Издательский дом Медина Официальный сайт
Поиск rss Написать нам

Новости партнеров:

«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Ташларның тамыры тирән

Кулъязма мирас һәм ташъязмалар
Рәшит Кадыйров

Хәзерге Түбән Новгород өлкәсе җирләрен болгарлар бик күптән үзләштергән. Монгол яуларына кадәр үк монда берничә болгар шәһәре булуы билгеле. Соңрак чорларда нигезләнгән Сараклыч исем­лесе (хәзерге вакытта Россиядә атаклы Саров монастыре билә­мәсенә керә) хакында «ул турыдан-туры Болгар дәүләте чикләре эчен­дә булган» дип язылды[1]. Чыннан да, монголлар явына кадәр мәм­ләкә­тебезнең җирләре бик киң һәм иркен булган.

XVI гасырда, ягъни Казан ханлыгыбыз яшәгән чорларда, аның гас­кәренең хәзерге Түбән Новгород (заманында – Ибра­һим-кала) һәм Муромнарга кадәр барып йөрүләрен бары элек­ке нигезебезгә «кайтып килњ» генә дип тә аңларга мөмкин. 1552 ел көзендә, Явыз Иван чирүе Казан өстенә ябы­рыл­ганда, Ниж­гар­дан көньякка таба урнашкан авыллардагы һәм утарлардагы кавем­дәшләребезнең аңа каршылык күрсәтүләре хакында мәгълүматлар бар.

XVII–XIX гасырларда милләтебезнең бердәмлеген ис­лам дине тәэмин иткән. Бу җәһәттән, Түбән Новгород мөсел­ман­нарының ислам динен һәр яктан яклавы, саклавы һәм үсте­рүе аерым игътибарга лаек. Сергач тирәсендәге һәм аның күр­ше төбәк авылларындагы мәчет-мәктәпләр, мәдрәсәләрнең күп­­леге үзе үк бик гыйбрәтле күренеш. Бу яктагы авылларга оеш­тырылган фольклор, тел, археографик экс­пе­ди­цияләр вакы­тында милләтебез тарихы өчен шактый ук бай мате­риал тупланган. Заманында (ХХ гасыр башларында) Түбән Новгород мишәрләренең гореф-гадәтләрен атаклы тарихчыбыз Гайнетдин Әхмәрев өйрәнә һәм бу хакта мәкаләләр язып бастыра. Сафа­җай авылында туган мәшһүр галим Хөсәен Фәезханов милләттәшләренең тормышын һәрьяклап тикшерүгә күп көч куя, болгар эпиграфикасы өлкәсендә зур ачышлар ясый, эпитафияләрнең телен (һәрхәлдә, андагы даталарны) дөрес уку юлын беренче булып таба.

Нижгар–Сергач төбәгендә яшәүче милләттәшләребез һәрзаман үзләрен бердәм милләт әгъзалары итеп тоеп яшәделәр һәм яшиләр. Бу хакта, бәлки, иң куәтле дәлилләрнең берсе – 1920 елда мөфти Галимҗан Баруди язып калдырган истәлектер. Көндәлек характерында язылган «Хәтер дәфтәре»ндә ул Мәс­кәүдән Казанга кайтышлый Сергач тимер юл станциясе перронына чыкканын каләмгә ала. «Минем яныма ике мишәр абзый килеп, үзләренең бик тә «Казан җөмһүрияте» (ТАССР) эченә керергә теләүләре, кызганычка, ул өметләре тормышка ашмавы турында сөйләделәр», – дип яза Галимҗан хәзрәт.

Сергач авылларындагы милләттәшләрен Казан арты яки Сембер якларында яшәгән актив милләтпәрвәр һәм дин әһелләре булган зат­лар һич тә онытмыйча, игътибар уңында тотканнар. Аларның иң күренеклеләре – Казан артындагы Оры авылыннан Хәбибулла бине Хөсә­ен әл-Орыви әл-Болгари (1762–1816) һәм Саратов губернасына кергән Кулаткы авылыннан Мөхәммәдсәед Җәгъфәр әс-сани әл-Кыпчакый әл-Болгари (1790–1862)[2]. Идел буе – Нижгар якларында соңгысы аеруча популяр булган. Нә­кыш­бәнди шәехе Җәгъфәр әл-Болгари Сергач тарафы мөселманнарының иң көтеп ала торган мөршиде (дини остазы) була. 1980 нче еллар ахырында үткәрелгән археографик сәфәр вакытында Чүмбәли саласында табылган бер кулъязма читендә олуг шәех турында «мөбарәк кадәмен (аягын) Мәдәнә авылына басты, анда бераз торып, Чүмбәлигә юнәлде», дигән сүзләр язылган. Бу хәбәр генә дә Җәгъфәр әл-Болгаринең Сергач тө­бә­ге мөселманнары арасында ифрат зур ихтирамга ия булуын ачык күрсәтә[3]. Шул исәптән, алар арасында Ханморза әл-Болгари исемле кешенең Казан арты Бәрәскә авылы мөселманнары белән якын элемтәдә булганлыгы (ихтимал, Бәрәскә мәдрәсәсендә белем алганлыгы) шулай ук кулъязмалардан билгеле булды.

Гомумән, Нижгар төбәге фәнни яссылыкта шактый өйрә­нелгән. Бигрәк тә 1960 нчы елларда бу җирлек тарихын өйрәнүгә игътибар арткан. Археографик эзләнүләр биредә Миркасыйм Госманов җитәк­челегендә алып барылган. Ул үзе дә Сафаҗай (җирле әйтелештә «Саба­цай» дип тә йөртелә) авылында шактый ук тикшеренү эшләре башкарып, шулар нәтиҗәсендә «Заветная мечта Хусаина Фаизханова» исемле китап (1980) бастырып чыгара, «Сафаҗай авылы тарихы» исемле кулъязма таба.

Әйтергә кирәк, ТӘһСИнең 2010 елгы комплекслы экспе­ди­ циясе барышында Сергач якларыннан бик күп китаплар яки ае­рым өзекләр табып кайттык, дип мактана алмыйбыз, чөнки, әйт­кәнебезчә, моңарчы Нижгар төбәгендә археографлар җитди эзлә­неп, шактый күләмдәге табышка ия булганнар иде инде. Хәзер ул якта гарәп хәрефле кулъ­язма китап табу шактый авыр (алар бик аз һәм сирәк). Дөрес, басма китапларга килгәндә, алар кайбер гаиләләрдә саклана әле. Араларында «Мөхәммәдия», «Бә­дәвам», «Рисаләи Газизә»ләр, һәм әлбәттә, Коръән нөсхәләре бар.

Аерым табышларга килгәндә, Камка авылында атаклы фарсы шагыйре Сәгъдинең «Гөлстан» поэмасы барлыгы ачыкланды. Зур Рбишчада авылның инкыйлабка кадәрге чорларда мәншүрле (указлы) муллалар тарафыннан бик пөхтә итеп язып тутырылган метрика дәфтәре табылу безнең өчен зур куаныч булды.

Нижгар якларына чыкканда, XIX–XX йөз башы гарәп язулы кабер ташлары (билгеташ) ягъни эпиграфика истәлекләре күбрәк очрар, дигән уебыз бар иде, ләкин чынлыкта алай ук булмады. Моның сәбәпләрен төгәл генә атау кыен. Ул тарафларда ка­бер ташлары кую традициясе бик үк тамырлы түгел дисәк, ялгышуыбыз ихтимал, чөнки, мәсәлән, Темников тирәләрендә XVII гасыр кабер ташларының табылып торуы мәгълүм. Әлегә, Нижгар төбәгендәге мөселман авыл­ларында ташлар куелган очракта да, алар озакка чыдамый тор­ган материалдан ясалган, ди­гән фаразга килергә туры килә. Мәсәлән, Чүмбәлидәге кабер­лектә берничә таш өслегенең тышкы язулы катламы кубып төш­кәне күзгә бәрелеп тора. Аның өстенә яңа эпитафия язылып ку­ел­ган. Даталары исә XIX гасыр азагы – ХХ гасыр башына карый.

XIX гасырдан башлап кабер ташларын Казаннан һәм Ижау­дан ки­терә башлаганнар. Бу хакта безгә авыллардагы тәҗрибәле, белемле кешеләр сөйләде. Әлеге ташлар, аерым алганда, олуг шәехләр һәм мө­дәррисләр авылы Сафаҗайда (бу авыл төбәк­тәге карьяләрнең иң бо­рынгыларыннан, XII–XIII гасырда оеш­каннарыннан санала) һәм шулай ук борынгылыгы белән аерылып торган Камкада шактый санда бар.

Сафаҗайдагы эпиграфик истәлекләрнең язулары Казан ягы­ның бик оста хаттатлары тарафыннан башкарылган. Иң әүвәл игътибарны мәшһүр Хәбибулла ибне Әлмөхәммәт ишанга куелган таш җәлеп итә. Ул – Идел буенда иң нык таралган «нә­кыш­бәндия» тарикате шәех­ләреннән берсе (сүз уңаеннан, атаклы дин әһелләре Баһаветдин Вәиси Нәкышбәнди әл-Болгари, Галимҗан Баруди, Шиһабетдин Мәрҗани, Зәйнулла Рәсүли әл-Болгари һәм башкалар һәммәсе нәкышбәнди булганнар). Аннан ерак түгел Шәрәфетдин ибне Сираҗетдин Нәкыш­бәнди җирләнгән. Аның ташындагы язу бик оста, матур башкарылган. Сафаҗай зиратында мондый төзек ташларның саны җидегә җитә.

Сафаҗайның күп кенә дин галимнәре һәм имамнары Казан мәдрәсәләрендә укыганнар. Мисал өчен, Хәбибулла шәехнең улы Мөхсин хәзрәт Печән базары мәчетендәге (хәзер «Нурулла» мәчете дип йөртелә) мәдрәсәне тәмамлаган. Аның остазы – танылган композитор Мансур Мозаффаровның әтисе Хуҗиәхмәт ахун Мозаффари булган.

Камка авылындагы зур зиратта уннан артык гарәп язулы таш­ларны күрдек. Аларны билчән-тигәнәкләрне ера-ера күрсәтеп йөргәне өчен авыл имамы Габделкадыйр хәзрәткә ихлас рәх­мәтебезне бел­дерәбез. Ташлары шактый ук зур, күбесенең язуы алда, артта һәм ян кырларында да бар. Хәзрәт әйтүенә караганда, ташлар Ижаудан кайтарылган.


[1]Арсюхин Е. Сараклыч: и все-таки он был! (Рассказ о том, как сначала «от¬крыли», а потом «закрыли» золотоордынский город). – Нижний Нов¬город, 2006.

[2] Бу хакта укы: Усманова Д. Мусульманское «сектантство» в Рос­сийской империи. – Казань, 2009.

[3] Мәгълүм булганча, Җәгъфәр әл-Болгаринең дәвамчысы Баһаветдин Хәмзә улы Вәисзадә әл-Болгари 1862 елда «Фирка-наҗия» оешмасын төзеп, дини вә милли азатлык хәрәкәте башлап җибәрә



М

Медина аль-Ислам
Газета мусульман Евразии

М

Ислам Минбаре
Трибуна ислама —
Всероссийская газета мусульман

А

Аль-Минбар

И

Ислам в Российской Федерации

Серия энциклопедических словарей

Ж

Минарет

Ежеквартальный евразийский журнал мусульманской общественной мысли

КНИЖНЫЕ НОВИНКИ:
  • Вера и добродетель. Книга II из цикла «Проповеди» /И. А. Зарипов/
  • Коранический гуманизм. Толерантно-плюлистические установки /Ибрагим, Тауфик Камель/
  • История Корана и его сводов /Муса Бигиев/
  • Пустыня внемлет Богу: хрестоматия /сост. М. И. Синельников/
  • Исламская мысль: традиция и современность. Религиозно-философский ежегодник. Вып. 1(2016)
Д
Ислам: Ежегодный официальный журнал Духовного управления мусульман Российской Федерации
Фаизхановские чтения
Мавлид ан-Набий
Форумы российских мусульман
 
Рамазановские чтения
Фахретдиновские чтения
Хадж российских мусульман
Современные проблемы и перспективы исламоведения и тюркологии
Ислам на Нижегородчине
Миграция и антропоток  на евразийском пространстве
Х
В Вашем браузере не установлен компонент Adobe Flash Player, поэтому Вы не можете увидеть отображаемую здесь информацию.

Чтобы уставновить Adobe Flash Player перейдите по этой ссылке
Н

ИД «Медина» награжден почетной грамотой за активную книгоиздательскую деятельность

Р

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2009 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.