СИРА
1. Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам ничәнче елда, нинди айда һәм кайда туган? Ата-анасы нинди кавемнән?
Пәйгамбәребез Мөхәммәт аләйһис-сәлам, 571 нче елның рабигыль-әүвәл аенда Мәккә шәһәрендә туган. Аның ата-анасы Көрәеш кавеменнән булганнар
2. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең ата-анасының, бабасының вә мәшһүр абыйларының исемнәрен әйтеп үтегез.
Атасының исеме Абдуллаһ, анасының исеме – Әминә. Бабасының исеме Абдул-Мотталлиб. Мәшһүр абыйларының исемнәре Әбү Талиб, Хәмзә.
3. Пәйгамбәр аләйһис-сәламнең беренче хатынының исеме ничек иде? Пәйгамбәребез аңа ничә яшендә өйләнде? Хатынына ничә яшь иде?
Пәйгамбәр аләйһис-сәламнең беренче хатыны хәзрәти Хәдичә иде. Өйләнешкән вакытларында пәйгамбәребезгә 25 яшь, ә хәзрәти Хәдичәгә 40 яшь иде.
4. Пәйгамбәребезгә ничә яшендә беренче тапкыр Җәбраил фәрештә килде? Аларның беренче очрашулары нинди урында вә нинди айда булды?
Пәйгамбәребезгә беренче иттереп Җәбраил фәрештә килгәндә 40 яшь иде. Аларның беренче очрашулары Хира тавы куышында иде, ул очрашулары Рамазан аена туры килде.
5. Миграҗ кичәсе турында ни беләсез?
Миграҗ – ул пәйгамбәребезнең Аллаһның рәхмәте белән күккә ашуы. Күкләрдә ул аңа тикле яшәгән төрле пәйгамбәрләрне очрата, Миграҗ кичәсендә аңа Раббыбыз Аллаһ тарафыннан биш вакыт намаз фарыз ителә вә Сыер сүрәсенең соңгы аятләре иңә.
6. Нәрсә ул «хиҗрә» вә аның сәбәпләре?
Пәйгамбәребезнең сәхабәләре Мәккә мөш-рикъләренең явызлыкларына түзәлмичә, йортларын, малларын, кайберәүләре хатыннарын вә балаларын ташларга мәҗбүр булып, башта Эфиопиягә, соңыннан Мәдинә шәһәренә күчеп килделәр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең тарихында бу нәрсә «хиҗрә» исемен йөртә. Мәдинә шәһәрендә мөселманнарның кечкенә генә беренче дәүләтләре барлыкка килде.
7. Кем беренче булып Ислам динен кабул итте? Исемнәрен әйтеп үтегез.
Ирләрдән беренче Ислам динен Әбү Бәкер вә Али хәзрәтләре кабул итте, хатыннардан – хәзрәти Хәдичә.
8. Тарихта беренче мәчетне кайда төзеделәр? Кем аны төзеде?
Беренче мәчет Мәдинә шәһәре янындагы Куба дигән җирдә төзелде. Ул мәчетне төзүдә Пәйгамбәребез үзе һәм аның сәхабәләре катнашты.
9. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам кайда, ничәнче елда, ничәнче айда вә ничә яшендә вафат булды?
Мөхәммәт аләйһис-сәлам 63 яшендә рәбигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә Мәдинә шәһәрендә Айшә анабызның бүлмәсендә вафат булды.