Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Рамазан аен хөрмәтләп каршы алыйк!

 

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Менә сөенечле изге Рамазан аебыз да якынлашты, без аны барчабыз да сагынып, көтеп торабыз. Ничек инде аны сагынмаска?! Яшь вакытыбызда Рамазан ае кергәч, бабайларыбыз безне кулларыбыздан тотып, мәчеткә намаз укырга алып баралар иде. Хәтеремдә, авыл муллабыз, мине күргәч, кесәсеннән авыз ачырга хәзерләгән хөрмә-йөземнәрен, конфетларын чыгарып сыйлый иде. Бу шатлык безнең каныбызга сеңгән.

Иманыбызга туры булып, шушы олы гыйбадәтне онытмадык, ташламадык, Аллаһуга мең сәнә, никадәр авыр булса да, без елдан ел уразаларыбызны тотып киләбез.

Раббыбыз Сөбханәһү вә Тәгалә бер елда унике ай бар иткән һәм Рамазан аен, шушы унике ай арасыннан саклап, башка айлардан өстен иткән. Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре безгә ошбу айның хакын бирергә фарыз итте. Аның хакы ураза тоту вә гөнаһлардан тыелу. Коръән Кәримдә әйтелә: «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!» («Әл-Бакара», 183 аять).

Рамазан аеның тәртибен, кануннарын, ни яраганны, ә ни ярамаганны алдан өйрәнеп куйсак, безгә хәерлерәк булыр. Ураза тоту – ул олы гыйбадәт. Ул аш-судан гына тыелу түгел, ә үзеңнең нәфесең белән, начар гадәтләрең белән зур көрәш алып бару. Шушы көрәштә җиңеп чыкканнар гына Райән исемле Җәннәткә хасил булырлар. Раббыбыз һәркайсыбызны да тикшерә, сабырлыкларыбызны карый. Кешенең ашарга ризыгы булып та, ул аш-судан тыелырмы? Мөселманлыгына туры булып, гөнаһ гамәлләрен ташлап, истигъфар сорармы? Үзен яхшы якка төзәтерме, юкмы? Рамазан аенда мөселман кеше үзен аш-судан тыя, ач-мескеннәрнең хисләрен үзе кичерә, тәмле йокысын кыскартып, намазлар үти, Коръән укый, саран кеше нәфесен тәрбия кылып, сәдака бирә, мәчеткә йөри.

Бүгенге заманада җир йөзендә миллионлаган кеше ачлыктан үлә. Илләребездә ачлар, ялангачлар да юк түгел, бар алар, ләкин без алар турында әз беләбез, әз уйланабыз. Аллаһның хикмәте белән ураза тоткан вакытында мөселман авырлык чигә, ашарга тели, һәм шул авыр хәлендә фәкыйрь кешеләрне, ашка мохтаҗ адәмнәрне исенә төшерә, калебендә аларга карата михербанлылык, мәрхәмәтлелек туа. «Мин елның бер ай тәүлегендә генә шулай газапланам, ә ярлылар гомер буе газаплана...», – дип уйлана.

Ураза тоту – зур имтихан. Ышаныгыз, Аллаһ Тәгалә хәзрәтләренә безнең ач торуыбыз кирәкми. Корбан-нәзерләр чалганда Аңа хайванның ите кирәк түгел, Аңа бары тик тәкъвалыгыбыз гына кирәк. Аллаһ Раббыбыз моның турында Коръән Кәримдә әйтә: «Чалган дөяләрегезнең итләре вә каннары Аллаһуга ирешмәс, ләкин сездән Аллаһуга тәкъвалык вә изге гамәлләр ирешер, әнә шулай Аллаһ дөяләрне сезнең файдагызга бирде, сезне туры юлга күндергәне өчен Аллаһны зурлап тәкъбирләр әйтүегез өчен, яхшы эшле изгеләрне Җәннәт белән шатландыр!» («Хаҗ», 37 аять).

Бүгенге көндә Раббыбыз һәркайсыбызны да нигъмәтләре белән сыйлаган, торырга урыннарыбыз бар, ашарга, Аллаһыга мең шөкерана, ашыбыз бар, мәчеткә йөрергә, гыйбадәт кылырга мөмкинчелекләр тудырылган. Бу санаусыз нигъмәтләр өчен без Кодрәт иясенә шөкер итәрбезме, Аңа шөкер итеп ураза тотарбызмы икән, әллә тән-җаннарыбызны бөтенләй фани, бетәчәк дөньяга багышлап, горурлыгыбызны күрсәтеп, гафилләр, җәһәлият җөмләсеннән булырбызмы икән? Рамазан аебыз барчасын да ачыклар.

Хәлеңнән килеп тә, Рамазан аеның уразасын тотмау олы гөнаһ. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам бер хәдисендә: «Әгәр бер инсан сәбәпсез Рамазан аеның бер көнендә ашаса, (ягъни көндез), гомере буе ураза тотып та, ул көнен каза кыла алмас», – дип хәбәр итә.

Борынгы әби-бабаларыбыз, динсезлек чорында, җәйге эссе көннәрне колхоз кырларында эшләп тә, Рамазан аен хөрмәтләп ураза тотканнар. Миңа авыр, саулыгыма зарар килер дип, әүвәлгеләр уйларында шайтан фикерләрен йөртмәгән. Раббыбыз кемгә дә авырлык теләми, авыр хәлдә булганнарга, сырхау кешеләргә, мосафирларга Рамазан аенда ашарга рөхсәт ителә, ләкин мосафир йортына кайткач, сырхау кеше шифалангач, тотмаган Рамазан уразаларын башка айда каза кылалар, йөкләнгән бурычларын үтиләр.

Газиз дин кардәшләрем! Рамазан ае юмартлык, мәрхәмәтлелек ае, бу мөкаддәс айны ярлыларның, мескеннәрнең, туган-якыннарыгызның хәлләрен белеп үткәрегез. Хәлләребездән килеп, мохтаҗларга, мәчетләребезгә ярдәм күрсәтмәсәк, нәфесләребезне генә яратсак, Аллаһ сакласын, тоткан уразаларыбыз дөрес булмас. Мөхәммәд аләйһис-сәлам заманында яшәгән мөселманнар, Рамазан ае кергәч, өйләренең ишекләрен ачык тотканнар: ашарга теләгән кеше, йортларына кереп, тукланып китә торган булган. Мөселманлылыгыбызны сүзләр белән генә түгел, эшләр белән дә исбат итик. Сәдака өләшеп, мәҗлесләр корып, ураза тотучыларны ашатыйк, ятим балаларны кинәндерик! Шул очракта гына гөнаһларыбыз каффәрәт ителер, тоткан уразаларыбыз кабул булыр.

Үз-үзебезне, гамәлләребезне риячылыктан вә көнчелектән саклыйк. Риячылык белән үтәлгән гыйбадәт гыйбадәттән саналмас, күрсәтелеп бирелгән сәдака сәдакадан китмәс! Мөхәммәд аләйһис-сәлам бер хәдисендә мактанып, күрсәтеп сәдака бирүчеләр турында әйтә: «Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә каршына күп сәдака бирүче адәмне чакыртып ала да, сорау бирә: «Ий адәм баласы, син сәдакаңны Минем ризалыгым өчен бирдеңме?» Кеше җавап кайтара икән: «Синең ризалыгың өчен генә бирдем ул сәдакаларны». Аллаһ Тәгалә моңа әйтә: «Юк, син Минем ризалыгым өчен бирмәдең, ә мактаныр өчен, сине нинди юмарт кеше дип әйтсеннәр өчен ул сәдакаларны өләштең!» Һәм фәрештәләренә: «Тотыгыз бу мактанчыкны вә баштүбән тәмугъ утына ташлагыз!» - дип әмер итәр.

Рамазан аебызны хөрмәт итеп каршы алыйк. Хәзерге вакыттан ук аның кануннарын, шартларын вә сөннәтләрен өйрәник. Кайбер галимнәр: никахлашыр алдыннан никахның шартларын өйрәнергә, хаҗга барыр алдыннан хаҗның хөкемнәрен ятларга киңәш итәләр иде. Шулай ук, без Рамазан ае җиткәнчегә кадәр ошбу ай турында дин китапларыбызны укысак, борчый торган сорауларыбызны дин әһелләреннән сорасак, шул очракта гына гыйбадәтләребез тулы һәм дөрес булыр.

Изге Рамазан аенда телләребезне, күз-колакларыбызны, кул-аякларыбызны гөнаһ гамәлләрдән тыярга тырышыйк. Телевизорда азган-тузган татар хатыннарының концертларын карап, уразаларны бозмыйк! Күбрәк Коръән укыйк, тәравих намазларына йөреп, зәгыйфь иманнарыбызны көчәйтик!

Раббыбыз Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре һәркайсыбызга да саулык-исәнлектә, ил-көн тынычлыгында изге Рамазан аен каршы алырга язса иде! Ураза аен тотарга сабырлыгын, куәтен, чыдамлыгын бирсә иде! Аллаһ кушкан гыйбадәтләребезне үтәп, киләчәктә Гает куанычына да ирешергә, бәйрәм шатлыгын бергәләшеп уздырырга барчабызга да Үзе насыйп вә мияссәр итсә иде!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.