Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Уңган кулда ут уйный

Традицион һөнәр-кәсепләр, гамәли сәнгать

Рауза Солтанова

Татар-мишәрләрнең мәдәниятен өйрәнү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки заманча шартларда гореф-гадәтләребез көндәлек тормыштан юкка чыга бара. Ә бу өлкәдәге борынгыдан килгән традицияләребезне саклап калу, өйрәнү фәнни яктан гына түгел, гамәли яктан, ягъни, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләрен үстерү, халкыбызны эстетик тәрбияләү җәһәтеннән дә гаять мөһимнәрдән санала.

Традицион мәдәният һәм сәнгатьне без комплекслы рәвештә карыйбыз, чөнки алар, беренчедән, тарих белән тыгыз бәйләнгән, икенчедән, халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм, билгеле бер дәрәҗәдә, аларның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, ышануларын, яшь һәм социаль үзенчәлекләрен һ.б. чагылдыралар. Теге яки бу милләтнең сәнгатьчә фикерләве, зәвыгы аның архитектурасында, киемендә, декоратив эшләнмәләренең бизәлешендә, композицион алымнарында һ.б. ачык күренә.

Мәкаләдә татар-мишәр йортларының архитектур йөзе, эчке һәм тышкы бизәлеше (экстерьер һәм интерьеры), гамәли сәнгать, һөнәр һәм кәсеп төрләре, традицион киемнәре үзенчәлекләренә төп урын бирелә. Без бу юнәлештә XX йөз дәвамында барган үзгәрешләрне күзәтеп, кайбер сәнгать төрләренең юкка чыгуы яисә башка формалар белән алышынуы, шәһәр мәдәниятенең гадәти формаларны кысрыклап чыгаруы кебек күренешләргә игътибар итәргә тырыштык.

Мәкалә 2010 елның июнь аенда Нижгар төбәгенең Мәдәнә, Сафаҗай (Красная Горка), Краснай (Красный Остров), Чүмбәли, Петрякс, Рбишча, Куй суы, Семеновка, Пашат, Актук авылларында җыелган мәгълүматлар нигезендә әзерләнде. Экспедиция материалларын анализлау гамәли сәнгать осталарының исемнәрен ачыкларга, архитектура, йорт-җир, аерым һөнәр һәм кәсепләрнең җирле үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирде. Алар нигезендә һөнәрчелек һәм гамәли сәнгать үсешенең бүгенге торышын тасвирласак, борынгырак чорларны күзаллау өчен музей экспонатларына, шәхси йортларда саклана торган коллекцияләргә, җирле халыктан алган мәгълүматларга һәм үзебезнең күзәтүләребезгә таяндык. Кызганычка каршы, кайвакыт коллекцияләр очраклы рәвештә табылган кул эшләреннән гыйбарәт һәм тиешенчә тасвирланмаган, шәрехләнмәгән була. Мондый эшләнмәләрнең җитештерелү урыны, вакыты, эшләү техникасы һ.б. мәгълүматларны музей хезмәткәрләреннән һәм халыкның үзеннән сораштырулар нәтиҗәсендә генә ачыкларга мөмкин булды.

Аеруча әһәмиятле этнографик коллекцияләр (аларның һәммәсендә 1 меңнән алып 5 меңгә кадәр экспонат) «Рәшидә» мәчете каршындагы «Туган якны өйрәнү музее»нда (Мәдәнә авылы) һәм Чүмбәли авылы мәктәбенең халык музеенда, Сафаҗай, Краснай авылларындагы мәктәп музейларында саклана.

Экспонатларының күптөрле булуы белән Кызыл Октябрь районы Чүмбәли урта мәктәбендә урнашкан халык музее аерылып тора. Музейны оештыруда һәм материаллар туплауда, аның директоры – Шияпов Абдулвәдүт Хуҗа улына (1925) мәктәп укучылары һәм барлык авыл халкы ярдәм иткән. «Әйберләрне хәтта арбага төяп китерәләр иде», – ди Абдулвәдүт әфәнде, ул вакытларны искә төшереп. Биредәге милли киемнәрдән конкурсларда чыгыш ясыйлар, ә экспонатларын төрле мәдәни чаралар, фестивальләр уздырганда алып торалар икән.

Үзебез караган, өйрәнгән башка музейлардан Петрякс мәктәбе музеен да аерып атарга кирәк. Аның фондында тукылган кул эшләренең, костюм, көнкүреш кирәк-яракларының сирәк очрый торган үрнәкләре саклана.

Халык сәнгатен өйрәнүдә тел мәгълүматлары өстәмә чыганак ролен үтәде. Теге яки бу предмет һәм эшләнмәләрнең килеп чыгышын, үсеш-үзгәрешен, ягъни эволюциясен тулырак ачыкларга мөмкинлек биргәнлектән, без аерым үрнәкләрне аларның атамалары белән бәйләп өйрәндек. Халык авыз иҗаты, йола һәм ышануларга мөрәҗәгать итүебез дә нәтиҗәле булды.

Татар-мишәрләрнең көнкүрешенә, мәдәниятенә, халык сәнгатенә багышланган махсус хезмәтләрдән Р.Г.Мөхәммәдованың XIХ йөзнең икенче яртысы – ХХ йөз башында мишәрләрнең матди һәм рухи мәдәниятен анализлаган (гәрчә авторның күп кенә күзәтүләре бүгенге чорга да карый) китабы[1] зур әһәмияткә ия. Н.А.Халиковның[2] Идел буе татарларының кәсеп-һөнәрләренең милли, субэтник һәм этномәдәни үзенчәлекләрен ачыклауга юнәлтелгән тикшеренү нәтиҗәләре шулай ук безгә бик кызыклы.

Әлеге мәкаләне язу барышында без экспедиция дәвамында тупланган һәм бу өлкәгә кагылышлы барлык фәнни, әдәби һәм музей материалларын туплау, анализлау, гомуми нәтиҗә ясау максаты куйган идек. Бу җәһәттән 7 музей (мәктәп музейлары һәм бер клуб музее) фонды өйрәнелде, 45 респондент сораштырылды, архитектура объектлары һәм аларның элементлары (мәчет, өй, тәрәзә, капка, интерьер), тасвирый-гамәли сәнгать үрнәкләре (тукучылык, чигү, бәйләү һ.б.), агачтан һәм тимердән эшләнгән көнкүреш кирәк-яраклары, костюм комплектлары (аяк, өс киемнәре), бизәнү әйберләре, шәмаилләрнең меңгә якын фоторәсеме тупланды.

Галимнәр фикеренчә, бу төбәктә яшәүче мишәрләрнең этномәдәни үсеш үзенчәлекләренә Түбән Новгород тирәсендә татар авыллары оешу процессы да тәэсир итмичә калмаган. Бу, үз чиратында, аларның Казан һ.б. татарлардан күпмедер дәрәҗәдә аерылып торуына китергән. С.Б.Сенюткин[3] язганча, XVI гасырларда читтән күчеп килгән, шактый төрле төрки элементлар (йомышлы татарлар сыйфатында Касыйм, Кадимово, Темников, Барашев һ.б. җирләрдән килүчеләр) башка этник төркемнәр – мордва, чуваш, руслар белән тыгыз элемтәдә булганнар.

Региондагы һөнәр һәм кәсеп төрләренең үсеше, нигездә, авыл хуҗалыгының төп тармаклары булган иген игү һәм терлекчелек белән бәйле. Моны шул вакытлардан калган күп санлы эш кораллары дәлилли. Мәсәлән, суканың киң таралган һәм кулланылыш алган булуы Чүмбәли музее экспонатларыннан ачык күренә. Музей өчен сука макетын ясаучы мулла Айса Сабиров хәтта 1970–1980 елларда мәктәпкә килеп укучыларга сука белән җирне ничек сөрүләре турында сөйли торган булган[4].

Пашат (Пошатово) авылыннан Хәерниса Җәфар кызы Алиәкбәрова (1929) хатын-кызларның игенне урак белән урып, аны көлтәләргә җыюлары турында сөйләде («урак урдык, алаша белән көлтә ташыдык»). Он яки ярма ясау өчен бөртекле ашлыкны кул тегермәннәрендә («тирмән») тарттырганнар яисә киледә төйгәннәр. Төйгечне халык кисап, киле сабы дип йөрткән.

Башка авыл хуҗалыгы коралларыннан музейда тешләре төрле зурлыктагы тырма, агач соскы («сулька») һәм агач көрәк (1878–1958 елларда яшәгән Хәдичә Әсфәндияр кызы Шияпованыкы) һәм ашлык суга торган чабагач («цеп») саклана. Ашлыкны иләү, киптерү һәм хуҗалыкта куллану өчен осталар үзләре металлдан кырып иләкләр ясаганнар, юкә, усак, имәннән савыт-саба җитештергәннәр. Сафаҗай, Краснай, Чүмбәли мәктәп музейларындагы металлдан кырып эшләнгән савыт-саба һәм хуҗалык кирәк-яраклары – җилпуч, камыр атлый торган савыт – балаяк (1910 елгы, Сафаҗай) һ.б. әлеге һөнәрнең биредә киң таралган булуы хакында сөйли. Петрякс авылында XVIII гасыр ахырына караган зур чүмеч (1881 ел дигән язуы да бар), «куашня» (Краснай авылы), изгеч һәм агач купы үзенчәлекле борынгы экспонатлардан санала.

Мәдәнә авылындагы музейда агачтан һәм таштан ясалган тегермәннәр (агач тирмән, таш тирмән), Куй суы авылында агач кисмәк һ.б. күрергә мөмкин. Төрле зурлыктагы бәләкләр, кер бәләкли торган тукмаклар (каталка бәләк) күп авылларда очрады. Мәдәнә авылыннан Нәсимә Осман кызы Хәлилуллина (1935 елгы) «без менә шулай каталкалый идек», – дип, бәләк белән эшләп тә күрсәтте. Язулар һәм төрле бизәкләр төшерелгәннәрен дә күрдек. Мәсәлән, Чүмбәли авылындагы бер каталка бәләккә дата һәм соляр билге төшерелгән. Хәдичә Андиржанованыкы булган әлеге бәләкне музейга 1974 елда тапшырганнар. Имәннән ясалган икенче бәләк – Хәлимә Багаутдинованыкы.

Җирле вак һөнәрчеләр туку җиһазлары – соса (челнок), тарак (берда), орчык (веретено) һ.б. да җитештергәннәр.

Чүмбәли авылының мәктәп музеенда туку станогы детальләренең чагыштырмача тулы комплектын күрергә мөмкин. Алар арасында – төрле зурлыктагы өч тарак, сосалар бар. 1967 елда аларны Айниҗан Арибжанова тапшырган булган. «Үзе исән вакытта ул аларны җыймакчы иде, әмма өлгерә алмады», – ди А.Х.Шияпов. Бер таракка – 1869 ел дип сырланган. Сафаҗай авылы музеенда саклана торган каба (пряслице) белән җеп әйләндергеч әлеге коллекцияне тагын да тулырак күзалларга ярдәм итә.

Мәдәнә авылында С.Ф.Хәлилуллинаның (1930) әнисе – Мәликә Хәбибуллина (1982 елда вафат булган) өендә Бөек Ватан сугышына кадәр үк инде туку станогы булган. Мәскәүгә китәр алдыннан ул кызына истәлек итеп үзе тукыган берничә сөлге калдырган. Күрәсең, алар йола вакытында куллану өчен махсус эшләнгәннәрдер, чөнки бик озыннар (105 см чиста бизәктән генә тора), һәм очлары киртләнгән.

Нәсимә Осман кызы Хәлилуллина (1935) кайнанасы Зәйнәп Хәлилуллинаның йола сөлгесен кадерләп саклый. Сөлгенең уртасы – 128 см, очы – 25 см. «Гает бәйрәмнәрендә ямь өчен стенага дүрт читкә берәрне элеп куялар иде. Аның «заты» әйбер саклап тора», – дип сөйләде ул бу хакта.

Вәсимә Кәбир кызы (1943) әнисе Җамалетдинова Хәлимә Җамалетдин кызының (Билялованың) (1912–2000) йола вакытында тотыла торган «алмалы сөлге»сен күрсәтте (тукырга әнисе – Мәрьям Абзерахим кызы Хәмидуллина өйрәткән булган). Гадәт буенча, бу якларда мондый сөлгеләрне тәрәзәләргә, ат дугаларына элә торган булганнар. Кеше үлгәч тә, кырык көн буена диварларда сөлгеләр эленеп торырга тиеш[5].

Балта осталары өй җиһазлары (өстәлләр, эскәмияләр, утыргычлар, савыт-саба шкафлары, сандыклар, кабык бишекләр) ясаганнар. Чүмбәли авылында безнең игътибарны авыл осталары тарафыннан юкәдән ясалган өстәл (зурлыгы 120х160х70 см) җәлеп итте. Өстәлнең аякларына уеп бизәкләр төшерелгән. Моннан зуррак өстәлне (145х83х79 см) Куй суы (Овечий Овраг) авылында Садыйк хәзрәт йортында очраттык. Биредә ат койрыгы тутырылган һәм дермантин белән тышланган биек утыргычлы кулдан ясалган борынгы кәнәфи дә саклана.

Башка вак-төяк көнкүреш эшләнмәләрдән яктырту вазифасын үтәүче төрле формадагы фонарьларга игътибар иттек. Болар – Чүмбәли авылындагы чырасыман – шәндекшапалдык һәм «Рәшидә» мәчете музеендагы чыра формасындагы яктырткыч.

Хуҗалыкта һәм көнкүрештә юкә кабыгы, тал чыбыгы, каен тузыннан ясалган төрле әйберләр – шешә салыр өчен үреп ясалган савыт, балалар сумкасы (Сафаҗай), кәрҗин-сумка (Мәдәнә), сөзгеч – дуршлаг, кәрҗин (Краснай) киң кулланылышта булган.

Чүмбәли авылында Якуб Тәүлиханов ( XIX г. ахыры) үргән кәрзин (кәрҗин), хуҗалык сумкасы буларак, кырга ашамлык салып бару өчен кулланылган[6]. Берсе эченә берсе кертеп куела торган һәм куллану өчен җиңел, уңайлы булган көтүче сумкалары аеруча нәфис, матур күренә (Чүмбәли, Петрякс авыллары). Мәдәнә авылында хуҗалыкта әле дә печән һәм салам ташу өчен махсус кәрҗиннәр (кызау) кулланыла. Гаяр Хәмзә улы Вәлитов (1957) сөйләвенчә, әле 1970 елларда монда тал (өянке) чыбыкларыннан төрле зурлыктагы кәрҗиннәр ясаганнар.

Һәр өйдә диярлек бүгенге көндә дә чыршы, нарат агачларыннан ясалган һәм фанер, калай белән тышланган сандыклар күрергә мөмкин. Сафаҗай мәктәбе директоры Р.Х.Мусин әбисе М.И.Шаһиморатованың (1870–1972) 1940–1950 елларда ясалган сандыгын бүгенге көнгә кадәр саклаган. Мәдәнә авылында С.С.Фәйзуллина (Вәлитова; 1922–1996) өендә ике сандыкка тап булдык. Берсе бик зур (озынлыгы – 120, киңлеге – 65, биеклеге   – 54 см), бикләвечле һәм чүкеп ясалган тоткычлы; сырлы калай белән тышланган. Икенчесе аннан кечкенәрәк, почмаклары һәм капкачы калай белән тышланган, тоткычлары – шулай ук чүкеп ясалган; бикләвече кулдан эшләнгән. Куй суы авылы клубындагы сандык (документлар саклау өчен) 1930 нчы елларда кызыл агач – нараттан эшләнгән (зурлыгы – 51х30х24 см). Сафаҗай авылында Рәвдә Сәмигулла кызы Сөләйманова (1937 елгы) безгә әнисе Зәйтүнә Идрис кызы Сәләхетдинованың (1911–1982) чемоданын күрсәтте. Зәйтүнә апа 1980 елларда әлеге чемодан белән Мәскәүгә бара торган булган.

Экспедиция материаллары төбәктә сыер һәм сарык асрау киң таралуын раслый. Моны музейлардагы күп санлы чүлмәкләр һәм эрләү, туку белән бәйле эшләнмәләр һ.б. дәлилли.

Этнограф Р.Г.Мөхәммәдова[7]мишәрләр элек-электән үк атларга мөкиббән булганнар, дигән фикер җиткерә. Моны төрле ышану һәм йолалар белән дә аңлатып булыр иде. Ат культы койма-капкаларны һәм башка торак корылмаларны буяуда, бизәүдә дә күренә һәм күпсанлы музей экспонатларында чагыла. Мәсәлән, Сафаҗай авылы музеенда ияр («сидельцә»), Петрякс авылында юкәдән эшләнгән арба тәгәрмәче – шуларның кайберләре.

Краснай һәм Сафаҗай авылларында сөтчелек тармагы алга китүне күрсәткән балчыктан ясалган бик күп савыт-саба үрнәкләре саклана. Мәсәлән, кырыйларында дулкынлы бизәкләре һәм уртасында сырлары булган муенлы чүлмәкләр, глазурьлы тар муенлы чүлмәкләр (кувшиннар), урта өлешенә чокырлатып 2 рәт квадрат бизәкләр төшерелгән кувшин, кайнатылган сөт – кызыл каймак сала торган чирәп (цирәп) савыт (биеклеге 6 см, гәүдә өлешенең диаметры – 19 см, төбенең диаметры – 9 см) һ.б.

Чүмбәли авылындагы тар муенлы ике чүлмәк (кувшин) дулкынлы һәм туры сызыкчалар белән бизәкләнгән. Аларның берсе чагыштырмача борынгы, 1870 елга карый (биеклеге – 30  см, башының диаметры – 19 см, төп өлешенеке – 26, төбенеке  – 11 см).

Р.Г.Мөхәммәдованың[8]кошчылыкның мишәрләр хуҗалыгы өчен зур ярдәм булып торуын ассызыклаган фикерен безнең күзәтүләребез дә дәлилли. Чүмбәли авылы музеенда гаять үзенчәлекле экспонатлар – йорт кошларына азык салу өчен кулдан эшләнгән тигәнә, тавык-чебешләргә агач су салгычны күрергә мөмкин.

Бай тарихлы Сафаҗай авылы һөнәрчеләр саны буенча башкалардан аерылып тора. Монда әле дә «касыйм» һәм «әстерхан» якларына бүленеш яшәп килә. «Касыйм ягында кешеләр баерак яши»[9] дигән фикер дә нигезсез түгелдер. Бу авылда төп хуҗалык тармагы булып терлекчелек санала. Халык сыер, сарык, ат һәм файдалы сөте өчен кәҗә асрый.

Туган ягы тарихын өйрәнүче В.А.Камалетдинов (1949) сүзләренә караганда, биредә элек-электән савыт-саба ясау, өс һәм аяк киемнәре тегү, киез басу, металл эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Йон эшкәртү кәсебе аеруча киң таралган булган. Киез басу белән шөгыльләнүче осталар династиясе бар (Әнәс Нуриманов, Абделхак Исхаков, Хәмзә Сәламов, Зөфәр Мөхәммәтов, Сәнәт Нуриманов). Киез итекләрне биредә церге итек дип, кыска итекләрне калош дип йөртәләр[10].

15 ел киез басу белән шөгыльләнгән авыл мулласы Искәндәр Гыйльман улы Гыйльманов (1938 елгы) безгә киез итекләр җитештерү вакытында кулланыла торган бөтен эш коралларын  – йонны кысу, пресслау һәм кәтәләтү җайланмасы, киез итек калыплары һ.б. күрсәтте. Ул бу һөнәргә руслардан өйрәнгән. Кешеләр соравы буенча, ягъни, заказга эшләгән, итекләрне Петрякс базарында саткан. Улы Хәлил (1967 елгы) дә берара бу кәсеп белән шөгыльләнгән. Итек тегүчеләрне биредә юләүче дип атыйлар. Шундый осталарның берсе – Шәйхулла бабай кунычлы итекләр (сапогилар) теккән.

Тегүчеләр гадәттә өйләрендә эшләгәннәр: шапкалар, бияләйләр, бишмәтләр, күлмәкләр теккәннәр. Шунысы кызык, тегү эше белән, нигездә, ир-атлар шөгыльләнгән, ә хатын-кызлар сирәгрәк булган (мәсәлән, Таира Низамова). Мансур Ибраһимов тире туннар теккән. Мәгълүмат бирүчеләр фикеренчә, авылларда элек-электән тире иләп, мех әйберләр тегүче осталар булган. Мәдәнә авылыннан Н.О.Хәлилуллина хәбәр итүенчә, аның әтисе ягыннан бабасы авылларда тире җыеп йөргән.

Татар-мишәрләрдә металл җыю һәм эшкәртү эше дә зур урын алып тора. Төбәктә тимерчелек һөнәренең үсеше хакында «Рәшидә» мәчетендәге музей экспонатларыннан чыгып та фикер йөртергә мөмкин. Сугыш кораллары, сөңгеләр, көнкүреш кирәк-яраклары (урак, сука көрәге, капкын, бизмән) – җирле тимерчеләрнең хезмәт җимешләре.

Музейларда (Петрякс, Чүмбәли, Мәдәнә авыллары) бакыр һәм алюминийдан ясалган күпсанлы савыт-сабалар (кружка, чәйнек, комганнар) урын алган. Сафаҗай авылында калайчылар династиясе билгеле. Харис, Хасип, Хәбип Хөсәеновлар түбә ябу, йортларны бизәү – «чәчәкләү» белән шөгыльләнгәннәр, калайдан самавыр торбалары, сосма (соскыч), капкач, чиләкләр ясаганнар. Бөек җиңүгә багышланган обелискны да алюминий белән 1975  елда алар тышлаганнар икән. Шул ук авылдан Сафиулла Сабитов (кушаматы – Сапи) самавырлар төзәтү белән шөгыльләнгән.

Зәркән һөнәре, ягъни, ювелирлык эше дә бу регион өчен ят түгел. Чүмбәли авылының «Туган якны өйрәнү музее»нда төбәк осталары тарафыннан ясалган бик күп ювелир эшләнмәләр тупланмасын күрергә мөмкин. Габидуллиннар нәселе көмешчеләре (Бәдретдин, Гаязетдин, Сөләйман) заказга эшләп XIX йөз ахыры – XX йөз башында тирә-як халкының бизәнү әйберләренә ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алганнар, совет хакимияте елларында Сергачка «качканнар»[11]. Нигездә, кою (литье), чүкү (чеканка), чоку (гравировка), каралту (чернение), бөтерү (скань) техникаларын кулланып эшләгәннәр, шулай ук, эмаль белән дә каплаганнар, инкрустация ясаганнар. Иң күп очраган ювелир бизәнү әйберләре – чүкеп ясалган һәм лалә чәчәкләре, боргаланган бизәкләр төшерелгән, ташлар белән бизәлгән беләзекләр. Кайбер беләзекләрдә йолдыз һәм ярымай сурәтләре дә күрергә мөмкин. Бер авыл баеның килене – Афия Галәветдинованың шундый дүрт беләзеге 1971 елда музейга бүләк ителгән. Беләзекләрнең берсенә – бормалы гарәп язуы төшерелгән, урта өлешендә – чәчәк рәвешендәге йолдыз һәм чокып язылган 1915 датасы тора. Икенчесендә шулай ук эпиграфика һәм 1917 ел датасы, өслегендә – модерн стилендә башкарылган үлән, үсемлек бизәкләре, композициянең үзәгендә – чәчәк. Гаять үзенчәлекле балалар беләзеге бик сокландырды. Үтә нәфис әлеге беләзек калын көмештән (күк, яшел, ак төрткеле фирүзә төсендәге эмаль) коелган. Халидә Сибгатуллинаның бу беләзеген музейга 1976 елда Мостафина тапшырган. Бөтерү техникасында башкарылган чулпылар (көмеш, пыяла, тәңкә) искиткеч матур.

Моннан тыш, түбән пробалы металлдан ясалган бизәнү әйберләре дә очрый. Мәсәлән, Краснай авылы мәктәп музеенда 21 см озынлыктагы шундый чулпылар саклана. Аларны 1930–1940 елларда Рәйхана Аллаяр кызы Шакирова (1905–1998) тагып йөргән[12].

Киң таралган һөнәр төрләренең тагын берсе – кирпеч җитештерү (мич чыгару һәм төзелеш өчен). Сафаҗай авылында бу кәсеп сәнәгать характерын алган (биредә үзләренең кирпеч заводлары булган, аннан тирә-як авыллар өчен дә, Казанга да атлар белән кирпеч ташыганнар). Миччеләр күрше авылларга да хезмәт күрсәткәннәр. Сафаҗайның күпләргә мәгълүм миччеләр династиясе – Хәмзә Хәбибуллиннар (Хәйдәр Хәмзин, Малик Хөсәенов, Абделхак Хөсәенов) – нәселләре белән башка авылларга барып, мич чыгарып йөргәннәр.

Авыр матди хәл кешеләрне төрле җирләргә барып эшләп кайтуга этәргән. «Якка китү» дип аталган бу күренеш күп авылларда төп яшәү чыганагына әверелгән.

Түбән Новгород губернасы чиновниклары билгеләвенчә, Сергач өязе татарлары, үзләрендә вак һөнәрчелек промыселлары булмау сәбәпле, төрле якларга, шул исәптән Киев губернасы заводларына, Себернең алтын приискаларына эшкә юнәлгәннәр[13].

Пашат авылында, мәсәлән, тукучылык һәм итек басу артык киң таралыш алмаган булган. Х.Җ.Алиәкбәрова (1929) бу турыда: «Тукучылар юк иде, тукыган әйберләрне сатып ала идек», – ди. Монда яшәүчеләр рус авылларына агач эшләренә киткәннәр, төзелештә эшләгәннәр. А.Ш.Алиәкбәров (1930) йорт яки каралтылар салу белән шөгыльләнгән.

Сәүдә бу якларда киң таралган. Мәсәлән, Пашат авылында куй (сарык), сыер тиреләре сатканнар. Петрякс авылында Халидә Сәетованың (1939) каенатасы Нурулла Садретдин улы сату-алу белән мәшгуль булган: «тауар тоткан», ашамлык кибете ачкан. Кәлимулла Туктаровның үз пекарнясы һәм ике катлы кирпеч йорты булган[14].

Шунысын да билгеләп үтик, бу якта хәлле кешеләр йортларын, кибетләрен гел таштан салганнар. Еш кына аста кибет тотып, өске катта үзләре яшәгәннәр. Шундый йортларның берсе Чүмбәли авылында сакланып калган. Ул Абдулла Нуриев йорты, 1910 елда салынган: йортның асты – кирпеч, өсте агач.

Актук авылында элеккеге кибетнең икенче катында 1980 елга кадәр мәктәп эшләгән[15].

Саман кирпеч һәм балчыктан өеп, балчык һәм ком катыштырылган измә белән салынган йортлар да очрый. Сөйләмдә сылау – «штукатурка» кебек сүзләрнең булуы шуны дәлилли[16].

Мәдәнә авылындагы Мәгъсум Фәйзрахман улы Нивретдинов (1906–1988) йорты 1984 елда дранкадан (дранча) салынган. Балчык белән сыланган йорт сары төскә буялган, тәрәзә йөзлекләре һәм коридоры аксыл-зәңгәр төстә.

Р.Г.Мөхәммәдова тикшеренүләреннән күренгәнчә[17], татар-мишәр йорты формалашуга рус ызбаларының тәэсире зур булган. Бу төзелеш үзенчәлекләрендә, атамаларда һәм төрле конструкцияләрдә чагылыш тапкан.

Сафаҗай авылында яшәүче Равил Вилданов Щукино дигән рус авылыннан йорт алып кайтып утырткан, бизәкләрен дә шул килеш саклаган.

Элегрәк йортларны (ызбаларны) күбесенчә агачтан (чыршы, нарат) салганнар[18]. Пашат авылы – моның бер мисалы.

Архитектурада йортларның тышкы бизәлешенә зур игътибар бирелә. Нигездә, уеп ясалган бизәкләр бик күп очрый. Йорт-каралтылар татар милли сәнгатенә хас булганча, төрле-төрле төскә буялган, шул ук вакытта, монда рус агач архитектурасы йогынтысы да сизелә, бу күренеш мордваларга да хас.

Йортларны (өскорма-балконнарны, тәрәзәләрне һ.б.) бизәүдә пычкы белән кисеп бизәк ясауның рельефлы яки контурлы төрләре кулланыла. Мондый бизәкләр яссы өслеккә беркетелеп рельефлы нәкыш хасил итәләр. Контурлы кисеп ясау белән фронтон кәрнизләренең каймалары һәм тәрәзә йөзлекләре бизәлә.

Кисеп ясалган бизәкләр йә яссы өслеккә тегелә, йә шул килеш калдырылып, хикмәтле челтәрле рәсем барлыкка китерә. Мондый нәкыш фронтоннарны, кәрнизләрне, йөзлекләрне һәм йортның башка өлешләрен бизәгәндә дә файдаланыла.

Уеп ясалган бизәкләр арасында («резьба»ны бу якларда «бизәк» дип атыйлар) геометрик (квадрат, турыпочмаклык, түгәрәк, ярымтүгәрәк, ромб) һәм үсемлек мотивлары (өчьяфрак, лалә, кыңгырау), шулай ук кәкре сызыклар, спиральләр, ярымспиральләр бар (алардан төрле-төрле чәчәкләр, яфраклар  һ.б. ясала). Тәрәзә йөзлекләрендә зооморф мотивлар – стильләштерелгән күгәрченнәр, еланнар һәм башка хайван фигуралары очрый (Пашат авылы). Гади генә кебек тоелган йортлар да кисеп ясалган нәкышләр белән бизәлү хисабына сокланып туялмаслык матур күренә.

Җете төсләргә буялган орнаментлар белән бизәлгән балконнар йортларның тышкы күренешенә үзенчәлекле төсмер өсти. Аллы-гөлле (ал, ак, зәңгәр, аксыл-көрән) буяуларга буялган челтәрле бизәкләре белән бигрәк тә Чүмбәли авылы балконнары аерылып тора. Бер яки ике тәрәзәле балконнар ешрак очрый. Шулай ук тәрәзәләре түгәрәк формада булган балконнар да бар (Сафаҗай). Бизәкләрнең төп мотивлары йолдыз, ярымай, сигез почмаклы яфраксыман нәкыш (розетка) һәм төрле геометрик фигуралардан (ромбик, киртләчләп ясалган квадрат) гыйбарәт.

Йортларны бизәүдә, кисеп рәсем, сурәт ясау белән беррәттән, төрле төсләргә буяу һәм тышлау аерым роль уйный. Матурлап тышлау алымы бигрәк тә ХХ гасырның икенче яртысында ясалган йортларга, капкаларга хас. Гадәттә, такта белән чыршысыман яки мозаика рәвешендә фронтонның яссы өслеге тышлана[19]. Тышланган өслекне буяганда ак, яшел, зәңгәрсу, зәңгәр, сары төсләр күп кулланыла.

Йортларның тышкы кыяфәтенә алгы һәм арткы якта урнашкан аерым балконнар (мезонин) декоративлык төсмере бирә. Төбәк халкы моны мөселманлык билгесе дип саный. «Мөселман ызбалары балконлы булырга тиеш», – ди Әлфия Хәлил кызы Сәйфетдинова[20].

Йорт һәм балкон түбәләрендә, баскычларның алгы ягында агачтан, калайдан кисеп ясалган ярымай яки ярымайлы манарачыклар (аларның саны 7–9 га җитәргә мөмкин) очрый (Семеновка, Мәдәнә авыллары).

Пашат авылы балта остасы Абдулбарый Сәмиуллин (1932–2010) калайдан чәчәкләр ясап, аларны йортка да, түбәгә дә бик матур итеп урнаштырган (Коммунистлар урамы, 76 нчы йорт). Актук авылының үз балта остасы бар – Әнвәр Хамматов. Рбишча авылында исә агачтан кисеп бизәк ясау белән Хәйдәр Хәлиуллин шөгыльләнгән (хәзерге вакытта мулла вазифаларын үти). Татар Моклокасы авылы кешеләре балта эшенә осталыклары белән аеруча аерылып торалар. Мәдәнә авылындагы төрледән-төрле бизәкләп ясалган Харис Үмәр улы Ситдыйков (1934), Гаяз Абдрахман улы Хәсәнов (1946), Абдулкадыйр Җиһангир улы Әшрәфетдиновларның (1928) йортлары – шушы осталарның эше. 1985–1990 елларда кайбер йортларны чуваш осталары да бизәгән (мәсәлән, Хәсибә Абдулла кызы Үмәрова (1938) йорты).

ХХ гасырның икенче яртысындагы икътисади үзгәрешләр нәтиҗәсендә йорт салу һәм бизәү өлкәсендә дә яңа тенденцияләр барлыкка килә. Мәсәлән, Пашат (1960 елдан) һәм Рбишча (1970 елдан) авылларында йортларны башлыча кирпечтән сала башлыйлар, өй эчен тагын да иркенәйтү максатыннан янкормалар төзиләр.

Пашат авылында яшәүче А.Ш.Алиәкбәров йортын 1963 елда кирпечтән салган була. Ун елдан аңа Горький шәһәреннән агач янкорма алып кайтып өстәп куя. Өенең үзәк өлешендә – зал, йокы бүлмәсе, ә янкормада аш бүлмәсе урнашкан. Мәдәнә авылындагы Г.А.Хәсәнов (1946) йортында, киресенчә, яңа корылган өлеш алгы һәм йокы бүлмәләреннән тора. Йортның подвалында мунча урнашкан, бәдрәф 1970 елдан ук инде өй эчендә икән.

Ә менә Рбишча авылында мунчаны йорттан читтәрәк төзергә тырышалар. Йортта «шайтан базы» ясарга кирәкми, диләр.

Кайчакта өй һәм веранда бер түбә астына кертелә. Аларны гармоник рәвештә яраштырып төрле төсләргә буйыйлар (Семеновка авылы). Мәсәлән, тәрәзәләр зәңгәрсу төстә, ә аларның йөзлекләрендәге кояш билгеләре кызыл төстә, йорт үзе сары төскә буялган. Кирпеч йортлар бизәлешендә агач йорт декоры кабатлана. Аларга шулай ук тукучылыкта кулланыла торган орнамент та төшерелергә мөмкин. Мәсәлән, Мәдәнә авылындагы Х.А.Үмәрова (1938) йорты кызыл һәм ак кирпеч белән бизәкләнгән, ә ак кирпеч урыны-урыны белән зәңгәрсу һәм кызыл төскә буялган. Кирпечтән ясалган тәрәзә йөзлекләре дә зәңгәрсу төстә.

Сафаҗай авылы йортларының бизәлеше гаять кызыклы. Биредә йорт хәтта тукылган келәмне хәтерләтергә мөмкин. Кайчакта йортның алгы ягындагы кәрниз астындагы орнамент сөлге бизәген хәтерләтә. Бер үк йортның агач һәм кирпеч өлешләргә бүленүе дә кызыклы. Түбәндәге кирпеч катта һәм йөзлекләрдә бизәкләр (ромблар, өчпочмаклар) – тукылган сөлгедәге кебек. Алгы стенасында өч кызыл лалә чәчәге урнаштырылган агачтан эшләнгән өске кат коңгырт-сары төскә буялган.

Петрякс авылында бөтен яклап геометрик бизәкләрдән (ромблар, линейкасыман бизәкләр яки ак-кызыл кирпеч кисәкләреннән төрле сурәтләр) торган йортлар да очрый. Аксыл фонда кызыл кирпечтән ясалган ярымайлы манарачык хуҗаларның дингә карашын күрсәтә. Түбәдәге манарачык шулай ук ислам дине билгесе.

Кайбер хуҗалыкларда элеккеге гореф-гадәтләр белән яңа тенденцияләр үзара үрелеп бара. Монда яшәүчеләр хәзерге заман технологияләрен һәм материалларын кулланып, борынгы бизәлеш үрнәкләрен яңарталар.

Пашат авылында яшәүче Шәмсетдин Шияфетдин улы Шияфетдинов (1935) ДСП белән тышланып, зәңгәр төскә буялган иске йорты (1964) янына ике катлы яңа йорт салып куйган (Коммунистлар урамы, 77 нче йорт). Беренче каты саргылт-ак төскә буялган кирпечтән булса, икенче кат сайдинг белән тышланган, түбәсе чирәп (черепица) белән ябылган. Балкон шулай ук сайдинг белән тышланган һәм өстенә ярымай куелган. Тәрәзә йөзлекләре иске йортыныкы кебек бизәлгән, бүрәнәсе эчтән зәңгәргә буялган.

Рбишча һәм Куй суы авылларында йортлар кирпечтән төзелсә дә, биредә бизәлгән балконлы түбәнең традицион формасын саклап калырга тырышалар. Фронтонда татарларга хас төсләр төрлелеге (полихромия) һәм буй-буй бизәк төшерү саклана.

Капка (кабак) – корылмаларның бер өлеше буларак шулай ук традицион: гадәттә ике яклы «кәлиткә»ләр. Аларын «кече кабак» дип атыйлар. «Түбәле» агач капка да сакланып калган.

Соңгы вакытта тимер капкалар модага керде. Элек капка һәм койма баганалары буларак агач бүрәнәләр файдаланылса, хәзер алар урынына төрле юанлыктагы торбалар кулланыла. Капкаларны төрлечә бизәкләргә тырышалар. Мәсәлән геометрик бизәкләр (ромблар), бөгелгән полосалар, уртада берәр төрле орнамент очрый. Чәчәк (тюльпан), зооморф (пар аккош) мотивлары киң таралган. Сафаҗай авылыннан А.Сөләйманов (1947) капка бизәкләрен үзе уйлап тапкан, уллары аны тормышка ашырган. Койманың бер өлешен йорт архитектурасыннан чыгып кирпечтән ясыйлар, үзләренчә бизиләр. Агач коймалар йорт белән бер төскә буялган. Зәңгәрле-яшелле буй-буй бизәкләр очрый.

Региональ үзенчәлек буларак, бизәкле утыргычларны («скамейка») билгеләп үтәргә кирәк. Кайбер авылларда утыргычлар утыру урыны гына түгел, ә ял итү, ялгызлыкта калу урыны булып хезмәт итә. Мәдәнә авылында аларны терәлеп утырырга уңайлы булсын өчен, биек артлы һәм түбәле итеп ясыйлар; койма белән бер үк төскә буйыйлар һәм агачтан уеп ясалган орнамент белән бизиләр.

Безгә шушы авылда балаларның «өйле» уйнауларын күзәтергә насыйп булды. Өйдән мендәрләр, юрганнар алып чыгып куышларын коралар.

Төбәктә коеларга ихтирам зур: алар ишегалдында (Мәдәнә, Пашат), бакчада (Сафаҗай) урнашырга мөмкин. Өлкән буын кешеләрендә агачтан, яңа «мәскәүчә» йортларда (хуҗалары җәйгә генә торырга кайта) һәм хәлле кешеләрдә кирпечтән ясалган. Чүмбәли авылында бер кое (1990) ярым ай һәм дага («Алла су китер» диләр) белән бизәлгән.

Шундый ышану яши: «Җир астында су юллары бар, һәм өскә чыкмаса, поток кешеләрне йоклата». Монда бераз элегрәк иске коены күмгәннәр һәм юл һәлакәтләре (аварияләр) башланган. «Кире казыгач, аварияләр бетте», – дип сөйлиләр.

Авылларда капкачлы тәрәзәләр очрый (Актук авылы). Соңгы вакытта халык рамнарга бүленмәгән пластик тәрәзәләр куя башласа да, тәрәзә рамы ясаучы осталар хәзер дә бар (Гаяр Хәйдәр улы Имаметдинов, Мәдәнә авылы).

Гадәттә тәрәзәләр зур түгел. Әмма Пашат авылында яшәүчеләр үз тәрәзәләрен зур дип саныйлар. «Коргыч»ларны (пәрдә) ике катлы итеп («эчке коргыч», «тышкы коргыч») итеп тегәләр. «Элек-электән ике катлы иде», – ди А.Алиәкбәрова.

Өй эчендә төп урынны мич алып тора, ул бүгенге көндә зур үзгәрешләргә дучар булган. Кайбер йортларда, бигрәк тә өлкән буын хуҗаларныкында, әле үзенең төп функциясен башкарса да, күп авылларда инде ул юкка чыккан. Моңа сәбәпче, әлбәттә, – йортларга газ кертелә башлау. Кирпеч йортларда мич пар белән җылыту өчен генә кулланыла[21]. Пашат авылының ике катлы йортларында, «ис өскә китсен» өчен, мич икенче катта урнашкан. Без су җылыту баклары һәм «утын куярга уемы» булган мичләрне күрдек (А.М.Сөләйманов (1937) йорты; Сафаҗай авылы). Бөтен җирдә дә мич акшарланган.

Мишәр йортлары интерьерында күренекле урынны көзге бизи. Сафаҗай авылы мәктәп музеенда 1930–1940 нчы елларга караган ике көзге (уеп бизәлгән, юкә, имәннән эшләнгән) бар. Берсендә хуҗасының исеме дә язылган: Абдрахман Мөксинов.

Петрякс авылындагы көзгенең (биеклеге – 133 см, киңлеге – 52 см) бизәкләре уеп ясау техникасы белән эшләнгән, шулай ук өстәмә орнамент та бар. Монда шулай ук кулдан ясалган сәгать тә урын алган (материалы – юкә; кара төскә буялган).

Олы яшьтәге кешеләрнең аш бүлмәсендә хәзерге вакытта да кулдан ясалган шкафлар, буфетлар, комодлар очратырга була. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сатып алынган мебельне дә монда үзенчә бизәргә тырышалар. Мәсәлән, Пашат авылында 1930 нчы елларда Түбән Новгородта алынган савыт-саба шкафын «агачтан роза чәчәген кисеп, буяп, „сырмалык”», – диләр.

Мишәр йортлары интерьеры шәһәрнекенә охшаш, мебельнең төп өлеше сатып алынган (диваннар, креслолар, шифоньерлар).

Сәкене без Садыйк хәзрәт йортында гына очраттык. Ул, элекке вакыттагы кебек үк, алгы стена буенда («түрдә»), абыстайның кунаклар каршылый торган төшендә.

Казан татарларында һәм шулай ук башка төрки халыкларда өй эчен бизәүдә төп урынны тукымадан (материал) ясалган әйберләр алган: чыбылдыклар, кашага, сөлгеләр (тукылган һәм чигелгән), һәртөрле чигү (панно).

Киленнең бирнәсенә урын-җир кирәк-яраклары гына түгел, төрле савыт-саба да кергән. «Әни кияүгә килгәндә сандыкка түшәк, ике ястык, чаршау, кашага, биш пар чәшкә, пар тәлинкә алып килгән», – ди Н.О.Хәлилуллина (1935).

Пашат һәм Мәдәнә авылларында чаршауны «коргыч», «тәрәзә коргычлары», «ишек коргычлары», «карават коргычы», бишектәгене – «чыбылдык» дип атыйлар.

Чаршауның өске өлешен кашага – «мич кашагасы», «ишек кашагасы» диләр (Сафаҗай авылы). Чаршау өчен ачык чәчәкле тукымаларны сайлыйлар. Кайбер йортларда хәзер дә йокы урыны янына чыбылдык коралар.

Мишәрләрдә туй вакытында киленнең бирнәсен элү йоласы бар. Яшь буын да әле бу йоланың үзенчәлекләрен белә. Мәсәлән, Ф.Х.Сәйфетдинова (1969; Петрякс авылы) сөйләве буенча, «кыз килгәч, өйне чаршаулаганнар». Пашат авылыннан Х.Җ.Алиәкбәрова бу турыда менә нәрсәләр сөйләде:

«Кызның туганнары (җиңгиләр) кияү йортына чаршау үлчәргә баралар. Аннары чаршауны «дүлиләр», кияү өендә туй көнне коралар. «Бусага йоласы» буенча, ишек алдыннан кергәндә, килен «бисмилла» әйтеп, бусагага бүләк («подарка») куя. Каенана «бисмилла» әйтеп ала. Тәрәзә «коргычлары», сандык, өстәл япмаларын «бисмилла» әйтеп җәя, өстәлгә «хәер» куя, аны егетнең анасы ала. Чиккән, тукылган сөлгеләрне түргә эләләр инде. Туй сөлгесенең биле кызыл, очы ак, «ямь» өчен телгәләнә. Көндәлек сөлгенең очы телгәләнми. Элек стенада берни дә юк иде, әүвәл обой да сыламыйлар иде...»

Бу төбәктә «матурлык» төшенчәсен белдерү өчен «ямь» сүзен кулланалар. Авыр заманда да халыкны матурлыкны тоя белү хисе, өй эчләрен бизәү теләге ташламаган. «Газетадан клей урынына картуштан (бәрәңгедән) тәрәзәгә «чилтәр» ясадык. Буш йомырка кабыгына кәгазьдән канатлар куеп, кошлар ясый идек һәм аларны матурлык өчен җеп белән тәрәзәгә элеп куясың», – дип искә ала Н.О.Хәлилуллина (1935; Мәдәнә авылы).

Хатын-кызлар төрле төсле тукыма кисәкләреннән тегелгән (корама) сандык, утыргыч япмалары тегеп өй эчен бизәгән. Чүмбәли мәктәбе музеенда Фатыйма Фазлуллинаның (1908–1980)  – «кыртмыш Фатыйма»ның – бик матур өстәл япмасы саклана. Япма катнаш ысул белән тегелгән: өйдә тукылган материяга (настильная техника) төсле чүпрәктән бөрмәләр, алар арасына фабрикада эшләнгән челтәрләр («кыржава» – «кружево») тегелгән. Әле ХХ гасырның 30–40 нчы елларында гына хатын-кызлар, борынгы заманнардагы кебек үк, юка җитен һәм киҗе-мамык җепләрдән челтәр бәйләгәннәр, бу искиткеч нәфис эшләнмәләре белән өй эчләрен бизәгәннәр.

Без челтәр бәйләүче осталарның исемнәрен дә ачыкладык: Сафаҗай авылыннан К.С.Асадуллина, Р.С.Сөләйманова (1937); Мәдәнә авылыннан Ф.В.Баутдинова (1942), Ф.А.Җамалетдинова (1954), К.Г.Измайлова (1933), С.С.Фәйзуллина (Вәлитова) һ.б. Кул эшләнмәләре арасында «карават челтәре», «карават башы», өстәл, радио, самовар («самавыр кыржава»), тегү машинасы япмалары, «зеркало кругына челтәр» киң таралган. Бизәкләрнең күпчелеге яңа уйлап чыгарылган булмаса да, аларның урнаштырылу рәвеше (комбинациясе) чиксез күптөрле һәм иҗади күңел аларның яңадан-яңа формаларын уйлап таба.

Фантазияне бераз эшкә җиксәң, кием-салымга яңа сулыш өреп була. Өрфиядәй челтәрдән бәйләнгән яка, бизәлгән шәл һәм киемнәр заманча яңгырый башлый. Ф.Миниатуллина бәйләгән бик нәфис кара косынка (1955 елда тапшырылган), Х.Низамованың искиткеч матур күлмәге (1967 елда тапшырылган) Чүмбәли мәктәбе музее коллекциясендә саклана. Мәдәнә авылында яшәүче С.С.Фәйзуллина (Вәлитова) бәйләгән челтәр яка киемне бөтенләй ачып җибәрә, ямьләндерә (1950 нче еллар ахыры – 1960 нчы еллар башы).

Бәйләгән әйберләр хуҗаларының кул җылысын, мәхәббәтен үзендә саклый. С.С.Фәйзуллина (Вәлитова) акрил, йон, киҗе-мамык җепләрдән төрледән-төрле бизәкләр бәйли, күңелендәге матурлык хисен свитерлар, жилетлар, япмалар өстенә төшерә. Сания Фәйзрахман кызы Хәлиуллинаның да бәйләгән әйберләре бик күп: оекбашлар, бияләйләр (Петрякс авылында аны «барига» диләр), кофталар, свитерлар, жилетлар һ.б.

Орнаментлы сәнгатьнең борынгы төрләреннән булган чигү бу төбәктә бик аз очрый. Хәзерге йортларда ул бөтенләй юк дисәң дә була. Безгә аның үрнәкләрен мәктәп музейларында гына күрергә насыйп булды (Сафаҗай, Краснай, Чүмбәли). «Татар-мишәр хатын-кызлары базар белән артык бәйләнеш тотмаганлыктан, профессиональ рәвештә чигү белән шөгыльләнмәгәннәр. Шул сәбәптән, аларга яңа бизәк төрләре дә бик аз үтеп кергән», – дип яза Р.Г.Мөхәммәдова.

Информантлар биргән мәгълүмат буенча, осталар чигүнең бөтен төрләрен дә белгәннәр: шома чигү («суздырып чигү» – Мәдәнә авылы), тамбурлы (элмә) чигү («арттан алып чигү»), шома, сабаксыман чигү («атландырып чигү»), тапкырлап чигү (Сафаҗай авылы).

Чигү осталарының уртача яше 60 ка туры килә. Мәдәнә авылыннан З.Т.Айнетдинова (1950) яшь вакытында тапкырлап чигү белән мавыккан, бүләккә сөлгеләр чиккән; Краснай авылыннан Р.А.Нәҗметдинова (1951), К.С.Армиханова (1959) шома чигү белән мәшгуль булганнар, шулай ук тапкырлап сөлгеләр чиккәннәр.

Сафаҗай авылында элегрәк тәрәзә «коргыч»ларына күгәрченнәр (кошлар), чәчәкләр чиккәннәр. Ә мендәр тышлары һәм «чәшке япмалары»нда җиләк-җимеш сурәтләре очрый. «Ястык япмаларын катушка җебе белән чигәләр иде», – ди Х.Җ.Алиәкбәрова (1929; Пашат авылы).

Диварлардагы чигү үрнәкләрендә чәчәк-үсемлек мотивлары киң урын алган. Канәфер, роза һәм болын чәчәкләре композициясе бөтеркәләнеп гирляндалар хасил иткән, натюрмортларны хәтерләтүче кәрҗин яки куак кебек үсеп чыккан чәчәк бәйләмнәре сюжеты да еш очрый.

Шома чигү үрнәкләреннән спиральсыман бөтеркә бизәк, яфрак-чәчәксыман бизәк һәм «тормыш агачы» мотивы (намазлык; Мәдәнә авылы), дулкынсыман бизәкне күрсәтеп үтәргә мөмин.

«Рәшидә» мәчете музеенда саклана торган сөлге үрнәге дә тикшеренүчеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек: шома чигү техникасында эшләнгән, өстенә бөрчек-бөрчек кара төшкән кызыл чәчәк рәсеме шакмаксыман бизәкләр хасил итә.

Кайбер сөлгеләрнең башларында гарәп хәрефләре белән бизәлгән истәлек язуларын да очратырга туры килде (Актук авылы). Бер тукылган сөлгенең башына шома чигү белән «Хөсәен» исеме язылган (Сафаҗай мәктәбе музее). Бу язу, бәлки, бүләккә лаек кешенең исемедер.

Чүмбәли авылындагы борынгы кул эшләнмәләре үзләренең байлыгы, төрлелеге белән башкалардан аерылып тора. Бәрхет, ефәк тукымаларга алтын, көмеш, укалы җепләр белән төшерелгән бизәкләр күз явын алырлык (төп өлешне түбәтәйләр, калфаклар, тасмалар тәшкил итә). Лалә чәчәкләре, өчьяфраклар, чәчәкле, яфраклы, җимешле үсемлек ботаклары баш киемнәренең кырыйларында һәм уртасының бер өлешендә урын алганнар. Бу бизәкләр Казан татарлары орнаменты белән охшаш.

Музейларда сәйлән яки энҗе белән чигелгән бәрхет калфакларның төрле төслеләре сакланып калган (яшел, куе кызыл, шәмәхә, зәңгәр һ.б.).

Ир-ат баш киемнәреннән түбәтәй («кәпәч») һәм каракүл бүрекләрне очратырга була. Плюш һәм бәрхеттән тегелгән түбәтәйләрнең җирлекләре бертөсле, аерым өлешләре сәйлән, укалы чигү белән бизәлгән. Сафаҗай авылындагы экспедиция вакытында В.М.Измайлова безгә бабасының абыйсыннан – Кәрим Мөхәммәтхановтан (1910–2000; Зур Рбишча авылыннан) калган тамбурлы тоташ чигү белән эшләнгән бик матур түбәтәй күрсәтте. Монда шулай ук «тус-тупи» дип аталган үзбәк түбәтәйләрен дә кияргә яратканнар. Бу түбәтәйләр сәнгати яктан бик үзенчәлекле: аның һәрбер өлешендә (долька) кара фонга ак традицион бизәк («кыяр») чигелгән (Чүмбәли, Актук).

Чүмбәли авылында без тоташ каракүлдән тегелгән бүрекләрне күрдек. Хатын-кызлар хәзерге вакытта да төрле төстәге (ак, шәмәхә, яшкельт) шәлләрне бик яратып бәйлиләр (яулык-шәлләрне «җәеп» бәйлибез, диләр).

«Әнинең ак чуклы өрпәге бар иде. Өрпәкне яшь килен, кызлар кигән» – дип искә ала Н.О.Хәлилуллина (1935; Мәдәнә).

1930 нчы елларда Мәдәнәдә озын чуклы зур ак шәл булган. Аны киленнәр кияүгә чыкканда ябынганнар. Ул авылда бер генә һәм мөһим ритуаллардан саналган.

Чүмбәли авылындагы мәктәп музеенда «кияү бишмәте» саклана[22]. Урта Азиядән китерелгән кыйммәтле ачык тукымадан, җиңнәре терсәккә кадәр генә җитәрлек итеп тегелгән казаки Ходайбирде Бигичевныкы булган (музейга Зәйнәп Бигичева 1967 елда тапшырган). Кыз ярәшкән көнне, кәләш белән беренче очрашуга кияр өчен кияүләр бу казакины аннан алып торганнар. Мәрьям Деникова «кыз туны»н (бишмәт) кунакка барганда гына кигән. Тун дүрт өлештән торган бизәкле атластан тегелгән (күтәрмә яка, чабулары зигзагсыман ромблар белән тегелгән). Алты өлештән тегелгән бишмәтләр дә очрый. Мәсәлән: яшькелт төстәге плюш хатын-кыз бишмәте (шәлсыман яка, сырылган эчлек, кесә һәм каптырма – уң якта).

Чүмбәли авылы мәктәп музеенда XX гасыр башына караган хатын-кыз өс киеменең уникаль коллекциясе мишәр хатын-кызларының модасы һәм зәвыгы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Хәлимә Низамованың яшел төстәге кыйммәтле күлмәге шакмаксыман бизәкле ефәктән тегелгән: җиңнәре аска таба киңәя бара, бөтеркәле; бизәлеше – челтәрле яка һәм ефәк чукмар. Итәк очы вак-вак чуклы зәңгәр тасма белән бизәлгән, эчлеге дә бар. Арткы ягында пелерина формасында киң яка. Итәгендә төймәләр (4 данә) белән бизәлгән декоратив гипюр ялгау (вставка) да бар. Яка челтәр белән бизәлгән. Шома чигү белән тоташ чигелгән чәчәкле киҗе-мамык тукымадан күкрәкчә «изү»не хәтерләтә. Җиңнәре челтәрдән бәйләнгән бөрмәләр белән бизәлгән.

Фирүзә Арсланованың кара атлас күлмәге дә игътибарга лаек (музейга 1970 елда тапшырганнар). Ул ике өлештән тора, сатин эчке күлмәге дә бар. Декоратив бизәлеше – ришелье, гипюр ялгауларга эре күбәләкләр, чәчәк-үсемлек мотивлары төшерелгән. Җиңнәре киң итеп, манжет белән эшләнгән. Яшерен каптырмалары бар, якасы түгәрәк, челтәр белән бизәлгән (ришелье). Арткы өлеше дә бизәкле. Элгечкә элеп куяр өчен махсус элмәкләре бар.

Хатын-кыз изүен бизи торган әйберләр арасында безнең игътибарны Ф.Фазлуллина күкрәкчәсе җәлеп итте. Ул төрле зурлыктагы перламутр төймәләр һәм тәңкәләр белән бизәлгән. «Яшь килен күкрәген һәрвакыт ябарга тиеш» – ди А.Шияпов.  Мәдәнә авылыннан Камалетдинова Фәрзәнә сөйләвенчә, элек күлмәкләрне тәңкәләр белән бизәгәннәр. Чәч «үреләренә» чулпы («кыстынка») такканнар.

Элекке заманнарда бу төбәктә агач кайрысыннан ясалган «шакмаклы» чабаталар (күтәртмәле) һәм төпле башмаклар кигәннәр. Укытучы Әнисә Вәсил кызы Сәетова (1925) үзенең укучыларына күренекле татар язучысы Кави Нәҗминең дә «шакмаклы» чабатадан йөргәнен сөйли торган булган[23].

Төбәкнең резина аяк киеме ясаучы үз осталары булган. Мәсәлән, Чүмбәли авылында (1940 нчы еллар) Аббас Низамов олыларга һәм бала-чагага галошлар ясаган. Хатын-кызлар шулай ук үкчәле резин туфлиләр дә кигәннәр. (Мәрьям Азизова туфлие; 1920–1930 нчы еллар).

Читек-кәвешләрне («бәбец», – «бәбеч») Казаннан кайтартканнар һәм көндәлеккә кигәннәр, шуңа күрә аларны «Казан тапочкалары» дип тә атыйлар. «Читек-кәвешне Казан ягыннан китерәләр иде. Кешелеккә генә, мәчеткә барганда бик кадерләп хәзер дә кияләр» – ди З.М.Айнетдинов (Мәдәнә).

Мәкаләгә йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: Нижгар татарлары ислам традицияләрен саклап, хөрмәтләп яшиләр. Һәрбер авылда мәчетләр салынган, һәрбер йортның эчке һәм тышкы бизәлешендә дини символикалар урын алган. Йортның һәрбер бүлмәсендә (аш бүлмәсе, керү бүлмәсе, йокы бүлмәсе, зал) сатып алынган яки кулдан ясалган шәмаилләр эленеп тора. Кайчакта бер йорт эчендә аларның саны 7–8 гә җитәргә мөмкин. Бу төбәк халкында «шәмаил» сүзе кулланылмый, аларны «катымлык» («хәтем» – дога), «аятелкөрси», «дога» дип атыйлар.

Безнең тарафтан 20 шәмаил тикшерелде һәм язып алынды. Аларның төп өлешен төрле эчтәлекле каллиграфик язулар белән архитектура күренешләре алып тора. Алар чәчәк-үсемлекле яки орнаментлы каймалар белән әйләндереп алынган. Каллиграфик композицияләрдән генә торган шәмаилләр дә очрый (Садыйк хәзрәт йортында).

Шәмаилләр күбесенчә үзешчән осталар тарафыннан пыялага ясалганнар (фольга яки хәзерге ялтыравык кәгазьләр кыстырыла). Профессиональ каллиграфия юк диярлек. Казан татарларында очрамый торган ачык, контраст төсләр кулланыла (ал, алсу, шәмәхә төсләр өстенлек итә). Рәсемнәре дә примитив характерда. Кайбер шәмаилләрдә мәчет архитектурасын, манаралы мәчетләрнең примитив рәвештә ясалган рәсемнәрен реа0листик ысул белән язылган пейзажларда күрсәтү очрый. Күк йөзе фонына «Басмала»[24]һәм «Хәмдала»[25]язылган була (Краснай авылындагы кызыл мәчетле һәм бакчалы шәмаил; Сафаҗай авылындагы дүрт манаралы мәчет).

Гадәттә, фольга белән яктыртылган композиция уртасына манаралы мәчет ясалган, почмакларга эре чәчәкле, яфраклы бизәкләр төшерелгән (Күгелҗем-соры төстәге фонда мәчет рәсеме ясалган шәмаил. Күк гөмбәзенә «Аятел-көрси» дип язылган. Аятьтән соң шәһәдә, аннан соң дүрт изге хәлифәгә мөрәҗәгать урнаштырылган: Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали (пыяла, туш, фольга, майлы буяу 50х38; А.М.Сөләйманов йорты, Сафаҗай авылы). Бу шәмаилне Казан татарларыннан сатып алганнар.

Садыйк хәзрәт йортында төрле техник ысул белән, борынгы һәм хәзерге көндә эшләнгән шәмаилләр коллекциясе бар (пыялада, фанерда, чүкеп ясалган). Шулай ук кәгазьгә ясалып, пыяла рам эченә урнаштырылган шәмаилләр дә очрый (Куй суы).

А.Җ.Алиәкбәров йортындагы (Пашат) шәмаил фотокәгазьдә ясалган: кара фонда ак мәчет силуэты, өстә текст (21х29).

Пашат авылында безгә шәмаилләр ясаучы оста Мөнир Фазлулла улы Фазлуллин ((1906 – ?), кушаматы «Мөнир шәкерт») турында сөйләделәр. Заманында ул Петрякс авылы мәдрәсәсендә укыган. Бертуган кардәшенең улы Шәмсетдин Шиафетдин улы Шиафетдиновның (1935) сөйләвенчә, ул Мәскәүгә киткән һәм, шунда яшәп, сатуга шәмаилләр иҗат иткән. Аларның йортында сеңлесе Сәлимәгә бүләк иткән шәмаил саклана.

Композиция уртасында зәңгәр фонга өч биек манаралы ак таш мәчет төшерелгән. Мәчетнең нигезе, гөмбәзләре кызыл төстә. Күктә ак болытлар йөзә, тирә-якта биек агачлар, алгы планда мәчеткә илтүче чирәмгә һәм чәчәкләргә күмелгән юл күренә. Мәчетнең төрле ягында кызгылт-сары, фирәзә, зәңгәр фондагы турыпочмаклы һәм ярымтүгәрәк композицияләр эченә Коръән сүрәләре язылган.

Түбән Новгород татарлары көнкүрешен, мәдәниятен, гамәли-тасвирый сәнгать төрләренең торышын күзәткәннән соң, йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: элекке заманнарда татар-мишәрләр арасында халык сәнгатенең бөтен төрләре дә үсеш алганнар. Чигү, тукучылык, бәйләм бәйләү, тегү, агачтан кисеп бизәк ясау, чүлмәкчелек – болар барысы да без китергән төрле үрнәкләрдә күренә. Бүгенге көндә инде аларның кайберләре бөтенләй юкка чыккан (тукучылык, чүлмәкчелек), кайсылары һаман үсешен туктатмый (бәйләм бәйләү, агачтан кисеп бизәк ясау һ.б.).

Авыл тормышына көннән-көн шәһәр культурасының, яңа технологияләрнең керүе яшәешне нык үзгәртә: көндәлек тормышта, өй эче бизәлешендә, архитектурада чагылыш таба.Шулай итеп, традицион сәнгать төрләренең бүгенге көндә кулланышы заманча төсмер ала. Мәсәлән, сөлгеләр бүген тукылмаса да, чигелмәсә дә, үзләренең йола функцияләрен югалтмаганнар[26].

Музейлар

«Рәшидә» мәчете каршындагы музей («Мәдә нә» дини-мәдәни үзәге).

2001 елда оештырылган. Директоры Беляев Фәрит Абдрахман улы.Музей фондында 5 меңгә якын экспонат исәпләнә.

Х.Фәезханов исемендәге Сафаҗай урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган якны өйрәнү музее (Пилнә районы Сафаҗай авылы).

Музей 1978 елда оештырылган. Беренче директоры – Таҗуризин Камил Таҗуриз улы (1927 елгы).

Төрле елларда музей директорлары: Сабиров Сәяр Вафа улы (1923 елгы; мәктәп директоры – бүгенге музейга нигез салучы. Аңа немец теле укытучысы Кәримов Ринат Кәрим улы (1937) булышкан),

Кәбирова Ләйлә Әнвәр кызы.

Хәзерге көндә музей белән инглиз теле укытучысы Измайлова Венера Максут кызы (1960) җитәкчелек итә.

Мәктәп директоры Мусин Рамил Хәбип улы (1959).

Петрякс авылы мәктәбенең туган якны өйрәнү музее.

Музей 1983 елда оештырылган. Директоры – Алимова Йолдыз Сәүбән кызы (1925–2009). Музей бүгенге көндә мәктәп директоры

Билялова Клара Абдулхаковна (1954) карамагында.

Краснай авылы мәктәбенең туган якны өйрәнү музее.

Мәктәп директоры Ибраһимов Абдулбарый Абдул улы (1932– 2010). Директоры Армиханова Кадрия Сәяр кызы – татар һәм немец телләре укытучысы (1959 елгы).

«Куй суы» авылы клубындагы туган якны өйрәнү музее.

Р.Ваһапов исемендәге Актук мәктәбе.

Музей җитәкчесе Алиева Рушания Әхмәт кызы.

Халык музее (Чүмбәли).

Чүмбәли тулы урта мәктәбе (Кызыл Октябрь районы).

Директор, музейга нигез салучы – Шияпов Абдулвәдүт Хуҗа улы (1925), Халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденыкавалеры, К.Нәҗми исемендәге премия лауреаты, районның почетлы гражданины.

Музей 1967 елда оештырылган. Музей фондында 5 мең экспонат бар.

Осталар

Мәдәнә авылы

Фәйзуллина (Вәлитова) Сара Сафа кызы (1922–1996) – бәйләү остасы (челтәр бәйләүче).

Хөсәенова Мөнирә Бәдретдин кызы (1933) – чигү һәм бәйләү остасы.

Җамалетдинова (Билялова) Хәлимә Җамал кызы (1912–2000) – тукучы.

Хәмидуллина Мәрьям Абдерәхим кызы (18 ?) – тукучы.

Хәбибуллина Мәликә (? –1982) – тукучы.

Хәлилуллина Сания Фәйзрахман кызы (1930) – бәйләү остасы.

Хәлилуллина Зәйнәп – тукучы. (Аның сөлгеләре килене Нәсимә Осман кызында (1935) сакланган.)

Сафаҗай (Красная Горка) авылы

Гыйльманов Искәндәр Гыйльман улы (1933) – киез кату, киез итек басу остасы.

Хәбибуллин Хәмзә, Хәмзин Хәйдәр, Хөсәенов Мәлик, Хөсәенов

Абдулхак – мич салучылар династиясе.

Асадуллина Кафия Сәмиулла кызы (1935) – челтәр бәйләүче.

Сөләйманова Рауза Сәмиулла кызы (1937) – чигүче, челтәр бәйләүче.

Ибраһимова Зафәрә Якуб кызы (1910–1989) – тукучы.

Краснай (Красный Остров) авылы

Баутдинова Факия Вәдүт кызы (1942) – челтәр бәйләүче.

Җамалетдинова Фәймә Әхмәт кызы (1954).

Җәләева Әминә Сафа кызы (1927) – челтәр бәйләү остасы.

Нәҗметдинова Рафия Абдулкадыйр кызы (1951) – чигүче.

Измайлова Клара Таҗетдин кызы (1932) – челтәр бәйләүче.

Чүмбәли авылы

Низамов Аббас – резин галошлар ясау остасы. Габидуллин Бәдретдин (1820–?), Бәдретдинов Гаязетдин, Гая зет- динов Сөләйман (1880 елларда эшләгәннәр) – көмешчеләр династиясе.

Рбишча авылы

Хәлиуллин Хәйдәр – агачтан кисеп ясаучы.

Пашат авылы

Фазлуллин Мөнир Фазлулла улы (1906–?) – (кушаматы «Шәкерт Мөнир») шәмаилләр ясау остасы. Шәрәфетдинова Мөнәвәрә Мөхәммәдьяр кызы (1912–1983) – тукучы.

Сәмиуллин Абдулбарый (1932–2010) – балта остасы, тимерче.

Актук авылы

Хамматов Әнвәр – балта остасы.

Петрякс авылы

Низаметдинова Садия Әсәт кызы (1938 елгы) – тукучы.


[1] Мухамедова Р.Г. Татары-мишари: историко-этнографическое исследование. – Казань: Магариф, 2010.

[2] Халиков Н.А. Промыслы и ремесла татар Поволжья и Урала (сере- дина XIX – начало ХХ веков). – Казань, 1998.

[3] Сенюткин С.Б. История татар Нижегородского Поволжья с по след - ней трети XVI до начала ХХ вв. (историческая судьба мишарей Ниже- городского края). – М.-Нижний Новгород: «Медина», 2009. – С. 393.

[4] Мәгълүмат бирүче – А.Х.Шияпов (1925 елгы).

[5] Мәгълүмат бирүче – В.К.Билалова.

[6] Мәгълүмат бирүче – А.Х.Шияпов.

[7] Мухамедова Р.Г. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 67.

[8] Мухамедова Р.Г. Шунда ук.

[9] Мәгълүмат бирүче – В.А.Камалетдинов (1949 елгы).

[10] Мәгълүмат бирүче – В.А.Камалетдинов.

[11] Мәгълүмат бирүче – А.Х.Шияпов.

[12] Мәгълүмат бирүче – К.С.Армиханова (1959 елгы).

[13] Халиков Н.А. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 17.

[14] Мәгълүмат бирүче – Х.И.Сәетова (1935 елгы).

[15] Мәгълүмат бирүче – Р.Ш.Зәйнетдинова (Яруллина; 1956 елгы).

[16] Мәгълүмат бирүче – Х.Җ.Алиәкбәрова (1929 елгы).

[17] Мухамедова Р.Г. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 92.

[18] Мәгълүмат бирүче – Х.Җ.Алиәкбәрова (1929 елгы).

[19] Мухамедова Р.Г. Күрсәтелгән хезмәт. – Б. 96.

[20] Мәгълүмат бирүче – Ә.Х.Сәйфетдинова (1969 елгы).

[21] Мәгълүмат бирүче – Г.А.Хәсәнов (1946 елгы).

[22] Мәгълүмат бирүче – А.Х.Шияпов (1925 елгы).

[23] Мәгълүмат бирүче – К.С.Армиханова (1959 елгы).

[24]«Басмала» – бисмиллаһи-р-рахмани-р-рәхим.

[25]«Хәмдала» – әл-әлхәмдули-л-ләһи-рабби-л-галәмин.

[26] «Элек кеше вафатыннан соң түргә тукылган сөлгеләр элсәләр, хәзер мәетнең йөзенә япкан сөлгеләрне 40 кичәсе узганчы, аның төсе итеп то- талар» (З.М.Айнетдинова (1950 елгы)).

Тарихи-мәдәни шартларда формалашкан татар-мишәр рухи мәдәниятенең үзенчәлеге бүгенге көнгә кадәр сакланган. Безнең тарафтан ачыкланган гамәли сәнгать материаллары шуны күрсәтә.

Русчадан Э.И.Сафина һәм А.В.Әбдриева тәрҗемәсе



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.