетнең әти-әнисе килә, сүз салалар, сүләшәләр, киңә­шә­ләр, сөлге дә алып китәләр.

Сүз бетерү, сүз өзү – ике гаилә арасындагы сөйләшү-киле­шү­ләрне төгәлләү, кызны бирергә ризалык билгесе бирү.

– Сүз бетергәндә сөлге бирәләр, ышанып торорга. Халыкны йәшәләр (Камка).

Мәһәр (гар.) – кияү тарафыннан кызның ата-аналарына би­ре­лә торган акча, кием-салымнар, туй үткәрү өчен азык-төлек һ.б.

– Сүз өзгәндә кызга мәһәр сүлиләр, өс кийеме сүлиләр. Мәһәр­ләтә, акчалата сүлиләр. Бар барынча, йук дарманынча ди­гәндәй бирәләр мәһәрне (Бозлау).

Билге – мишәр диалекты сөйләшләрендә кыз ягыннан егет йортына вәгъдә бүләге итеп бирелә торган әйбер.

Бирү билгесе – ризалык билгесе итеп сөлге бирелә торган булган.

– Биргәне ара өзә. Ара өзгәндә бирү билгесе итеп сөлге бирәләр малайга, аның раднуйларына, кардәш-кабиләләренә.

– Үзе тугыган селгене бирде әни башкыдага бит себерергә. Үзе эрләгән, үзе тугыган (Ыргу).

Колак сүвенеце – кыз ягыннан бирелә торган ризалык билгесе; гадәттә сөлге бирелгән.

– Колак сүвенеце була. Колак сүвенецен кыз йагы бирә, оцлы сөлге булды, кызыл оцлы (Мәдәнә).

Тастар сару – кызның башына сөлгесыман ак яулык бәйләтү.

– Килешкәц колак сүвенеце алалар. Колак сүвенеце алуга кызның башына ак тастар сара булганнар (Петрякс).

Селге алу – кыз ягыннан вәгъдә бүләге итеп бирелгән сөл­гене алып кайту.

Селгене йегетнең әтисе алып китә. Аны тенге вакытта алып китә, кеше күрми. Иртә торып чыкканда хәбәр тарала инде су йулларында, шул кызны килешкәннәр, сүз өзгәннәр, селге алганнар, дигән хәбәр тарала. Бик хуват оцлы селге була, селгегә оцлар йалгилар, йүлиләр (Чүмбәли).

Кияү ягыннан бирелгән бүләкләр һәм
туй үткәрү чыгымнары

Задатка – туй алдыннан кияү ягыннан бирелә торган акча һәм продуктлар.

Зур задатка – туй алдыннан кияү ягыннан бирелә торган бү­ләкләр һәм продуктлар.

– Зур задатка китергәндә йәшиккә төйиләр зимешләр, пе­рән­ нек, цигелдәк, айбагыр, цитләвек. Аның эценә бирнә куйалар, күл­мәклек. Аны бик цәцәкләп, цуклап бәлиләр. Кийәүне утыр­талар, цигелдәкне бирми. Кыз тарта, кийәү бирми. Кийәү шунда кызны бага инде. Цигелдәкләр алу зур задатка була (Тат. Моклокасы).

Кеце задатка – туй алдыннан кияү ягыннан бирелгән акча.

– Кеце задатка кийәү йагыннан акца китерәләр күпме бул­са, кийәүнең атасы атлар йигеп утырып килә. Каршы алып хүр­мәтлиләр.

Туй үткәрү – туй чыгымнары өчен акча һәм азык-төлекләр бирү:

– Йегет йагы итен куйа, казын, коркасын, чи куй да куйа туй күтәрергә, шикәрне башы белән куйган.

– Туй күтәрергә сулиләр. Май, ит, йарма, бал, күпме кирәк. Кирәгенцә сүлиләр (Камка).

Шәл сүләү – киленгә шәл китерергә вәгъдә бирү.

– Шәл сүләгәннәр башына, кийемнәр сүләгәннәр.

«Йукны кирәк таптыра», – диләр. Дамы?

Шәл китерү – кызның ризалыгын алгач, егет ягыннан бүләк итеп зур матур шәл китерәләр.

– Шәл китерү була. Йегет йагыннан зур шәл китерәләр, өс­те­нә көмеш тәңкәләр тезгән. Шунда китерәләр аны йегетнең йакын кардашлары. Аларга кыз йагыннан падаркы бирәләр (Чүмбәли).

Кызлар бисидасы (< рус. беседа) – кызлар мәҗлесе, кызны ярәшкән көнне кыз өендә үткәрелә

– Йарашкан көнне бик хуат кызлар бисидасы була.

 

Ап-ак карны, ап-ак карны

Ап-ак карны таптадык.

Ап-ак битле Алтынайны

Шәкүр өцен сакладык (Ыргу).

 

Целбәй йандыру – магик йола. Туй алдыннан ярәшелгән егет яки кыз янында урамда ут яндыру йоласы, янәсе, егет яки кызның икенче кеше турында уйлап йөргән уйлары, элек сөйләшеп, яра­тып йөргән кешесе булса, ут аны ашый, юкка чыгара дип ышан­ганнар булса кирәк.

– Туйга тикле йегет белән кызның сүләшкәне, йаратышканы булса, алар бетсен, йувалсын дип йә мамык, йә цәпе йандыралар. Целбәй йувалды инде, ут ашады. Алдына ук йагалар, хыт салам йандыр. Беләләр инде, йанды. Урамда зилышалар да чыс кына ут куйып алалар. Йук, целбәй йук, без сүвешмә-алышма келәмәдек итенәләр (Чүмбәли).

Никах – гаилә төзүне, өйләнешүне шәригатьчә, махсус дога укытып беркетү йоласы; ягъни, мөселманнарның өйләнешү йо­ласы. Ул берничә өлештән гыйбарәт: өйләнүченең яучы җибәрүе, кыз ярәшү, аклашу, кәләшнең әти-әнисе яки иң якын туганнары белән мәһәр турында сөйләшү, килешү, никах укыту (Коръәннең дүртенче сүрәсеннән аятьләр уку), егет белән кызның вази­фа­ла­ры турында үгет-нәсихәт сөйләү һәм туй мәҗлесен үткәрү. Никах мәҗлесе, никах туе кыз өендә үткәрелә, анда олы кеше­ләр, картлар, егетнең һәм кызның әти-әниләре, туганнары була. Никах мәҗлесе тыныч, салмак, изгелек һәм бәхет теләү сүз­лә­ре белән уздырыла. Никах мәҗлесенә исерткеч эчемлекләр куел­мый, туй ашамлыклары белән бергә, йола ашы итеп бал-май, баллы су – ширбәт куела. Никах йоласын халкыбыз изге итеп саный, тылсымлы көчкә ия дип ышана.

Никах сывы, никах ширбәте – никах укыган вакытта өстәл­гә куела торган баллы су.

– Никах укытыр алдыннан эстәлгә чәйнек белән су куйалар, никах сывы булыр. Ул чәйнек эченә никахка килгән кешеләр парлап-парлап кемеш акчалар салалар. Имештер, кемеш шикелле йалтырап, парлап гомер итсеннәр йәшләр. Никах сывы авыз итәләр (Камка).

Ширбәт каптыру – кияү белән кызга баллы су каптырып каршылау. Кан′на ширбәт каптыра алма-тилмә.

Бал каптыру – кияү өенә төшкәч тә кызга бал каптыру, авызландыру йоласы.

– Азбарга эстәл куйып кайнанасы бал каптырып каршы ала киленне (Мәдәнә).

Кийәү келәте – кияү белән кәләшне бергә йоклату өчен әзерләнгән урын.

– Кийәү келәтендә куналар кыз белән йегет. [Ырым: кыз белән кияүне «бозым»нан саклау]:

– Кыз белән кийәү келәткә кергәц, келәт ишегенә тимер кендек белән бәрәләр икән, йә кендекне шыл тирәгә ташлилар. Йегет көцсез кала икән. Кендекне табып укырга кирәк, белгән кешедән укыталар (Чүмбәли).

Кийәү булгыц – кияү буласы, ире кеше.

– Кийәү булгыцым белән кабаг аша гына сүләшә идем (Петрякс).

Кыз тешерүчеләр – кызны кияү өенә китерүчеләр.

– Кыз тешерүчеләрне кийәү йагындагы кардәшләре басып силилар.

Сондок кертүчеләр – яшь килен сандыгын өйгә кертү өчен алдан ук билгеләп куелган кешеләр.

– Сондок кертүчеләр була туйда. Алдан әйтеп куйалар, сон­докны сез генә кертерсез, дип. Бер генә никахлы, тигез, йах­шы тора торган ир булсын, ике никахлы булмасын. Кызның урыннарын сүтмицә кертәләр. Сондок, сондок өстенә куйа мендәрен, адийалын, шыны сүтмицә, йалтайтмица, цыбалтмица кертеп утырталар (Тат.Моклокасы).

Туй кодалары – каршы яктан туйга килүчеләр.

– Туй кодалары үзләренең кәләшләре белән туй атларында киләләр иде йырлап-йырлап. Малайлар китерә аларны туй кодаларын (Чүмбәли).

Кийәү белән кызны күрештерү.

– Кыз белән кийәүне зенә кеше күрештерә. Зенә кеше күреш­тергәндә кийәү бүләк бирә зенәгә.

Кийәүли бару, кийәүләп йөрү – туйдан соң кияүнең кыз йортына, үзенең кәләше янына кунарга йөрүе.

– Бер кийәү кийәүли барыга икән. Анасы әйткән, түгә­рәкләр­не сүлә. Кийәү сүли икән, йоморка да кал′уса. – Кезге кеннең акылы – кийәү акылы, кергеле дә цыккылы (Мәдәнә).

Туй атлары.

– Кызны алып киткәндә алаша кузгалып китсен дә бер дә туктамасын. Алаша туктаса – нидер була. Алашалары тыварыла, ул да йакшыга тегел.

Тубал алашасы – тубалга салынган күчтәнәчләр куелган туй аты.

– Тубал алашасы кыз утырган вәдәк артыннан килә. Вәдәк ничек әйләнеп керә туй ызбасына, тубал алашасы да алай керә. Кура кабак эстенә тукти алаша (Чүмбәли).

Атларны сөлгеләр белән бизәү. Һәр туйда атларны сөлгеләр белән бизәүгә зур игътибар ителгән. Сөлгеләрнең матурлыгына карап, яшь киленнең уңганлыгы бәяләнгән. Татар халкының төр­ле төбәкләрендә сөлгеләр төрлечә аталып йөртелгәннәр, туйларда иң затлы бүләк, бизәү әйберсе булып торганнар.

Алмалы сөлге – түгәрәк бизәкләр белән чүпләп сугылган сөлге.

– Алмалы сөлгеләрне дуга башына эләргә дип атап сугалар кызлы кешеләр.

Оцлы селге – озын итеп сугылган кызыл башлы сөлге.

– Бик хуват озын селгеләр була, оцлар йалгилар, туй атларының башына эләләр (Мәдәнә).

Вәдәк, мәдәк – 1. Туй көймәсе. 2. Кияү йортына алып кит­кәндә яшь киленнең әйберләре төялгән өсте ябулы арба яки чана.

– Кыз инде йылый, чыга капланып. Аның айаг астына куйалар бер адийал, шанда утырталар кызны вәдәккә. Вәдәккә күтәреп абыйсы меңгезеп куйа малай ман икесен. Вәдәкнең эстен йабалар кызыл киҗеле чаршау ман, шандый чаршау ман йабалар.

Мәдәк җырулары – кызны туй көймәсенә утыртып алып киткәндә җырлана торган җырлар.

– Мәдәккә утырталар кызны кийәү белән. Шунда атны кийашка әйләндереп бер тыкырыктан менеп китәргә кирәк. Кийаш уңайына әйләндерәләр. Мәдәк йырулары бу, кызны ару алып киткәндә йырлыйлар. шул мәдәкнең эценә кызны утырталар. Күләп йырлый, йылый:

 

Аг эләнкәй царшау комац бау,

Кор дисәгез дә кормамын.

Инде генә китеп барамын,

Тор дисәгез дә тормамын.

 

Миннән калган киндер урынымны

Әти кунацага цыгарсын.

Ат, канатым, Әхмәт туганым,

Вәдәгемә басып шул барсын (Тат. Моклокасы).

Ару зату, ару китерү – кызны кияү йортына үзенең әйбер­лә­ре белән бөтенләйгә озату.

– Кызның радителләре әзерләгән була кызга сандык, урын-йир, йастыгыдыр, адийалыдыр. Билгеләнгән бер көнне кызны әйберләре белән алып киләләр малай йортына бөтенләйгә. Озата баруцы кодалар утыра. Кийәү белән кыз аткамы, машинагамы уты­ра. Алып китәләр аруга. Кыз озата баруцылар була инде. Кийәү йортына төшкәц тә кыз аруга китергенце өстен-башын тишенми әле, аруга китергәнце кыз үзенеке өйөнә кат′ып йөри әле кунарга, пастил бит анда калган була (Чүмбәли).

[Кызны озатканда икмәк, күмәч куялар]:

– Кыз зата барганда буш бармилар. Әвәле йомшаг иде, йомшак пешереп итәләр иде.

– Тырантаска йәш килен йанына ук куйалар иде, мәдәккә куйалар иде күмәцләрне. Кыз анасы куйа. «Ашлы-сулы булсын», – дип куйа анасы (Мәдәнә).

Кунаклый цакыру.

– Аруга төшергәч, кыз ана йагы цакырмыйцы бармый, барыга дерес тегел. Ана цакыра, йәшмицә килми. Бер эц кеннән йәшә, кунаклый цакыра анасы.

Паклунга бару, паклунный (< рус. поклон, поклониться) – туйдан соң кыз ягына кунакка бару:

– Анай кәбәм цакырды цәйгә, паклунный әйтәбез инде. Ирең бара, кан′анаң бара, кан′атаң бара. Пирбуй чәйгә чакыру була инде. Анда йөретәләр ыруларың, кардәшләрең мәҗлескә (Зур Рбишча).

Яшь киленне туй атларында кияү йортына керткән вакыт­тагы магик йолалар.

– Атны бизиләр селгеләр белән. Авылны тыгырыклардан, урамнардан әләнәләр. Йегетнең йортына барып кергән вакытта кийаш цыгышыннан керергә кирәк.

– Йәш киленне килеп алалар ат белән, атлар бизәгән, селгеләр, калакуллар таккан, дугаларына цуклар бәләгән. Уникеләп ат була. Авыл буйы әйләнеп, җырлап китерәләр. Кийаш цыгышыннан китерергә тырышалар, әләндереп китереп җиткерәләр каниш үвенә. Ницек тә кийаш цыгышыннан китерергә тырышалар. Азбарны себереп торалар митла белән. Кан′әни йәш килен белән күрешә, соло сибә, канфит сибә. Пиц арасына кертәләр йәш киленне (Чүмбәли).

– Мәдәккә утырталар кийәү белән кызны. Шунда атны ки­йашка әләндереп бер тыгырыктан менеп китәргә кирәк. Кийаш уңайына әләндерәләр.

 

Бийек икән тавыгыз,

Каршы йава карыгыз.

Йәж киленне китерәбез

Каршы цыгып алыгыз.

 

– Бөтен халык йәш киленне каршы алырга зийыла. Бер кеше митла белән болар керә торган йулны капкадан өйалдына кадәр себереп бара, бозомнар булмасын, сывырлы булмасын, дип.

– Азбарны себереп торалар митла белән кан′иш үвенә төш­кәндә.

Яшь килен көймәдән төшкәндә, кияү өенә кергәндә аяк ас­ты­на нәрсә дә булса кую, җыю. Церге эстенә бастыру – киез өс­тенә бастырып төшерү.

– Кызны төшәчәк йортына илтәләр. Өстәл куйалар, өстенә йә­йәләр церге. Шунда кийәү белән кыз килеп баса. Кан′ана каршы ала, аның түбәсенә кем шәлүнкә, кем күлмәк куйа (Тат. Моклокасы).

Кияү йортына кергәндә яшьләрнең өстенә ни дә булса сибү. Яңа төшкән яшь килен белән кияү өйгә кергән чагында, алар өс­те­нә төрле әйбер: ашлык бөртекләре, бавырсак, конфетлар һ.б. сибү йоласы бик күп халыкларда бар. Ул яшьләргә бәхетле, мул, матур тормыш килсен дигән теләкләр белән сибелә дип аңлаталар.

Зурн′а (< рус. зерно) бәрү – бөртекле ашлык сибү.

– Кызны кийәү йортына төшерәләр, азбарга кергәч, кийәү белән кызның башларына зурн′а бәрәләр, житы. Кызның эрпәге була, шуны йабынган бәбәккә тимәсен өчен, каты бәрәләр зурн′аны.

– «Үмер буйы ашлык белән булсын, башлары ашлыктан цыкмасын, туклык булсын». Табак белән цыгаралар, шуны бәреп бетерергә кирәк. Улсы да бәрә, монсо да бәрә (Тат. Моклокасы).

Канфит белән соло сибү.

– Савытта солы, канфит була. Йәш килен белән кийәүнең түбә­сенә сибәләр.

«Кругум икмәкле булып торсон», – дип. Ап-ак солы агда­ра­лар канфит катыштырып, көмеш акца катыштырып.

Көмеш акца бәрү.

– Йәш киленне йегет йортына керткән вакытта кабаг аша уң йагыннан көмеш акца бәрә.

Пич каршына илтү, пичкә терәү. Яшь киленне кияү өенә кергәч тә мич каршына китереп бастыралар, мичкә териләр. Шул вакытта аңа ботка каптыралар. Бу борынгы йола яшь киленне әлеге гаиләгә ияләндерү, яраклаштыру максаты белән, борынгы кешеләр фикерләвенчә, «йорт ияләре» белән таныштыру өчен үтәлә торган булган. Идел буендагы башка халыклар, мәсәлән, чувашларда да бу йола булган.

– Киленне пиц алнына кертәләр, кешеләргә күрсәтмәстән басты­рып торалар туйлар цыгып киткәнце.

– Пиц арасында куцарка, цуйыннар йанында көне буйы, көн­сәтә басып тора идек. Шынди закун булган.

Бусагага утырту.

– Зур эрпәк шәл йабындырып йәш киленне бусагага утыр­та­лар. Шәлендә тәңкәләр тезгән. Канишне олылау була (Тат.Мок­локасы).

Түшәг-урнысын кергезү.

– Кызның түшәг-урнысын куйалар сандыг эстенә. Кас′ы өц падушка бирә, кас′ы ике падушка бирә. Дүрт кыз баса арбага, озатуцы кызлар шуны коцаклап тотып баралар аумасынга. Кер­гезгәндә зинау алалар йегет эвендә, ыштубы бер йастыгы, бер цәпесе дә төшмәсен, түшәг-урны тетелмәсен. Бер әйбере тетелсә, боларның тормышы тетелә була, шикле була (Чүмбәли).

Бирнә – кыз тарафыннан кияүнең ата-анасына һәм туган­нарына бирелә торган бүләк; кызның өй бизәү өчен алып барган әйберләре һәм савыт-сабалар, өй кирәк-яраклары.

– Бирнәгә ү бизәкләре, алмалы сөлгеләр, царшау алып килә килен булдац кеше. Царшауны пецеп баралар, тиз генә йүләп баралар. Бусага салып кердеме, царшауны матцага коралар.

Бирнә бетерү – туй алдыннан кызлар җыеп, кызның бирнә­ләрен әзерләп бетереп кую:

– Кызлар йийылалар кыз үвенә никах туйы үткәргинцә. Кызлар цакыралар, йегет йагыннан да, кыз йагыннан да киләләр. Алар бирнә бетерәләр, кызның бөтен булган падаркаларын йүләрдәйен йүлиләр, тегәрдәйен тегәләр. Берсе энә күзләп тора. Селгеләр йүлиләр. Селгеләр күп китә иде падаркага. Үдә тугыган сөлге, уртасы ак, шакмаклы. Тугуцы әбиләр була иде. Оцлары селекнең терле йепләрдән. Оцына комац куйалар, кызыл комац, ак бәс оц куйалар. Шыларны сандыкка салып куйа селгеләрне.

Зур бисида булмаса да кызларга цәйне куйалар. Царшау йүлиләр, зениләр үлцәп килгән була. Царшауны бүлеп йүләргә түгел, тотын да бетер пецеп баруынца, тиз генә, бүленмийенце генә йүләп бетер, шунарга бирнә бетерү дигәннәр дә, өзеп йүләргә йарамый (Чүмбәли).

Царшау пецәргә бару – туй алдыннан егет өенә барып чаршау кисеп теккәннәр, чәй мәҗлесе ясаганнар.

– Йегет эвенә царшау пецәргә бара идек. Бер-ике йеңгә бара. Аларга йегетнең анасы падарка куйа, халеннән нәрсә килә, цолкамы, йаулыкмы, сөлгеме. «Царшау пецәргә киләләр беген», – дип әттеләр. Күрше йәш киленнәр дә керә царшау пецәргә. Элек бик кызык булган.

Царшау йүләгәндә усал кеше кермәсен.

– Царшау йүләгәндә энәнең түтәсе белән кадилар икән усал кешеләр. Йегет көцсез булсын, кызлыгын ала алмасын дип.

Бусага, бусага бирнәсе, бусага китерү, бусагалый китерү, бусага салу – яшь киленнең кайнана бусагасын беренче тапкыр атлап кергәндә бүләк бирү йоласы. Бусага – ишекнең атлап керә торган урыны, башка бик күп халыкларда да бусага өчен бүләк бирү, корбан чалу йолалары булган, чөнки бусага ул башка, чит рухлар белән ике арадагы чик булып исәпләнгән. Посаг, посага сүзләре бирнә мәгънәсендә рус сөйләшләрендә, шулай ук украин һәм белорус телләрендә билгеле.

– Кыз белән йегет йәнәшә керергә тийешләр бусагадан, керә-керә бусагага селгене элә. Күләкләр (күлмәкләр) дә элә, сүвәрдийерәкләрне, сүкемлерәкләрне бусагага сала да бусагага тез чүгә, бирнәсе йанына инде. Тез чүгә дә керә, мич алнына утыра. Туйлар үткәнче эленеп тора бусагага салган селге, бит себермиләр әле. Аларны үмер буйы да саклилар.

– Кыз падаркасын салып, тез цүгеп керә бусагага. Күлмәклек куйа, зур селгене, кызлар йүләгән селгене куйа. Ишектән кергәндә кыз җиңгәсе бирә. Канишенә була селге, бусага бирнәсе дийелә иде.

– Йәш килен килә дә ишек башына бусаганы салып калдыра, селге куйа. Эстәлгә салфит йаба.

– Килен бусага бирнәсе бирдеме, бусага салып кердеме, шунда ук зенәләр шаршауны коралар, пәрдәләрне тәрәзәләргә коралар.

– Үгә кергәндә килен бусаганы ишек башына сала. «Бусага салып керде», – диләр инде. Йакын туганнары, күршеләре цакырса да кунакка барганда бусага салып керә. Ир туганынамы, кыз туганынамы барса. Бисмилла әйтеп бусаганы куйа.

– Менә син килен кеше безгә киләсең пирвуй рас, бусага салырга тийеш, бирнә бирәсең. Кан′н′а әтә, «әле син бусага салмаган, керә алмисың әле аларга», – диләр (Мәдәнә).

Кыз түене – кызның кияү йортына төшкәч өләшү өчен алып барган бүләкләре.

– Кызны йегет үвенә китергәндә кыз түен түнәп куйа. Анда була сөлге дә, күлмәк тә, берничә төрле әйбере булырга тийеш. Ул түенне китерә килә бер йенгә, кызлар белән. Алар йәйәү киләләр. Түендә була инде йаулыклар күп кенә.

Кыз приданы – кызга ата-анасы йортыннан бирелә торган әйберләр.

– Кыз приданы килә алашларда (атларда). Сондок әнийем йибәрде, түшәк, ике йастык, бер куй салып йибәрде, биш пар чашка, ике тарилка, ике кашык, чаршау ызбага, нүвешеңә корорга кыз белән кийәүгә.

Сындык ацу – яшь киленнең әйберләре куелган сандыкны ачу йоласы.

– Сындыкны кан′ана кемнән тели шынардан ацтыра. Үзенен бик тә йакын кешесеннән ацтыра. Ин пирут падарка бирә сындыкны ацуцыга. Сындыкның эчендә падаркылар була. Ике пара чашка, ике чәй кашыгы, ике аш кашыгы, тәрилкәләр буш куйылмый, йә бал, йә пичинҗә, йә айбагырлар була (Чүмбәли).

Үгә сөлге элү – яшь килен сөлгесе белән өй бизәү.

– Зур сөлгеләрне эстинәгә элеп куйалар иде. Бик красивый була иде, ике башы кызыл. Безнең алмайныкы да бар иде. Эстәлгә эскәтер йәйәләр.

Йәш килен бер сөлге элә бит себерергә (сөртергә), и берне элә чашкалар себерергә, чашкалар цәпесе дибез инде.

Силәзән йеретү – никахтан соң уздырыла торган яшьләр мәҗлесе. Силәзән < рус. селезень ‘ата үрдәк’.

– Силәзән йөретү кызга никах кенендә була. Йегет йагыннан да, кыз йагыннан да киләләр. Керәләр кийәү йегетләр йырлап. Утыралар, тотыналар силәзән йеретергә. Силәзән йереткәндә йе­гет йагында да, кыз йагында да йырлыйлар. Берсе силәзән – йегет йагы, берсе үрдәк – кыз йагы. Бездә ата үрдәккә силәзән диләр. Силәзәнне йертеп бетерделәр, цәй эцәләр йегетләр, пил­минне ашыйлар. Йегетләрнең уртасына утырган була кийәү, алар үрәләр ашап тырмыйлар, цәй генә эцәләр дә сибеләләр. Йәсницә (тәбә) ашыйлар (Чүмбәли).

Силәзән йырлары – туйда яшьләр мәҗлесендә җырлана торган җырлар.

– Силәзән йырларын йырлый идем туйда, йырлакли идем. Күпме йөрдем үмеремдә туйларга, силәзән йырлары онытыла. Кем йакшы йырли, шуны йәшәләр силәзәнгә. Цукларны алыр өцен көрәшәләр. Силәзән белән үрдәк йырлаша. Цукны кесәсенә сала силәзән. Кызлар керә багарга. Ике цук йасилар цәпедән. Кыз йагы үрдәк, йегет йагы силәзән йыры йырлилар.

 

 

Олы йулкайларда тилигырам

Адашкан кошларны тезлидер.

Китерегез тизерәк үрдәккезне,

Силәзәнкәй килгән, эзлидер.

 

Безнең астыбыз бер милчә

Кап-кап бодайлар тартадыр.

Йөрмә, йан кисәгем, күз алдымда,

Ансыз да шикем артадыр.

 

Алтынкай йөзек, берлиант каш

Кисә килешәдер йегеткә.

Йәштин үскән зиба буйым

Халәл булсын сөйгән йегеткә.

 

Челтәрлекәй күпер өсләрендә

Тагалыкай атның эзләре.

Әүлийадый микән үзләре,

Балдин татлы әйткән сүзләре (Камка).

 

Туй алдырыш – туйда катнашучыларның туй кунакларын мәҗлескә алуы.

– Туй алдырыш китә, туйда кемнәр йөрделәр, шулай туй ал­ды­рыш йасилар.

Килен цәйе – килен төшкәч, яшь килен хөрмәтенә оеш­ты­рылган чәй мәҗлесе. Яшь килен кунакларга үзе чәй ясап бирә.

– Самавыр керттерәләр. Самавырга селге урилар. Озын гына булалар алар. Йакшы кийенгән кыз сынлы була самавыр. Йәш килен шул самавырны кертеп куйа. Халык тезелешеп утырган була, күз текәп торалар. Цәй йасый килен. Акца салалар цәйгә.

– Кийәү белән кыз азбардан кергәч онытыпмын әле, самавыр кертәләр, оцлы селге белән. Шул селгене, бик хуват күркле селгене бәлиләр самавырга. Ул инде йәш килен керткән самавыр була. Самавырны тагын котлилар, андан сун инде йәш килен цәйе дип цәй эцәләр (Тат.Моклокасы).

Чәй йөретү – туй вакытында яшь килен кунакларга чәй ясап эчертә, кунаклар киленне котлап бүләк яки акча куялар.

– Кийәү йагыннан кызлар, кан′сеңелләр күренергә килгәч йәш килен кийенеп чыга чәй йөрөтергә. Чөче чәй йасап китерә ыстаканнарга. Шул ыстаканны эчкәч манит сала инде чәй эчүчеләр.

– Кийәү белән кыз азбардан кергәч самавыр кертәләр сөлге белән, шул сөлгене бәлиләр самавырга. Аннан инде йәш килен чәй йөретә кунакларга.

– Чәй йөреткәндә кунаклар йырлаклилар:

 

 

Кара урман уртасында

Минем атым йефәк тышаулы.

Минем җаныкайны сорагыз,

Йусеф-Зеләйхага ошаулы.

 

 

Албут бакчасында муйыллар,

Үтә алмый былбыллар.

Алырмын, җаным, алмый калмам,

Азрак уза төшсен лә бу йыллар.

 

Агиделгә төшеп зидым

Руза цәцәк куцасын.

Шул цәцәкләр куцасына

Тормышыгыз ошасын.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Мирхәйдәр.

Кавыштыгыз, айрылмагыз

Кийамат көнгә кадәр.

 

Йаңгыр йава, йаңгыр йава,

Көтәм циләк тулганын.

Йаңа тормышка күчәсең,

Бул бәхетле, туганым.

 

И дускайым, бергә йәшик,

Бергә йәшәү күңелле.

Бергә йәшәп без үткәрик

Киләчәктә үмерне (Чүмбәли).

 

Кыз цәйен котлау.

– Кыз ызбасында цәй эцәләр дә кыз цәйен котлап чашкага ак­ца салалар: «Көмеш кебек йалтырап торсоннар». Йырлилар кыз цәйендә:

Лимун турим, лимун турим

Чашка түгәрәгенә.

Сезләрне мин ошатамын

Җәннәт күбәләгенә.

 

Лимун салам, лимун салам

Салам ак чашкаларга.

Үзегезнең мәхәббәтне

Бирмәгез башкаларга.

 

Йырактан ук күренәдер

Мәдәнә калалары.

Бергәләп гумер итегез

Сандугач балалары.

 

Берегез алма, берегез цийә,

Сезгә тагын ни кирәк.

Сезнең кебек пар килгәннәр

Бу дөньяда бик сирәк (Мәдәнә).

 

Ат әттерү.Туйдан соң кияүнең туганнарын бергә җыеп, алар­га карата яшь киленнең ягымлы итеп эндәшү сүзләрен әйттерү.

– Малайның кыз туганнарымы бар, ир туганнарымы бар, олы апаларымы бар, апасының туганымы бар, аларга ат әттерәләр. Минем биш кан′игәцем бар иде, ат әттерәләр миннән.

Йакшы ат әтү – кияүнең туганнарына матур, ягымлы эндәшү сүзләре әйтү.

 

Кан′игәчләргә үз атлары мынан ат′миләр киленнәр, йакшы ат әтәләр. Гонаг имеш аты белән ат′са.

– Туган алмай, абыз алмай, кунак алмай. Тансык тутай, курләк тутай.

Кан′сеңлесенә ат′кан, мин сиңа ницек атим?

– Аппак кыз, цибәр кыз. Тансык абыстай, севәр абыстай, сү­гән алем абыстай, туган абыстай. Кунак абыстай, йаным абыстай, алем абыстакам.

Йаным цәцәк дип әйттем, буй кыз булып килә иде берсе.

– Күркле йегет, ак йегет дидем кеце энесенә.

– Менә кан′сеңлесе Фәхриҗийан атлы булган. Ницек мин сиңа ат атим?

«Фәкыт-фокыт, Фәхриҗаным, бер генә абыз тутакай», дип ат′дигән.

«Йари, ницек булса да атерем», – дигән.

Кан′агага ат′а:

– Абзыкай, алем агай, алем абыз агай, чибәр агай, күвәз агай.

Йанагайга: ак йегет, күркле йегет.

 

Сергач төбәгендә килен белән кайнана икесе бер исемдә бул­са, кайнана киленгә исеме белән эндәшми.

– Килен белән кан′ана икесе бер исемдә булса кан′ ана ат′а малайының исеме белән, әтик малайы Фатих булса, әтә: «Фатих катны, цәй эцәргә кер». Исеме белән әтми, үз аты белән әтми.

Ир белән хатын бер-берсенең исемен әйтмиләр:

– Йеренең атын әтми, әй диб әтә йәшкәндә.

– Ылан туганчы «Әй, сиңа әтәм», – дип эндәшә, аты белән әтми. Ылан тугач әтисе дип әтә (Чүмбәли).

Тудый – туганнан туган.

Тудый тәтә, тудый тудыка – икетуган сеңел.

Тудый абзий – икетуган эне.

Тумачи – өчтуган (эне, сеңел).

– Тудыйларның оланнары тумачи була.

Торачи – тумачиларның оланнары торачи була.

– Троюродныйдан туганнар тума йат була, торачи була. Алар­га үләнергә йарый.

Абыз түтеш – иренең апасы.

Запун будыру [< рус. запон] – туй мәҗлесендә кунаклар ал­дында яшь киленгә алъяпкыч бәйләтү, аны, гадәттә, кайнана бул­ган кешедән бәйләттерәләр. Шул вакытта килен кешедән барлык кунаклар алдында «әни» сүзен әйттерәләр.

– Йәш киленгә запун булдыра кан′әни. Кунаклар сорыйлар киленнән:

«Кем запун булдырды?» – «Әни». Өц мәртәбә сорыйлар. Кас′ы сабын, кас′ы йаулык, кас′ы акца бирә киленгә кыртлап (Чүмбәли).

Яшь килен су алып кайтканда үтәлә торган магик йолалар.

– Туй беткәннән сун кызны тешерәләр суга. Падругалары чи­ләкләр белән кийыга алып китәләр йәш киленне. Суны бер генә йилкә белән китерергә тийеш кыз, уң йилкә белән. Кыз йагыннан килгән кеше, кыз анасы әзерләгән була күмәц, йә кызныкы йиң­гәсе китерә. Крайын кисеп суга сала күмәцне. Аннан сың суга килгән кешеләргә дә ул күмәцләрне кисеп-кисеп эләшәләр. Кийы­га тәңкә кыралар, йәш килен суга тәңкә кыра.

– Йәш киленне танда иртүк суга илтәләр. Анда алып төшәләр бер күмәч. Аны йегет анасы пешерә. Кыз цумыртып ала суны, кү­вәндә белән йилкәсенә куйа, биш-алты адым атли шының бе­лән. Аны китерәләр ап-ару болдорнын төбенә, кабакның төбенә кадәр китерәләр. Аны куйа. Зинәләр әбиләр йәшеп алалар, әби­ләр кемеш тәңкә салалар суына. Суга тәңкә дә кыра йәш килен, авызына кабып авызы белән кыра суга тәнкәне.

– Йәш киленне цыгаралар суга. Анда күмәцләр өләшәләр. Йәш киленнән су тарттыралар өц мәртәбә. Шул суны үгә кертә. Кайнатасы, кайнанасына, кан′сеңелләренә эцерә. Йәш килен суы дип эцәләр ул суны.

– Йәш киленне алып цыгалар су алырга кийга. Аның китергән суын кайниш йагына да эцерәләр, бу йакка да эцерәләр.

– Йәш киленне суга алып китә дзиңә кеше. Суны алгац кый эценә кемец акца кыра. Кый йанында ук йәш килен күмәцен эләшәләр тураклап бала-цагага. Йәш килен китергән суын бер циләген сийрга, кадулага салалар, икенцесен кертеп өстәлгә кыдалар алдына китереп куйалар да селге белән йабалар. Кунаклар шында акца салалар. Йәшләр икесе цыгып басып тыралар. Бер дзиңә ике чашка кунакларга йөртә. Кунаклар шыл чашкага акца сала, теләк телиләр.

– Йәш килен суга бара. Йанында зиңәләр, оланнар бара. Йомошак күтәреп баралар суга барганда. Йомошакны кисеп-кисеп оланнарга бирәләр, берцәк кисеп кийга суга да сала йәш килен (Ыргу).

Килен хезмәте.

Квашн′а//кувашн′а басу, әпәй пешерү.

– Арыш оныннан квашн′а бастыралар бер сигез-тугыз әпәй­лек. Кулны суга манып-манып, күп онны салып оннары ойышып калмасын, әпәй тәмне булсын, уңсын. Ап-ару суга атлап.

Пиц кыза, куцарка белән көлләрен, күмерләрен тартабыз. Пума­ланы суга манып себерә пицнең эцен.

Әпәй көрәгенә он сибеп әпәйне куйа, аны пиц төбенә сала. Ул анда кызып пешә, йанмый да, күми дә. Әпәйдән он цыкса, уңмаган килен була, йакшы басмаган әпәйне, цулак дийә. Әле тәңкә акца сала, табып алырга килен (Мәдәнә).

– Йәш киленгә әпәй басарга бирәләр. Аңарга көмеш салалар камырына, белдермицә сала. Тапса – уңган килен, тапмаса – цу­лак була. Пирбуй кувашн′аны басканда ук тапса кемешне, киле­нем уңган, – диләр.

– Кичтән үк шынди кулкөлтәләр бәлисең саламнан. Иртүк ирең эшкә киткенцә, картлар торгонца шыл салам белән пиҗ йагып, ашыңны пешер, әпәй сал, табакүмәцләр пешер. Саламны коцаклап кертсәң сибелә, бәләп кертсәң сибелми берцәк. Кул­көлтә итеп бау белән бәлисең.

Элек кувашн′ада әпәй басалар иде. Берәр пот оннан сала, ту­гы­зар әпәй була. Ике куллап баса идек. Кулыңа йәбешсә берцәк суга тыгасың кулыңы.

Салам йагып пицне кыздыралар, көлен алалар. Анан йевеш пумала белән көл йәбешмәсен дийеп себерәләр. Цыш-цыш итә ташы. Анан сун керәккә он сибеп әпәйне куйалар пицкә. Квашн′а басканда тәңкә акца сала кас′ы кан′н′а, сыный киленне, йакшымы баса квашн′аны. Шыл тәңкә акцаны табып алса, йакшы баскан була, уңган була. Тәңкә акца цыкмаса, әпәйне кеше алдында кис­миләр. Атерләр: «Килен цулак, әпәйне йакшы басмаган». Шылай беренце квашн′ага акца салалар икән.

Бөген килгән килен инде чашкаларын себерә, суга бара, самы­вар кан′ата. Әби-бабай цәй эцкән чашкаларын себерә (Чүмбәли).

Кан′ тоту, кан′ага тоту – кайната, кайнага белән сөйләшмәү, олылау, зурлау.

– Царшау короп пиц арасында ашаганнар киленнәр. Утыр­маганнар да, сүләмәгәннәр дә.

– Кецурдыкта (өйне пич алды ягындагы сәкедә) ашаганнар киленнәр элек. Беркацан киленнәр кан′иш йанына утырып ашами иделәр.

– Карызбада (аш өе) киленнәр ашап утыра булган. Аларга чы­га­ра булганнар кискәләп шәкәр, кискәләп әпәй.

– Йәж килен төшкәц әле кецурдык йакта гына аши, картлар монда утырып аши. Картлар белән, кан′ага белән сүләми дә, алар йанында ашами да. Кан′ тоту, кан′н′а тоту була. Анаң үвенә дә рөхсәтсез барми идек, йибәрсәләр генә бара.

– Кан′ тоттым бер ун йыллар. Пиц алдында аши идем утырып. Ул кан′ тоту була иде. Кан′ым әтте: «Утыр, кызым, кан′ тоту йи­тәр, цәй эц, аша», – диде.

– Йәш килен ызбага кергәндә тезләренә чүгәләп керә. Кан′ата, кан′ана алдында олылап керә йәш килен кеше.

– Килен кан′ага белән сүләшми, кан′еләре белән сүләшә. Ка­н′ага тотабыз, цылкалар белән йөри идек, күрсәтми идек цәл­дерләрне, галишайак йалан айак, йалан өс йөрөмәдек. Абзай – зәңкәй белән сүләшә идек (Мәдәнә).

Кием-салымнар

Йебәк эрпәк – ефәк шәл.

– Йәж килен төшкән вакытта йебәк эрпәк йабынып төшкән.

Сынны нават – билле бишмәт.

Нават [< рус. на вате] – җылы өске кием.

– Сүз өзгәндә кызга өс кийем сүлиләр, сынны нават булган, билле инде, цабуы кабарып тора торган булган. Анарга зур шәл.

Әкәй – яшь киленнәр кия торган тәңкәле баш киеме.

– Киленнәр цәц цыбалмасынга әкәй кигәннәр тәңкәләр тез­гән, сабаклаткан тәңкәләр. Әкәйне бик оста теккәннәр. Әни­ләрдән калган әкәйләр әле дә бар (Чүмбәли).

Тастар – башка бәйли торган урама: ул сөлге кебек озын, баш-башлары чигелгән яки бизәкләп сугылган була.

Тастар сапмасы – тәңкәле баш киеме – әкәйнең өстеннән урап, аркага салындырыла торган башы чигешле тукыма.

– Тастар сапмасының ике кырыйы кызыл белән биг оста тек­кән була, аны әкәйнең өстеннән урыйлар иде. Бит кенә күренә, артка оцон салындырып куйалар. Аны аруга картлар кигәннәр (Тат. Моклокасы).

Кукиш калпак – «мөгезле» калфак (дүрт почмаклы калфак).

Цит – яулык, юка шәл.

– Кара кукиш калпак, кара цит белән килен булып төшә идек. Шыл бер калпак йөри иде авылда. Дүрт цитле калпак ул кукиш калпак. Аның өстеннән кара цит шылай. Түмәләре маңгайында була.

Абуркалы күлмәк – бала итәкле күлмәк (Чүмбәли).

Басма күлмәк – ситсы күлмәк.

– Басма күлмәк була иде. Итәген йырта да оланны төрә иде.

Озон зиңле күлмәк – озын җиңле күлмәк.

Партык [< рус. фартук] – алъяпкыч.

 

Ак партыклар мин бәләдем

Билдән тегел кигецле.

Үтте лә шыл үмерем үтте

Бигерәк үкенецле (Мәдәнә).

 

Запун [< рус. запон] – алъяпкыч.

Аршауский запун – бала итәкле алъяпкыч (аршау > Варшава сүзеннән дип аңлаттылар).

– Үзебездә запуннар, озон зиңле күлмәкләр. Аршауский за­пун дип анарга киң абурка тоталар иде (Камка).

Аршау бөтүләре – Варшавадан китерелгән мәрҗән.

– Аршау бөтүләрен китергәннәр Аршаудан бабаларыбыз (Камка).

Көмеш тәңкәле күкерәк – көмеш тәңкәле изү, күкрәкчә.

– Йәшләр көмеш тәңкәле күкрәкләр, абуркалы озын күл­мәк­ләр кигән. Әле бит алай түгел (Камка).

Церге итек – киез итек.

– Церге итекләр кидек авыл йирендә, әле дә шылай кийәбез.

Цолка – оек.

– Айагында цолка, башында йаулык. Гал′иш айак кан′иш каршына цыкмилар (Тат. Моклокасы).

Бала туу белән бәйле йолалар

Авырайак – авырлы хатын.

– Мин авырайак идем, йыгылыпмын (Чүмбәли).

Аш сайлау – аш талымлау.

– Дары боткасы пешерәм аш сайлаганда. Ул бик файдалы бу­ла иде дары боткасы.

Кисү – тулгак. Кисү алу, кисүләү – тулгак тоту.

– Кисү ала катынны, кисүлей. Шул арада бал каптырасын, баланы тизерәк түрәләсен дип. Бал кисүне кузгый (Мәдәнә).

Бала түрәү, түрәләү – бала тудыру.

– Бала түрәде киленебез, олан туды. Олан түрәләргә кинала килен.

Бәбәй әбисе – кендек әбисе.

– Бәбәй әбисе шылай ылан таптырып йери булган. Эрәнгән инде ул. Кас′ы куш күлмәклек бирә, кас′ы берне.

Бәбәй әбисе кендеген кисә.

– Бәбәй әбисе баланың кендеген кисә, цәпе белән бәли, баланы йывындыра.

Бәбәй әбисе соңгылыкны күмә.

– Соңгылыкны бәбәй әбисе эргәгә идән астына күмә, цәпегә (чүпрәккә) цормап. Тирәнрәк күмәләр (Ыргу).

Сүвенце алу – сөенече алу.

– Бала тугац кан′әнидән сүвенце алалар. Кыз әнисеннән дә алалар, малай әнисеннән дә алалар. Йомырка бирәләр, сүвенцегә.

– Тәтәй кинала түрәләргә. Йүгереп килдем: «Зизни, сүвенце, ике улың», – димен. «И, балдыз, келмә инде». «Йук, келмимен, ад′а, ад′а». Зизнине илттек, ике олан, ике йастыкта йата, белдеңме. Зизни йаулык алып бирде сүвенцегә (Чүмбәли).

Бәбәйне бишеккә салуцы.

– Бәбәйне бишеккә салуцыга садака бирәләр иде, кан′н′аңмы сала, кан′игәцеңме сала бишеккә.

Айателкөрси укып бишеккә салу.

– Бишеккә пирбуй салганда айателкөрси укып салалар иде. Шылай пирбуй салуга айателкөрси кирәк (Мәдәнә).

Кайыры бишек.

– Йүкә агацының кайырысыннан бишек эшләгән, кайыры бишек. Аның дүрт цитенә (почмагына) йепләр (баулар) бәлиләр, аннан йепле ыргакны путалактагы бер шипкә (кадакка) эләләр.

Цәпе бишек – киндер чүпрәктән эшләнгән бишек.

– Цәпе бишекләр дә булды кас′ы кешедә.

Бишектәге бала.

– Ике килен була. Бишек пиц арасында була. Олан йылый, оланны таба алмый. Дүрт айакланып эзлим дир. Он эценә салып куйган йилпуцка. Йокы арасында әле дә тора ул катын. Ызбабыз кецкенә дир, олан йылидыр. Кыцкырып атергә йакшысынмим, кан′агам бар дир. Ирем ата, нәг оланны алмисың, дир. Кан′ белән дә, кан′ага белән дә сүләмиләр. Ирем крута, мин тиха үткәрәмен, кинаша иде, түндәкләрне йыгыта иде.

– Матцага кага идек шип, йүкәдән йасаган бишек, шында элә идек. Оланнар тәүфикле була иде (Тат. Моклокасы).

Бишеккә цыбылдык кору.

– Бишекне дүрт цитеннән йеп белән путалакка эләләр, пы­ру­жина була. Цыбылдык коралар бишеккә. Цебенме ашамасын, йок­лый торган булса күз тимәсенгә. Оланны шылай цыбылдык эценә салалар йакшы итеп, шылай коргоцлар, цыбылдыкдар корган.

Бишек селкетү:

– Бишекне селкетәләр такмаклап.

 

Йылама балам, йылама,

Йылы катык сорама.

Йылы катык пицтә,

Анаң килер кицкә.

 

– Аналары китә выт′ кырга уракка, ылан выт′ йыли.

 

Тедер-тедер дудкасы,

Пешер арыж буткасын.

Ашасын да кикерсен,

Цитән аша сикерсен (Чүмбәли).

 

Бала тудырган хатынга ашата торган ашамлыклар.

Аж белән килү – бала тудырган хатынга ашамлыклар алып килү.

– Олан тапкан әнине багарга киләләр аж белән. Йә катлама, йә пирашкилар пешерәләр. Сөтләш гарабдайдан, ристан пеше­рәләр, суп пешерәләр.

Сетләш – тары, дөге һ.б. ярмадан сөткә пешерелгән ботка.

– Кас′ы сетләш китерә, күз салып ук китерә сирлылар.

– Сетләш китерәләр, чашкы эсте белән май куйалар, күз йа­сап салмыйлар. Китерелгән күвенә киленгә каптыралар.

Цумар – чумар.

– Бездә бала тугац китерәләр цумар. Цумарны катык белән, кай­мак белән каталар. Шул цумарны ашаталар балага сөт бул­сын, хал′ алсын дип.

Бәбәй цәйе – бәбәй туу хөрмәтенә уздырыла торган мәҗлес.

– Бәбәй цәйенә китерә адийал, йастык, мендәр. Ике көнме йийа, бер көнме йийа. Кем мендәр китерә, мендәргә кемеш кади пыцмагына. «Кемеш кебек йалтырап торсын» – дип.

– Бәбәй цәйенә китерәләр, цәйенә китерәләр цүлмәк белән цумар, шуның кәтле цумарлар катыкка салган. Кайберләре китерә күмәцләр, кайберләре сайук китерә, аг икмәк магазиндан. Бутка да китерәләр. Кем нәрсә тели, шуны китерәләр.

– Бәбәй цәйе уздыралар өстәлләр короп. Цумар пешерәләр, катык белән ашилар, сетләшләр куйалар.

– Кемдер китерә тары буткасы, хыт карындашы, хыт күршесе булсын. Өсенә куйа чашка белән майын. Кас′ы китерә күмәц. Бәбәй цәйенә килә.

– Бәбәйгә күмәцләр китерәләр, үзләре дә күмәцләр белән цәй эцеп китәләр. Сетләш пешереп китерәләр. Шылай иде әвәле.

– Бәбәй багарга киләләр. Йарты митыр басмага изү уйган, бау куйган, бер кисәк сабын, падарка китерә.

Балага исем куйу, ат куштыру, ат кыцкырту.

– Балага исем куйалар. Ак мендәргә салып өстәлгә китереп куйалар баланы. Мулла исем куйа. Кан′әнисе баланы бишеккә сала, падаркы бирә бәбәй анасы кан′анасына.

– Исемен йаратса олан йылами, йаратмаса йылый булган.

– Берницә көннән ат куштыралар, озак тотмилар оланны. Атын кыцкырталар мулла белән, бутка пешерәләр, олан буткасы була (Чүмбәли).

Абдалцы [гар. афтал + цы] – сөннәтче.

Абдаллау – сөннәтләү.

Абдаллатуцы – сөннәткә утыртучы.

– Абдалцы бабай килеп йөрде, абдаллатып йөрде. Килә дә, рөхсәт сорый да керә, абдаллый иде. Церегән агацның вагын алалар иде абдаллатуцы бабайлар.

– Абдаллауцы диләр, шылай ат′алар. Абдаллату диләр. Бөтен оланнарымны абдаллаттым. Абдаллатмыйца йарамый. Зурлаклар да әтә дир, абдалсыз китмибез, абдаллатабыз диләр. Ахирәт бар бит (Ыргу).

Сөннәт бар′амы – баланы сөннәткә утырту көнен шулай зур әйткәннәр.

– Сөннәт бар′амы – шатлыклы көн. Абдалцы килә, оланның пи­­пийенең башын гына кисеп ала, имән цереге сибә. Аш пе­ше­рә­сең, цай куйасың, кайырын бирәсең. Әвәле беркемгә белгерт­мә­гәннәр сөннәт бар′амын, үзләре күрешләре генә белгән (Тат. Моклокасы).

Иске – бала чүпрәге.

– Авырайак кеше, корсаклы кеше үзенең күлмәк итәген хәстәрләп куйа бәбәй төрергә, өстән цоргый торганын хәстәрли, тузган шәле дә йарап куйган. Искеләргә төргән, шылай иде.

[Бала атасына сөйкемле күренсен өчен ырымлау]:

– Кайберләре әтәләр: «Атасының күлмәгенә цорнарга кирәк, атасы йарата төшәр», – диләр. Элек иске күлмәкләрдән йасилар иде цорнарга (Зур Рбишча).

Им-томнар, ырымнар

Курку кийу.

– Олан нәрсәдән булса курыкса, курку кийалар иде. Шынди кур­гашын була, самавырдан эргән кургашын. Шуны эретәләр, ыланның башына дустыган белән су тоталар. Шуны кийалар суга.

– Ни кийасын? – курку кийам.

– Ни кийасын? – курку кийам.

Нәрсәдән куркынган, шул сипат анда тешә. Мацыданмы кур­кынган, коцоктанмы, шул сипат тешә. Курку киганда оланны буса­гага утыртып кийа, түндәккә утыртып. Суда күренә.

Ул куркуны кийасың, курку тешә куркынган кешедән. Со­рыйлар:

«Ни генә кийасың?

Курку гына кийамын».

Кургашынны эретеп, оланның башындагы суга кийа. Шыны, кургашынны, мендәр астына салып йокли да, аннан кийәш байы­ган йакка ыргыта. Ыргытканда бисмилла да әйтмә, кешегә дә әйт­мә. Йен зарары ул башка суга ди.

– Курку кийа иде әни. Кургашынны эретә, суга шыл кур­кын­ган әйбернең сифаты төшә иде.

– «Ни кийасың? Курку кийам. Кемгә кийасың? Шынарга кийам».

– Өц мәртәбә әткән, шул кургашын эреп төшә. Коцоктан курыкса, коцок сифаты, каздан курыкса, каз сифаты, кешедән курыкса кеше сифаты. Шыны эрәттеләр миңа.

– Берсендә шайтан төшкән, мәләвен төшкән, шыл фурмада. Шыннан сың куркувы бетте.

Шыл кургашынны икенде белән ахшам арасында зиде йулга цыгарып бәрә:

«Бир миңа шифа, бир иминлек».

Сүз кушмаска, артыңа бакмаска кирәк.

Күз авыртса имләү.

– Күзләре кеци, пешек тешә. Кецегәц мунца ташына су сала, аска савыт куйа. Шыл су белән күзен йуалар. Аның дуасы бар. Аны укып су аша инешнең икенче йагына бәрәләр.

Арпа имләү.

– Арпаны арпа белән басалар.

 

Арпа-арпа мә күкиш

Төбең-табың артмасын,

Башың цәцәк атмасын.

Арпа булсаң син дә кайт.

 

Тимерәү имләү.

– Тимерәүне күмер белән сыза иделәр. Ул күмерне, сызган күмерне, ишеккә кыса иделәр.

Бүсер имләү.

– Бүсерле кешегә пыцкыны, йә пыцакны каптыралар. Пыцак имгәц бүсерне кат′ара ул. Пыцакның кырайын кабып имеп тора иде минем кан′ым, шынди бүсерле иде. Тимер баса ул бүсерне.

Шайтан цирен имләү.

– Шайтан цире цыга кас′ы кешегә, саташа башли. Муст төбенә су салалар иде укып өшкереп. Әнәс мулла суга өшкереп бирә иде.

Авызына гөмбә булганда имләү.

– Ыланның авызы гембәли. Нугымның авызын алган иде. Әбигә бардык, камырдан салма йасап бирде. Иртән коцокка бәр, диде. Коцокка бәрдем иртә белән, ап-ару шуннан китте. Цөце камырдан түмә-түмә тоссыз эшләде салманы. Төн кунсын, иртән коцокка бәр, диде (Чүмбәли).

Ныжы имләү.

– Әпәй сала идем. Әпәйне алгац, йылы пиц кала. Оланны көрәккә салам, әпәй көрәгенә, төреп бәлим дә пицкә тыгып алам. Берәү сорап тора: «Ни курасың? Ныжы курам». Крута эссе миц тегел ул. Кас′ында ныжы бар, шунарга эшләдем.

– Авырлы вахытта мацыга, йә коцокка типсәң, ныжы тешә икән ул оланга. Ныжы булса айаклары тартыша, йылый.

Әби ныжы курганда мин цыгам да тышка, ухватка атланам да: – «Әби, ни генә курасың?» – «Ныжы гына курам». Өц мәр­тәбә шылай әтергә. Ыланны керәккә бәләп тыгып ала пицкә.

Эц йаны диләр, ныжылы диләр, выт шыны куралар (Ыргу).

– Әвәле ныжы өтәләр иде. Пиц төбенә агац көрәкләр белән икмәкләр салалар иде. Ныжылы оланны шыл агац көрәккә утыр­тып пицкә тыгып өтәләр икән, йылы пиц инде ул, әпәйләр пешеп цыккан, суынган.

«Нәстә өтәсең? Ныжы өтәм».

Шыннан бетә икән ул.

– Пицкә үпмәк салган көнне йылы пицкә тыгып алалар ныжылы оланны.

 

«Ныжы булса – ныжы бетсен,

Күздән булса – күздән кат′сын».

 

– Йон эрли торган орцыкны кырыкка йаралар. Шыл орцыкны кырыкка йарып, аны патнус өстенә куйып йандыралар. «Ныжы курам, ныжы курам», – дип төтәттерәләр. Шыннан бетә иде.

– Йәш бала туган, ныжылы ди. Аны әни әтә иде, бусагага сала­сын ди оланны. Ашасыннан коцокны цыгарырга кирәк, дийә иде.

– Күзеккән оланны үзем имлим. Өц эспичка йандырып, ба­шын төшерәмен чашкадагы суга. Сувын бутыйм да өц мәртәбә бисмилла әтеп тәрәзне сызам бармак белән.

Илаһи, бир йиңеллек, бир шифа, дисең.

Өц мәртәбә өстәл цитен йувасың. Аннан ары ишек сапларын йувасың. Шыны йугац, бармак белән оланның эценә шыл суны сөртәсең. Аннан ары ишекне ацасың да:

 

Илаһи, бир йиңеллек.

Күздән килдең – күзгә кит,

Йилдән килдең – йилгә кит.

Әбийең-бабаң йоласы.

 

Олан күзеккән булса, эце таш кебек каткан була. Шыл сүз­ләрне әткәц, ишек сапларын ул йактан да, бу йактан да паклисың да, артыңа борылып бакмисың. Үгә керәсең дә ишекне шып итеп йабасың.

Йылан шешеген имләү.

– Йылан шешеген кат′ара өшкерүце. Йылан бит цага. Йы­ланнар белән барып сүләшеп килә иде. Аны цакмилар, теш­лә­ми­ләр, сүләшә. Бу килә дә өшкерә. Шында ук йылан шешеге кат′а.

Кешене соңгы юлга озату: күмү һәм искә алу йолалары

Үдер, үдергә бару – мәет булган өйгә төн сакларга бару.

– Үдергә цакырмыйца да йөриләр, йийылалар кеше үлсә. Үдергә барабыз дийеп, йардам итәргә баралар. Үдергә кем нәрсә китерә. Күбесе сөлгеләр, ир күлмәкләре, садака куйалар үдердә.

– Соңгы йулга озату, хушлашу була үдергә бару. Әллә кай­лардан да киләләр үдергә, төн кунабыз, дисбе тартабыз.

– Үдергә барабыз, тәлилгә. Үдердә тәлил тартабыз. Садака илтәсең, сөлгеме анда. Падарка алып киләбез, төн ката утырабыз. Мин йоклами идем. Кас′ы йоклап, каталап китә тәлил тартканда. Көнсәтә дә утыралар, төнката да. Мәйетне йувындырып ченазага салып цыгаргац, мулла барлык тәлилләрне багышлый бергә.

– Үдергә бер кеше дә бушлый килми, садака алып киләләр, күлмәк йә ситсылата китерәләр, сөлге китерәләр (Мәдәнә).

– Үдергә бара идек. Без бара идек әнигә ийәреп. «Син мине өйрәт йасинга. Мин бит көңөлдән белмимен, кеше артыннан гы­на барамын», – димен. «Кызым, син үдердән калма, күңелдән үрән», – дир (Чүмбәли).

Төнәтү – төн саклап утыру.

– Төнәтү диләр, алар укып куналар. Башкалары тыңнап тора (Тат.Моклокасы).

Кифен пецү, кифеннек пецү – кәфен кисү.

– Кифен пецәргә үзем йөрим.

 

«Тар каберең киң булсын, илаһи,

Караңгы гүрең иман нуры белән тулсын, илаһи,

Иманыңны йулдаш кыл, илаһи,

Калебеңне пак кыл, илаһи.

Белеп кылган, белми кылган гөнаһларың

дөнйалыкта калган булсын, илаһи».

 

Кифеннекләрне пецәбез дә цамбыр белән төтәштерәбез, цамбыр исе цыга.

Кифен пецкәндә, йүләгәндә әммәбез шылай әтәбез:

 

Сөбханаллаһи, вә биһәмдиһи,

Сөбханаллаһи, вә биһәмдиһи.

Лә илаһы илалаһы

Караңгы гүрем йактысы.

Лә илаһы илаллаһы

Сигез оҗмах ачкычы (Зур Рбишча).

 

Кифеннек пецүце – кәфенлек кисүче.

– Кифеннек пецүцеләргә кас′ы йаулык, кас′ы сабын бирә.

Гүр цабу – кабер урынын билгеләү, чабып чыгу.

– Гүр цабу диләр. Бер кеше балта белән гүрне цабып цыга. Шыл кырыйдан тотыналар кабер казырга. Гүр цаба уки белгән кеше. Әлхәмне, кылыхуалланы уки. Үлцәп буйын алган агацка салыр әтәләр, аны кабер өстендә калдыралар. Икенце кеше кабер казыганда шыл салыр белән үлциләр (Мәдәнә).

Гүргә төшерү.

– Сөлгеләр белән алып бер кеше төшерә, өцәр митырлы сөл­геләр белән. Күлләр белән камыш урып китерәләр, кабергә салалар (Ыргу).

– Кабер өстенә чардуган куйган, шунда барып йаңгыр сорыйлар, намаз укилар.

Гүр садакасы, кабер садакасы.

– Тавыкны тоттыра кулына муллага, зирна. Зирнаны цүплә­гәндә аның гынаһларын цүпләсен тавык дип әйтәләр.

– Гүр садакасын гүр цабуцыга бирәләр, кем гүрне пирбуй цаба.

– Кабер садакасына тавык бирәләр, урам аша цыгарып би­рергә, бер йәтим катынга бирергә кирәк. Көнчыгышка бирергә, көнчыгыш йагында, рәде бар (Бозлау).

Мәйетне өйдән алып чыккач.

Цамбыр (чабыр үләне) йандыралар.

– Үлене алып цыгып китәләр дә цамбыр (чабыр) йандыралар.

Урынына он, тоз куйалар.

– Үлекне алып киткәц он куйалар, тоз куйалар урынына, катыннар кала дисбе тартып.

Ызбаны йывалар.

– Ызбаны йывалар үлекне алып киткәц тә. Циллата йывалар, элеңгеләрне, үлек урынын йывалар.

Үлек цыккан үдә ашамилар.

– Үлек цыккан үдә ашамилар, күршеләренә кереп цәй эцәләр. Алар цакырып ала (Чүмбәли).

Тәлил, тәүлил (гар.) ат′у – тәһлил әйтү. Урта диалектта мә­етне өйдән алып чыкканда әйтелә торган дога сүзләре: Лә ила­ һә иллә аллаһы – «бер Алладан башка Алла юк» дигән җөмләне әйтү.

– Ирләр ченазага куйып алып цыгалар, абзарга алып цыгалар да тәһлил ат′алар. Тәһлил ат′уцылар йакын нәсел-нәсәбәләре була.

Җеназа – 1. Мәетне озату; 2. Җеназа агачы, үлгән кешене күтә­реп зиратка илтү өчен махсус җайланма.

Ченаза астыннан үтү – мәетне салган җеназа агачын кеше­ләр күтәргәч, шуның астыннан якыннарын үткәреп җибәрү.

– Ченаза астыннан йакыны, улы, кардашы үтә. Мулла үтсә дә йарый. Элек мулла гына үтә иде.

Ченаза башына дуга куйу – яшь кыз үлгән вакытта аның җена­засы өстенә дуга ясап куеп, чаршау белән каплау.

– Ченаза башына дуга куйалар, анарга царшау, мәдәк коралар кыз бала үлсә.

Ченаза намазы – җеназа намазы.

– Азбарда ченаза намазы укилар, садака өләшәләр. Ченазаны йилкәләренә күтәреп китәләр каберлеккә.

– Мулла уки ченаза намазын. Ченаза белән илтәләр каберлеккә. Ченазага куйалар үлекне башы белән кибла йагына таба. Укилар урамда, мулла уки, нийәтли (Мәдәнә).

Ченазага сөлге элү.

– Ченазага сөлгеләр бәләп куйалар, ап-ак сөлгеләр. Ул сөл­геләрне каберләр өстендә ченазадан алалар күтәреп баруцылар (Чүмбәли).

Кабер башлауцы.

– Кабер башлауцыга йә күлмәк, йә зур селге бирәләр, нәсел-нәсәбәсеннән укымыш кеше булса башлый кабер.

Каберенә дуга куйу – кыз баланың каберенә дуга ясап куеп, анда яулык яки тасмалар элеп кую.

– Буйга йиткән кыз бала үлсә, аңарга каберенә дуга куйалар. Анда платугын бәлиләр, или линталар бәлиләр. Кыз баланың туйы урынына була инде ул, мәдәк урынына була (Тат.Моклокасы).

Иске каберлек – иске зират.

– Бер күл бар, төпсез күл. Төпсез күлнең бу йагында иске ка­берлекләр. Элгәре сука белән сукалаганнар, кеше сүвәкләре цыккан. Сүвәк цыккац шында йама күтәрәләр, шыл иске кабер­лекләр була. Элек халык бик зур булган, кесәләренә сукаларын тыгып йөргәннәр, себеркеләрен (тырмаларын) аркаларына асып йөреткәннәр. Шылай сүли иде әти. Әцәтләр (әтәчләр) кыцкыра икән. Кабер әһелләренең рухына дыва кылабыз (Бозлау).

Үлек бар′амы, үлеккә аж илтү – үлгән кешене искә алу мәҗ­лесенә ашамлык белән бару

– Үлеккә аш илтәбез, кецерәк пәрәмәцләр, цигелдәкләр. Элгә­ре ашсыз барми идек үлек бар′амына, әле аш илтмиләр.

Үлек күзе – үлгән кешене искә алу мәҗлесенә пешерелә торган ашамлык; ул бик вак итеп, итле пәрәмәчләр формасында пешерелгән. Аны олы кешеләр генә хәтерлиләр, яшьләр бел­миләр.

– Үлек күзен йеде кицендә пешерәбез. Мәйетне йыл да ис­кә алганда да пешерәбез. Ул бик әҗерле, саваплы. Без олан вакыт­та шылай әниләр үлек күзе пешерделәр.

– Үлек күзе диләр иде, хазер алай йук – вак кына итеп, күзгә ошатып эшлиләр иде. Шылай ат′алар иде картлар. Өстәлгә куйа­лар, ашап беткәннән суң ул.

– Кимаклар, күпертмәләр, үлек күзләре пешерә идек. Менә шының тәкле генә йәймә, пилмин йәймәсе кебек. Шының тәкле генә берцәк ит куйасың да бөрәсең. Вәт ул үлек күзе. Пицтә пешерәбез үлек күзен. Ашап беткәц табак белән китерәсең дә куйасың өстәлгә.

– Үлек күзен бар да кесәсенә сала иде, оланнарга дип. Үзләре берәрне генә кабалар, шылай тийеш. Оланнарына алып китәләр.

«Оланнарым озын өмерле булсын,

Оланнарның күзләре йакшы күрсен», – дип, выт аны барысы да уцлап кесәләренә салалар иде.

«Айак өстендә, акылың дөресендә,

Күз дарйагыз белән үмер итегез» (Мәдәнә).

Үлек пәрәмәце – үлгән кешене искә алу мәҗлесенә пешерелә торган вак пәрәмәчләр.

– Үлек пәрәмәце диләр. Аны бик вак кына итеп пешерәләр. Элек аны үлек күзе дип тә ат′каннар. Үлек пәрәмәцен йедесенә, йеде кицәсенә пешерәләр, куй итеннән.

Элек цөцедән генә эшлиләр иде, ацыдан йарами диләр иде вак пәрәмәцне, үлек пәрәмәцен (Мәдәнә).

Бутка.

– Үлек ашына бутка пешермиләр. Бутка буталып пешә, үлек куйыра, күбәйә дир. Үлек ашына картук белән ит куйалар бездә (Чүмбәли).

Өц кицәсе – өчесе.

– Өц кицәсенә үдәге тавыкны суйып хатем укыталар.

– Бездә, Камкада өц кицәсе йуктыр.

– Бездә Чембилидә өц кицәсенә кимак пешерәләр. Түлке бут­ка куймилар бутка бүртә, куйыра. «Үле куйыра, күбәйә», – дир. Вак бөкмә йасилар, ит бөкмәсе.

Йеде, зиде кицәсе – җиденче көнендә үлгән кешене искә алу.

– Зиде кицәсендә зиде әйбер пешерәләр. Белен, бераз кимак, цигелдәк, әрбер киц башына бер аш була зиде кицәсендә. Зиде кицәсенә халкны цакыралар.

– Зиде кицәсендә сетләш куймилар, аның урынына куйалар зиде төрле аш. Кимактыр, цигелдәк, сомса, шундилар куйалар. Сетләшне куймилар шуның өчен, йорттан үле кат-кат цыкмасын эцен, куйырмасын, күбәймәсен, дип. Сетләш-бутка куйырта, дир.

– Зиде кицәсе – аш була, шурба. Бутка куйылмый, үле куйы­ра ди. Коры ашлардан зиде төрле аш була: цәй, кан′ар аш, пил­минчә, катык йазалар, катлама, белен, кимак, цөце катлама.

– Йедесенә куй суйалар, шул ук иттән пәрәмәцләр пешерәләр вакларны гына. Үлек пәрәмәце диләр.

Кырыгы: – Кырыгында инде пәрәмәц пешермиләр. Куй су­йып хатем укилар.

Бер йылы, зур хатем, үлек бар′амы.

– Бер йылында зур хатем була. Хатемдә ирләр кәпәцтән, хатын-кызлар ак йаулыктан утыралар.

Зур хатемдә элек цәй эцә идек таба ашы белән. Әле инде таба ашы тегел, әле пирут үрә ашилар.

– Теләгән кеше цәпесен өләшә, акца өләшә. Әле инде кем барды үлек бар′амына, әммесе акца өләшә.

Йылын үткәрәләр, кан цыгаралар. Пецтергән куй кирәк, куцкар йарами (Ыргу).

Аш-су йолалары

Йемешли бару – кыз өенә күчтәнәч ашамлыклар белән бару.

– Никах көнендә йемешли баралар иде кызга, йемешләр илтәләр иде. Кызның ызбасыннан баралар малайның туганнары. Күмәцләр салып илтәләр, йакшы йемешләр. Короли барып булмый. Алар да падарка биреп йибәрәләр иде (Мәдәнә).

Тубал ашлары – туй вакытында тубалга салып китерелә тор­ган күчтәнәч ашамлыклар.

Тубал ашлары түбәндәге ашамлыклардан тора:

Йомошак – бодай күмәче.

Куш катлама – икесен бергә төреп пешерелгән юка.

Күптермә – төче камырдан пешерелгән күмәч.

Умак – бодай оныннан пешерелгән вак күмәчләр, ул так санда була – егерме бер яки кырык бер.

– Тубалга кыркбер умак куйалар, кас′ы йегерме берне куйа, тегели[1] булмасын, тегисез кирәк, дүрт цитенә дүрт күптермә куйалар, кийәү белән кызга бер йомошак куйалар, бер куш катлама. Умак түгәрәк, йакшы камырдан була.

Цитлавык – чикләвек.

Цитлавык китерәләр тубалда, кодацаларга өләшәләр.

Куш катлама.

– Куш катламаны келәткә кертәләр дә кийәү белән кызга икәү генә ашарга кушалар, кешегә ашатмаска. Ашап бетерергә тийеш аны йегет белән кыз. Ашап бетерә алмаса сирга каптыралар, йарый, диләр туарга[2].

– Куш катлама цөцедән пешергән, берсе өстенә берсен каплап пешергән була.

– Куш катламаны никах көнне кыз ызбасына кертәләр. Алар аны икесе генә ашап бетерергә тийеш. Аны калдырырга йарами дир.

– Куш катлама, менә камырны тәгәрәтәләр, ишәсең дә куйа­сың. Ике катлама була инде ул.

– Куш катламаны ашап бетерә алмаса туварга каптыралар. Йари диләр туварга, шылай сүләделәр аны (Чүмбәли).

Тубал ашы гүснице – тубалга салып китерелгән туй ашам­лык­ларыннан өйгә биреп җибәрелгән күчтәнәч.

– Тубал ашларын кисәкләп-кисәкләп кенә кешеләргә дә турап куйалар.

«Тубал ашы кап, бәхетле булырсың, үмерле булырсың»,  – ди­ләр. Тубал ашын турилар да, күптермәсен дә үгә биреп йибә­рәләр, тубал ашы гүснице[3] диләр.

«Тубал ашы гүснице оланыма алып барыйм, оланым үмерле булыр», – диләр.

Тубал илтүче – тубалга салынган туй күчтәнәчләрен илтү өчен махсус билгеләп куелган кеше.

– Тубалны алаша белән илтәләр. Тубал илтүче бәхетле кеше булсын, ике кибенле[4] булмасын, бер генә кибенле булсын. Шу­ңардан илттерәләр тубалны. Алган цагында да шылай алдыр­талар, бер генә кибенле булсын, бәхетле кеше булсын, шылай итенәләр. Тубалны эстәлгә кертеп куйалар, дыва кылалар.

Тубал китерү – егет ягыннан кыз ягына тубалга салып күч­тәнәчләр, туй ашлары илтү.

– Тубал китерәләр туйга кызны йәрәшкәц. Никах кенендә ките­рәләр. Йүкәдән йасаган зур тубал була. Ат белән китерәләр тубалны. Йәрәшергә килгәндә пируткы кенне йегет анасы китерә тубал, кыз иткән көнне кыз анасы кайтара тубал.

– Никах көнне китерәләр тубал. Кабакта көтеп торалар. Тубалны тиз генә эләктереп пайытка кереп тә китәләр. Алаша белән китерәләр, күтәреп тә китерәләр. Өстенә цәпе цорнаган тубал була.

– Элек бушли килми иделәр, тубал китерәләр иде никах укы­ганда ук. Ул тубалга пешергән каз, күптермә, умаклар куйалар, куш катлама кийәү белән кызга.

Тубал кайтару – кыз ягыннан кияү ягына тубал белән туй күчтәнәчләре илтү.

– Тубал кайтармица йарамый. «Ыризыклары тулы булсын», – дип кайтаралар тубал. Кайтармаса шикле була, «безгә ыризык катнаштырмый», – диләр.

– Тубалны кат′аралар кодали дәшкән вакытта. Падарка ку­йып бирәләр тубалга. Кыз анасы куйа.

Бал сүләү – кыз ягына бал китерергә вәгъдә бирү.

– Никахка тәкле сүләгәннәр балны.

Бал китерү.

– Тубалга куйып бал китерәләр малай йагы, йакшы йармалы бал китерәләр.

Балайак – бал кисмәге.

– Балайак белән йакшы йармалы бал илтәләр. Балайак белән балны каршы цыгып ала. Агац балайак белән бал килә. Хазер кимак балайагы булып калды.

 

«Балайак тулы сары бал,

Кодаги цыгып каршы ал» (Тат.Моклокасы).

 

Туйда йырлилар кодагига:

 

«Балайак-балайак бал алганда

Цөцеме иде, кодаги.

Кызыңны алып китәбез,

Йылама инде, кодаги».

 

Бал каптыру.

– Кан′н′а бал каптыра кийәү белән кызга.

«Татлы булыгыз,

Тату торыгыз», – дип.

– Азбарга эстәл куйып кайнанасы бал каптырып каршы ала киленне.

Йәш килен майы – кияү йортына килгәч яшь килен атлаган май. Аны туйда кунаклар алдына куялар.

– Кыз китергәц кыздан май атлаталар, кунакларга куйарга кирәк. Йәш килен майы була, шынарга барсы да акца салалар. Пүгрәптән алып та куйалар ци майны (Чүмбәли).

Кийәү кимагы, алма кимагы – кыз ягында кияү өчен махсус пешерелгән коймак.

– Мунцадан цыгуга иң йакын кешеләре кимак кертәләр. Кимакны тәрилкәләргә тезәләр. Теце кимакны, уртага цынайаг эсте белән май куйалар, кийәү кимагы була. Кийәү акца сала кимакка.

 

Алма ашасаң иде,

Кабыгын ташласаң иде.

Шыл ызбада кийәү булып

Кимак ашасаң иде...

– Кийәү килгән, кимак ашап утыра дир. Берсе кергән дә әтә: «Ад′а кыз йанына, син монда кимак ашап тораин». Бусагадан кергән дә кийәүгә ат′кан шылай. Ә кийәү әтә икән: «Әле берцәк кимак бар бит». «Ә, кимак ашап торасыңмы әле син», – дип, кийәүне гурласыннан эләктергән дә алып цыгып та киткән. Шынди хал′ булган дип келгәннәр иде.

– Кийәүгә кимак пешерү бар иде. Гарабдай оныннан кимак пешерделәр, безнең заманда бодай оны йук иде (Чүмбәли).

Алма кимагы – вак коймаклар.

– Кызлар царшау артында, йегетләр алма кимагы белән селтиләр, кызлар канфитлар белән селтиләр. Кызлар-йегетләр белән утырми иделәр. Май эцендә пешерәләр алма кимагын.

Кашык кимагы – вак коймаклар.

– Кийәүгә агоннан кашык кимагы пешерәләр. Чашка таба­гына куйалар, аның уртасына сары май куйалар. Кийәү шыл кец­кенә кимакны, кашык кимагын аши иде кан′ар сары майга манып. Кимакны бик оста пешерәләр и йоморо кимакны шылай тәрилкәгә куйалар иде.

Кашык кимагын кийәү ашап бетерсә – атаман дигәннәр. Ашап бетермәсә – монарда рәт йук, эш йук дигәннәр. Ә кийәүнең атаман булгысы келәгән, ашап бетерергә тырышкан.

– Мунцадан цыгуга кимаклар куйалар кийәү белән кызга, цөцедән атлап. Кийәү кимагы була. Май куйалар манып ашарга. Борай оныннан пешерәләр, ул бик тәмле була.

– Кийәүләр килә. Кийәүне урта бер йиргә утырталар. Кимакны китерәләр тарилкага куйып. Уртасына куйалар бал да, май да. Шыны, кимакны кийәү дә, кийәү йегетләр дә шынарга тертеп ашилар. Выт шылай иде бездә (Чүмбәли).

Кийәү цигелдәге – майда пешерелгән вак бавырсак.

– Ак йаулыкка бәләп кыз ызбасыннан кийәүгә цигелдәк илтәләр, йемешләр салып. Кийәү цигелдәге була ул (Тат.Моклокасы).

Цирәб бәлеше – чүлмәк бәлеше.

– Цирәб цүлмәктә пешә цирәб бәлеше. Анарга кирәк гарабдай белән ит, суган. Итне тапап, анарга май, суган күп кенә сала. Бер­цәк картуп катыштырса да йарый. Аның өстенә йәймә йәйеп каплилар. Цирәб бәлеше шынди бәлеш була. Цирәб бәлеше дип кабырганы тапап, картушын турап, пицкә куйа булганнар (Мәдәнә).

Төпле бәлеш – куй итеннән. Гарабдай йармасын бик йакшы йывалар. Куй итен йывалар, тапилар, суган күп салалар. Була шынди цирәб цүлмәге. Шында салалар ит белән йарма, суганны. Өстенә йәймә йәйеп каплилар шылай камыр белән. Ул була төпле бәлеш. Ул йәймәне кубарып ала да бәлешне табакка сала.

Эц-карын бәлеше.

– Куйның эцәген, ашказанын бик ару гына йува, аны пешерә, вак кына тапи, бик күп суган тури. Камыр йәйеп, камырга салып пешерә.

Шулпалы бәлеш.

– Сугым суйгац, кабыргасыннан пешерәләр бәлеш. Итне кисәкләргә тапилар сүвәге белән, йувалар бик йакшы. Ун-унике литырлы цуйынга сала. Пешә ул бик йәмле, бөтен майлары итләргә сеңеп пешә. Ул бәлеш аруга ит. Ул шулпалы бәлеш була (Чүмбәли).

Йомошак – бодай күмәче, аны кызны алып киткәндә көймәгә куялар.

– Йомошакны мәдәккә йәш килен йанына ук куйалар иде, кыз анасы куйа. «Ашлы-сулы булсын», – дип куйа кыз анасы (Тат.Мок­локасы).

– Кас′ы кеше йомошак кына пешерә кунакка. Йакшы сөткә ба­сып, майын салып пешерә, дыружи сала тиз кабара торган. Туй­га йомошак салалар иде, зур-зур кисәкләр белән кисеп куйалар иде.

– Йәш килен суга бара. Йанында зиңәләр, оланнар бара. Йомошак күтәреп баралар суга барганда. Йомошакны кисеп-кисеп оланнарга да бирәләр. Берцак кисеп кийга суга да сала йәш килен (Мәдәнә).

Күптермә.

– Кичен атлисың он белән, манни кушасың, йомырка сытасың, май саласың. Манни күпкәк йаси, тәмле була. Ә кас′ы кеше манныйсыз гына пешерә, анысы белен була. Ә моның аты күптермә була.

– Пиҗ йагып, утка каршы, жар эчендә күпереп, кызарып пешкән күптермә була. Аны шылай дүртәргә кисеп куйабыз.

Цөцегә пешергән катламаны ашамилар. Ә күптермәне сүриләр генә (Мәдәнә).

Пәрәмәцә – пәрәмәч.

– Итне тапи, суган сала. Дружалы камырны йәйеп, эценә тапаган итне салып май эцендә пешерә.

Турпин:

– Турпин ул пәрәмәцә кебек, түлке май эцендә пешермиләр. Ул утка каршы пешкән була, майсыз. Турпин ул йарлыларда булган (Бозлау).

Пирмин, пилмин – пилмән:

– Кийәү йегетләренә үтә кан′ар пирмин куйалар икән. Ә тегеләр пирминне аши алмилар, аска тийи баралар икән.

«Бетте пирмин, тагы китерегез».

Тегеләр китереп сала булганнар. Кас′ы пирмингә күмер салалар икән, кас′ы тоз куйалар икән.

– Әвәле пилмин ашарга йәшкәннәр сугым суйгац. Пирут пилмин, аннан бәлеш ашарга, тагын ит.

Ләкшә – токмач.

– Ләкшә кисә йомыркага гына басып, әле инде ләкшә, элек салма иде кыз төшкән көнне.

Салма – чумар.

– Туйга да салма пешерәләр иде, ләкшә пешерү йуг иде. Сал­ ма – кунакларны зурлау иде. Камыр басасың үзләтеп, бармак ке­бек кәбәрә ишәсең, бармак кебек әвәлисең, кисеп шулпага саласың.

– Салма пешерәм. Су кан′и, картуш салам, аның өстенә салма салам. Йәшел суган белән йомырканы курасың табада, аннан саласың шурбага. Катык катып ашисың (Ыргу).

Киндераш табакүмәце.

– Табакүмәц йәйәсең агондан. Аның бу йагын пешерәбез. Ал′андырабыз да йомырка сытып, сарымай салып киндерашны түвеп йагабыз. Ул киндераш табакүмәце була.

Киндераш кәкәше.

– Киндераш кәкәшен пешерә идек картушка болгап. Камыр өстенә йәйәбез түгәп киндераш белән картушны.

Киндераш пирмине.

– Зур казанны тутырып киндераш пирмине пешерә иде нә­нәйебез.

Киндераш бөкмәсе.

– Киндерашны киптереп түвәсең, илисең иләктән. Аңа эре иләк, зур тишекле иләк кирәк. Киндерашны киледә тү вәбез, оннана ул.

– Камыр басасың, кецкенә йәймәләр йәйәсең, киндераш онын саласың, суган, йомырка. Шыны эценә саласың да бәгеп куйасың. Киндераш бөкмәсе зур була, дүрт-бишне ашасаң тук буласың. Катык катып ашибыз.

– Бөкмәне суган, йомырка белән пешерәбез (Мәдәнә).

Талкан.

– Талканны бик ашаганнар элеке. Бодайны йувып кип­те­рәләр. Кипкәц аны тирмәндә тарталар. Кан′ар суга болгатып аша­ганнар, майлы талкан ашаганнар (Ыргу).

Табакүмәц.

– Табакүмәц пешерәләр бер ике таба. Кара ондан асты, өсте ак ондан була иде табакүмәцнең.

Картуп табакүмәце.

– Картуп табакүмәценең асты кара ондан, өстенә картуп йаба идек түвен.

Эремцек кәкәше – эремчек пәрәмәче, шәңгә.

– Табакүмәц өстенә эремчек йаба йомырка белән бутап. Эремцек кәкәше була.

Картуш кәкәше – бәрәңге пәрәмәче, шәңгә.

– Картуш кәкәше пешереп алдылар кызлар вичиринкада.

Әпәй – икмәк.

– Мин әле туган гына булыпмын. Килеп кергән бер келәнце саилце. Кызым, миңа әпәй бирмәссеңме?» Үзенә дә аз гына була әпәйе, ә бирә. Теге рәхмәт уки, дыва кыла. Шында зур кызыл ут күренә. Абыстай сори: «Бу ни булды?» Теге ат′а: «Бу садакага биргән әпәйең сиңа килә торган бик зур бәлаңне кире кат′ар­ды»,  – дир. Килә булган бәла, аны белгән келәнце.

Карикмәк – арыш икмәге.

– Карикмәк салганда куас камыры калдыра, тагын әпәй сала ацытып.

Үтмәк – икмәк.

– Мунцалалап бәләгән зур бәләм, йагасың. Салам йагып үтмәк саласың. Пицне себерәсең дә пумалалап, көрәккә куйып пицкә тыга. Алтышар үтмәк әвәләп куйа, пицкә тыга.

– Үтмәкне күрше сорап керсә күршегә дә бирә. Табагацына элеп үлци, циртек циртеп куйа. Күрше үтмәк пешергәц кертә, тагын табагацына элеп үлци. Үтмәк кадерле булган (Чүмбәли).

Питырац – кечкенә икмәк, аны хәергә бирү өчен пешер­гәннәр.

– Карикмәк салганда кувашн′аны кыра йакшы гына, питырац салам дий иде. Бер кецерәк питырацны куйалар келәнцегә бирергә. Хазер келәнце йук.

Цергән картуш, былбыл.

– Бакцада цергән картуш, әни керәк белән кайыра. Цергән картушны былбыл дип ат′а идек, туңган картушны, күмәц итеп аши идек.

Тозлаган каз.

– Лар була иде. Бер йагы онныкы, бер йагы игеннеке. Тозлаган казларны йаз башын ызба башыннан төшереп күмәләр иде шыл иген эценә.

Казы – казылык. Аны ат итеннән тутыралар.

– Казы тутыралар. Бер сугым суйа, умбишәр-йегермешәр казы тутыра. Арт ботында ит күп. Аны бик йакшы кисеп алалар сүвәгенә хәтле. Тар-тар гына итеп тапилар, кисәләр. Ул кийашта пешә, майы эри. Йаз ката ашилар казыны. Казы шулбасы пе­ше­рә, берцак кисә дә шулбага сала. Шылай казы тутырып, ызба башына меңгереп эләләр иде (Ыргу).

Кеце сый – зур туйдан соң якын туганнарын гына чакырып үткәрелгән мәҗлес.

– Кеце сый кыз йагында да, йегет йагында да була.

Мәҗлестә аш-су бирү тәртибе.

– Кодаларга элек цәй куйалар иде, аннан ары сың суб аша­табыз. Аннан сөтләшне ашаган, ит белән картуш. Казы кисәләр, кийар куйабыз.

– Туйда цәй, самавар, оло гына, самса, белен, ватырушкалар, бал. Цәй артыннан үрә лапша белән, итен дә үрә эценә салалар. Бутка, сетләш инде, тары сетләше китереп куйалар йомошак кына, уртасында күзе була май белән. Сетләштән сун китереп куйалар кимак паднус белән, чигелдек белән. бер кимакны йе­гет белән кыз бүлеп кабалар. Кийәү йегетләр ул кимакка акца салалар (Чүмбәли).

«Бутка болгаган өчен» бүләк бирү.

– Кечкенә нәни кызларга «бутка болгаган өчен» йаулыклар бирә (Тат.Моклокасы).

Сөйләп мәгълүматлар биргән тел осталары һәм
йола белгечләре

Мәдәнә: Насибуллина Халисә, Шийапова Зәйтүнә, Үмәрова Халисә, Галәветдинова Фәһимә, Таһирова Зәйнәп, Вилданова Зәкия, Юсипова Фаилә.

Петрякс: Сабиров Сәяр, Галәветдинов Абдрахман, Зарипов Мансур, Зарипова Сафия, Бәдертдинова Рәшидә.

Краснай: Әхтәмова Венера, Сәитов Харис, Сәлахова Сәлимә.

Чүмбәли: Шийапов Абдулвәдүт, Нәҗметдинов Муса, Сәйҗанова Әделбану, Залялова Рахимә, Камалетдинова Кадрия, Бәдретдинова Надия, Якупова Хадичә, Абдуллина Зәйнәп, Ниязова Кадрия, Аймалов Мөнир, Аляутдинова Садәт, Пәйертдинова Сания.

Сафаҗай: Камалетдинов Әнвәр, Камалетдинов Вафа.

Зур Рбишча: Ситдикова Фәния, Ибраһимова Йамалия, Хөсәенова Әминә, Алимов Салих, Билалов Рәшит, Абдуллина Хава.

Куй суы: Мирсийапова Зөбәйдә, Миначева Алимә, Мостафин Әнвәр.

Семеновка: Арифҗанова Әминә, Сәлахетдинов Марат, Фәй­зрах­манова Равия, Әхмәтова Таирә.

Камка: Саипова Нурия, Аблязова Мөшфирә, Сәфәрова Хәбирә, Мангушева Нәфисә, Курмаева Хәүлә.

Тат. Моклокасы: Юнисов Хөсәен, Хөсәенова Зөһрә, Кукерова Галия, Насифуллина Зөлхия, Сәлахетдинова Сара, Хәйруллина Айшук, Юсипова Ахадия, Хөсәенова Мөршидә, Сәлимуллина Камилә.

Бозлау: Бәдертдинова Нәймә, Усманова Мәрьям, Усманов Иб­раһим, Үмәров Салих, Хәсәнов Фатих.

Ыргу: Хәсәнова Маһинур, Азизова Маһинур, Салахова Зәйнәп, Идрисова Адия, Юсипова Марифә, Идрисова Мәхмүзә, Азизбаева Халисә, Атаджанова Нурия.

Яндавишча: Сәйфетдинова Надира, Ибраһимова Зәйнәп, Сәлахова Рафия, Хәсәнова Зәйтүнә, Сәлахова Рафия, Галләмова Мөнирә, Ибраһимова Флюра, Үмәрова Рәйсә.


[1]Тегели – җөп санда.

[2]Туар – хайван

[3]Гүсниц – (рус. гостинец) – күчтәнәч.

[4]Кибенле – кәбенле, ягъни никахлы.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.