Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Мөхәррәм аена багышланган вәгазь

 

Бөтен Ислам дөньясында Мөхәррәм ае бик олы һәм фазыйләтле айлардан санала. Мөхәррәм ае – Аллаһ Тәгалә әйтеп үткән дүрт изге айларның берсе, шуның өстенә ул үзе белән хиҗри календарьны да ачып җибәрә. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә шушы дүрт ай турында безгә хәбәр итә: «Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе – сугыш хәрам булган айлар, ягъни Рәҗәб, Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр турында: «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз вә барчагыз бер булып, мөшрикъләр белән сугышыгыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!» («Тәүбә», 36 аять).

Аятьтә әйтеп үткән айларда барчабызга да начар, гөнаһлы гамәлләрдән сакланырга кирәк, белеп торыгыз: бу мөкаддәс айларда кылган начарлыкларның дәрәҗәсе арта. Изге айларда мөселманнар бер-берләренә күбрәк ярдәм күрсәтеп, бер-берләренә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булып көн итәргә тиешләр. Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре шул дүрт айда безнең күбрәк яхшы гамәлләр кылуыбызны тели.

Ибн Aббәс Аллаһның «Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз» дигән сүзен тәфсир итеп әйткән: «Нинди генә ай булмасын, гөнаһ гамәлләр кылырга, әлбәттә, ярамый, ләкин Аллаһ Тәгалә барча айлардан дүрт айны гына әйтеп үтә, бу айларда начар-явызлыктан тыелырга әмер итә, чөнки бу айлар Аллаһ каршында бигрәк изге, вә изге айларда кылган яхшылыкларның һәм гөнаһларның дәрәҗәсе дә зуррак була».

Әбү Бәкер хәзрәтебез (Аллаһ Тәгалә аның белән разый булсын!) Пәйгамбәребезнең шул сүзләрен китерә: «Елның унике ае бар, бу айларның дүртесе – изге булыр: Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм вә Рәҗәп ае…» (Әл-Бохари).

Соңыннан Аллаһның Илчесе аләйһис-сәлам әйтә: «Әгәр дә тынычлыкта, мөселман булып вафат булырга һәм шайтанның явызлыгыннан сакланырга теләсәгез, бу айларны хөрмәт итегез, ураза тотыгыз вә истигъфар кылыгыз».

Мөхәррәм ае үзенең изгелегенә, мөкаддәс булуына күрә «Мөхәррәм» дип йөртелә. Мөселманнар, Мөхәррәм аенда нәфел-уразасын тотып, Мөхәммәд аләйһис-сәлам сөннәтен үтиләр. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң саваплы уразалардан – Мөхәррәм аенда тоткан ураза», – дип әйтә (имам Мөслим). Мөхәррәм аенда булган ураза Гашура уразасы дип әйтелә.

Мөхәррәм аеның унынчы көне динебездә «Гашура» көне дип санала вә «Гашура» сүзе гарәпчәдән унны аңлата.

Ибн Aббәс әйтүенчә, Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам Мәдинә-Мөнәвәрә шәһәренә килеп баскач, Гашура уразасын тотучы яһүдләрне очраткан иде. Ул алардан Гашура уразасының каян килеп чыкканы турында сорашырга тотына. Яһүдиләр аңа бу кыйссаны сөйләп бирәләр: Гашура көне – ул Аллаһ Тәгалә Исраил балаларын дошманнарыннан, ягъни, Фиргәвен кавеменнән, аның золымыннан коткарган көн, шушы көнне Муса пәйгамбәребез Аллаһны шөкер итеп ураза тота иде. Без дә, Муса пәйгамбәребез аләйһис-сәламнән үрнәк алып, ураза тотабыз, дип әйттеләр. Моны ишеткәч, Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам аларга әйтте: «Безнең, мөселманнарның, Муса аләйһис-сәламгә сезгә караганда хакыбыз күбрәк». Шул көннән алып ул үзе дә Гашура көнне ураза тота иде, башкаларга да аны тотарга әмер иткән иде (Әл-Бохари). Чыннан да Аллаһ Тәгалә яһүдләрне коточкыч хәлдән коткара, моның турында Коръәндә әйтелә: «Фиргәвен кавеменнән сезне коткаруыбызны да хәтерләгез! Алар сезне яман ґазап белән ґазаплап, кыз балаларыгызны калдырып, ир балаларыгызны бугазлый иделәр. Бу эшләр сезгә Раббыгыздан бәла вә зур каза иде. Янә фикер итегез, ярдык без сезләргә дәрьяны һәм сезне коткарып, Фиргәвен кавемен һәлак иттек суда батырып, үзегез дә карап тордыгыз» («Әл-Бакара», 49-50 аятьләр). Ислам дине барча пәйгамбәрләргә, вә алар белән бәйләнгән могҗизаларга иман китерергә куша. Коръәндә моның турында әйтелә «Әл- Бакара» сүрәсенең 285нче аятендә әйтелә.

Кайбер хәдисләр Гашура көнен Нух пәйгамбәрнең көймәсе Дҗөди тавына килеп утыргач, Нух пәйгамбәрнең, Аллаһ аны су газабыннан коткарганы өчен, шөкер итеп ураза тотуы белән бәйли (имам Әхмәд). Ә кайбер хәдисләр Гашура көнен Ибрагим пәйгамбәребезнең туган көне белән, Юныс пәйгамбәр балык карыныннан котылган, Йосыф пәйгамбәр коедан чыгарылган, Әюп пәйгамбәр шифаланган, Гайсә (аләйһис-сәламнең) күккә ашкан мөнәсәбәтләре берлә бәйли. Шулай итеп, без мөселманнар буларак, бу көнебезне олылыйбыз, аны чын күңелләребез белән ихтирам итәбез, уразасын тотып «Лә иләһә илләллаһу» дигән кәлимәбезгә тугры булабыз.

Искиткеч, әгәр дә сезнең белән Ислам тарихына күз салсак, Исламга тикле гарәп утравында яшәгән мөшрикъләр дә, Пәйгамбәребезнең хатыны хәзрәти Гайшә әйтүенчә, Гашура көнен хөрмәт итеп аш-судан тыелганнар! Алар бу көнне зур тантана, бәйрәм итеп, Кәгъбәтулланың өстендә булган япмасын яңага алыштыра булганнар. Ә бүген хәйран! Үзләрен мөселманга санаган күп адәмнәр, кызганычка каршы, Гашура көненең нәрсә икәнен, каян килеп чыкканын да белмиләр.

Гашура уразасының әҗере бигрәк зур. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам: «Гашура көнне тоткан ураза үткән елда кылган гөнаһлардан каффәрәт булыр», – дип әйткән (Мөслим). Ягъни бу уразаны тотучы бәндәнең үткән елда кылган кече гөнаһлары гафу ителер. Ә икенче хәдистә: «Гашура уразасының тоткан бер көне утыз ел буе тоткан уразаның савабына тиң булыр», – дип, сөнечле хәбәр бирә.

Безгә Рәхимле һәм Шәфкатьле Раббыбыз шушы уразаларны тотып, бетмәс зур нигъмәтләренә ирешергә мөмкинчелек бирә, бу нигъмәтләреннән мәхрүм булмыйк!

Гашура уразасы ике көн: Мөхәррәм аеның тугызынчы һәм унынчы, я унынчы һәм унберенче көнендә тотыла. Пәйгамбәребез: «Бу көнне кем теләсә, шул ураза тотсын» дип әйткән. Бу безгә Гашура уразасының фарыз түгеллеген, ә мөстәхәб, ягъни яхшы гамәлләрдән булуын раслый. Шушы көннәрдә мөэминнәр сәдака өләшәләр, мескен-ятимнәрнең, сырхау кешеләрнең барып хәлләрен беләләр.

Шулай ук Гашура көнне мөселман бәндәләр туганнарны, балаларны кинәндерәләр, мәҗлесләр коралар, буш вакытларын Коръән укып вә башка изге гыйбадәтләр кылып үткәрәләр.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.