Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Хуш килден, Рамазан!

 

Дин кардәшләрем, милләттәшләрем, барчагызга да чын күңелемнән ялкынлы, кайнар сәламнәремне белдерәсем килә, әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барча галәмнәрнең тәрбиячесе Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләгә даим мактау-сәнәләребезне белдереп, Аның иң яраткан Илчесе Мөхәммәд аләйһис-сәламгә, намазлар укып һәм уразалар тотып шифаланган әһеле бәйтенә шәриф салаватларыбызны тапшырабыз.

Хөрмәтле мөэминнәр, барчабыз да сагынып, көтеп торган изге шәриф Рамазан аебыз да якынлашты. Үзен Мөхәммәд өммәтеннән санаган 1,5 миллиард дөньяда яшәгән адәмнәр ошбу Рамазан аен каршы алып, Коръәннең «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде» («Әл-Бакара», 183 аять) аятенә итәгатьләнеп, тәкъвалык һәм иман белән уразаларын тотарлар. Искиткеч, җәмәгать, хәтта мәчеткә бер йөрмәгән, намазын укымаган, сәдакасын бирмәгән күп кеше Аллаһның рәхмәте белән Рамазан аенда дин юлына баса. Раббыбызның изге ае, шул тикле күркәм, бәрәкәтле шәриф айда булган нигъмәтләрне санап китсәк, санап бетергесез: Рамазан аенда Җәннәтнең ишекләре ачылыр, җен-шайтаннар богауларга богауланыр, җиргә меңләгән фәрештә иңәр, гөнаһлар гафу ителәчәк, вә уразасын тоткан мөселман Җәннәткә якынрак булыр. Бер иманлы мөселман да Рамазан аеның уразасыннан йөзен кире бормый, хәленнән килгән тикле үзен Аллаһ ризалыгы өчен аш-судан, гөнаһ гамәлләрдән тыя, мәчеткә йөри, тәравих намазларын укый, ятим-мескеннәрне, карт-көчсезләрне шәфкатьлелеге һәм җылылыгы белән коча.

Чынлыкта, Рамазан аеның уразасы йөрәккә дәрт сала, зәгыйфь иманнарны уята, мохтаҗ, авыр хәлдә ятканнарны уйлата, тән-бәдәнгә шифа бирә, һәрберебезне дә алтыннан да кыйммәтле сабырлыкка өйрәтә!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд аләйһис-сәлам соңгы «Хаҗҗәтү әл-вәдагъ» вәгазендә сәхабәләренә бер вәгазь-насыйхәтендә шулай әйтте: «Ий кешеләр! Аллаһка табыныгыз, биш вакыт намазыгызны тапшырыгыз, уразагызны тотыгыз, малларыгыздан зәкәт чыгарыгыз, Аллаһның йортына юнәлеп, хаҗ гыйбадәтен үтәгез, Раббыгызның Җәннәтенә керерсез». Ошбу хәдистән без үзебез өчен дистәләгән файда алып, Рамазанның олылыгын аңлыйбыз. Җәннәтнең ачкычын җир астыннан, күкләрдән эзләргә кирәкми, шәриф Рамазан ае килә: уразасын үтә, хәер-ихсан гамәлләр кыл, гөнаһ эшләрдән ерак тор, нәфсеңә сабырлык сал, менә Җәннәткә юл кайда икән!

Уразасын тоткан мөселман шөкер итүче бәндәләр җөмләсеннән саналачак. Моның турында Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә шулай хәбәр итә: «Рамазан уразасын тутырып тотуыгызны һәм, Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен, Аны зурлавыгызны тели, шаять, Аллаһуга шөкер итәрсез!» («Әл-Бакара», 185 аять).

Рамазан аеның уразасы тәкъвалыкка бер сәбәптер: «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә уразасын тоту фарыз ителгәне кеби, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!» («Әл-Бакара», 183 аять).

Шәриф айның уразасын тотучы бәндәнең Раббыбыз гөнаһларын гафу итәчәк, бу сөенечле нәрсә турында Расүлебез аләйһис-сәлам әйтте: «Кем иман һәм ихтисаб (үзен гөнаһлардан тыю) белән уразасын тотса, гөнаһлары гафу ителәчәк».

Уразасын тоткан адәм, иманына тугры булып, Ислам диненең бер рөкенен үтәр, Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең «Ислам диненең биш нигезе бар» дигән риваятендә, бер нигезе «Рамазан аеның уразасын тоту» дигән иде.

Дин кардәшләрем! Хакыйкатьтә, ураза тотуның чын мәгънәсе аш-судан тыелу гына түгелдер, ә иманнарыбызны арттыруда, эчеңдә булган шайтан белән, начар сыйфатларың белән көрәшүдә! Бер хәдистә Пәйгамбәребез хәбәр иткән иде: «Шайтан адәм баласының тамырларыннан, кан юлыннан йөридер». Шулай түгелмени?! Күбесенең калебләре, ташка әйләнеп, иман нурын югалткан: хәер бирү юк, сәламләшү юк, кешелек, шәфкатьлек сыйфатлары юк аларда! Ураза тотучыларны өйгә чакырып, ифтар кылдыруны белмәсләр алар! Җир йөзендә һәркөн ризыкка мохтаҗ булган меңләгән балалар ачка үлә, илебездә санаусыз бәрелгән, җимерелгән мәчетләребез, араларыбызда фетнә, күрәсезме: эчебездә яткан дошманыбыз нишли икән. Рамазан аеның чын мәгънәсе бу дошманыңны җиңү, Раббыңның итәгать юлына басу. Рамазан аеннан соң тәмәке тартуыңны, саранлыгыңны, явыз уйларыңны ташласаң, тоткан уразаң файдалы, камил, чыннан да, инша Аллаһ, кабуллардан саналачак.

Әйе, җәмәгать, бу һәм киләчәк елларыбызда ураза тоту җиңел булмас, чөнки көннәр озын, һава эссе, күпләребез авыр эшләрдә хезмәт итә. Без мөселманнар буларак, әби-бабайларыбызны исебезгә төшереп, Аллаһның гыйбадәтен тотып, сабыр итәрбез. Колхоз кырларында таңнан алып кичкә кадәр ундүртешәр сәгать эшләп тә, ачлык, сугыш вакытларында алар уразаларын ташламадылар, әлхәмдүлилләһи, тоттылар. Раббыбыз безгә уйларга акыл, эш итәргә динен иңдерде. Ураза гыйбадәтен үтәр өчен, беренчедән, нык саулык шарт ителде. Динебездә авырган һәм сәфәрдә булган кешеләргә ураза тоту фарыз булмас. Ураза сау-сәламәт, балигъ мөселманнарга фарыз ителгән. Әгәр дә, мәсәлән, берәүнең югары кан басымы булып, дару кулланмыйча торалмаса, әлбәттә, аңа ураза тоту дөрес түгел!

«Сезләрдән берәрегез чирләсә яки сәфәрдә булса, уразасын тотмасын. Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып, тәмам итәр. Авырлык белән тотучыларга фидия ләзем, бер көн өчен бер мескенне бер көн ашатмак. Берәү бер мескен урынына күбрәк мескенне ашатса, артыгы үзенә хәерле. Әмма мескеннәрне ашатып, өстегездән төшерүгә караганда, ураза тотуыгыз сезнең өчен хәерле, әгәр белсәгез» («Әл-Бакара», 184 аять).

«Аллаһ сезгә җиңеллекне тели, авырлыкны теләми» («Әл-Бакара», 185 аять). Олы яшьтәге, саулыклары зәгыйфь карт мөселманнар өчен Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирде – фидияне. Ләкин хәйран калырдай хәлләр бар, күбесе шикәр диабеты һ.б. авыр сырхаулар белән хасталанып та, Аллаһның бирелмеш җиңеллегеннән башларын тартып, ураза тоталар. Шуларның арасыннан ураза тотып үлеп китүчеләр дә юк түгел, бар. Савап урынына, изгелек кылу урынына, сырхау хәлеңне белеп, үз-үзеңне үтерү зур, кичерелми торган гөнаһ. Моны без аңларга тиешле.

Мөселманнар! Раббыбыз Сөбханәһү вә Тәгалә барчабызга да саулык-исәнлектә, ил-көн тынычлыгында олы Рамазан аебызны каршыларга, күбрәк яхшы гамәлләр кылып яшәргә, ураза тотар өчен һәркайсыбызга да көч һәм куәтен бирсә иде! Йә Аллам! Уразалар тотып, олы дәрәҗәләргә ирешергә, начар фикерләрдән, бозык эшләрдән ерак торырга, иманнарыбызны гыйбадәтең белән көчәйтергә, мөшәррәф айларыбызда йортларыбызны Коръән нуры белән тутырырга Үзең насыйп вә мияссәр әйләсәң иде! Әмин.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.