Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Такмак – янчыкта, җыр – капчыкта

Халык җырларының төзелеше һәм эчтәлеге

Ләйлә Мөхәмәтшина

Түбән Новгород өлкәсе – халык авыз иҗаты әсәрләренә бай төбәкләрнең берсе. Моны әлеге төбәккә берничә тапкыр оештырылган экспедиция материаллары да раслый.

Бу өлкәдә язып алынган җырлар, нигездә, түбәндәге жанрларга карый: йола җырлары, уен һәм бию җырлары, тарихи җырлар, лирик озын җырлар һәм лирик дүртьюллыклар.

Җырларның башкарылу формалары һәм вазифаларына килгәндә, алар төрлечә: кешеләрнең күңел халәтен, моңлану, кайгыру, сагыну, сагышлануны белдерүче лирик җырлар; төрле мөнәсәбәтләрне чагылдыручы, хатын-кызның моңлы-зарлы тормышын сурәтләүче лирик җырлар; мәҗлесләрдә җырлана торган табын җырлары; егетләрне армиягә озатканда җырлана торган җырлар; кешенең эчке халәтен чагылдыручы кыска җырлар; туй йолаларын яки башка төр йолаларны үтәгәндә ялгыз яки парлап, кара-каршы, шулай ук күмәкләшеп тә башкарыла торган җырлар.

Йола җырлары татар халык иҗатының иң борынгы төрләреннән санала. И.Надиров әлеге җырларны өч төркемгә бүлеп карый: мәҗүсилек һәм борынгы чорлардан калган шигъри сүз үрнәкләре, ырымнар; ел фасылы (календарь) белән бәйле поэтик иҗат үрнәкләре; туй йоласына караган җырлар[1].

Түбән Новгород өлкәсенә моңа кадәр оештырылган экспедицияләрдә тупланган материалларга карап фикер йөрткәндә, биредә халык җырларының иң зур күпчелеген туй йоласына багышланган җырлар тәшкил итә.

Туй йоласы үзе берничә өлештән тора. Килешү йоласы үтәлгәннән соң, китәчәк кызны иптәшләре-тиңдәшләре озатырга килә. Шул чагында махсус җырлар – кыз елату җырлары башкарыла. Кыз елату җырлары мишәрләр яшәгән җирләрдә аеруча киң таралган була. Кыз елату йоласы нигезендә борынгы ышанулар төсмерләнә. Кызның елап китүе аның язмышы юлында торган серле көчләрне җиңү, явыз рухларны йомшарту өчен кирәк, дип саналган (ТХИ. Йола һәм уен җырлары. Б. 12). Кыз елату җырларында кызның яшьлеге үткән ата-ана йорты якты буяулар белән сурәтләнә, кыз килен булып төшәчәк кайнана-кайната йорты исә караңгы төсләрдә бирелә.

«Бәхил дә булыгыз һәр барчагыз» җырын 1958 елда Горький (хәзер Түбән Новгород) өлкәсенең Кызыл Октябрь районы, Камка авылында Хәбирә Имаевадан И.Надиров язып алган.

Хәбирә апа 1900 елда туган. Ул яшь вакытта инде кыз озату җырлары бик сирәк җырлана торган булган. Бу җырларны ул үзенең туе алдыннан җырлаган. «Мин яраткан кешемә бардым. Еламаска да була иде. Тик, гадәтен китереп, әти-әнигә рәхмәт әйтеп, елап аерылышырга куштылар», дип искә ала ул (ТХИ. Йола һәм уен җырлары. Б. 277).

Бәхил дә булыгыз һәр барчагыз

Әнекәем генә, елашыйк,

Сандугачлар кебек сайрашыйк;

Сандугачлар кебек сайраштык,

Былбыл кошлар кебек адаштык.

Анай кәбәм, кушә[2] коргансың,

Анда бөгелеп ниләр тукырсың?

Сау бул, анай кәбәм, китәмен,

Ничек миннән башка торырсың?

Сандугачлар оча җил көндә,

Җил көндә лә түгел, иркендә;

Китәм, анай кәбәм, каласың,

Сиңа кереп бакмас беркем дә.

Тәрәзә төбендә йомырка,

Күчер, анай кәбәм, онытма;

Каршымда балалар калды, дип,

Мине дә, анай кәбәм, онытма.

Алтын сәгать бирим кулыңа,

Чылбырларын элим муеныңа;

Алтын сәгатьләрнең яктысы

Ялтырап торсын барган урыныңда.

Мамык шәлең, кызым, җылымы?

Җылы булса, катлап урама;

Буласы гына эш булмый калмас,

Күз яшеңне түгеп елама.

Әтекәем, бирнә бирием,

Уң кул белән генә алсана;

Әтекәем, китеп барамын,

Хәер-догаң белән калсана.

Көмеш энә генәм, җеп кенәм

Сандык төпләрендә каладыр;

Уйнаганым гына, көлгәнем,

Әтием, синең өйдә каладыр.

Ары да гына элмә, бире эл,

Әтекәем, камыт-дугаңны;

Әти кәбәм, китеп барамын,

Бирәмсең хәер-догаңны?

Ишек алдындагы карларны

Көри торырмысыз, туганнар?

Туганкаегызның хәлләрен

Сорый торырмысыз, туганнар?

Олы агакаем – ак яка,

Тарелкада калган бал сиңа;

Мине бик хөрмәтләп озатасың,

Өч оҗмахта урын бар сиңа.

Кече туганкаем – ак итек,

Басып пычратма балчыкка;

Кил яныма, куллар бирешик,

Күрешә алмабыз, бәлки тансыкка.

Сылу сеңлем, белеп кайт әле,

Талның тамырлары бар микән?

Талның тамырлары таралган,

Без таралыр өчен яралган.

Ике дә генә келәт янәшә,

Бастырыклар салдым юл аша;

Барып та гына юлым уңмаса,

Килеп елармын ла көн аша.

Алачалы чаршау, әй, комач бау,

Кор, дисәгез дә кормамын;

Китәр вакытларым җитте инде,

Тор, дисәгез дә тормамын.

Идәнебез сары балавыз,

Икәү бер тактадан барабыз;

Бәхил дә булыгыз һәр барчагыз,

Аерылып китә балагыз!

 

(ТХИ. Йола һәм уен җырлары. Б. 77–79)

Моннан тыш, әлеге өлкәдә халык телендә «бал кыцкырту», «килен төшерү», «япма будыру» дип атала торган йолалар да бар. 2010 елда уздырылган экспедиция вакытында Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай (Красная Горка) авылында Мөхәммәтов Зөфәр Мөхәммәт улыннан (1942 елгы) бал кычкырту такмаклары язып алынды:

«...кыз төшкән көнне кияү ягында опять бәйрәм. Элек бит парлылар парлап утырмыйлар иде, яшьләр генә иде тәмам вечерда, әле бит хатын-кыз да инде, картлар да утыра, эцәләр, ә ул вакытта яшьләр генә, кызлар-егетләр утыралар иде. Яшь килен килгән көнне опять анда вечер була инде, шылай ашап-эцәләр дә и вечер. Опять шул ук уеннарны уйныйлар, аннан давай бал кыцкырталар. Кодагидан башлыйлар, башта биетәләр кода белән кодагины, бер кеше кыцкырта, акца җыя бара котлап, эшләпәсе бар иде, котлап такмак атяләр, акца бирәләр. Бер шапка яки кепкасын ала идек тә тотына инде, бал кыцкыртабыз, акца җыябыз. Такмагы бар иде:

Әй, егетләр,

Алдап алыгыз, шалдап алыгыз,

Бал кабыгыз, дир,

Бал тиң дәрья булыгыз, дир,

Кем дә атер, дир (кодагины атяләр инде анда),

Равия тутай атядер, дир,

Кызым белән киявемнең туен күркәм иттереп

Юк-бар акцам да бер тәңкә,

100 тәңкәлек белән, имештер кыцкыртадыр, дир.

Аны әле биергә цыгаралар, давай-давай кодаги бие, диеп. Әле икенце кодаги кыцкырта, теге кодаги биер, дип атядер, дир, миннек белән кыцкыртадыр, дир:

 

Ат бирсәм узар,

Тун бирсәм тузар, дир,

Кәзә бирсәм, бары сөзәр, дип атядер, дир,

Бу кодагины сорасагыз, дир,

Россиягә карендәш, дир,

Бөтен Татарстанга карендәш, дип атядер, дир.

Шылай итеп, бөтен кеше цыкканда шылай такмак атеп торалар иде. Аннан тагын инде үзгәләр тотына инде биергә. Аннан тагы шушы ук такмакларны атяләр, бу ирне сорасалар, бөтен Россиягә карендәш, дир. Аннан тагын атүчеләр бардыр, дир. Кем дә атмидер, дир, әнә кияү белән килен дусты бирер, дип атядер, дир. Кияү белән кыцкыртсалар, биш йөзлек белән имештер кыцкыра. Аның ике тәңкә генә акцасы бар инде, мактап кыцкырталар шылай. Кеше исеме белән атяләр:

Кемнәрнеңдер бакцасында

Сайрыйдыр ла сандугач,

Бу егетне сорасагыз,

Бөтен Россиягә карендәш, дип атяләр, –

дип йырлыйлар иде. Вот шылай кыцкырталар иде. Кыз төшкән көнне шылай бииләр иде, кызык була иде. Акцаны җыештыралар да акца аннан яшьләргә була иде. Вот шуның белән туй бетә иде». (Л.Мөхәммәтшина белән И.Шәрипов язып алды.)

Түбән Новгород өлкәсенә моңа кадәр оештырылган экспедицияләр вакытында туй мәҗлесендә башкарыла торган мактау-макташу җырлары да очраган. Шундый җырларның берсен – «Безнең кызыл алмабыз»ны – 1962 елгы экспедиция вакытында, Горький өлкәсе Кучкай Пожары авылында Рокыя Сабировадан (1919 елгы) Т.Галиуллин язып алган.

Безнең кызыл алмабыз

Кыз ягы:  Безнең кызыл алмабыз,

Сезнең кызыл алмагыз;

Безнең кызыл алмабызны

Саргайтырга алмагыз.

Егет ягы:  Сезнең кызыл алмагыз,

Безнең кызыл алмабыз;

Сезнең кызыл алмагызны

Саргайтырга алмабыз.

Кыз ягы: Алмалары өзелгәндә,

Агачы кала тирбәлеп;

Багалмадай кызыбызны

Сөярсезме кинәнеп?

Егет ягы: Алмалары өзелгәндә,

Агачы кала тирбәлеп;

Багалмадай кызыгызны

Без сөярбез кинәнеп.

2010 елгы фәнни сәяхәтебез вакытында уен һәм бию җырларын башкарып күрсәтүче булмады. Шунлыктан, биредә элеккеге елларда уздырылган экспедиция вакытында шушы өлкәнең Кучкай Пожары авылы яшьләреннән И.Надиров тарафыннан язып алынган уен җырын тәкъдим итәбез.

«Өч тәрәзә» уены

Уен башлануга, бер егетне яки кызны өйдән чыгарып торалар. Өйдәгеләр тарафыннан өч тәрәзәгә өч исем кушыла. Тышта кыз булса, тәрәзәләргә шул кызга күзен төшереп йөрүче егетләр исемен яки, киресенчә, тышта егет булса, тәрәзәгә кызлар исеме кушалар. Өйалдына чыккан егет яки кыз керә дә, өч тәрәзәнең берсе янына туктап җыр җырлый:

Мәсәлән, егет җыры:

Алмагачлар арасында

Сандугач юллары бар;

Дускаемның йөзләрендә

Ай-кояш нурлары бар.

Ахырдан әлеге тәрәзәгә кушылган исемне әйтәләр. Егет (яки кыз) шул исем янына барып утыра. Шуннан соң өйалдына яңа кеше чыгарыла:

Кызлар җырыннан бер мисал:

Станцада исем китте

Казан чияләренә;

Кирәкми кеше ярлары,

Булсын ияләренә.

Фант җыю һәм һөнәр күрсәтү белән бәйле уеннарның тагын берсен – «Җыр әйтешү» уенын шул ук елдагы экспедиция вакытында (1962 елда) Петрякс авылында Х.Гатина язып алган.

«Җыр әйтешү» уены

Уенга катнашучылар тезелеп утыралар, арадан берәү уйнатучы-җиңги булып кала. Җиңги бер егетне өйдән чыгарып җибәрә дә, утыручылар белән киңәшеп, өч кызны билгеләп куя. Ул арада тыштагы егет, үз урынына бер иптәшен чакырып чыгара да, үзе өйгә керә. Аңа билгеләнгән өч кызның да исемнәрен әйтәләр. Ул шулар арасыннан берсен сайлап, шуның белән кара-каршы җыр әйтешә. Җырларның бер мисалы:

Сөям сине, ал чәчәгем,

Синдә мәхәббәтем бар;

Күп эзләдем, таба алмадым

Синнән мәхәббәтле яр.

Җавап:

Сөяр идем син чәчәкне

Сүрелмәс булсаң гына;

Ал чәчәктән тигәнәккә

Үрелмәс булсаң гына.

Бу пар җырлап бетергәннән соң, уйнатучы-җиңги яңадан өч кызны билгеләп куя да, тыштагы егетне чакырып, аңа да билгеләнгән кызларның исемнәрен әйтә, кабат кара-каршы җырлашу башлана. Уен вакытында чәнечкеле, шаян җырлар да башкарыла (ТХИ. Йола һәм уен җырлары. Б.171).

Кара-каршы сафларга тезелеп, парлашучы уеннарга керүче «Җимчәчәк» уены, килеп чыгышы ягыннан, борынгы туй йолаларына бәйләп карала. Уен барышында егет ягының кыз сайлавы, ә кыз ягының булачак «кияү»не хурлавы – аерым төбәкләрдәге гадәтләрне искә төшерә. Уен, тора-бара йолалык билгеләрен югалтып, яшьләрнең күңел ачу уенына әверелгән. Әлеге җыр 1958 елда Кызыл Октябрь районындагы Камка һәм Сафаҗай авылларында Х.Ярми, И.Надиров, Р.Башкуров һәм Х.Гатина тарафыннан язып алынган (ТХИ. Йола һәм уен җырлары. Б. 291).

«Җимчәчәк» уены

Кызлар, егетләр, кара-каршы ике сафка тезелеп, җыр әйтешәләр. Гадәттә, кызлар – егетләрне, егетләр кызларны үчекләп, шаян җырлар башкаралар.

Уен язгы ташу вакытында атна-ун көн буена (су килгән көннән алып су киткәнче) һәр көнне кич белән көтү кайткач уйналган.

Җырлары:

Җимчәчәк, җимчәчәк,

Зимә буе нарымсак, нарымсак,

Нарымсакка ни кирәк, ни кирәк?

Ярма-ярма бүз кирәк, бүз кирәк.

Ул бүзләрне тегәргә, тегәргә

Инә белән җеп кирәк, җеп кирәк;

Ул инәне тотарга, тотарга

Оста куллы кыз кирәк, кыз кирәк.

Вак-вак кына тарелка, тарелка,

Җиргә төшсә уала, уала;

Сезки саяк-сандуракка[3], сандуракка

Кыз бирсәң дә югала, югала.

Пичкә салдым алты үпмәк[4], алты үпмәк,

Алтысы да ябышкан, ябышкан;

Сезки саяк-сандураклар, сандураклар,

Кайдин бергә табышкан, табышкан.

Ызба алдында садыгыз, садыгыз,

Коямысыз, юкмысыз, юкмысыз;

Кызыгыз безгә чыгып килә, чыгып килә,

Тоямысыз, юкмысыз, юкмысыз.

Аргы якта ак тана, ак тана,

Бирге якта ак тана, ак тана;

Улыгызны ник мактыйсыз, ник мактыйсыз,

Келәнгәнен[5] мактана, мактана.

Озын касар[6] буенда, буенда

Чалгы кайрый йөрисез, йөрисез;

Аздакадай[7] улыгызга, улыгызга

Кызлар сайлый йөрисез, йөрисез.

2010 елда Түбән Новгород өлкәсе Рбишча авылында Ситдыйкова Факия Сәяр кызыннан (1958 елгы) «Бака түшәге» уены язып алынды.

«Бака түшәге» уены

Уртага бер кызны чыгаралар, урындыкка утырталар, ул батучы була. Аннан аны җырлар белән батыралар. Уен кагыйдәсе буенча аны җыр әйтеп коткарырга тиеш булалар. Батыручы батучыга әйтә:

Баттыңмы, баттыңмы,

Баттыңмы, күмелдеңме?

Бака түшәгенә ятып

Торуы күңеллеме?

Аннан, арада аның егете булса, ул егет, җырлап чыгып, аны коткара да, үзе батучы була. Коткаручы егет болай дип җырлый:

Бер кулымда, бер кулымда,

Бер кулымда чемодан,

Сине сөям көне-төне,

Бир кулыңны, чыгарам.

Шулай җырлый да, кызны коткара, үзе шул кыз урынына кереп баса, хәзер инде аны батыра башлыйлар.

Ә инде батучы кеше егет булганда, аңа түбәндәге җыр җырлана:

Батасың, егет, батасың,

Ниләр килә уеңа?

Бир кулыңны, чыгараем,

Чакырырсың туеңа.

Әгәр инде тартып чыгармасалар, аны батыра гына баралар, аннан башкасы чыга, менә шулай уен дәвам итә (Л.Мөхәмәтшина белән И.Шәрипов язып алды).

2010 елда оештырылган экспедициядә тарихи җырлар язып алынмаса да, моңа кадәр әлеге өлкәне өйрәнүгә багышланган 1958, 1962 елларда узган экспедиция вакытында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать (ул елларда – тарих) институты галимнәре тарафыннан ике дистәгә якын тарихи җыр һәм җыр вариантлары язып алынган. Аларның берсе – Казан ханлыгы чорына, ә калганнары – качкыннар һәм тоткыннар тематикасына карыйлар.

Качкынның михнәте бигрәк зур
(Тали җырлары)

Серый да гына зыбын, арты бөргән,

Кигезделәр бәнем өстемә;

Агай, бер угълыңны солдатка бир,

Шунда бән төшәрмен исеңә.

Шылдыр да гына шылдыр сулар ага

Елга буйларында ташлыкта;

Яшь тә баш кынаем югаладыр,

Көтмим патшалардан шатлык та.

Бармагымны киссәм, агырта...

Мизан мулла салды тәмугка.

Уң кулымда агыр мылтыгымны

Ничек өйрәнермен атарга;

Приемда Коръән үптергәндә,

Ният кылып үптем качарга.

Ачы да гына буран, нечкә җилдә,

Анай кәбәм, тышта кунармын;

Кәсәй белән писер Сәйпулланы

Очыратсам, терели тунармын.

Ай-һай, туганнарым, агыр хәл,

Әнкәй генәм кала бигрәк жәл.

Мендем биек тауның, әй, башына,

Ияремне куйдым башыма;

Әллә күрешәбез, әллә дә юк,

Килсәнә, анай кәбәм, каршыма.

Көрән аткаема менгән чакта

Камчы сабым калды каерылып;

Камчы сабым калу берни түгел,

Әнкәй кәбәм калды аерылып.

Егълама, анай кәбәм, көн сәтә[8],

Дөнья төрле хәлне күрсәтә.

Быел гына чәчкән игенемне

Җыр гынамны җырлап урырсыз;

Ай-һай, Фәйзулла гынам, балакаем,

Кайсы губернада булырсың.

Аяктагы тимер богавымны

Себер кузнеслары эшләде;

Артларымнан фискал[9]куган чакта

Иярләгән атым кешнәде.

Ай-һай көннәремнең үтүе,

Авыр булыр үмер итүе.

Мәскәү губернасы зур губерна,

Өч сутка[10] әйләндем кругын[11];

Сорамагыз, дуслар, сорамагыз

Качкын егетләрнең торуын.

Елга буйларында утлап йөри

Ратник[12] Талиеның атлары;

Тугай елгасында качып кунам,

Рәнҗемәгез, авыл картлары.

Булмагыз, егетләр, болай хур,

Качкынның михнәте бигрәк зур.

Очып кына барган асыл кошның

Авызында яшел яфрак;

Качып йөргән чакта вафат булсам,

Кем өстемә салыр туфрак?

Зиләдер[13] дә болыт, әй зиләдер,

Җилгә дә генә каршы киләдер;

Чык, анай кәбәм, ач ишегең,

Көтмәгән кунагың киләдер.

Егълама, анай кәбәм, бетәрсең,

Качкын угълың кайдан көтәрсең.

Аерыкай нөгез[14], болан дигән,

Ашап кына туймый нүектән[15];

Себер җирләрендә күп йөредем,

Асла чыга алмадым күектән[16].

Һавалардан очкан асыл кошның

Кагырчынын[17] алдым каләмгә;

Бүләк җибәрергә һич хәлем юк,

Риза бул, анай кәбәм, сәламгә.

Йоклар идем ятып төн ката,

Кеше күрсә, атым уйгата[18].

Очыгыз ла, казлар, әй очыгыз,

Очалмаганыгыз кайтыгыз!

Безнең туган җиргә җитә алсагыз,

Туганнарга сәлам әйтегез!

Кыйгак та гына кыйгак каз кычкыра –

Адашкан киек казның баласы;

Тугай буйларында егълап йөри

Ратник Талиеның анасы,

Егълама, анай кәбәм, бетмәгел,

Якын җирдә түгел, көтмәгел!

Бер дустыма кердем кунак булып,

Атым бәйләп куйдым имәнгә;

Фискаллар киләдер мине алырга,

Хатын булып[19] киттем кибәнгә.

Җәй дә башларында, кызу көндә,

Кортлар бал ташыйдыр муртага;

Печән кибәненә качып кердем,

Илле фискал алды уртага.

Егълама, анай кәбәм, көн сәтә,

Дөнья төрле хәлне күрсәтә.

Казаннардан алган ияремнең

Зәңгеләрен ничек ачармын;

Йөрмәгез, фискаллар, әй артымдин,

Тотсагыз да тагын качармын.

Суык та гына кизләү өсләрендә

Ашап йөри Тали атлары;

Печән кибәнендә бән тотылдым,

Рәнҗемәгез, авыл картлары.

Булмагыз, егетләр, болай хур,

Качкынның михнәте бигрәк зур.

Алдыма карасам, әй, тау кебек,

Артыма карасам – туй кебек;

Галанский кырның уртасында

Бәйләп салдылар ла куй кебек.

Тугай буйларында, япь эчендә,

Ашап йөри Тали атлары;

Сарысаз түбәсендә мин тотылдым,

Аепләмәгез, авыл картлары!

Егълама, анай кәбәм, догаң кыл,

Бигрәк озын качкын йөргән юл.

Себерләрдин алган ак күлмәгем,

Итәгендин озын җиңләрем;

Үземә үзем генә җыр чыгардым,

Сагынып бер җырларсыз, тиңнәрем!

«Качкынның михнәте бигрәк зур» ( Тали җырлары)[20] – 1941 елның 12 гыйнварында «Октябрь коммунасы» газетасында басылып чыккан. Әлеге газета үз вакытында Горький өлкәсенең Кызыл Октябрь районында чыгып килгән. Текст шул район укытучысы X.Абдуллин тарафыннан 1940 елда Актук авылының олы яшьтәге кешеләре Хәлил Рамазанов, Басыйр Рәхмәтуллин һәм Атыйп Ситдыйковтан язып алынган. Әсәр «Тали беглый бәете» дигән исем астында басылган. Әмма аны бәет дип атау белән килешәсе килми. Ул тулысы белән җыр традицияләренә нигезләнгән һәм поэтикасы белән җырлар рәтендә торучы әсәр. Текстның үзендә үк аның җыр булуын раслаган юллар бар. Бер урында, мәсәлән, Тали үз исеменнән:

Быел гына чәчкән игенемне

Җыр гынамны җырлап урырсыз, –

дигән үтенеч белдерә. Соңгы строфада исә:

Үземә генә җыр чыгардым,

Сагынып бер җырларсыз, тиңнәрем –

дигән теләк белдерелә.

X.Абдуллин шул ук газетада бу әсәрнең иҗат ителүе өчен нигез булган тарихи сәбәпләрне һәм Талинең гомер юлына караган кайбер белешмәләрне дә китерә (өзек газетада басылганча бирелә):

«Талиның исеме – Фәйзулла. «Тали» – кушаматы, фамилиясе– Сәйфетдинов.

Тали үзе Актук авылында 1833–1835 еллар тирәсендә туган. Яшь вакытларын ярлылыкта үткәргән. Аның энесе Фәтхулла да, шулай ук, байларга ялланып эшләп йөргән. Тали әнисе, энесе һәм сеңлесе белән бергәлектә яшәгәннәр.

1855 елда, ягъни лашманчылык бетерелгән һәм 25 еллык солдат хезмәте булган заманнарда, Актук авылыннан 6 кеше солдатка китәргә тиеш була. Шуларның берсе Мизан мулла була. Шул вакытта авылның түрә, бай куштаннары Талины Мизан мулла урынына солдатка җибәрәләр. Ләкин Тали солдат хезмәтеннән качып кайта. Шуннан соң Тали беглый булып китә.

Актүк авылы картлары сөйләвенчә, Тали Беглый 25 еллап качкынлыкта йөргән. Берничә тапкыр тотылган, ләкин тагын да качкан булган. Бер тапкыр ул Себердән дә качкан. Ахырда, 25 еллар вакыт үткәч, Тали авылда урнашырга уйлый. Ләкин моңа авылның байлары каршы булалар. Нәтиҗәдә, Тали беглый Себергә сөрелә һәм Себердә үк үлә дә» (ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 384).

«Әхсән голова». Әлеге җыр Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында Фәхретдин Сәиновтан (1896 елгы) 1958 елда язып алынган. Язып алучылар Р.Башкуров, И.Надиров.

Җырлаучының сөйләве буенча, Әхсән Камка авылында туып-үскән. Ул XIX гасыр урталарында яшәгән. Әтисе мәзин булган. Тора-бара Әхсән бик баеп китә, авыл күләмендәге түрәгә әйләнә. Шуңа күрә аңа «Голова» дип кушамат бирәләр. Дошманнары аның баюын күралмый. Алар көнләшәләр. Ниндидер нахак сәбәпләр табып (мәсәлән, аны хөкүмәт акчасын үзләштерүдә гаепләп), Себергә озаттыралар. Җыр шул вакыйгадан соң туа (ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 389).

Әхсән голова

Ялтыр да гына ялтыр ни ялтырый? –

Камка[21]илләренең плугы[22];

Урламыйча Себер югаладыр

Осман азанчының олы улы.

Голова да идем, зур да идем,

Көн дә йөри идем пар атта;

Әхсән голованы сорасагыз,

Иске Макарида[23] ятапта[24].

Голова да идем, зур да идем,

Көмеш койдыра идем таякка;

Сокланмагыз бу дөнья малына,

Богау кидертәдер аякка.

Шауыл да гына шауыл ни шауылдый? –

Пьяна[25] буйларының камышы;

Татлы йокыларны качырадыр

Нахак Себер китү сагышы.

Мәкәрҗәдән алган туры атымны

Чыгарып бәйләгез, җил каксын;

Башкынамны йолар юллар булса,

Әнкәй ике ызбамны тиң сатсын.

Шылтыр да гына шылтыр ни шылтырый? –

Аргы як кибетенең ачкычы;

Болай буласымны белгән булсам,

Булыр идем бер бай ялчысы.

Шыпыр да гына шыпыр яңгыр ява

Острог[26]түбәсе калайга;

Богауда торсам да хат язамын

Яшь хәләлем белән анайга.

Чылтыр да гына чылтыр сулар ага

Острог янындагы канауга;

Җибәргән хатымны тапшырыгыз

Яшь хәләлем белән анайга.

Шауыл да гына шауыл ни шауылдый? –

Камка илләренең камышы;

Күздән югалганчы ишетеләдер

Хәләл Фатихамның тавышы.

Җилләр ачкан арткы җил капканы,

Җил капканы гына кем япсын?

Миндин генә калган өч ятимне

Усман абзый бакмый кем баксын.

Әхсән голованың чемоданы,

Унике икән аның бүлкәсе;

Әхсән голованы сорасагыз,

 Караңгы икән аның төрмәсе.

Камка илләрендә ызба салдым

Камка илләренә тамга өчен;

Җырымны җырлагыз, мин түзәрмен,

Яманат сатмагыз, Алла өчен.

(ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 63–64).

«Канҗафәр» тарихи җыры Түбән Новгород өлкәсенең Татар Моклокасы авылында Харрас Хафизовтан (1895 елгы) һәм Тәнзилә Закировадан (1899 елгы) 1962 елда Т.Галиуллин тарафыннан язып алынган. Җырга карата шундый искәрмә бирелгән:

«Үткән гасырның урталарында Оваленский дигән бер алпавыт управляющие (җырда ул „бурмис” диелә) Канҗафәрнең җирен тартып ала. Канҗафәр жалоба белән барса да, аны кыйнап җибәрәләр. Шуннан ул энесе Алины ияртеп, мылтык алып, бурмистрга китә. Күрәсең, атышу да була.

Соңыннан Канҗафәр белән энесен кулга алалар, берничә көн караңгы подвалда тоталар. Канҗафәрне качуда гаепләгән булып, атып үтерәләр, Алины, яшь булуы сәбәпле, иреккә чыгаралар. Җыр әнә шул вакыйгага багышлап чыгарылган».

Канҗафәр

Күк кырыйлары, әй, күгәргән,

Кара урман буйлары, әй, каралган;

Беләмсез, дусларым, хәлемне,

Яшь тә йөрәгемне кан алган.

Икәү буш урында, караңгыда,

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Канҗафәркәй мылтык атадыр,

Төтене генә җиргә ятадыр;

Энем Гали, әйдә, тор, сугышыйк,

Бурмис[27]үтерергә әйтәдер.

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Сандугачлар кунып кайда сайрый?

Озын елгаларның башында.

Гали дә Канҗафәр тилмерәдер

Батрас бурмисы каршында.

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Гали дә Канҗафәр ничә яшәр,

Матур сукно бүрке башында;

Гали дә Канҗафәр допрос бирә

Батрас бурмисы каршында.

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Сандугачлар кунып кайда сайрый? –

Озын елгаларның буенда;

Нихәтле еласагыз да, мин булмамын

Кече энекәшем туенда.

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Быел гына куйган ызба башын

Нинди сырлар белән сырлатыйм?

Кеше дә җырларын күп җырладым,

Үз җырымны кемнән җырлатыйм?

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Җыелмагыз, ятлар, әй, яныма,

Качкан да гына купкан түгел мин;

Еламагыз, дуслар, минем өчен,

Бушка үлгән кеше түгел мин.

Икәү буш урында, караңгыда

Нишләрбез генә икән, Канҗафәр?

Лирик җырларның ике зур төркеме бар. Фольклорчы галим К.М.Миңнуллин әлеге җырларны лирик озын җырлар һәм лирик дүртьюллыклар дип атый. Лирик җырларның һәр ике төренең дә таралу, яшәү даирәсе бик киң һәм шуннан чыгып инде сурәтләнгән темалар да күп төрле. Алар адәм баласының бар кайгыларын, хәсрәтле кичерешләрен, шатлыкларын, ара-тирә була торган шаян-шуклыкларын чагылдыра. Кыскасы, лирик җырларда һәркемнең күңеленә якын булган уйланулар, эчке кичерешләр урын тапкан[28].

Озын лирик җырлар һәм җыр вариантлары, моңа кадәр оештырылган экспедицияләр вакытында, Түбән Новгород өлкәсендә күпләп тупланган. Аларның күпчелеге чит җирләрдә бәхет эзләүчеләр моңы, хатын-кыз язмышы, мәхәббәт тематикаларына карый.

Хатын-кыз язмышы тематикасына караган «Кайгырмыйк ла юк малларга» җырын, 1958 елгы экспедиция вакытында Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылында Фәхретдин Сәиновтан (1896 елгы) И.Надиров, Р.Башкуров язып алган.

Кайгырмыйк ла юк малларга

Тугайларда сынды көмеш чалгым,

Печәннәрен шуңа чапмадым,

Газизәкәй кыз,

Печәннәрен шуңа чапмадым;

Кайгыра-кайгыра маллар өчен

Үтә инде арыслан чакларым,

Газизәкәй кыз,

Үтә инде арыслан чакларым.

Агыйделнең суы кая ага?

Бәрелә-сугыла ап-ак тауларга.

Газизәкәй кыз,

Бәрелә-сугыла ап-ак тауларга.

Кайгырмыйк, дуслар, юк малларга,

Мал җитәдер газиз башларга,

Газизәкәй кыз,

Мал җитәдер газиз башларга.

Нинди шәһәрләрдә табыла икән

Янган-көйгән йөрәкнең дарусы?

Газизәкәй кыз,

Янган-көйгән йөрәкнең дарусы.

Янган йөрәк дарусын эзли-эзли,

Ак йөзләргә чыкты ла сарысы,

Газизәкәй кыз,

Ак йөзләргә чыкты ла сарысы.

 

(ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 151–152).

Бодай межасы

Агыйделкәйләрне кичәр идем,

Ак мамыктан салган сал булса;

Күргән нужаларымны сөйләр идем,

Элек сөйгән яр гынам сау булса.

Борылып киткән бодай межасы,

Ай-һай авыр дөнья нужасы.

Мижгород[29]ла дигән зур губерна,

Уртасына җыела сәүдәсе;

Чит илләрдә йөргән егетләрнең

Иленә кайта коры гәүдәсе.

Борылып кына ага агым су,

Малсыз, ярсыз калсаң, ямансу.

Мәскәү юлларында таш пулатта

Солылар ла салдым туры атка;

Сәфәрләрдә йөреп гомер уза,

Ирешермен микән морадка?

Борылып, сарылып үсә алмагач,

Ни кыйлаем бәхетем булмагач.

(ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 166).

Әлеге җырны 1962 елгы экспедиция вакытында Т.Галиуллин һәм И.Надиров Түбән Новгород өлкәсе Андреевка авылында Абдулла Хәсәновтан (1894 елгы) язып алганнар.

Җырлар арасында иң күп таралганнары – хатын-кыз язмышына багышланган әсәрләр. Аларның күпчелегендә яшь килеш ирексезләп, үзе белмәгән, хәтта күрмәгән, яратмаган егеткә кияүгә бирелгән, хәтта сатылган кызлар авызыннан сөйләнә. Алар үтә бер моң, күз яше белән сугарылган.

«Сатылачак кыз җыры» 1962 елгы экспедиция вакытында Андреевка авылында Осман Хәмидуллиннан (1883 елда туган) И.Надиров тарафыннан язып алынган. Әлеге җыр кыз сату белән бәйле ямьсез гадәтне фаш итү, аңа протест белдерү хисе белән сугарылган.

Сатылачак кыз җыры

Таң алдыннан торып тышка чыктым,

Агач яфракларын коядыр;

Бу хәсрәттән башлар азмаса да,

Елап күздән яшьләр коядыр.

Тор, балакай, инде таң-таң ата,

Нинди төшләр күрдең син бүген?

Сискәнеп китәсең йокы араңда,

Сиздеңме әллә – бүген нинди көн?

Төшләреңдә, балам, ниләр күрдең?

Сөйләсәнә миңа, бәбкәем.

Кол базарларына сатар өчен

Чәчең үрде синең әнкәең.

Нидән, анай кәбәм, син елыйсың,

Әллә миндәй авыр төш күрдең?

Сатылачак бала әллә минме,

Кара чәчкенәемне ник үрдең?

Җылы сөтләреңне ник имездең,

Ник асрадың мине бала итеп?

Нарасый бичара мин баланы

Ник сатасың, әнкәй, кол итеп?

Кисеп алчы, әнкәй, чәчләремне,

Пыяла шкафыңа куярсың.

Адашкан казлар моңайгандай,

Чәчләремне алып карарсың.

Кол базарларында сатар өчен,

Әнкәй, буяу буя битемә.

Базарга илтергә әткәй атын җигә,

Карасам, кан тула күземә.

Байлар бал эчәләр, бик татулап,

Башымны йөриләр сатулап.

Байлар кул астында яшәгәнче,

Җан бирәсем килә агулап.

 

(ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 206–207).

Лирик җырларның төп өлешен мәхәббәт җырлары били. Мәхәббәт җырлары, кагыйдә буларак, яшьләр тарафыннан иҗат ителә һәм егет белән кызның хис-кичерешләрен, поэтик картиналар аша, бөтен нечкәлеге, нәфислеге белән сурәтли. Бу җырларны буеннан-буена саф, керсез, кайнар мәхәббәткә омтылу хисе сугара. 1962 елгы экспедиция вакытында Бозлау авылында Алимҗан Җаббаровтан (1891 елгы) И.Надиров, Т.Галиуллин язып алган «Җанашым» җыры шуның ачык бер мисалы булып тора.

Җанашым

Икәүләп бергә чыгыйк йөрергә,

Барыйк урманга, әйдә, җанашым.

Яшел үләннәр, агадыр сулар,

Сайрыйлар кошлар моңлы, җанашым.

Әйдә суларга, йөрик көймәдә,

Күңел ачарбыз, утыр, җанашым.

Әүвәлдә күрдем нурлы йөзеңне,

Ишеттем сүзеңне, моңлы җанашым.

Күзләрең кара, мәхәббәт сала

Дәртле күңелгә, матур, җанашым.

Кашларың кыйгач, йөзләрең кояш,

Күңлем яктыра, күрсәм, җанашым.

Йөзегең алмаз, кими ярамас,

Йөзек тик ярат мине, җанашым.

Сандугач сайрар яшел урманда,

Без дә сайрашыйк, әйдә, җанашым.

 

(ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 227).

Әлеге теманы дәвам итеп, мисал рәвешендә 1962 елгы экспедиция вакытында Х.Гатина тарафыннан Түбән Новгород өлкәсе, Яңа Мочали авылында Кәбир Шәрәфетдиновтан (1984 елгы) язып алынган «Гөлкәй», шул өлкәнең Пица авылында Садыйк Сабировтан (1896 елгы) язып алынган «Әсмабибкәй, Маһисәрвәр» җырларын китерергә мөмкин.

2010 елгы экспедиция вакытында Камка авылында яшәүче Абдюханова Зөһрә Мортаза кызыннан (1935 елгы) бер генә озын лирик җыр – «Җанихәй» язып алынды.

«Җанихәй – чиста Камка авылы җыры. Аны әүвәл вакытта әти-әниләр кунакка киткәч, кыз балалар шул ызбага җыелып башкарганнар. Элекке вакытта, бик борынгы заманда, кемгәдер күңел саласың, сиңа кемдер күңел сала, кемгәдер кемдер ошаган, ә бит кемдер ошаса, бигрәк тә кыз кеше, уйлап торасың шул кешене, ул мине күрдеме икән, ул мине ярата микән, дип. Алар шул җыелышып, өстәл артында утырып «Җанихәй» әйткәннәр. Аны бер кыз йырларга тотына да, бармаклары белән йөртә, нинди сүз туры килә, шул тормышка аша дип уйлаганнар, туры килсә, – сөя дигән сүз, значит, ул аны сөя».

Әлеге җырны Зөһрә апа озын көйгә салып башкарды.

Җанихәй

Тәрәзә төбемдә, әй, уймагым;

Алтын ука чорнап куймадым.

Уйладым да гына, әй, уйладым

Уйлаган, әй, ярыма булмадым.

Уйлаган ярыма булалмагач,

Төнен уянып егъладым.

Пьяна буеның, әй, яр башы,

Шунда юдым дөге ярмасы.

Теләгән яр гынам миңа булмас,

Үз яры бар – алтын алмасы,

Үз яры бар, әй, алмасы,

Сизелә күңел миңа салмасы.

Сандугач моңая, әй, тугайда,

Мин моңаям нигә бу айда?

Моңаймас та идем мин бу айда,

Җанихаем минем, син кайда?

Җанихаеңне ятлар алса,

Егълаулардан гына ни файда.

Яшьлек һәм мәхәббәт турындагы җырлар төркеменә кергән лирик җыр – «Җаныкаем» җырының бер варианты булып тора. «Җаныкаем» җырын 1958 елда Камка авылында Сания Сәинова (1933 елгы) һәм Рәшидә Абдюхановалардан (1928 елгы) И.Надиров язып алган булган (ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар. Б. 260).

Экспедицияләрнең моңа кадәр оештырылганнарында да, соңгысында да, кыска җырлар күпләп тупланды. Әлеге төр җырлар үзләренең кыска формалы булулары, гади һәм отып алырга уңай көйгә башкарылулары сәбәпле, һәркемгә якын, таныш. Шунлыктан алар иң популяр, халык арасында киң таралган һәм яратылып башкарыла торган җырлардан санала. Авыл урамында да, аулак өйдә дә, клубта да, эш вакытында да, мәҗлестә дә еш яңгырый торган бу җырлар ярдәмендә тиз үтүчән кайгы-шатлыкны да, тирән кичереш һәм фәлсәфи уйлануларны да җиткерергә мөмкин. Кыска җыр, гадәттә, авыл, урам көйләренә, кыска көйгә, уен коралларында уйнап та, уен коралларыннан тыш та башкарыла. Әлеге төбәктә аны «картуш көе» дип атыйлар. Петрякс авылында яшәүче Сабиров Сәяр Вафа улы аңлатуынча, «әлеге җырлар картуф, картуш көе, дип атала, чөнки ул бәрәңге кебек таралган, аны бөтен кеше җырлап йөри».

2010 елда без 450 гә якын дүртьюллык кыска җыр һәм җыр вариантлары язып алдык. Аларның бер өлешен, тематикаларга бүлеп, сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. «Татар халык иҗаты. Кыска җырлар» китабына нигезләнеп, әлеге кыска җырларны халыкның тормыш-көнкүреш турындагы уйлануларын, иҗтимагый һәм шәхси моң-зарын, өмет-ышанычларын гәүдәләндергән җырлар һ.б. төркемнәргә бүлдек[30].

Кыска көйгә йырлыйм әле,

Озын көйгә сузалмыйм.

Аякларым тышаулана,

Турыгыздан узалмыйм.

Петрякс авылында Зәйнуллина Кәримә
Сәяр кызыннан (1950 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Агыйделгә төшеп китте

Таянган таш кынаем,

Кайгыларга төшеп чумды

Бәхетсез башкынаем.

Агыйделнең буйларында

Басып су алган ташым,

Таштан авыр кайгыларны

Күтәрә ялгыз башым.

Агыйделдә керләр юдым,

Юдым, чәчрәтмәдем,

Агыйдел ярыннан биек

Күргән хәсрәтләрем.

Агыйделдә ат эчерттем

Атларым сусаганга,

Күзләремнең нуры бетте

Күңелем бушаганга.

 

Агыйделдән үтә-үтә

Аягына су үтә.

Балалардан хатлар көтеп,

Йөзем саргаеп бетә.

Агыйдел исемнәре бар

Пичәтләгән сабында.

Сабыр итүләре авыр

Исәпләгән чагында.

Агыйделнең суы таша,

Күпере китәр инде.

Бирмә кайгы башларыма,

Биргәне җитәр инде.

Агыйделнең күпере,

Челтер-челтер итүе,

Сызылып киткән таңнар сыман

Яшь гомернең үтүе.

Агыйделдәге салларның

Ак каен ишкәкләре,

Иртә саргайган гөлләрнең

Мин булам иптәшләре.

 

Агыйделгә төшим микән,

Төшеп су алыйм микән?

Су алганчы су төбенә

Төшеп югалыйм микән?

 

Агыйделләргә төшмәдем,

Ятып суын эчмәдем.

Кеше балалары кебек

Рәхәт күреп үсмәдем.

Краснай авылында Җаппарова Әнисә
Усман кызыннан (1935 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Сандугачым, сайрамыйсың,

Талды мәллә телләрең?

Синең дәме, минем кебек

Кайгылы үтә көннәрең?

Краснай авылында Хәбибуллина Зәйнәп
Шәрипҗан кызы (1930 елгы) һәм
Сабитова Сания Исхак кызыннан (1932 елгы)
Л.Мөхәмәтшина белән И.Шәрипов язып алды. 2010.

Утырдым көймәнең, әй, түренә,

Карадым суларның төбенә,

Су төпләрендә һич кара юк,

Ходай язмышына чара юк.

Утыр, анай кәбәм,

Кил яныма, әй, күлим күэңә

Синең күләреңне күли-күли

Керермен караңгы гүремә.

Бозлау авылында Хәйруллина Айшуктан
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Сандугачлар сайрый икән

Өй алдында, шомыртта;

Төрле көннәр була икән

Көн иткәндә тормышта.

Сандугачым очып йөри,

Канатлары ак икән;

Эх, дусларым, бу дөньяда

Тыныч адәм бар микән.

Сандугачым һәр көн иртән

Моңлы көйләргә сайрый,

Минем ялгыз яшәгәнне

Ул соң кайлардан аңлый.

Сандугачым, китмә очып,

Мине ялгыз калдырып,

Көтмәгәндә ялгыз калдым,

Ходай бирсен саулыгым.

Ялгызлыкка сокланмагыз,

Ялгызның күңеле боек,

Юлдашыгыз белән яшәгез,

Тормышның ямен тоеп.

Йөрәккәем, янасың,

Янасың да көясең.

Авырлыкны бик күп күрдең,

Йөрәк, ничек түзәсең.

Йөрәккәем, чыда инде,

Авырлыкларга батма.

Дөньяда торасым килә,

Гүмеремне кыскартма.

Йөрәккәем, әле безгә

Яшәргә дә йөрергә.

Салкын караңгы кабергә

Өлгерербез керергә.

Ыргу авылында  Билялова Хәдичә
Сәйфетдин кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Егетләрне солдат хезмәтенә озаткан вакытта башкарыла торган җырларда туган җирне, якыннарны калдырып китәсе килмәү, калдырып киткәнгә үкенү кебек хисләр чагыла. Әлеге җырларның күпчелеге армиягә китәсе егетләр тарафыннан җырлана.

«Солдатка озатканда, авыл яшьләре, егетләр җыелып шушы никрутка китәсе малайны, авыл буйлап, гармуннар тартып, озатулар бар иде. Гармун тартканда шундыйрак сүзләр әйтәләр иде, авыл көенә җырлыйлар иде», – дип искә алды Яхъя абый:

Без авылдан киткән чакта

Күтәрелде тузаннар.

Алла кушса, без кайтырбыз,

Кайгырмагыз, туганнар.

Сафаҗай авылында Сәлимов
Яхъя Әббәс улыннан (1924 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Армиядә яхшы булса,

Безне алмаслар иде,

Әти-әни һәм туганнар

Елап калмаслар иде.

 

Сау бул, Сабачай каласы,

Акъяр тауларың белән.

Сау бул, әнкәй, сау бул, әткәй,

Калган балаларың белән.

 

Армиягә китәм, дисең,

Казанга туктарсыңмы?

Бергә утырган минутларны

Исеңдә тотарсыңмы?

Сафаҗай авылында Сабитова
Зифа Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Армиягә алырлар да

Буырмын билләремне.

Өч елга, дип алсалар да,

Тутырмам көннәремне.

 

Армиягә барыр булсаң,

Нечкәләнер билләрең.

Минуты да авыр узгач,

Ничек үтәр көннәрең.

Армиягә алдылар,

Билгә каеш салдылар.

Өйгә кайтыр вакытында

Кайгыларга салдылар.

Армиягә мин бармадым,

Дусларым гына барды.

Дусларымның, сау бул, дигән,

Сүзләре генә калды.

Сафаҗай авылында Зөфәр
Мөхәммәт улы (1942 елгы) һәм
Мәгъсүмә Мәлик кызы (1948 елгы) Мөхәммәтовлардан
Л.Мөхәмәтшина белән И.Шәрипов язып алды. 2010.

Шулай ук егетләрне армиягә озаткан вакытта, китәсе малайларның күңелен күтәрү өчен, бераз шаян җырлар да җырлаганнар.

Телефоннар булса иде,

Звонить итәр идем.

Мөмкин булса бер елыңны

Служить итәр идем.

Ыргу авылында
Юнисова Фәридәдән (1928 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Армиягә алдылар,

Билгә каеш салдылар.

Дальний Востокка озатып

Челбәйсез[31]калдырдылар.

Аклы ситса күлмәгемне

Кисәм, каралыр микән?

Әкрен искән җилгә хәбәр әйтсәм,

Алып баралыр микән?

Яндавишча авылында Хәсәнов Ринат
Абдуләхәт улыннан (1968 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Армиягә егетләр һәрвакытта да үз теләкләре белән китмәгәннәр. Бу очракта армиягә китәсе егет ата-анасына да үпкә белдереп җырлар җырлый торган булган:

Әнкәй, мине ник таптың,

Ник асрадың, ник бактың?

Унсигез яшь тулган көнне

Армиягә озаттың.

Сафаҗай авылында Исхакова Әлфия
Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

2010 елда язып алынган җырларның бер өлешен хатын-кыз язмышына багышланган җырлар алып тора. Аларның да кайберләре туган йорттан, туган илдән, әти-әниләрдән аерылу, сагыну-сагыш хисләре белән сугарылган. Күпчелек җырларда хатын-кызның бәхетсез язмышы чагылыш таба.

Алдыр урам буйлары,

Гөлдер урам буйлары;

Ал булса да, гөл булса да

Кала урам буйлары.

Сафаҗай авылында Исхакова Әлфия
Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Сагына да белми идем,

Саргая да башладым.

Башларымның моңлы икәнен

Хәзер аңлый башладым.

Сафаҗай авылында Вахитова Сара
Нәҗип кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Ике савыт гөл утырттым

Бәхетемне сынарга.

Сынды гөлем, юк бәхетем,

Агыйм микән суларга.

Яндавишча авылында Камалова
Әсмабикә Исхак кызы (1930 елгы) һәм
Камалова Наилә Әхмәт кызыннан (1979 елгы)
А.Садыйкова һәм И.Закирова язып алды. 2010.

Агыйдел буен буйладым,

Буйладым тугайдыр дип;

Күп уйладым, инде уйламыйм,

Язмышым шулайдыр, дип.

Агыйделнең аръягында

Күлләр диңгез түгел ул;

Бере моңлы, бере моңсыз,

Дөнья тигез түгел ул.

Краснай авылында Җаппарова Әнисә
Усман кызыннан (1935 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Язып алынган җырлар арасында аерым бер төркемне дуслык, туганлык турындагы җырлар алып тора. Әлеге җырлар, гадәттә, кунак табынында, якыннарны бергә җыйган аш-су мәҗлесендә яисә туй вакытларында башкарылганнар.

Мәҗлесләрдә кара-каршы җырлашып утырган вакытта күп кенә кыска җырлар җырланган һәм бер җыр икенче тапкыр кабатланса, аны сүз белән әйтмәгәннәр, ә кисәтүле җыр җырлаганнар:

Петрякс алма кели

Бүленгән кырларны;

Икенче кат йырламыйлар

Бер йырлаган йырларны.

Сафаҗай авылында Вахитова Сара
Нәҗип кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Дуслык турындагы җырларда дуслар белән яшәүнең җиңелрәк, күңеллерәк булуы, ә аерым торуның сагынулы, сагышлы икәнлеге искәртелә.

Сайрый былбыл, сайрый былбыл,

Сайрый былбыл гөлләрдә;

Дуслар, бергә булсак иде

Без алдагы көннәрдә.

Эх, дусларым, беләсезме,

Җир шары бит түгәрәк,

Шул түгәрәк җир шарында,

Йөрсәк иде бергәләп.

Краснай авылында Хәбибуллина Зәйнәп
Шәрипҗан кызы (1930 елгы) белән
Сабитова Сания Исхак кызыннан (1932 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Тау менәргә, тау төшәргә,

Таймас дага булса иде.

Якын күргән дус-ишләрдән

Аерылмаска булса иде.

Пашат авылында
Бәдретдинов Таһирдан (1932 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Эх, дусларым, сезнең кебек

Булыр микән тагын да.

Сезгә охшаган кошлар сайрый

Алмагач ботагында.

Ыргу авылында Билялова Хадичә
Сәйфетдин кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Дусларым күп, дусларым күп,

Бер дә күңелем теләми,

Сез дусларым арасыннан

Аерылгым келәми.

Яндавишча авылында Хәсәнов
Ринат Абдуләхәт улыннан (1968 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Гөлләремә су сибәләр

Наил белән Наилә.

Сез дусларны охшатамын

Гөлчәчәк бәйләменә.

Сафаҗай авылында Аймалетдинова
Фаилә Яхъя кызыннан (1951 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кыска җырлар арасында аерым зур бер урынны туй җырлары алып тора. Аларны туй мәҗлесе вакытында, өстәл артында кара-каршы җырлап та, күмәкләшеп тә башкарганнар, яшьләргә теләкне җыр аша белдергәннәр:

Самоварны тиз кайната

Чыршы, нарат күмере.

Кияү белән кызыбызның

Озын булсын гомере.

Әй, тавыгым кыткылдыйдыр

Йомыркасын салырга.

Әй, кодагый, аеплама,

Килдек кызыңны алырга.

Бигрәк матур йөрешегез,

Бик пар килгән буегыз.

Кайлардан соң табыштыгыз,

Тату гына торыгыз.

Мәскәүдән килгән поездның

Саныйм кондукторларын.

Кияү белән кызыбызның

Сорыйм татулыкларын.

Вакыт җитте, балдак кидең

Бармак буыннарыңа.

Рәхәт яшә, тыныч яшә

Килгән урыннарыңда.

Икегез дә ак күлмәктән,

Тәннәрегез күренә.

Бездән сезгә шушы теләк:

Гомер итегез бергә!

Алтын балдак, бриллиант каш

Бармак буыннарыңда.

Туганкаем, рәхәт яшә

Барган урыннарыңда.

 

Стенада калын көзге

Нурлы күрсәтә йөзне.

Икегез дә пар килгәнсез,

Кем кавыштырды сезне.

Биек тауга менгән чакта

Авыр килә тезләргә.

Киләчәктә тыныч тормыш

Теләп калам сезләргә.

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Мирхәйдәр.

Кавыштыгыз, аерылмагыз

Кыямәт көнгә кадәр.

 

Кулымдагы йөзегемнең

Исемнәре Николай.

Теге елга шул вакытта

Сездә булсын бер малай.

Яндавишча авылында Камалова
Әсмабикә Исхак кызы (1930 елгы) белән
Камалова Наилә Әхмәт кызыннан (1979 елгы)
А.Садыйкова һәм И.Закирова язып алды. 2010.

Гомергә бергә булырга

Алтын балдаклар кидегез.

Бер-берегезнең холкын белеп,

Бергә гомер итегез!

Кияү белән яшь киленне

Сугалар карточкага.

Нинди теләкләр телим икән

Шул матур парочкага.

Ыргу авылында Мулюкова
Рабия Җамал кызыннан (1937 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Тәрәз төбендә гөлләрем,

Санадым, сигез генә.

Яфрак ярып, чәчәк атып

Яшәгез тигез генә.

Матур күлмәкләрегез,

Күренә беләкләрегез.

Тыныч тормыш, саф мәхәббәт

Безнең теләкләребез.

Котлы булсын туегыз!

Күпкә үрнәк булыгыз!

Озын булсын, тыныч булсын

Сезнең йөргән юлыгыз!

Сафаҗай авылында Сабитова
Зифа Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Яңгыр ява, тамчы тама,

Көтәм чиләк тулганын.

Яңа тормышка күчәсең,

Бәхетле бул, туганым.

Сафаҗай авылында Исхакова
Әлфия Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Лимон сары, лимон сары,

Салабыз чашкаларга.

Бер-берегезнең мәхәббәтен

Бирмәгез башкаларга.

Син дә утырдың түндәккә,

Мин дә утырдым түндәккә.

Нинди соң йыр йырлыйм икән

Син матур күбәләккә.

Әлеге җырларны туй вакытында җырлаганнар. Аннан соң туй беткәндә, сый-хөрмәт өчен рәхмәтне дә шулай ук җыр ярдәмендә җиткергәннәр.

Рәхмәт, тутай, ашыңа,

Саулык бирсен башыңа,

Йомырка кебек тәгәрәп

Дәүләт килсен каршыңа.

Сафаҗай авылында Зөфәр
Мөхәммәт улы (1942 елгы) һәм
Мәгъсүмә Мәлик кызы (1948 елгы) Мөхәммәтовлардан Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кыска җырлар арасында кеше гомере, яшәү кадере турындагы җырлар да бар. Аларның асылында яшәү һәм үлем, яшьлек һәм картлык, гомернең мәгънәсе турында шигъри уйланулар ята.

Өз гөлләрне чәчәк аткан чакта,

Узар китәр алтын көннәрең;

Өзми калсаң, үкенерсең бер көн,

Чәчәкләре шиңәр гөлләрнең.

Яндавишча авылында Камалова
Әсмабикә Исхак кызы (1930 елгы) белән
Камалова Наилә Әхмәт кызыннан (1979 елгы)
А.Садыйкова һәм И.Закирова язып алды. 2010.

Тау башында зәңгәр чәчәк,

Кемнәр менеп чәчте икән.

Яшь гомерне, чәчәк, диләр,

Чыннан да чәчәк икән.

Сафаҗай авылында Вилданова
Саимә Абдулла кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Быел җәен печән чаптым,

Кара куйларга гына.

Безнең болай утырулар

Калыр уйларга гына.

Сафаҗай авылында Аймалетдинова
Фаилә Яхъя кызыннан (1951 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Ике иде кулъяулыгым,

Берсе суларга акты.

Икебезне ике якка

Тормыш дулкыны какты.

Каен ул, каен ул,

Каен урман саен ул,

Кайгы бездә генә түгел,

Кайгы кеше саен ул.

Сафаҗай авылында Вахитова
Сара Нәҗип кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Йырлыйк, дуслар, йырлыйк, дуслар,

Йыр сатылмый акчага.

Яшь вакытлар кире килми,

Канлы яшьләр акса да.

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар, нәк болай,

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай.

Яшь вакытта күкрәгемә

Чәчкәләр кадамадым.

Чөнки яшьлегемнән матур

Чәчәкләр табалмадым.

Сибелә чәчем, сибелә чәчем,

Чәчем сибелеп бетте инде шул.

Чәчем сибелеп, яши-яши

Яшь гүмерем үтте инде.

Краснай авылында Хәбибуллина Зәйнәп
Шәрипҗан кызы (1930 елгы) белән
Сабитова Сания Исхак кызыннан (1932 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Тормыш юлларын үткәндә

Таймаска булса иде,

Туганнардан, туган илдән

Аерылмаска булса иде.

Чүмбәли авылында Абдрахманова
Сания Абдрахман кызыннан (1930 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Яшәү кадере турындагы җырларның кайберләрендә яшь гомернең бик тиз үтүе, аның кадерен белергә кирәклеге искәртелә.

Яшь вакытта яшьнәргә дә,

Күкрәргә дә көч җитә.

Ләкин кадерен белү кирәк,

Яшь вакытлар тиз үтә.

Алай да үтә гүмерләр дә,

Болай да үтә гүмерләр.

Сандугачлар сайраса да

Күтәрелми күңелләр.

Камка авылында Абдюханова Зөһрә
Мортаза кызыннан (1935 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Сандугачым һәркөн иртән

Моңлы көйләргә сайрый.

Минем ялгыз яшәгәнне

Ул соң кайлардан аңлый.

Ыргу авылы урамын

Кабат-кабат узалмыйм,

Яшьлегемне искә төшерсәм,

Егъламыйча түзалмыйм.

Камка авылында Билялова
Хәдичә Сәйфетдин кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Аклы ситса күлмәгемнең

Итәге кара атлас;

Киткән гомер кире кайтмас,

Кайтса да чәчәк атмас.

Ыргу авылында Усманова Равилә
Усман кызыннан (1929 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кыска җырлар арасында шактый урынны мәхәббәт турындагы җырлар алып тора. Мәхәббәт җырларында күптөрле хис-кичерешләр чагылыш тапса да, әйтергә теләгән хис-фикер дүрт юлга сыеп бетә. Биредә төрле чагыштырулар аша лирик геройның тышкы матурлыгына дан җырлана, гашыйкларның рухи халәте бик оста итеп сурәтләнә.

Безнең авыл түбән таба,

Су җыела уена;

Кисәң, киемнәр килешә,

Синең зифа буеңа.

Әйдә, үзеңне алып барыйм

Чемодан сырлатырга;

Нигә мондый матур булдың

Йөрәкне сызлатырга.

Кашлары, күзләре

Каләм каралары бит;

Нәсел-ырулары белән

Былбыл балалары бит.

Мәхәббәт бит иске нәрсә,

Белегез кадерләрен.

Тормыш мәшәкате белән

Өзмәгез садәпләрен.

Сафаҗай авылында Сабитова Зифа
Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кашың кара, күзең күк,

Сиңа сөйләр сүзем күп.

Сөйләр идем сүземне,

Күреп булмый үзеңне.

 

Йөрәгемнең януына

Кирәк күгәрчен ите.

Күгәрчен ите дә басмый,

Янып чыга бер чите.

Кайбер җырларда сөйгән ярның матурлыгын тасвирлау өчен төрле чагыштырулар кулланыла.

Гөлләремнең арасында

Яратамын кынаны.

Яратмас идем кынаны –

Охшатамын сиңа аны.

Сөйгән ярлар белән кавыша алмау мәхәббәт җырларында зур фаҗига буларак сурәтләнә.

Гашыйк тоту – бик авыр,

Янадыр йөрәк-бавыр.

Гашыйк тотып, кавышмасак,

Улсы нидән дә авыр.

Сафаҗай авылында Исхакова Әлфия
Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Биек тауның башларында

Ике яхшы нәрсә бар:

Беренчесе – саф мәхәббәт,

Икенчесе – сөйгән яр.

Батист яулыклар бәйлимен,

Батист яулык кигәнгә.

Ерак юлны якын итеп,

Килдем сине сөйгәнгә.

Җырларда «үз сөйгәнеңне ятка бирмә» һәм «сөймәгән кешеңә барма» дигән сүзләр дә еш кабатлана.

Атка атлансаң, сикереп атлан,

Йүгәнлегең селкенсен.

Сүгәнеңне ятка бирмә,

Күргәндә үкенерсең.

Сүгәнеңә әйттереп бар,

Сүмәгәнгә баргыйнча.

Аның гәүдәсенә карап,

Яшь йөрәгең янгыйнча.

Сафаҗай авылында Вахитова
Сара Нәҗип кызынан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Бер дә исләремнән китми

Өзелеп сөйгәннәрем.

Төннәр буе йоклый алмыйм,

Көтәмен килгәннәрен.

Пашат авылында Бәдретдинов Таһир (1932 елгы)
белән Бәдретдинова Фрунзалина Билял кызы (1932 елгы) һәм Хәлиуллина Гүзәл Билял кызыннан (1938 елгы)
Л.Мөхәмәтшина белән И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кайбер мәхәббәт җырларында гашыйкларга «сөйгән яры белән кавышсын иде» дигән изге теләк тә әйтелә.

Алма бакчасына кереп,

Өзеп алма өләшәм.

Кавыш сөйгән ярың белән,

Мин дә теләк теләшәм.

Камка авылында Абдюханова Зөһрә
Мортаза кызыннан (1935 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Сөям сине, сөям сине,

Сөям сине, белмисең.

Бик өзелеп сөйгәнгәме,

Исемә дә кермисең.

Ыргу авылында Усманова Равилә
Усман кызыннан (1929 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Гармуннары, гармуннары,

Ай-һай, барабаннары.

Гомер үткәрергә яхшы

Ярның яраганнары.

Яндавишча авылында Хәсәнов Ринат
Абдуләхәт улыннан (1968 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Ай кояшка, кояш айга

Нурларын бирешәләр.

Алар да бездән бәхетле,

Көнгә бер күрешәләр.

Роза гөле сына, диләр,

Сынмый да, бөгелми дә.

Сиңа булган мәхәббәтем,

Сүнми дә, сүрелми дә.

Кар бит ак бит, кар бит ак бит,

Карны ашамыйлар бит.

Яр бит җан бит, җан бит жәл бит,

Ярны ташламыйлар бит.

Яндавишча авылында Камалова Әсмабикә
Исхак кызы (1930 елгы) белән
Камалова Наилә Әхмәт кызыннан (1979 елгы)
А.Садыйкова һәм И.Закирова язып алды. 2010.

Мәхәббәтнең шатлыклы да, газаплы да кичерешләр, аерылышулар, кавышулар белән бәйле булуын күрсәтү өчен җырларда Таһир-Зөһрә образлары мисалга алына.

Өстәлләрдә ике алма,

Берсен ал, берсен алма;

Таһир – Зөһрә мәхәббәтен

Сезгә дә бирсен Алла.

Чәчтем бодай, бирсен Ходай,

Бер бодайга мең бодай;

Таһир – Зөһрә мәхәббәтен

Сезгә дә бирсен Ходай.

Сафаҗай авылында Сабитова
Зифа Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кыска җырлар арасында шаян, көлкеле җырлар шактый. Аларга елмаю хисе уята торган көлкеле күренешләр, кешеләрдәге кимчелекләрне, начар гадәтләрне тәнкыйть итү хас.

Бандит, диләр, хулиган, диләр,

Амбарлар баскан, диләр.

Заббаровның[32] төрмәсеннән

Кыз урлап качкан, диләр.

Уразовка кечкенә булса да,

Сигез генә милинчә.

Заббар кергән конюшнига,

Флягадан сөт эчә.

Сафаҗай авылында Вахитова Сара
Нәҗип кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Кайвакыт шаян җырларга җиткерергә теләгән фикерне турыдан-туры түгел, ә читләтеп әйтү вазифасы йөкләнә.

Көчегем бәйләнмәгән,

Үзем өйләнмәгән;

Алты авылда җиде хатын,

Әле дә үзем өйләнмәгән.

Сафаҗай авылында Аймалетдинова
Фаилә Яхъя кызыннан (1951 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Уразовка, Уразовка,

Уразовка кайдарак?

Хәзер инде мин занято,

Ник әйтмәдең баштарак.

Сафаҗай авылында Вахитова Сара
Нәҗип кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Шаян җырларга билгеле бер ситуацияне, комик сурәтне кыска һәм үтемле итеп тасвирлап бирү хас. Юмор тудыру өчен, күптөрле стилистик чаралар: ирония, киная, рус теленнән кергән сүзләрне катыштырып җибәрү һәм башка комик алымнар файдаланыла.

Охотниклар ак куянны

Тотсалар да атмыйлар,

Сезнең кебек пар килгәнне

Магазинда сатмыйлар.

Сафаҗай авылында Сабитова Зифа
Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Мәскәүский Маруськалар

Кычкыралар «уй» да «уй»;

Минем челбәй бигрәк матур,

Аның чәче кудрявой.

Петрякс авылында Зәйнуллина
Кәримә Сәяр кызыннан (1950 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Ай яктысы бигрәк якты,

Челбәйләргә йөрергә.

Нинди хәйлә табыйм икән

Өйләренә керергә?

Айрылышу, айрылышу,

Айрылышу – ерунда.

Син дә уйлама, мин дә уйламыйм

Айрылышу турында.

Әнә килә машина,

Ник юләмәс, күзләсәң?

Берне түгел, биш-алтыны

Яр табармын, эзләсәм.

Түбән Новгород өлкәсендә үзенчәлекле бер шаян җыр очрады. Җырны башкаручы – Исхакова Әлфия – аңа түбәндәге аңлатманы бирде: «...Сугыш вакытында халыкның бердәнбер ашы бәрәңге булган. Аны кырганнар, төйгәннәр, бөтен итеп пешергәннәр. Ул арыган имеш, туйган...»:

Картош барган сельсоветка

Справка сорарга.

Барыбер моннан китәмен:

Невозможно чыдарга.

Сафаҗай авылында Исхакова Әлфия
Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

 

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар арыктан;

Кызын озатырга баргач,

Куркып качкан сарыктан.

 

Бездә хәзер шундый мода,

Кызлар кия фуражка.

Иреннәренә сылыйлар

Кило ярым краска.

 

Биек тауның башларында,

ДТ буксовать итә;

Безнең авыл егетләре

Кыз сортировать итә.

 

Исемнәре, исемнәре,

Исемнәре Габдулла;

Ярны сөйсәң – икене сөй,

Берсе кандидат була.

Кызлар карый, кызлар карый,

Кызлар карый ярыктан.

Карамас иде ярыктан,

Бер күрергә зарыккан.

Стенага шип суктым,

Кастюмымны эләргә.

Авызыма конфет каптым

Челбәемне үбәргә.

Минем иркәм армиядә,

Атлар эчерәм, дигән.

Төпсез чиләк, сапсыз көрәк

Минем кулымда, дигән.

Синең иркәң армиядә,

Ташкында атам, дигән.

Алучы булса, бара тор,

Өйләнеп кайтам, дигән.

Кыйблакайдан болыт килә,

Туктат тракторыңны.

Эч серемне сөйләр идем

Белмим характерыңны.

Зур Рбишча авылында
Ситдыйкова Факия Сәяр кызынан (1958 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Алма битем, ни хәл итим,

Кемгә калдырып китим.

Кемгә калдырсам да жалко,

Калдырмый ни хәл итим.

Камка авылында Абдюханова Зөһрә
Мортаза кызыннан (1935 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды.

Солдат ашы, балык башы,

Капкан саен кикертә.

Ике потлы мылтык асып,

Ярдан ярга сикертә.

Яндавишча авылында
Хәсәнов Ринат Абдуләхәт улыннан (1968 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды.

Тапочкасы, тапочкасы,

Тапочкасы сызыклы.

Кеше ярларыннан алып,

Ярлар сөю кызыклы.

Суда йөзә балык кына,

Күренә сырты гына.

Әле инде кызларның бит

Третий сорты гына.

Әйдә, маем, алып барыйм,

Вечерга киендереп.

Ташлыйм, диеп сүз чыгарма

Дошманны сөендереп.

Өстемдәге костюмымның

Ялтырый якалары.

Неужели кабул булыр

Дошманның догалары.

Яндавишча авылында Камалова Әсмабикә
Исхак кызы (1930 елгы) һәм
Камалова Наилә Әхмәт кызыннан (1979 елгы)
А.Садыйкова һәм И.Закирова язып алды. 2010.

Югарыда мисал итеп күрсәтелгән җырларның барысын да, Түбән Новгород өлкәсенә генә хас дип әйтеп булмый, аларның күпчелеге татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә җырлана, анда да яратып башкарыла. Чөнки алар халыкның тормыш-көнкүреше, төрле бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, күңел ачулар белән тыгыз бәйләнгән. Кайбер җырларда Түбән Новгород өлкәсендәге авыл исемнәре, топонимик атамалар искә алына. Әлеге күренеш бу җырларның шул өлкәдә генә яшәвен күрсәтә.

Әллә каян күренеп тора

Сафаҗай калалары.

Мәңге рәхәттә яшәгез,

Сандугач балалары.

 

Сафаҗай авылында Сабитова
Зифа Рәшит кызыннан (1952 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Мучалиның өйләре –

Бар да салам түбәле.

Мучалида кызлар бетсә,

Сабачайда күп әле.

Сафаҗай авылында Исхакова
Әлфия Харис кызыннан (1959 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Уразовка базарында

Бер кыз белән таныштым,

Танышуым шушы булды –

Тапочкасын сатыштым.

Сафаҗай авылында Вахитова
Сара Нәҗип кызынан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Югары очтан түбәнгә ага

Петрякс елгасы.

Уйнап-көлеп күңел ачыйк,

Шауласын бар дөньясы.

Петрякс илебез,

Очыбызда күлебез.

Язгы Сабантуйларында

Кунак булып килегез.

Петрякс авылында Сабирова
Кадрия Котдус кызыннан (1924 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Әлеге җырга «бу көй бары Петрякста гына, ул аның үз авыл көе, халык аны авыл урамында җырлап йөри иде, элек яшьләр дә җырлап йөриләр иде», – дип искәрмә бирде Сабирова Кадрия Котдус кызы.

Рбишчаның өйләре,

Бар да калай түбәле.

Рбишчада кызлар бетсә,

Мучалида бар әле.

Без Рбишча, Рбишча,

Без Рбишча яшьләре.

Моңлы сайраган кошларның

Булырбыз иптәшләре.

 

Әллә каян күренеп тора,

Мәдәнә калалары.

Кая болай таныштыгыз,

Сандугач балалары?

Зур Рбишча авылында
Ситдыйкова Факия Сәяр кызыннан (1958 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Ыргу мәчетенең ае,

Ерактан балкып тора.

Ыргуның урман-кырлары

Үзенә тартып тора.

Матур чәчәкләр үсәдер,

Ыргу болыннарында.

Бала чагым гөрләп үтте

Авылым урамында.

Ыргу авылы урамын

Кабат-кабат узалмыйм.

Яшьлегемне искә төшерсәм,

Егъламыйча түзалмыйм.

Матур җәйләр җитү белән

Ял итәргә кайтасыз.

Йөрәкләргә шифа була,

Ыргу чишмәсе суын эчсәгез.

Ыргуның бит

Һавасы да сафландыра.

Кай җирләрдә яшәсәк тә,

Туган ил сагындыра.

Беркайчан да үкенмимен

Ыргуда туып-үскәнгә.

Карурман, чишмә янына

Килегез ял итәргә.

Карурманның аланында

Чишмәсе агып тора.

Карурманның матурлыгы,

Үзенә тартып тора.

Ыргу дигән авылым бит

Бер авылга тиң түгел.

Асфальт юлы, газ кертелгән,

Шәһәрдән бит ким түгел.

Ыргу авылында Билялова Хәдичә
Сәйфетдин кызыннан (1948 елгы)
Л.Мөхәмәтшина һәм И.Шәрипов язып алды. 2010.

Җырларны башкаручы кешеләргә, килгәндә алар арасында төрле буын вәкилләрен очратырга мөмкин. Бүгенге көндә халык авыз иҗаты әсәрләре, аерым очракларны исәпкә алмаганда, 45–50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр хәтерендә яхшырак сакланган.

Түбән Новгород өлкәсендә җырга-моңга бай халык яши. 2008 елда Петрякс авылыннан Ләйлә Алимова-Альмушева «Нижгар такмаклары» дигән китап чыгарган. Әлеге китапта аның төрле елларда җыйган, иҗат иткән такмаклары (кыска көйләр), шигырьләре тупланган.

Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан мәшһүр җырчылар да бар. Алар – Чүмбәли авылыннан Хәйдәр Бигичев, Актук авылыннан – Рәшит Ваһапов. Туып-үскән авылларында халык аларны яратып искә ала, биредә җырчыларның тормыш юлын, иҗатын сурәтләгән документлар, фоторәсемнәр сакланган музей да эшли. Актук авылында туып-үскән Рәшит Ваһаповның җырчы булып китүе бик табигый, чөнки монда талантлы халык яши. Шушы ук авылдан Тәнзилә апа үзе башкарган тарихи җырлардан диск та чыгарган.

Камка авылында яшәүче Зөһрә Абдюханова да үзе җырлар яза, үзе шуларны башкара. 1992 елда ул «Туган як моңнары» дигән ансамбль оештырып җибәргән. Әлеге ансамбль үзенең эшчәнлеген бүгенге көндә дә уңышлы дәвам иттерә. Зөһрә Абдюханова да үзенең җырларыннан торган диск чыгарган. Ул иҗат иткән җырлар туган авылы Камкага, әнисенә, беренче мәхәббәтенә, хатын-кыз язмышына, шулай ук үз язмышына багышланган.

«Кайбер җырларны мин үз язмышыма багышлап язам, кешеләр моны тыңлаганда елыйлар да», – дип искә алды Зөһрә апа.

Авылкаем
(Камка авылы җыры)

Ал чәчәкләр, гөл чәчәкләр,

Камка кырында үсә,

Тигез урамнары буйлап,

Җылы йомшак җил исә.

 

Кушымта:

Әй, Камка өйләре,

Чәчәкләре, гөлләре,

Үзе йомшак, үзе назлы

Иртән искән җилләре.

Матурланып шаулап үсә

Пьянаның камышы.

Мәчетләрдән ишетелә

Моңлы азан тавышы.

 

Кушымта.

Дүрт йөз еллар яшәгәннәр,

Әби-бабакайларым.

Киләчәгең озын булсын,

Мең яшә, авылкаем.

Кушымта.

Газиз әнкәем

Сагынамын газиз әнкәемне,

Күз карашын һәм елмаюын.

Йомшак кулы белән чәчләремнән сыйпап

Иртә йокыдан уятуын.

Бәйрәмнәрдә изге теләк теләп,

Чәчләремә үрде тасмасын:

«Зур үс, балакаем, бул ризыклы,

Ходай Тәгалә сине сакласын».

 

Газиз әнкәем, сагынам сине,

Бәхиллек биреп, гафу ит мине.

Үсеп җиткәч, әнкәйләрнең

Кадерен белеп җитми икән балалар.

Кош баласы сыман бала очып китә,

Ялгыз кала газиз аналар.

Син дә ялгыз калдың, әнекәем,

Калган гомерең ялгыз үтәсең,

Тәрәзәдән карап, күзеңне алмыйча,

Балам кайтыр, диеп көтәсең.

 

Бәхетле бул, кыз бала

Бала дөньяга килгәч,

Куанадыр әткәсе.

Балам, бәхетле, бул, диеп

Теләк тели әнкәсе.

 

Яшә рәхәт, күрмә хәсрәт,

Бул бәхетле, бәбкәем.

Изге теләкләр телидер

Сиңа газиз әнкәең.

Бала бәхетсез булса,

Гомере буена елый.

Язмышына чагыштырып,

Моңлы җырларны җырлый.

 

Йөрәгенә ял буладыр,

Моңлы җыр җырлаганда.

Күзләреннән яшь коела,

Язмышын уйлаганда.

Түбән Новгород өлкәсенә оештырылган экспедиция нәтиҗәләре шуны күрсәтә: башка жанрлар фән-техника казанышлары тарафыннан кысрыкланган заманда, халык җырлары һаман да иң популяр һәм яратып башкарыла торган жанр булып кала бирә. Моны җырларның халык тормышына, көнкүрешенә, аның уй-кичерешләренә үтә якын торуы белән аңлатырга мөмкин. Дөрес, бүгенге көндә жанрның тарихи һәм лирик төрендә иҗат итеп, шул җырларны башкаручылар сирәк, әмма биредә кыска җырларның популярлыгы әле дә бик зур. Аларны дәфтәрләргә теркәп саклаучылар, сүзләрен күңелләрендә йөртүчеләр һәм төрле уен коралларында уйнап башкаручылар бихисап. Бу – куанычлы күренеш. Өлкән яшьтәгеләр белән бергә мондый төр иҗатка яшьләр дә битараф түгел. Информантлар арасында төрле буын кешеләренең булуы шуны күрсәтә. Димәк, җыр жанрына мөнәсәбәттә халыкның рухы нык, халкыбыз иҗаты саекмас чишмә булып яшәвен дәвам итә. Бу исә – әлеге төбәктә яшәүче халыкның үз теленә, милли җәүһәрләренә кадер-хөрмәт белән каравына шактый зур дәлил.


[1] Татар халык иҗаты: Йола һәм уен җырлары / Төз. И.Надиров. – Ка- зан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 485 б. Бу китапның исеме алга таба кыскартылып (ТХИ. Йола һәм уен җыр- лары), файдаланылган бите күрсәтелеп, текст эчендә биреләчәк.

[2] Кушә — туку станогы.

[3] Саяк-сандурак – вак-төяк.

[4] Үпмәк – икмәк.

[5] Келәнгәнен – сораганын.

[6] Касар – болын.

[7] Аздакадай– аждаһадай.

[8] Көн сәтә – көн саен.

[9] Фискал – әләкче. Биредә бу сүз Талине тотарга йөргән авыл куш- таннарына карата әйтелә.

[10] Сутка – тәүлек.

[11] Круг – әйләнә, түгәрәк.

[12] Ратник – элек солдатны, сугышчыны шулай дип тә йөрт кәннәр.

[13] Зиләдер – җиләдер.

[14] Нөгез – мөгез.

[15] Нүектән – мүктән.

[16] Күектән – көектән, кайгыдан.

[17] Кагырчынын – кавырсынын, каурыен.

[18] Уйгата – уята.

[19] Хатын булып – хатыннар киеме киенеп дигән мәгънәдә.

[20] Татар халык иҗаты: Тарихи һәм лирик җырлар / Төз. И.Надиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – Б. 48-51. Алга таба бу чыганак кыскартылып (ТХИ. Тарихи һәм лирик җырлар), файдаланылган бите күрсәтелеп, текст эчендә биреләчәк.

[21] Камка – Камкино, Түбән Новгород өлкәсенә керүче авыл исеме. Халык сөйләвенә караганда, җыр герое Әхсән шушы авылныкы.

[22] Плуг — сабан.

[23] Макари (Макарьев) – Мәкәрҗә ярминкәсе уза торган урын.

[24] Ятап – этап (тоткыннарны конвой белән озату).

[25] Пьяна – Камка авылы яныннан ага торган елга.

[26] Острог – төрмә, зиндан.

[27] Бурмис – җырга бирелгән искәрмәгә караганда, бурмис дип бер алпавытның управляющие аталган.

[28] Миңнуллин К.М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б. 62.

[29] Мижгород – хәзерге Түбән Новгород (Нижний Новгород) шәһәре.

[30] Татар халык иҗаты: Кыска җырлар (дүртьюллыклар) / Төз. И.Нади- ров. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1976. – Б. 15. Алга таба китапның исеме кыскартылып (ТХИ. Кыска җырлар), файдаланылган бите күрсәтелеп, текст эчендә биреләчәк.

[31] Челбәй – сөйгән яр, яраткан кеше.

[32] Заббаров – район эчке эшләр бүлегендә эшләүче, тәртип сакчысы.

 



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.