Төнге күктә якты йолдыз яна,
Мин өйрәндем шуңа карарга.
Бер Ходаем сине юллагандыр
Галәмнәрнең санын санарга.
Галактикаларны саный-саный,
Бәлки ул сөйгәнен эзлидер,
Хисапсыз йолдызлар арасында
Аның бар икәнен сизмидер.
Тәүлек саен миллион чакрым
Тизлек белән бу йолдыз бара.
Җисемнәргә кагылмый-сугылмый,
Миллиард елларга юл яра.
Минем дә адашкан йолдызым бар
Аны дөньяда бар дисәләр.
Өзелеп сагынган чакларымда
Шул йолдыздан җилләр исәләр.
Минем иркәм дөньяга килмәгән
Галактикларны санарга.
Кирәк булган аның утларында,
Сөю учагында янарга.
Болытлар килгәндә күңел төшә,
Сокланам йолдызлы төннәргә.
Сине гомерлеккә дип сөйдем,
Яр булдың син әллә кемнәргә.
Сөю учагында дөрләп яндым,
Яндырды, көл итте йөрәкне…
Мәхәббәткә ихластан ышанам,
Бүтән хисләр миңа кирәкми.
Мәхәббәтнең ялкыны пешерми,
Йөрәк янып калмый күмергә.
Нигә соң ул җәзалый кешене,
Татлы сагыш салып гомергә?
Әй, мәхәббәт, изге җәннәт кошы,
Кагылмый узасың күпләргә.
Гашыйк җаннар аккош булып оча
Үз йолдызын эзләп күкләргә.
Саф мәхәббәт шәхесне алдамый,
Яз кояшлы була көлгәндә.
Үз иясе артыннан да калмый –
Тар гүренә керә үлгәндә.
Безгә килде яшел яз, диләр.
Мәхәббәт турында яз, диләр.
Пыскып янучы мәхәббәткә
Ялкын кабызучы аз, диләр.
Мәхәббәт хакында язганда
Чәчләремне чал кырау суккан
Язарга тиешле сүзләрне
Ашыгып алам янган уттан…
Чибәр кызга гашыйк тотма,
Йөрәкләрне яндыра.
Болыт була, яңгыр була,
Карларын да яудыра…
Сагынып яңгыр көткәндә,
Үләннәр кибә, корый…
Егет, кызның күзенә карап,
Чиксез мәхәббәт сорый.
Сөеклең елмаеп көлсә,
Йөрәккә була дәва.
Яңгыр көткән җиргә таммый,
Диңгезгә барып ява.
Мәхәббәт учагы туймый,
Теләсәң күпме яндыр.
Ялкынланган йөрәгемә
Бер елмаюың – яңгыр.
Назлы җилләр, исегез,
Болытларны сибегез.
Шатлык күз яшьләре яусын,
Аяз булсын күгебез.
Айлы кичтә сөйгәнемне
Эзләп табасым килә.
Сөю учагына кереп,
Дөрләп янасым килә.
Яшьлегем чәчәк атканда
Ал гөлләргә үрелеп,
Алма битем, юлларыма
Чыгарсыңмы йөгереп.
Елмаюларың тарала
Күңелем кырларына.
Яшьлегем чишмәләреннән
Моң салам җырларыма.
Бәхет орлыклары чәчтем,
Урганчы ашлык итеп.
Мәхәббәтемне сайладым
Яшьлеккә башлык итеп.
Кыз егетне сөйсә,
Аның өчен көйсә,
Сөяксез телләр күп сөйлиләр
Алма чәчәк атса,
Матур була бакча,
Тал чәчәк атканны күрмиләр.
Егет кызны сөйсә,
Кыз күңеле сүрелсә,
Тырыша егетен күрмәскә.
Кайчак була шулай –
Таңда төшсә кырау
Чәчәк коела, алма бирмәскә.
Бер хатын үзенең иренең
Күкрәгенә учын каплаган.
Кайнар йөрәгенең тибешен
Күпме эзләсә дә, тапмаган.
Сәбәбе нәрсәдә икәнен
Тик соңыннан гына аңлаган.
Яшьлегендә чибәр, матур кыз
Саф күңелле ирен алдаган.
Пар түгеллекләрен белсә дә,
Егеткә бармыйча калмаган.
Мәхәббәтнең изге икәнен
Белмичә кавыша парсызлар.
Бер күрүдә гашыйк булдым дип,
Кияүгә чыгалар яшь кызлар.
Яшьлегем чәчәк атканда
Мин сине сөйгән идем.
Кояш кебек ялтыраган,
Ай булып көлгән идең.
Гел сине уйлап йөримен,
Сагышларга чыдыйммы?
Икәү йөргән эзләргә
Гөлләр чәчеп чыгыйммы?
Сагынуга, саргаюга
Сабыр итим, түзимме?
Киләчәк көннәребезне
Чәчәкләргә бизимме?
Мин бәхетле, чынлап сөям
Дигән сүзең хак булса.
Фәрештәләр «Әмин» дип
Дога кылган чак булса.
Гомерлеккә ярны сайлаганда
Кирәк бер-береңне аңларга.
Ояларын кормый каргалар да
Җаннары сөймәгән талларга.
Күкәй сала, балалар чыгара,
Кош сайрый сөйгән оясында.
Кошлардан нигә үрнәк алмаска
Тормышыбыз «бисмилла»сында?
Үзенең хатынын ташлап
Башкага йортка кергән,
Үзенең теләге белән
Янарга утка кергән…
Йөрәк сизә, синең белән
Кавышу көннәр җитмәс.
Сине күреп сөйләшмичә
Күземнән яшьләр кипмәс.
Кушымта:
Дарулар таба алалмыйм
Йөрәктәге ярага:
Өзелеп сөйим дигәндә
Ятлар керде арага.
Ике каен арасына
Үсеп чыкты карама,
Чынлап сөйсәң, сагышлардан,
Кайгылардан арала.
Торналар китеп баралар,
Җаннарга җылы кирәк –
Синең утларыңда янам,
Күмергә кала йөрәк.
Икедән үргән чәчеңне
Артка салам дисеңме?
Матурлыгыңа ышанып
Мактанамын дисеңме?
Өзелеп сөюләремне
Сизмисең, күрмисеңме?
Мин синең өчен яралган,
Син шуны белмисеңме?
Күзләремә күренмисең,
Кич урамда йөрмисең,
Сөйгәнеңне сиздермисең,
Үзеңнән биздермисең.
Чын мәхәббәт газаплары
Татлы булсын дисеңме?
Кавышу минутларыбыз
Якты булсын дисеңме?
Дөнья яралганнан бирле
Сөю дәрьясы ага.
Матур кызлар кармагына
Егетләр килеп каба.
Йөрәгеңне яралама,
Өзелеп сөймә диләр.
Җәтмәгә кергән балыкны
Иреккә җибәрмиләр.
Егетләр мәҗнүн булмаса,
Мәхәббәт уты сүнәр.
Үзләре теләп ялкынга
Кереп янганнар җүләр.
Ләйлә-Мәҗнүннәр рухыннан
Дөньяга килә хәбәр:
Мәхәббәт учагы янар
Ахырзаманга кадәр.
Уйлыйм сине иртән,
Уйлыйм сине кичен,
Уйлыйм сине һаман.
Мине әсир иткән
Синең күз нурлары
Учагында янам.
Йолдызлар кабына,
Гашыйклар көзгесе
Чыгып килә ай да.
Гөлләр кебек үскән,
Җиләк кебек пешкән
Сөйкемлем, син кайда?
Таң яралган саен
Сине генә уйлыйм,
Син юк инде, иркәм.
Сине генә уйлап,
Моңлы җырлар җырлап,
Гомеркәем үткән.
Мин китә барамын
Гашыйклар иленнән,
Киләләр яңалар.
Алардамы икән
Сөю учагында
Минемчә яналар?
Иркәм, белми идем синең
Дөньяда барлыгыңны;
Танышканда сиңа бирдем
Яшьлек кулъяулыгымны.
Минем күзләргә карадың,
Күз нурларыңны сибеп.
Кулъяулыгымның читенә
Куйдың исемемне чигеп.
Син биргән яулыкны саклыйм
Ике күз нурым кебек.
Дошманнар аерсалар да,
Безнең арага кереп.
Кич урамда танышканда
Табындым нурлы йөзгә.
Вәгъдәләр бирешкән чакта
Ай шаһит иде безгә.
Кайдадыр гармун уйныйлар.
Урам тулы моң гына.
Көзге яфраклар коела
Каеннардан тын гына.
Араларга ятлар керде,
Тиздән без аерылдык.
Булмадык ике тәгәрмәч
Бер күчәрдә барырлык.
Йолдызлар җемелдәп яна
Яшьлегемнең күгендә.
Мөбарәк кулъяулыгыңны
Саклыйм йөрәк түремдә.
Авылдан киттең еракка
Язмыйсың саулыгыңны.
Оныткансың инде минем
Дөньяда барлыгымны.
Яңадан сине күрмәдем.
Сагыштан арып-талдым.
Кайнарлыгына түзалмый
Дөрләп утыңда яндым.
Кабат күрешә алмадык,
Ходай насыйп итмәгән.
Иреннәреңнән үпмәдем
Кыюлыгым җитмәгән.
Яфракларын коя-коя
Көз килгән чакта безгә,
Танышырга насыйп булган
Урамда икебезгә.
Гөнаһсыз бер сабый идем
Сине бер күрмәгәндә.
Ялкынлы сөю хисләрен
Белдердең, белмәгәнгә...
Сихри айлы төннәрдә,
Кыз-егет күрешкәндә
Ай гына шаһит була,
Вәгъдәләр бирешкәндә.
Гашыйк булган кызларны
Йокы алмый төн ката,
Айның күксел нурлары
Җырлата да, елата.
Бәхет икегә ярылмый
Торган әрдәнә.
Хатыныма яхшы булсам
Әнкәй, әрләмә.
Кызлар белән йөри идем
Урамда элек.
Өйләнмәгән-көйләнмәгән
Ялгыз бер егет.
Мәхәббәт тиз үтеп керә,
Йөрәк аңласа.
Егет алданырга әзер,
Кызлар алдаса.
Йөрәк сайлап алган кызга
Туйлап өйләндем.
Кызым уйнаган кубызга,
Җырга көйләндем.
Никахтан соң фәрештәләр
Бәхет өләште,
Ул бәхетне минем әнкәй
Бераз көнләште.
Яңа өй эчендә килен,
Җитез аргамак.
Кайнанасына сөйкемсез,
Ялкау – андалак.
Алар зарар китермиләр
Безнең өлешкә.
Ыгы-зыгы яши алар
Безнең күрештә.
Килен кош кебек талпына
Тормыш барсынга.
Чамасыз авыр эшләрне
Эшли барысын да.
Улына бит җан кисәге,
Ай белән кояш.
Кайнанасына сүз әйтми,
Телсез һәм юаш.
Кайнана шатлана белми
Тормыш барганга.
Тавыкны суя ул алтын
Күкәй салганда.
Өзелеп сөйсәң ярыңны,
Тулган айларга кара.
Тылсымлы айның нурлары
Йөрәккә бирә дәва.
Егет кызга гашыйк булса,
Мәхәббәт уты кыза.
Кызы җәһәннәмгә илтсә,
Мәңге янарга риза.
Чын мәхәббәт уты белән
Янучылар алдашмый.
Ак каеннар арасына
Сагышлары адашмый.
Гомерләр зая китмәсен,
Гашыйк булырга кирәк:
Өзелеп сөйгән ярларның
Кавышканнары сирәк.
Яшьлегем урамнарына
Кайтып бер йөрер идем.
Сине генә, сине генә
Көн саен күрер идем.
Күзләремнән яшьләр тама
Язганда синең хакта.
Үзем генә сөяр идем,
Калдырмас идем ятка.
Елмаюлы күзләреңне
Алтынга тиңләр идем:
Сине генә яратам, дип
Дөньяга сөйләр идем.
Синең матур исемеңне
Җаныма җөйләр идем.
Скрипка, гармуннарга
Җырыңны көйләр идем.
Җүләр яшьлегем еллары,
Калдыгыз бик еракта.
Чәчәкле яшьлегем кайтмый,
Сагынып та, елап та.
Мин яшим гади авылда,
Син торасың кайларда?
Чын ярату күренеп торсын
Йолдызларга, айларга…
Роза диям, сине сөям,
Ләкин син Роза түгел.
Синең матур йөзләреңә
Гашыйк булды яшь күңел.
Кызыл яулык бәйлисең дә,
Яшел күлмәк киясең.
Ай шикелле елмаясың,
Кояш кебек көләсең.
Сокланып туя алалмыйм,
Нурлы йөзеңне күреп.
Син минем өчен яралган,
Мин синең өчен кебек…
Ерак офыкларга карыйм
Алсу нурлар сүнгәндә.
Якты йолдызлар кабына,
Син Зөһрә йолдыз мәллә?
Кара урамнарга керәм
Уйларга синең хакта.
Булырсын микән үземә,
Калмассың микән ятка?
Роза гөлләр чәчәк ата,
Иркәли, сөя белсәң.
Узган яшьлегемә кайтам,
Юлымда сине күрсәм…
Камышлы күлләрдә йөзә
Үрдәкләр чумып, уйнап.
Күл буйларында йөримен
Гел сине генә уйлап.
Кушымта:
Кил, бәгырем, күлләргә,
Камышларга, гөлләргә.
Чын яратуның серләрен
Ай, йолдызлар күргәндә.
Яшел яулыгыңны бәйләп
Чык, иркәм, юлларыма.
Болын чәчәкләрен җыеп
Бирермен кулларыңа.
Кушымта:
Куе камышлар эчендә
Бытбылдыклар, тартарлар.
Алар сөю учагына
Гашыйкларны тартарлар.
Кушымта:
Камышлы күлләрдә йөзә
Яшел башлы үрдәкләр.
Гашыйк тотучы ярларга
Без булырбыз үрнәкләр.
Кушымта:
Бәгырькәемнең күзләре
Якты йолдыз кебекләр.
Мәхәббәткә табынмыйча
Яши алмый егетләр.
Кушымта:
Камышлы күлләр өстендә
Үрдәкләр күргән саен.
Күз алларымда йөрисең,
Сөеклем, тулган аем.
Кушымта:
Син яшәгән урам якларында
Бер җил булып исәсем килә.
Өзелеп сагынган чакларымда
Чәчләреңнән сөясем килә.
Синең сөю белән канатланып
Аккош булып очасым килә.
Татлы йокыларыңнан уятып,
Тәрәзәңне ачасым килә.
Матур күзләреңне бик сагынам,
Күргән саен күрәсем килә.
Былбыл булып гөлләреңә кунып,
Төшләреңә инәсем килә.
Әйтә алмыйча калган сүзләремне,
Иркәм, сиңа әйтәсем килә.
Кунак булып кына яшьлегемә
Бер әйләнеп кайтасым килә.
Яшьлекне сагынсам,
Кояш булып янам,
Тамчы булып тамам.
Еракларда калган
Шаулы-гөрле заман
Эзли мине һаман.
Узып киткән гомер,
Аккан сулар кебек
Әйләнеп кайталмый.
Мәңге яшьлегенә
Гашыйк булучылар
Тиз генә картаймый.
Яшьле май аенда
Чәчәк ата ландыш.
Мәхәббәт күзеннән
Агып төшкән сагыш…
Урманга керсәгез,
Сез аны өзмәгез!
Чын ихлас күңелдән
Ярларны сөйсәгез!
Хуш исле ак ландыш
Язда йөрим ялгыз.
Миңа тиң түгелне
Яшьли сөйдем ялгыш.