Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Исламская теология и коранические науки
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 09 февраля 2011 г. / 6 Рабиу-ль-Авваль 1432 х.
27.03.2012


 

Кереш сүз

 

Газиз имамнар, хәзрәтләр, дин әһелләре!

Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү! Барчагызга да, динебезгә ярдәм күрсәтеп хезмәт кылучыларга, Аллаһ Тәгаләнең киң рәхмәтләре, мәгъфирәте булып торса иде!

Хөрмәтле имам! Ошбу кулыңда булган китап синең өчен тупланды. Бу әһәмиятле китапның дөньяга чыгуын күпләр озак вакыт көттеләр. Ник дип сорасагыз, безнең Рәсәйдә вәгазьләргә багышланган китаплар юк дисәк тә, хата булмас. Шуңа күрә бүгенге көнебездә күп авыл-карияләрдә муллаларыбыз вәгазьләрне татар календарьләреннән яисә төрле газеталардан укып эш итә. Онытмаска кирәк, динсезлек чорында Ислам дине аяк астына тапталды, мөселманнарның дин белгечләре зинданнарга сөрелде, иске татар имләсендә язылган дини китаплар ХХнче гасырда яшәгән муллаларга аңлаешсызга әверелде. 90нчы елларның башында, СССР дәүләте таркалганда, илебездә белемле, укымышлы имамнар аз иде.

Дин әһелләренә, имам-муллаларга белемле булу, гыйлемне ярату, күп китаплар уку, уку-укыту белән шөгыльләнү, динне тарату фарыздыр. «Имам» кәлимәсе «алда торучы» мәгънәсен анлата. Ягъни, имам, халыкның алдында торып, аны үз артыннан ияртә, изгелеккә өнди, нәрсә хәрам вә хәләл икәнлекне аңлатып бирә.

Кайбер авылларга барып, җомга намазларында катнашырга Раббым насыйп әйләде... Кызганычка каршы, күп муллалар вәгазьләрен дөрес итеп сөйли алмыйлар, җомга намазының тәртибен бозалар, мәгънәсез хөтбәләр уздырып, халыкны арыталар. Хакыйкатьтә, мулла кешегә белемле, хикмәтле, укыган булу кирәк. Аеруча, ул җомга намазларына, хөтбәләренә ихтимам кылып хәзерләнергә тиеш. Җомга намазларының фазыйләте зур, дин әһеле моны аңларга тиеш. Галимнәребез җомга намазларының шартларын, тәртибен аңлатып күп китаплар яздылар. Коръән Кәримдә дә Раббыбыз, җомга намазының әһәмиятлеген белдереп, «Җомга» сүрәсен индерде. Җомга вәгазенең мөһимлегенә карап, без «Әз-Зөхер» яисә өйлә намазының дүрт рәкәгате урынына ике рәкәгать кенә намаз укыйбыз.

Һичшиксез, бу китапта булган вәгазьләрне җомгаларыгызда укысагыз, җомгаларыгызның матурлыгы вә камиллеге артыр.

Мулла кешегә авылдашлары, мәхәлләсе, кунаклар белән сәгать саен аралашырга туры килә. Мәчет эчендә басып, фикерен аңлатып бирергә ул бурычлы. Хөтбә-вәгазьләрне сөйләгән вакытыңда шушы насыйхәтләрне оныта күрмә, алар сиңа ярдәм итәчәк.

Беренчедән, имам–мулла үзенең иманы, күркәм әхлагы белән башкаларга үрнәк булсын. Вәгазеңдә адәмнәрне изгелеккә чакырасың икән, баштан үзең изгелекләр кыл, хәрамнән тыелып яшә. Һәрбер кеше хатыйб була алмый. Хатыйб – тел остасы булырга теләсәң, вәгазь алдыннан һәм аның эчендә булган серләргә өйрән.

Вәгазь алдыннан әүвәл:

1. Аллаһы Раббыбыздан ярдәм сора.

2. Телең сүзгә оста булсын. Бервакыт Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам Ибн Аббәсның оста сөйләвенә исе китеп әйткән иде: «Матурлыгың мине сокландырды!» – дип. Ибн Аббәс исе китеп сорады: «Ий Аллаһның Илчесе, ир кешедә нинди матурлык булсын инде?!» «Аның теле», – дип ул җавап кайтарды.

3. Үзеңнең туган телеңне һәм башка телләрне өйрән, китаплар укы.

4. Белемеңне дин буенча арттыр, мин беләмен дип, тәккәбберләнмә.

5. Көчле шәхес бул, вәгазеңне сөйләгәндә куркып, калтырап сөйләмә.

6. Холыгың күркәм булсын. Раббыбыз Коръән Кәримдә әйткән: «Сез кешеләрне изгелеккә өндисезме? Әмма үзегезне онытасыз, сез бит Аллаһ Китабын укыйсыз, шуны уйлап карамыйсызмы?» (Бу аять вәгазь сөйләп тә, сөйләгәне белән гамәл кылмаучылар хакындадыр) («Әл-Бакара», 44 аять). «Ий мөэминнәр, эшләмәгән вә эшләмәячәк эшләрне ник эшләгән булып сөйлисез? Аллаһ хозурында зур гөнах, бик яман эштер эшләшләмәгән эшләрегезне эшләгән булып сөйләүләрегез»(«Саф», 2-3 аятьләр).

7. Вәгазьләреңне чын күңелеңнән, ихлас белән халкыңа җиткер. Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре хәбәр иткән: «Күңелләрен вә гамәлләрен төзәтсәләр, Аллаһның Коръәндәге хөкемнәренә ябышсалар һәм диннәрен ихлас күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен генә тотсалар, ул чагында алар мөэминнәр белән бергә булырлар. Аллаһ тиздән мөэминнәргә олы әҗер – Җәннәт нигъмәтләрен бирер» («Ән-Нисә» 146 аять).

8. Вәгазеңә хәзерлән, яттан аны өйрәнәлмәсәң, кәгазьгә язып, матур итеп укый бел.

Вәгазь эчендә:

1. Тавышның гайрәтле, матур булуы кирәк.

2. Кайбер әһәмиятле урыннарда каты тавыш белән яисә әкрен тавыш белән сөйли бел.

3. Һәрбер әйткән сүзеңнең мәгънәсе аңлашылсын, мөселманнарның йөрәкләренә кадәр барып җитсен.

4. Вәгазеңнең башы, эчтәлеге, ахыры булсын.

5. Бүгенге көннәребез белән бәйле вәгазьләр дә укылсын.

Мулла кешенең теле генә оста булуы җитми, аның киеме, тышкы кыяфәте дә матур, күркәм булырга тиеш. Коръән Кәримдә Раббыбыз моны ачыклап әйтә: «Ий Адәм балалары! Сәҗдә кыла торган һәр урында гаурәтләрегезне каплар өчен зиннәтле киемнәрегезне алып киегез...» («Пәрдә» 31 аять).

Муллага джинсы чалбар, футболка киеп халык алдына чыгу ярамас. Дин әһелләренең дини киемнәре бар – бу чалма, чапан, ак күлмәк, чалбар. Расүлебез аләйһис-сәлам кайбер хәдисләрендә җомга көне өчен аерым, матур, пакь кием саклап тотарга кушты.

Имамның тышкы сыйфатлары хакында:

1. Өстеңдә матур кием, сыйфатың күркәм булсын (чәчне кыскарту, тарау, тәнне пакь тоту, хуш ислемайлар куллану)

Рәсүлебез аләйһис-сәлам бер хәдис шәрифендә: «Җомга намазына иртә бару, намазга пакь кием кию, авыз эчен (сивак белән) чистарту, хуш ислемай белән сөртенү сөннәтемнән саналыр», – диде.

2. Вәгазь сөйләгән вакытта кирәкмәскә кулларны, башны чайкарга кушылмый.

3. Вәгазьнең эчтәлеген үз нәфсең белән кичерә белү кирәк.

4. Хөтбәне сөйләгәндә халыкка карап сөйләү.

Хөрмәтле дин кардәшем!

Имамчылык вазифасын үтәү, әлбәттә, җиңел түгел. Имам ул, бер яктан, дин кешесе: намазлар укыта, нәсыйхәт бирә, ул – педагог та, мәдрәсә мөгаллиме дә, хөкүмәт эшчесе дә! Имам – ул динебезнең пакь йөзе, шуңа күрә пакьлыкны саклап калырга тырышыгыз, динегезгә, илләрегезгә чын ихлас күңелләрегез белән хәерле хезмәтләр кылып калыгыз! Бер сүздән, бер фикердән тайпылмагыз! Ошбу китап белән эш итеп, аннан зур файда алырсыз дип, өмет итеп калам. Аллаһ Тәгалә барчабызга да хәерле-изге ниятләребездә, дини белемнәрен таратуда ярдәмче булып торса иде!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.