Издательский дом Медина Официальный сайт
Поиск rss Написать нам

Новости партнеров:

Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Риза
19.05.2009

Риза

Төрмә надзирателе камера ишеген шыгырдатып ачты да: «Гражданин Дианов, эчкə узыгыз!» – дип əмер бирде. Ризаның иреннəре ишетелер-ишетелмəс пышылдадылар: «Я Раббым, ярдəмеңнəн аерма!» Ул бусаганы атлап эчкə керде.

Тоткынның шул адымын гына көткән надзиратель ишекне шап иттереп ябып тышкы яктан биклəгəндə, җан сызлаткыч тавышлар чыкты. Ерагая барган аяк тавышлары, əлегə билгеле булмаган дөньяда калдырып, авылыннан, дусларыннан, азат тормыштан аергангамы, Ризаның колагында бик озак ишетелеп торды, төшенə дə кергəлəде.

Ярым караңгы бүлмəдə Ризадан гайре тагын берничə кеше бар иде. Алар кайсы яткан, кайсы утырган. Əмма барысының да карашлары яңа тоткынга төбəлгəн. Риза, исəнлəшеп, эчкəрəк узды. Буш урынга утырыйм дигəндə, тоткыннарның берсе түрдəрəк утырган кешегə күрсəтте һəм:

– Канай к пахану, он с тобой базарить будет, – дип əйтте.

– Ребята, я очень устал, мне бы немного отдохнуть, потом поговорим.

Буш караватка сузылып яткан Риза күзлəрен йомып та өлгермəде, ике тоткын, матрасын каплап, аны идəнгə бəреп төшермəкче булдылар. Ул, яшен тизлеге белəн əйлəнеп, аяк өстенə басты. «Пахан» дигəннəре Ризага: «Дайте ему по калгану… чмо… сейчас увидишь, где и с кем будешь спать, – диде һəм янына баскан тоткынга борылып: – Бульдозер, кидай монетку, если орел – он твой», – дип өстəде. Аннан Ризаның алдына килеп көмешле-алтынлы тешлəрен күрсəтеп, кара елан кебек ысылдады: «Ты обидел женщину… женщина – мать… т-твою мать…». Риза, төрмə хəллəрен ишеткəлəгəнгə, үзен яклап бер сүз дə əйтмəде, чөнки: «Мин андый түгел», дигəнне мондагыларның киресенчә аңлаячаклары күренеп тора иде. Ул, соңгы көрəшкə əзерлəнеп, тəнендəге һəр мускулын хəрəкəткə китерде, ни булачагын көтеп, стена янына басты. Тиз генə бүлмə эчендəге əйберлəрне һəм кешелəрне барлап чыкты: алты тоткын арасында өчесе шулай уртача, «пахан»ның авырлыгы йөз килолап булыр, утыз биш яшьләрендə булса кирəк. Йөзендəге җөйлəнеп калган үткен яра эзлəре кызу холыклы икəнен күрсəтə. Кулга алып сугышырдай əйбер юк, барысы да идəнгə беркетеп куелган. Ни эшлəп була, Аллаһ Тəгалəгə һəм ул биргəн сəламəтлеккə генə ышаныч кала. Ризаның уйларын бүлдереп, «пахан»: «Борзой, монгол, нечего за хер тянуть. Бульдозер, бери его, он твой», – дип əмер биреп өлгермəде, Ризадан бер башка биегрəк булган тоткын, кыргый тавышлар чыгарып, аңа табан ыргылды. Тик янына килеп җитүгə, кискəн агач тавышы чыгарып, идəнгə ауды: Риза, күз күреп өлгермəслек җитезлек белəн, аның борын өстенə сөзеп өлгерде. Ризаның бу хəрəкəтен ярым караңгы бүлмəдə түгел, якты сабантуйларда да күреп өлгермилəр иде. Бу – ят авылларга көрəшергə баргач, ул екканны якларга керүчелəр арасындагы кулга җиңелрəклəргə каршы кулланыла торган, җитəрлек дəрəҗəдə шомарып та өлгергəн алымы аның. Мондый хəлне күреп, урыныннан торган «пахан»: «Эх, ты, сучара… хана тебе», – диюгə, Ризага өчəү ташландылар. Ул якынырак килеп өлгергəнен кул өстенə алып, аның белəн бəреп узды. Шулай итеп, күз ачып йомганчы, өч тоткын да идəнгə каталадылар. Бүлмəдə кинəт урыннашкан тынлык озакка сузылмады, тоткыннар, камера уртасын буш калдырып, як-якка китеп бастылар. Бүлмə очында баскан «пахан» кулында тимер караватның башы күренде: бер метр чамасы озынлыктагы тимернең ике очында пычаклар ялтырый… Бу яшерен коралны əлегə тикле надзирательлəр дə сизмəделəр булса кирəк. «Пахан» кулында мондый нəрсə күргəч, Риза тиз генə якындагы караваттан одеялга охшашлы əйбер алып, белəгенə чорный башлады. Тик өлгермəде, «пахан» кулында милчə канатыдай сызгырып əйлəнгəн корал аның җилкəсенə кадалды, əмма кызу белəн авыртуны сизмəде Риза, ул бер кулы белəн тимерне тотып, икенчесе белəн тегенең бугазыннан йомарлады.

Бер ара талашка «пахан» Ризаның бер кулында тимерне калдырып, ике куллап бугазын кыскан икенче кулын каерды да, якка талпынды. Соңгы җиңүлəрне күп татыган Риза, артыннан сикереп, аның биленə типте, егылган «пахан»ны тартып торгызды да, сөзеп тегенең күзлəре агаргач, нəзек лом калынлыгындагы карават башы тимереннəн муенына «галстук» бəйлəп куйды. Сулышы буылмасын өчен тимер галстукны бераз бушата төште һəм тоткыннарга таба атлады. Әле инде аның алдында басып торучы кеше калырга тиеш түгел иде.

«Пахан», аңына килеп, «муенсаны» салырга тырышса да, файдасыз иде, ул «галстук» бəйлəтүченең нинди көч иясе икəнең татыгач, ишек янында тешлəрен учына җыеп маташкан тоткынга: «Бич», быстрей стучи «Толстому», – дип илерде. «Бич» кушаматына җавап биргəн тоткын, акылыннан язган кешене хəтерлəтеп, ишек шакырга кереште. Риза боларны көлтəлəр кебек «пахан» өстенə өеп бетерде генə, ишек ачылып берничə надзиратель йөгереп керде һəм аны богаулап подвалга, бер кысан бүлмəгə ябып куйдылар. «Əй, ходаем, ни биргəнеңə риза, ярдəмеңнəн генə аерма», – дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты Риза. Икенче көнне аны следователь янына алып килделəр, камерада калган тоткыннарны яманлап бер сүз дə əйтмəде ул.

– Ну, галстук придется развязать, резать опасно, слишком туго завязали, – диде следователь.

– Пусть он об этом сам попросит и как положено, на коленях…

– Ну ладно, джигит, на колени ставить не имеем права, это уж как ему удобней, – дип, следователь көлə-көлə Ризаны ияртеп, санчастька китте.

Санчасть бүлмəсенең ишеген ачып керүгə, «пахан» Ризаның алдына килеп тезлəнде, ялварып, күзлəренə карады: «Братан, выручай, снимай ошейник б… буду ни одна кодла о тебе не будет базар разводить». Риза тимерне турайтып, «пахан»ның муеныннан алды да идəнгə бəрде. Берничә көннəн «пахан»ны, (чын исеме Сергей икəн) салкын корал саклаганы өчен,катырак режимлы Мордовия төрмəсенə озаттылар.

Камерадыгы тоткыннарга төрмə элемтəсе аша, Риза килгəнче үк, яшь кызны көчлəгəн һəм талаган кеше керə, дип хəбəр иткəннəр. «Төрмəнең язылмаган законнары буенча андый тоткынны ничек каршы алганнарын белəсең бит, зинһар безгə ачу тотма инде», – диде тоткыннарның берсе. Берничə көн үткəч, камерага «пахан»нан соң бушаган урынга бер тоткынны урнаштырдылар, ул татар кешесе булып чыкты:

– Əй, улым, чын егет икəнсең. Яныңа үзем соралып кердем, нибар Буреполом синең турында сөйли… Сабантуйларыңдагы батырлыкларыңны ишетсəм дə, үзеңне күрə алганым юк иде, бик күңелле урында очрашмасак та, Аллага шөкер, күрдем үзеңне! – дип, Ризаны бик якын туганыдай кочаклап үпте.

Ырбишча халкына хас булган дəртлəнеп сөйлəве кайдан икəнен кычкырып əйтеп торса да, Риза аның кайсы авылдан, кем икəнен сорамыйча түзəлмəде.

– Мин Рамазан булам, неужели ишеткəнең юк? Əллə ни батырлыклар эшлəгəнем юк, тик ярты гомеремне төрмəдə уздырдым… Куркалар миннəн, төрмəдəн чыгып озак йөрергə бирмилəр… Теге «пахан»ыгыз бит минем шəкерт кенə… Пересыльныйга кереп кактым сиңа бәйләнгән өчен. Кемдер Краснай авылыннан килеп, яман атыңны сатып, тоткыннарга статьяң көчләгән өчен дип ишеттергән. Моның очына чыгармын, энем. Андый «әшәке» кешеләрне җаным сөйми,– диде. Бераз дәшмичә торгач, сөйләвен дәвам итте:

– Туган авылым Ырбишча, тик яшьли ятим калып детдомда үстем, яхшылап кем нәселеннән икәнемне дә белмим. Шунардан зурсын да, кечесен дә туган авылым итеп саныйм, ә халкын кардәшләрем итеп күрәм. Эх, батыр бит безнең Ырбишча халкы, ярдәмчел, эшчән. Менә сине алыйк, дистәләгән егеткә каршы тора аласың бит... нинди әшәке халык ул Краснайда, юк өчен кешене төрмәгә тыга.

Бу сүзләрне ишеткәч, Риза:

– Рамазан абзый, туктагыз. Соңгы сүзләрегез урынсыз. Краснай халкы начар түгел. Тәртип белән мәрхәмәтлеккә килгәндә, тирә-як авыллар арасында беренче урыннарда санала. Берле-икеле буклы сыерга була бөтен көтүне яманлавыгыз хата, – диде.

– Ярый, энем, гаеп итмә, бәлки шулайдырда. Мин ул авыл халкы белән аралашканым юк, ә очрата калсам: «Ник андый буклы сыерларны көтүдә тотасыз?» – дигән сорауны бирмичә түзә алмас идем... Син җәл, срогың бер ел гына булсада, төрмә яхшы итми кешене. Ярый, энем, узган эшкә салават, Алла язганны күрергә булгандыр, әле киләчәк турында уйларга кирәк. Шушы көннәрдә сезне баракларга күчереп, урман кисәргә куярга тиешләр. Урман кискәнең бармы, агач белән эш итә беләсеңме?

– Бар, Рамазан абзый, колхозда төрле эш эшләргә туры килде. Урман да кистек, бура башына, бәхәсләшеп, бүрәнә дә менгезгәләгәнем бар...Агач, бүрәнә күрмәгән түгел инде, – диде Риза көлемсерәп.

– Әйбәт. Көнлек нормаларыңны арттырып үтәсәң, срогыңны кыскартулары мөмкин бит. Ничек булса да тырышырга кирәк, энем. Без дә булышырбыз. Сиңа тизрәк чыгарга кирәк бу җәһәннәмнән.

Мин бит синең әтиеңне беләм. Бик мәрхәмәтле, юмарт, кешегә ничек ярдәм итим, дип тора иде мәрхүм. Андый кешеләр бик иртә үләләр шул, әллә инде бу җиһан адәм баласын сынап карар өчен генәме яратылган? Чын адәм икәнен аңлагач ук үз кармагына ала ахрысы кешене Аллаһ Тәгалә. Усман бик сәламәт, таза иде. Син бит тәмам әтиеңә охшапсың. Мин үз күзләрем белән аның ат күтәргәнен күргән кеше. Сабан туенда халык бик озак үтенгәч, әтиең элек атның алын аякларыннан күтәреп карады, аннан астына керде дә, атны бөтенләй күтәрде. Бер көрәшчене дә болай чөйгәннәре юк иде. Әтиеңне бик озак күккә чөйдек ул чакта. Төрмәдән чыккан араларда мин Ырбишчага кайткалыйм, каберләр өстенә барып мәрхүмнәрне яд итәм. Алла кушса, тагын төрмәдән чыгалсам, кабат кермәскә тырышыр идем, – дип, уфтанып куйды Рамазан абзый.

Берничә көн үткәч, Ризаны баракларга күчереп, урман кисү бригадасына эшкә җибәрделәр. Рамазан абзый әлегә тикле андый авыр эшләргә эләкмәскә тырышса да, якташына күз-кара булыр өчен, үз теләге белән аның янына эшкә соралды. Эшкә сәләтле булган Риза, беренче көне белән үк агачны кисеп, кирәкле урынга аудару җаен тапты һәм агачларны атлар белән аланга тарттыра баручыларга шактый җиңеллек ясады.

Һәр эшнең шеше бар, дигәндәй, Ризаның күз алдында бер тоткын икенчесен балта белән чабып үтерде; мукшы егетен агач сугып зәгыйфьләде. Ә бер фаҗиганы Риза туктатып калды. Агач кисүчеләр кычкырыша башлауга, ул йөгереп килеп, агачны кочаклап аны кирәкле якка борды, ә үзе, төбе сукмасынга, якка сикерде. Кемгә дә зыян итмичә ауган агачка берничә минут карап торгач, төрмәчеләр шатланышып Ризага ташландылар, аны, сабантуйлардагыча, күккә чөйделәр. Ә төрмә администрациясе, ике атны һәм ике кешене үлемнән саклап калганы өчен, Ризага рәхмәт белдерде. Тоткыннар бу хәбәрне кул чабып кабул иттеләр.

Һәркемгә ярдәм кулын сузарга ашыккан, хәлсезрәкләргә көнлек нормаларын үтәргә булышып йөргән, ял көннәрендә яшьләр арасында көрәшләр оештырып, тоткыннарның күңелен күтәрергә тырышучы мишәр егетен биредә яратып үз иттеләр. Ризаның яныннан бер адымга да калмыйча йөргән Рамазан абзый:

– Син кеше генә түгелсең – вулкан, я булмаса тайфун! Яныңда эшләмичә генә йөреп тә арыта, каян бу хәтле хәл үзеңдә. Дөрестән дә, синең төп урының эш бетми торган колхоз кырында, туй белән сабантуйда. Син миннән: «Үзең турында сөйлә? – дип күп мәртәбә сорадың. Менә тагын бер айдан син бу җәһәннәмнән котыласың. Кабат очрашырбызмы, юкмы – билгесез, шулай булгач егерме ел гомерен төрмәдә әрәм иткән якташыңның хәлләрен тыңла.

Минем әти-әни Ырбишча авылыннан Мәскәүгә күчеп килеп, берничә ел яшәгәч, тиф сырхауыннан үлеп китәләр. Шуннан соң мине әниемнең туганы Хәлимә апа үзенә ала, тик ул өч елдан үзе дә шул ук сырхаудан вафат була. Бу – октябрь революциясеннән соң илдә ачлык һәм төрле чирләр хөкем сөргән еллар иде. Кардәш кешеләрем калмагач, мине детдомга урнаштыралар. Берничә ел детдомда яшәгәч, унике яшемдә дус малайларым белән аннан качтым.

Җылы якка, диңгез янына китәбез, анда яшәү җиңелерәк, кул белән дә балык тотып була икән, дигән хыялыбызга тиз генә ирешә алмасак та, ел буе вокзалларда йоклап, тамак ялгар өчен соранып, базарларда авызларын ачып торган сатучыларны «уяткалап» йөри-йөри, Кара диңгез буендагы Сочи шәһәренә килеп чыктык. Бу шәһәрдә «беспризорник»лар аерым төркемнәргә, икенче төрле әйткәндә «банда»ларга бүленеп, үзара сугышып, талашып яшиләр булып чыкты. Безне дә шәһәр урамнарыннан, зур базардан кыйнап җибәрделәр. Детдомнан качканда сигезәү идек. Кыйналып, этләрдән таланып, чирләп, ел буе җылы урын күрмичә, Кара диңгез буена килеп җиткәнче өчәү генә калдык. Шулай итеп башкалар каршында көчсез идек.

Кайсы булса «банда»га кушылырга кирәк икәнен аңлап, базарны үз карамакларында тотканнарының башлыгына ялындык. Сынаулар үтеп, кеше сатмаска дигән антыбызны үз каныбыз белән язгач, безне яннарына сыйдырдылар. Тәрбиясез, ачлы-туклы тормыштан чирләп, кутырланып, җитмәсә һәр көн диярлек үзара талашып-кыйнашып яшәүдән күп бала-чага үлде ул елларны. Әмма ләкин Сочи шәһәренең һәр урамын, подвалларын һәр почмагын, хәтта диңгез ярындагы һәр чуар ташны искә алып сөйлисе килә. Чөнки мин анда аны... Дилбәремне очраттым.

...Базарның бер рәт палаткалары өчен орыш алып барган банданың башлыгы минем янга килеп (безнең башлыкны моряклар кыйнап үтергәч мине сайлаганнар иде): – «Ромка, ты же татарин, уступи нам часть базара, мы же с тобой одной нации», – диде. Әлегә тикле ишетеп кенә белгән «Татарка» кушаматлы банда башлыгын беренче күрүем иде. Искиткеч матур, кара күзләреннән үткенлеге, батырлыгы чәчелеп торган, малайларча киенгән бу кызга бер күрүдә гашыйк булдым. Миңа ул вакытта унбиш яшьләр генә иде. Ләкин күп нәрсәне белеп, хатын-кызны тик бер эш өчен генә кирәк, дип уйлап йөргән урам малаена яңа туган хисләр сәер тоелды. Мин сер бирмәскә тырышып, кызга таба атладым һәм:

– Станешь моей, уступлю прогал лавок на отшибе, – дидем. Ә ул искәрмәстән кайдандыр ялтыравык кәкре хәнҗәрен чыгарып:

– Еще шаг, и тебе конец! Еще не родился тот, который меня получит. Если не уступишь, будем воевать! – дип, китеп барды.

Шул көннән соң бөтенләй тынычлыгым китте. Берничә көн үз-үзем белән тартышкач, иптәшләрем белән киңәштем дә, «Татарка»ның бандасына безгә кушылу тәкъдиме белән дустым Маратны парламентер итеп җибәрдем. Тегеләр бик тиз арада риза булдылар. Дилбәр (кызның чын исеме шулай иде) генә каршы торучылардан иде.

Кушылдык. Шәһәрдә иң күп санлы, иң көчле банда – безнеке – «татарская банда» булды. Эшләгән эшләребез шәһәр милициясенең теңкәсенә тия башлагач, безне эзәрлекләргә һәм тотып детдомнарга озатырга тотындылар. Дилбәр белән танышуыбыз шундый кискен вакытларга туры килсә дә, без һәрвакыт бергә булырга тырыштык. Диңгез буена, тауларга качып күп мәртәбәләр милиция облавасыннан котылдык.

Безнең ике арабызда җылы мөнәсәбәтләр уянды. Бер-беребездән аерым яшәүне күз алдына да китерә алмыйча, диңгез яры буенда кулга-кул тотынышып, киләчәк турында хыялланып, таңнарны каршы алган төннәребез дә күп булды. Дилбәрне очратуга тикле чәчәкләрнең нәрсә икәнен белмәгән Рамазан, иң биек таулардан чәчәкләр җыя, һәркөн диярлек Дилбәрнең алдына куя иде! Бер көнне диңгез яры буенда йөргәндә Дилбәрем йөземә су чәчрәтте дә йөгереп китте:

– Әйдә, тот мине. Тоталсаң, яратканыңа ышанам! – дип кычкырды. Кая аны тотарга, әйтерсең җәйран чаба. Куыша-куыша тау итәге Дилбәремне ышыклады, шул вакытта зур юлдан милиция тачанкасы килеп чыкты, мине тотып алдылар. Атна буе үземне кая куярга белмичә йөрдем, качып та карадым, тик тотып алып бөтенләй ябып куйдылар. «Бүген сезне Мәскәү янындагы детдомга озаталар», – дигәнне ишеткәч, тыным кысылды: булды, мин әйтәм, аердылар Дилбәремнән, кабат күралмасам, нишләрмен?..

Авыр уйларыма күмелеп ятканда, бүлмәгә Дилбәрем кереп муеныма сарылды. Ул мине тотып алганнарын күрми калган, берничә көн эзләп йөргәч, мине һәм тагын берничә ятимне Мәскәүгә озатачакларын ишетеп, үзе теләп милициягә килгән дә, минем белән бергә озатуларын үтенгән.

Мәскәү шәһәреннән безне Ленинград янындагы бер авылга, элекке алпавыт йортында урнашкан детдомга озаттылар. Без икәү бергә булсак, кая озатсалар да риза идек, тик аермасыннар гына. Шуның өстенә Дилбәрнең әтисе Ленинград университетын бетергән булган икән. Ул: «Әтиемнең укып йөргән урыннарын да күрермен», дип шатланды, аның фоторәсемен алып бик озак карап торды. Әтисе «Кырым татарлары» оешмасы әгъзасы булганга, Себергә озатканнар.

«Балалар коммунасы» дип аталган интернат мәктәп Ленинград шәһәреннән ун чакрым ераклыкта иде. Безне бишенче класска укырга язып, яшәү бүлмәләребезне билгеләгәч, интернатның эчке кагыйдәләре язылган кәгазь битләре тоттырдылар да, – моны күңелдән өйрәнмичә, аш бүлмәсенә керә алмыйсыз, – диеп әйттеләр. Кызлар белән малайларның яшәү урыннары аерым этажларда булганнан, без укыганда, эшкә йөргәндә һаман бергә булырга тырыша идек. Җиденче классны тәмамлагач, Мәскәүгә кайтып эшкә керергә, ә аннан Ырбишча авылына кайтып, никах укытып, өйләнешергә хыялланып яшәдек.

Дилбәр интернатта иң матур кыз иде. Байтак малайларга ошый, аеруча уналты яшьләрендәге, тумышы белән Урал якларыннан булган «Мясник» кушаматлы Ваньковка. Кызның һәр адымын сагалап йөрергә тотынгач, сугышмыйча булмады үзе белән. Ул бер ара эзәрлекләвеннән тыелып калса да: «Ул минеке булачак», дигән шомлы сүзләре колагымда гел ишетелеп торган кебек булды.

Җиде классны тәмамлап, экзаменнар биреп бетергән көннең икенче иртәсендә бүлмәгә дежурда торучы атылып керде һәм коточкыч хәбәр әйтте: Дилбәр буылган. Аста, подвалда. Мин киенер-киенмәс подвалга йөгердем. Бу вакытта Дилбәремне бүлмәсенә, үз урынына мендереп салганнар иде инде. Миңа «Рамазанга» дип язылган кәгазь кисәге суздылар. Көч-хәл белән укырга керештем, күзләремнән туктаусыз яшь ага, ә анда...

«Рамазан, җаным! Гафу ит, мин үземне саклый алмадым. Мин синеке генә булырга тиеш идем. Әмма мине «Мясник белән «Шулер» көчләделәр.Тимә аларга, алар өчен үзеңнең гомереңне әрәм итмә! Хуш, җаным... Теге дөньяда булса да, мин барыбер синеке булырмын!», дигән иде.

Хатны кулымнан алып укытучылар укыгач, әле качып өлгермәгән җинаятьчеләрнең артларыннан куып җиткәннәр, милиция чакыртканнар.

Ә теге адәм актыкларын шул ук подвалга бикләделәр, милиция килгәнне көттеләр. Ул көнне милиция килеп җитә алмады, мин төнлә завхозның дуңгыз суя торган пычагын алып теге эттән яралганнар янына подвалга юнәлдем. Сакта торучы йоклый иде. Йозакны ватып кергәндә, тегеләр ятканнар иде. Берсен шул ук килеш чәнечтем, ә «Мясник»ны аягүрә бастырып дуңгыз суйган кебек суйдым. Качарга да була иде, тик качмадым, кая барыйм, киләчәккә өметем бөтенләй сүнде. Дилбәрем янына кереп үземне-үзем пычак белән тыгыйм дигәндә, килеп җиткән милиционерлар мине тотып өлгерделәр. Кулларымны каерып бәйләп Ленинградка озаттылар. Дилбәр белән бергә төзегән хыяллар челпәрәмә килде, шул интернат подвалында бәхетебез үлде... Беспризорныйлар арасында да бер-беребезне чын күңелдән ихлас яратып, әби-бабалардан калган йолаларны бозмыйча, никах төне өчен намус саклаган ике пакъ җанның изге хисләрен, мәхәббәтен, аракыдан һәм кыргыйлыктан арыналмаган кешеләр аяк асларына салып таптадылар.

Әтисез-әнисез үсеп тә, нинди кыенлыкларны җиңеп тә, укырга, чын гаилә төзергә хәзерләнгән идек. Бу соң нинди ил, кайда тәртип... Гасырлар буена бер-бересен талау, җәберләү, рәнҗетү бара. Эшләгәнне җимермичә, яңасын төзергә ярамый күрәсең... Дәүләт башына килгән түрәләр кагыйдәләрне үзләренә кирәк һәм файдалы якка борып, халыкка тыныч яшәргә бирмиләр. Бөтенләй кыргый халык та тәртиплерәк булгандыр... Дәүләтнең бит төп бурычы булып, халкының яшәү шартларын яхшырту, җиңеләйтү, торырга тиеш. Ә бу – төзелгәннән бирле кеше таптый, урысның «лес рубят, щепки летят»ы кебек, кешене йомырчкага тиңли. Яшь кан астында төзелгән империя, үзенең яулап алуларын яклап, безнең татар халкына да «өч йөзлек иго»ны тагалар. Садовое кольцо белән чикләнгән Русь, милләтләрне, милли йолалар таптап, үзенә кулай тарих язып, җитмәсә, «Куликово кыры» кебек уйдырмалар кертеп, үзенең яулап алу сугышларын акларга тырыша. Күпме халыкның җаны тапталгандыр, кешене көчләп чукындыру үзе генә коточкыч җинаять…

Судта үземне яклап бер сүз әйтә алмадым, чөнки миңа инде барыбер иде. Адвокат хатын: «Улым, сөйлә миңа барысын да, үзеңә дә җиңелерәк булыр», – дигәч кенә күңелем йомшарып китте дә, мин аңа җылый-җылый эчемне бушаттым. Ул медэкспертиза кәгазеннән Дилбәрнең көчләнгәнгә тикле кыз булганын белгәч, мине бик тырышып яклады. Прокурор таләп иткән срокның яртысын гына калдыртты. Риза булмыйча яңадан судка бирде, тик мине особый режим колониясеннән коткара алмады. Шулай итеп, мин унсигез яшемдә беренче мәртәбә төрмә бусагасын атладым. Беренче көнем белән урын өчен, ә аннан тамак өчен сугышырга туры килгәч, язылмаган төрмә кагыйдәләренә буйсынмый чара калмады. Йөрәк әрнүен басалмыйча бөтен дөньяга үч тоткан, кешеләрне ерткычларга тиңләгән, җитмәсә ике кеше үтергән яшь тоткынны төрмә «паханнары» үз итеп, ашыга-ашыга төрмә кагыйдәләренә өйрәтергә керештеләр. Аеруча хатын-кыз көчләгәннәрне көтеп ала торган булып киттем, чөнки шундый адәм актыклары бәхетемне өзеп, хыялыбызны җимерделәр. Теге, сиңа бәйләнгән Сергей да миңа эләкте, ул бит бер хатынны көчләп безнең янда утырган иде, срогы буена капрон «чылкалар»дан «Машка» кушаматында йөреттек үзен.

Бөек Ватан сугышы алдыннан мин төрмәдән чыгып Мәскәүгә кайттым да, дворник булып эшкә кердем. Бер подвалда вакытлыча яшәргә бүлмә дә бирделәр. Эшләгән акчам ашарыма да җитмәгәч, аз гына сәүдә эше белән дә мәшгуль булдым, безнең татарның канына сеңгән бит ул һөнәр, ошап китте. Киендем, Ырбишчага сатарга әйберләр төшергәләдем. Шулай йөри-йөри тагын эләктем: Казан вокзалында әйберләрне тикшергәндә, минем чемоданнан сигез пар бастон костюм чыкты. Спекуляция өчен тагын суд белән сигез ел чәпәделәр дә, Рыбинскийга озаттылар.

Зонада беренче көнем белән үк «братва»ны очраттым. Озак та үтмәде мине «пахан» дәрәҗәсенә күтәрделәр. Сугыш вакыты булганнан хәлләре инде сөйләп булмаслык начар иде. Нинди зыян – зурмы, кечкенәме, «тройка» тикшерә дә, икенче көнне кешене күралмыйсың инде. Кыш көне мәетләргә кайлалар белән кабер казыганда бер якташымны очратып бик шатландым. Ул Сафаҗай авылыннан, минем кебек Мәскәүдә костюмнар сатканда эләккән икән, биш ел биргәннәр үзенә. Медицина институтының бер курсын бетереп өлгергән, көн итәргә акча җитешмәгәннән аз-маз сату эше белән шөгыльләнергә туры килде, дигән иде Мансур. Ул кыска буйлы, бик сабыр акыллы, төпле кеше булып чыкты. Йөрәгем өшеп, холкым кырысланып беткән булса да, Мансур белән туган якларны сагынып сөйләшкәндә, канымда ниндидер җылылык сизелә башлады, бозланып каткан җаным эрергә тотынды. Ул авыл, гаилә, мишәр йолалары турында сөйләп, күңелемдә әле сүнеп җитмәгән кешелеклелекне уятырга булышса, мин аңа төрмәнең күп газапларын читләтеп узарга, ачтан үлмәскә ярдәм иттем. Кырык өченче ел иде, Мансур яныма килде:

– Рамазан, мин сугышка соралып гариза язарга булдым. Әйдә, төрмәнең туң җиренә ябышып катканчы, үлсәк ил өчен, туганнар өчен, киләчәк өчен үлик.

– Миңа кем өчен үләргә, бу ил минем җанымны туңдырды… Ашыкма, икәүләшеп уйлап карыйк.

Икенче көнне үк икәүләшеп фронтка соралып гариза яздык, «блатнойлар» минем сугышка соралганымны ишеткәч, ни әйтеп, ни уйларга белмәделәр, чөнки төрмәдә мин «авторитет» буларак, өстем бөтен, тамагым тук иде.

Безне Курск шәһәрендәге штрафниклар батальонына озаттылар. Беренче көнебез белән сугышка керергә туры килде. Штрафнойларны һаман да алдан җибәрәләр. Бәрелеш алдыннан йөзәү булсак, ахырында я унау, я бишәү калабыз. Белмим, ничек исән калганбыздыр. Алла саклагандыр… Мансур белән бер ел буе «терсәкне-терсәккә» дигән кебек, сугышның әчесен дә төчесен дә татырга туры килде. Бер сугышта бик көчле обстрелга эләктек, шунда Мансур бик каты яраланды, госпитальгә тикле озата барган идем үзен...

Риза Рамазан абзыйның сүзен бүлеп:

– Мин бит Сафаҗайны бик яхшы беләм, кем соң ул, кушаматы ничек?

– Ул бик зур гаиләдән, кушаматын белмим, әтисенең исеме Сөнәтулла ахрысы. Төрмәдән соңгы чыгуымда очрашкан идек. Петрякста яшим, кил, эш тә табарбыз... Тәртипле генә тормыш иптәше дә эзләрбез,-дигән иде...

– Ә, аңладым, беләм мин Мансур абзыйны, дөрес бик акыллы, сабыр кеше, баянда бик китереп, оста уйный. Аның энесе Гафар абзый белән бер МТСта эшләдек, ул анда заправщик. Безнең МТС ка Арзамастан спорт активистлары килгәч, танышкан идек. Алар Сафаҗай авылыннан өчәү штанга күтәрүдә катнашып, беренче урынны алганнар иде. Икенчесе Гафар исемле булып, өченчесе Хәлил исемле иде, ахрысы. Рамазан абзый, сүзеңне бүлдердем, гаепләмә...Ә аннан?

– Мансурдан аерылып калгач, йөрәгемне кабат өшү камап алды. Кешелекнең тискәре адымнарына карата җыелган үчемне дошманнан алырга тырышып ,сугыша-сугыша, Берлинга тикле җиттем. Сугыштан соң белгән-күргәннәрдә бер ай чамасы яшәгәч, кабат Мәскәүгә китеп Казан вокзалында дворник булып эшкә кердем. Вакытлыча яшәү өчен фатир бирделәр. Иш ишен таба дигәнне кабатлап, үзем кебек дөньяның ачысын да төчесен дә татыган бер марҗа хатыны белән яши башладым. Бераз акча җыйгач, Ленинградка Дилбәремнең каберенә таш яздырып, чардуган куйдым. Кабер янына ятып бик озак, ни бар җыелган яшьләрем агып беткәнче еладым да, кире Мәскәүгә кайтып киттем.

Ленинград бит танып булмаслык җимерелгән иде, бөтен урамнарында диярлек төзү эшләре бара, шунлыктан тиз генә кайту юлын гына карадым. Марҗам сугыш вакытында югалткан баласын табып, аның янына китте, шулай итеп язмыш мине тагын ялгыз калдырды. Мәшәкать эчендә берничә ел үткәч, мин Кара диңгез буенда бер бандада йөргән чегәнне очраттым.

– Ромка, күзләремә ышанмый торам, синме-юкмы, метла белән вокзал себерәсең..., – дип, мине кочаклап алгач кына таныдым (чегәннәр бит бар да бер төстәрәк күренәләр).

– Син дә үзгәрепсең, Женька, танып булмый үзеңне, чын чегән борыны булыпсың! – дип, күтәреп алдым үзен. Ялгызлык кешене тотып бөгә, интектерә, мин чын күңелдән шатландым ул вакытта. Дилбәрем турында да сөйләшеп алдык, ул Дилбәрнең әтисе Себердә үлеп калган дип ишеттем дигәч, минем әтисен табып, кызының каберен күрсәтермен дигән соңгы хыялым да таралды. Аннан Женька яныма килгәләп йөрде, ә бер көнне керде дә: «Ромка, минем егетләр арзанракка атлар сатып алдылар, әйдә якташларыңа төшереп сатабыз, аз гына акча да эшләрсең, курыкма, атлар сатып алынганнар, сүз бирәм!» – диде. Мин озын-озак уйлап тормыйча, поездга утырып, Сергачка кайттым, анда берничә сатып алучыны тапкач, чегәннәр белән атларны төшереп саттык. Дворник акчасына тартып-сузып яшәгән арты, бу эшләгән акча әкияттәгечә булып тоелды. Озак та үтми тагын бу эшебез кабатланды, көнкүрешем дә рәтләнә төште, буш торган фатирыма йорт җиһазлары алгаладым. Ленинградка барып Дилбәрем күмелгән каберлекнең тирәсен агач койма белән тоттырып кайттым. Акча дигән нәрсә кешене алдый шул, мин дә чегәннәргә ышанып, атларның таныклыкларын җентекләп тикшереп тормый башладым. Тик җеп нинди озын булса да, очы чыга аның, бу атлар сату эшенең дә очы чыкты. Өч машинага төяп, Подольск янындагы бер колхоздан атлар сатып алып юлга гына чыктык, артыбыздан куып җиткән милиция машиналарны туктатты. Кәгазьләребезне тикшергәч, биш атның ялган таныклыгын күрсәттеләр. «Бу туфта, ә атлар Жданов исемендәге колхоздан, моннан өч көн элек урланганнар», – диде капитан дәрәҗәсендә булган милиционер. Безне урман юлы белән илтеп, бер колхоз паетына атларыбызны төшерттерделәр, үзебезне сельсоветка илтеп бикләп куйдылар.

Төнлә янымдагы чегән егете идән тактасын каерып качу юлын тапты, без икәү генә калган идек, чөнки шоферларыбызның путевкаларын тикшереп, өйләренә җибәрделәр. Тышка чыктык, кая барырга... Паетка кереп берәр атыбызны чыгарып атланырга өлгермәдек, чегән егете: «Ромка, жалко коней оставлять, айда угоним... смотри, все же спят», – диде. Каршы җавап бирмичә, атыма атланып, урман эченә кереп өлгермәдем, чегәнем атларны куып китерде. Хет бер пошкырсыннар, юлдан да кумый, чирәм өстеннән. Яныма килеп җитмичә, тавышларын хәтта мин дә ишетмәдем, алар атларның телен беләләр, ахрысы... Төн буе атларны урман эченнән куып, бер поселокка килеп чыккач, чегән егете: «Хәзер киләбез», – дип, поселок урамына кереп, караңгыда күздән югалды. Ярты сәгать чамасы вакыт үткәч, тагын ике чегәнне ияртеп килде.

– Әйдә, атларны качырабыз, барыбер ерак китеп өлгерәлмибез, хәзер таң ата.

– Әйдә ташлап китик, үзебез котылсак та бик яхшы, – дидем мин.

– Куркак... Син «пахан» түгел, куян!

– Ярый, әйдә качырабыз...салабон...

Ышанасыңмы, юкмы, атларны караңгыда өч этажлы өйнең чормасына менгезеп бастырдылар. Милиция өч көн эзләде, поселокта актармаган йорт калмады, кемнең башына атлар чормага менәлгәннәрдер дигән уй керсен... Табалмадылар. Атна узгач, өч машинага төяп атларны Спас якларына төшереп сатып бетердек. Мәскәүгә кайткач, Женька янына барып: «Мин сезнең белән кабат эшләячәк түгел», – дип, санашып киттем. Тик мине озак та үтмичә кулга алдылар. Петровка изоляторында гына Женьканың төркеме нинди эшләр башкарганын аңлап җиттем, бер Сергач ягына гына түгел, татарлар кайда яши – Ләмбергә, Ульянга, Пенза якларына, хәтта Белорус татарларына урлаган атлар озатып, тагын күп төрле җинаятьләр эшләгәннәре билгеле булды. Петровка милициясе бик озак эзләренә төшәлмәгән, ә мине теге Подольск капитаны картотекадан таныган. Тагын суд... өченче мәртәбә, ул да булса групповой... Менә шулай итеп, мин Буреполомда.

Ул газета ертып, тәмәкесен чорнады. Аннан куе соргылт төтеннәрне кулы белән як-якка җилләтеп:

– Риза, ышанасыңмы-юкмы, нинди генә читенлекләргә очрасам да, шул төнне Дилбәрем төшемә иңә, каршыма килә дә: «Рамазан, җаным, Аллаһ Тәгалә безне сыныйдыр, теге яшәвебездә зыяныбыз булды, күрәсең, түз инде, йөрәгем, Алланыкына риза булырга кирәк. Кабат туубызда кавышалмабызмы икән?» – дип, теге детдом янындагы каберлекләргә кереп югала. Очрамады түгел, күп очрады хатын-кызлар, тик йөрәгемдә бәйрәм уты кабызучы бер Дилбәр генә булды. Минем турында әллә нинди коточкыч нәрсәләр сөйләсәләр дә, кешелеклелегемне, мәрхәмәтлелелегемне җуймадым, Аллага шөкер, ә төрмәдә бит инде «яхшыга – җаным, усалга – каным»ны онытып куярга ярамый. Мин шуны аңламыйм, ник безнең илдә кеше өчен дип эшләргә тотынган эшләр тиздән әкияттәге «циклопка» әйләнеп, ярдәм көткән кешеләрне таптый бара. Кешеләр үзләре дә бер-бересен талый, яндыра, үтерә, озак еллар төзегән дип, үзәкләрен җимерә, аннан ачка кала. Яман чир аяктан еккач, Аллага ялвара башлый. Утыз җиденче елларда бит туган туганны, күрше күршесен, бергә эшләгән хезмәттәшләрен, мине утыртканчы, аны озатып калыйм, дип ярты ил халкы төрмәләргә керде. Дөрестән дә бу ил тилеләрнекеме, түрәләр дә шул халык арасыннан бит, теге тарткан атны башка сугучы булып чыгалар. Нибар авырлык гади халык өстенә... Минем әти-әни ачтан һәм дару булмаганнан үлеп киттеләр, Дилбәрнең әти-әнисе шул акылга сай илнең түрәләренә каршы булганнан Себердә үлеп калды. Без икәү, кулга кул тотынышып, очраган читенлекләрне җиңеп, гаилә төзергә җыенганда, илнең тәрбиясезлегеннән, акылсызлыгыннан туган адәмнәре хыялыбызны җимерде. Бик авыр миңа, улым... Дилбәрем төшемә кереп сабыр итәргә кушмаса, әллә нәрсә эшләп ташлар идем. Ярты гомеремне төрмә нарларында каталап уздырсам да, Аллаһ Тәгалә бөтенләй бәхетсез итмәде, чын ярату тойгысын йөрәгемә салды. Шулай булгач, Аллаһ Тәгалә безне бөтенләй ташламаган булып чыга, тик Иблис коткысына буйсынып, яхшы эшләр эшләп яшәргә өндәгән дин әһелләрен үтереп, Аллаһ йортларын җимергән өчен ил күләмендәге гөнаһларны түләми чара юк. Аның өчен бер-береңә булышып, яхшылыклар эшләп, Аллаһ Тәгалә тарафыннан кеше йөрәгенә салган мәхәббәтне бәяли, саклый белергә кирәк...

Рамазан абзый сөйләп туктагач урнашкан тынлыкны бозарга базмыйча бераз торгач, Риза да тавышына әлегә сизелмәгән йомшаклык өстәп:

– Әйе, мәхәббәт ул изге тойгы. Аллага шөкер, мине дә читләтеп үтмәде, Рамазан абзый, минем бит төрмәгә эләккән елымда малаем туды, өйләнешеп кенә өлгермәдек. Аллаһ кушса, исән булсам, туй итәрлек акча туплагач ук кушылырбыз дип уйлыйм. Кеше сүзе кеше үтерә дигәннәр, төрле имеш-мимешләрне тыңлап, бала туганчы өйләнеп өлгереп булмады. Бүген үк хат язам үзләренә, малаема бит тиздән бер яшь тула.

– Әйе, Риза, кеше сүзенә карап бала ятим итәргә ярамый шул, малаеңның әнисе турында сөйлә, мондый егетне бактыралган кыз начар түгелдер, – диде Рамазан абзый, авыр сулап, чөнки үзе дә Дилбәре турында уйлап алды ахрысы.

– Нәрсә соң сөйлим, дүрт ел йөрибез инде. Синең Дилбәрең кебек кара күзле, авылның иң матур кызы иде.

– Хатын-кыз ягына осталыгың җиткәнне ишеткәнем бар, Риза, тик шуны онытма: аларның беренчесе Алладан, икенчесе кешедән, ә инде өченчесе бөтенләй Иблистән дияләр иде картлар. Язмышыңа керешеп сөйләргә хакым юк, тик авыл халкы тикшерәчәгенә карамыйча синнән бала тапкан кыз чын күңелдән яраткандыр дип әйтмичә түзә алмыйм, – диде Рамазан абзый дәртләнеп.

– Ә теге сине төрмәгә утырткан кыз белән соң нәрсә булды? Сорарга яхшысынмыйча торам...

– Якын дустыма бәйләнеп йөрде, һаман да юлына аткыры чыкты. Нинди булса кыз белән сөйләшкәнен күрсә, инде ул кызны ямьсез сүзләр белән рәнҗетмичә калмый иде. Дустым Сәит бер көнне еларга хәле терәлеп: «Риза, миңа соң нишләргә, муенын борып бәрсәм алай... Болдыр яныма бит ятып куна, түзәрлегем калмады, яхшылап әйткәнне аңламый, – дигәч, мин Сания белән сөйләшеп карарга булдым. Чөнки сабыр гына булса да, кыза калса, туктатып булмаслык була иде. Бер көнне Санияне клубтан чакыртып алып: «Сания, Сәит сине яратмый, бәйләнеп, кешедән көлдереп йөремә», – дип яхшылап сөйләргә тотынган идем, йөземә әйтерсең әтәч сикерде: «Синең ни эшең, үзенең телеме юк? Сез бит ярату нәрсә икәнне белмисез». Ул йодрыкларын төенләп үк миңа ташланды, инде күкрәккә суккалый да башлагач, түзә алмадым, төртеп җибәрдем. Әйтерсең шуны гына көткән, сузылды да ятты, җитмәсә аяк асты да юеш. Халык, туганнары җыелганчы, шул урында озак кына ятып торгач, больницага итеп салдылар аны. Үзсүзле, егылып кала торган түгел, бер зыянсыз больницада ятып, мине судка бирделәр... Шулай итеп, мин монда», – диде Риза, авыр сулап.

– Шулай шул, энем, тилегә терәсәң, котыра,. төгәл тулы түгелдер ул нәсел. Таеп егылган өчен кешене төрмәгә... Авыл халкыннан хет оялырга кирәк иде, битләре юмагандыр... Ярый, хәерле йокы, улым, иртәгә сөйләшербез. Балачагың турында сөйләрсең...Көрәшеп йөрегәнеңне ишеткәнем бар, ә балачак бит... – Рамазан абзый, тагын нәрсәләрдер сөйли-сөйли, юрганын ябынды, аннан гырылдап йокыга китте. Риза, хәтирәләр уяткан сөйләшүдән соң, бик озак урынында әйләнеп, таң атканда гына йокыга талды.

Икенче көнне Рамазан абзый әңгәмәне яңартып:

– Әйдә, сөйлә инде, ничек Мәскәүдә икенче класста укыганда укытучың типич белән башын тишкәнеңне дә төшереп калдырма, – дип көлде.

– Икенчедә түгел, беренче класста бит. Бик әшәке иде ул укытучы, усал балаларга тимичә, гел юашырак балаларны рәнҗетә, колакларыннан тотып күтәрә иде. Минем янымда утыручы Сережа исемле малайны, мин сине куян ясыйм, дип сафка тезелгән балалар алдында көн дә колагыннан тотып күтәрә башлагач, түзмәдем: тәнәфестә шар уйнаган типичне артыма яшереп кердем. Сережаның колакларына асылуга, типич белән маңгаена бирдем. Скорый белән больницага алып киттеләр. Ә анда тикшереп карагач, школа директорын, күрә торып психик чирле кешене балалар укытырга алган өчен, эшеннән азат итә яздылар. Ул укытучыны кабат күрмәдек, тик Сережа гына «куян колак» кушаматыннан арыналмады. Тагын нәрсә сөйлим соң? Биш яшендә бөтенләй ятим калдым, анннан әниемнең сеңелесе Сәрбиҗан апа ире Давыт абзый белән мине үзләренә Мәскәүгә алып киттеләр. Сугыш башлангач, Краснай авылына кайтып яши башладык. Мин авыл мәктәбенең өченче классына укырга кердем. Рамазан абзый, мактанып әйтмим, укырга сәләтем дә, теләгем дә бар иде, тик ярлылык, юклык Кучкай Пожарындагы педучилищены тәмамларга бирмәде. Ярый, ни эшләп була, Сергачта механизаторлар курсын тәмамладым, тимер-томырны яратам. Тракторын, комбайнны беләм генә түгел, хәлен аңлыйм, хәленә керешәм кебек. Авырга китермичә, ватылудан сакларга тырышып эшләтәсем килә үзләрен. Әле, бак, кырдалардыр...

Ризаның нәрсәдер әйтергә хәзерләнеп бик озак арлы-бирле йөргәнен карап торган Рамазан абзый:

– Риза, ишеттем инде обходняк алганыңны. Мин, улым, синең өчен бик шат, – диде.

– Рамазан абзый, иртәгә өйгә китәм, Аллаһ кушса, урып-җыюга өлгерергә кирәк, син моннан чыккач, кайт безнең авылга, яныма эшкә керерсең, хәлемнән килгән тикле булышырмын. Иртәгә озатканда, халык арасында әйтергә мөмкинлек булмаса гаепләмә, Рамазан абзый, бик күп рәхмәт сиңа, әтием кебек якын күрдем үзеңне, миңа эшләгән яхшылыкларыңны мәңге онытмам, рәхмәт, – дип, күзләрендә күренеп алган яшьләрен туктатырга тырышып, – әлдә кайткач үзеңне сабан туенда көрәштерерлек бар, Аллаһ кушса, – дип, ул Рамазан абзыйны кочаклап күтәрде.

 

***

 

Риза Краснайга якынлашканда, таң атып килә иде. Сагындырган... Алты ай эчендә күкрәгенә рәнҗеш төене булып җыелган тойгы, бер-берсеннән иркенрәк булган урамнарын искиткеч матур урынга җәелдереп яткан авылына сокланырга бирмичә, авыр уйларын яңадан яңартты. – Ник болай булдым икән соң? Кыска гына вакыт эчендә, тоткыннар булып тоткыннар мине аңладылар, барысы да диярлек теләк теләп озатып калдылар, ә дистәләгән еллар буе бергә яшәгән авыл халкы мине аңламады... Нинди хаталарым булды соң?.. Әллә мин сабан туйлары батыры дип борын чөйдемме икән? Әллә хәлләреннән килмәгәннәрдә көнчелек уяттыммы? Әллә инде тимәгәнгә тиюче, яхшылык итәм дип, зыян чыгаручы бер тинтәкме мин? Юк, киләчәктә саграк булырга кирәк, кешедән кешене аера белергә вакыт инде. Ярабби, бир ярдәмеңне, яңадан тудым сыман, тик күңелем сынык туды, ышанычым калмады...

Чү, Риза! Ә дусларың... Ярый әле, дусларым бар! Риза, күңелен күтәрергә тырышып, Сөләймановлар гаиләсен күз алдына китерде: Сәяр беренче дус, бергә үстек, бергә укыдык, ышанычлы егет... сатмас... ташламас... Әнә илле алтынчы елда Мухтоловога чаңгычылар ярышына барганны гына алыйк: Риза, көлемсерәп, Сәяр белән Знаменский авылын уятып чаң сугып узганнарын исенә төшерде. Сәяр белән Ризаны район спорт комитеты иптәш Сәмерханов Мухтоловода үткәреләчәк Республика күләмендәге чаңгы ярышларына җибәрде. Мухтоловода утыз чакрымның стартыннан Сәяр белән артлы-артлы китсәләр дә, финишка җитәр алдыннан Ризаның чаңгысы сынды, ә Сәяр озын-озак уйлап тормыйча үзенең чаңгысын анарга сузып: «Туктама! Җиңдермә!» – дип, кычкырып калды. Ә үзе бер чаңгы белән дә өченче урынны алган иде.

Бу дуслык түгелме?! Сәяр чаңгысын бирмәгән булса, үзе, һичшиксез, чемпион булачак иде. Үз туганың да андый якын булмас, дөресен әйткәндә, Риза үзе дә Сәярне, Сәитне һәм үзеннән яшьрәк булган Вәлитне туганнары кебек күрә иде. Бер дә шикләнмичә ышанып була аларга, чын егетләр: күп сөйләмәсләр, мактанмаслар, кеше сатмаслар, ә үзләре көчле, Ризадан көчле булулары да мөмкин. Дуслыкны өстенрәк күреп, беркайчан да анарга каршы төшкәннәре юк.

Авылда тагын Хәсән кебек чын дуслар да бар. Алар Костя белән бик күп ярышларга, сабантуйларга бергә йөрделәр. Хәсәнне яхшы итеп кем дә егалганы юк, шуңа күрә Ризага, тиресрәк булган көрәшчеләргә каршы кереп, күп вакыт өстә калырга булышты. Кулебакта бер ай эчендә классик көрәшне өйрәнеп, спорт мастерлары белән көрәшеп, өлкә күләмендә икенче урыннарны алгач, Халит исемле тренер аларга: «Монда калыгыз, эшкә урнаштырырмын, сездән ят илләргә көрәшергә йөрерди көрәшчеләр хәзерләп була», – дигәнгә каршы Хәсән: «Эш Ризада, ул кая, мин шунда», – дигәнен ничек онытасың? Әйе, болар чын дуслар, чөнки үзләре дә көчлеләр, юклык нәрсә икәнне үз җилкәләрендә татып үскәннәр. Ә әти аркасында прәнкә ашап дөньяны аңламыйча үскәннәр, җитмәсә хатын-кызлардан да хәлсезрәкләр, үзләренең телләре тел яручылар, теге төрмәдәге «шестеркаларны» хәтерләтәләр. Төрмәдә дә андый «шестеркалар» кем көчлерәк шуның артын яларга әзер торалар. Әгәр инде идарә эшенә уза калсалар, анда төрмә жаргоны белән әйткәндә – халыкка хана!..

Авылда тагын бер кеше көтә бит, малаем көтә, ничек булса да бу төенне чишәргә кирәк, кеше сүзенә карамыйча өйләнергә, малаемны әтиле итәргә... Әнисе дә өзелеп ярата, шулай булмаса, ул әти-әнисе сүзенә карамыйча, өйдән куылып та бала тапмаган булыр иде...

Риза адымын тизләтте. Граченок елгасын чыккач ук ул озын итеп сызгырып куйды. Аның бу сызгыруына эте, Тарзаны күз ачып йомганчы килеп җитә торган иде, алты ай бит, оныткандыр да... – Юк, әнә кырдагы башаклар селкенеп аерыла бара, ашыга хайван, онытмаган... Эттән дә тугры хайван юктыр инде җир йөзендә. Игеннәр арасыннан атылып чыкканда эт Ризаның кочагына ташланды. Әй, ничек иреккән: шыңшый, ялый, сөйли генә алмый. Риза, алдында сикергән этен кочып, чирәмгә ауды, аннан аркасына сузылып ятты. «Әй, Тарзан, ектың мине, ектың, аркам белән чирәмгә егарга тырышучылар күрсә, синнән көнләшерләр иде». Ул этенең муеныннан кочып алды һәм балачактагыча чирәмгә ятып уйга калды, Риза этен кечкенәдән үк үз кулында өйрәтте, үстерде. Илле бишенче елда Арзамаска велосипедчылар ярышына барып, илле чакрымны сәгать ярымда үтеп, беренче урынны алгач, бер Арзамас егете аны кунакка алып барды. Узышкан вакытта ул егетнең педаль терсәгендәге шпонкасы төште, аңа туктап калырга туры килде. Риза запас шпонкасын биреп, хәтта көйләшкән дә иде. «Ит яхшылык, көт яхшылык» дигәннәр, ул Ризага шотланд овчаркасы токымыннан булган эт баласы сузып: «Ты настоящий друг, жаль, что мы далеко живем друг от друга. Но пусть он тебе напоминает обо мне, я уверен, из него получится настоящий друг. Хорошая порода», – дигән иде.

Чын күңелдән биргән эт, дөрестəн дә бик акыллы булып чыкты: күзгә карап ни әйтәчәкне аңлый, бернәрсәдән дә курыкмый. Озын йонлы булуы кыш көнендә салкыннан, ә этләр белән сугышканда көндәшләренең тешләреннән саклый, тик җәен генә хайван буа янындарак тора. Ялгызы өч-дүрт эткә бирешми, тик кирәк-кирәкмәгәнгә янда йөрергә ярата. Хурласаң, башын салындырып: «Мин гаепле, башка болай булмас, ярый, өйдә калам, шулай кирәктер», – дигәнен аңлатырга тырыша... Риза чирəмнəн сикереп торды да: «Әйдә, Тарзан, өйгә», – дип этен сикертә-сикертә авылга табан юл алды.

Эте каршы килгəч, күңеле күтәрелеп алса да, хәерлегә генә булсын инде, никтер авылга якыная барган саен сулыш кысыла бара... Әнә, Давыт абзый каршы килә, эт уяткандыр үзләрен, Сәрбиҗан апа да тыкрыкка чыккан. Риза: «Әти-әнием кебек асрап үстергән кешеләрне кайгыга төшердем бит», – дип уйланып каршы килеп җиткән Давыт абзыйны кочаклап алды. Өйгә кергәч, тиз генә капчыгын чишеп, яулык чыгарды, Сəрбиҗан апага сузды: «Мә, тәтәй, башыңа бәйлә, Горькийдан алдым, гаепләмәгез инде...». Сумкасындагы күчтәнәчләрен өстәлгә тезде.

Бер-бер артлы дуслары, күршеләре җыелды. Өйдә урын калмагач, тышка чыгып чирәмгә утырдылар. Ризаның исән-сау кайтканын билгеләп, көн үткәне күзгә дә күренмәде. Халык таралыша башлагач, Әббәс абзый Риза янына килеп: «Иртәгә эшкә чыксаң, комбайның әзер, Шәфигулла ремонтлады», – диде.

– Аллаһ кушса, иртә белән мин кырда, рәхмәт, Әббәс абзый, – диеп, Риза кунакларны озатты.

Нинди рәхәт өйдә... Дуслар бар да килде... Күңелем юкка гына шомланган, кыр эшләренә дә өлгердем... Эшләсәм, туй итәлермен, балам да ятим үсмәс...

Аның уйларын бүлдереп, арткы урамда мылтык аткан тавыш ишетелде. Давыт абзый Риза янына килеп, җилкәсеннән кочаклап алды: «Гали шулай мылтыгын тикшереп алгалый, бая сүз кушмыйча узып китте... Әйдә, кереп ят, арыгансыңдыр, иртүк уятам алай булса. Берәр көн ял итсәң дә ярый иде».

Давыт абзый асрауга алган малаен бик ярата иде, кайсы вакыт Ризаның «абзый» дип эндәшүенә эче пошып куя иде. Җиде классны бетереп аттестат алып кайткач, документны аның фамилиясенә яздырмаганына үпкәләде, тик Риза аттестатны ертып бәрергә хәзерләнгәч, таләбеннән туктап калды. Аның бу көнчелеге Ризаны үз баласы кебек яратканын күрсәтеп тора иде. Риза да аларны бик яратып чын әти-әнисе кебек күрсә дә, үз әти-әнисен йөрәгеннән читкә этәреп, аларга әти-әни дип әйтә алмады. Ул бик яшьли ятим калса да, әти-әнисен хәтерли иде, алар аның һаман да төшенә кергәләп торалар. Төрмәдән чыгарга бер атна калганда, әтисе аңа төшенә иңде. Ат тотып: «Мә, улым, без сиңа ат үстердек. Өстенә япкан җәймәне әниең үзе чикте», – дип, Ризага атка атланырга булышты. Аллаһ кушса, Ырбишчага, каберләр өстенә барып килергә кирәк. Ул Сәрбиҗан апа җәйгән урынга кереп ятты.

Риза кырда бу көзен элеккедән дә тырышыбрак, һәр эшне җиренә җиткереп эшләде. Сука эшләре беткәч, ремонтлау өчен техниканы Петрякска озаттылар. Ул елны МТСларны РТСларга әйләндергән иделәр. Бу вакытта, инде егерме сигезенче елларда колхозларның техникасы җитешмәү сәбәпле төзелгəн МТСлар үз вазифаларын үтәп, хөкүмәт колхозларга үз техникаларын булдыру шартларын тудырган иде. Район үзәге булган Петрякс авылындагы МТСта, сугыш елларында хәлсезләнгән колхозларга, чәчү-уру һәм башка булган кыр эшләрен вакытында эшләп өлгерергә бик файдалы булышчы булып, тәртипнең, өлгерлекнең мөһимлеген дә аңлатып җиткерде дияргә була. Машина, тракторлар гына түгел, ягулык та МТСта булып, һәр бригадага беркетелгән заправщиклар үзләре ягулык биреп, үзләре үк эшләнгән эшләрне үлчәгәннән, ягулыкның да һәр тамчысы файдага китә иде. Исәп-хисап яхшы куелганнан, эш вакытында килеп чыккан төрле бәхәсләрне туктатып, хаталарны да вакытында төзәтеп була иде. Әнә Сафаҗай колхозында килеп чыккан үзара килешмәүне генә алыйк: тумышы белән Краснай авылыннан булган Сәмиулла МТСта эшләүче заправщик буларак, Сафаҗайда бригадир булып эшләүче Айнетдинга ярарга тырышып, аның малае Әнвәргә төнге сменада сукалаган Ибраһимның берничә гектарын яза. МТС директорының урынбасары Хәйретдинов иртә белән эшләнгән эшләрне тикшергәндә, Ибраһимның ягулыкны кирəгеннән артык якканын ачыклап, аны җавапка тарта. МТСтан комиссия барып, башка бригадада заправщик булып эшләүче Гафардан эшләнгән эшләрне яңадан үлчәтеп, Сәмиулланы эштән куалар. Ягулыкны кая иттең, озаттырабыз, дип куркыткан Ибраһимның бәхиллеген алыр өчен, Петрякстан һәвәскәр артистлар чакыртып концерт куялар. Төне буе йокламыйча җир сукалаган, йөзе корымга буялган Ибраһим кыр казаны янына утырып үз-үзенә: «Бак инде дөрес үлчәүнең хикмәтен – төрмәгә озату урынына ялгызыма концерт куялар», – дип бик озак сөйләнеп утырган. Петрякс культура йорты һәвәскәрләре булган искиткеч талантлы Нәим Сабиров, Йолдыз Алимова, Әхмәр Бәдретдинов һәм башкаларның эш урыннарына барып концертлар куюлары да МТСның уңышлы эшләвенә зур өлеш кертә иде. Зур оешмада эшләү – халыкка дөнья хәлләрен дөрес аңларга, югары эш ысулларын нәтиҗәлерәк итеп кулланырга да бик уңайлы иде. Күмәкләшеп эшләгәч, халыкның белеме арта барып, эшне тагын да яхшырак, нәтиҗәлерәк итеп эшләүгә нәрсәләр комачаулаганын аңлап бәхәскә керүләре дә, тиздән эш хакын натур оплатадан акчага күчертүләре моны ачыклыйлар. Петрякс МТСында да бу үзгәрешләр булды. Җәй башындагы эшләргә багышланган бер җыелышта өлкәдән килгән башлык, ник техника хәзер түгел, ник начар эшлисез, дип тузына. Һаман да дәшмичә, гаепле кешеләр булып тыңлап утырган механизаторлар, МТС директоры Шикаевның: «Туктагыз, тавышламагыз!» – дип кычкырып торуына карамастан, тавыш кузгыйлар. Сафаҗай авылы бригадиры Ситдик абзый өлкәдән килгән башлыкның каршысына ук килеп: «Сез күпме эш хакы аласыз?» – дип сорый. Тегесе: «Мең дә җиде йөз сум ай саен», – дип җавап бирә. Ситдик абзый моны ишеткәч: «Ә без бөтен авылга да.. Ел буе баш күтәрмичә эшләсәк тә... Сезнең бер айлыгыгызны алалмыйбыз. Әле җәй башы, аягыбызга кияргә кием алырга, чәй-шикәргә акча юк... Ачлы-туклы, ертык киемнәрдән йөрегән кешедән нинди эш сорарга килдегез? Магазинга бит бер чиләк иген күтәреп барып булмый, акча сорыйлар. Халыкка хет кирәк-яракны алырлык акча түләргә кирәк, аннан эш сорарга. Ач хәлен тук белми, аена ике меңгә якын акча алгач, өстәл артына утырып... Безнең белән эш...». «Тагын нәрсәләрдер әйтергә җыенган иде, аннан кулын болгап – эх...», – диде дә, урынына утырды. Залдагы эшчеләр, Шикаевның: «Егетләр, туктагыз, мине җавапка тарттырасыз бит», – дип үтенүенә карамыйча, ил чыгарган умарта кортлары кебек тавышлап алдылар да, өйләренә таралыштылар. Билгеле, мондый хәлләр бер Петрякс районында гына түгел иде. Озак та үтмичә. МТС эшчеләренә эш хакын натура белән беррәттән акчалата да түләргә тотындылар. Акта-сукта яңа өйләр күренә башлады. Колхозларның да яшәү шартлары җиңеләя төшеп, үзләренең техникаларын булдыруга ышаныч туды. Ул вакытларда Ризаның тырышып эшләве аркасында, алар да әле яши торган өйләрен сатып алдылар. МТСка йөреп техника хәзерли-хәзерли җәй башы да җитте. Бер көнне иртә белән Әббәс абзый, Ризаны иртүк уятып: «Әйдә, йоклап ятма, йокы шәһәр алдырган», – диде. Риза күзләрен уып: «Ул шәһәрнекеләргә дә римлылар кебек казлар асрарга кирәк иде», – диде.

– Риза, безнең колхозга яңа трактор килә, барып алырга кирәк, вакытында алмасак... үзең беләсең...

– Әйдә, Әббәс абзый, мин хәзер, үзеңдәме барасың? – Риза сикереп торып тиз арада киенде.

Әббәс абзый үзе дә иң тырыш бригадирларның берсе иде. Яңа трактор алырга да иң яхшы тракторчыларның берсе булган, ышанычлырак Ризаны алып барырга ниятләнгән иде.

Алар көн эчендә Княжихага барып җиттеләр. «ЧТЗ» тракторын кабызып, үз йөреше белән платформадан төшереп бер кат тикшереп чыккач, юлга чыктылар. Яңа трактор сәгать кебек эшли, кемгә бирерләр икән, дигән соравы тел очында торса да, Риза Әббәс абзыйдан сорарга яхшысынмады. Авылда бер Риза гына түгел, яхшы эшләүчеләр тагын бар, кемгә булса да – безнең авылга... Мочалига килеп җиткәч, аның уйларын бүлдереп, Әббәс абзый: «Кая барабыз, күперне бозлар алган», – диде. Дөрестән дә, Медянка елгасы ташып, күпернең бер очын ярдан аерып борып куйган иде. Кая барырга дип озак уйлап тормадылар, чөнки бергә МТСта эшләгән дуслары авыл тулы иде. Ризаның спортка катнашлы дуслары да аз түгел, ул тракторын бергә төрле ярышларга йөрегән өлкә җыелма командасы әгъзасы булган, кунакчыл Әндәрҗановка юллады.

– Әле, Әббәс абзый, күпер төзәткәнне көтмичә булмый инде, мин сине чын кеше белән таныштырам. Өйдә генә булсын инде Мишка.

– Әй, мин бит Мәликне яхшы беләм, туйда бергә булган идек, аның биюенә сокланып кайткан идем ул туйдан. Дөрес, бик ачык кеше, балкып тора. Теге Сафаҗай Нәбиулласы белән бергә бик озак флотта хезмәт иткәннәрен дә ишеткәнем бар. Кызганыч, мәрхүм Нәби дә бит шундый ачык иде.

Мәлик абзый өйдә булып чыкты, чынлап та кунакларын бик шат каршы алып, өстәл янына утыртты да, тиз арада бер кулына казы, икенчесенә тозлап киптергән каз тотып килде һәм аларны тураклый башлады. Мәлик абзыйның хатыны Нурлыҗан апа ашлар тезгән арты кайнап торган самоварын өстәл кырыена китереп бастырды.

– Ике көннән күпер әзер булыр, бер дә хафаланмагыз, егетләр. Без бит ят кешеләр түгел, әнә Риза белән өлкәнең җыелма командасында ничә ел йөредек. – Исеңдәме, Сталинградта ядрә ыргытып халыкның исен китәргәнең? Әббәс абзый, ышанасыңмы-юкмы, икеләтә ераккарак ташлаган иде тимер шарын.

– Арттырып сөйли... Үзе ике йөз метрга йөзү буенча рекордлы вакыт күрсәткән иде, – диде Риза, Әббәс абзыйга борылып. – Шар бәрү соң нәрсә? Әллә кая барып яхшы гына көрәшеп тә булмады... Мишка, теге мине еккан Дагестан егете дөрестән дә миннән көчлерәк иде, ахрысы.

– Юк, Риза, ул вакытта бит без рәтләп йокламаган да идек, ә ул егет үз өендә. Барыбер егып түгел, очко буенча гына җиңде... ул да булса спорт мастеры, – диде Мәлик абзый сүзен тәмамлап.

– Мәлик, күперне соң эшләргә тотындылармы инде? – дип уфылдап куйды Әббәс абзый.

– Мишка, Әббәс абзый бит Княжихада бер марҗа хатыны белән танышты, әле каны бозылды, ахрысы, – дип Риза мәсхәр итеп алды.

– Ярар инде, Риза, юкны сөйләмә, язгы ташу бит йөгәнсез ат кебек, күпер сугарга да комачаулавы мөмкин, – дигәч, Мәлик абзый:

– Егетләр, тыңласагыз, җәй башына бәйләнешле бер вакыйга сөйлим...

– Сөйлə, сөйлə, – диештеләр Риза белән Әббәс абзый.

– Бу вакыйга ерак көнчыгышта хезмəт иткәндә булды. Безнең часть Раздольная елгасы янында урнашкан иде. Яз җиткәч, бозлар акканны карарга төшкән идек. Раздольная елгасы бездәге Пьянага охшаган, Тын океанның Бөек Петр култыгына коелып бик тиз ага торган елга. Шулай бозлар акканны карап дустым Нәбиулла белән яр буенда йөрибез. Кинәт кешеләр кычкырыша башлады, бер кечкенә кызның кулыннан ычкынып төшкән көчеге, безнеңчә әйткәндә кыскасы, яр буендагы әле кузгалмаган боз өстенә кереп киткән, кыз аның артыннан. Ә әнисе кызын алырга керим, дип бозга басуга, боз ярылды да агып ук китте. Хатынны тартып алдылар, итек эченә бераз су гына кереп өлгерде ахрысы, ә кыз, кечкенә көчек белән, аерылган боз өстендә калды. Без тотып алып булмасмы дип, борылышка йөгерештек, боз кисәге чыннан да борылыштагы бозларга терәлеп, вакытлыча туктап калды. Борылышка җыелган бозлар кеше күтәрерди түгел, без Нәбиулла белән яр буендагы багорларны боз өстенә тездек, Нәбиуллам эчкә кереп китте. Цирктагы акробатларың якта торсын! Илле метрлар булган араны, багорларны күчерә-күчерә, кыз баскан бозга җитте, кызны каешы белән аркасына бәйләп өлгерде генә, бозлар кузгалды. Халык кычкырыша, хатын-кыз елый башлады. Мине боздагыларның артларыннан кереп киткән төшемнән тотып алдылар. Тотучыларның кулларыннан котылырга, булышырга ашкынып, җаным авызымнан чыга язды, егетләр... Күз алдымда дустым бата, ни дә эшли алмыйм. Әле дә күз алдыма китерсәм, тәнемне калтыравыклар ала. Ходайның хикмәте, нишләде Колькам: агып китә язган багорын тотып калды, шуның белән янәшәсендә аккан бозларга эләктереп тарта-тарта, баскан бозын ярга якынлаштыра. Ә бозлар ага, агулары да көчәя бара... Ярга ун метрлар калды дигәндә, әйтерсең боздан-бозга түгел, пружинадан-пружинага сикерде Нәбиуллам, күз ачып йомганчы ярга чыкты. Без янына килгәндә каешын чишеп, кызны аркасыннан төшәргә үгетли иде. Сабый бала куркынган, әнисе кулларын көчкә каерып алды диярлек Нәбиулланың бушлат якасыннан. Халык рәхмәт әйтә, хатын-кыз шатланып елый, ә Нәбиулла куеныннан эт баласын чыгаргач, мин дә телләндем:

– Кай ара соң куеныңа тыгып өлгердең, ярдан күрми калдым.

– Ничек соң калдырыйм, күзләренә кара син аның, гөнаһсыз бит, бала бит, – дип көчекне кызга сузды...

 

Мәлик абзый авыр сулап куйды. Бүлмәдә урнашып калган тынлыкны бозарга базмагандай, Риза ярым пышылдап:

– Әйе, кызганычка каршы, андый кешеләр озак яшәми, чын кеше иде, мәрхүм... Әббәс абзыйның аракыдан теле яхшы ук бәйләнгән иде. Ул сөйләвен төзәтергә тырышып сүзгә кушылды. Ризага карап:

– Батырларның төрле ягы була күрәсең: синең кебек хатын-кызларның да күңелен күргәли иде, – диде.

– Әббәс абзый, оныттыңмы, Княжихада үзеңне теге марҗа яныннан каерып алганымны?

Әббәс абзый:

– Чү, яхшы итен, хатын-кыз ишетмәсен, – диюгә, көлешеп алдылар.

Бик озак көрәш турында сөйләшеп утыргач, спортның төрле төрен тикшереп алдылар, тик Әббәс абзый гына, сүзгә кушылалмады, ниһаять туеп, әңгәмәне башка темага борырга тырышты:

– Риза, көне-төне спорт турында сөйлисең, төшеңдә дә көрәшәсеңдер инде, сиңа бит гаилә корырга да вакыт инде, – диде.

– Әй, Әббәс абзый, хак сүзгә җавап юк. Менә бу җәйне яхшы гына эшләсәк, туемда биетәм үзеңне, – диде Риза көлеп.

– Сүз бирәсеңме? Моның өчен тагын берәрне күтәрсәң дә ярый. Сал, Мәлик, тагын берәрне, аннан бераз ял итәргә кирәк, бәлки күпер иртәгә үк әзер булыр...

Икенче көнне мунча чабынып, табын янына гына утырышканнар иде, Мәлик абзыйның күршесе кереп: «Егетләр, күпер бөтенләй әзер булмаса да, сезне чыгаралабыз», – диде.

 

Алар, саубуллашып, Краснайга табан юлландылар. Яңадан эш тотына. Сабантуйларга да әзерләнә башларга кирәк, ят авылларга ялгыз барып булмый бит. Көрәшергә барсаң, кемгә кемне җибәрергәне әзерләп барырга кирәк. Әзерләнер өчен Ратау сазына йөрерләр – җире дә йомшак, чирәме дә тиз күтәрелә, сабантуйларына тикле каты җирдә биртелеп куярга ярамый.

Риза, дусты Сәяр белән киңәшеп, яшьләрне сабан туена хәзерли башлады. Елдагыча, базар көннәрне көрәшләр оештырып, алар кемне кемгә каршы әзерләргәне билгели башладылар: көндәшләренең күбесе Ырбишчадан иде. Риза Хәсәнгә: «Син инде Мәликкә каршы керерсең, ә син, Сәяр, Төкигә каршы хәзерлән», – дигәч, Сәяр: «Төкинең исеме Абдылхай икән», – диде. «Әббәсне Ходжинга җибәрербез. Мин инде Алига әзерләнеп багыйм», – диде Риза соңгы киңәшмәләрендә.

Һәр базар көн оешкан авыл сабантуенда авылның көрәшмәгән кешесе калмагандыр. Яшь көрәшчеләрдән Абдылбәр белән Вәлит тә финалда көрәшергә әзер иде. Таяр дә көчле, кулларын Риза үзе дә алалмады, кемнән дә ектырганы юк. Тагын да яшьрәкләр арасында Рифат бик җитез көрәшә, ышаныч бар үзендә. Ә Гаярне егучылар сирәк булыр, Аллаһ кушса, авылның киләчәге бар.

Һәр шундый көн узган саен Ризаның сөенече арта барды. Көрәшергә йөргән егетләр дә, яшүсмерләр дә Ризаның нинди һөнәр күрсәткәнен отып калырга тырышалар, нәрсә әйткәнен җиренә җиткереп эшлиләр. Болай булса, Краснайны онытып куймаслар, дип яхшы һөнәр кулланганнарны Риза кочаклап күтәргәләде дә. Ул бит сабан туена ялгыз да барганы бар, тик урысның «один в поле не воин» дигән мәкале бик дөрес, ярый ул сабан туенда Харис исемле Сафаҗай егете бик оста көрәшчене екты. Егылганнар арасында Ризаның көндәшләре дә бар иде. Ул әле армиягә дә бармаган бу яшь егетне мәрәгә кереп кочаклап үпкән иде. Ят районныкылар белән көрәшкәндә ялгыз көрәшеп булмый, шуңардан ул бик шатланып Хариска: «Чын егет икәнсең яхшы көрәшчеләрне ектың, арада минем көндәшләр дә эләкте. Әле ят районныкыларга каршы бергәрәк торырбыз инде», – дигән иде. Җәл... Хәзер армиядә ул егет, каядыр Төньяк флотта хезмәт итә икән. Озакламый кайтыр инде. Көчле, ике яклап сыртка ала. Тезгә күтәреп алуы да оста. Кайткач кем икәнен күрсәтер әле. Риза аяк балтырлары да буын-буын торган, киң җилкәле, күңелгә ятулы Сафаҗай егетен күз алдына китерде дә: «Көчлерәк кешеләрдә миһербанлылык һәм кешелек тә артыгырак шул», – дип, үз-үзенә сөйләнеп, Харис белән аралашкан мизгелләрне исенә төшерде.

Үткәннәрне исенә төшерү гадәте Ризага төрмәдән ябышты, ахрысы. Уйлануыннан туктый алмыйча, беренче мәртәбә көрәшүен исенә төшерде. Бу хәл Мәскәүдә булды. Ул көрәшүчеләр секциясенә барып, тренердан көрәшергә өйрәнергә язуын сорады. Тренер аның гәүдәсенә карап, ун гына яшьлек Ризага: «Четырнадцать есть?», – дигәч, ул ни булмаска, «да», – диде. Тренер бер егетне чакырып: «Сань, проверь парня», – диде. Егет Ризаны келәмгә чакырып, көрәш башлады. Бу ирекле көрәш секциясе иде. Риза башта озын куллары ярдәмендә тегене якын җибәрмәде, ләкин осталык белән олылык үзенекен итте, Санька Ризаны «күпергә» калу һөнәре белән келәмгә бәрде. Шуның белән генә калса, ул бәлки түзгән булыр иде, тик егылганда келәмгә бәрелгән башына, күкрәге белән төшеп яткач, Риза түзмәде, Саньканың күкрәген тешләп, күз ачып йомганчы өстенә менеп атланды. Тренер Ризага: «Воля к победе есть, но мне кажется, тебе четырнадцати нет. Скажи честно и не беспокойся, все равно возьму», – дигәч, Риза каш астыннан шатлык бөркегән күзләрен ялтыратып: «Десять!» – диде.

Бер еллар чамасы үткәч, сугыш башланып, секция ябылды. Әмма Ризада көрәшкә генә түгел, тулаем спортка мәхәббәт кабынып өлгергән иде инде. Сугышның икенче җәендә алар Давыт абзыйның туган авылы Краснайга кайттылар. Аңарга авыл малайлары белән уртак тел табарга яхшы укуы һәм ярдәмчел булуы булышты. Ул күпчелек вакытын күп балалы Сөләймановларда уздырып, тиңдәше Сәяр белән җәй көне азыкка, көз җиткәч, башак җыярга, ә кышын саламга йөрде. Бергә саламга йөргән малайларга үз эшен ташлап та булышырга тырышты, чөнки салам төягән чаналарны тирән кар өстеннән юлга чыгаруы бик яман иде. Сугыш белән ияреп килгән ачлык кешеләргә кузгалак, кычыткан, крахмал, тагын әллә нәрсәләрнең тәмен татырга мәҗбүр итте. Авыл малайлары белән тычкан ояларын сүтеп башак җыйганда, барысыннан да күбрәк җыя иде Риза һәм азырак, йә бөтенләй җыялмаганнар белән бүлешмичә калмый иде. Спортны да онытып куймады: иске тимер көпчәкләрдән штанга ясап, герләр табыштырып, авыл малайларын һаман да азбарына җыеп, ярышлар, көрәшләр оештырды. Бәлки шул мәрхәмәтлелеге һәм оештыру сәләте, тапкырлыгы авыл малайларын аңа тарткандыр да. Мәктәп күләмендә оештырылган велосипед, турник, чаңгы, тагын да күп төрле ярышларда беренче урыннарны яулый торды. Илле беренче елда авыл пәһлеваннары арасында оештырылган өлкә күләмендәге көрәштә 219 очко җыеп беренче урынны алгач, спортны яратуы тагын да арта төште: тырышкач була икән. Ул авыл егетләрен җыештырып, ярышлар, көрәшләр оештыруга игътибарын тагын да көчәйтте: дөнья күләмендә танылган спортсменнарның күбесе авылдан чыккан бит, бәлки бу егетләр, малайлар арасында да булачак чемпионнар бардыр...

 

Кырда чәчү беткәч, сабантуйлар вакыты җитте. Риза, авыл егетләрен җыештырып, Петрякс сабан туена китте. Краснай авылы көрәшчеләре бик оста көрәштеләр. Сабантуй караган халыкның рәхмәтен ишетеп торган Риза егетләре өчен горурланса да, тренер вазифасын онытмыйча, көрәшчеләрен башкарып, яклап, дәртләндереп йөрүендә булды.

Менә мәрәгә Ырбишча көрәшчесе Зиннур чыкты: «Егетләр, ашыкмагыз. Бу егетнең көрәшкәнен күргәнем юк, кемнәр булса ят авылдан кереп баксыннар», – диде Риза, үзенекеләрне кисәтеп. Ырбишча егетенә каршы Мочалидан керделәр. Нишләде Ырбишча егете: үзеннән бер башка биегрәк булган көндәшен «табан тартып» астына ук кертеп яткызды. Бу кәкре аякка каршы кемне җибәрим икән соң, диеп уйлап утырганда, аның янына Сафаҗай егете, Харисның абзыйсы Хəйдәр килде: «Риза, ашыкма, ямьсез оста табан тарта, моңа каршы озын гәүдәлерәкне җибәрергә кирәк», – диде.

– Кем соң бу, бер дә күргәнем юк иде...

– Бу Зур Ырбишчадан «Цатан», төп һөнәре табан тарту.

Шулай сөйләшеп торган арада мәрәдәге көрәшче тагын берне екты. Риза уйланып торганнан соң Вәлиткә карады; тегесе бу карашның нәрсә икәнен аңлап:

– Булмый, минем бит аякларым тәмам табан тартырга гына, – диде.

– Каян соң чыкты бу «Цатан»? Әйдә, Костя, синең аякларыңа дамы буе җитәр икән?

Хәсән мәрәгә кереп сөлгене алды. Риза янәшә басып, исәнләшеп торган көрәшчеләргә карап көлде дә: «Әйтерсең ике игезәк, аяклары икесенеке дә... цатан», – дип өстәде.

Көрәшергә тотынгач, Ырбишча егете берничә мәртәбә табан тартырга аяк сузып караса да, Хәсәннең аягына буе җитмәде. Янәшә басканда буйлары берди булса да, көрәшергә бөгелгәч, Хәсәннең гәүдәсе озынрак икәне күренеп тора иде. Көрәшә-көрәшә, Зиннурның тагын бер табан тартырга дип аягын сузганны көтеп алгач, җилкә аша чирәмгә бәрде. Селкенмәсенгә өстенә ятты. Хәсәнне егучы табылмады, ул өчне егып, Риза янына килеп утыргач: «Көрәшергә уңайсыз, әлдә үзен күрсәтер бу Зиннур», – диде. Риза: «Ярый, егетләр, биртсәләр, мәрәдә калдырмагыз», – дип көлде дә, уртага кереп сөлгене алды.

Ризаның көрәшергә кергәнен көтеп торган халык берара шаулашып алды да, тынга калды. Аңарга каршы көрәшергә Куйсуыннан керделәр. Беренчесен, сөлге җитмәслек калын гәүдәле көрәшүчене, Риза тартып китереп, тез өстенә алды да: «Кайсы якка егыйм үзеңне?» – дип сорады. Теге аңлаешлы җавап бирмәде, Риза аны кире бастырып, утын кискәсе суккандай җилкә аша екты. Егылган егет сөлгене алып китеп, үзеннән дә калыныракка, – туганы булды күрәсең, – бирде. Анысы кереп Ризага: «Керми идем инде, братны катырак ектың, без бит мәскәүчеләр, классик көрәш белән шөгыльләнәбез», – дип, Ризаның биленә сөлгесен салды. Риза классик көрәш белән таныш иде: «Әйткәнеңә рәхмәт, брат», – диде. Ни тотынуга эчтән алып еккач, нинди булса тавышмы чыкты инде, халык көлешеп алды.

Риза, тагын берничә кеше егып, финалга калды. Аның арты «Төки «кушаматлы Ырбишча егете Абдылхай кереп, күп көрәшчене еккач, алар соңгы парга икәү калдылар. Үзеннəн бер башка биек Абдылхай белән озак ук көрәшкәч, ул аны сыртка алып яхшы гына аркасына төшерәлмәде. Яңадан тотынышкач, теге Ризаны күтәреп алып җиргә бәрде, тик җиргә икесе дә янный төште. Озакка киткән көрәшне туктатырга теләп, судья Ризаны егылганга санады. Абдылхайны сабан туе батыры диеп игълан итеп өлгермәде, авыз-борыныннан кан китте. Риза судьяның яныннан гына узды кебек, кем дә нәрсә дә күрмәде. Ризаның төрмәдән кайткач беренче сабан туе иде. Әлегә тикле «батыр» исемнәре яулап килгән көрәшче дусларына карап ни әйтергә дә белмәде. Пеләш башы кояшта ялтырап торган Абдылхайны җиңү белән котлап: «Ярый, авылдаш, чиста егалмадың, ну барыбер молодец», – дип аркасыннан какты. Көрәштән соң Ризаның янына Петрякстан булган көрәш судьясы килеп:

– Риза, сөзеп уздың бит, болай ярамый, – диде.

Ул судьяның колагына:

– Башка вакытта хәрәмләмә, судья алдарга тиеш түгел, сатылганнарны сыталар, – дип җавап кайтарды.

Петрякс сабан туе узгач, Краснайда Риза төрмәдән бөтенләй бетеп, көчсезләнеп кайткан дигән һәм тагын әллә нинди әдәпсез сүзләр таралган. Бу сүзләрнең иясе билгеле булса да, ул күршесенең туенда булган вакыйгага тикле түзде. Туй барышында яхшы ук эчкән Гали: «Килмешәк, авылдан эзеңне корытабыз», – диеп, йөзенә бер стакан куас бәргәч, Риза тегене кул өстенә алып, йөзенә төкерде. «Эшеңне бел, тюремщик!» – дип бармак селкеп кисәтеп, өенә чыгып киткән Гали, шул кичтән, Ризалар турысыннан сүгенеп узарга тотынды.

– Бер дә юкка төрмәгә утырттылар, аңлап җитеп булмый бу нәселне... Тагын нәрсә кирәктер боларга, Гали бит кияүләре генә була... Әйе шул, юкка гына «кияү кайниш туфрагыннан алына» дип әйтмәгәннәрдер, – диде, Галинең тагын сүгенеп узганын ишеткән Сәрбиҗан апа, – Аллаһ сакласын, ачу акыл китәрә, болай янап йөргәнен Ризага әйтмәскә кирәк. Давыт, син дә сабыр ит, ишетмә. Көчек өрә, бүре йөри, – диеп каршы алды өйгә ачуланыбрак кергән ирен.

Галиның янап йөргәнен һәм төнлә чыгып мылтыктан аткалаганын Риза белеп, ишетеп торса да, түзәргә тырышты, шулай ташка тиеп йөрер дә, туктар дип уйлады. Кисәтеп: саклан! – диючеләргә ул: «Эчендәгесен ачып туктагач, сүгенеп йөрүен үзе дә онытыр. Әлдә ындыр башына утырып салгаларбыз да...», – диеп шаяртырга тырышты. Ә Гали көннеке-көнгә гайрәтләнә генә барып, сүгенеп йөрүендә булды. Петрякстан «мар» аша велосипедта кайтканда, Сафаҗай авылы единоличнигы булган Хәсән абзый да: «Риза, улым, саклан, нияте яхшылыкка түгел, ахрысы», – дигәч, Ризаның тынычы китте. Чөнки бу кеше уйламыйча, үлчәп төшермичә сөйли торганнардан түгел иде. Ул Хәсән абзыйны бик күптәннән белә: буе ике метр булган, киң җилкәле, озын кара мыеклы, чегәннәргә охшашлы бу кеше һәр базар диярлек, үз гаиләсе белән эшләгән галошлар сатарга килә. Аның уллары балта эше белән дә шөгыльләнәләр. Аеруча Нәбиулла исемлесе белән ул якыннан таныш. Риза велосипед ярышларына йөргәндә, авылларда велосипедлар бер-ике кешедә генә булганнан, Нәбиулла абзый бик билгеле кеше иде, чөнки «Диамант» маркалы велосипед анарда гына иде. Риза илле дүртенче елның, өлкә спартакиадасында шул «Диамантта» барып, беренче урынны алып кайткан иде. Кызганычка каршы, Ризаның үзе кебек бар әйберен бүлешүче, сугыш елларында тугыз ел диңгездә хезмәт итеп исән кайталган кеше көтмәгәндә үлеп китте.

Хәсән абзыйның кисәтүе үзеннән-үзе килеп чыкты. Риза, марга җиткәч, туктады да, велосипедын «өч каен» кырына куеп, ризуанга азык төяп мәшәкатьләнгән кеше янына килде:

– Хәсән абзый, нихәл, нишлисең? Әйдә булышыйм үзеңә.

– Рәхмәт, улым, үзең исән-саумы? – дип Хәсән абзый, сәнәген якка куйды. Кесәсеннән газета алып тәмәке чорнарга кереште. Алар озак кына янәшә утырып сөйләштеләр.

– Хәсән абзый, һаман да сорарга торам, тик яхшысынмыйм: үзең бик акыллы, төпле кеше, ник болай аерым хуҗалык белән газап күрәсең? Салым өстенә салым түлисең. Җиреңне дә иң ерак урыннан, Краснай яныннан биргәннәр. Колхозда бит җиңелерәк булыр иде...

Хәсән абзый кулы белән үзен урап алган тәмәке төтенен җилләтеп:

– Әй, улым, эшләргә иренмәгән кеше кайда да югалып калмый. Көн саен салымнарын арттырып, соңгы самоварымны алсалар да, колхозга кермәячәкмен, чөнки халыкны көчләп төзегән оешманың барыбер очы чыгачак. Нигә көчләп колхозга кертәргә? Теләгән, хәленнән килгән кеше аерым эшләсен. Колхоз бит ялгызакларга, хәленнән эш килмәгән һөнәрсезләргә, күбрәк сөйләп азрак эшләүчеләргә, кеше ышыгында иренеп ятып торучыларга кирәгерәк. Әйтик, мунча бурасын мин ялгыз эшләп, ялгыз саламга да күтәрәләм: агачның уртасыннан күтәрерлек көчем бар. өскә дә буем җитә. Ә бер төрле кеше бу эшне эшләр өчен кимендә дүрт ярдәмче чакыра. Кайсы бура арзанрак? – дип сүзен борды Хәсән абзый. Риза көткән җавабын алалмаганнан:

– Хәсән абзый,гаеп итмә, әгәр чәчү вакытында чирләсәң, кем кырыңны эшкәртер? Кыр эше бит, үзең беләсең, көтеп тормый...

– Син, Риза, чынлап та мине колхозга керергә үгетлисең, ахрысы. Әллә үзең дә иренчәкләр өчен дә эшләгәнеңне төшенеп, единоличниклар хәлен белешәсеңме?

– Юк, Хәсән абзый, сине җәллим. Ничә ызбаңны алганнар, ничә мәртәбә кайнап торган самоварыңны өстәлдән алып киткәннәр...

– Әйе, алдылар. Бии белмәгән аюга урам тар... Нәрсә генә кыланмадылар. Әмма шундый зур гаиләм белән дә ачка калмадык, Аллага шөкер, чөнки иренмибез, улым. Эшли дә беләбез. Ярый, киләчәк үзенекен күрсәтер...

Көчләп колхозга кертү дөрес түгел... Гомере буе йөзен дә юмаган кешеләрдән, билләренә кылычлар тактырып, халыкны талату, җәберләтү дөрес түгел... Үз көчләре белән кыр эшләре башкарып, йортлар төзегән чын крестьяннарны кулак итеп Себергә озату – дөрес түгел... Таланган әйбер хəрəм, көч куеп, тир түгеп эшләп тапкан мал гына хәләл.

Мәчетләрдән, чиркәүләрдән складлар, клублар эшләү дөрес түгел. Дин әһелләрен төрмәләргә озатып, аннан бөтенләй югалту дөрес түгел.

Аллаһы Тәгалә кешене җир йөзенә сынау өчен генә җибәрә. Көчләп колхозга кертү булмаса, кешеләр, кирәк булгач, үзләре дә күмәкләшер иде. Бу нәрсә! Бар да уртак, ә үзе кемнеке дә түгел, чын хуҗа юк. Вакытлыча сайланган хуҗалар я үләрмен, я иртәгә эшемнән куарлар диеп, үзенә табан бөгелгән бармакларына карый-карый, кесәсен катырырга тотына. Кешенең бит бер ягында Җәбраил фәрештә булса да, икенче ягында булган Иблис йокламыйча үз вакытын көтеп кенә тора. Син бит бик акыллы егет, бу нәрсәләрне үзең дә беләсеңдер.

– Хәсән абзый, нәсыйхәтле сүзләрең өчен рәхмәт! Яшьлек... күп нәрсәне аңлап та житеп булмый. Хәсән абзый, күптән күңелемне кытыклап йөрегән бер соравым бар үзеңә .

– Әйдә, Риза, сора хәлдән килсә, җавап та булыр.

– Зинһар гаепләмә инде, соравым да урынлы түгел, ахрысы... Шул кушаматың турында сорарга яхшысынмыйча йөрим, кайдан ул, бу тирәдә бит диңгез дә юк?

Хәсән абзый көлемсерәп алды да, ерак офыкка карап:

– Чынын әйтсәм, улым, ул бит кушамат түгел, ә безнең ерак бабайның исеме.

Аның бу якларга Азов диңгезе үзәнлекләреннән күчеп килгәнен ишеткәнем бар, сигезенче хатынның баласымы, я үземе сигезенче малай булып тугандыр. Исеме Сикез булган. Минем бит бабайның фамилиясе Сикезбиев иде, минем әти икенче баласы булып тугач, бабай бик шатланып, əлегə фамилияне тутыра алмасак та, аяклар саны сигез булды, – дигән. Халыкка шул җитә калды күрәсең.

– Ә, шулаймы әллә, мин әллә нинди су хайваннары турында уйлаган идем.

– Хәсән абзый сезнең авылга бит Азовтан түгел, ә Каспийдан... Əстерхан якларыннан күчеп утырганнар диеп сөйлиләр.

– Әйе, ул да дөрес булса кирәк, аннан гына да түгел, төрле яктан: Касыймнан, Төньяк Кавказдан, Татарстан якларында аккан Кундырча елгасы тирәсеннән, Алатырдан, аерым гаиләләр Себер якларыннан да килеп калганнар.

Безнең Сикез бабай Сафаҗайга түгел, ә хәзерге Мурзицага килеп, бик көчле ныгытма кора. Азов якларында үзен кысрыклаган Мамай ханга каршы урыс кнəзләре белән бер якта сугыша, хəтта Старко кушаматлы бер малае Куликово сугышында һәлак була. Озак еллар үткәч, Явыз Иван Казанны яуларга барганда, аның нәселеннән булган мурзаларны чукынмаган өчен тереләтә җиргә күмдерә. Сикез бабайдан калган ныгытманы җир белән тигезләтә. Хатын кызлар гына яшь балаларын алып, Сафаҗай тирәсендәге урманга качып котылалар.

– Әйе, ишеткәнем бар, авылны да бит мурзалар истәлегенә Мурзица дип атаганнар. Хәсән абзый, кызык хәл, Мурзицада урыслар яшәсә дә, елда төрки-татар бәйрәмен уздыралар. «Ат озату» диеп әйтелә.

– Әйе, элегерәк безнең бабайларны да чакыра булганнар, ниндидер элемтә булган. Вакыт эшендә еллар түгел, гасырлар да үткән инде, – диеп, Хәсән абзый уфтанып алды.

– Ярый, Хәсән абзый, гаепләмә, эшсез килә, эш калдыра, дигәннәр картлар. Саулыкта күрешергә язсын, – дип, велосипедына атланырга җыенды.

– Тукта, тагын бер сүзем бар, – дип, Хәсән абый әйтәчәк сүзен бик ерактан башлады. – Риза, үзең беләсең бит, син миңа улым кебек якын. Әле озак түгел дустың Нәбиулламны җирләдем. Синең кебек акыллы, батыр иде, дүрт улым арасыннан сайлап, янымда йортта калдырган идем, күз яшьләрен сөртеп, сүзен дәвам итте ул. Әле озак түгел яныма авылдашың Гали килгән иде. Ул бит колхоз кырын саклый, ахрысы, өйләшүебезне һаман үч алуга борды, киңәшләр сорап маташкан булды. Үзең белсәсең бит, минем турыда төрле имеш-мимешләр йөри… Бил каешында наганга охшашлы әйбер күргәч: «Кемгә соң үч тотасың?» – дип сорамыйча түзмәдем. Ул синең исемеңне әйтте. Сак бул, улым, үзеңне юкка әрәм итмә!

– Хәсән абзый, кисәтүең өчен рәхмәт, сорауларым өчен гаепләмә.

Куркып калмаса да, Ризаның күңел тынычлыгы китте. Ул Галинең янап йөрүләрен онытыр өчен кая эш бар, шунда булырга тырышты. Үз авылында эш беткәч, комбайны белән Сафаҗайга барды.

Бу авылда аның дуслары бик күп. Бергә МТСта эшлиләр, сабан туйларында бер як булып күрше районнарга каршы көрәшәләр… Ризага ят авылда эшләүнең бер ягы ошап бетми, халык арасында бер табактан ашап һәрчак диярлек ач кала. Үз авылында беләләр бит инде… Шулай берәр көн ач калгач, түзмәде, табак өстендә очып йөргән чебенне кеше күрмәгәндә кашыгы белән табак өстенә сугып төшерде дә: «Әй, егетләр, иң симезе төште. Әнә, мае да табак өстенә тарала», – дип болгатып та куйгач, табак тирәсенә утырганнар берәм-берәм якка киттеләр. Аннан Ризаның алты кешелек табактагы шулпаны ялгыз ашап бетергәнен күргәч: «Башта ук әйтәсе иде, иртәгәдән үзеңә генә бер табак салырлар. Тик яңадан ачлык килсә нишләрсең?» – дип көлештеләр. Аш пешерүчеләр дә: «Болай эшләгән кешене ашатырга ярый, тик табагыбызга гына ни булса да ташлама», – дигәч, Риза пырхылдап көлеп җибәрде.

Үзе дә шаян холыклы булганга, һәр эшне көлкегә борырга ашыккан Сафаҗай халкын ул ярата иде. Нәсел нәсел белән үзара сугышып яшәү һәр авылда бар иде бит. Сафаҗай зур шул, берсе-берсеннән көчле нәселләре дә күп, әлбәттә. Кыргыйлыктан ерак китмәгән сугышу-орышу үзара аңлашу ысулына керә. Тик тора-бара дөнья үзгәрер: техника яхшырая бара, барча халык диярлек укый-яза белә. Шулай итеп, киләчәк кул көченә түгел, акыл көченә бәйле булачак.

МТСтан Риза күбесе Сафаҗай аша кайта иде. «Иж-49» мотоциклы беләнме, машина беләнме, юлда очраган һәр кешене утырта. «Бәлки бу кешенең дә бу техникада өлеше бардыр», – дип кемне дә узып китмәде.

Бервакыт Петрякстан кайтканда аңа кулына такта кисәге тоткан бер малай очрады. Ул машинасын туктатып: «Әйдә, егет, утыр яныма», – дип сүз кушты. Теге малай: «Кузовка гына меним, тактам сезне тыгызлар бит», – диде. Риза малайның кулыннан тактасын алды да, кабина идәненә куйды: «Утыр, энем, бар да яхшы булыр», – дигәч, малай җитез генә кабинага менеп утырды. Риза, гадәттә, сүз башлар алдыннан, кешенең күзләренә, үз-үзен тотышына игътибар итә. Бу малайны да аңларга тырышты: мондый яшь балага такта кисәге нигә кирәк икән? Алты-җиде яшьләрендә, ахрысы. Хәрәкәтләре бик җитез, ә күзләрендә ниндидер үзәк өзгеч сагыш, моң, ялгызлык чагыла. Җитмәсә, йөзендә каралган эзләр, әллә кыйнаганнармы инде… Яланаяк, аяк бармаклары бәрелеп, кутырланып беткән. Яшь вакытта Ризаның үзенең дә аяк бармаклары шундый булганга олылар: «Тиздән бармакларыңа тимер чебешләр чыгып, үзеңне чукый башларлар», – дияләр иде. Бу малайны жәлләп Ризаның йөрәге сулкылдап куйды. Ләкин ул сүзне ике ягы да ышкылган тактадан башларга булды:

– Нигә сиңа бу такта, авырдыр бит…

– Авыр. Тик миңа бик кирәк, күгәрчен оясы ясарга…

– Күгәрченнәреңме бар?

– Юк шул, Мөнир абзый бирмәде, башта оя яса диде.

– Кем соң ул Мөнир абзый?

– Әй, Мөнир абзыйны белмәгән кеше юк инде. Ул күгәрченнәр асрый. Бар да парлы-парлы. Гүлиләр, әйләнеп-әйләнеп йөриләр, әйтерсең, үзара сөйләшәләр. Төкле аяклылары да бар, какуллылары да. Миңа бирә торганнары әле очалмыйлар, шуңардан оя кирәк… Мәчеләр тимәсенгә, – диде малай яраткан эше һәм кешесе белән мавыгучанлыгын күрсәтеп.

– Ә йөзеңдә нигә каралган эзләр, кем белән сугыштың? Петрякс малайлары беләнме?

Малай башын аска иеп җавап бирмәгәч, ул эшнең нидә икәнен аңларга тырышып, тагын сорау бирде:

– Кем, әтиеңме кыйнады? Әллә күрше бакчасына сорамыйча кердеңме?

– Минем әтием юк, ул үлде. Ә күрше бакчасына сорамыйча беркайчан да кермәм…

Риза соравы белән бу ятим малайның авырткан җиренә кагылуын төзәтергә тырышып:

– Минем дә бит әтием юк. Әнием дә юк. Биш яшемдә ятим калган идем… Кем сине кыйнады, сөйлә инде.

Малай беренче мәртәбә Ризага күтәрелеп карады. Аның карашы Ризаның җанын сызлатып, тамак төбенә төен җыярлык булды: баланың күзләреннән ялгызлык кына түгел, җан өшегәнлек, ышанмау, рәнҗеш бөркеп тора иде.

Ул:

– Сез дә бит ышанмассыз. Миңа никтер ышанмыйлар. Менә бер атна буе кыйныйлар инде, – дип тагын башын аска иде.

Риза машинасын туктатты:

– Сөйлә, мин ышанам. Күреп торам, син алдый торганнардан түгел. Кем нәселеннән, әтиеңнең исеме ничек иде?

– Әтием Нәбиулла исемле иде, – диеп елап җибәрде малай.

– Эх, менә кем малае икән. Әйтәм дә, кемгәдер ошатам кебек. Хәсән абзыйның оныгы икән. Юк, яхшым, сөйләмичә эшең чыкмый. Мин бит әтиең белән бик дус идем, велосипедын миңа биреп тора иде.

Малайның күзләрендә кызыксыну уянды:

– Дөресме? Беләсезме? – диде, аннан нәрсәдер уйлап алды да, Ризага борылып, – әтием нинди иде? Аның турында нәрсә булса да сөйләсәгез иде, – дип, өмет тулы күзләрен Ризага төбәде. Бу караш үзенең әти-әнисе турында көне-төне тыңларга яраткан Ризага бик яхшы таныш иде.

– Без әтиең белән базарда танышкан идек. Мин аңардан велосипедын йөреп карарга сорадым. Яшел төстә иде велосипеды, фарлары, звоногы да бар иде.

Малай шатлыгын яшерә алмыйча:

– Мине шул велосипедка утыртып йөртә иде, рамга чәпе бәйләп йөреткәндә, мин фарны да тотып бага идем, – диде. Аннан, оланга санамадылармы икән дигән кебек, күтәрелеп карады да туктап калды.

– Әтиең миңа велосипедын Сергачка барырга биреп торган иде, машина белән узыша-узыша кайтып килгәндә алдыма тай чыкты. Нишләргә? Велосипедны читкә төртеп җибәреп тайга үзем бәрелдем дә, тайны кочаклап каталап киттем. Тайга зыян булмады, минем генә терсәкләрем канады.

– Ә велосипед ватылмады?

– Шуңардан курыктым да. Әгәр ватылган булса, эшем харап иде. Әтиең нәрсә кирәгемне биргән булыр иде.

– Юк, минем әтием андый түгел иде, әнә Нәҗип абыем фарны ваткач та: «Курыкма, энем, тимергә шайтан да булмас», – дип әйткән булган.

Шулай кәефләнеп киткән малай, бераз тынга калып торгач:

– Сез кем буласыз? – дип сорады.

– Мин күрше Краснай авылыннан, Риза булам.

Бу малайның да күзләрендә очкыннар кабына ала икән, алма алмагачтан ерак төшмәс дип уйлап алды Риза.

– Минем белүем буенча, сиңа бит алты гына яшь, кемнең соң ятим баланы кыйнарга кулы күтәрелә? Курыкма, әйтергә ярамаса, кемгә дә әйтмәм. Сөйлә, хет үзеңә җиңелрәк булыр.

– Әниемнең энесе җиде көннән бирле тибеп-тибеп кыйный. Хатынының икмәк сала торган калыплар алырга дигән акчасы югалган, шул акчаны икәүләшеп миннән таптыралар.

Моны ишеткәч, Риза ни дип тә әйтергә белми торды.

– Хәсән абзыйга әйтәсе… Күпме соң югалган? Әйдә, мин бирәм, үзеңә дә ярый. Ятим баланы бер дә юкка кыйнаган гөнаһны ничек тә йолып булмаганны белмиләрме икән?

– Карт әти бит мине көн дә үзенә чакыра, тик ничек итеп әнием белән сеңлемнән аерылыйм, мин бит әтием урынына калдым… Зинһар, берни дә әйтмәгез. Алмаган өчен түләргә кирәкми, түзәрмен. Түзәргә өйрәндем инде. Акчаларын да таптылар инде, ахрысы, оятларыннан әйтмиләр генә.

– Ярый, карт әтиеңә сәлам әйт. Тагын кыйнасалар, миңа кил, Краснайга, көрәшүче Ризаны сора, – дип малайны өенә тикле озатып куйды. Бу ятим малай башта кыерсытудан каерылган канатлы кошны хәтерләтсә дә, соңыннан бүре баласынарак ошап китте бит, дип Риза малайны еш исенә төшерде.

Ризаның МТСка йөрүенең соңгы еллары иде. МТСны РТСка әйләндергәч, озак та үтмичә техниканы колхозларга сатарга дигән карар чыгардылар. Нәкъ шул елны ул Петрякс урамында Рамазан абыйны танып алып, артыннан җитте дә:

– Әй, карт бүре, миңа бармыйча Петрякс буенда йөрисең, – дип аркасыннан кочаклап алды.

– Аллаһ бар бит, ничек очраштыра! Әйдә, сөйлә, ничек хәлләр? Мине чакырмыйча гына туй дамы уздырдың? – Рамазан абый Ризаны кочаклап алды.

– Хәлләр шулай бер төрле, өйләнергә җыенып йөрим әле. Калганын өйдә сөйләрмен…әйдә, утыр артыма, – дип мотоциклның утыргычына күрсәтте.

– Риза, ашыктырма, онытмаган булсаң сөйләгән идем бит, Петрякста минем якын дустым Мансур яши. Әйдә, элек аның белән күрешеп чыгыйк, ә аннан, хәл калса, сиңа, – дип, костюм кесәләренә ымлады.

Алар күрешергә генә керсәләр дә, башта Рамазан абый кесәләреннән чыгарган шешәләрне бушатып, анннан Мансур абзый куйганнарның да тәмен татый-татый, көн буе сөйләшеп, җырлап утырдылар. Җырларга яраткан Риза, баянда яхшы башкарылган көйләрне ишетеп: «Мансур абзый, Казан гармунчыларыннан ким уйнамыйсың», – дип, тамагы карлыкканчы җырлады. Өчесе дә төрмә хәлләрен татыган кешеләр, шуңа күрә сүзләре дә, җырлары да охшаш булгандыр. Рамазан абзый: «Ярый, Мансур, гаепләмә, караңгы төшкәнче Краснайга юлланырга кирәк», – дигәненнән соң да тагын ике сәгать диярлек җырлап утырдылар. Чыгып киткәндә Риза:

– Мансур абзый, бер көнне юлда очратып сеңлеңнең малаен Сафаҗайга тикле утыртып илттем. Бик жәл булды, бер туктамый кыйныйлар икән үзен. Кемгә дә әйтергә кушмады, сиңа әйтмичә түзә алмыйм, – диде.

– Үзләренчә тәртипкә дә куябыз, дип уйлый торганнардыр. Юкка җәберлиләр, булачак баштан ук билгеле. Миңа килгәндә, эшебезгә килеп сыер куышканга да Кадыйр абзый үзенә акча биргәли. Ә шул акчага кәнфит тә, прәннек тә алмый, күтәрәлгән тиклем икмәк алып Сафаҗайга китә. Барган атны башка сугарга ярамыйдыр да… Үсә төшсен, минем Сафаҗайда кечерәк өем бар, шуны арзангарак бирермен үзләренә, Аллаһ кушса, – диде Мансур абзый кунакларны озатып.

Рамазан абзый Краснайда бер атнага якын кунак булгач:

– Әйдә, Риза, озат мине. Гали турында ишетеп йөрәгем бозылды. Сөйләшеп карарага бирмәдең, үзең беләсеңдер. Тик сакланырга тырыш, – диде.

Шул көнне Рамазан абзыйны Ырбишча каберлекләренә тикле озатып куйды.

– Ярый, Рамазан абый, исәнлектә күрешергә язсын, Аллаһ кушса, туема чакырырмын, адресыңны белгертеп хат яз, – дип хушлашты.

– Ярый, егет, сакла үзеңне, хат язармын. Менә дусларымда берәр көн торыйм да, Мәскәүгә китәм.

Рамазан абзый каберлекләргә табан бер-ике адым атлагач, туктап Ризаның артыннан карап торды. Төтенләп барган мотоцикл күздән югалды. «Аллаһ гына сакласын инде үзен. Эчендә усаллык юк. Башкаларны да шулай дип белә. Тик кеше бер генә төрле түгел шул. Гали белән сөйләшергә рөхсәт бирмәве бәлки дөрестер дә. Әгәр яман хәл була калса, үземә сүз бирәм: сиңа кул күтәргән кешене җәһәннәмнән дә эзләп табачакмын… Бисмилләһир-рахман ир-рахим», – дип, каберлекләргә кереп китте.

 

***

 

Риза бик күптән инде татарларның культура үзәге булган Казан шәһәренә барырга хыялланып йөри иде. Өлкәнең җыелма командасы Казан шәһәрендә оештырылган зональ ярышка барырга хәзерләнгәч, ул бик шатланды. Өенә кайтып тиз генә кирәк-яракларын барлагач, мотоциклы белән Сафаҗайга чапты. Дусларыннан Казанга кемгә барып төшәргә икәнен сорашты. Аңарга Казан шәһәрендә озак яшәгән, тумышы белән Сафаҗайдан булган Әнвәр исемле кешенең адресын бирделәр.

Казанга килеп төшкәч, Ризаның күңеле яктырып, тәненең һәр күзәнәгенә рәхәт җәелгәндәй булды. «Бу бит ерак бабайларның Кара диңгез буеннан күчеп килеп, яшәү өчен сайлап алган җирләре. Бу бит безнең әдәбият, сәнгать үзәге. Бу бит Тукай яшәгән шәһәр! Бу бит татар халкының бишеге булган изге Казан каласы!», – дигән уйлар Ризага әйтерсең канат тактылар.

Тиз арада Әнвәр абыйның фатирын табып ишеген шакыганда, таң атып, өйдәгеләр эшкә җыеналар иде. Әнвәр абый ишекне ачуга:

– Әйдәгез, рәхим итегез, эчкә узыгыз. Якташлар ахрысы.безнең авыл түгел, Петрякс та түгел, Ырбишчаныкы булырга тиеш, – дип кеше тануы белән шаккаттырды.

Әнвәр абый Ризадан ун яшьләргә олы, ачык чырайлы, кунакчыл кеше иде. Ул тиз арада эшеннән соралып кайтты, кунакларын шәһәр белән таныштырып йөрде. Бергәләшеп ярышлар узачак спорт сараена барып, ике төрле көрәштә катнашырга язылып кайттылар. Риза Әнвәр абыйны бер күрүдән ошатты: кеше хәленә керешә белүче, дөньяны, чынбарлыкны төрле яктан аңларга тырышып яшәүчән, күп укыган, хәтта серле темаларны да үзенчә аңлый белүчән ул.

– Әнвәр абый, мине гомерем буенча бер нәрсә борчый. Бу нәрсәгә сез җавап бирерсез дип уйлыйм.

– Әйдә, Риза, сөйлә баш өсте. Хәлемнән килгән тикле җавап бирергә тырышырмын.

– Мин биш яшемдә ятим калдым. Ни сәбәпледер әти-әнием һәм туганнарым бар да үлделәр. Мәскәүдә яшәгәндә миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр. Шунда бер чегән хатыны ашарга сорагач, өйдән бер телем икмәк чыгарып биргән идем. Ул рәхмәт урынына: «Әйдә язмышыңны әйтим», – диеп учыма карауга, сискәнеп куйды. Күпме генә сорасам да нәрсә булачагын әйтмәде, борылып ките. Аннан баруыннан туктап: «Егерме җиде яшеңдә язмышыңны белергә өлгерерсең», – дип кычкырды. Бу җәйгә миңа егерме җиде яшь тула. Былтыргы жаткада комбайным жаткасының болтлары өзелеп төште. Янымда булышучы да булмагач, жатканы ялгыз күтәреп, астына кискә кыстырганда, авыз-борынымнан кан китте.

– Яхшы итен, ничек бишәү күтәрә торганны ялгыз күтәрдең? Кискәң котылып астында калсаң?

– Эш анда түгел, Әнвәр абый. Минем аны беренче генә күтәрүем түгел. Ә бу юлы авыз-борыннан кан киткәч, теге чегән хатынының егерме җиде яшеңдә язмышыңны белергә өлгерерсең, дигәне шалт исемә төште. Кыскасы, сезнең яхшырак белгән чегәнегез юкмы?

– Бик яхшы танышларым бар… Ышанасыңмы соң аларга?

– Ни әйтим, минекеләрнең бит күбесе ютәл чиреннән үлгәннәр. Кан бит шул чирнең күрсәткече диләр.

– Юкны сөйләмә, Риза. Муеныңа тышау җитми, тулы йөзеңә чиртсәң кан чыгарга тора. Чирле кеше мондый булмый. Андый авыр нәрсә күтәргәч, авызыңнан гына түгел, артыңнан да кан китәр. Я, бүген йокла, иртәгә, исән булсак, әйткән йомышыңны үтәрбез, – дип, Әнвәр абый аларның йокы бүлмәсеннән чыгып китте.

Риза төне буе әллә нинди төшләр күреп, саташып чыкты. Тагын алдыннан теге Мәскәү урамындагы чегән хатыны: «Синме, килдеңме? Әле әйтмичә булмый инде, тыңла», – дигәч, Риза уянып китте.

Иртән ашап-эчкәч, Әнвәр абый белән икәүләшеп Кабан күле янындагы ике катлы йортка юнәлделәр. Ишекне шакыгач, эчтән:

– Элмәгән бит, керегез, – дигән тавыш ишетелде.

Аларны яшь кенә чегән кызы каршы алды. Әнвәр абыйны танып:

– Абый, карт әнием эчке бүлмәдә, әйдә узыгыз, – дип татар телендә сүз кушты.

Шундый кара татарлар да буламы икәнни, дип уйлап алды Риза. Соңрак та чегән кызын кемгәдер охшатып хәтер сандыгын актарып маташты.

Алар эчке бүлмәгә уздылар. Бүлмә уртасындагы түгәрәк өстәл янында берничә кеше утыра иде. Алар урыннарыннан торып:

– Ярый, Иза апа, рәхмәт, сау бул, – дип чыгып киттеләр. Өстәл янында ялгыз калган чегән хатыны:

– Әйдәгез, Әнвәр, иптәшегезгә дә әйтәм, узыгыз, утырышыгыз. Кызым, чәй китер, – дип ишек катында торган кызга да эндәште.

– Иза апа, хафаланмагыз, без хәзер чәйләдек кенә. Минем вакытым да саерак, эшкә өлгерәсем бар. Сиңа йомыш белән килгән идек. Бу егет минем якташым Риза. Вакытыгыз булса, аның соравына игътибар итегез. Гаепләмәгез, мин эшкә йөгерим, – дип, Әнвәр абый чыгып китте.

Риза чегән хатынын күргәч шаккатты. Бу бит теге Мәскәү урамындагы чегән хатынына охшаган, чәчләре генә бөтенләй агарган. Күзләре аныкы. Юктыр, чегәннәр бит күбесе бер төстә. Булмас дип, үз-үзен тынычландырып өлгермәде…

– Әйдә, утырыгыз. Белгәнемне сөйләрмен, кая кулларыгызны карыйм әле, – диде хатын.

Риза кулларын сузды. Чегән хатыны Ризаның уч төпләрен күрүгә, бик тиз аның йөзенә күтәрелеп карады. Көрәк киңлек кулларны күргәч һәркем шаккатканга, Риза:

– Киңнәр инде… Әтинең дә куллары шундый булган, – диде.

– Исеңдәме, Мәскәү урамында миңа икмәк чыгарып биргәнең? – дигәч, Риза чегән хатынын тануга шатланырга ашыкса да, аркасын салкын чәнчү алды. Нәрсә бу, ник ул вакытта әйткән яшемдә шул ук кешегә учларымны сузып утырам? Язмыш… Ярабби, яхшылыкка…

– Таныдыңмы, улым? Ул вакытта биргән икмәгең, кечелекле, мәрхәмәтле булуың өчен зур рәхмәт. Ул чакта бик яшь идең, аңлап җитмәвең бар иде. Шуңардан язмышыңны әйтмәдем. Сиңа 27 яшь булганда очрашачагыбызны күргән идем. Я, алай булса, тыңла. Аллаһ Тәгалә кешеләрне милләте буенча аермый. Бары тик икегә: яхшы һәм яманга гына аера. Язмыш анадан туганда ук язылып куела. Хәтта нинди анадан, нинди атадан туачагы ук билгеле була. Һәр баланың туганда ук бурычы, икенче төрле итеп әйткәндә, кармасы булып, ул халыкның, нәселенең, әти-әнисенең, туганнарының һәм үзенең элекке яшәвендә кылган эшләре өчен җаваплы булуы мөмкин. Нәрсә ул элекке яшәү дигән сорау бирергә телисең. Кеше җир йөзенә берничә мәртәбә килә, чөнки кеше үлсә дә, җан үлми. Кырык көннән соң гына үлгән гәүдәне калдырып җан «югары акыл»га кушыла. Кирәкле вакыт үткәч, янәдән туачак тәнгә иңә. Шулай итеп, без элекке яшәвебездә эшләгән эшләрне онытып, сынау артыннан сынау үтәбез. Сүрәтләп әйткәндә, яшәгәндә эшләнгән яман эшләр, буар еланга охшаган нәрсәгә әйләнеп, кешедән-кешегә, нәселдән-нәселгә, илдән-илгә күчеп, үсә барырга мөмкин. Аның үсешен яхшылык кына туктатып, хәтта бөтенләй юк итеп, кешенең киләчәген пакьларга мөмкин. Шулай итеп, без кайсы вакыт кем бурычын үтәгәнебезне дә белмибез. Тормышта яхшылыклар гына кылып яшәсәк, нәселебезне, кабат туганда үзебезне теге еланнан саклап калуга зур өлеш кертәчәкбез. Синең язмышыңа килгәндә, нәселең гөнаһларымы, әллә инде аерым кеше гөнаһымы бар. Әмма ул бик электән килгән гөнаһ икәнен генә әйтә алам. Ул гөнаһ, теге елан кебеккә әйләнеп, кардәшләреңә рәхәт бирмәгән, сулышларын агулаган дисәм, дөресрәк булыр. Синең яхшылыкларың, бер кисәк икмәгеңне дә берничәгә бүлә белүең, кешеләргә булышуың ул еланның үсешен туктаткан. Сезнең көчләрегез тигезләнгән. Энем, син рухи яктан да, физик яктан да бик көчле кеше. Күңелеңне төшермә, син нәселең киләчәген шул еланнан коткару өчен җир йөзенә кайткан җан иясе. Бу синең иң мөһим бурычың. Теге елан, дин теле белән әйткәндә, Иблис коткысы, бу елны сиңа каршы көчен сынарга чыгар. Көзен ни булачагын әйтергә әмер юк. Ә балаларың, оныкларың, нәселең яманлыктан арынып, җаннары рәхәтләнүдә синең өлешең дә барны белеп яшәрләр.

Тагын соравың бар... хәзер җавап бирәм, тыңла, – диде чегән хатыны Ризаны шаккатырып, чөнки ул тагын да сорау бирергә генә җыенган иде. – Ник адәм баласы, белә торып, Иблис ягына бөгелә дисеңме? Аз гына яманлык эшләү дә кешенең рухи көчен азайта, икенче төрле әйткәндә, Иблискә ишек ачыла. Иблис үз эшен бик тырышып башкара. Адәм баласының рухи көче сүнеп, каршы торырлык хәле калмагач, аны бөтенләйгә үзенә буйсындыра. Менә шуның аркасында теге дәү яманлыклар нәселгә, илгә, җиргә зыян итәрлек күләмдә җыелырга мөмкин. Соңгы сүзем шул, энем: яманлыкны яхшылык белән генә туктатып була. Батырлыгың да җиткән, көчең дә гади кешеләрнекенә караганда икеләп. Иблискә синең кебек көчле кешеләр һаман да җитешми. Ишегеңне ул күпме генә шакыса да, ачма. Әти-әниең сиңа исемне төптән уйлап сайлаганнар: Ходай Тәгалә яман эштән сакла, нәрсә биргәнеңә без риза, дип,аның ризалыгы өчен – онытма.

Риза үзен рентген экранында кебек хис итте. Чегән хатыны сүзен бетергәч, үзе дә сизмәстән, өстендәге киемнәрен тоткалап карады:

– Иза апа, бик күп рәхмәт. Гаепләмәгез, вакытыгызны алдым. Күпме акча бирим? – диде.

– Син Мәскәү урамында мине ач үлемнән коткардың, улым, ә мин... Ул сүзен бетермичә туктады.

– Ярый, Иза апа, хуш, сау калыгыз. Мин киттем, алай булса... Чегән хатыны: «Язмыш, улым, язмыш, ни эшләрлек тә хәл юк». «Югары акыл»га гына билгеле җир йөзендәге терелекнең язмышы, чынбарлыкның төзелеше дип, Ризаның артыннан моңсу карап озатып калды.

Чегән хатыныннан җан сискәндергеч сүзләр ишеткәч, Риза үз-үзен ничек тә тынычландырырга тырышып: «Багучыга барма, башыңа кайгы алма», дигән картлар сүзен адым саен кабатласа да, элек күңеленә кереп кенә чыккан шик, әле аның йөрәген бөтенләйгә камап алды, мизгелгә дә онытылмый башлады.

Риза, ике төр көрәштә катнашып, ирекле көрәштә генә икенче урынны алалды. Дөресен әйткәндә, аз гына хәрәмләгән булса, җиңә иде, чөнки судьялар күреп калалмаган хәрәмләшү көрәшүчеләр арасында һәркайчан бар инде ул. Тик бу юлы Риза Уралдан килгән егетнең хәрәменә җавап бирмәде.

Татарча көрәштә Ризаны беренче пардан үк аерып, кабат көрәшергә бирмәделәр, чөнки монда бездәгечә «өстән алу», «аяк чалу», «табан тарту» кебек һөнәрләр кулланылмый иде. Аның хет төрле һөнәрләре бар, Мидихатне монда якын да җибәрмәсләр иде. Ризаның былтыр Уразавылда батыр булып калган Ырбишча егете исенә төште. Бер яшькә яшьрәк, төп һөнәре – эчтән алу. Эчтән алса, ничек тә ега инде. Риза белән дә көрәштеләр, тик эчтән ала алмады. Үзара әңгәмәдә: «Ничек болай остардың: эчтән алганыңны екмыйча калмыйсың бит?», – дигәч: «Ярар инде, Риза, ишеткәнең бардыр: минем бит көрәшкә әзерләнүдә булышчым – багана. Баз казып багана утыртам, аннан эчтән алып суырып чыгарам. Әле метр ярымга күмгәнне ала алам инде», – дигән иде.

Риза Казан урамнарын карап озак йөрегәч, Сөембикә манарасы янына килеп чыкты. Манара янында уйланып басып торды, ханбикәне күз алдына китерергә тырышты: матур булгандыр, юкка урыс патшасы гашыйк булмагандыр.

Көтмәгәндә чиркәү чаңы аны сискәндереп, уятып җибәргәндәй булды. Эх, безнең чынбарлык, үзебезнең шәхесләребез турында да тыныч кына уйлап булмый. Ул Әнвәр абыйның фатирына юлланды. Әнвәр абый аны ишек төбендә үк каршы алып:

– Әйдә, сөйлә... Көрәшкәнеңне карарга баралмадым, ничек булды?

– Шулай, Әнвәр абый, уртача. Беренче урынны алалмадым. Татарча көрәштә аяк белән эшләгән һөнәремне күреп дәвам итәргә бирмәделәр, аердылар. Кабат көрәшергә соралмадым инде.

– Шулайдыр шул, монда бит безнең яктагыча аяк һөнәрләрен кулланмыйлар.

– Ә чегән хатыны нәрсә сөйләде?

Риза авыр сулап куйды:

– Соңгы елым, ахрысы, минем, Әнвәр абый... Тик бер сүзен аңламадым, нәрсә соң ул «югары акыл»? Ул хатын минем элекке танышым икән, – дип, багучыдан ишеткәннәрен сөйләп бирде.

– Ул тикле кайгыга төшәргә урын юк, кисеп әйтмәгән бит. Ул хатын күп белә һәм һәркайчанда туры әйтә... Ә нәрсә соң ул «югары акыл», дигән соравыңа тиз генә җавап бирәлмим, чөнки ул ике сүз белән аңлата торган тема түгел.

– Әнвәр абый, аңлатырга теләсәгез, тагын бер көнгә калыр идем.

– Ярый, бүген ял ит, иртәгә сөйләрмен, – дип Әнвәр абый китаплар бүлмәсенә кереп китте.

Икенче көнне аның ял көне иде. Иртәнге чәйдән соң әңгәмәне яңартты.

– Кичәләрне бик четерекле сорау бирдең. Әйдә, тыңла, белгәнемне сойлим. «Югары акыл» ул, безнеңчә әйткәндә, Аллаһ Тәгалә үзе була. Җир йөзенә килеп китеп йөрегән җаннар, «югары акыл» өлеше булып җирдәге булган барлык яшәүләрнең, икенче төрле әйткәндә, цивилизацияләрнең белемен «югары акыл»да туплау вазыйфасын да үтиләр. Галәмдәге һава киңлекләре гади кешеләр өчен бикле булу сәбәпле, белемнәр, язмышлар тупланган кырны, үткәнне, киләчәкне бик озак тикшерелгән яхшы, көчле җанлы кешеләр генә күрә ала.

Безнең җир шарында тереклек һәм кешеләр егерме ике мәртәбә барлыкка килгәннәр. Бездән алда яшәгәннәрнең яман эшләре табигать циклын бозарлык дәрәҗәгә җитеп, аларны үзләрен юк итсәләр дә, бөтен яхшы эшләре, белемнәре «югары акыл»да туплана барган. Яңалык ачучы гениаль кешеләр барысы да «югары акыл» тарафыннан җирдәге кешеләргә булышу өчен сайланып җибәрелгән җан ияләре булырга тиеш. Безнең цивилизациягә кадәр атлантлар яшәгәннәр, аларның буйлары өч-дүрт метр булган, күз карашлары белән авыр булган җисемнәрне дә урыныннан күчерә алганнар. Мисырдагы пирамидаларны да алар төзеп калдырган дигән юрама бар. Яшәгән җирләрен Атлантида дип йөрткәннәр. Аларга кадәр яшәгән цивилизацияләр кебек үк, яманлыклар эшләп, яшəү өчен уңай булган табигать циклын бозгач, бозлар эреп, җирне су баскан. Хәтта җир үзенең күчәрен югалткан. Төньяк полюсның элекке ноктасы – җирнең иң биек урыны булган Тибет һәм Гималай тауларында булган дигән версияләр бар.

Тереклек һәм кешеләр яңадан ничек барлыкка килгән, дигән сорау туа. Җирнең иң биек урыны булган Тибет һәм Гималай тау куышларында, икенче төрле әйткәндә, мәгәрәләрдә сакланып калган атлантлардан безнең цивилизация барлыкка килә. Йоглар бик озак ашамый-эчми «лотос» үсемлегенә охшап утырып торалар бит, ә «югары акыл» тарафыннан җир өстендә кешелекне саклап калыр өчен сайланган аерым кешеләрнең еллар, гасырлар буе шул хәлдә тора алулары билгеле. Алар тау куышларында, «югары акыл» тарафыннан яман ниятле кешеләрдән сакланылып «сомати» хәлендә, бүтәнчә әйткәндә, бозылмас булып «югары акыл» әмерен көтәләр.

Бу хәлләрне үз күзләре белән күреп язып калдыручы кешеләр хәтта безнең «Алла юк» дигән илдә дә булды. Алар Е. Блаватская, гомерен Тибет һәм Гималай тауларын өйрәнүгә багышлаган бөек Николай Рерих. Нострадамус дигән кешенең дә бу тарафлый язып калдырган фикерләре саклана.

Аллаһ Тәгалә бер булгач, төрле дин нәрсәгә? Кешелек дөньясының көннеке-көнгә, елныкы-елга акыллылана барып, тормыш кирәк-яракларын да яхшырайта баруы билгеле. Шулай булгач, төрле телдә сөйләшкән, төрле гореф-гадәтле кешеләргә «югары акыл» тарафыннан сайланган яхшы җанлы кешеләр, безнеңчә әйткәндә, пәйгамбәрләр, шул телне һәм гореф-гадәтне белеп, яхшылыкка өндәргә тиеш булганнар. Җир йөзендә булган барлык диннәрнең төп максаты – кешеләрне яхшылыкка өндәү булганнан да, бу юнәлешнең бер урыннан чыкканлыгы күренә. Дини китаплардан да билгеле: һәр пәйгамбәр – Будда, Иисус һәм Мөхәммәт Галәйһиссаләм дә үзләренең әмер ишетүләрен тау белән бəйлиләр. Барысыннан да олы булган Будданың йөз төзелеше һәм буе бездән элек яшәгән атлантларны хәтерләткәне билгеле. «Югары акыл» ярдәмендә, гасырлар буена төрле сыннарга, төрле аллаларга табынудан башлап, кешелек дөньясының күпчелеге төрле телдә сөйләшсә дә, бүген җиһанда бер генә Аллаһ икәнен аңлауга ирешә бара. Безнең беребезгә дә чынбарлык тулаем билгеле булмау сәбәпле, кызыксынабыз, укыйбыз, икенче төрле әйткәндә, алга барабыз, ә «югары акыл» безне яхшы юлдан илтәр өчен чараларын күрә.

Чегән хатыны Иза тарафлый шуны әйтер идем. Чегәннәр бит Һиндстаннан чыккан милләт, Гималай һәм Тибет тауларына якын урында яшәгәннәр. Иза безнең илдән китеп, ун еллар чамасы Тибетта яшәп кайтты, күп нәрсәләр сөйләде. Миннән ишеткәнеңне аңлап бетерә алмасаң, кәефеңне бозма. Кешеләр үз-үзләрен харап иткәнче бу нәрсәләрне аңлап өлгерсәләр ярар иде.

Әнвәр абый бераз вакыт күзләрен йомып торды да:

– Кешелек аңында, фикеренең нигезендә Аллаһ Тәгалә, теге дөнья, җәннәт һәм җәһәннәм кебек күзаллаулар ятмаса, пәйгамбәрләрнең өндәве дә әкият кебек кенә ишетелер иде. Кешенең җаны вөҗдан дигән тойгы аша тәэсир итеп, аны һаман да яхшы юлга турылый. Җаннарның төп яшәү урыны – теге дөнья, ә җиргә кайтып, тәнгә иңеп яшәве, вөҗданны сафландырудан гыйбарәт. Шунлыктан һәрбер диннең төп шартлары булып яхшылык, миһербанлылык, мәхəббәт һәм яманлыкка капма-каршы булган, вөҗдан белән тартышмаган башка матур тойгылар яши. Киләчәктә җир йөзендә яшәгән халык бер генә төрле динне сайлап үзара сугышларны туктатыр, яманлыкны бөтенләй бетереп, безнең цивилизацияне һәм җир шарын коточкыч галәмәтләрдән саклап калырлык белемгә ирешер, диеп ышанам, – дип, Әнвәр абый сүзен тәмамлады.

Бераз вакыт икесе дә тынга калып утырдылар. Беренче булып Риза тынлыкны бозды:

– Әнвәр абый, сөйләгәнезне аңларга тырыштым. Бик күп рәхмәт. Авылыгызга кайта калсагыз, белгертегез, – диде.

– Мин, Риза, Сафаҗайга кайтып үз йортым белән яшәр идем, Аллаһ кушса, бу теләгемне пенсиягә чыккач үти алырмын дип хыялланам.

– Улсы тагын да яхшырак була, күрешеп сөйләшкәләрбез. Рәхәтләндем сезнең белән. Күп нәрсәне аңламыйчарак яшәлгән икән, – дип, Риза рәхмәтләрен белдерде.

Кичкә табан Әнвәр абый аны вокзалга тикле озатып:

– Күңелеңне төшермә, бар да Аллаһ теләгәнчә булыр. Без барыбыз да «аның» карамагында, – дип, салмак кына кузгалып киткән поезд артыннан кул болгап калды.

Риза өйгә кайтып керүгә, Сәрбиҗан апа:

– Нәрсә булды, бөтенләйгә канатлары салынган казга охшап калгансың. Ектылармы әллә?

– Юк, мине чынлап егалган кеше булмады, язмыш екса гына... Гали әледәме сүгенеп йөри? – дип сорады.

Сәрбиҗан апа бер сүз дәшмичә, Давыт абзыйга карады.

– Йөри шул. Кичә генә Тарзан үзен тыкырык башына тикле өреп озаткач: «Бәйләгез этегезне... юкса анасын шулай итәм!» – дип тавышлады. Кемгә дә өрми-бәйләнми, аны күрсә нәрсә була хайванга, өзеп ташларга бага, – диде Давыт абзый.

– Зинһар,бернәрсә дә әйтмәгез. Тарзанны да бәйләп куярга кирәк. Бәлки тора-бара тынычланыр...

– Белмим шул, андый кырның үләне түгел Гали, – диде Сәрбиҗан апа,кырга алып барырга дип әзерләнгән ашларын Ризага сузып.

– Эшкә киткәнче этеңне бәйләп калдыр алай булса, безне бит тыңламас, – диде Давыт абзый.

Бер тешләмгә дә калмыйча Ризаның артыннан йөргән Тарзанны беренче мәртәбә чылбырга утырткач, эт башта иясе артыннан ыргылып карады, аннан башын аска иеп, яшьләнгән күзләрен яшерергә теләгәндәй, оясына кереп ятты.

Язгы эшләр белән мәшәкатьләнеп, сабантуйлар да җитте. Һәр елдагыча авыл уртасында һәм Ратау сазында көрәшләр оештырып йөрде Риза. Ләкин Петрякс сабантуенда көрәшергә кермәде. Тирә-яктан: Риза монда икән... Көрәшергә кермиме икән? дигән сүзләр ишетелде. Аны таныйлар, көрәшкәнен көтәләр иде. Риза бермәл дәртләнеп куйса да, күңелен чолгап алган уй-сагыш мәрәгә кереп сөлге алудан аны туктатып калды. Сабантуй барышында Ырбишча егетләре Ризаны үзләренә Сабантуйга чакырдылар. Аның туган авылында көрәшеп батыр калганы юк иде әле. Соңгы елым булса, Ырбишчага барып көрәшергә кирәк, дигән карарга килеп, ул киләчәк базар көнне көтә башлады.

Сабантуй көнне Риза дуслары Вәлитне, Сәярны, Хәсәнне һәм Абдылбәрне ияртеп Ырбишчага килгәндә, көрәш башланган иде инде. Алар үз вакытларын көтеп алып, өчәрне егып, финалга язылдылар. Кара гына чырайлы Мәлик исемле Ырбишча егете үзенә каршы чыккан һәр көрәшүчене тартып кына да түгел, сөйрәп алып сыртка алу ысулы белән ега баргач, тиздән аның белән көрәшергә теләүчеләр калмады. Халык мәрәдәге судьяга: «Иптәш Жалеев, әйдә авылыңнан, Краснайдан Мәликкә каршы көрәшче чакыр», – дип кычкыра башлады. Тумышы белән Краснайдан булган Жалеев Ырбишчада мәктәп директоры булып эшли иде. Авылдашлары янына килеп: «Ишетәсезме? Әйдә, сынатмагыз, егетләр. Риза, кемне җибәрәсең? Үзең керсәң дә чак кына булыр, сыртка оста менгезә бу кара малай... Сөлгене китерәм», – дип, мәрә уртасына китте.

– Егетләр, сөлгене китергәч, алмый чарабыз юк. Әйдәгез, кайсыгыз керә? – диде Риза. Кем дә дәшмәгәч: ул тикле куркып калмагыз инде, үзегез беләсез бит, мине сөйрәп йөретә калса, тезем чыгачак. Аннан бөтенләй көрәшеп булмас.

– Ярый, Риза, мин кереп багыйм алай булса, – дип, урыныннан Вәлит күтәрелде.

– Юк, Вәлит, бу егет синең кешең түгел. Ул сине алдарга мөмкин. Әйдә, Костя, бу синең парың, – диде Риза, Хәсәннең җилкәсенә кулын куеп. – Ул тикле куркып калма инде, әлдә озак та түгел Харис Измайловский паркта Мәликне еккан... болай гына түгел, яхшы еккан...

– Харис бит армиядә.

– Кайткан. Әле туганнарында, Мәскәүдә ял итә икән. Тиздән, бак, авылга кайтыр. Соңгы сабантуйларга өлгерсә ярар иде, өч ел эчендә бөтенләй үзгәргәндер...

Каршыларына сөлге тотып судья килеп басты.

– Әйдә, Костя, ал сөлгене, кыз астына калмыйсың бит, – диде Риза, бераз шаяртып. – Ега калса, кая чыгарганны кычкырырбыз.

Хәсән сөлгене алгач, тамашачы халык: «Кая моны керттегез, бу бит Мәликкә караганда чебеш», – дип сөйләнә башласалар да, тиз туктадылар, чөнки Мәлик Хәсәнне мәрәдә үзартыннан тартып йөрсә дә, һөнәр куялмады. Судья: «Тагын биш минут. Әгәр егыша алмасагыз, икегезне дә көрәштән чыгарабыз», – дип кисәткәч, Мәлик Хәсәнне тагын да көчлерәк тартып йөретә башлады. Аннан, соңгы көчен җыеп булса кирәк, бар көченә кычкырып сыртка алса да, җиргә бәрим дигәндә Хәсән аның култык астыннан чыгып җиргә басып калды. «Бу парны аерабыз, ә Хәсәнгә яңа носкилар бирәбез», – дип судья, халыкны көлдереп тә алды. Хәсәннең, тартып йөртүгә каршы аякларын чирәмнән күтәрмичә, терәп йөрегәнгә күрә, оекбашларының төпләре ертылып беткән иде. Кара оекбаш төбеннән аяк табаннары кызарып чыкты. Бу хәл тамашачыларда көлке катыш ихтирам уятты.

Батыр исеменә шиксез кандидат булган Мәликне юлларыннан алгач, соңгы парда Риза белән Уразавыл сабантуйлары батыры, Куйсуы егете Измайлов Али көрәште. Сөлгене алып Алиның биленә салганда, Ризага мәрхүм әтисенең ат күтәрергә бөгелүе күренгәндәй булып китте. Сабан туе да шул ук урында... Әтием, бу көрәшүемне сиңа багышлыйм!

Риза Алины тартып китереп тез өстенә алды да, бер дә хәрәмсез аркасына төшерде. Мәрәгә дуслары йөгерешеп керделәр, аны күккә чөяргә керештеләр. Риза әтисен кабат күз алдына китереп, аның кебек ук: «Ярар инде, егетләр, булды, җитәр», – дип, җиргә басарга ашыкты.

Тагын бер атнадан Риза дусларын ияртеп, Сафаҗай сабантуена барды. Тик чегән юравын истә тотып, ул-бу хәл була калса хет егылмыйча, батыр исеме белән китәргә кирәк бу фани дөньядан, дип көрәшергә керергә уйламады да. Ул да булса якын дусты булган Харис белән көрәшергә туры киләчәк. Туган авылы Ырбишчада батыр калу аңарга язмышының иң кадерле бүләге иде. Сафаҗай халкының: «Риза монда... Керер инде. Петрякста көрәшмәде... Ул көрәшсә, кызыгырак булыр иде», – дигән сүзләре аны бөтенләй дәртләндермичә, үткән елларда бу авылда көрәшкәнен генә исенә төшерделәр. Ул сабантуйдан соң Ризаның касыклары ай буе авыртып йөрегән иде.

Бу хәл үзеннән күпкə биек һәм авыр Шәймәрдән исемле Сафаҗай кешесе белән көрәшкәндә булды. Теге, ике яктан да янтау тыгып, Ризаны якын килергә бирмичә, судьялар күрмәгәндә хәтта тәнен дә йомарлап алгалады. «Җитмәгәнгә – җиде борыч» дигән кебек, Шәймәрдән белән көрәшкәндә Ризаның тезе дә авыртып йөдәтте. Янтаулары кызарып канарга тотынгач кына, халык кычкырышып, аларны аерганнар иде.

Сабантуе гөр килә, соңгы парлар көч алышалар. Ят авылныкылар булмау сәбәпле, сафаҗайлылар үзара көрәшәләр. Авылның танылган көрәшчесе Харис, үз вакытын көтеп, көрәшчеләрне күзәтә. Мәрәдә ике исемдәш көч сыный, тик берсе Калинин ягыннан булып, икенчесе Кировтан. Киров ягыныкы остарак булып чыкты. Тезгә күтәрү һөнәре кулланып көндәшен еккач, ул Калинин ягыннан керәчәк көндәшен көтеп, мәрә уртасында арлы-бирле йөрергә кереште. Аңарга озак көтәргә туры килмәде, Нәҗип исемле егет, милчә канаты алымы кулланып, аны сыртына төшерде. Мәрәдәге судья ни сәбәпледер моны җиңүгә санамыйча, яңадан көрәшергә әмер биргәч, егетләр янәдән тотыныштылар...

Эй көчле бу егетләр! Әнвәр исемлесе олырак күренә. Уртача буйлы, соргылт чәчле бу егет, өчне егып калган иде финалга. Хәтта бер көндәшенең билен кысып сөлгене дә өзде. Нәҗип исемлесе яшьрәк күренә, егермеләр тирәседер үзенә. Мускуллары буын-буын тора. Киң җилкәле. Бик көчле дә, ахрысы... Чү, нишләде, минем кебек ике яклап тез күтәрә бу егет! Башта уң як белән тез күтәрергә дип кысып тартып китергән көндәшен алдады бит: сул аяк тез өстенә алып, баш аша диярлек чирәмгә аркасы белән төшерде һәм күкрәгенә ятты. Судьяга: «Әле күреп өлгердеңме, яхшырак бак», – диде.

...Риза уйланып утырган арада, янындагы Хәсән мәрәгә кереп сөлгене алды. Бик озак көрәштеләр. Риза, янына утырган Сафаҗай кешесеннән кызыксынып:

– Кем малае бу? Бик көчле дә, миңа калса, осталыгы да җиткән, – дигәч, теге, – Зур Хәсән абзыйныкы, – дип куйды.

-– Риза уянып киткәндәй булды һәм вакытлыча көрәшүдән аерылган Хәсәнгә:

– Чү, Костя, утыр янга, – дип боерды.

Мәрәдәгә судья тагын көрәшеп карарга тәкъдим итсә дә, Хәсән кабат мәрәгә кермәде. Көрәшкә соңгы парлар чакырылды. Бу юлы Нәҗипкә каршы үзеннән олырак, сабантуйларда танылып өлгергән бик оста һәм көчле көрәшче Харис чыкты. Озак бер-бересен сагалап йөргәч, көрәшүчеләрнең яшерәге көндәшен тартып китереп, тез өстенә алды да, чирәмгә бәрде... Икесе дә җиргә җилкәләре белән төштеләр. Риза янына утырган Хәсән: «Безнең дуслар кереп тотып кара, дип юкка гына үтенмәгәннәр икән. Хариска тиз генә оста калырга бирмәс бу егет», – диде.

Көрәшүчеләрнең кайсысы һөнәр куллангандыр, Риза күреп өлгерәлмәде, тик икесе дә кабат яный төштеләр. Судьялар бу сабантуенда батыр исемен абруйлырак көрәшче булган Хариска бирделәр, тик кайсыбер кешеләр, чиста екканчыга тикле көрәштерергә кирәк иде, дип судьяның соңгы карарына ризасызлык белдерделәр.

Көрәш беткәч ук кайтып киткән краснайлыларга, ят авыл сабантуйларында да орыш башламыйча калмаган халык, үз сабантуйларыннан соң да үзара сугышканнары, ә кичкә таба бер егетнең Сура елгасында батып үлгәне ишетелде. Риза моңа:

– Ходайның хикмәте – һәр сабантуй артыннан фаҗига, – дип көрсенеп куйды. Көн артыннан көн үтеп, урак вакыты җиткәч, Әббәс абзый Ризага: «Онытма әйткәнеңне. Бу елны игеннәр дә яхшы күренә. Бик вакыт, бу көзне дә өйләнмәсәң, сиңа ни дип тә әйтерлек калмый инде», – дигәли торды.

Ризаның үзенең дә бу төенне чишәсе килә иде: быелдан да артка калдырырга ярамый, бала ятим үсə... Ул туй итәргә хәзерләнә башлады. Булачак хатынына биреләчәк әйберләрне алып кайткач, самогон эшләтергә дигән арышын Ратау авылындагы белешенә илтеп бирде. Туйсыз гына өеңә китер, ул бит синең хатының инде, балагыз да бар бит, диючеләргә: «Без соң кешедән кимме? Хатыным да, балам да булгач, туебыз да булырга тиештер», – дип җавап кайтарды.

Туйга хәзерләнеп йөри-йөри сентябрь дә җитте, тик Ризаның җаны көннән-көн никтер тынычсызлана барды. Һәр төн саен диярлек сәер төшләр инә: йә әтисе, йә әнисе аны үзе янына чакыра. Бер төшендә Гали, буар еланга әйләнеп, аны йотарга авызын ачкач, Риза хәтта өйдәгеләрне куркытырлык итеп кычкырып уянды. Тарзан да көн саен диярлек җан өздереп улый... Чылбырыннан ычкындырсаң, Галигә бәйләнүе бар – ул һәркөн диярлек сүгенеп уза. Азбарда кеше күрсә, туктап ук такмаклый...

«Нишләргә соң? Әллә каршы чыгып муенынмы борыйм икән? Ярабби, ничек түзим!» дигән уйлар Ризаны һәр мизгел борчый башладырлар. Төннәрнең берендә Тарзан туктаусыз өргәннән соң, Давыт абзый, тирес өеме янында кеше эзләре күреп, Ризага: «Саклан, нияте яхшыга түгел ахрысы бу кешенең», – диде. Ачуы чыгып, йөрәге шартлар хәлгә җитсә дә, Риза чегән хатынының: «Яхшылык белән генә яшә... усаллыкка, яманлыкка җавап бирүдән үз-үзеңне тыярга кирәк», – дигәнен исенә төшереп, тынычланырга тырышты.

Егерме җиденче сентябрьнең иртәсендә Риза урыныннан тормыйча озак уйланып ятты, чөнки төшендә кабат әтисе: «Килдеңме, улым?» – дип кочып алды. Аннан ул елга аша чыгарга юл эзләгән малаен муенына кочаклатып, икенче ярга йөзеп чыкты. Тик малаен ярга бастыргач, үзе менәлмичә, уянып китте...

Ул көнне авылдашлары белән он тарттырырга бардылар. Һаман да мәсхәр итүче Ризага иптəшләре: «Нәрсә булды, ник безгә әйтмисең?» – дисәләр дә, дәшмичәрәк йөрде. Милчәдән кайткач малае янына китте. Булачак хатыны белән кайсы көнгә туй итәчәкләрен киңәшкәндә, аның: «Нигә соң ашыгасың, улың белән бергә өйләндерәм үзегезне», – дип шаяртуына каршы: «Болай да соңга калдым, ахрысы, маем. Гаепләмә инде, ярый, киттем. Гомеремдә булмаганны, никтер йөрәгем сызлый», – дип, ишеккә юнәлде. Аннан кире кайтып малаен кочаклады, башыннан сыйпап: «Ярый, улым, әниеңне тыңла», – дип, чыгып китте.

Тышта күзгә төртсәң күренми торган караңгы төн. Акта-сукта яңгыр сибәләп ала. Тыкырыктагы күпердән узганда, Ризага кеше аша атлый кебек тоелды. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, шикләнмичә яши идем, Казанга барып әллә нишләдем, дип уйлап өлгермәде, күпер астында су чәпчегән тавыш ишетелгәдәй булды. Риза, тынычланырга теләп, курку үлемнән коткаралмый, дип «Кара урман» ны сузып җибәрде. Тарзанның гадәттәгедән көчлерәк өрүен ишетеп, адымын тизләтте: «Кем булса килдеме икән?»

Урам аша узып икенче тыкырыкка борылгач, артында аяк тавышлары ишетелде. Җәһәт кенә борылып карауга, шәүлә күренеп китте. «Кем соң баядан бирле артымнан килә?» – дигәненә җавап бирүче булмагач, «Күземәмедер күренәсең инде, Гали абзый», – дип, өенә таба атлады.

Өенә якынайган саен, Тарзан өрүен көчәйтә бара, чылбырын өзәрлек бәргәләнә. Әй, кемдер сагалап килә бит, этләр бездән сизгерерәк... Риза туктап бер-ике адым кирегә атлады. Аңардан җиде-сигез адымнарда баскан кеше тиз арада бер аягына тезләнеп мылтык терәде. Ризаның: «Гали абзый, тукта»... – дигәнен бүлдереп, шартлау тавышы яңгырады. Егетнең күкрәгенә әйтерсең чәнечкеле тимер белән суктылар. Ул егылудан сакланып тезләнде. Нәрсәдер әйтергә дип авызын ачса да, үз тавышын ишетәлмәде. Башы әйләнеп чирәмгә аугач, күз алдыннан әтисе белән әнисе, инеш буенда балык тотып йөрүләре, малайлар белән салам ташулары, Арзамастан куенына тыгып Тарзанны китерүе, сабантуйларында батыр калган мизгелләре, тракторын туктатып кар өстендә Хәсән белән көрәшүләре, Давыт абзый һəм Сәрбиҗан апа кинодагыча күренеп узгандай булды.

Риза башын күтәрергә тырышты, күзләрен ачты... Караңгы... Кемдер яныннан йөгереп узды... Аяк-кулларын нәрсәдер чеметеп алгандай була, күкрәктән нәрсәдер ага... үзе әйтерсең тирән базга төшə бара... Кинәт яктырып китте. Аңарга каршы, кулларын сузып, малае йөгерә. Тик кайдандыр яшел күзле елан чыгып малайны туктатты. Малайны йотарга дип авызын ачты, Риза тиз генә еланның муеныннан йомарлап өлгерде. Бар көченә кысып, еланны бөтенләйгә хәрәкәтсез калдыргач, күзләрен ачты: көрәк киңлегендә кубартып алынган чирәм елан башы кебек күренгән... Риза караңгы торба кебектән кояштан да рәхәтерәк тоелган яктылыкка очты...

 

ЭПИЛОГ

 

Краснай авылы халкын гына түгел, тирә як авылларны да сискәндергән бу фаҗигадан соң бер елга якын вакыт үтте. Краснай каберлекләренә илткән сукмак буйлап, илле яшьләр тирәсендәге бер кеше килде. Кара туфрак өстенә акта-сукта гына яшел үлән үскән кабер янына тезләнде: «Исәнме, Риза. Гаепләмә, тиз генә яныңа килә алмадым. Төрмә үзенекен иткән, бик озак шифаханә караватында аунарга туры килде», – дип күз яшьләрен сөртте дә, Коръән сүрәләрен укырга кереште.

Озын-озын итеп укыган догасын багышлагач: «Барысын да сораштым, Риза. Сине Пилнәдән кайтып килүче ике туган Максуд белән Зөфәр шул ук төнне табып алып тиз генә халык җыялар. Вафа Уразавылга шалтыратып милиция чакырта. Сергачтан эздән табучы эт китереп, сине аткан кешене дә табалар. Төрмәгә кабат кермәм диеп сүз биргән идем, тәүбәмне бозарга туры килә...»

Яд итәргә килүче озак дәшмичә торды һәм янә: «Сүз бирәм: күз яшең дә, каның да җирдә ятмас, дустым. Җәһәннәмгә китәчәгемне белеп торсам да, синең үчеңне алачакмын, ул төрмәдән өенә кайталмас!», – дип, торып басты. Койма янында шыңшыган тавыш ишетелде. Борылып караса – озын йонлы кара эт ярым шуышып Ризаның каберенә табан килә иде. «Эй, хайван, син исәнмени әле? Халык дөрес сөйләгән икән, Ризаның эте кабер яныннан китми диеп. Халыкны да шиккә салыпсың – хуҗаны казып алырсың дип уйлаганнар. Ашамыйсың да икән, бөтенләй сөяккә калыпсың... Эй, Тарзаным, теге күрешүебездә бик сокланган идем үзеңə. Таныйсыңмы мине? Мин Рамазан абзыең булам», – дип, этнең башыннан сыйпады. Эт кабер янына яткан килеш Рамазан абзыйның кулын ялап алды. Күзләреннән бөртек-бөртек яшьләр тамды, шыңшуы улауга әйләнде. Эт баш казык янынарак тартылды да, әйтерсең коелып төште. Рамазан абзыйны тагын да тетрәндерде бу хәл. «Мин сезгә ант итәм!..». Ул зәңгәр күк йөзенә озак карап торды... Этне каберлекләр өстеннән чыгарып, бер куак төбенә күмде, дога укыды: «Син, Тарзан, кабат тууыңда һичшиксез кеше булып туарсың». Аннан тагын Ризаның кабере янына килде: «Хуш, улым, очрашырбыз әле...».

Каберлекләрдән чыккач, «Ирбит» маркалы мотоцикл янында аны көтеп утырган егеткә:

– Авылыбызның чын кешеләренең берсе шул каберлекләрдә күмелгән, онытмагыз, энем, – дип, мотоцикл бишегенә утырды.

– Рамазан абзый, ничек итеп авылдашыбызны онытыйк. Бүгенгедәй күз алдымда: соңгы сабантуйда аны бөтен Ырбишча халкы, үзебезнең егет өстә калды бит дип, күккә чөйгән иде...

«Ирбит» мотоциклы Краснайдан чыгып Ырбишчага табан юл алды.

Бу вакыйгалардан соң кырык елдан артык вакыт үткән. Сафаҗайлы Хәсән бабайның: «Аерым хуҗалыклар да үз урынына кирәк», – дигән сүзләре хак булып чыкты. Колхозлар төзегәндә башкарылган эшләрнең нигезендәге «искене җимереп яңа баштан төзибез!» дигән Иблис коткысы булмаса, бәлкем әлеге җимерелүләр дә килеп чыкмаган булыр иде. Әллә инде теге чегән хатыны сөйләгән, яман эшләр күп җыелудан килеп чыккан бөтен ил өстендәге гөнаһны? Бу күренешләр үзләреннән-үзләре, нишләргә соң, дигән сорауны куялар. Бөтенләйгә сибелеп бетмәгән хуҗалыкларны, яман ут баскан кырларны дәүләт аша оештырылган МТСлар коткарып калсалар гына инде. Бүген күпчелек колхозларның техника сатып алырлык хәле юк, ә булган техникалары дистәләгән елга сузылган «үзгәртеп кору» вакытында җимерелеп, эштән чыккан. Әгәр дә дәүләт тиз арада элекке МТСларга охшашлы алымнар кулланмаса, көннән-көн үсә барган «ачлык кошы» бөтен ил өстенә канат җәячәк. Колхозларны ике сыер, бер аттан башлаган кешеләргә бүгенге хәлләрне күзәтүе бик читен. Риза кебек эш сөюче егетләр һәр авылда бар, әмма тимер өзәрди яшьләрнең күбесе эшсез интегә. Сиксән-җитмеш еллардан соң мондый хәлгә төшкән ил «егылдык» чире белән чирләгән кешене хәтерләтә: ул да һаман җирдә каталамый. Безнең илдә дә көзән җыеру, икенче төрле әйткәндә кризис-конвульсия вакыты үтәргә тиеш бит инде. Халык сүзе – хак сүз, халык хәтере мәңгелек. Краснай авылы һәм тирә-як авыллар Риза кебек батыр егетләрен мәңге истә тоталар. Бу очракта да кырык ел өстенә вакыт үтсә дә, Риза турында горурланып, аның язмышын кичәге хәл кебек искә алып сөйлиләр.

Чын кешенең дуслары, нәселе, эшләгән эшләре кала, ул утырткан агачлар үсеп җимеш бирә. Риза үлгәч тә аның эшләре, көрәшергә өйрәткән дус-ишләре үзләрен уңай яктан күрсәтә тордылар. Колхоз кырында армый-талмый эшләп, район күләмендә беренче урыннарга күтәрелгән, сабантуйларда сынатмаган Сәяр, Вәлит, Хәсән, Әббәс, Абдылбәр, Рифат, Гаяр, Заһир кебек оста көрәшүчеләр Краснай авылын халык теленнән төшермәделәр. Татарның «авылы башканың кавеме башка», дигән мәкален искә алсак, Ризаның чынлап та Ырбишча егете булганы, аның эшчәнлеге белән беррәттән спортны чын күңелдән яратканы исбат итә. Безнең Нижгар өлкәсенең татар авыллары арасында Ырбишча һичшиксез мишәр көрәше һәм тулаем спорт буенча беренче урыннарда тора. Һәр сабантуйда соңгы парларда юкка гына Ырбишча егетләре көрәшмиләрдер. Уразовка сабантуена Краснай, Сафаҗай, Мочали һәм Петрякс якларыннан килгән Ризаның шәкертләре Вәлит һәм Абдылбәр юкка гына батыр булып калмаганнардыр. Гомере буе армый-талмый яшьләргә татар көрәшен өйрәтүче Зәки юкка гына Ырбишчадан түгелдер. Аның кебек озак еллар яшьләрне көрәшергә өйрәтүче бер авылда да ишетелгәне юк... Авылда эш белән бер рәттән спортка, татар-мишәр көрәшенә зур әһәмият бирүен күренекле якташыбыз Абдулхəмит Садеков истәлегенә оештырган сабантуйлар белән дә исбатлап була. Абдулхəмит белән Риза икесе дә бер авылдан, икесе дә акыл иясе, эш яратучы һәм ярдәмчел егетләр. Үзләре яшәгән заманнарына карата алар нинди олы эшләр эшләп өлгергәннәр! Икесен дә сабантуйларда бөтен халык искә ала.

Вакытсыз киселгән гомерләр... Нинди матур һәм дөрес яшәгәннәр... Андый егетләрне кем дә онытмый. Әнә, Ризаның кабере янына дуслары җыелган – бүген аның вафат булган көне. Дуслары Сәяр, Хәсән, Сәит һәм башкалар, каберлекләрдән чыгып Ризаның улы Маратның өенә юнәлделәр. Ырбишча авылыннан да кунаклар бар: Ризаның ике туган сеңелесе, Наҗия апа һәм аның ире Нурәхмәт. Башка туганнары да Ризаның елына килгәннәр. Кунакларны каршы алучылар арасында Маратның хатыны Гөлнур белән Ризаның бала чагын хәтерләткән малайлар да бар. Ырбишчадан яңа гына килеп кергән кунакларның берсе, малайларны күреп: «Болар кемнең егетләре?» – дип сорады.

– Без Дианов Ризаның оныклары. Әлегә егетләр ук булмасак та, Аллаһ кушса, озакламый булырбыз, – диде арадан иң кечесе.

 

Сез «РИЗА» исемле повесть белән таныштыгыз. Ул әдәби әсәр. Әдәби иҗат законнары авторга, реаль фактларга таянып, әсәр героеның образын берникадәр бизәп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә повестьның төп герое Риза да Краснайда яшәгән конкрет кешенең фотографик копиясе түгел.

Әмма реаль Ризаның повесть герое Ризадан үзенең кешелеклелеге, профессиональ осталыгы, акылы, белеме, спорт казанышлары белән күпкә аерылмый. Сезне шул фикердә калдыру өчен документаль материаллар, аны белгән замандашларының ул кеше турында сөйләгән сүзләрен китерәм.

 

Риваятькә адым

 

1932елның 10 августында Ырбишча авылы крестьяны Дианов Усманның гаиләсендә ир бала туа. Моннан элек балалары үлү сәбәпле, Аллаһ Тәгаләнең сынауларына ризалыкларын белдереп, янә балага Риза дип исем бирәләр.

Ризага биш яшь тулгач, аның әти-әнисе үлеп, бөтенләй ятим кала. Ялгыз калган Ризаны аның әнисенең сеңлесе Сәрбиҗан белән ире Давыт үзләренә Мәскәү шәһәренә алып китәләр. 1942 елның сугыш галәмәтләре Давыт абзыйны гаиләсен алып, туган авылы Краснайга кайтырга мәҗбүр итә.

Краснай авыл мәктәбен яхшы билгеләр белән тәмамлаган Риза педучилищега укырга керә. Давыт абзыйның һәм Сәрбиҗан апаның үз тамакларын кысып та аны укытырга тырышканнарын күреп, Риза укуын ташлап, колхозга эшкә кайта.

Гаиләләренең көнкүреш хәлләре уңайлана төшкәч, Риза Сергач шәһәрендә механизаторлар курсын тәмамлый. Яшьтән үк колхозда эшләп үскән егет, алдынгы механизатор исемен бик тиз яулап ала. Һәр елны мактаулы исемнәр белән беррәттән бәяле әйберләргә лаек булган МТС механизаторлары, һәм «Яңа юл» колхозчылары исемлегенә, Ризаның да исеме языла. Кызганычка каршы, Ризаның мактау кәгазьләре күбесе сакланмаган, ә сакланып калганнарыннан шундый сүзләр укырга була:

 

ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА

Горьковский обком ВЛКСМ награждает настоящей Грамотой Дианова Ризу Османовича – тракториста Петряксинской МТС Петряксинского района за активное участие в социалистическом соревновании в период уборки урожая и достигнутые при этом высокие производственные показатели.

22 октября 1952 года
Секретарь обкома ВЛКСМ (подпись)

 

ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА

Арзамасский обком ВЛКСМ награждает настоящей грамотой Дианова Ризу Османовича – колхозника колхоза «Новый путь» Петряксинского района за достижение высоких спортивных показателей в соревнованиях 1-й областной спартакиады сельских физкультурников и активное участие в производственной работе колхоза.

23 августа 1954 года
Секретарь обкома ВЛКСМ (подпись)

 

Риза кече яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә. Мәскәү шәһәрендәге көрәш секциясенең ишеген ачып кергәндә аңа нибары тугыз яшь була. Краснай авыл мәктәбендә укыганда да спортның һәр төре белән шөгыльләнеп, аеруча көрәш, чаңгы, велосипед, авыр атлетика, гимнастика һәм акробатика кебек төрләрдән өлкә күләмендәге җиңүләргә ирешә. Татар-мишәр көрәше буенча район сабантуйларында еш кына батыр булып таныла. Дистәгә якын еллар өлкә җыелма командасы әгъзасы буларак Россия күләмендәге ярышларда катнашып, югары урыннарга ия була. Кайсыбер сакланып калган мактау кәгазьләре һәм тиңдәшләре, дуслары бу турыда сөйлиләр.

 

ДИПЛОМ первой степени

Комитет по физической культуре и спорту при Арзамасском Облисполкоме награждает настоящим дипломом ДИАНОВА Р. /Петряксы/, занявшего первое место в гонке на 50 км. Среди мужчин с результатом 1ч. 37 м.17 с. на областной спартакиаде 1955 года.

АРЗАМАС
председатель комитета /М. БУЗУЕВ/
23 августа 1955 года

 

Областной конкурс сельских СИЛАЧЕЙ

БИЛЕТ участника.21-22 марта 1953года Областной комитет по делам физкультуры и спорта и Облсовета ДСО «Колхозник»

Билет №11ТОВ. ДИАНОВ Р.

Выжимание штанги – 60 очк.

Толкание штанги – 95 очк.

Выбрасывание одной гири – 52 очк.

Поднятие двух гирь – 2 очк.

Занятое место – ПЕРВОЕ

Гл. судья (подпись)
Секретарь (подпись)

 

ДИПЛОМ первой степени

Комитет по физической культуре и спорту при Арзамасском Облисполкоме награждает настоящим дипломом ДИАНОВА Р. /Петряксинский район/ за ПЕРВОЕ место в велосипедном кроссе на 20 км среди мужчин с результатом 48,52 мин. на областной спартакиаде сельских физкультурников.

Председатель комитета /М.БУЗУЕВ/ г.Арзамас 22-23 августа 1954 г.

 

ГРАМОТА

Петряксинский районный совет добровольного спортивного общества «Колхозник» награждает: тов. ДИАНОВА РИЗУ, занявшего первое место на районной спартакиаде по велокроссу на 20 км с результатом 41 минута 01 секунда.

Председатель подпись
26. 06. 1955г

.

ДИПЛОМ второй степени

Комитет по физической культуре и спорту при

СОВЕТЕ МИНИСТРОВ РСФСР

награждает настоящим дипломом тов. ДИАНОВА Р.

/Арзамасская обл./

Занявшего ВТОРОЕ место в соревнованиях центральной зоны по ВОЛЬНОЙ борьбе спартакиады народов РСФСР среди спортсменов среднего веса.

Председатель комитета /подпись/ город МОСКВА
25 марта 1956 года.

 

ДИПЛОМ второй степени

Комитет по физической культуре и спорту при Арзамасском Облисполкоме награждает настоящим дипломом

ДИАНОВА Р.

/Петряксинский район/,

Занявшего ВТОРОЕ место в личных соревнованиях на первенство области по КЛАССИЧЕСКОЙ борьбе в среднем весе.

Председатель комитета /М. БУЗУЕВ/ КУЛЕБАКИ
5–6 марта 1956 года.

 

Риза 1957-елның көзендә дусты Сәит Сөләймановны яклап, бер елга төрмәгә эләгә. Ул җитәкләгән урман кисүчеләр бригадасында, үрнәкле тәртип белән беррәттән, көнлек нормаларны да һәр көн арттырып үтәп килгәннәрен күздә тотып, Ризаны алты айдан ук азат итәләр.

Төрмәдән кайтып колхозда тракторчы һәм комбайнчы булып эшли. Алдынгы механизаторлар исемен һәр ел яулаган, сабантуйларда үзенең көчен һәм батырлыгын күрсәткән егетне күрә алмаучы кешеләр дә табыла. Ризаны төрмәгә утыртучыларның нәселеннән булган көндәше төнлә саклап торып, аны атып үтерә. Ризаны атучыны ун елга төрмәгә утырталар, ул төрмәдән кайталмый...

Егерме җиде яшендә гомере өзелгән егетне, дистәләгән еллар үтсә дә, халык онытмый. Риза турында сөйләгәннәрне тыңлагач, аның ни өчен риваятькә кереп калганы ачыклана.

Бу язманың авторына Риза белән алты-җиде яшьләре тирәсендә очрашырга туры килеп, аның һәр кешенең хәленә керә белгәне, миһербанлылыгы, аның турында сөйләгән кешеләрне тыңлагач, көннеке-көнгә, елныкы-елга тагын да арта барды.

Ризаны якыннан белгән, аның белән очрашып аралашкан кешеләр бу егет турында шул сүзләрне сөйләделәр:

СӘИТОВ Харис(Краснай):

– Укучы балалар арасында Риза кебек укучылар булу безгә, укытучыларга, зур ярдәм иде, чөнки үзе дә белә, иптәшләренә дә булыша иде. Ул кече яшьтән хезмәт сөюче дә булып үсте. Җәйге каникулның беренче көне белән колхозга эшкә йөрде. Мәктәптә укыганда да үз тирәсенә малайларны туплап, тренер вазыйфасын бик теләп башкарды...

СӨЛӘЙМАНОВ Сәяр (Краснай):

– Балачагыбызда кырга саламга йөргәндә, иптәшләренең чаналарын юлга чыгарышмыйча, үз чанасы янына бармый иде. Механизаторга укып кайткач, комбайнның эшләвен җиңеләйтергә төрле җайланмалар уйлап чыгарды. Колхоз токаре Жалеев Билял аның уйлап чыгарган детален эшләмәсә, аның обедка киткәнен көтеп торып, үзе станок артына басып, уйлаган эшенең очына чыга иде.

АЙСИН Заһид (Краснай):

– Сергачта механизаторлар курсында без бергә укыдык. Ризаның урысча яхшы белеп, техниканы яратуы безнең өчен файдага булды: дәрестә аңламый калсак, өйгә кайткач үз телебездә аңлата иде. Анардан яхшы укытучы да чыккан булыр иде, җәл, педучилищены ачлык-юклыктан һәм акча җитешмәгәнлектән тәмамлый алмады.

БИКТИМИРОВ Абдрәхим (Краснай):

– 1948-елны без авыл мәктәбен тәмамлап, унбишәү Кочко-Пожар педучилищесына укырга керергә бардык. Имтиханнарны Риза белән икәү генә уңышлы бирәлеп, беренче курска укырга кердек. Әмма безгә дә укырга насыйп булмады, чөнки стипендия түләүне туктатып, өйдән дә ярдәм итүчеләр булмагач, укуыбызны ташлап, эшкә җигелергә туры килде.

Укыганда яктан килгәннәрне үзара кыерсыту бара иде, тик безгә кем дә тимәде, чөнки имтиханнар биреп йөргәндә үк Пьяна елгасы янындагы чирәмдә оештырылган көрәшләрдә Ризабыз кем икәнен танытып өлгергән иде инде.

ҖАББАРОВ Хәсән (Краснай):

– Кулебакка көрәшергә баргач, икебезгә дә бер авырлыкта көрәшергә туры килде. Риза мине шул үлчәү категориясендә калдырып, үзе алты литр су эчеп үлчәнде дә, авыррак категориягә күчте. Шулай итеп икебез дә призлы урыннарга ирештек. Аның һәр адымы янындагы иптәшенә яхшырак булсын өчен эшләнә иде. Сабантуйларда безне мәрәгә көрәшергә озатканчы, көндәшебезнең һөнәрләрен генә түгел, холкын да күреп, аңлап өлгерергә тырыша иде. Дөресен әйткәндә, ул үлгәч, минем әйтерсең канатларым сынды.

АЙНЕТДИНОВ Гафар (Сафаҗай):

– Без Петрякс МТСында бергә эшләдек. Риза механизаторлар арасында алдынгылардан саналып, кая эш бар, шунда барып эшләргә тырыша иде. Комбайнны да,тракторны да күңел куеп ремонтлаганга алар эш вакытында бер дә ватылмадылар. Батдалов Әббәс абзый, бригадасындагы катлаулы эшләрне, гел Ризага тапшыра иде.

ЯКУБОВ Халит (Кулебак):

– Мин, тренер буларак, Хәсән белән Ризаны классик көрәшкә бер ай әзерләдем. Ай эчендә икесе дә спорт мастерлары белән көрәшерлек дәрәҗәгә ирештеләр. Мондый талантлы көрәшүчеләр миңа бик сирәк очрады.

ФӘТТӘХЕТДИНОВ Таяр (Краснай):

– Ят авыл сабантуйларына барганда авыл малайларын, шоферлардан кузовтагы эскәмия астына качырып бара иде. Көрәшергә керергә ниятләнеп бармасаң да, Риза әйткәч көрәшә идек. Ризаны Амур еккан дип сөйлиләр, ул тулысынча ук дөрес түгел, Риза янлый төште, көрәшкәндә андый янлый төшүләр күп була.

МОРОЗОВ Сергей (Выкса):

– Ун яшеннән классик көрәш белән шөгыльләнеп, спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән, Россия күләмендә танылган көрәшүчене, бу көрәш төрен беренче күргән авыл егете екканны кабат күрергә туры килмәде. Бу спорт мастерын еккан кеше Дианов Риза иде.

АЛЛЯМОВ Абдылхай (Мочали):

– Көрәштек. Ул минем көчле вакытыма эләкте, авырлыгы минекеннән азрак иде. Ектым үзен, тик аркасына төшерә алмадым, мондый оста көрәшүче миңа очраганы юк иде. Кабат очрамады да.

ХӨСНЕТДИНОВ Мидихәт(Рбишча):

– Ул бит спортның төрле төре белән шөгыльләнде. Көрәшнең дә төрлесе белән шөгыльләнгәнгә, аны аркасына төшерә алган кеше булмады. Миңа эчтән алырга бирмәде.

ХӨСӘИНОВ Харис (Сафаҗай):

– Без Ризадан яшьрәк булганга, аның көрәшкәнен карап, һөнәрләрен өйрәнергә тырыша идек. Мин, Петрякс сабан туенда беренче мәртәбә көрәшеп, артлы-артлы берничә кешене еккач, Риза мине мәрәдән күтәреп чыгарган иде. Бу танылган көрәшүче ихтирамына лаек булган көнем бүгенгедәй күз алдымда.

СӨЛӘЙМАНОВ Вәлит (Краснай):

– Риза кебек кешеләр бик сирәк туа. Безне авылыбыз белән көрәшергә өйрәтте. Үзе дә көрәшүче-тренерыбыз иде. Исән булса, Уразавылда батыр калып алган сәгатемне аның кулына бәйләткән булыр идем. Аның хөрмәтенә, истәлек итеп, олы улыбызга Риза диеп исем бирдек.

ХӘСӘНОВ Нәҗип (Сафаҗай):

– Безнең әтинең Ризага: «Саклан, улым», – дигәне халыкка да ишетелде булса кирәк. Ризаны атучы кешене тәнкыйтьләгәндә, аны судка шаһит итеп чакырттылар. Билгеле, әти кемгә дә каршы килмәгән.

Мин Ризадан күпкә яшь булсам да, аның көрәшкәнен һәр сабантуйда карарга тырыша идем, аеруча ике яклап тезгә күтәрү һөнәрләрен оста куллана иде. Сабантуйдан кайткач, малайлар белән тыкрык чирәменә чыгып, Ризаның һөнәрләрен кулланырга өйрәнә идек.

ИЗМАЙЛОВ Рифат (Краснай):

– Ул күрсәткән һөнәрләрне өйрәнеп, чиста егуларга ирешкәнебезне күргәч, үзебездән дә күбрәк шатлана иде. Үзенә охшаган батырыракларны ярата төшә иде. Авылда аңарга охшарга тырышучылар да күп иде. Яхшы ат тибә торган булмый, бер тиенгә дә бәя булмаган кешеләр чын егетне харап иттеләр, авыл малайларын, егетләрен, бөтен авылны кара кайгы сагышына салдылар.

БАТДАЛОВ Заһир (Краснай):

– Риза Әнвәр абыем белән бик дус иде, колхозда бергә атлар җиктеләр. Колхоз эшенә бәйрәмгә йөрегән кебек ашкынып йөриләр иде. Мине бөтенләй җимерелеп өлгергән хуҗалыкка рәис итеп сайласалар да, аларның эшләгәннәрен исемә төшереп, хәлемнән килгән тикле эшләргә тырыштым. Ризаның авыл уртасында көрәшләр оештыруы һәм бала-чаганы да көрәштерүе миндә дә спортның бу төренә кызыксыну уятты. Институт елларында көрәшкәндә, сабантуйларда көрәшкәндә аның һөнәрләрен кулланырга тырыша идем.

АЙСИНА Лима (Краснай):

– Риза безнең туебызда Ибраһим исемле кешенең кулыннан, теге бер егетне чәнчим дигәндә, пычагын алды. Пычакны алганда кулы киселеп бик көчле кан акса да, туйның ямен алырга бирмәде, кулы авыртуга карамастан, халыкны һаман да җырга, биюгә юлларга тырышып йөреде.

Риза үлгәч, аның эте көн дә безнең тыкрыктан каберләр өстенә йөрде...

СӨЛӘЙМАНОВА Зөһрә (Краснай):

– Туебызга самагон алырга дип, күрше урыс авылына ничә кеше җибәрдек, китереп җиткерәлмичә исереп бидоннарыбызны да югалттылар. Туйга халык җыела, ә өстәлгә куярга аракы юк. Ярый Риза, дусты Сәярнең туена диеп, Арзамаста үткән көрәш ярышларын ташлап кайтып керде. Атна буе китерелмәгән аракыны ярты сәгать эчендә китереп куйды.

Без, берничә кыз, педучилищеда укыганда, Риза механизаторга укый иде. Бер дә авырсынмыйча һәрберебезнең төенен Краснайдан Сергачка тикле велосипедына төяп китереп тапшыра иде...

ЗАКИРОВА Нуриям (Рбишча):

– Риза Сергачта укыганда бик яшь иде әле. Велосипед белән Сергачтан Краснайга кайтып йөреде. Ник дисәгез...Төп сәбәбе – Рауза исемле кыз белән күрешер өчен. Ул, минемчә, аның беренче мәхәббәте булгандыр...

ӘНДӘРҖАНОВ Мәлик (Мочали):

– Өлкә җыелма командасында озак еллар бергә катнаштык. Аның кебек җанга ятулы юлдашлар сирәк була. Сталинградта узган зональ ярышлардан кайтканда барыбызның да акчасы бетте, Риза кулындагы сәгатен сатып, команданы ашатып эчерде. Спортның бик күп төреннән оста иде... Ә иң яратканы татар-мишәр көрәше булды.

АЙСИН Әхмәт (Сафаҗай):

– Риза белән Сәяр безнең тракторга утырып, Сергачка трактор алырга бардылар. Кайтканда да бергә кайттык. Бик салкын иде. Риза җылыныр өчен трактор алдыннан йөгереп, сальтолар ясап баргалады. Мондый тизлектә куллардан аякларга, аяклардан кулларга әйләнүчеләрне мин кабат циркта гына күргән идем.

САНЯТОВ Мансур (Петрякс):

– Риза белән бергә өстәл артында җырлап утырырга туры килде. Авыл җирендә бит көйне аңлап җырлаучылар сирәк, миңа аның җырлавына гармун уйнарга да бик җиңел булды. Тавышы да яхшы иде.

ЮСИПОВ Әнвәр (Казан):

– Казанга көрәшергә килгәндә миндә яши иде. Җыр һәм бию ярата иде, бергә концертларга, спектакльләргә баргаладык. Һәрхәлдә,,,, янындагы юлдашының күңелен күрергә тырышуы һәм миһербанлылыгы истә калган. Казан шәһәренең истәлекле урыннарында йөреп, күренекле шәхесләрнең каберләрен дә барып караган иде. Миңа бик җәл ул егет.

КАМАЛЕТДИНОВ Хәсән ( Сафаҗай):

– Гомерем буе Краснай халкы белән дус яшәдем, алар белән бергә Ризаның Краснай авылы өчен эшләгән эшләренә шатлана идем. Күңелне калдырдылар – харап иттерделәр чын егетне...

ПАРАМОНОВ Андрей (Арзамас):

– Илле чакрым узыш вакытында минем велосипедым ватылып туктап калдым. Һәр секунд санаулы вакытта миңа туктап ярдәм итте ул. Фаҗиганы ишеткәч, миңа бик авыр булды, ул чын һәм дөрес кеше иде.

НӘҖМЕТДИНОВ Җәфәр (Краснай):

– Ризаның ятып җан биргән урынына үз кулым белән истәлек куйдым. Ул безнең авылның ышанычы һәм күрке иде. Кызганычка каршы, андый кешеләр озак яши алмый. Сирәгрәк туалар да..

НИЗАМОВ Рушан (Мәскәү):

– Риза абый безнең күршедә яшәде. Мәрхүм әтиебез белән якын дуслар иделәр. Икесе дә механизатор буларак, тимер-томырдан төрле җайланмалар эшләп мавыгулары да аларны якын иткәндер. Без ул вакытларда яшүсмерләр генә булсак та, аның бала-чаганы төрле уеннар уйнатуы бүгенгедәй күз алдында. Шул уеннарның берсе, «Карусель», шунардан гыйбәрәт: Риза абый кулларын ике якка туп-туры сузып, безне бармакларына асылындырып, бер табан өстендә әйләндерә иде. Әле искә төшкән саен ис китә: аның бит һәр бармагына бер бала асылына иде... Нинди көчле булганнар ул куллар һәм бармаклар.

БАУТДИНОВ Гомәр (Мәскәү):

– У нас в деревне, пожалуй, наибольшей известностью пользуется Риза Дианов. Он был разносторонним спортсменом, участвуя в соревнованиях по легкой атлетике, плаванию, велоспорту, не раз завоевывал звание чемпиона тогдашней Горьковской области. Однако особую популярность он снискал в национальной борьбе, став многократным победителем сабантуев самого разного уровня.

СӘБИТОВ Илдар (Краснай):

– Риза яшәгән булса, авылдан шәһәргә китүче яшьләр дә азрак булган булыр иде, чөнки аның белән бергә эшләгән эшләр үзенә бер төрле дәрт һәм ямь белән эшләнәләр иде. Турысын әйткәндә, Риза үлгәч авыл ятим калды...

Мин, авыл администрациясе башлыгы була торып, киләчәктә авылыбыз шәхесләрен искә алып, аларның бәйрәмнәрен билгеләп яшәрбез диеп уйлыйм. Риза җан биргән урындагы истәлек-һәйкәлне яңартырга уйлап йөрибез. Кави Нәҗми музеенда Ризаның стендын да булдыру күздә тотыла. Киләчәктә Ризаның исемен иң киң һәм туры урам йөретер дип уйлыйм.

РИЗА улы Марат:

– Мин әтием белән горурланам, бу дөньяда бөтенләй хатасыз да яшәп булмый. Әтиемнең яхшы якларын кабатларга, хаталардан сакланырга тырышам. Тотынган эшемне дә, ул ничек эшләгән булыр иде, диеп уйламыйча башлаганым юк. Тормышта төрле хәлләр була, кайгымны да, шатлыгымны да уртаклашып, әтием төшемә иңгәләп тора. Үземнең улларымның да бабайлары кебек акыллы, батыр һәм миһербанлы булып үсүләрен Аллаһ Тәгаләдән сорыйм.

Н. Биев

 

Риза , Риза, Риза...

Чын әсәр кешедә мәхәббәт тә, нәфрәт тә уята ала, тик укучыны ваемсыз гына калдырмый. Чын әсәр турында укучы «ярый инде» дип әйтә алмый.

Н. Биевның «Риза» повесте дә якташларыбыз арасында төрле фикерләр тудырды. Редакциягә бер-бер артлы хатлар килде. Хат язучылар автор белән йә килешә, йә килешми. Һәр кешенең килешү-килешмәве үз эше, әлбәттә, әмма моның белән генә әсәрнең әһәмияте кимеми. – Ул безнең төбәгебез татарлары өчен гаять зур. Бу турыда Сафаҗай авылыннан балалара бакчасы мөдире Сәрия ханым Беляева болай дип яза: «Мондый капма-каршылыклы холыклы геройның тормыш юлын шундый эчтәлекле итеп тәфсир итәр өчен чын мәгънәсендә профессионал булырга кирәктер, мөгаен. әсәрдә бик озын тарихи вакыт сүрәтләнгән. Шул вакыт эчендәге вакыйгаларны дөрес аңлап, җитди бәя биреп, Риза образына бәйләп, тезмә-тезмә бер-бер артлы тәсфирли алган бу автор.

Мишәр-татар үзешчән язучылары арасында мондый зур күләмдә, эчтәлекле, иҗади яктан да, тарихи яктан да, тормыш-көнкүреш һәм кешеләр мөнәсәбәте турысында да чын аңлаешлы, лирикага бай әсәр булганы юк дисәм дә ялгышмам».

Мәскәүдә яшәүче Гөлнара ханым Нәбиуллина, әсәрнең эчтәлегенә чын мәгънәсендә сокланып шундый сүзләр яза:

«Автор әсәрдәге булган һәрбер геройның күңел фикерләрен, үз башыннан кичергәндәй аеруча ачык күрсәтә алган. Әсәр гади авыыл кешеләре турында язылгангамы, бик җиңел укыла һәм геройлар белән бергә шатлыкларына һәм уңышларына киңәнеп, кайгыларын уртаклаштыра.

Әсәрнең һәр мизгелендә Н. Биевның кешеләрне, гаделлекне һәм тугрылыкны яратып Аллага ышанып яшәтергә тырышуы күренеп тора.

Татар авылларында үткәрелә торган, бик борынгы булган сабан туе бәйрәмнәрендә, төрле ярышлар да катнашкан авыл батырларының көрәшүләре дә бик матур, кызыксындыручан итеп күрсәтелгән.

Авырлыкларны төрле кеше төрлечә кичерә: кемдер сына, кемдер корыч кебек ныгый. Әсәрнең баш герое Риза корыч кебек ныгучылардандар диеп уйлыйм, чөнки ул тормышта нинди генә авыр хәлләр кичерсә дә, бөтен йөрәге белән Аллага ышанып һәм ярдәм сорап, башына төшкән язмыш сынауларын җиңәргә тырышып яши. Юклык нәрсә икәнне үз җилкәсендә татып үскәнгәме, ул кыр эшләрендә дә, техника ремонтлау буенча, һәр эшне җиренә җиткереп һәрвакыт беренче урыннарны аларга омтыла. Һәманда күңеленең түрендә йөреткән баласы һәм аның әнисенә булган мәхәббәт Ризаның йөрәгендә һәрвакыт дәрт уятуында, автор укучыларга ачык итеп күрсәтә алган.

Әсәрнең өченче бүлегендә автор Әнвәр исемле герой аша, дин темасын да тирән итеп исбатлый. Җир йөзендә булган барлык диннәрнең төп максаты кешеләрне яхшылыкка өндәү булганын аңлата. «Югары акыл»: ярдәмендә, гасырлар буена төрле сыннарга,төрле аллаларга табынудан башлап, кешелек дөньясының күпчелеге төрле телдә сөйләшсә дә, бүген җиһанда бер генә Алла икәнен аңлатып бирә. Әсәрдәге барча ачылган образлар язучының бик сәләтле, дөньяның әчесен-төчесен татыган кеше икәнен күрсәтеп тора.

Ризаның туган авылы Красный Островтан күршеләр һәм мәскәүдәге туганнары исеменнән Җамалетдиновлар гаиләсеннән килгән хатта аеруча җылы сүзләр язылган: «Без Краснай авылының гади генә бер гаиләсе булабыз. Газетагызны һәр ел алабыз, яратып укыйбыз. Менә күптән түгел авылдашыбыз Риза турында язылган повестьне укыгач, сезгә рәхмәт хаты юлламый түзә алмадык. Без бит повестьның төп героен ишетеп кенә түгел, үз күзебез белән күргән кешеләр. Автор Ризаны безнең алдыбызга китереп бастырган кебек булды. Ул, әйтерсең, Ризаның үзеннән сөйләткән бу хәлләрне.

Безнең яклар турында әсәрләр әлдә язылганы юк иде. Ул безнең мишәр егетләренең батырлыгы турында истәлек булып тарихка кереп калыр».

Сафаҗай урта мәктәбе диреторы Рамил Хабибович Мусин һәм укытучы Зиннәтуллин Әхмәт Абдуллович Ризаны легендар көрәшче, мишәр-татарларының милли герое дип атадылар һәм авторга зур рәхмәтләр әйттеләр: «Ул Краснай, Сафаҗай, Рбишча халкын, өлкәбез тормышын күтәрде», – диделәр алар.

Мәскәүдән килгән бер хат турында да әйтеп үтмичә булмый инде. Аны тумышы белән Татар Моклокасыннан булган Венера Алиходжина җибәргән. Повестьның авторын ул гади кешеләрне күрсәтүе өчен мактый. Аның әбисе һәм бабасының тормышы да бу әсәрдә чагылыш тапкан: бабасы төрмәдә утырган һәм үзе теләп фронтка киткән. Кызганычка каршы, 1944-елда һәлак булган. Әбисе балалар йортында үскән. Шуңа күрә әсәрне бу гаилә бигрәк тә җылы кабул иткән.

Бөтен авыл халкы исеменнән Краснай Остров администрациясе башлыгы И. У. Сабитов официаль хат җибәргән. Анда да Н. Биевның «Риза» повестена югары бәя бирелә һәм рәхмәт әйтелә.

Шуны да әйтергә кирәк, Риза оста көрәшче буларак, үз һөнәрен башкаларга да өйрәткән. Авылның яшүсмерләрен, егетләрен үз тирәсенә туплап, аларны сабантуйларга әзерләгән. Әсәрнең бу яктан да тәрбияви тәэсире зур.

Авторга бу әсәрне язуы җиңел булмагандыр. Язып бетергәч, төрле мактау, яманлау сүзләре дә ишеткәндер. Анарга: «Син арттырып язгансың. Ризаны бик идеаль итеп күрсәткәнсең, ул андый түгел», – диючеләр дә булыр. Ләкин шуны онытырга ярамый. «Риза» повесте документаль әйбер түгел. Булган вакыйгаларга таянып, булган кеше турында язылса да, ул иҗади эш. Иҗади әсәр фантазиясез,уйлап чыгарусыз булмый. Бусы – беренчедән. Икенчедән-һәр кеше һәр нәрсәгә үз күзлегеннән карый. Һәм Ризага карата да бер генә фикер булуы мөмкин түгел.

Без, халык фикеренә кушылып, каләмдәшебез Н. Биев әфәндегә иҗади уңышлар, яңа әсәрләр,яңа казанышлар теләп калабыз.

«Туган як» газетасына килгән хатларына йомгаклап, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире

Т. Нурулла



М

Медина аль-Ислам
Газета мусульман Евразии

М

Ислам Минбаре
Трибуна ислама —
Всероссийская газета мусульман

А

Аль-Минбар

И

Ислам в Российской Федерации

Серия энциклопедических словарей

Ж

Минарет

Ежеквартальный евразийский журнал мусульманской общественной мысли

КНИЖНЫЕ НОВИНКИ:
  • Вера и добродетель. Книга II из цикла «Проповеди» /И. А. Зарипов/
  • Коранический гуманизм. Толерантно-плюлистические установки /Ибрагим, Тауфик Камель/
  • История Корана и его сводов /Муса Бигиев/
  • Пустыня внемлет Богу: хрестоматия /сост. М. И. Синельников/
  • Исламская мысль: традиция и современность. Религиозно-философский ежегодник. Вып. 1(2016)
Д
Ислам: Ежегодный официальный журнал Духовного управления мусульман Российской Федерации
Фаизхановские чтения
Мавлид ан-Набий
Форумы российских мусульман
 
Рамазановские чтения
Фахретдиновские чтения
Хадж российских мусульман
Современные проблемы и перспективы исламоведения и тюркологии
Ислам на Нижегородчине
Миграция и антропоток  на евразийском пространстве
Х
В Вашем браузере не установлен компонент Adobe Flash Player, поэтому Вы не можете увидеть отображаемую здесь информацию.

Чтобы уставновить Adobe Flash Player перейдите по этой ссылке
Н

ИД «Медина» награжден почетной грамотой за активную книгоиздательскую деятельность

Р

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2009 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.