Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — АВТОР ТУРЫНДА
19.05.2009

АВТОР ТУРЫНДА

Әнвәр Нәбиулла улы Камалетдинов 1951 елның 27 июлендә Сафаҗай авылында туа. Дүрт яшендә әтисез кала. Яшьтән үк колхозда атлар көтүче булып эшли. 4-нче сыйныфта укыганда шигырьләр язу белән мавыга башлый. Беренче әсәрләре «Яшь ленинчы» газетасы битләрендә дөнья күрә. 1968 елда Сафаҗай урта мәктәбен тәмамлый. 1970 елдан 1973 елга кадәр Тын океан флотында хезмәт итә. Хәрби хезмәте спорт ротасында уза. Штанга-гер күтәрү, турник-перекладина төрләрендә 1 разряд, бокс буенча СССР спорт остасы кандидаты нормасын үтәүгә ирешә. Армиядән кайтып төзүчеләр техникумын, аннары авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Хезмәт биографиясен Петрякс колхозында прораб булып башлый, ахырда баш зоотехник булып эшли.

1987 ел башыннан Сечен РК КПССында инструктор вазифасына чакырыла, соңгы елларда райкомда авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли. Шул ук районда «Восход» колхозында рәис итеп сайлана. «Туган як» газетасында эшли. Биология фәннәре буенча диссертация яза. 1993 елда күп санлы шигырьләре һәм «Өмет таңнары» повесте өчен Һади Такташ премиясенә лаек була. 2001 елда газета укучылар тәкъдиме белән «Каерылган канатлар», «Риза» повестьлары өчен «Ел батыры» исеменә лаек була. Бүгенге көннәрдә «Мишәр дөньясы» газетасында баш редактор урынбасары булып хезмәт итә. Җан өчен шөгыле төрки телләр, тарихны өйрәнү, умартачылык. Әнисе Рәхилә, хатыны Әлфия Усмановна белән Сафаҗайда яшиләр. Дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, аларның һәркайсы югары белемле. Бүгенге көндә алар дүртесе дә Мәскәүдә, өлкән белгечләр булып хезмәт итәләр.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.