Издательский дом Медина Официальный сайт
Поиск rss Написать нам

Новости партнеров:

«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Салават күперендә Камка төсе дә бар

Мәшһүр авыллар тарихыннан
Фирдәвес Гарипова

Татар халкы сибелеп яши. Ләкин ул кайда гына торса да, үз кө­нен үзе күрә, тырыша, «кар өстенә ут яга». Матур йортлар сала, агач­лар утырта, акыллы балалар үстерә. Татарлар бар өлкәдә дә өлге­рер­гә тырышалар, укыйлар, зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Кыскасы, төр­ле тарихи сәбәпләр нәтиҗәсендә башка җирлекләргә сибелгән мил­ләттәшләребез сынатмый, дөбердәтеп тормыш алып баралар. Нигезләре, каралты-куралары нык, йортлары матур, таза, зур. Үзләре эшчән һәм гаҗәп дәрәҗәдә тырыш. Алар сәләтлеләр, булганнар һәм уңганнар.

Камка авылы

Түбән Новгород өлкәсе Сергач райондагы Пьяна елгасы ярына урнашкан Камка – зур авыл. Авылда, нигездә, элек йомышлы (слу­жи­лый) дип аталган татарлар гомер кичерә. Суның тормыш өчен кирәк­леген аңлап халкыбыз авылларын һәм шәһәрләрен елга, күл, чишмәләр буена салган.

Тарихчылар, авыл өлкәннәре сөйләвенә караганда, кам­ка­лылар (ирләр) рус җирләре чикләрен күчмә халыклар һөҗү­меннән саклар өчен төрле урыннарга җибәрелгәннәр. Бер төркем камкалылар Арзамас тирәсендәге Саров торак пунктыннан якын гына урнашкан Пуза засекасына барырга фәрман алганнар. Ә  гаиләләре яшәгән урыннарында калган. Засека – атлы гаскәр үтә алмасын өчен аркы­лы-тор­кылы урнаштырылган агач өем­нәреннән ясалган өекләр. XVI га­сыр­да мондый өекләр Арзамас төбәгенең көньяк-көнчыгыш өле­шендә ясалган. Аның озынлыгы 200 чакрымга сузылган. Бу өек­нең үтеп йөрү юлы ике урында булган. Берсе – Шаткы капкасы (Шатковские ворота), икенчесе – Собакин капкасы (Собакинские во­рота) дип йөртелгән. Йомышлы татарлар саклау чигенең көньяк-көн­чыгыш ягына урнаштырылган кереп-чыгу капкаларын сакла­ганнар.

Йомышлы татарлар Розбахта һәм Сөендек Телевлевлар Пузы төбәгендә Пузы капкаларын саклаганнар. Шушы төбәктәге Комка исеме алган рус авылы кайчандыр монда яшәгән, саклау хезмәтен үтәгән йомышлы татарлар һәм мордвалар истәлеге буларак саклан­гандыр.

Камкалыларның төп урнашкан урыннары Шаткы урманы белән  Зур Киле елгасы аралыгында була. Чик ныгытмаларын сак­лауны көчәйтү өчен монда 1585 елда Чики Енгильдеев җитәк­челегендәге Кадом татарлары да китереп утыртыла. Патша хөкүмәте Камка һәм Кадом татарларын шушы урнашкан урыннарында калдырырга теләсә дә, камкалылар үзләре элек яшәгән җирләренә, Пьяна буйларына кайтырга телиләр. Кадом татарлары җитәкчесе Чики Енгильдеев тырышлыгы белән татарлар элек торган урыннары Камкага кире әйләнеп кайталар. Камка авылы хәтта берникадәр вакыт, Чики Енгильдеевка хөрмәт рәвешендә, Чики усады, дип тә аталып йөри. Аннан соң бу атама онытыла. «Арзамасские поместные акты» хезмәтендә (М., 1915, № 169) язылганча, татар авыллары да урнашкан Пьяна елгасы буйлары руслар тарафыннан колонизацияләнгән вакытларда, Камка татар авылы булуына карамастан, Вечканов мордвалары карамагына бирелә. Авыл атамасы бу вакытта мордвача «Усть-Пилилей» дип йөртелә, Пилилей мордвача «елга колагы» була. Тора-бара бу исем дә онытыла. Халык әби-баба куйган исем-атамага турылыклы булып кала.

1603 елда авылларына кире әйләнеп кайткан камкалылар арасында Кадом татарлары да була. XVII гасыр урталарында бер төркем Кадом татарлары тагын Камка авылына килеп урнашалар. Бу мәгълүматлар А.М.Орлов китабындагы материаллар белән дәлилләнә.

Камка атамасы нәрсәне аңлата? Бу атама шактый серле. Камка авылы халкы хәтерендә сакланып калган легенда-риваятькә караганда, авылны Камка әби җитәкчелегендә дүрт татар кешесе нигезли. Леген­даның икенчесендә башкачарак сөйләнә. Камка әби авыл урнашачак урынны күргәч, аның матурлыгына сокланып: «Бу урын чын мәгънәсендә камка икән», – дип әйтеп куя. А.Тимергалинның «Миллият сүзлеге»ндә (Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2007. – 575 б.) камка – «кытайдан китерелгән җете чуар тукыма», дип бирелгән. Авыл яны табигате матур булганга, тирә-якта хәтфә кебек яшел үләннәр үсү, су-инеш, күлләр булу кешеләр күзенә матур тукыма кебек күренергә дә мөмкин. Икенчедән, әллә бу тирәләрдә камка (русча божья коровка) исемле бөҗәкләр күп булганга авыл шулай аталдымы икән, дип уйларга да нигез бар кебек.

Пьяна елгасы атамасын халык болай аңлата. Елга бик нык бормаланып-бормаланып ага. Шуңа халык аны Исерек, ягъни Пьяный елга дип йөртә. Елгага бу исем бик тапкыр куелган, чөнки елга агышы исергән кеше йөрешенә ошаган, боргалана да сыргалана. Тиз ага, суы салкын. Төбендә чоңгыллар бар. Куркыныч су.

Авыл тирә-юне географик берәмлекләргә бай, анда тарихи күзлектән караганда кызыклы гына атамалар бар.

Төпсез күл. Бу күл шактый гыйбрәтле. Авыл кешеләреннән «Төпсез күл» дип аталган кызыклы риваять язып алынган. Риваятьнең Камка авылы халкы күңелендә һаман саклануы әһәмиятле.

«Безнең авылдан ерак түгел бик матур бер күл бар. Ул түм-түгәрәк, тирәсендә зифа камышлар үсә. Бер ягында, кал­кулыкта,  иске зират бар. Язларын анда чия агачлары шау чәчәктә утыра.

Элек заманнарда күл урынында авыл урнашкан булган, дип сөйлиләр. Бай һәм мул тормышлы булган анда яшәүчеләр. Йортлары нык, биек коймалар томалап торган аларны. Берзаман авылга хәерче карт килеп кергән. Үзе ач, талчыккан, аякларын көчкә өстери икән. Бер капканы шакыган – җикеренгәннәр, икенчесендә җавап та бир­мәгәннәр, өченчесендә эттән талатканнар. Карт авылдан көч-хәл белән чыккан да калкулыкка менгән, җан ачысы белән авылны каргаган. Шул ук минутта авылны җир йоткан һәм аның урынында күл хасил булган. Бу хәерче Хозыр Ильяс булган, имеш. Аны «Төпсез күл» дип йөртәләр, чөнки анда су кереп булмый, суыра, диләр.

Дөресме, юкмы, әмма кайберәүләр: «Хәзер дә иртәләрен күлдән тавышлар ишетелә, анда әтәчләр кычкыра», – дип сөйлиләр»[1].

Хозыр Ильяс – татар фольклорында киң урын алган легендар об­раз. Аның белән бәйләнешле халык авыз иҗаты мотивлары Респуб­лика­быздан читтә яши торган татарларда еш очрый. Бу исә татар халкы составындагы барлык этник төркемнәрнең дә кайчандыр бер казанда кайнап яшәвен, соңыннан гына төрле тарихи сәбәпләр арка­сында төрле якларга таралуын дәлилли.

Бакалдый – Камка авылы янындагы кечкенә күл, баткак урын. Аны камкалылар «бака алдый» (кличет лягушка) дип аңлаталар. Бу атама авылда икәү. Берсе югарыда әйтелгән «кечкенә күл», икенчесе – авылның яңа урамы исеме.

Беренче Бакалдыйның «бака алдый» дип аңлатылуы бик ышан­дырып җиткерми. Бакалар һәр күлдә һәм баткак урында ба­кылдыйлар. Хәзер аларның бакылдаулары да бик ишетелми. Элек бака ансамбльләрен кызыксынып тыңлап йөргәннәрем булды. Матур бакылдыйлар алар.

Минемчә, Бакалдый атамасы бакал «кечкенә күл, кечкенә су чыганагы» + дый (тай) «елга» сүзләре кушылып ясалган. Бакалның «кечкенә күл, кечкенә су чыганагы» икәнлеген мин халык теленнән язып кайттым.

Су чыганаклары, гомумән, топонимнар арасында тай ~ сай ~ чай ~ җай компонентлары белән ясалган атамалар шактый күп. Бу компо­нент­лар иске татар телендә «елга», «су чыганагы» мәгънәсендә кулла­ныл­ган. Татар халкының «җайның күрке яр булыр, ярның күрке тал бу­лыр» дигән гыйбарәсе дә җайның «елга» төшенчәсен белдерүен күрсәтә.

Казаннан ерак түгел генә Бакалтай утравы (1957 елда ул су астында кала), Бакалтай пристане һәм Бакалтай урамы булган. Бакалтай атамасы алган елгалар Камага һәм Зөягә килеп кушы­лалар. Татар телендә д һәм т авазлары чиратлаша. А һәм ы авазларының күчеше топоним һәм гидронимнарда күзәтелә.

Тарихчы галим Геродот хезмәтләрендә теркәлгән скиф кавем-кабиләләре легендасы персонажларының Таргитай, Колаксай, Арпаксай һәм Липоксай исемнәре безнең өчен зур әһәмияткә ия. Аларның мәгънәләре, балкар галиме И.М.Мизиев язуына караганда, төрки телләр материалыннан чыгып аңлатыла ала. Аларның төзелешләре дә төрки исем-атамаларыныкы кебек. Мәсәлән, Таргитай исемен урта гасырларда кулланылган төрки Актай, Асутай, Ашиктай, Баритай, Даритай, Бурилтай, Камтай, Колимтай, Кутай, Кутуктай, Кяхтай, Манзитай, Ойратай, Атам-Тай, Сабуктай, Сартактай, Тай, Тубтай, Уйгутай, Усутай, Оратай, Хокутай, Чагатай һ.б. исемнәр белән бер рәткә куеп була. Шул ук ояга халык язучысы Г.Бәширов «Җидегән чишмә» романында беркеткән Чурмантай, шулай ук татарлардагы Сарытай һәм татар халык риваятьләрендә очрый торган Абылтай, «Идегәй» дастанындагы Субратай һәм Колатай исемнәре дә керә. Аларны тагын төрки социаль термин корылтай, хантай һ.б. атамалар белән чагыштырып булыр иде.

Татарстандагы Актай елгасы Әлки һәм Спас районыннан агып уза. Зәй-Каратай – Зәйнең сул кушылдыгы, шушы ук Лениногорск районында Мөэмин-Каратай авылы да бар.

Тай компоненты белән ясалган атамалар Оренбург, Самара, Ульяновск, Төньяк Кавказ, Урта Азия, Алтай, Якутия (Саха), гагаузларда, Ока, Дон, Днестр, Днепр елгасы бассейннарында очрый. Сергач районындагы Бакалдый ~ Бакалтай атамасы элекке СССР җирлегендәге Бакалтай, Тубыктай, Каратай, Чурмантай, Аксай һ.б. атамалар белән бергә бер ояга керә. Менә нинди ул милләттәшләребез яшәгән җирләр.

Тёпой шулай ук игътибарга лаек атама. Бу атама камкалылар теленә руслардан алынган тёплый сүзеннән кыскарган тёп компонентына ой  уй «уйсулык, уйсу җир» кушылып ясалган дип уйларга нигез бар. Анда әле җылы гына су да җыелып тора. Балалар анда коеналар да. Әмирхан Еники үзенең бер әсәрендә болай яза: «Уйсу җирләрдә зур чуар күлләр җыелды».

Бу типтагы аналогия Татарстанда да бар. Кече Уй елгасы  – Чишмә  /  Шишмә суы кушылдыгы. Русча ул Кичуй елгасы дип йөртелә. Бабаларыбыз телендә ул Кече Уй, ягъни Кече елга дип әйтелгән. Руслар килеп утырганнан соң ул Кичуй дип үзгәртелгән. Кичуй > Кече Уй елгасы ярына Кичуй > Кече Уй авы­лы утырган. Анда татарлар һәм руслар гомер сөрә һәм авыл рәсми рәвештә Кичуй дип йөртелә. Топонимнар һәм гидронимнарда о һәм а, о һәм у күчешләре күзәтелә. Актаныш районындагы Тирән уй – Сөн елгасы кушылдыгы. Минзәлә районының Бикбау авылында Тирән уй үзәнендә тирән чокырлы урын бар. Бу атамалар бер системаны тәшкил итәләр.

Озы ~ Узы атамасы тарихилыгы белән игътибарны җәлеп итә. Уз, гуз, угыз – угыз кавем-кабиләләре атамасы. Бу турыда Н.А.Аристов һ.б. галимнәр яза.

Узы, Уз, Озы, Гуз, Угыз атамалары Татарстан топонимнары ара­сында да очрый. Угыз телләренә хас фонетик, морфологик үзен­чәлекләр географик берәмлекләр ясалышында шактый еш очрый.

Уз, Узы  /  Узи елга-күлләре һ.б. чыганаклар, уйсу урыннар, сулы чокырлар, сулы урыннар Саратов, Пенза, Чиләбе һ.б. өлкәләрдә, Ока елгасы бассейнында, гагаузларда, Төньяк Кавказда, Дон бассейны гаскәриләре яшәгән төбәкләрдә, Украинада, Идел-Урал буйларында, Себердә һ.б. урыннарда очрый.

Мәмәш иле куагы. Мәмәш Карамышев – Мәмәш авылы помещигы була. Җир аныкы булганга, аны Мәмәш иле куагы дип йөрткәннәр. Куак – алан дигән сүз. Иле элек дәүләт мәгънәсендә кулланылган, соңыннан мәгънәсе тараеп, авыл, торак пунктларны аңлата башлаган. Вакытлар үтү белән бу алан матур болынга әйләнгән.

Манцал чокыры. Молчанов фамилиясе Манцал булып үзгәргән. Винокурный чокыры белән параллель бара.

Бару урманы. Уваров фамилиясе Бару булып үзгәргән. Уваров җирләре белән ызандаш. Бу урман беткән.

Авылның тирә-юнендә географик берәмлек атамалары шактый күп. Күл, Күл авызы, Акмакай күле; Арткы Пьяна, Алгы Пьяна, Иске Пьяна (Пьяна елгасы юлын үзгәрткәннән соң калган су), Бакалдый яныннан төшеп киткәч Луг (Болын) бар, Тальник (Таллык), Усаклык, Игнат урманы, Мотока чокыры, Мунчала болыны, Мельничный круг, Пустырь (Бушлык), Кыр келәү, Аю куагы, Муллалар чалуы, Адельша астыры, Абдей елгасы, Зур луг (Зур болын), Кривое озеро (Кәкре күл), Монахлар кыры, Вялиходж клины, Тау арты, Винокур чокыры (Аракы куа торган чокыр), Винокур урманы (халык аннан балан һәм гөлҗимеш җый­ган), Кече куак (алан), Корей арты, Албут кырлары, Мещаннар кыры, Саит куагы (аланы), Мар, Иске каберләр, Суык­су елгасы, Яңа каберлек, Немец (Нимес) базары, Мильчә каршы (рус. Мельница сүзеннән); Урам исемнәре: Бакалдый урамы, Урталык урам, Яңа авыл һ.б.

Авылдан зыялы кешеләр шактый чыккан. Филология фәннәре докторы Айсылу Башку­ро­ва-Садыйкова фольклор белән шөгыльләнә. Ул Татарстан Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре. Рөстәм Шакир улы Башкуров Казан педа­го­гия институтын тәмамлый, аспирантурада укый, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсе ала. Әдәбият өлкәсендә бик әйбәт белгеч булып җитлегә. Габдулла Тукай әсәрләрен русчага тәр­җе­мә итә. Заманында «Казан утлары» журналының җаваплы секретаре булып эшли.

Алимҗан Мостафа улы Орлов Түбән Новгородта Авыл ху­җалы­гы институтында доцент булып эшли. Ул Түбән Новгород яклары һәм Камка авылы турында матур һәм эчтәлекле китаплар язган.

Рәшит Җаббар улы Баязитов Мәскәү янында мәчет, чиркәү һәм синагога салдыра. Камка авылында да матур мәчет төзетә. Ул экономика фәннәре докторы, татар халкының рухи мирасын саклау һәм үстерү «Хилал» хәйрия фондының президенты. Язучы В.П.Макарихин белән бу як турында китаплар язган[2].

Бу як Камкадан чыккан зыялылар авылларын онытмыйлар, аны зурлауның төрле юлларын табалар. Туган җир, туган туфрак һәркемгә кадерле...

***

Түбән Новгород өлкәсендәге Камка авылы тарихы турында яз­гач, әлеге авылдан, Казан ханлыгы басып алынганнан соң, Татар­станның Әлки районы Иске Камка авылына килеп төпләнгән камкалылар һәм алар нигез салган авыллар хакында да кыскача мәгълүмат бирүне кирәк дип таптык.

Кече Чирмешән суы ярына матур-матур авыллар тезелешеп утырган. Ул авылларның һәрберсе үзенә генә хас үзенчәлеккә ия. Бер­ләре шактый зур, икенчеләре кечерәк, өченчеләре таралып бетә язган, буш йорт урыннары да бар. Кайберләре исә, дачаларны хәтерләтеп, урман авызына, су буйларына, чишмәләр мул булып җыелган урынга утырган. Аерым авылларның урамнары ямь-яшел, бакчаларында алма, слива, сырганак, чия, миләш, шомырт агачлары, балан, карлыган, гөлҗимеш, кура җиләге куаклары үсә.

Авыллар арасында Иске Камка авылы үзенең бай табигате белән аерылып тора.

Иске Камка авылыннан район үзәге Базарлы Матакка – 19 чак­рым, якын­дагы тимер юл станциясе Норлатка – 67, су юлы Болгар при­ста­нена кадәр 88 чакрым.

Д.А.Корсаков (1908) бастырып чыгарган тарихи белешмәдә Кече Чирмешән ярына утырган Иске Камка авылында 127 йомышлы, бер керәшен татары яшәгән дип күрсәтелә. Мәүләшә суы ярындагы Яңа Камка (Мәүләшә) авылында 19 алпавыт крестьяны, 60 йомышлы һәм бер керәшен татары яшәгән.

А.Артемьев (1866) китабында Иске Камка һәм Яңа Камка телгә алынган. Авылда мәчет эшләгән, 152 хуҗалыкта 481 ир-ат һәм 479 хатын-кыз яшәгән. Яңа Камка (Мәүләшә) авылындагы 76 йортта 256 ир-ат һәм 269 хатын-кыз көн иткән, авылда бер мәчет булган.

1898 елгы хезмәттә Яңа Камка һәм Иске Камка авылларында татар­лар яши дип билгеләнә.

К.П.Берстель хезмәтендә (1908) Иске Камка авылында барлыгы 1394, Яңа Камка (Мәүләшә) авылында 608 татар кешесе яшәгәнлеге искәртелә.

Иске Камка тигез җиргә урнашкан. Авылны беренче ни­гез­ләүчеләр урынның матурын, су буен сайлаганнар. Бу төбәктәге Чирмешән суы татар халкының легенда-риваятьләрендә, җырларында еш искә алына. Чирмешән – тарихи атама. Болгар дәүләте яшәешенең аерым чорларында башкала хезмәтен дә үтәгән шанлы Биләр шәһәре шушы елга янында чәчәк аткан. Чирмешән исеменә төрле тарихи чыганакларда тап буласың. 921–922 елларда Идел-Кама Болгарстанына Багдад хәлифәлегеннән килгән илчелекнең сәркәтибе Әхмәт ибн Фазлан язмаларында ул Җәрәмсан, рус елъязмаларында Черемисан, Әлки районының Ташбилге авылы янында табылган кабер ташында Чәримсан рәвешендә бирелгән. Хәтта ул читтәге, әйтик, Марий Эл республикасындагы Бәрәңге районында та­тар авыллары зиратында да очрый. Шагыйрь Габделҗаббар Кан­далый да Чирмешән суларын искә ала. Чирмешән суына багышлап шигырьләр, җырлар иҗат ителгән. Чирмешән суы күпне күргән, халыкның бәхетле чакларына да, кат-кат килгән афәтләргә дә шаһит ул.

Авыл тирәләрендә, Чирмешән яры буйларында балан, шомырт, кызыл карлыган, кара карлыган, бөрлегән, гөлҗимеш куаклары, кыргый суган, акбаш, какы, кузгалак кебек үсемлекләр бик күп үскән. Чирмешән суында чабак, кызылканат, җәен, ала балык яки керкә (форель) кебек төрле-төрле балыклар булган. Авыл тирә-юнендә күл, сазлыкларда торналар, кыр үрдәкләре һ.б. кыргый кошлар яшәгән. Елга, су буйларындагы үзәннәрдә ишелеп печән үскән.

Чирмешән суы – буеннан-буена тарихи җирлек. Аның яры буй­ларындагы авылларда «кала» сүзе белән бәйләнешле атамалар күп очрый. Иске Камка авылы утырган җирдә дә Кала тавы, Кала сазы урамы исемен алган берәмлекләр бар. Димәк, бу урында элекке чор­ларда кала төзелгән булган. Р.Г.Фәхретдиновның археологик һәйкәлләрне барлаган чыганагында Иске Камка авылы янында бо­рынгы болгар чорына караган шәһәр хәрабәсе билгеләнгән. Бу турыда С.М.Шпилевский да яза (1877). Шул тирәләрдә тагын борынгы болгар һәм Алтын Урда чорларына мөнәсәбәтле шәһәр һәм авыл урыннары булуы да әйтелә. Мәүләшә, Карамалы һ.б. авыллар янында да борынгы Болгар чорына мөнәсәбәтле истәлекләр табылган һәм тикшерелгән. 1927 елда авыл янындагы Кала урынында казу эшләре алып барганда, эре-эре сөякләр чыккан. Бу урынга килеп, авыл аксакаллары дога укыйлар, аны кадерләп тоталар. Әлеге җирләр, һичшиксез, безнең болгар-татар бабаларыбыз белән бәйләнешле. Менә нинди тарихи җирлеккә салынган ул Иске Камка авылы!

Авылны кемнәр, кайчан нигезләгән?

Иске Камка авылында яши торган Мирзаабдулла ага Дәү­ләт­шин белән Зиннәт ага Хисамовларның сөйләвенә караганда, бу авылның оешу тарихы элекке Алатыр өязенең Пьяна суы ярына урнашкан Камка авылы белән бәйләнешле (алда әйтелгәнчә, Сер­гач районындагы Камка авылы). Түбән Новгород өлкәсендәге Камка авылының кайбер нәселләре, йомышлы татарлар сыйфа­тында, Кама аръягындагы ныгытмаларны саклау өчен патша хөкүмәте тарафыннан шушында китереп утыртылганнар. Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Иске Камка авылы кешеләре Түбән Новгород өлкәсе Сергач районында урнашкан Камка авылына барып чыккач, бу авыл кешеләре аларны бик олылап, зурлап каршы алганнар. Сез безнең кадерле улларыбыз дип атаганнар, кунак иткәннәр, авыл белән таныштырып йөргәннәр.

Иске Камка авылында берничә нәсел кешеләре яши.

Беренчесе – Нәмай нәселе. Бу нәсел шактый зур. Аны дәвам итүчеләрнең берсе – Абдул абый.

Икенче нәсел – Урманчеевлар нәселе. Шулай ук зур нәсел. Дәвам итүчеләре күп.

Өченче нәсел – Тукай нәселе. Сергач Камкасыннан Иске Кам­ка авылына бу нәселдән беренче килеп утырган кеше Тукай исемле булган. Авыл халкы аны хәзер Тукай бабай дип искә ала. Бирегә килеп утыргач, башта ул авылның Карамалыга таба чыга торган ягында җир өй казып, шунда яши башлаган. Авыл тарихы һәм авылга кагылышлы географик берәмлекләр турында күп мәгъ­лүматлы Мирзаабдулла абый Дәүләтшин шушы нәселдән. Ул үзләренең нәсел шәҗәрәсеннән түбәндәге буыннарны ата­д­ы: беренче бабай Тукай > аның улы Туктый > Ибраһим > Нигъ­мәтулла (Нәмай) > Мөхәммәтша > Галим > Хәйдәр > Дәүләтша > Мирзаабдулла > Җәүдәт. Бу нәсел бик зур.

Авылның дүртенче нәселе – Бакнәй нәселе. Бу нәсел шулай ук Түбән Новгород өлкәсендәге Камкадан килгән. Ләкин ал­да әйтелгән Урманчеев нәселләре авылга алданрак килеп төплән­гән­нәр. Шәҗәрә чылбырындагы исемнәр, авылдагы географик бе­рәмлекләр атамалары авылның XVII йөздә нигезләнүен күрсәтә.

Камка атамасы шактый күп очрый һәм дәрәҗәле тарихи чыганакларда еш искә алына.

С.Мельниковның «Акты исторические и юридические и древние царские грамоты Казанских и других соседственных гу­берний» дип аталган җыентыгында (Казан, 1895) XVI– XVII га­сырга караган үте­неч­ләр, әмерләр һәм патша фәрманнары туп­ланган. Бу хезмәттә хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Сер­гач районындагы (хезмәттә ул Алатыр өязе дип бирелә) Кам­ка һәм Әлки районындагы Кам­ка (чыганакта ул Казан өязе, Кама аръягы Нугай юлы өсте дип би­релә) авыллары искә алына. Морза нәселеннән чыккан алатырлы йомышлы татар Ур­манчеевның улы Дербыш Ахмаметов 1686 ел­да патшага язган үтенечендә әтисенең һәм үзенең тугрылыклы хез­мәт­ләре өчен Алатыр өязенең Пьяна суы буенда урнашкан Кам­ка авы­лы тирә-юнендә (хәзерге Сергач районы) җир һәм печәнлекләр белән бүләкләнүләре турында яза. Ләкин Урман­чеев улы Дербыш Ахмаметов Казан өязенең Нугай юлы өстен­дәге буш җирләргә күчәргә теләк белдерә һәм шундагы җир һәм печәнлекләрдән файдалану өчен патшадан указ сорый. Пат­ша аның үтенечен канәгатьләндереп, буш җирләрне хә­зер­ге Әлки районы Камка авылы яныннан бүлеп бирергә дип Казан воеводасы князь Михаил Юрьевич Долгоруковка фәрман җибәрә. Князь М.Ю.Долгоруков патша әмерен үти, ул боерган урыннан Урманчеевка җир һәм печәнлекләр бирә. Шул рәвешле Урманчеев безнең яклардагы Камкага килеп урнашкан. Соңыннан бу Камкадан тагын Яңа Камка аерылып чыккач, халык Камка атамасы алдына «иске» аергычы куша, документларда бу авыл рәсми рәвештә Иске Камка дип атала башлый. Ул хәзер дә шулай дип йөртелә.

Документта бу урыннар буш җирләр (пустошь) дип атала, ләкин шул ук вакытта Камка атамасы да кулланыла. Бу исем, күрәсең, төп Камка, ягъни Урманчеевның элек яшәгән авылы исеменә мөнәсәбәтле рәвештә кулланылгандыр. Нәмай нәсе­ленең Иске Камкага Урманчеевтан иртәме яисә соңмы килгәне мәгълүм түгел.

Сергач Камкасы белән Иске Камка халкын берләштерә тор­ган фактлар шактый. Әйтик, Сергач районындагы Камка һәм бездәге Иске Камка авылы халкы «ц» авазы кулланып сөй­ләшәләр (мәсәлән, Цирмешән – Чирмешән, цакрым – чакрым, цирәм – чирәм һ.б.). Ләкин алар телендә ч авазы да кулланыла. Мәсәлән, чәйнекне халык цәйнек дип әйтми, чәйнек дип йөртә. Бу да кызык факт.

Шунысы да әһәмиятле: Сергачтагы Камка белән җөмһүрия­те­без­дәге Иске Камкада яши торган халыкның көнкүрешләре, рухи тор­мышлары, күп кенә гореф-гадәтләре (кыз бирү, туй итү, мәет күмү, яңгыр сорау йолалары, им-том һ.б.) бер-берсеннән аерылмый.

Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда, Карамалы, Яңа Кам­ка (халык телендә Мәүләшә) авыллары Иске Камкадан аерылып чыкканнар.

Иске Камка халкы буйсынмас, баш бирмәүчән булган, пат­ша түрәләре тарафыннан китерелгән кәгазьләрнең асылына тө­шен­мичә, тамга салып утырмаган. Динне хөрмәтләгәннәр, тыры­шып эш­лә­гәннәр. 1878 елның 4 ноябрендә Казан губернаторы Н.Я.Ска­ря­тинның эчке эшләр министры А.Е.Тимашевка Ка­зан губернасының Спас өязе Мораса волостендагы чуалыш-бол­ганышлар турында яз­ган белдермәсендә (донесение) татар авыллары Иске Алпар, Яңа Ал­пар, Иске һәм Яңа Үргәгар, Исән­бәт, Карамалы, Татар Мулла Иле авыллары искә алына. Анда каралты-кураларны янгыннан сак­лау максатыннан чыгып, аларны страховать итү бурычы куелгач, халыкның бик нык бор­чылуы, чуалышлар башланып китүе турында языла. Алар безне чукындырырга, христиан диненә чыгарырга телиләр, дип уйлыйлар һәм чуалышлар башланып китә. Ачулары килеп, авыл тирәсендәге урман-агачларны кисеп ташлыйлар.

Элек Иске Камка авылы тирәләрендә калын урманнар үскән. Борынгы Болгар, Алтын Урда дәүләтләре яшәүдән туктагач, бигрәк тә Казан ханлыгы Иван Грозный тарафыннан җимерелгәч, бу тирәләр бушап кала. Халык төрле урыннарга качып китәргә мәҗбүр була. Ташлап киткән җирләрдә ерып чыккысыз урманнар үскән, аларда кыргый бал кортлары үрчегән. Соңрак килеп утырган халык чолыкчылык белән дә шөгыльләнгән. Вакытлар үтү белән урманнар киселгән, агачлар азаеп һәм сирәгәеп калган.

Иске Камка тирәсендә елга-инешләр, чишмә-кизләүләр, күл һәм сазлыклар бихисап. Инеш-күлләр тирәсендә камышлар, суын­да төнбоеклар үсеп утыра. Елга-инешләр суларын Кече Чир­мешәнгә куалар. Елга-күл һ.б. атамаларын җыеп тикшерү авылның үткән тарихын күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә. Бу тирәләрнең урманга бай булуын аларның исемнәре үк күрсәтеп тора. Югары Урман, исеменнән үк авылның югары як басуында икәнлеген күрсәтә. Бу урыннарда заманында аюлар да яшәгән. Суларын Кече Чирмешәнгә илтә торган Аю аланы чишмәсе атамасы бу тирәне аюлар яратканны белдерә. Урман булган җирдә дым күп була, дымлы урында сазлык булмый кал­мый. Камка авылы тирәсендә дә сазлыклар байтак: Кала сазы, Әнҗерә сазы, Мүкле саз һ.б. Сожгысыннан элек халык мүк йол­кыган. Йорт салганда бүрәнә араларына шуны салып кал­дырган. Якында сазлык яки буа булган басуларда иген уңа, печән яхшы үсә.

Елга атамаларының бер өлеше кеше исемнәренә, икенчеләре этнонимнарга, өченчеләре төрле мәгънә аңлата торган лексик берәмлекләргә кайтып кала. Фәхретдин елгасы, Фәрәзан (Фәризә) елгасы, Болан яки Аленка елгасы, Чуаш елгасы, Урыс елгасы һ.б. Бу атамалар теге яки бу күләмдә авылларның үсеш тарихын ачыкларга ярдәм итә. Чуаш һәм Урыс елгалары дигән атамаларның телдә йөрүе Иске Камка авылы халкының чувашлар һәм руслар белән күрше булып яшәүләрен күрсәтеп тора.

Авылда мәчет эшли. Халык зиратны карап һәм тәрбияләп тора. Аның тирә-юне тотып алынган, каберләр һәм чардуганнар, ташлар тәртиптә.

Яңа Камка (Мәүләшә) авылында күренекле прозаик һәм шагыйрь Нәби Дәүли (Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин, 1910–1989) һәм тәнкыйтьче, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Мөдәррис Харис улы Вәлиев (Салих Ман­напов, 1953) туган.

* * *

Шунысы әһәмиятле: татар халкы кайда гына яшәмәсен, ле­генда-риваятьләре, нигездә, бертөсле, төрле төбәкләрдә яшәү­челәр һәм этнографик төркемнәр өчен аерым закончалыклар, чыгармалар юк. Барлык рухи байлык татар халкының гомуми рухи мирасы җирлегендә, кануни кысаларында барлыкка килә. Бу үзгәрешсез кала торган хакыйкать.

Түбән Новгород өлкәсендә яши торган халык иманлы. Алар ата-ананы, туганнарны хөрмәт итәләр, бер-берсенә карата миһербанлылар, вакытны бушка үткәрмиләр. Йола-кануннарны, гореф-гадәтне нык саклыйлар, динне онытмыйлар. Зиратларны карыйлар, чистарталар, тәрбиялиләр. Аларның Мәскәү, Санкт-Петербург белән бәйләнешләре нык. Уңганлык – аларның ка­нында. Шуңа күрә әйбәт яшиләр, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр, дөньякүләм танылган зыялылары белән горурлана алалар.

Бу төбәк тарихы белән тирәннәнрәк кызыксынучылар өчен без бай әдәбият исемлеге тәкъдим итә алыр идек. Шулай да аларның берничәсен генә булса да атап үтик:

Мельников С. Акты исторические и юридические и древние царские грамоты Казанской и других соседних губерний. – Т. I.  – Казань, 1859;

Морохин Н.В. Нижегородский топонимический словарь.  – Н.Новгород, 1997;

Орлов А.М., Каримов А.А. Камкино: история и совре­менность: Очерки по истории села Камкино Сергачского района Нижегородской области. – Н.Новгород, 2003;

Сентюкин С.Б. История татар Нижегородского Поволжья с конца XVI в. до 1-й трети ХХ в. – Н.Новгород, 2001;

Смирнов Д.Н. Нижегородская старина. – Н.Новгород, 1995  һ.б.

Түбән Новгород татарлары язмышы, аларның авыллары тарихы – халкыбызның катлаулы язмышыннан, зур тарихыннан кызыклы һәм гыйбрәтле бер сәхифә ул.


[1] Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – Б. 256.

[2] Орлов А.М. Мещера, мещеряне, мишаре. – Казань: Татар. кн. изд-во. – 1992



М

Медина аль-Ислам
Газета мусульман Евразии

М

Ислам Минбаре
Трибуна ислама —
Всероссийская газета мусульман

А

Аль-Минбар

И

Ислам в Российской Федерации

Серия энциклопедических словарей

Ж

Минарет

Ежеквартальный евразийский журнал мусульманской общественной мысли

КНИЖНЫЕ НОВИНКИ:
  • Вера и добродетель. Книга II из цикла «Проповеди» /И. А. Зарипов/
  • Коранический гуманизм. Толерантно-плюлистические установки /Ибрагим, Тауфик Камель/
  • История Корана и его сводов /Муса Бигиев/
  • Пустыня внемлет Богу: хрестоматия /сост. М. И. Синельников/
  • Исламская мысль: традиция и современность. Религиозно-философский ежегодник. Вып. 1(2016)
Д
Ислам: Ежегодный официальный журнал Духовного управления мусульман Российской Федерации
Фаизхановские чтения
Мавлид ан-Набий
Форумы российских мусульман
 
Рамазановские чтения
Фахретдиновские чтения
Хадж российских мусульман
Современные проблемы и перспективы исламоведения и тюркологии
Ислам на Нижегородчине
Миграция и антропоток  на евразийском пространстве
Х
В Вашем браузере не установлен компонент Adobe Flash Player, поэтому Вы не можете увидеть отображаемую здесь информацию.

Чтобы уставновить Adobe Flash Player перейдите по этой ссылке
Н

ИД «Медина» награжден почетной грамотой за активную книгоиздательскую деятельность

Р

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2009 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.