Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Моң чишмәләре тирәннән чыга

Түбән Новгород мөнәҗәтләре

Айсылу Башкурова-Садыйкова

1996 елның матур җәе. Мәүлет аенда мин туган авылым Камкада ялда идем. Һәр өйдә мәүлет укыталар. Ачык тәрәзәләрдән Коръән укыган авазлар ишетелә, мәүлет мөнәҗәтләре яңгырый.

«Мәүлет» мөнәҗәте – атаклы төрек шагыйре Сөләйман Чәләби (XV гасыр) әсәре. Ул татар халкында күптән яратып укыла, бигрәк тә мәүлет аенда еш башкарыла.

Мин бу әсәрне бик тәэсирләнеп, кабат-кабат тыңлаганнан соң, күршебез Зәйнәп апа Мәхмүтовага кердем һәм мөнәҗәт әйтүен үтендем. Әби 1912 елда туган, ул кышын шәһәргә китә, җәйләрен авылга кайтып үзенең тыйнак кына өендә яши. Өе бик күркәм, аны зәп-зәңгәр тәрәзә яңаклары бизәп тора. Әби үзе дә бик мөлаем. Ул авыр тормыш юлы үткән, ире сугышта үлеп, тол калган. Ялгыз башы өч бала үстергән. Әмма ул, мин белгәннән бирле, шат күңелле, җор телле апа. Бәйрәмнәрдә толыпны әйләндереп киеп, бүрекне күзенә төшереп, шаяртып та йөри иде әле. Үзе әйтмешли, «маскарцы» иде.

Зәйнәптәйдән мин мәүлет мөнәҗәтләрен язып алырга теләдем. Ул үзенең чаршаулар элеп матурлаган өендә мине гади генә артсыз түндәккә утыртты, сандык төбеннән яулыкка төргән иске китап чыгарды һәм, күзлек киеп, көйләп укый башлады. Әсәр пәйгамбәргә салаватлар әйтеп башкарыла. Анда бер изге хатын кыйссасы бәян ителә. Ә бәян болай. Шул хатын, үлгәндә, улына мирас итеп акча калдыра. Улы бер заман мәүлет  укыган җиргә туры килә. Бу уку аны тетрәндерә. Төшендә фәрештәләр аны җәннәткә чакыра, җәннәт нәби (пәйгамбәр) туган көнне хөрмәт иткән кешегә насыйп була, диләр. Бу егет мирас акчасына аш үткәрә һәм мәүлет укыта. Һәр ел шулай эшли һәм бу дөньядан үткәч, җәннәтле була, җаны рәхәткә чума.

Әлеге әсәрнең пәйгамбәр тууына багышланган өлеше аеруча популярлык казана. Ул мөнәҗәт булып йөри һәм «Әминә ханым – Мөхәммәд анасы» дип атала. Мөнәҗәт пәйгамбәрнең тууын иляһи бер күренеш итеп, фольклор мотивларын файдаланып тасвирлый:

Әминә ханым – Мөхәммәд анасы,

Ул сәдәфтән тугды энҗе данәсе.

Ул – Мөхәммәд, дөньяга тәшриф итәр,

Вакыт иреште килмәгә хәйрел-бәшер.

Пәйгамбәр туар алдыннан дөнья нурга күмелә. Фәрештәләр саф-саф булып, Кәгъбәне тәваф итәләр. Өч хур кызы ана янына килеп, хәбәр бирәләр.

«Диделәр: Углың кебек хөрмәтлене

Ул Хода һичбер анага бирмәде!

Бик олуг дәүләт иясе буласың,

Холкы күркәм бер угыл тугдырасың!»

Зәйнәп әби бу мөнәҗәтне салаватлар әйтеп тәмамлады. Соңыннан үзенең моңлы такмакларын да әйтеп күрсәтте: аларда дөнья фәлсәфәсе, фаҗигале мөнәҗәт мотивлары бар.

Әй бу дөнья, әй бу дөнья,

Уйлагац – уелдырды.

Чәчәк аткан чагыбызда

Чәчәкне коелдырды.

Без бит шылай яшьләй калдык,

Утыз яшендә генә,

Балаларны асрый-асрый

Кипте күз яшьләрем дә.

Кара коңгырт чәчебезгә

Ленталарны үрмәдек.

Азяпларны бик күп күрдек,

Рәхәтләрне күрмәдек.

Бу такмакларда язмышларын сугыш көйдереп киткән ялгыз аналарның моңы яңгырый. Зәйнәп әби 90 яшен узып, кызы Афия тәрбиясендә яшәп, бу дөньядан үтте. Аның мөнәҗәт әйткән тавышы магнитофон тасмасында калды. Җәннәт насыйп булсын Зәйнәп әбигә.

Соңгы 10–15 елда татар халкында мөнәҗәтләр аеруча популярлашты. Барлык өлкәләрнең татар авылларында мөнәҗәт әйтүчеләрне табарга була. Мөнәҗәтләр район газеталарында басыла тора, текстлары музейларда саклана.

Мөнәҗәтләр – татар фольклорының иң борынгы жанрларыннан берсе, ярымфольклор – ярымъязма әсәр. Мөнәҗәт – ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, ярлыкавын сорап, Аллаһы Тәгаләгә ялвару.

Көнчыгыш фольклорында һәм әдәбиятында мөнәҗәтләр VIII гасырда Гарәбстанда иҗат ителә башлаган, дип яза галимнәр. Иң беренче булып аларны изге Рабига иҗат иткән, диелә. Бу жанр гарәпләрдә, фарсыларда, төрекләрдә бик киң таралган.

Төрки шагыйрьләрдән мөнәҗәтләрне Әхмәт Ясәви (XII гасыр), Сөләйман Бакыргани (XIII гасыр) иҗат иткән. Ясәвинең «Кемләр өчен килде рәсүл» дигән мөнәҗәте халыкта хәзерге көндә дә башкарыла. Бөек төрки-татар шагыйрьләре – Кол Гали, Харәзми, Сәйф Сараи, Кятиб, Сәйади, Кол Шәриф, Мөхәммәдьяр, Г.Утыз Имәни, Һ.Салихов, Ә.Каргалый, М.Акмулла, Г.Кандалый, Ш.Зәки, Дәрдемәнд һәм Тукайлар шулай ук мөнәҗәт жанрында аерым әсәрләр иҗат иткәннәр. Аларның әсәрләрен халык күп гасырлар дәвамында үзенеке итеп сөйләгән, яисә аерым строфа-мотивларын алып, яңа мөнәҗәт чыгарган. Бу уникаль күренеш тоташ грамоталы, язу белгән халыкта – татарда гына була алган.

Нижгар өлкәсе татарлары күп гасырлар элек үк гарәп телен яхшы белгәннәр, шул телдә укыганнар, язганнар.

Нижгар төбәгендә беренче ислам уку йорты Куй суында (Овечий Овраг) ачыла. XVIII йөз башында биредә 85 шәкерт белем алган, муллалар, азанчылар һәм мөгаллимнәр әзерләнгән. Атаклы мәгърифәтчеләр – Абделҗәлил мулла Биккинин (XVIII г.), Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов (XIX г.), Садек хаҗи һ.б. халык хәтеренә изге шәхесләр булып кереп калган.

Дөрес, ХХ гасырда дин әһелләренә хакимият тарафыннан караш төрлечә була.

1919 елда, Семочки авылындагы фаҗигале хәлләр вакытында, коткы таратуда гаепләп, 6 мулланы атып үтерәләр. Бу хакта халык үз фикерен риваятьләрдә мәңгеләштерә, аларны шәһитләр дип атый, истәлекле урынны – каберләрен онытмый, зиярәт итә.

 «Дин – агу», «дин – әфьюн» дигән шигарьләр яңгыраган шартларда барлык диннәргә, дин әһелләренә дә һөҗүмнәр булган. Әмма элекке гасырларда ук ныгып калган исламны татар халкы үзе саклаган. Дини фәлсәфә, үгет-нәсыйхәт тулы әсәрләр-мөнәҗәтләр иҗат ителгән, халыкны иҗаттан туктатып булмаган. Мәчетләр ябылып, манаралар киселсә дә, көнкүрештә Нижгар якларында дин яшәп килгән. Никахлар яшереп кенә укылып, туйлар тиешенчә үткән, мәетләр дин кушканча озатылган, алар рухына Коръән сүрәләре укылган. Дини бәйрәмнәр үткәрелгән, корбан чалу туктамаган. Бәйрәмнәрдә гает намазларын аерым өйләргә җыелып укыганнар.

Минем балачак хәтеремдә мондый истәлек бар: 1953–1954 еллар иде, миңа 6–7 яшь. Чүмбәли авылында яшибез. Бик иртә, таң сызыла. Бик күп кеше кулларына фонарьлар тотып, тәкбир әйтеп, урам тутырып бара. Мин дә өлкәннәрнең кулында, җай гына ритмга талгын чайкалып, ишетеп барам: «Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ля иляһә иллаллаһ!» Тагын бер истәлек: Камка авылында яшибез. Без, 8–10 яшьлек бала-чагалар, бер апаның өе янында уйнап йөрибез. Мәчет инде манарасыз, биктә. Ә бу өйдә уразадан соң авыз ачу, җәмәгать намазы була. Шуннан соң олылар чыгып балаларга йөзем өләшәләр иде.

Шулай итеп динне, иманны халкыбыз үзе саклады, югалтмады. Соңгы 20 елда, дин иреге тугач, Аллаһыга шөкер, һәр авылны азан аһәңе хисләндерә. Һәр авылда бер генә түгел, берничә мәчет төзелде. Камка авылында хәзер 3 мәчет. Дин тотарга, иманны ныгытырга бөтен шартлар бар.

Халык иҗатында да дини жанрлар җанланып китте. Бигрәк тә мөнәҗәт жанры чәчәк атты, халыкның дингә, Аллаһыга, пәйгамбәрләргә булган хисләре шигъри яңгыраш алды. Жанрның үсешендә җирле матбугат та зур роль уйнады. «Туган як» газетасы (Сергач; редакторы – Р.А.Абдуллин) татар халык иҗатын, мәдәниятен халыкка җиткерүгә, күтәрүгә зур өлеш кертте. Әлеге газета битләрендә бик күп мөнәҗәт-бәетләр дөнья күрде. Алар 2000 елда басылып чыккан (2010 елда кабат басылды) мөнәҗәтләр[1], бәетләр җыентыкларына кертелде. 2010 елда Түбән Новгород өлкәсенә оештырылган экспедиция дәвамында да бу газетадан мөнәҗәтләр язып алынды.

Мөнәҗәтләр галимнәр тарафыннан берничә төркемгә бүлеп анализлана. Без язып алган мөнәҗәтләр арасында Аллаһыга, исламга, пәйгамбәрләргә, Коръәнгә мактау-мәдхияләр, ялварулар тулы дини әсәрләр, яшәү һәм үлем турында, ана белән бала мөнәсәбәтләре турында әсәрләр бар.

1994 елда «Туган як» газетасында Печә авылыннан Гөлбагда Мусина мөнәҗәте басылган иде. Ул безнең китапка да керде. Әсәр «Сиңа сыгынам, йә Аллаһ», дип атала.

Яраткан Иляһым Син-Син,

Тугрылык падишаһы Син.

Кайда гына яшәсәм дә,

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Биредә җир кешесенең Аллаһыга булган ярату хисләре, аңа сыгынып ярдәм көтүе, өметләнүе ачык күренә.

2010 ел экспедициясе вакытында Краснай (Красный Остров) авылында Йолдыз Фатыйх кызы Хәйретдиновадан 6 мөнәҗәт язып алу мөмкин булды. Алар традицион дини мөнәҗәтләр рухында язылган.

Иляһым, рәхмәтең бик киң,

Җәһәннәм утларын сүндер.

Сөекле колларыңдин кыйл,

Мөхәммәд өммәте иткел.

Әсәрләр Аллаһыга ялварып, гөнаһларны кичерүгә, җәннәтле булуга өмет итеп язылган. Бу мөнәҗәтләрдә Иляһ-Аллаһ, пәйгамбәр, өммәт, җәннәт, ахирәт, җан, әҗәл, салаватлар, фәрештәләр, мизан, тәмуг, кыямәт һәм диннән килгән башка сурәтләр, Коръән фәлсәфәсе, ышанулар урын алган.

Түбән Новгород татарларында ислам фәлсәфәсен анализлаган галимнәр (С.Сенюткин, О.Н.Сенюткина, А.Хабутдинов) бу як татарларында суфичылык киң таралган булуы турында язалар. Суфичылык исламнан һич тә аерылмый, идеяләре бер үк, шуңа күрә аңа ияргән ишан-муллалар булган. Хәбибулла хәзрәт, Садек абзилар ишан, хаҗи булган, дигән фикер бар.

Кучкай Пожары авылында XIX гасырның бик тәкъва, изге карты Садек бабай бар иде. Ул намазын беркайчан да, хәтта Беренче Бөтендөнья сугышы окопларында да калдырмаган. Көндәлек тормышта да ул гел намазда. Дога-фатиха сорап, авылның барлык кешесе аңа килә иде. Садек бабайны халыкта «Мөрит бабай» дип атыйлар. Димәк, каядыр якын-тирә авылларда, искәртеп үткәнчә, ишаннар да булган. Бу изге бабай гаиләсендә 4 укытучы – Бакый, Әнвәр, Һаҗәр, Сания үсте. Алар белемле, тәртипле, акыллы, хезмәтчән иделәр. Бер улы – Әнвәр абый озак еллар Кукмара районында (Татарстанда) укытучы, директор, район мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде. Изге гамәлле мөрит Садек бабай халыкка аң-белем бирүче, мәгърифәтле балалар, иманлы нәсел калдырды, 90 яшен узып, дөньядан үтте, урыны җәннәттә булсын.

Ишаннары, мөритләре булган бу якта дини әсәрләр язылу бик табигый. Суфичылык идеяләренең күпмедер таралганлыгын Красный Островта язып алган мөнәҗәт тә раслый (Йолдыз Хәйретдиновадан 2010 елда язып алынды). Ул дога булып яңгырый, анда дога кылынырга тиешле кешеләр атала. Алар – бөек Шәрекъ суфилары, реаль шәхесләр. Атнаның берәр көнендә аларны искә алырга кирәк, диелә бу язмада.

Шимбә көн – Солтан Баязит Бәһтанигә (Бистами, XIV г.) – Иран суфие, җәзалап үтерелә.

Якшәмбе – Солтан Әхмәд Ясәвигә (XII г.) – бөек төрки шагыйрь, Ясәвия тарикатенә нигез салган атаклы суфи, аның хикмәтләре татарларда күп гасырлар дәвамында укылган.

Дүшәмбе – Солтан Ибраһим Әдһәмгә. Бу шәхес Бәлх солтаны булган, тәхетен ташлап, дәрвиш булып киткән, бер Аллаһыга гыйбадәт кылып гомерен үткәргән.

Сишәмбе – Солтан Исмәгыйль Сәмәнигә.

Чәршәмбе – Солтан Мәхмүт Газнәвигә (Иран солтаны).

Пәнҗешәмбе – Солтан Мөхәммәд Хасаравигә.

Җомга – Сәнҗан Мәдыйгага.

Укып, рухларына дога кылырга, дип тәмамлана бу язма.

Бу шәхесләрнең өчесе – бөек Шәрекъ суфилары. Түбән Новгород татарлары, димәк, суфичыл идеяләрне күпмедер үзләштергәннәр. Гади дин тормышында исә, суфиларга ияреп, бу дөньяны вакытлы санап, мәңгелекне уйлау тиешле. Аларда туктаусыз гыйбадәттә булып, теге дөньяда Аллаһының дидарын күрергә омтылу бар. Бу фикерләр дини мөнәҗәтләрдә еш очрый.

Мөнәҗәтләрнең бик күбесе гомер үтү, картлык җитү, дөньядан китү, әҗәл җитү кебек темаларга багышлана:

Бу дөньядан тәмам туйды хыялым,

Ахырысы бу дөньяны куярмын.

Вакыт җитте бу дөньядан китәргә,

Кара җир астында нихәл итәргә?

(«Үтте гомерем»)

Әҗәл-үлем, күмелү гамәлләре, җир астында булу, гөнаһлар өчен җавап бирү, Алладан җәннәт өмет итү, пәйгамбәрдән өммәтенә ярдәм сорау – мондый мотивлар барлык мөнәҗәтләр өчен дә хас.

Түбән Новгородта язып алынган әсәрләрдә шундый ук хисләр һәм исән калганнарга теләкләр яңгырый:

Дусларым, китәм, бәхил булыгыз,

Сәфәрем ерак, дога кылыгыз.

Төштем фәрьядка, китәм еракка,

Кайтмамын инде, күмеләм туфракка.

Мөнәҗәтләрдә бик еш очрый торган тагын бер тема: ана белән бала мөнәсәбәтләре. Бу әсәрләрнең язылу тарихы төрлечә: ана белән баланы фаҗига, йә үлем аерган, ана кайгыда; йә баласы каядыр еракта, ана аны сагынып, күз яшьләре белән мөнәҗәт яза. Мондый әсәрләр язылуның иң үзәк өзгеч сәбәбе – ананың ялгыз калуы. Бу төр мөнәҗәтләрдә, үскәч балаларның әниләрен онытулары, хәбәрсез булулары, яисә якын кешеләренә катылык күрсәтүләре фаш ителә.

Түбән Новгород өлкәсендә дә мондый әсәрләр языла. Әйтергә кирәк, бу әсәрләр, күчереп язылып, бер җирдән икенче җиргә күчеп тә йөри. «Туган як» газетасыннан алынган «Моңлы ана мөнәҗәте» «Мөнәҗәтләр» томына да кергән иде.

Ялгыз ана, ялгыз ана,

Күзләреннән яшьләр ага.

Балалары үсеп җиткәч,

Аналары ялгыз кала.

Анага мондый мөнәсәбәт киң таралган, дип уйларга кирәкми. Безнең татар халкында анага искиткеч ярату, ихтирам, мәрхәмәт белән карау кабул ителгән. Ә бу әсәрләр тәрбия функциясен үти, үгет-нәсыйхәт бирә, балалар анага кадер-хөрмәтле булырга тиеш, дигән фикер үткәрә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) «Җәннәт аналарның аяк астында» дигән хәдисе татар балалары өчен изге санала һәм үтәлә. Аналарга багышлап күп җырлар иҗат ителгән һәм мөнәҗәтләр дә язылган.

Актук авылында шундый риваять яши: кырларында Тораташ дигән изге урын бар икән. Имеш, борынгы заманда бер бала анасын бик рәнҗеткән. Бәгыре каткан ана баласын «Тораташ булып кат», дип каргап, куып чыгарган. Бу бала күкләрдә очып йөргән дә, биек тау итәгенә төшеп, ташка әверелгән. Авыл халкы бүген дә бу таш өстенә садакалар куеп калдыра, диләр.

Мәгълүм булганча, татар халкында ана хакы бик олы булган. Бу риваять аналарны тыңламауның бәхетсезлек китерүен аңлаткан «Сак-Сок» бәетенә бик охшаш. «Сак-Сок» бәетендә дә ана каргышына дучар булган балалар кошларга әвереләләр һәм мәңгегә аерылалар, өйгә кайта алмыйлар. Бу бәетне татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә беләләр, көйләп башкаралар. Аны ишетеп үскән балалар тәрбияле, мәрхәмәтле булган. Бу бәетнең бер версиясен мин 1984 елны Сергач районы, Камка авылында Сюбаева Фатыйма ападан язып алган идем. «Сак-Сок» татар халкының күркәм холкын – балаларның итагатьлелеген, аналарның сабырлык сыйфатын тәрбияләгән.

Мөнәҗәтләр арасында вафат булган әниләренә ятим калган балалар тарафыннан багышланганнары бар. «Үксез кыз» дигән әсәрне мин 1984 елны Сергач районы, Шөбиле авылында Сәмерханова Һаҗәр Шәрәфетдин кызыннан (1900 елда туган) язып алган идем. Бу әсәр төрле төбәкләрдә төрле вариантларда мөнәҗәт итеп башкарыла. 1980 елда ул Башкортстанда язып алынган, 1997 елда Чаллыда чыккан «Мөнәҗәтләр» китабында басылган. Әсәрләрдә аерым юллар үзгәрсә дә, бер үк эчтәлек. Аларның ахыры сүзгә-сүз охшаш:

Мә, әнием, тот кулымны,

Тартып ал, әнкәем.

Бергә ятыйк, гүр эчендә,

Бергә булыйк мәңгегә.

Нижгар татарларында шулай ук әти-әнигә дөньяда чакта ук игътибар күрсәткән, аларга кайнар рәхмәт хисләрен белдергән әсәрләр дә иҗат ителә. Мәсәлән, «Туган як» газетасында Ыргу авылыннан Садекова Рәхимә Билял кызының «Әниемә» дигән мөнәҗәте дөнья күргән:

Үсеп җиттек, таралыштык,

Җидебез җиде якка.

Бәхетле булып яшәдек

Әти-әни бар чакта.

Түбән Новгород өлкәсендә җыелган материаллар арасыннан без оригиналь, моңа хәтле китапта басылмаган әсәрләрне алып анализларга тырыштык. Әмма репертуар моның белән генә чикләнми. Халыкта басылып чыккан, китапларга кергән әсәрләрне дә башкаралар, мәсәлән, киң таралган «Муса», «Фирак көне», «Ля иляһә иллаллаһы», «Үлем хәле» һ.б. әсәрләр көйләп укыла. Язып алган әсәрләр арасында борынгылыгы, китабилыгы сизелеп торган әсәрләр бар. «Гасый булдым, Раббым Аллам, үзеңә», «Тугры юлдан, Раббым, яздым мин» дигән әсәрләрдә гарәп сүзләре күп, алар гөнаһлардан ваз кичеп, Аллаһыга ялварып язылган, классик көнчыгыш мөнәҗәтләре дәрәҗәсендә яңгырый. Анда адәм үз-үзен кимсетә, гөнаһлар вәсвәсәгә бирелүдән килә, дип аңлый. Бу фикерләр Шәрекъ суфиларының мәләмәтийә дигән юнәлешенә хас (мәләмәтийә – үз-үзеңне кимсетү, ягъни Аллаһы Тәгалә каршында ким булуыңны белү).

Әйтелгән әсәр борынгы суфи шагыйрьләр иҗаты булып, безнең көннәргә килеп ирешкәндер.

Гасый вәсвәсәне тыңладык,

Нәфес теләвене куймадык.

Хак Тәгалә әмерен тоймадык,

Тәмуг газабыннан курыкмадык.

(«Гасый булдым, Раббым Аллам, үзеңә»)

Мондый классик әсәрләр белән рәттән гади, әмма ихлас җан талпынышларын, хис тирәнлеген белдергән әсәрләр Нижгар татарларында һаман иҗат ителә. Димәк, сәләт, иҗат куәсе халыкта саекмый, бетми әле.

«Истәлек» дигән әсәрне Ыргу авылында М.Адиәтуллина язмасыннан 2010 елда күчереп алдык.

Гади генә сүзләр тормыш фәлсәфәсен аңлата: яшьлек үтү, гомер узу, картлык җитү, дөньяның фанилеген аңлау һәм сабыр итү:

Яшь чакларымда һаман эш көтә,

Картайгач кына бар эш тә бетә.

Фани дөньяда кемнәр булмаган,

Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.

Соңгы ике юл бик күп дини мөнәҗәтләрдә яңгырый. Барлык мөселманнар да теге дөньяда пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) ярлыкавын өмет итәләр.

Рәсүлулла сорар безне –

Өммәтемне ярлыка, дип.

Шушы булган өммәтемне

Тәмугларда калдырма, дип.

Түбән Новгород татарларының мөнәҗәтләре милли традицияләребезне дәвам иттерә, халкыбызның өметләрен чагылдыра, Аллаһыга, дингә тугрылыгын, иманыбызның ныклыгын белдерә.

Үзебез мөэмин, динебез ислам,

Шөкерана кылырлык бар.

Әлхәмдүлиллаһи шөкер, халкыбызда ныклы иман бар һәм аның киләчәге якты, бәхетле булыр.

Әминә ханым – Мөхәммәд анасы

Әминә ханым – Мөхәммәд анасы,

Ул сәдәфтән тугды энҗе данәсе.

Ул – Мөхәммәд, дөньяга тәшриф итәр

Вакыт иреште килмәгә хәйрел-бәшер.

Имде аның килмәсе булды анук,

Күп галәмәт заһир улды аннан ук.

Ул рәбигыль-әүвәл аенда иде,

Уникенче кичә – дүшәмбе, диде.

Диде: «Күрдем, – ул Мөхәммәд анасы, –

Бер гаҗәп нур, нәкъ кояшның яктысы!

Ялт итеп чыкты ивемнән шул заман,

Күкләрә тик нур белән тулды җиһан.

Һәм һава үзрә түшәлде бер түшәк,

Аты сөндүс, түшәгән аны мәләк.

Өч әләм дәхи тегелде өч йирә,

Аралары бик ерак бер-берийә.

Берсесе – мәшрикъ, берсе – мәгъриптә аның.

Берсе – нәкъ уртасында Кәгъбәнең.

Белдем аннан ул мөбарәкнең нурын,

Заһир улды килмәсеннән әүвәлин.

Инде күктән күп фәрештә сафы-саф,

Кәгъбә кеби кылдылар ивем тауваф.

Заһир улды дәфгатән өч хур кызы,

Билгесе улмады кайдан кердеге.

Өчесе дә яныма утырдылар:

«Мостафа килә!» – диеп гәп ордылар.

Диделәр: «Углың кеби хөрмәтлене

Ул Хода һичбер анага бирмәде!

Бик олуг дәүләт иясе буласын,

Холкы күркәм бер угыл тугдырасың!

Бу угыл гыйлемледән солтанидыр,

Бу угыл тәүхиде гыйрфан кянидер!«

Васфыны шул рәсмә тәртип иттеләр,

Ул мөбәрәк нуры тәргыйп иттеләр!»

Диде Әминә: «Вакыт йитте тәмам,

Килә инде дөньяга хәйрел-әнам.

Эсселектән сусадым гаять каты,

Шул вакыт эчерделәр бер ширбәте.

Ак иде, кардан дәхи салкын иде,

Эчтем аны, барча әгъзам булды нур.

Килде бер аккош канат илә очып,

Аркама сөяде ул, монда төшеп.

Тугды әүвәл сәгатьтә ул солтандин,

Нура гарык улды сәмәүват-зәмин!»

Гәр шәфәгать ләзем улса, эзләңез,

Ул рәсүлнең сөннәтеннән бизмәңез!

И Мөхәммәд Мостафа син, и рәсүл,

Кыл шәфәгать безләрә йәүмүн-нозуль!

Камка авылында
Зәйнәп Мәхмүтовадан (1912 елда туган)
А.Х.Садыйкова язып алды. 1996.

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ!

Мин үз башым белән уйлап,

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Гөнаһлардан сакланып,

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Яраткан иляһым Син-Син.

Тугрылык падишаһы Син.

Кайда гына яшәсәм дә

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ!

Вафасыз дөнья – илендә

Качып иблис әмереннән

Вә куркып ул көннән

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Тәмуг күкрәсә ул көнне,

Оча башласа очкыннар,

Дәхи дә куркып ул көннән,

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Ничә еллар һаваланып

Йөрдек без хаталык белән.

Бу көн рәхмәтләрең сорап,

Сиңа сыгынам, йә Аллаһ.

Гөлбагда Мусина (Пецә авылы)
язмасыннан(«Туган як», 1994)
А.Х.Садыйкова күчерде.

Иляһым, рәхмәтең бик киң

Иляһым, рәхмәтең бик киң,

Җәһәннәм утларын сүндер.

Сөекле колларыңдин кыл,

Мөхәммәд өммәте иткел.

Асанлык белән алсаңчы

Газиз җанымны алганда.

Йөзебезне кара кылма

Үз хозурыңа барганда.

Шәрәфтәндин газиз җанны

Ничекләр бирербез инде.

Тар кабергә, салкын гүргә

Ничекләр керербез инде.

Аллаһ, изгелек арттыр,

Сиратлардин җан кичер.

Гамәл дәфтәрләребезне

Уң якларыбыздан китер.

Иман белән ал җанымны,

Җиргә тамызма канымны.

Күп рәхмәтләр янына сал,

Иляһием, бу җанымны.

Дөньялыкта хөрмәт иттең

Дөнья нигъмәтләрең белән.

Ахирәттә хөрмәт иткел

Җәннәт нигъмәтләрең белән.

Җиде тәмуг утларына

Хәрам кыл тәннәремне.

Үзеңнең рәхмәтеңне сал

Без зәгыйфь бәндәләреңә.

Салаватларны күп әйтик

Рәсүлулланың үзенә.

Кыямәт көн мизаннарда

Килербез бит хозурына.

Уйлыймын да булам хәйран,

Ниләр килер бу башыма.

Ничекләр җавап бирермен

Яраткан Аллам каршында.

Кыямәт көн шундый көн ул,

Һичкемсәдән ярдәм булмас.

Хәсән белән Хөсәенне

Кылгыл үзең безгә юлдаш.

Рәсүлулла шуны әйтте,

Соңгы сүзен Фатыймага.

Мөэминнәргә шәфәгатьче

Син булырсың мизаннарда.

Сират күперен узганда

Фатыйма түгәдер яшен.

Мөхәммәд өммәте өчен

Күтәрми сәҗдәдән башын.

Беренә мең әҗер бирер

Кыямәт көн Аллаһ Тәгалә.

Салават әйтмәгән бәндә

Шәфәгатьтән мәхрүм кала.

Кайсы өйдә мәҗлес булса,

Фәрештәләр шунда иңә.

Догага кул күтәргәндә

Алар безгә «амин» дия.

***

И дусларым, гамәл кылыйк,

Гамәлдән соң дога кылыйк.

Бер Ходайның үзендин

Фирдәвес җәннәтен сорыйк.

Салаватларны күп әйтик,

Кылыйк гамәл таң атканчы.

Укыйк Коръән, укыйк тәһлил,

Кара туфраклар басканчы.

Бу дөньялар безгә фани,

Ахирәт юллары бакый.

Зинһар, сүз йөретмәгез,

Кеше үтерүдән дә каты.

Кыямәт көне булганда

Барча тәнем тетрәп торыр.

Шул вакытта Рәсүлебез,

Өммәтем, дип безне сорар.

Рәсүлулла сорар безне,

Өммәтемне ярлыка, дип,

Шушы булган өммәтемне

Тәмугларда калдырма, дип.

Хода бәндәм, дияр Алла,

Ярлыкадым өммәтеңне.

И хәбибем, синең хакка,

Багышладым җәннәтемне.

Иманлы булган бәндәне

Фәрештәләр каршы алыр

Ходайның рәхмәте белән

Җәннәтләргә алып барыр.

Гөнаһларны гафу әйлә,

Күндерсәнә изге юлга.

Ходайның рәхмәте белән,

Намазларны бирер «уңга».

Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр итүләр хуш булыр.

Сабыр итмәгән бәндәнең

Гамәл дәфтәре буш булыр.

Ахирәт хәлләрен яздым,

Дәфтәр сызып, «сыр» буйлап.

Күңелең таш булса да, эрер

Кыямәт хәлләрен уйлап.

Карап йөрим кара җиргә,

Керермен, дип кара гүргә.

Атам-анам белән бергә

Булуларны насыйп әйлә.

Әй, дусларым, сезгә әйтәм,

Күктә Гайсә пәйгамбәр бар.

Үзебез мөэмин, динебез ислам,

Шөкерана кылырлык бар.

* * *

Ялгыз башларым ялгыз гүрләрдә.

Рәхим кыл, мәүлам, без зәгыйфьләргә.

Үлем хәлләре бигрәк елата,

Күрәчәкләрне каты уйлата.

Дөньяга килдек, гомерләр сөрдек,

Гомерләребезне җилләргә бирдек.

Үтәдер гомер искән җил кебек,

Без дә китәрбез башкалар кебек.

* * *

Алтын нисар ак энҗене

Ак ефәккә тезмәк кирәк.

Үлем ачысы «ачы» диләр,

Ни хәл белән түзмәк кирәк.

Җаныбыз тәндин аерылгач,

Карап торырлар тезелеп.

Сөягем ятар сузылып,

Елаучым калыр өзелеп.

Зәгъфран кебек саргаер,

Боздин салкын булыр тәнем.

Тәндин китәр җаннарым,

Ерак торыр якыннарым.

Үлде, диеп елашырлар,

Малың калса, өләшерләр.

Җеназаңа ябырылырлар,

Фирак көне булыр бер көн.

Кабер дигән мәкам сарай,

Ишеге юк, кереп булмый.

Аңа кергән кешеләрнең

Хәлләрен дә белеп булмый.

Ничә еллар аша кичте,

Ничә нигъмәт аша үтте.

Ак атластин туннар киде,

Ахры – кәфен кияр инсан.

***

Һәр заман сүз башланыр бисмилладан,

Һәрвакыт эш башланыр бисмилладан.

Яхшылар бисмилласыз эш кылмаган,

Эш тәмам бисмилласыз һич булмаган.

Динне тоту – утлы күмер кебек:

Төшсә – сүнә, тотсаң – пешерә.

Динле булсаң, хаклык шунда булыр,

Диннән чыгу түбән төшерә.

Краснай авылында Хәйретдинова
Йолдыз Фатыйх кызыннан (1951 елда туган)
И.Г.Закирова, А.Х.Садыйкова язып алды. 2010.

Үтте гомерем

Бу дөньядан тәмам туйды хыялым,

Ахырысы бу дөньяны куямын.

Вакыт җитте бу дөньядан китәргә,

Кара җир астында нихәл итәргә?

Ниләр килми бу адәмнең башына,

Карышып булмый Ходайның язмышына.

Һич рәхәтсез үтте гомерем, хушларым.

Үләр булсам, юып, илтеп куярсыз,

Бу дөньядан туеп китте диярсез.

Әй, иляһи җиңел кылсын үлемне,

Рушан кыл ята торган гүремне

Мөнкир-Нәнкиреңне җибәр.

Күркәм холыклары белән.

Фәрештәләр каршы алсын

Җәннәт коллары белән.

Дусларым, китәм, бәхил булыгыз.

Сәфәрем ерак, дога кылыгыз.

Төштем фәрьядкә, китәм еракка.

Кайтмамын инде, күмеләм туфракка.

Дусларым, мине озата барыгыз,

Бер Ходайдан ярдәм сорагыз.

Кабрем өстенә чатыр корыгыз,

Агач утыртып, нурландырыгыз.

Яфраклар ярса, кошлар сайраса,

Рухым шатланыр, догалар барса,

Әй, бер Ходаем, килдем каршыңа,

Бер ялгыз башым, рәхмәт кыл миңа.

Әй, бер Ходаем, куркам үзеңдин,

Өмет итәмен киң рәхмәтеңдин.

Юнисова Заһидә язмасыннан («Туган як»,
1992, 27 март) А.Х.Садыйкова күчерде.

Әй, картлык көнем...

Әй, картлык көнем, бик ямьсез иттең,

Матур яшь вакыт, син кая киттең.

Йөгереп йөрүләр барсы да кала,

Әкрен йөреп тә аяклар тала.

Чәчем агарды, төште тешләрем,

Башым әйләнә, бетте көчләрем.

Чәчне буятып яшьлек киләлми,

Беткән саулыкны кем дә биралмый.

Яшь вакытым уйлап, күңелем тула,

Шатлыклы вакыт яшь чакта була.

Матур внуклар «әбкәем» дияр,

Яшь вакытларым алдыма килә.

Күздән нур сүнгәч, күрә алмыйлар,

Аркаң бөкрәйгәч, төзәтә алмыйлар.

Дуслар, яшь чакта эшләү кадерле:

Кайтарып булмый узган гомерне.

Тәүбә кылыгыз, руза тотыгыз,

Үлем хәлләрен истә тотыгыз.

Квартир, дачалар, байлык, балалар,

Алар барысы да үлгәч калалар.

Кылган гыйбадәт, изге абадәт

Үзегез белән бергә баралар.

Кызыл Октябрь районы Чүмбәли авылында
Халык музеендагы «Халык иҗаты» дигән
кулъязмадан Р.Ягъфәров күчергән.

Дөнья кудым

Газиз гомеремнең кадерен белмәдем

Дөньяны кудым, рәхәт күрмәдем.

Дөнья малыннан туя белмәдем,

Үлем килер, дип уема алмадым.

Явыз нәфесемне тыя алмадым,

Гөнаһ кылдым, һич оялмадым.

Үлемне уйламыйм, уйлыйм торырга,

Тагы әллә ниләр уйлыйм кылырга.

Картлык та җитте, чәчләр агарды,

Әҗәл күренгәч, чәчләр агарды.

Әҗәл читләми, килде кинәттән,

Һич тә калмак юк анда китмәктән.

Чирләп ятамын, түшәкне буйлап,

Күңелем белән терелмәкне уйлап.

Дусларым килә хәлне белергә,

Дога кылалар миңа терелергә.

Терелү кайда ул, әҗәл хастасы,

Ачык булса иде җәннәт капкасы.

Кайда терелү, килде әҗәл чире,

Чирем көчәя, көннән-көн кире,

Чирем көчәйгәч, күңелем йомшарды.

Кыямәт булуга тәмам ышандым,

Әҗәл әрнүе йөрәккә күчте,

Якамнан тоткач, исемә төште.

Сәламәтлекнең кадерен белегез,

Тәүбәгә ашыксын, дуслар, күңелегез.

Исән вакытта үлү юк икән,

Якаңнан тоткач, дуслар, соң икән.

Р.Мостафина язмасыннан
(«Туган як», 1992, 27 март)
А.Х.Садыйкова күчерде.

Бу дөньялар бездән калыр

Мөнәҗәтем әйтим әле,

Дусларыма ошар микән?

Шушы мөнәҗәтемне әйтсәм,

Тулган калебем бушар микән.

Әйдә барыйк изге юлга,

Изге юл нур белән тулган.

Безгә нигә инде байлык

Мөхәммәд өммәти булгач.

Рәсүлулла пыраклары,

Зәгъфран тояклары,

Тәһлил әйтик, салават әйтик,

Без бу дөнья кунаклары.

Бу дөньяга торам вәйран,

Үз-үземә булам хәйран.

Гамәл кылмый, рәхәт күрми

Гомерләребез үтә вәйран.

Бу дөньялар бездән калыр,

Кара туфрак чорнап алыр.

Кара туфракның астында

Күзен ачып хәйран калыр.

Үләрмен, дип белмәдеңме?

Үлгәннәрне күрмәдеңме?

Җиңсез, якасыз күлмәкләр

Кигәннәрне күрмәдеңме?

Җәһәннәм төтене кара,

Гөнаһлы адәмнәр яна.

Үмеребез үтеп бара,

Биш вакыт намазлар кала.

Елан чыгар авызын ачып,

Илгә-күккә утлар чәчеп.

Рәсүлуллабыз булмаса,

Без котылалмабыз качып.

Тәһлил әйтик, салават әйтик,

Рәсүлулланың үзенә.

Мизан янына барганда

Карарбыз аның күзенә.

Тәһлил әйтик, салават әйтик

Фатыйма ананың үзенә.

Мизан янына барганда

Карарбыз аның күзенә.

Рәсүлулла дога кыла.

Яшел чалмалары белән.

Бер ходаем хөрмәтләсен

Җәннәт алмалары белән.

Рәхмәт сезнең мәҗлескә,

Утырабыз түрегездә,

Иман нуры йөзегездә,

Нур балкысын йөзегездә.

Әҗәл суларын

Без бер эчәрбез.

Бу дөньялардан

Без бер китәрбез.

Әҗәлләр җитәр,

Тәннәребез бетәр.

Ясин укырга вакытлар җитәр.

Килер Азраил,

Җаныбызны алыр.

Нурлы йөзләребез

Саргаеп калыр.

Тактага салып,

Юа башларлар.

Кәфенлек алып,

Юли башларлар.

Үләрбездин

Алып китәрләр.

Салкын кабердә

Калдырып китәрләр.

Зифа буемны

Үлчәп алырлар.

Салкын кабергә

Илтеп салырлар.

Шатланыр идем,

Җомга көн үлсәм.

Җомгага кадәр

Гүремә керсәм.

Җанымны алдыр

Җомга кичендә.

Караңгы итмә

Кабрем эчендә.

Газиз кардәшләр,

Якын иптәшләр,

Дога кылыгыз,

Яхшы иптәшләр.

Кабер өстенә

Чардак корыгыз.

Агач утыртып,

Нурландырыгыз.

Яфраклар ярса,

Кошлар сайраса,

Рухым хушланыр

Догалар барса.

Нәзерләр кылыйк

Таңнар атканда.

Нихәл итәрбез

Кабергә ятканда.

Рәсүлулланың

Чыкмыйк юлындин.

Ширбәт суларын

Эчерер кулындин.

Намаз укымадым

Яшь вакытларда.

Нихәл итәрбез

Тар ләхетләрдә?

Үлем аера

Яхшы тормыштан.

Качып булмыйдыр

Азраил дустан.

Үлем шәйләми

Яшьне дә, картны.

Үлгәч, кабердән

Беркем дә кайтмый.

Володар районы, Юганец поселогында яшәүче
Әмир Яруллин язмасыннан («Туган як», 1992, 27 март)
А.Вәлиуллина язып алган. А.Х.Садыйкова күчерде.

Мөнәҗәти Ибраһимә

Бисмиллаһи вә биллаһи,

Мөнәҗәт яза башладым.

Бу дөнья фикерен ташлап,

Ахирәтне уйлый башладым.

Мөнәҗәт яза башладым

Дәфтәр сызыклары буйлап,

Язам-язам да елыймын,

Ахирәт хәлләрен уйлап.

Гафил булмыйк, тәүбә кылыйк,

Кичен йокыга ятканда.

Куркынычлы хәлләр булыр,

Кыямәт таңы атканда.

Гафил булмыйк, туганкайлар,

Үткән гомер кире кайтмас,

Кыямәт көнне үкенсәң дә,

Үкенечтән файда булмас.

Кыямәт таңы атканда

Кабер өстенә чыгарбыз,

Сулар кибәр, күк кызарыр,

Ничек, туганнар, чыдарбыз?!.

Мәхшәр җиренә куярлар,

Гамәлләребездән сорарлар,

Авыр булыр шунда хәлләр,

Ни хәл итәрбез, туганнар?!

Кыямәт көне булганда,

Ходай үзе җавап алыр.

Җавап бирәлмәгән бәндә

Гаҗиз булып хәйран калыр.

Әй Иляһи, кадир мәүлам,

Синнән башка юктыр Алла.

Иманымны зарар кылма,

Җәһәннәм утына салма.

Әй Иляһи, кадир мәүлам,

Таянамын рәхмәтеңә.

Без фәкыйрьләрне ярлыка

Рәсүлулла хөрмәтенә.

Дуслар, безгә бик зур сөенеч –

Ходай биргән «мөэмин» атын.

Мөэмин булган бәндәләргә

Хәрам иткән тәмуг утын.

Сират күперен кичкәндә,

Аягымны тайдырмагыл,

Без Мөхәммәд өммәтләрен

Тәмугыңда яндырмагыл.

Сират күпере өстендә

Нәзер – корбаннарның эзе.

Хәзрәти – Фатыйма бит

Рәсүлуллабызның кызы.

Мөхәммәд өммәте булып,

Кәүсәр шәрәфләрен эчсәк,

Шунда булыр безгә шатлык

Сират күперендин кичсәк!

Әйтик микән менә Хакны,

Ходайдан сорыйк хаҗәтне.

Бер Ходаем насыйп итсен

Фирдәвес дигән җәннәтне.

Бозлау авылы музеендагы язмадан
А.Х.Садыйкова күчерде. 2010 ел.

Моңлы ана мөнәҗәте

Ялгыз ана, ялгыз ана,

Күзләреннән яшьләр ага.

Балалары үсеп җиткәч,

Аналары ялгыз кала.

Газиз ана балаларын

Бик тырышып үстерә ул,

Соңгы көндә ялгыз калып,

Башын бөгеп утыра ул.

Ялгыз ана – ялгыз йортта,

Аның эче яна утта.

Бала күңеле каты икән,

Карамый аны уйлап та.

Бала бәгъре каты икән,

Ананы ул ялгыз куя.

Үсеп җиткәч, кеше булгач,

Бала анасыннан туя.

Ялгыз ана буп-буш йортта

Һәр көн саен ярдәм көтә.

Ялгызлыкта гомере үтә,

Һәм бер көнне үлеп китә.

Ялгызлык ул бигрәк авыр,

Ялгызлык ул кабер йорты.

Йөзнең нурларын ала ул;

Ялгызлык ул хәсрәт йорты.

Ходайдан ул сыгынып сорый,

Үзе елый, үзе сорый.

Баласына ялгыз ана

Ходайдан бәхетләр сорый.

Бу дөньяда бармы икән

Татлы нәрсә балалардан?

Үсеп җиткәч, кеше булгач,

Бизә алар аналардан.

Бу дөньялар һичбер кемгә

Ике килми, беләсезме?

Кем – барлыкта, кем – тарлыкта

Гомер итә, күрәсезме?

Шәфкатьлек бир балаларга,

Сабырлык бир аналарга.

Сабырлыкның күркәме бар

Ялгыз калган аналарга.

Бала өчен янган йөрәк

Шулай янар ул гомергә,

Бала өчен янган йөрәк

Калдыра кара күмергә.

Киткәнеңә күпме айлар,

Кайчан күрешербез тагын?

Ана күңеле – сынык күңел –

Хөрмәтләгез исән чагын!

А.Х.Садыйкова күчерде
(«Туган як», 1994 ел, 6 август).

Сак-Сок бәете

Әнкәем иртә торды,

Өендә кошлар күрде.

Бу нинди кошлар, диеп,

Хәйранга калып торды.

Әткәйгә сүләп бирде,

Рәнҗеде, дога кылды.

Күрәсең, туры килгән

Кабуллык сәгатенә.

Балалардан мәхрүм калып

Янарга кайгы утында.

Мине белгәннәр болай

Баланы каргамасын.

Баладан, каргыш каргап,

Гомергә мәхрүм калмасын.

Ходайдин микән язмыш,

Алабыз көн дә каргыш.

Һәркөнне рәнҗегәнгә

Барысы да бергә бармыш.

Сагышлыйбыз үле (өйле) көндә,

Куркабыз озын төндә.

Һавадагы ерткыч кошлар

Йөриләр җир өстендә.

Караңгы урман эче,

Күк күкри, яшен яшьни.

Давыл чыга, урман гөрли,

Кар, яңгыр ява башлый.

Бардым урманга, җиләкләр пешкәч,

Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч.

Әнкәй каргады, әткәй, белдеңме?

Турыңдин очтык, әткәй, күрдеңме?

Җыйган җиләгем калды яртысы,

Ике баламдин калмады берсе.

Кояш тулганда нур тула күзгә,

Кыямәт көнсез күрешү юк безгә.

Моңны моңларсың, сайрап сайрарсың,

Балаңны очырдың, кемгә еларсың?

Су буйларында диңгез камышы,

Тын урманнарда Сак-Сок тавышы.

Сергач районы, Камка авылында
Сюбаева Фатыймадан А.Х.Садыйкова язып алды. 1984.

Өзелеп көтәм, балам, хатларыңны

Өзелеп көтәм, балам, хатларыңны.

Утырам, айга карап, йокламый...

Йөрәгемдә әрнү, ә күземнән

Кайнар яшем ага туктамый.

Ташладың бит әниеңне, балам,

Оныттың анаңның барлыгын.

Үстергәндә һич сизмәгән идем

Күңелеңнең шулай тарлыгын.

Үзең ана хәзер, аңлыйсыңдыр:

Бала анага нинди кадерле!

Балам, йөрәк парәм, әйт җылы сүз,

Өзмә, татлым, минем бәгырьне!

Синең белән аерылгачтын да

Бик күп еллар үтеп киттеләр.

Арык кулым белән хатым язам,

Тамырларым калкып беттеләр.

Бик сагынам сине, өзелеп сагынам,

Гүремәчә урының күңелемдә.

Беләм миңа җавап язмасыңны,

Ә мин язам, язам бүген дә.

Килмә, балам, вакыт табалмасаң,

Килмә, килмә, күңелең тартмаса.

Килмә инде, әгәр теләмәсәң,

Хат та язма, кирәк тапмасаң.

Гомер уза... Сизенәм – озакламый

Каберемә туфрак салырлар,

«Баласыннан шатлык күрмәде», – дип

Дус-ишләрем елап калырлар.

Хуш, исән бул, күрешмәбез кебек,

Хатым булыр сиңа истәлек.

Кулларыңа алып, бер укырсың,

Бәхетсез анаңны искә алып.

Кызыл Октябрь районы,
Уразавылда Ф.Шакировадан Л.Зиннәтуллина язып алган.
Р.Ягъфәров күчергән.

Ялгыз ана

Ялгыз ана уйлый-уйлый

Йөзенә сарылар төшкән.

Күкрәк сөтен имезеп үскән

Баланың шәфкате беткән.

Ялгыз ана, ялгыз ана,

Күзләрендин яше ага.

Балалар үсеп җиткәч,

Аналары ялгыз кала.

Ана йөрәге, башында

Кеше күрмәгән ут яна.

Төрле уйлар уйлый-уйлый

Сәламәтлеге югала.

Балалары үсеп җитә,

Бар да таралышып бетә.

Ананың нурлы йөзендә

Саргаеп, нурлары бетә.

Бала бәгъре каты икән,

Ана, мескен, ялгыз кала.

Ялгызлыгындин кайгырып

Ялкынлы утларда яна.

Ялгыз ана ялгыз, якта.

Ана йөрәге яна утта.

Кызганыч ул, ялгыз ана.

Ананың йөрәге яна.

Янган йөрәккә ул ана

Таба алмый һичбер дәва

Ана, мескен, баласындин

Һәркөн саен ярдәм көтә,

Шулай итеп үмере бетә,

Ахыры бер көн үлеп китә.

Ялгызлык бик авыр аңа,

Ялгызлык бит кабер йорты.

Йөзендәге нурын алган

Ялгызлыкның хасерәте.

Сергач районы, Камка авылында Сюбаева Фатыймадан
А.Х.Садыйкова язып алды. 1984.

Үксез кыз бәете

Ай анам, назлы анам,

Моңлы анам, бәгърем анам.

Бу каберне күрсә күзем,

Өзелә үзәгем, янам.

Һич онытмыйм сөйгәнеңне,

Үпкәнеңне шатланып.

Балам, бәгърем, диеп мине,

Кил, иркәм, диеп алып.

Күзе нурлы, күңеле моңлы,

Кулы йомшак әнкәем.

Бер тавыш бир гүр эченнән,

Бәбкәем, дип әнкәем.

Бер генә дим, бер генә тик,

Әнкәй, ишетим сүзеңне.

Туймадым дөньяда күреп

Гөлчәчәктәй йөзеңне.

Мин ятим, моңлы ятим,

Бар кеше хурлый, кага.

Елый-елый моңланамын,

Йөрәгемнән кан тама.

Гүр караңгы, гүр караңгы,

Гүр кара, буш, әнкәем.

Миңа да шундый бу дөнья,

Әнкәем, газизкәем.

Син мине кызган, әнием,

Бәгърем, кулың суз миңа,

Мә, әнием, мә, тот кулым.

Суз кулың, гүргә керим.

Бергә ятыйк гүр эчендә,

Мин дә дөньяны сөймим.

Мин бу дөньяны сөймим.

Тыңла димен, тыңла безне,

Азраил, кил, ал җаным,

Ашыгамын, бул җитез.

Йә, әнием, тот кулымны,

Тартып ал, әнкәем.

Бергә ятыйк гүр эчендә,

Бергә булыйк мәңгегә.

Шөбиле авылында
Сәмерханова Һаҗәр Шәрәфетдин кызыннан
А.Х.Садыйкова язып алды. 1984.

Әниемә

Әнекәем, бәгырькәем,

Җиде бала китердең.

Гөлләргә су сипкән кебек

Безне сөеп үстердең.

Үсеп җиттек, таралыштык

Җидебез җиде якка.

Бәхетле булып яшәдек

Әти-әни бар чакта.

Җидәү идек без һәрвакыт,

Кайгы-хәсрәт белмәдек.

Өчебез дөнья ташлагач,

Сабырлыклар теләдек.

Гомер бит ул шундый нәрсә,

Бик тиз уза да китә.

Ата-анадан, туганнардан

Бик ерак алып китә.

Ата-ана хәлен сорап,

Телефоннан белешик.

Җир астыннан юллар булмас,

Исән чакта күрешик.

Балалар, туганнар киткәч,

Моңсулана күңелем.

Аларның кайтуын көтеп,

Үтә минем гомерем.

Балаларым, туганнарым,

Кайда гына йөрисез?

Йөрәгемнең өзелгәнен

Сез бит бер дә белмисез.

Бергә чакта бик күңелле,

Тик бергә торып булмый.

Аерылышу әрнүләрен

Кемгә дә сөйләп булмый.

Тауларга мин менәм инде,

Аякларым талса да.

Аерылышуга түзәм инде,

Йөрәккәем янса да.

Садекова Рәхимә Билял кызы (Ыргу авылы)
язмасыннан («Туган як», 1992, 27 март).
А.Х.Садыйкова күчерде.

Гасый булдым, Раббым Алла

Буйсынмадым нәбиләр сүзенә,

Гасый булдым, Раббым Алла, үзеңә.

Кылган хаталарыбызны гафу ит,

Ялварамын, Раббым Алла, үзеңә.

Ялварамын, Раббым Алла, гафу ит,

Теләгемне, Раббым Алла, кабул ит,

Иман нуры белән нурлап

Кыямәт көнне йөземне нурлы ит.

Вәси вәсүсине кыладыр,

Нәфсе аны тыңлап торадыр.

Нәфес әмерен тотып янә

Хакыйкага гасый буладыр.

Гасый вәсүсине тыңладык,

Нәфес теләвене куймадык,

Хак Тәгалә әмерен тотмадык,

Тәмуг газабыннан курыкмадык.

Вәси вәсвәсәне кылу белән

Гасый булдым, Раббым, үзеңә,

Ошбу хаталыктан котылырга

Нәсыйхәт биргел, Раббым, син миңа.

Ни кылсам да, Раббым, күрәсең,

Барча хаталарым беләсең.

Раббым Алла, үзең кадир син,

Теләсәң син носрат бирәсең.

Раббым Алла, гасый булдым үзеңә,

Карау белән нәфесем сүзенә.

Ялварып киләм хозурыңа,

Гафу рәхим дигән сүзеңә.

Гафу, рәхим, Раббым, син үзең,

Ишетәсеңме мин – колың сүзен?

Дөньяда да, ахирәттә дә

Рисвай кылма мине син үзең.

Мәгъбүдем син, Раббым, холкым син,

Син Раббым син минем.

Барамын, Раббым, хозурыңа,

Колың, Раббым, мин синең.

Йа Раббым, кадир син,

Гафу, рәхим бирерсең үзең.

Кара кылма, Раббым, мәхшәр көнендә

Мин бичара колың йөзен.

Йөземне җиргә куеп ялварамын,

Яд итәмен, Раббым, мин сине.

Миһербанлы Алла, дөреслә,

Гафу иткел, Раббым, син мине.

Һәдия Юсипова (Бозлау авылы)
язмасыннан («Туган як», 1992)
А.Х.Садыйкова күчерде.

Тугры юлдан, Раббым, яздым мин

Тугры юлдан, Раббым, яздым мин,

Нәфсе әмере белән аздым мин.

Туры юлга, Раббым, үзең күндер,

Рәхимле мәгъбүдем, кадир син.

Бигрәк куркам, Раббым, ачуыңнан.

Зекер итәм, Раббым, мин сине.

Миһербанлы Раббым, рәхим кыйл,

Гафу кыйлгыл, Раббым, син безне.

Миһербанлы Раббым, гафу ит,

Теләгемне, Раббым, кабул ит.

Хәбибең Мөхәммәд хөрмәтенә

Дидарыңны, Раббым, насыйп ит.

Ничек итеп, Раббым, ялварсам да,

Кабул иткел минем теләгем.

Раббым, ачуыңнан курку белән

Тетеридер минем йөрәгем.

Ялварамын, Раббым, мин сиңа:

Миһербанлык, носрат кыйл миңа.

Гафу рәхим дөресен, Раббым Алла,

Рәхим кыйлгыл, Раббым, син миңа.

Салгыл, Раббым Алла, калебебезгә

Әмереңне, тугры юлыңны.

Шулай итеп ихластан ялварам:

Гафу ит, диюем, колыңны.

Салгыл, Раббым Алла, күңелебезгә

Фазлың белән туры юлыңны.

Юк торырга өем, юктыр йортым,

Юктыр әзерләгән азыгым.

Ходай хозурына ничек барыйм,

Бигрәк күптер мине гөнаһым.

Инде озак тормый үләрбез дә,

Хәл-әхвәлне шунда белербез.

Тәмугкамы, әллә оҗмахкамы –

Кая насыйп – шунда керербез.

Олуглыймын сине, Раббым Алла,

Һаман яд итәмен мин сине.

Кызгангыл, мәгъбүдем, мин колыңны,

Җәһәннәмгә якма син мине.

Кимчелеккә килмәссең бит, Ходай,

Гөнаһымны гафу кылсаң да.

Тулмастыр ул җәһәннәм чокыры,

Мин колыңны утка салсаң да.

Калбебезгә салгыл, Иляһым,

Рәхмәтең тулы исемең.

Яндырма син, Раббым Алла,

Бу колыңның җанын, җисемен.

Бирмәгел шайтанның кулына,

Кызгангыл мине, фәкыйрь колыңны.

Миһербанлы Раббым Аллам,

Ярлыкагыл гафил колыңны.

Һәдия Юсипова (Бозлау авылы)
язмасыннан («Туган як», 1992)
А.Х.Садыйкова күчерде.

Истәлек

Безнең яшьлекнең кадере булмады,

Өс-баш ялангач, тамак туймады.

Ачка үлмәстән кырдан килмәдек,

Ял күрмәсәк тә, аруны белмәдек.

Авыр димәдек, салкын димәдек,

Шөкер Аллага, ачка үлмәдек.

Ә хәзер инде яшьлегем үтте,

Әй син, картлыгым, ник иртә килдең?

Иртә торам да, кичләрне көтәм.

Үткән гомерем кайтмас һич бүтән.

Суларым беткәч, чыгам коега,

Көн үткән саен күңел боега.

Боегып йөрмәдем, рәхәт күрмәдем.

Картаюымны үзем сизмәдем.

Чәчләр агарды, йөзләр саргайды,

Картлык килгәнне йөрәк тә аңлады.

Картлык көчле бит, яшьлекне җиңде.

Әй син, яшьлегем, кайтмассың инде.

Яшьлек хисләре калды йөрәктә.

Иртә торам да карыйм көзгегә,

Гомер узганны аңлыйм үзем дә.

Яшь чакларымда һаман эш көтте,

Картайгач кына бар эш тә бетте.

Фани дөньяда кемнәр булмаган,

Пәйгамбәрләр дә мәңге тормаган.

Ыргу авылында
М.Адиәтуллина язмасыннан
А.Х.Садыйкова күчерде. 2010

 


[1] Мөнәҗәтләр / Төзүчеләр: Р.Ягъфәров, А.Садыйкова. – Казан: Иман, 2000.

Сәдәфтән – энҗе кабырчыгыннан.

Энҗе данәсе – олуг ак энҗе.

Тәшриф итәр – хөрмәт күрсәтер.

Хәйрел-бәшәр – Кешелекнең иң хәерлесе.

Анук – анык – ачык билгесе.

Ивемнән – өемнән.

Аты сөндүс – алтын белән чигелгән ефәк.

Заһир улды – ачык күренде.

Әүвәлин – алдан, элек.

Сафы-саф – саф-саф булып.

Ивем тауваф – өйне әйләнеп йөрү.

Дәфгатән – көтмәгәндә, кинәттән.

Тәүхиде гыйрфан кянидер – Бер Аллаһыны танучы кеше.

Васфыны шул рәсмә – сыйфатларын шул рәвешле.

Тәргыйп иттеләр – сөендерделәр, шатландырдылар.

Хәйрел-әнам – кешеләрнен иң яхшысы.

Солтандин – солтаннардан.

Сәмәүват-зәмин – күкләр-җирләр.

Хәбиб – сөекле.

Дус – Мөхәммәд пәйгамбәр.

Нисар – алтын тәңкә, көмеш тәңкә.

Фәрьяд – ялвару.

Рушан – нур.

Прак – пырак – бурак – мифик ат.

Зәгъфран – хуш исле сары төстәге үсемлек, шафран.

Азраил – Газраил – үлем фәрештәсе.

Мизан – үлчәү

Ясин – Коръәннең 36 нчы сүрәсе.

Юли – тегә

Бисмилләһи – Аллаһның исеме белән.

Ахирәт – теге дөнья.

Гафил – игътибарсыз, гамьсез.

Кыямәт – үлгәннәр тереләчәк көн.

Мәхшәр – кыямәт көнендә барлык кешеләр җыелачак мәйдан.

Кадир – көчле, бөек көчкә ия булучы (Аллаһ Тәгалә).

Мәүла – галиҗәнаб, әфәнде.

Мөэмин – мөселман.

Сыйрат – сират – җәһәннәм өстенә корылган күпер.

Кәүсәр – оҗмахтагы елга исеме.

Хак – Аллаһы Тәгалә.

Хәбибең – сөеклең.

Дидарыңны – йөзеңне.

Носрат – җиңү, ярдәм

Фазлың – рәхмәтең.

Гафил – ваемсыз.

Калеб – йөрәк.

Мәгъбүдем – кабул итүчем



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.