Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
«Милли-мәдәни мирасыбыз: Түбән Новгород»
29.09.2011

Сүз башы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзенең 70 еллык эшчәнлеге дәвамында татар халкының барлык этник төркемнәрен, аларның рухи һәм мәдәни мирасын өйрәнү буенча зур фәнни үзәккә әверелде. Теоретик эзләнүләр алып бару белән беррәттән, Институт галимнәре ел саен Татарстан районнарына һәм татар халкы тупланып гомер иткән башка республикаларга, өлкәләргә экспедицияләр оештыралар. Әлеге экспедицияләрнең материаллары күпсанлы монографияләр, диссертацияләр, белеш­мәлекләр, сүзлекләр, диалектологик атласлар өчен җитди фәнни чыганак ролен үти.

Галимнәр, экспедициядә катнашучы белгечләр алдында мөһим бурычлар тора. Фольклорчылар ха­лык авыз иҗаты үрнәкләрен – легендалар, әкиятләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, җырлар язып ала. Тел галимнәре җирле сөйләшләрнең лексик, фонетик, морфологик үзен­чәлекләрен өйрәнәләр, сәнгать белгечләре җир­ле халыкның туку, чигү, бәйләү, өйне бизәү эш­лә­ре белән кызыксына. Чөнки халкыбызның авыз иҗаты, музыкасы, материаль культурасы һичшиксез сакланырга, өйрәнелергә һәм киләчәк буыннарга тап­шырылырга тиеш.

Түбән Новгород өлкәсе (Нижгар) татарларының мәдәнияте белән Институт галимнәре электән үк кызыксынып киләләр. Үткән гасырның 50 нче еллар ахыры – 60 нчы еллар башында бу төбәккә махсус экспедицияләр оештырыла. Диалектолог-галимнәр

Л.Т.Мәхмүтова, Н.Б.Борһанова үзенчәлекле тел материаллары туплаганнар. Х.Х.Ярми, И.Н.Надиров, Р.Ш.Башкуров, Т.Н.Га­лиуллин, Х.Х.Гатина, М.Н.Нигъмәтҗановлар фольклор әсәрләре үрнәкләрен язып алганнар. Алар борынгы озын лирик көйләрдән «Шәлче егетләр», «Җанашым», «Кайгырмыйк ла юк малларга», «Бәхетсез солдатың килә», «Ник үстердем буемны», шулай ук «Ташкай», «Дашкай», «Әхсән голова» кебек тарихи бәетләр, «Җимчәчәк» исемле йола җырының уникаль язмаларын фәнни әйләнешкә кертеп калдырдылар. Саналган әсәрләр барысы да Институт әзерләгән унике томлык татар фольклоры җыелмасына (1975–1988) кертелгән. Күренекле галим, тарихчы М.Г.Госманов оештырган экспедиция бу төбәктә фән өчен бәһасез кулъязмалар таба. 1984, 1994 елларда ТӘһСИ галимнәре А.Х.Садыйкова һәм Р.Ф.Ягъфәров язып алган мөнәҗәтләр һәм бәетләр шулай ук махсус җыентыкларда дөнья күрделәр.

Нижгар татарлары бу җирлектә бергә тупланып гасырлар дәвамында яшиләр. Төрки телле халык һәм мордвалар яшәгән Урта Иделнең бөтен төньяк-көнбатыш өлеше Мәскәү дәүләте составына кертелгән. Дәүләтнең чикләрен ныгытуда татар-мишәрләр зур роль уйнаганнар.

Хәзерге вакытта татарлар бу өлкәнең берничә районында, 35 авылында гомер кичерәләр. Алар – татар милләтенең бер өлеше. Төбәктәге татарларның саны 50 меңгә җитә, шуларның яртысы авылларда, калганы өлкәдәге шәһәрләрдә яши.

2010 елның май аенда ТӘһСИ хезмәткәрләре һәм аспи­рантлары Түбән Новгород өлкәсенә экспедициягә чыккан иде. Аның составында тарихчы-археограф, фольклорчылар, телчеләр, музыка һәм сәнгать белгечләре эшләде.

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, аерым алганда, Х.Фәезханов исемендәге Түбән Новгород Ислам институты ректоры Дамир хәзрәт Мөхетдинов, «Мишәр дөньясы» газетасы баш мөхәррире Әнвәр Камалетдинов, шу­лай ук Кызыл Октябрь, Пилнә, Сергач, Спасс, Сеченов, Кнә­ген районнарының администрация башлыклары ТӘһСИ хезмәт­кәрләре булып киткән 20 авылның җирле үзидарә башлыклары, мәктәп директорлары һ.б. ярдәме белән, экспедиция эше өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле сүзле, кунакчыл булулары белән халык та галимнәргә бик булышты.

Түбән Новгород татарлары – зыялы, югары мәдәниятле һәм үз тырышлыклары аркасында зур дәрәҗәләргә ирешкән халык. Алар арасында берничә Советлар Союзы Герое, бер Социалистик Хезмәт Герое бар, Ленин ордены һәм башка орденнар белән бүләкләнүчеләр ике дистәгә якын. Бу төбәктән берничә генерал, бер диңгез адмиралы, бик күп галимнәр, табиблар чыккан. Бүгенге көндә дә алар армый-талмый уртак ватаныбызга хезмәт итәләр.

Татар авылларының хезмәт сөючән халкы таза тормышта, шәп, нык йортларда яши. Авыллардагы берничә мәчетнең һәрберсендә намазга чакырып азан тавышы яңгырый. Кыскасы, экспедиция барышында Институт хезмәткәрләре Нижгар татарларының хезмәт сөючән халык булуына, гореф-гадәтләрен саклап, ислам динен хөрмәт итеп, гаилә учакларын сүндермичә гөрләтеп яшәүләренә тулысынча инанып кайтты.

Бу китапка элеккеге экспедицияләр һәм 2010 елгы экспедиция материаллары кертелде.

Тарих фәннәре кандидаты Р.М.Кадыйров мәкаләсендә татар авылларында табылган борынгы кулъязма һәм эпи­гра­фик ядкәрләрне тикшерү нәтиҗәләре турында кызыклы мәгъ­лүматлар китерелә. Бу төбәктә вакытында бик популяр булган «Мөхәммәдия», «Бәдәвам», «Рисаләи Газизә» әсәрләре, фарсы шагыйре Сәгъдинең «Гөлестан» (Камка авылы) поэмасы табылды.

Филология фәннәре докторы Ф.Г.Гарипова Сергач райо­ны Камка авылы турында яза. Татарстанның Әлки районында урнашкан Камка авылы белән тарихи параллельләр ките­реп, нәселләр арасындагы туганлык җепләренең тарих тирән­лекләрендә үзара берегүен ачыклый.

Филология фәннәре докторы А.Х.Башкурова-Садыйкованың мәкаләсе татар халкы арасында элек-электән бик популяр булган мөнәҗәтләргә багышланган. Мөнәҗәтләрдә халыкның тормыш фәлсәфәсе, ислам кануннары буенча яшәү мәгънәсе чагыла. Филология фәннәре кандидаты И.Г.Закирова үзенчәлекле риваятьләр, легендалар һәм мифологик хикәятләр язып алган. Алар арасында «Җимчәчәк» йоласы, күренекле кешеләрнең, ишаннарның (Х.Әлмөхәммәтов, Садыйк абзый һ.б.) могҗизалары, гаилә тарихлары, авылларның үткәне хакындагы язмалар бар. Филология фәннәре докторы Ф.С.Баязитова сергач сөйләшен өйрәнү этапларын, аларның үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын яктырта.

Филология фәннәре докторы Д.Б.Рамазанова җирле сөйләшне башка мишәр сөйләшләре белән чагыштырып анализлаган бай, кызыклы материал тәкъдим итә.

Л.Ф.Тукмачева үзенең мәкаләсен нижгар татарлары теле­нең синтаксик үзенчәлеген яктыртуга багышлаган. Аның язма­ларында татар-мишәрләр сөйләшендәге җөмлә төзелеше, сөйләм үзенчәлекләре чагыла.

Нижгарлылар – җырлы-моңлы халык. Бу төбәк татар халкына Татарстанның халык артистлары Рәшит Ваһапов (Актук) һәм Хәй­дәр Бигичев (Чүмбәли) кебек бөек затларны бүләк итте. 2010 елда да биредә бик күп туй, мәхәббәт, солдат җырлары, шул исәптән кыска җырлар да язып алынды. Шуларның бер өлеше, элеккеге экспедиция материаллары белән тулыландырылып, Л.М.Мөхәмәтшинаның төбәк татарлары халык авыз иҗатының популяр жанры булган җырларны өйрәнүгә багышланган мәкаләсендә урын алган.

Сәнгать фәннәре кандидаты Э.Р.Каюмова мәкаләсендә му­зыкаль әсәрләр ноталары белән китерелә. Монда яңа һәм ис­ке җырлар, дини жанр үрнәкләре – мөнәҗәтләр, азаннар, са­ла­ватлар кертелгән. Галимә 80 информанттан мәгълүмат туп­лаган, музыкаль уен коралларында – мандолина, скрипкада башкарылган көйләрне дә яздырып алган.

И.Р.Шәрипов мәкаләсеннән татар-мишәрләрнең борынгы ышанулары, календарь, гаилә йолалары турында мәгълүмат алабыз. Аның шулай ук күптән онытылган «Күрше», «Җаника» (Камка), «Вечерка» кебек халык уеннары турында язмалары укучылар өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Сәнгать фәннәре кандидаты Р.Р.Солтанова мәкаләсендә нижгар татарларына хас кәсепләр, һөнәр төрләре, гамәли сәнгать турында бай мәгълүмат бирелә. Аерым игътибар татарлар яшәгән йорт­ларның эчке һәм тышкы бизәлешенә юнәлтелә. Аларның бүген­ге көндәге торышы бай иллюстратив материалларда чагыла. Л.В.Илтубаеваның татар-мишәрләр арасында киң таралыш тапкан декоратив-гамәли сәнгатьнең бер юнәлеше булган нәкышләп тукуны яктырткан мәкаләсе дә иллюстратив материалга бай.

Нижгар татарларының туган җирләре, ата-бабаларының атаклы, данлы үткәне, хезмәт сөючән, кунакчыл ул һәм кызлары тудырган рухи һәм мәдәни мирас үрнәкләрен тупланган бай материал укучылар күңеленә хуш килер дип ышанабыз. Җирле осталарның, халык талантларының күңел чишмәсе беркайчан да саекмасын, тырышлыгы, булганлыгы, гореф-гадәт һәм йолалары гасырлардан гасырларга күчә барсын иде.

Ким Миңнуллин,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институты директоры,
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.