Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Аулак өйләрдән – Сабантуй
мәйданнарына

Сергач татарларының йола һәм уен фольклоры

Илһам Шәрипов

Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре, йолалары, кабатланмас гореф-гадәтләре бар. Алар халыкта милли горурлык, милли хисләр культурасы тәрбияләргә ярдәм итә. Татар халкының бик күп йолалары халык хәтерендә, өлкән буын кешеләренең истәлекләрендә сакланып килә. Бу хәзинәнең зур өлеше инде, кызганыч, гадәти көнкүрештә кулланылмый да.

Халык иҗаты җәүһәрләре төрле экспедицияләр барышында халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталары һәм йола белгечләреннән, авыл хәтерен саклаган абруйлы кешеләрдән сөйләтеп теркәлә, фәнни әйләнешкә кертелә. Менә шул максат белән бик зур киңлекләргә сибелеп утырган татар халкының төрле төбәкләреннән халык йолаларына караган мәгълүматлар җыйнала. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татарлар яшәгән төбәкләргә махсус план буенча, нәтиҗәле экспедицияләр оештырылу соңгы елларда аеруча активлашты. Татарлар күпләп яшәгән Түбән Новгород өлкәсендә булган шундый экспедицияләрнең берсендә катнашу минем үземдә дә онытылмас тәэсирләр калдырды.

Нижгар татарлары (ягъни сергач мишәрләре) өлкәнең көньяк-көнчыгыш өлкәсендә бергә тупланып яшиләр. Түбән Новгородта алар шактый зур диаспора тәшкил итәләр. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Мәскәүдә яшәүче татарларның 40 проценты «сергач мишәрләре». Әйтүләренә караганда, алар иҗтимагый тормышта бик актив катнашмасалар да, чит халык арасында югалмаска, милли йөзләрен сакларга тырышалар. Мәскәүдә тамыр җибәреп яшәгән икенче яки өченче буын Казан яки Уфа татарын күрү авыр, ә «сергач мишәрләре» шунда аяк терәп татар булып яшәргә тырыша. Чыннан да, Түбән Новгород якларында яшәүче милләттәшләребез Санкт-Петербург, Мәскәү кебек шәһәрләр хакында күршедә генә урнашкан авыллар турында сүз барган кебек сөйлиләр. Алар өчен, бигрәк тә Мәскәү, бакча башында урнашкан кала кебек кенә.

Түбән Новгород татарларында үз язмышларын, киләчәкләрен кайгырту бар. Үзләрен алар биредә «җирле халык» һәм «тирән тамырлы» дип саный. Мондагы һәр кешенең йорт-җиренә исең китәрлек! Бигрәк тә ишегаллары матур, футбол кыры кебек зур. Һәр авылны берничә мәчет бизи, алардан яңгыраган азан авыл халкының динилеген белдереп аваз сала. Ә менә мәктәп, китапханәләр (һәрхәлдә без булган авылларда) беркүпме ятим калган сыман...

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларның авыз иҗаты әсәрләрендә, гомумән, халкыбызга хас булган тормыш тәҗрибәсе, рухи хәзинә, акыл зирәклеге, күңел дөньясы һәм тел байлыгы чагылыш таба.

Халык йолалары белән бәйле шигъри иҗат әсәрләрен, дөнья мәдәнияте тарихын өйрәнү традицияләренә таянып, төп ике төркемгә бүлеп тикшерәләр: гаилә йолалары һәм календарь йолалар. Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт серле-тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп баралар һәм шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның төп бизәге булып торалар. Аларда халыкның борынгыдан килгән ышанулары, күзаллаулары чагыла. Сергач мишәрләре фольклорында әнә шундый бик борынгы чорларга караган ырымнар да сакланып калган.

Ырым, им-том – тылсымлы сүз формуласы. Кешегә авыру булып кергән явыз рухны хәрәкәт һәм сүз ярдәмендә куып чыгару – ырымнарның төп мотивы. Борынгы ышанулар буенча, кеше иң күп зыянны күз тиюдән күрә. Шуңа бәйле рәвештә күз тиюгә каршы төрле ырымнар, сүз тезмәләре кулланыла. Ләкин ырымнарны безгә төгәл сүзләре белән түгел, ә эчтәлекләрен генә сөйләп бирә алдылар. Мәсәлән, Чүмбәли авылыннан Абдрахманова Сания (1958) сөйләгәннәрдән:

– Бер күршемә кергән идем, балалары елый-елый. Алар тотындылар: «Күзекте, күзеккән-күзеккән!». Савытка су алды апа и суга мана уцын, өстәлләрнең цитләрен себереп цыкты, и ишек бавын барып юды, баланың битен юды шул су белән. Өшкерәләр, төкерәләр дип әйтәләр инде.

Сафаҗай авылыннан Зөфәр (1942) һәм Мәгъсүмә (1948) Мөхәммәтовлар сөйләгәннәрдән:

– Кемнең күзе тигәнен белсәләр, аның авызыннан су салдыралар иде, цайкап, вот су кабасын, цайкий да сала өц мәртәбә. Ул суны оланга эцерәләр иде. Или нәстәсендер кисеп алып тетәштерәләр иде. Минем дүрт айлык туганым күзегеп үлгән иде. Кемнең авызыннан су алырга катып йөрдек, килмәде таки, мәскәүче кыз. Сразу иртән күзекте, кичен үлде.

Баланың теленә ак төшеп, ул сөйләшә алмый башласа, камыр басып аны икегә бөкләп кисемнәр кискәннәр һәм:

Ни кисәм, гөмбә кисәм,

ни кисәм, гөмбә кисәм, –

дип кисәләр, и бала телендә була иде ак ниләр и шулар бетә иде. Ярдәме бар иде аларның, – дип сөйләде Краснай авылыннан Әнисә Җаппарова (1935).

Ырымнарның иң зур күпчелеге төрле авырулардан дәвалау өчен кулланыла. Бала куркып калса, аны дәвалау өчен «курку коярга» кирәк булган. Моны махсус кешеләр генә башкара алган. Бу турыда безгә Рбишча авылыннан Җамалия Ибраһимова (1923) сөйләде:

– Куркуны койганда алар кургашин эреткәннәр, аннан соң инде аның шул үзенең йоласы булган:

Эзлим эзләр җиреңнән,

Каян килгән җиреңнән,

Эзлим җирдән, эзлим җилдән,

Эзлим җирәннән...

Шул сыйфатың белән күз алдыма кил диеп, суга кургашын тамызганнар и аннан нинди сыйфат барлыкка килгән, ул нәрсәдән курыккан, эт сыйфатымы, кеше сыйфатымы. Вот шул сыйфат буенца аны инде өшкереп дәваларга тырышканнар. Бозыклар бар, кеше адашып китә яисә кинәт үзен-үзе тотышы үзгәрә, дорфалана, вот аларга инде курку койдырганнар. Анда инде тоң китаптан файдаланганнар, алар төнге сәгать уникедә өч юл чатына укып өшкереп, тозлы суны коя торган булганнар.

Тимерәү, күзгә арпа цыкса, аның да йолалары бар. Аны кояш баеганда шуны өц тапкыр укып, бисмилла әйтеп басалар арпаны.

Ырымнарның төп үзенчәлеге – сүзнең яки билгеле бер хәрәкәтнең, гамәлнең тылсымлы, мәгънәле, магик көченә ышану.

Календарь йолаларның татар халкы өчен, кайсы төбәктә генә яшәмәсен, иң таныш булганы һәм иң киң таралганы Сабантуй. Элек Сабантуй бәйрәме сабанга чыгу, тантаналы шартларда беренче буразна яру, чәчүне башлап җибәрү белән бәйләнгән булган, соңрак ул язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрелә башлый. Хәзер исә махсус билгеләнгән, алдан ук мәдәни чаралар планында күрсәтелгән көндә, җәй башында үткәрелә. Безнең көннәрдә, күрәсең, авыл хуҗалыгы тармагындагы озакка сузылган кризис белән бәйле рәвештәдер, (ә «сергач мишәрләре» исә, гомумән, исәпчел халык) Сабантуй акрынлап үзенең борынгы үзенчәлекләрен югалта бара. Бүген Сабантуй мәйданында профессиональ артистлар билгеле бер сумма гонорар хисабына чыгыш ясый, профессиональ спортчылар спортның төрле төрләре буенча көч сынаша, кыйммәтле бүләкләр ала. Шулай итеп, элек-электән халыкныкы булган, нәкъ менә авыл кешеләренең моңын, көч-куәтен күрсәтергә тиеш булган милли бәйрәм – ясалма концерт, спорт ярышлары төсен ала бара. (Кызганыч, мондый «профессиональ Сабантуй» башка төбәкләргә дә керә инде).

Әлбәттә, авыл халкын бергә җыю, шәһәр халкын туган ягына тарту, өлкән буын белән яшь буынны, элекке дусларны, танышларны очраштыру өчен бу бик мөһим, әһәмиятле һәм кирәкле вакыйга. Халыкта ул шушы формада булса да яшәргә тиеш.

Татарлар яшәгән зур авылларда, мәсәлән, Рбишча (Рыбушкино), Сафаҗай (Красная Горка), Татар Моклокасы (Татарское Маклаково) авылларында бу бәйрәм зур тырышлык белән уздырыла, диделәр. Кызганыч, без анда катнаша алмадык.

Элек, кагыйдә буларак, җәйге кыр эшләре беткәч, көннәр кыскаргач, ягъни көзге һәм кышкы озын-озак кичләрдә татар авылларында аулак өйләр уздырылган. Сергач мишәрләрендә бу йоланы «вечер» дип йөртәләр.

Өлкән буын ул йоланы бүген дә сагынып, горурланып, яратып искә ала.

Петрякс авылыннан Сәяр Сабиров (1924):

– Вечеркалар бар иде, Казанда аулак өй диләр. 1930 елда клуб та ацылды, ләкин халык анда йөрми иде, вечеркаларга йөри иделәр. Анда потому что кешеләр үзләрен иркен тоталар. Хозяин китә кунакка, аның кызымыдыр, малаемыдыр яшә кунакка, шулай кызлар да, малайлар да йырлашып утыралар иде. Ашсыз, чәйсез. Вечеркалар кыш көне дә, җәй көне дә булалар иде. Җырлап утыралар, аннан уеннар уйныйлар бүлмә эчендә, төймә такмаклары әйтәләр. Күз бәйләш, тычкан тагыш уеннары уйныйлар иде.

Рбишча авылыннан Факия Ситдыйкова һәм Җамалия Ибраһимова (1923):

– Аннан вечерлар була иде. Даже менә сугыш вакытында үткәрәләр иде, например, бүген миндә чират, сезгә җыелабыз, дияләр иде. Һәммәсе култык астына киемен кыстырган, туфлясын алган, әле күлмәкне кешедән дә алып торалар иде, монда килгәч тиз генә ышыкта киенә. Анда гармун тарталар, бииләр, җырлыйлар, егетләр булмаса да. Анда һәрбересе үзенең ашын китерә, ит кисәгеме, шикәренме. Ашлар пешереп шунда сәгать дүрткә кадәрле, төн буе шулай вечерда утыралар иде. Эштән соң үзләренә үзләре күңел ацканнар инде. Иртән укытырга барасың, йокламаган, гармун тавышы колагымда тора...

Вечерларда җырлау, бию, кара-каршы җыр әйтешү, уеннар иң зур урынны алып торган. Мәсәлән, «Номер», «Ремень сугыш», «Байкал күле», «Күрше» уеннарын яратып уйнаганнар. Сафаҗай (Красная Горка) авылыннан Әлфия Исхакова (1959) безгә «Ремень сугыш» уены турында сөйләде:

– ...Һәр кешегә айтәләр номер, мәсәлән ике, дүрт, алты и т.д. и бер урын буш кала. Вот шунда килеп ремень белән суга да һәм ике якта утырган кеше айтергә тиеш нинди дә булса номер, ә ул номердагы кеше тиз генә килеп утырырга тиеш, тиз генә килеп утырса инде яхшы. Әгәр дә инде задержать ителсә, аны ремень белән сугалар, наказать итәләр.

Иң кызыклы уеннарның берсе – «Байкал күле» (кайберәүләр аны «Бака түшәге» уены дип атады). Бу турыда безгә Рбишча авылыннан Факия Ситдыйкова белән Җамалия Ибраһимова (1923) сөйләде:

– Бака түшәге уйный булганнар. Уртага кызны чыгаралар, утырталар урындыкка, аннан аны батыралар җырлар белән:

Баттыңмы, баттыңмы,

Баттыңмы, күмелдеңме?

Бака түшәгенә ятып

Торуы күңеллеме?

Аннан аның егете булса арада, ул егет җырлап аңарга, мәсәлән, анда «люблю тебя», «возьму себе», «не забуду никогда» диеп йырлый да ул кызны тартып чыгара, аның җырлары бар тагын:

Кулларымда, кулларымда,

Кулларымда чемодан;

Мин бит сине яратамын,

Бир бер кулың чыгарам.

Менә шундый җырлар, әгәр яратса; ә яратмаса – ул батырырга гына тырыша инде. Ул җырлар инде исемдә түгел. Әгәр инде тартып цыгармасалар, аны батыра гына баралар, аннан башкасы цыга, менә шулай уен дәвам итә.

Бу уенның җырларын Яндавишча авылында Флера Ганеева (1938), Зәйтүнә Хәсәнова (1939), Рафия Сәлахова (1937) апалар җырлап күрсәтте:

Әле Байкал өсләрендә,

Төпкә киткәч, нишләрсең,

Кулларыңа кучарга алып,

Кочегарым эшләрсең.

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр папирус,

Моны кем дә чыгара алмас,

Китерегез паравоз.

Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр семечка,

Байкал күленнән чыгарам,

Бир кулыңны, Сонечка.

Байкал күленең буенда

Балык тотып утырам,

Ике кулыңнан да тотып.

Тирәнерәк батырам.

Атымны бәйләп куйдым

Азык юктан казыкка,

Без бу кызны батырабыз

Бакаларга азыкка.

Байкал күлләрендә төптә

Бакалар тотып аша,

Бака сүәкләрен җыеп,

Үзеңә салат яса.

Ерактан ук күренеп тора

Киноның афишасы,

Киттең, буй кыз, бакаларга,

Бакалар падишасы.

Галстук-костюм кияр булсаң,

Чалдырдатып сындыргач,

Байкаллардан тартып алам,

Бир кулыңны, сандугач.

Сәүдитләргә барсаң әгәр,

Ал кулыңа чемодан,

Табын чәеңә чакырсаң,

Үзем тартып чыгарам.

 

Факия апа Ситдыйкова мәхәббәтне, егетлекне сыный торган «Күрше» уены турында да мәгълүмат бирде:

– Парлап утыралар иде и сорыйлар «күршең белән яхшы торасыңмы?» Берәү инде каты гына кулына ремень тотып шартлатып йөри, әле берсе янга килә, күршең белән яхшы торасыңмы, яхшы торам, күршесен алырга тели, юк бирми, кулын суза, кулына шыпылдатып ремень белән сугалар, кыйныйлар, ул түзә, ярата, димәк кызны.

Вечерларда уеннар ярдәмендә кызлар үз язмышларын да сынаганнар. Бу турыда безгә Камка авылыннан Зөһрә апа Абдюханова (1935) сөйләде:

– Җанихәй – Камка авылы җыры. Аны әвәл вакытта әти-әниләр кунакка киткәч, кыз балалар шул ызбага җыелып җырлаган. Элек вакытта, бик борынгы заманда, кемгәдер күңел саласың, сиңа кемдер күңел сала, кемгәдер кемдер ошаган, и знаете бит, кемдер ошаса, особенно кыз кеше, уйлап торасың шул кешене, ә мине күрдеме икән, ә мине ярата микән. Алар шул җыелышып, өстәл артында утырып Җанихәй әйткәннәр. Аны бер кыз йырларга тотына да, бармаклары белән йөртә, нинди сүз туры килә, шул тормышка аша дип уйлаганнар, туры килсә, сөя дигән сүз, значит, ул аны сөя. Мондый җырлар:

Тәрәзә төбемдә юуыйм агым,

Алтын ука чорнап куймадым.

Уйладым да гына, әй уйладым,

Уйлаган, әй ярыма булмадым,

Уйлаган ярыма булалмагач,

Төнен уйанып йыладым.

Пьяна буеның, әй, яр башы,

Шунда юдым дөге ярмасы.

Теләгән яр гынам миңа булмас,

Үз яры бар алтын алмасы.

Үз яры бар, әй, алмасы,

Сизелә күңел миңа, әй, салмасы.

Сандугач моңая, әй, тугайда,

Мин моңаям нигә бу айда.

Моңаймас та идем мин бу айда,

Җанихаем минем син кайда?

Җанихаеңне ятлар алса,

Еглауларда гына ни файда.

Рбишча авылыннан Факия Ситдыйкова безгә кызыклы уеннар турында сөйләде:

– Агач буралар бар иде бит. Агач бурасының эченә керә дә идек цит алыш уйный идек. Анда, мәсәлән дүрт цитле бит ул, дүрт цитенә берәр кеше баса, ә берсе уртага баса һәм менә шулай нитәсең, кем цит алыр тизрәк...

Тукмакны куясың, түгәрәкләп басалар, ә уртага чыгып берсе тукмакны әйләндерә. Тукмакның башы кемгә эләгә, ул нәрсә булса да эшли, аны әйтәләр, мәсәлән, әтәц кебек кычкырсын или анда кемне булса да үпсен.

Календарь йола бәйрәмнәрдән аермалы буларак, гаилә йолалары үз эченә кеше гомеренең иң җитди өч вакыйгасын ала: баланың дөньяга килүен, никах туен һәм үлгән кешене җирләүне.

Бала табу һәрвакыт, һәр гаиләдә зур бәхет дип саналган. Шуңа күрә бала туу вакыйгасы төрле гореф-гадәтләр, йолалар белән билгеләп үтелгәндер дә. Түбән Новгород өлкәсе Сеченов районы, Краснай авылыннан Зәйнәп Хәбибуллина (1930) һәм Сания Сабитова (1932) апалар, балага мулла исем кушканнан соң, «аны ястыкка куеп китерәләр дә, аннан соң шул ястыкны йөретәләр шул цакырылган кешеләр алдында. Ул цакырылган кешеләр шул ястыкка үзләрең китерелгән бүләкләрен куялар и акца салалар», – дип искә алдылар.

Баланы беренче тапкыр мунчада юындыру зур әһәмияткә ия булган. Бу як халкы «баланы беренче тапкыр кайнана коендыра иде», – дип искә ала.

Сафаҗай авылынан Яхья Әббәс улы Сәлимов (1924) сөйләвенчә, балаларны сөннәткә утыртучыны абдалчы дип йөрткәннәр:

– Баланы сөннәт утыртканда абдалчы дияләр иде. Аны специально кеше, әти-әниләр үзләре эшли алмыйлар. Ул килеп баланы сөннәткә утырта иде. Аннан соң утыртканнан соң инде, өц көнме тагы да килеп бага иде баланы, ничек анда үтә дия авыруы инде.

Абдалчы бабай килеп үз эшен башкаргач, аңа рәхмәт йөзеннән сәдака, бирнәләр дә инде, күлмәкме, шундый әйберләр бирәләр иде, акцасын да.

Гаилә йолалары арасында иң күренекле һәм хөрмәтле урынны никах туе алып тора. Туй йоласы сергач мишәрләрендә искиткеч бай, катлаулы, күпкырлы музыкаль-драматик тамаша. «Иң беренче, егет ягыннан башкода килә», – дип башлыйлар бу турыда сөйләгәндә Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар. Хәзер егет белән кыз үзләре риза булып, өйләнешү инде хәл ителгән мәсьәлә булганда да, башкода җибәрү гадәте биредә әле азмы-күпме сакланган икән. Краснай (Красный Остров) авылыннан Зөһрә Сөләйманова (1937) сөйләвенчә:

– Башкода итеп иң ышаныцлы кешеләрне генә йибәрәләр. Ул, өстәвенә, кицен караңгы төшкәч кенә, аниләр атмешли, кеше аягы чәлгәч кенә, диерләр иде, кайтыр. Башкоданы кем дә белмәсен. Кинәт бернәрсә килеп цыкмаса, кыз риза булмасамы, сүләшәлмәсәләрме, килешәлмәсәләрме, башкодалар кайтканны авыл белмәсен өцен. Бу хәбәрне алар беркая таратмасыннар өцен бик ышаныцлы кешеләр генә йибәргәннәр.

Бу йола уңышлы башкарылганнан соң килешү эшләре башлана, ягьни никах көне, ничә кунак буласы, никах уздыруда кайсы якның күпме чыгым тотасы, мәһәр хәл ителә.

– Безнең заманда акцалата мәһәр бирү юк иде, – ди Зөһрә апа. Туй уздырырга нәрсә кирәк шул: ит, май, он, чәй, шикәр бирәләр иде. Ярты куй ит. Акцага инде ул кайнатага, кайнанага подаркалар алалар.

Рбишча авылыннан Җамалия Ибраһимова (1923) сөйләгәннәрдән без сер бирергә яратмаган мишәр халкының хәйләләрен дә белдек:

– Бездә хәзер кыз өчен мәхәрне 100 дә 150 мең дә биргән дип сүләшәләр, бәлки алар бер тиен дә бирмәгәннәрдер, ләкин моны кеше белми кала инде, шулай бер-берсенең хакын күтәрәләр кодалар.

Кыз ягыннан килешү алгач, бер яктан яшьләр, якын туганнар кыз котларга төшәләр. Яшь кияү кызларга кич утырырга күчтәнәчләр алып килә. Һәм яшьләр «вечер» оештыралар. Биредә төрле уеннар уйнала. Бу уеннарны без аулак өйләр турында сөйләгәндә искә алып киттек. Татар халкының төрле этник төркемнәрендә, бигрәк тә мишәрләрдә, киң таралган, гаять тирән эмоциональ көчкә ия кыз елату җырларын, кызганыч, искә төшерә алучылар булмады.

Задатка

Никах туй йоласының иң изге өлеше дип санала. Ул тыныч, салмак, шау-шусыз, җай гына барырга тиеш. Мәҗлескә махсус чакырылган мулла кияүнең һәм кәләшнең вазифалары, гомер буена бер-берсенә тугрылыклы булу, гаилә кору, бала тәрбияләп үстерүнең әһәмияте турында вәгазь сөйли һәм Коръәннең дүртенче сүрәсеннән аятьләр укый. Никах укылганнан соң, егет белән кыз өйләнешкән, ир белән хатын булу дәрәҗәсенә ирешкән, дип санала һәм егет килен куенына керү хокукына ия була. Кич белән кияү мунчасы ягыла.

Краснай (Красный Остров) авылыннан Зөһрә Сөләйманова (1937) сөйләвенчә:

Кияү йөри кызның үэнә кунарга. Өц көн рәттән обязательно мунца ягалар. Моны киленнәр яга. Өц көн рәттән тәрәзә төбенә кияү аларга акца куеп калдырырга тиеш.

Яшь килен кияү йортына килгәч, туй йоласы белән бәйле башка күптөрле йолалар башкарыла. Мәсәлән, чаршау печү. Зөһрә апа әйткәнчә:

– Егет белән кызның йоклый торган урынына чаршау печеп китәләр дә, кыз төшергәндә аны юләп китерәләр.

Сафаҗай (Красная Горка) авылыннан Саимә апа Вилданова (1925) сөйләвенчә:

– Эленгеләр китерәләр иде, чаршау эләләр шул көнне, нәрсә бар шуны китерәләр инде, эскәтерне, кленканы, пәрдәләр китерәләр.

Сафаҗай авылыннан Әлфия Исхакова (1959) туй вакытында «Бал кычкырту» йоласы турында сөйләде:

– Кыз төшкән көнне шундый вакыт килеп җитә, башта ашап-эчәләр, җырлыйлар и аннан бал кыцкырту башлана. Берәр ир кеше, алар инде специальный шундый сүзләр беләләр, баллап алыгыз ди, шундый ямьле сүзләр айталар алар и сорыйлар, бу егетне сорасагыз, бөтен Татарстанга карындаш, например, бөтен Сабацайга карындаш. Аннан яшь килен белән кияүне котлап бии иң беренче кайнана, ул тырышып-тырышып бии, анарга акца салалар, кем, допустим яшь килен инде, конечно, күбрәк сала, ул зурлый кайнанасын, ә калганнары могут әзрәк бирергә. Ул значит бии, хәленнән килгәнчә. Аннан артлы-арты, ул бию инде котлау була, кияү белән кызны. Самый якыннарын башта цыгаралар, аннан инде күрешләрдә барысы да и шул вакытта вот сүзләр атәләр.

Ыргу авылыннан Нәгыйм абзый Бәдретдинов (1946) Сергач мишәрләрендә кызның өендә уйнатыла торган «Силәзән уены» турында сөйләде. Ләкин бу уенның төгәл сүзләрен искә төшерүче һәм мәгънәсен тулы итеп аңлатып бирүче кеше бүтән очрамады:

– Менә Сергач районының Андреевка дигән татар авылында кызның өйендә силәзән уены уйнату бар иде. Ул кыз йортында, кыз керткән вакытта, бездә бөкмә диләр инде, пелмен пешерәләр, шул пелменне ясаган вакытта кызыклы сүзләр айтеп силәзән эшлиләр. Кызыклы сүзләр айтәләр, как-будто берсе кыз, берсе малай шикелле инде сүләшәләр, айтәләр. Анда сүзләре бар да, ул әдәпсез сүзләр, алар кияү белән кызга бәрелешле сүзләр, шулай-шулай дип айтәләр, уйнаталар-уйнаталар да аннан басыштыралар, шуның белән тәмамлана.

Өлкән буын яшь килен булып төшкәч, үзләрен ничек сынап караулары турында да искә алырга ярата. Саимә апа Вилданова (1925):

– Кайнанам камыр бастырып карады. Мин басам-басам инде, элек бит инде кицен катлап куя идек тә, катыра идек камырны. Басам-басам да акца цыкты, мин бит инде белми идем, аннары кайнанама аттем инде, камырга акца төшкән, кайдан төшкән икән дип, көлде шылай дигәч, ул камыр эченә акца салдырып калдырган булган, көмеш акца. Алла боерса син уңган килен булырсын, акцаны таба беләсен, акца кулыңа эләккән диде. Әлеге тапкан акцаны кайнанама бирдем, ә ул аны үсә торган бер балага бирергә кушты, сәдака иттереп. Алдагы тормышы көмеш шикелле ялтырап торсын, үзеннең дә тормышын көмеш кебек ялтырап торсын диде. Икенце көнне иң беренце суга барырга иде. Киленнең суны ничек итеп алуын да карап торырлар иде. Хәзер килен сынау, суга җибәрү дигән әйберләр юк. Ә элек инде суга җибәргәннәр, су юлын күрсәткәннәр, көянтә, циләкләр бирәләр яшь киленгә, суга алып баралар. Ул су китерә. Анда әле мескеннең аяклары эләгә, сулары цәцри, вот шул сынау булган. Иң беренце, килен төшкәч элек бутка болгаттырып сынаганнар. Цәцрәтмәс микән дип, кайсы инде куркына-куркына калагы да төшеп киткән кулыннан. Үз дигәннәре инде карап торганнар уңганмы, цулакмы, пөхтә эшли аламы. Үзенә күрә бер яраклаштыру, ярарга тырышу.

Мәкаләдә китерелгән үрнәкләрдән күренгәнчә, берничә көнлек экспедиция дәвамында гына да халык авыз иҗаты әсәрләре аша никадәр кызыклы, әһәмиятле байлык тупланган.
Бу рухи мирас тапшырылмаган хатлар булып, өлкәннәр күңелендә генә калмасын, ә яшь буынга күчеп, ата-бабаларыбыз мирасы буларак озак еллар, гасырлар буе күңелләребезне баетып торсын иде.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.