Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Баланың тууына багышланган вәгазь

 

Газиз мөселманнар! Без өметләнгән яшүсмерләребез! Һәркайсыгызга да ялкынлы сәламнәремне белдерәсем килә: Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Төрле диндәге халыклар дөньяга яңа туган балаларын төрле-төрле гадәтләр белән каршы алалардыр. Ә без мөселманнар үзебезнең балаларыбызны Пәйгамбәребез Мөхәммәд аләйһис-сәлам әйткәнчә каршы алабыз вә, шуның белән аның сөннәтен үтәп, Раббыбызга табынабыздыр. Динебез кушканча яңа туган балаларыбызны каршы алуда без башка милләтләрдән аерылып торабыз. Шулай итеп, балаларыбызны шәригатебез кушканча каршылау — һәр мөселманга, һәр ата-анага йөкләнгән бурычтыр. Баланы каршылау гадәте үз эченә бик күп файда һәм хикмәт туплап торадыр.

Рәсүлебез аләйһис-сәламнең балалары дөньяга тугач, ул, аларның колакларына азан вә камәт әйтеп ,«тәхникъ» үти иде, ягъни хөрмәне чәйнәп бармагы белән аны авыз эчләренә сөртә иде. Бу гадәтнең яхшы яклары күптер. Бүгенге көндә, табиблар карашлары буенча, яңа туган балаларның күбесе кандагы шикәр дефицитыннан вафат икән. Хөрмә җимеше эчендә бик күп шикәр бардыр, бәлки, балаларыбызга тәхникъ кылып, без аларны шикәр җитмәвеннән саклап калабыздыр. Галимнәр әйтүенчә, әгәр дә мәгәр тәхникъ өчен хөрмә җимеше булмаса, балага башка бер баллы нәрсә каптырырга буладыр. Балага зарар китермәс вә аны куркытмас өчен, азан белән камәтне колагына каты тавыш белән кычкырырга ярамый. Уң колагына азан, ә сул колагына камәт әйтелә. Азан тавышы белән дөньяга яңа туган баланы каршы алу сөннәттер. Баланың колагына азанны «акика» (бәби чәе) мәҗлесендә дә әйтергә рөхсәт ителәдер.

Балабыз туганнан соң, аның һәм әнисенең хәле рөхсәт итсә, берничә көн яисә бер атна узгач, без «акика» (бәби чәе) мәҗлесен үткәрәбез, ягъни туган бала өчен «акика» корбанын чалып, аның итеннән аш хәзерләп, имам-мулланы, кунакларны чакырабыз һәм бер мәжлес корабыздыр. Имам Абу Хәнифә «акиканы», ягъни бала туган сәбәпле хайван чалуны, фарыз-вәҗиб (бурыч ителгән) гамәлләрдән санамаган, ул мәндуб (мактаулы) гамәлләрдән генә дигән. Ләкин һәрбер мөселман бәндә Аллаһ Тәгаләне олылап, Аңа шөкер итеп, Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең сөннәтен үтәргә тырышадыр. «Акика» (бәби чәе) мәҗлесендә без балага исем кушабыз, аңа изге-хәер догаларыбызны кылабыз. «Акика» корбанын ата кешегә чалу яхшырактыр. Хәленнән килмәсә, хайванны башка кеше чалса да ярый.

Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең тарихына карасак, аның баласы Ибраһим тугач, ул бер атнадан соң сарык суеп, мәҗлес үткәргәнен күрербез. Рәсүлебез аләйһис-сәламнең хәдисләре буенча ир бала өчен ике куй, кыз бала өчен бер куй чалырга кирәк. Сарык вә куй арасында аерма юктыр. Бик күп кешеләр бүгенге көндә «акика» корбанын чалыр урынына хайванның бәһәсен акчалата сәдака итеп мәчетләргә илтеп бирәләр. Динебездә бу нәрсә яхшы саналмый. Нигә дисәгез, «акика»ның төп максаты сәдака бирүдә түгелдер, «акика» корбаны — ул Аллаһның сиңа бирелмеш олы нигъмәте өчен шөкер кылудыр.

«Акика» мәҗлесенә байларны гына чакыру — Рәсүлебез аләйһис-сәламнең сөннәтенә каршылык кылу дигән сүз. Рәсүлебез аләйһис-сәлам әйтте: мәҗлесләрнең иң яманы шул: кайсында байлар гына утыра, ә фәкыйрьләр аннан кире кагыла. Шуңа күрә ярлы-мескеннәрнең дә күңелләрен күрергә кирәк. Әгәр дә беребезгә, бала вакытларыбызда ата-аналарыбыз «акика» корбаны чалынмаган булса, безгә аны соңыннан, бүгенге көндә дә үз-үзебезгә чала алабыз.

Вакыты җиткәч, ата-ананың ир балаларына карата бер бурычлары бар: аны сөннәткә утырту. Рәсүлебез аләйһис-сәлам әйтүенчә, биш нәрсә табигый дип санала: сөннәтләү, гаурәт җирләрдә чәчне кыру, мыекларны кыскарту, тырнакларны кисү, култык астындагы чәчләрне кыру. Ир балаларны сөннәткә утырту гадәте Ибраһим пәйгамбәрдән килә. Имам Абу Ханифә сөннәтләүне фарыз гамәлләрдән санамаса да, уйлансак, сөннәтләүнең файдасы зур икәнен аңларбыз. Беренчедән, сөннәтләнгән кеше гигиена ягыннан чиста. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, мөселман ирләр белән яшәгән хатыннарда хатын-кыз авырулары әзрәк очрый. Икенчедән, ул башка диндәге кешеләрдән аерылып тора. Өченчедән, ул Аллаһның савабына ирешә. Баланы 7 көннән алып 12 яшенә кадәр сөннәткә утыртырга ярый. Бу эшне 12 яшьтән соңга калдыру дөрес түгел. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам, үзенең улын Ибраһимны туганыннан соң 7 көннән сөннәтләп, безгә бу гамәлнең соңга калдыруның ярамаганын күрсәтте. Галимнәрнең күбесе сөннәтләүне балага 7 көн тулгач, яисә «акика» көнне эшләргә тәкъдим итәләр. Бүгенге көндә медицина көчледер, шуңа күрә балага зарар булмасын дип, сөннәтләүне оста хирург үткәрергә тиеш. Хирургның мөселман булуы тагы да яхшырактыр. Әгәр дә сөннәтләргә мөселман хирургы булмаса, ул гамәлне башка динне тоткан хирург үткәрә ала. Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең сөннәтеннән: «акика» көнне, хайван чалынганнан соң, баланың башындагы чәчен кырку. Рәсүлебез аләйһис-сәлам хәдисендә: «Һәрбер яңа туган бала өчен фидия биреп, ягъни хайван чалырга, аннан аңа исем кушып, башындагы чәчләрен кыркырга кирәк, — диде.

Сөннәт буенча, баланың башын беренчедән уң яктан, аннары сул яктан кыркырга кирәк. Әгәр дә баланың чәчләре әз булса, яки бөтенләй булмаса, ул очракта кырку кирәкми.

Кайбер сәхабәләр баланың кырылган чәчләренең авырлыгын үлчәп, көмеш белән сәдака өләшәләр иде. Бүгенге көндә 2–2,5 грамм көмеш кыйммәтен акчалата ярлыларга-мескеннәргә өләшү изге гамәлләрдәндер.

Ата-ана үз балаларына матур, яхшы исем сайлап алырга тиешләр. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдисендә: «Кыямәт көнендә сезне исемнәрегез белән, вә аталарыгызның исемнәре белән чакырырлар, шуңардан балаларыгызга әйбәт исемнәр бирегез», – диде. Исемнәрнең яхшысы «абд» дип башланганнары, ягъни Абдулла, Абдур-Рахман. Аннары пәйгамбәр исемнәре — Мөхәммәд, Әюб, Юныс, Ибраһим. Соңыннан сәхаба исемнәре — Али, Усман, Абу Бәкер, Хәсән, һ.б. Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме һәм сыйфаты бар, кайбер аның исемнәрен балага кушарга ярамый. Мәсәлән, Халик (бар итүче), Вахид (Бер), Коддус (Кимчелексез) сыйфатлары бер Аллаһка гына кулланыла. Ә Хәким, Басыйр, Али кебек исемнәрне балага кушарга галимнәрнең кайберләре рөхсәт итәләр. Ләкин шушы Раббыбызның исемнәре вә сыйфатлары алдында «Абд» кисәкчәсен куллану дөресрәк вә хәерлерәк булыр.

Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре балаларыбызга тәүфыйк-һидаятен бирсен, әти-әниләребезгә балаларының игелеген күреп, ил-көн тынычлыгында гомер итәргә язсын! Адашкан-саташканнарыбызга туры юлын, һидаятен күрсәтсен, һәм барча җөмләбезгә ике дөньясында да рәхмәтенә ирешергә Үзе насыйп вә мияссәр итсен! Әмин.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.