Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Каерылган канатлар
19.05.2009

Каерылган канатлар

 

Бу әсәрдәге вакыйгалар һәм кешеләр уйлап чыгарылган,
охшаш булган вакыйгалар да, кешеләр дә очраклык кына.

 

Аяк асты басып та торалмаслык бозлавык булганга, Зәки Мәскәүгә машинада түгел, поездга утырып барырга булды. Узган елларда юлларга тозлы ком сибәләр иде, хәзер ул кайгыртучанлыклар күк йөзендәге болытлар сыман каядыр китеп югалдылар. Юл өчен, тагын әллә нинди эшләнмәгән эшләр өчен салымнар арта барса да, үзгәртеп кору заманының халыкка дигән уңай яклары шул юлга каткан бозны хәтерләтәләр, чөнки бозның да ялтыравына сокланып басасың да – «гырц» итеп егыласың. Дәүләт аша эшләнә торган эшләр эшкуарлар кулына калды, аларның кесәсе тулганны көтеп ничә еллар үтәрдер инде…

Бу үзгәртеп кору чаралары көтмәгәндә булса да, көтеп алынгандай булды, кешеләр уздырышка политика сөйләргә керештеләр, бер-бересен тыңлау юк. Бөтен халык диярлек «миллионер» булды: кайсысы коймасын өч миллион тора ди, кайсысы фатирын, кайсысы сыерын бәяли, чөнки акчалар суга салган бөртектәй бүртергә тотындылар. Көнкүреш яз башындагы болганчык суны хәтерләтеп, көннән-көн куера барды. Адәм баласының канына «балыкчылык» ата-бабалардан сеңгән шул: өлкән балыкчылар зуррак балыкларны, кечеләре узыша-узыша калганнарын чүпләргә керештеләр. Балык беткәч, куертучы да булмас, тик янә балык үрчетергә ничә еллар кирәк булыр икән, бу турыда уйлаучылар күренмәде.

Менә Зәки дә эшкуар булып китте, чөнки гаилә асрардый эш урыннары калмады. Колхозлар бер-бер артлы тау астына тәгәрәгән атсыз арба кебек коела баралар, эш хакы түләү бетте, колхозларның төп продукциясе: сөт һәм иген көн саен диярлек арзаная бара, ә ягулык, тимер-томыр, киресенчә, бәярә генә.

Үткән көннәрдә Зәки ничә колхозда булып чыкты: кайсына ягулык кирәк, кайсысына машина-трактор запас частьләре, ә берсенең дә сатып алырдый акчасы юк, барысы да йә иткә, йә игенгә алмаштыра.

Зәки өенә кайтып, кайсы колхозга нәрсә кирәкне яхшылап күчереп язганда, янына хатыны Зәкия килеп басты:

– Бу колхозлар арасында татар колхозлары бармы?

– Татарлар үзләре дә таба ала…

Зәкиянең тел төбен бик яхшы аңлады Зәки. Чөнки хатын ике сүзнең берендә: ник синең дусларың бөтенесе диярлек урыслар; алар белән сөйләшкәндә син ачылып, кәефләнеп китәсең, ди. Зәки бу сорауны һаман да шаяртуга борып, мин теге яшәвемдә урыс булганмындыр, дисә дә, нәрсәдән шулай икәнен үзе дә аңлап җитми. Бәлки туры сөйләүләре, хәйләсез аралашуларын ошатадыр, чөнки икейөзлелекне Зәки яратмый, ә алдау бөтенләй җанын тырнагандай була. Әнә үткән айда Мәскәүдән трактор китереп бер урыс колхозына саткан вакыйганы гына алыйк: тракторны үзебезнең татар егетләреннән алганда алар: «Сүтеп карадык, озак эшләмәгән дә, бер елга гарантия бирәбез», дигән трактор колхозда ярты сәгать эшли алмады. Ярый колхоз рәисе элекке дусты иде, ул: «Ладно, Зак, не огорчайся, что-нибудь придумаем», – дип, трактор хакын тулысынча түләде.

Ләкин кан тартмаса, бавыр тарта дигәндәй, Зәки татар булганына горурланып, татарларның казанышларына шатланып, ә хаталарына гарьләнеп яшәде. Үзгәртеп кору заманында да тормышка гашыйк татар кешесенең югалып калмавы, йортлар салу, эш табарга тырышуы Зәкигә ерак бабаларыбызның аты егылганчы икенче атка күчеп өлгерүләрен хәтерләтте.

Тик хатынының шелтәсе төбендә урыслар белән дуслыкка кагылмаган, икесенең дә күңелендә төзәлмәс яра булып урнашкан икенче бер вакыйга ята иде. Шуңа күрә Зәки сүзне башка темага борырга ашыкты:

– Зәкия, нәрсәләр алырганы язып бир, болай гына онытуым мөмкин.

– Әйе, онытырсың шул, мине дә онытасыңдыр…

Хатынының бу чәнечкеле сүзләрне ирен яныннан җибәрәсе килмәгәнгә генә әйтүен аңлый Зәки, чөнки аларга бер-берләреннән аерылып торуның мизгеле дә читен.

Зәкинең Мәскәүгә поезд белән юллануының тагын бер сәбәбе бар, ул үткән көннәрдә бик сәер төш күрде.

Төшендә ул зур Судан балык тотты. Көтмәгәндә, көймәсенә су кереп, батты, аннан хастаханәдә булып чыкты. Нәрсә булды, мин кайда? – дигән сорауга ак халатлы кыз: «Әти, суга бата башлапсың, бер егет үзеңне коткарган», – диде. Бу аның үз кызы Фәридә икән…

Зәкия төшне яхшыга юрады: «Балык барлыктыр, сак булырга тырыш инде», – дип, озатып калды.

Поезда барганда ул-бу хәлләр булмады кебек, тик бер купеда баручы юлдашы Алексей белән генә көнкүреш темасына бәхәсләшеп алдылар. Ул Чабаксардан, бер эшкуар фирмасында менеджер булып эшли икән:

– Яңа президенттан нәрсә килеп чыгар, сез ничек уйлыйсыз? – дип сүз башлады Алексей.

– Килеп чыкканы чыкты инде аңар тикле, аңарга хәзер җенне кире савытка тыгарга кирәк, – диде Зәки.

Зәкинең җавабы менеджерга ошап җитмәде. Ул шуны күрсәтергә теләде:

– Әнә, күрәсезме, ничек олигархлар белән аралаша, ул безнеке, ул капиталны яклаячак, – диде.

– Тик олигархларны көчлерәк йомарласа, алар илнең ярты байлыгын алып качачак, шунардан гына президент аларга лояль түгелме икән? – дип җавап кайтарды Зәки һәм бәхәсне туктатырга теләп, «Поживем – увидим!» – дип тә өстәде.

Моны ишеткәч, Алексей бөтенләй ачуланып:

– Все татары, которых я знаю, за капитал, вы – первый, которому все это не нравится, – дип, вагон-ресторанга китеп барды.

Әйе, Алексей хаклы, Зәкигә әлеге хәлләрнең күп яклары ошап җитми, тик ни дә эшләп булмый, кемнең чанасына утырдың, шуның җырын җырларга туры килә. Әнә чеченнәр «чананы» яратмыйчамы, әллә инде «кучерның» борыны кызыл күренгәнгә, үз чаналарын булдырганнар иде дә – нәрсә килеп чыкты: ат кан эчендә җан бирә, «кучерлары» эзсез югалды, чаналарын утынга ягып, солдатлар кулларын җылыта. Илдә һәркөн диярлек үлем-этем. Картлар, Бөек Ватан сугышындагы кебек кеше үлә, кеше югала, дип белмичә әйтмиләрдер инде. Бу күренешләрне, күрмешләрне тудыручы ресторанга китеп барган Алексейның яраткан «капитал»ы түгелме соң? Ничә елга сузылган үзгәртеп коруның ниләр китереп чыгарачагы хәтта ил байлыгын кесәләренә төяп өлгергән олигархларга да билгеле түгел кебек. Алар үзләре дә курчаклар ролендә, ахрысы. Бик күп зыян китерде, бөтен әдәпсезлекне өскә чыгарды бу үзгәртеп кору. Режиссерлары аны «сәхнәгә куйган» вакытта, Россиянең алдан белеп булмый торган ат кебек икәнен күздә тоттылармы икән? Бүген теге «запретный плод сладок»ны да бик оста кулландылар. Бәйсезлек тә үзенекен итте, хәтта хайван да япкан урыныннан чыккач сикеренә, ә урамга чыгалса, бөтенләй кайтмаска карый. Капитал илләрендә психология фәненә юкка гына аерым игътибар бирелми, күрәсең, бик кирәк фән икән!

Наркомания, эчүчелек һәлакәте безнең татар халкына да сеңә бара, элек урыслар: татарлар эчми, дини юллары да бөтенләй айнык диеп, безгә сокланалар иде. Бүгенге көннәрне кайбер татар авылларында мәет җирләгәндә дә аракы куллана башлаулары, татарны теге туйдагы мактаулы кызга әйләндерә бара…

Зәкинең уйларын радио тавышы бүлдерде: алар Мәскәүгә керәләр иде. Ул шәһәрдә озак торырга яратмый, шуңардан барачак урыннарын сәгатьләп бүлде дә, Алла боерса, ике көндә эшләрем бетә, дип такси яллап, балалары янына китте.

Балалар! Зәки өчен алардан да кадерле һәм изге нәрсә юк бу дөнья йөзендә. Аның үз балалары да бик тәртипле, һәр эшләрен киңәшеп-сорашып эшлиләр, үзләренең фикерләре дә һаман бик урынлы була.

Икенче көнне эшләрен эшләп бетергәч, Зәки Таганка театры янына килеп чыкты, чөнки шәһәрдән спектакль карамый китми иде ул. Яшьрәк вакытында да Казанга ит сатарга барган саен иптәшләре циркка барса, ул Камал театрына юллана торган иде. Кешенең бөтенләй үзгә холыклы кеше роленә кереп уйный алуы аны сокландыра һәм рәхәтләндерә иде.

Ул якын арада спектакль барлыгын белгәч, сәгатенә карады, таптың туктау вакытын, дип батареясы беткән сәгатьне тиргәп куйды. Шунда яныннан узып баручы бер егет русча:

– Вы чем-то огорчены, вам помочь? – дип сорады.

– Да нет, вот часы остановились, скажите, пожалуйста, сколько времени, – диде, Зәки.

– Время 12.30. Надо носить механические, десятки лет не подводят, – дип, егет сәгатен күрсәтте.

Сәгатьне күргәч, Зәкинең тәнен калтыравык алды, нибар буыннары бушады, асфальтка авыйм дигәндә, бу егет аны тотып калды.

Кесәсендәге валидол ярдәмендә хәле уңайланганда, егет инде китеп барган иде. «Сәгать… теге сәгать, минем сәгать! Я, Рабби, бу егет… күзләре, тавышы, буй-сыны… Юк, адашамдыр, завод бер генә сәгать чыгармый, күк күзләр азмы, охшаш тавышлар азмы? – дип, Зәки үз-үзен юатса да, аның йөрәк тибеше чабышкы ат тояклары тавышын хәтерләтеп, күкрәгеннән чыгардый тибә иде. – Сәгатьнең браслеты да шул бит».

Зәки егетне кабат күз алдына китерергә тырышкан саен, аның тынычлыгы китә барды. Егетнең соргылт бөдрә чәчләре, аны тотып калган көчле куллары, җитди, шул ук вакытта мөлаем карашы кемнедер хәтерләтте. Тик кемне икәнен ул төгәл әйтә алмый иде.

Ике көндә эшләрен бетергән Зәки өенә китәргә ашыкмады, атна буе шул театр бинасы алдында йөрде, бәлкем кабат узар, рәхмәт әйтермен, кем икәнен сорашырмын, дип юанды. Тик егет бүтән күренмәде. Зәкинең бөтенләй тынычлыгы китте. Ул балалары белән саубуллашты да, Казан вокзалына юл алды.

Бик кискен вакыйгаларда да эмоция дигәннәрен тезгенли алган Зәкигә әллә нәрсә булды: йөрәк күкрәктән чыгардый талпына, башында буталчык уйлар. Җитмәсә, кабат егерме җиденче урын, килгәндә дә егерме җиденче иде бит.

«Я, Рабби, нәрсә бу – гади туры килүме, әллә Аллаһ Тәгалә аңар: «Әй, кешем, сабыр ит, егерме җиде ел элек булган хатаңны исеңә төшер! – дип искәртәме?». Шушы уйлар белән Зәки киемнәрен салып элде дә, егерме җиденче урынга ятып уйга чумды.

 

***

 

Зәки балачагының әтисе белән бәйләнешле урыннарын гына ачык хәтерли. Ул – төз гәүдәле, бөдрә чәчле, киң җилкәле, батыр, үткен кеше иде. Кызганычка каршы, Зәкинең сөенече, «Әти!» – дип йөгереп килеп, муенына кочаклануы озакка бармады. Аңа биш яшь тулыйм дигәндә әтисе көтмәгәндә вафат булды. Бу әрнүле югалтудан соң, хәсрәтнең тирәнлеген аңлап җитмәсә дә, бик тиздән Зәки үзен каерылган канатлы каз бәбкәсенә охшата башлады.

Кемгә дә әйтмичә, капка төбендә, барыбер кайтыр, һаман кайта иде бит, дип көтеп тә торгалады, ә ятимлек үзенең нәрсә икәнлеген көннекен-көнгә күрсәтә торды. Ничә мәртәбә яшьтәшләре белән орышканы өчен олылар аны тибеп-тибеп юл тузаны канга буталганчы кыйнап ташладылар. Ул төрле кыерсытуларга күз яшьләрен агызмый түзде, тик әтисен сагынганда гына бу тозлы тамчыларны ничек тә тыя алмый иде. Әтисенең киемнәрен үзенә үлчәп, хәтта фоторәсемнәрен дә берәм-берәм бабасы йортыннан кайсын сорап, кайсысын сорамыйча үзенә җыйды.

Ятимлек җир йөзендә булган чынбарлыкны үз күзләре белән күрергә, үз җилкәсе белән татырга өйрәтсә дә, ниндидер көч аның юлын уңдыра, зыянлы эшләрдән саклап кала кебек иде. Ул һәр башлаган эшен әтисе белән киңәшеп, ул нинди алымнар кулланыр иде, дип эшли торган булды. Ятимлек кешеләрне дә бер-берсеннән аера белергә бик иртә өйрәтте. Әтисе үлгәч, аларның хәлләренә керешеп аны: «Ул чын кеше иде, туганнары арасында да мәрхәмәтлелеге белән аерылып, балкып тора иде», – дип искә алучылар, кешенең кайгыларын һәм шатлыкларын уртаклаша белүчеләр, чын кешеләр булса; эчләрендәге каралыклары йөзләренә чыкканнары бу дөньяга хата тудырылганнар сыман күренә башладылар. Андый кешеләр белән Зәки яшьтән үк аралашмаска, аларны күрмәскә тырышты, чөнки андыйларга нәрсәдер аңлату файдасыз, әйткән сүзен якларлык көче дә юк иде әле аның. Шул буладыр инде канат каерылу: әйттермәс идең – әйтәләр, кыйнатмас идең – каршы торырга хәлең җитми.

Яшь вакытлар күзгә дә күренми диләр, ә Зәкигә күпне күреп, күпне татырга туры килде. Кече яшьтән эш нәрсә икәнне белергә туры килсә дә, ул авырсынмады, чөнки эш – йорт төзеп, аталы кешеләрдән ким булмаска бер ышаныч иде.

Аз гына булса да хәленә керешкән, акыл биргән кешеләр һәркемнең исендә кала торгандыр. Зәкигә дә алар очрый тордылар. Җиде яшьләре тирәсе булгандыр: күрше авылдан култыгына төзүчеләрдән сорап алган такта кисәген кыстырып, бу тактадан нәрсәләр эшләячәген күз алдына китереп өенә кайтып бара иде ул. Аны бер машина куып җитте дә, шоферы тәрәзәдән башын сузып: «Әйдә, егет, утыр яныма», – дип сүз кушты. Юл буе олы кеше белән сөйләшкәнчә сөйләшеп, өенә тикле озатып куйгач: «Энем, минем дә бит әти юк, хәтта әни дә юк…Мин ышанам сиңа, ышанам: йорт та корырсың, чын кеше дә булырсың, алма алмагачтан ерак төшми, төскә дә әтиеңә охшапсың бит. Кемнән дә курыкма, мин күрше авылныкы, олылар кыерсытса, миңа кил, көрәшүче Рəүфне сора», – диде.

Кызганычка каршы, алар кабат очрашмадылар, чөнки ул егетне шул елларда көндәшләре атып үтерделәр. Шундый кешелекле, балаларны да олы күреп, үзен бала кебек күрә алган кешегә теге «хата тудырылганнар»ның иң кабахәте генә кул күтәрәлгәндер, дип уйламаган иде Зәки ул вакытта.

Рəүф белән очрашуы, аның кешелеклелеге Зәкинең хәтерендә мәңгегә калды, тора-бара кешеләр сөйләве буенча ул Рəүфнең бик батыр, кечелекле, һәр кешегә ярдәм кулын сузучы, сабан туйлары батыры, чын спорт яратучы булганын белде.

Шулай итеп, язмыш Зәкигә тискәре холыклы кешесенә каршы яхшысын да очраттыра торды. Кардәш-туганнары арасыннан әтисенең кече туганы Нәкыйп абыйсы яшүсмер Зәкигә бик вакытлы ярдәм кулын сузды. Абыйсына ияреп килгән балта осталары бригадасы Зәкинең канкардәшләреннән тупланган булса да, ул төрле шелтәләр ишетте. Аеруча үзеннән алты-җиде яшькә олырак ике туганыннан, җитлегеп җиткән егетләрдән: «Эшли белмисең, кулың кыңгыр, сиңа ярты хак кына түләргә кирәк. Безгә шулай гына түләделәр, безнең белән йөремә», – дигән һәм башка шундый уйламыйча, җиңел акыллыктан әйтелә торган сүзләр ишетте. Зәки тешен кысып түзде, кайдан алсын ул ундүрт яшендә осталык, ничек инде олы яшьтәге абыйлар арасына кушылып, дөнья хәлләре сөйли алсын! Җитмәсә, үзен бик матур, дөньяда берәү генә дип уйлап йөргән тәкәббер туганына клубта бер урыс кызы: «Син карсак, күзләрең дә ямьсез, әнә теге яшь малаегыз белән танышыр идем», – дигән.

Ул үз хәлен үзе генә белде, балтага күнмәгән куллары һәм беләзекләре шешеп чыкты. Яшьтән үк үзенең җитешмәгән якларын бик тиз күреп, төзәтергә тырышкан Зәки хәленнән килгән тикле тырышты: олылар күтәргәнне күтәрде, яшь булса да, көче аларныкыннан ким түгел иде. Бригада белән эчкән акчаны Зәкидән дә кайтаралар иде, тик ул эчмәде, көтү көткәндә өйрәнелгән тәмәке тартуын гына ташлый алмыйча җәфа чикте. Олылар арасына кереп, кирәк-кирәкмәгәнне сөйли алмавының сәбәбе – кеше каршында кысылып, тиргәлеп, җылы сүз ишетмичә үсүедер иде, чөнки бала гына түгел, олы кеше дә таянычы булмагач, каушап кала. Авызы ни сөйләгәнне колагы ишетмәгән кыланчык туганнарын Нәкыйп абыйсы вакытында тыйгалады, тик Зәкигә моны белгертмәскә тырышты – күрсен, өйрәнсен, тормыш – көрәш бит ул. Зәки Нәкыйп абыйсының кечелекле, мәрхәмәтле, туганнар өчен өзелеп торучан икәнен бик тиз аңлады: абыйсы бит аңа әтисе турында да күз яшьләрсез сөйли алмый иде.

Каерылган канатлы кошның канатлары бөтенләй төзәлмәсә дә, абыйсы янында Зәки үзен кеше итеп сизә башлады, яшәеш хикмәтләренә, акча эшләргә өйрәнде.

Абыйсы белән йөргәндә төрле көтелмәгән хәлләргә очрадылар. Зәки бигрәк тә, авылдан җәяү өчәр йөз чакрымнар китеп, колхозлардан сугымга яраган атлар сатып алып, атларның берәрсен җигеп, калганнарын тирә-якка: тәртәләргә, арба артына бәйләп кайтуларны ярата иде. Кем белсен, бәлки ул вакытта Зәкидә ерак бабайлардан килгән геннар, икенче төрле әйткәндә нәселдән килгән күрсәткечләр уяна булгандыр.

Кесәләрендәге акчаларына була җаннарын саклап калу өчен көчләрен дә кулланырга туры килгәләде Зәкиләргә. Шулай Саранскидан ерак түгел бер авылда ферма ызбасында булды бу хәл. Аларны төнлә таларга кергән кешеләр күз ачып йомганчы идәнгә түшәлеп сыкрый-сүгенә калдылар, чөнки йокыга сак абыйсы Зәкине кисәтеп: «Йоклама, нәрсәгәдер әзерләнәләр, ярмак та ярмак сөйләнәләр, ярмак мукшыларча акча була бит», – дип кисәтеп өлгергән иде. Сакчы ызбасы талпынырга кысанрак булса да, таларга керүчеләрне әйтерсең яшен сукты, икәү бергә сикереп торганчы ук аларның итек кунычларын (акчаны итек кунычына бәйләп йөргәнне сизделәр булса кирәк) капшаучыларны тибеп исертергә, аннан кайсын сугып, кайсын сөзеп чыгып качарга туры килде аларга.

Казан базарларының да һәр почмагы истә калган, поезд юлында алардан талаганча акча җыйган милиционерларның оятсыз йөзләре, төеннәрне тибеп төшерүче проводниклар Зәкинең төшенә әле дә булса кергәләп торалар.

Көлкеле вакыйгалар да булгалады. Колхоз базарында ит сатканда, егерме биш яшьләр тирәсендәге кара күзлекле бер иптәш, Зәкинең ит сатучы авылдашлары белән исәнләшеп йөрде. Зәки: «Авылдашмы, безнең авыл төбеме бу ир заты?», – дигәч, тегеләр: «Юк, бу безнең таныш, ОБХССтан, исәнләшкәндә учыбызга ун тәңкә куеп исәнләшәбез», – диделәр. Озак та үтмәде бу адәм Зәкигә дә кулын сузды. Тик йөзе агарынып, тиз генә кулын алырга тырышып: «Җибәрегез!» – дип ялвара башлады, чөнки Зәкинең учында унлык түгел, ә бик үткен, сөякләре энә кебек тырпаеп торган баш сөяге иде. Шуннан ул ОБХСС кешесе каядыр югалды, әллә инде Зәкинең авылдашларын танымый башлады…

Зәкинең авылдашлары җәен шабашкада, кышын Казанга ит ташып көн күрәләр, гаиләләрен асрыйлар иде, чөнки авылда халыкка җитәрлек эш юк иде. Авыл җитәкчеләре эш урыннары арттыру турында уйламадылар. Болай эшләргә җинелрәк булды, күрәсең. Әллә инде ул җитәкчеләрнең белемнәре, кеше хәленә керә белүләре сайрак булган, чөнки колхоз кырына борчак чабарга чыкмаган кешеләрнең дәүләт аша килә торган электр чыбыкларын кистереп, икенче көнне үк, район җитәкчеләре хурлагач, кискәннәре өчен гафу үтенеп, кире ялгыйлар иде. Бу алымнары җитәкчеләрне авыл халкы алдында каен кискәсеннән дә надан, кешелексез, мәрхәмәтсез икәннәрен ап-ачык күрсәтеп торалар иде.

Казанга ит ташучылар арасында Зәки иң яшь булганга, олыларга булышырга тырышты. Бер вакыт кайсыдыр станциядә, алты кешенең төеннәрен төягәндә, ике минут кына туктап торган поезд кузгалып китте. Зәки соңгы төенне өскә бәрде, өстәгеләр проводник белән талашып, төеннәрне эчкә тараталмаганга, ул кире төште. Зәки төшкән төенне җилкәсенә салып, китеп барган поезд артыннан йөз метрлар чамасы йөгерде, нибар көченә төенне өскә ыргытты, хәтта төенгә каршы торган проводник аның астында калды. Казанга җиткәч, иптәшләре бу төенне үлчәп карарга булдылар, чөнки акча авырлык өчен түгел, урын өчен түләнелә иде: сыер да, үгез дә ике өлешкә генә бүленгәннән бу төен аеруча зур күренде.

Казанда яннарына бер кеше килеп Зәкигә:

– Энем, мин күрше вагонда идем, бик җәл булдың, стоп-кранны тарттым – эшләми икән. Ну егет икәнсең! Ничә кило бар соң, ул төен үзең тикле иде бит, – диде.

– Йөз кырык ике кило, брат, – диделәр авылдашлары.

– Мин күрше районнан булам, ит белән йөремим, үзем асраганны илтәм, комбайнда эшлим, исемем Нур, таныш булыйк, – дип, Зәкигә кулын сузды һәм үзе турында сөйләп китте. – Мин, энем, ятим калып, бик авырлыкта үстем, үз көчем белән йорт кордым, әле дә үз көчем белән яшим, тик Алла Тәгалә биргән хәлне сакларга да кирәк, үзеңне сакла. Болай үзеңне сакламасаң, көчең озакка җитмәс, – диде.

– Нур абый, бик укыйсы килә, тик кеше арасына кереп яшәрди йортым юк, шуны булдырсам, укырга тырышыр идем, – диде аңа Зәки. Шуннан соң ул сабан туйлары турында, кирәкмәгәнгә хәлен бетереп көрәшеп йөрүе турында искә алып: – Менә билем хәзер бернигә ярамый, яхшы көрәшә идем, – диде.

– Сезнең авылда яхшы көрәшүчеләр юк, мин барысын да ега килдем. Теге артлы-артлы көрәшергә керүче туганнарын «табан тартып», балаларны екканча еккан идем.

Ә алар артыннан кереп, Нәкыйп исемле егет үзеңне урыныңнан тора алмаслык итеп екканын оныттыңмы? – диде мактанчыкларны яратмаган Зәки.

– Мине таныпсың икән, белгертмисең бит, хәйләкәр дә, телгә дә үткенлегең җиткән. Булды андый хәл. Ул егет исәнме, сәлам әйт үзенә. Тимердән ясалганнардан ул Нәкыйп.

 

***

 

Күбрәк акча эшләп йорт корыр өчен сәүдә итүләр Зәкинең клубларга, туйларга йөрер вакытын тулаем алдылар, хәтта чынлап спорт яратса да, аның белән шөгыльләнергә вакыты калмый иде.

Зәки тамагы шешеп больницага эләкте. Палатасына кергәч, читтәге караватта ятучы:

– Әйдә, энем, уз, ялгыз эчем пошып үләм инде, – дип каршы алуыннан ук , аның бик гади, кешелекле адәм икәнен аңлап алды. – Мин күрше авылдан Абдылхак булам, бәлкем ишеткәнең бардыр, кушаматым елга исеме буенча, – дип дәвам итте ул сүзен.

Зәки бу абыйны күргәне бар иде, чөнки сабан туйларында аның турында төрле хәлләр сөйлиләр иделәр.

Чынлап та, бөтен кешедән бер башка биегрәк, бөтен кешедән аерылып торган пәһлеванны кем белмәсен! Тирә-якта дан тотса да, исеме илгә таралса да, гади, сабыр булып калганнарны, борын күтәрү нәрсә икәнен дә белмәүчеләрне халык аерым ярату белән ярата, ихтирам итә.

Ике атна эчендә Зәкигә башыннан узган хәлләрен сөйләде ул. Аның:

– Зәки, син бит бик көчле күренәсең, мин юаш кына булсам да, кеше таныйм. Әйдә, сабан туенда көрәшергә кер, әйдә, үзеңне монда ук өйрәтергә тотынам, – дигәненә каршы Зәки:

– Абдылхак абый, рәхмәт, мин бит көрәшне карарга гына яратам, одеколон тотып мәрә тирәсендә чабып йөрү минем өчен түгел, ул нәрсәгә вакытым юк, – диде.

Көрәшне чын күңеленнән яраткан пәһлеван аның саен кыза төшеп:

– Әйдә, ал сөлгеңне, тирес яктан сыртка алырга өйрәтәм, кем дә үзеңне егалмас. Сине уң як белән сыртка алучыны сул яктан көтмәгәндә аласың да… җиңү!

– Юк, Абдылхак абый, һәр эш белән чынлап мавыгырга яратам, миңа акча эшләргә кирәк, мәктәпне бетереп укырга керергә кирәк, шулай итеп, көрәшкә вакыт артмый.

– Ә, аңладым: син куркак икән, көчле, тик куркак.

Зәки аңарга каршы:

– Сезгә дә икенче яктан сыртка алырга өйрәнергә соң. Әнә безнең авылның Хадисы ике яктан да сыртка салала, – диде һәм тиз генә гафу үтенде, чөнки бу кеше усаллыксыз, күпне күргән, дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган бик олы ихтирамга лаек кеше иде. Көрәшче Рауфны телгә алгач, ул Зәкигә аның турында бик күп сөйләде:

– Көчле иде ул, спортны чынлап та ярата иде, чын дус иде. Беркайчан кеше сатмас иде. Жәл, нинди әшәке кешенең кулы күтәрелгәндер шундый егетне атарга?

Көрәштек. Ул минем көчле вакытыма эләкте, авырлыгы минекеннән азрак иде… Ектым үзен, тик мондый көрәшүче миңа очраганы юк иде, кабат очрамады да, – диде, күзендәге яшьләрне сөртеп.

Больницадан чыкканда Абдылхак абый Зәкигә:

– Кил, кунакка кил, җаным рәхәтләнде синең белән. Яшь булсаң да, дөньяны олылар кебек аңлыйсың, энем, – дип калды.

Зәки:

– Килермен, очрашырбыз әле, – дигән җавабын үти алмый калса да, аның белән аралашуы гомергә хәтерендә сакланып калачагын белә иде.

Тирес холыклы кешеләрне тизрәк онытырга тырышса, уңай кешеләрне бик бәяле китап кебек хәтеренең иң кадерле урынында саклавы Зәкинең гадәтенә кергән иде.

Мәктәпкә укырга барасын Зәки бик шатланып көтеп алды, чөнки хәрефләр язала, йөзгә тикле саный, рәсем ясый белә иде.

Алты яшендә ук мәктәп ишеген ачып беренче класска керсә дә, кайсыбер укытучыларның күбрәк әти-әниләре хәллерәк, я булмаса «чистарак» урында эшләгәннәрнең балалары белән мавыга төшкәнне иртә сизеп алды.

Беренче көне белән аны укытучы тавышы да ишетелмәслек «камчаткага» яки сигезенче партага утырттылар, башкаларга үрнәк булсын өченме инде, күршеләре тавышласа да, никтер аны тиргәделәр. Көне белән тәртипсезләр арасына язып куелгач ни кала… кая тәрбия, яклаучы юк! Белсәң дә өчле, белмәсәң дә. Күчереп язган янәсе, үзе каян белсен дип билге куйган укытучыга бала ничек ышансындыр инде!

Кем кемнең баласы икәнне белмәгәнгәме, әллә инде үз эшләрен яратучы чын укытучымы иделәр, яктан килгән укытучылар гына Зәкинең укуга сәләтен күреп, күңелен күтәреп җибәрделәр. Беренче булып күрше авылдан килгән Флера апасы әдәбиятка Зәкинең күзләрен ачты дияргә була. Гел өчлегә укып килгән бала дүртле-бишлегә укырга тотынды. Флера апа үз эшен чын күңелдән яратучы рус теле укытучысы иде, ул бик көчле психолог та булды күрәсең: һәр балага аерым тел табалды, бөтен балалар аның дәресләрен бәйрәм кебек көтеп алалар иде. Озак та үтми тагын бер укытучы килде. Ул күрше районныкы булып, татар авылыннан Ринат абый иде. Ринат абый килеп бер ай чамасы үткәч, Зәки өенә кайтып:

– Мин ышанам, Алла бар, мин Алладан ялварып җиңеллек сорадым, ул берсе-берсеннән сәләтлерәк булган укытучылар җибәрде! – диеп өйдәгеләрне шаккатырган иде. Озак та үтми Ринат абый мәктәп директоры итеп билгеләнде. Бу чын интеллигент кеше, игълан итмичә, элек мәктәптә, соңрак авылда культура революциясе ясады, дияргә була. Зәкинең үзе кебек ятим дусты Марат бу тарафлый: «Менә, ичмасам, бу кеше, чын директор, теге директорга сарыклар көтәргә дә мин ышанмас идем», – дигән иде. Маратлар күрше авылдан күчеп килгәннәр иде, ул анда әтисе белән сарыклар көткән булган, шуңардан сарык исенә төшкәндер инде. Элекке директор всеобуч фондыннан ятимнәргә өләшкән туннарны, сандалларны һәркөн балалар алдында йөзгә бәргәненә Зәкинең дә җаны өшегән иде.

Мәктәп ничектер үзгәреп китте, укытучыларның да йөзләре яктырып, үз эшләрен чын күңелдән яратканнары балаларга да ачылды, дәресләр кызыграк, тәртиплерәк үтә башлады. Мәктәптә төрле түгәрәкләр оешты, чын күңелдән мәгърифәт турында уйлаган укытучы-директор тиз арада мәктәпне урта белем алырлык итәргә тырышты. Берничә ел үткәч, Ринат абыйны үз якларына тагын да җаваплырак эшкә алдылар. Аның үзенә дә, авыл кешеләренә дә бу аерылышу бик кызганыч булды. Ул күчеп киткәч тә килгәләп йөрде, авыл халкы аны сагынып каршы ала торган булды.

Эшен чын күңелдән яраткан кеше үз урынына үзе кебек тырыш, кешелекле, чын укытучыны калдырды. Ул күрше авылдан Гаяр абый иде. Гаяр абый тырышлыгы аркасында яңа мәктәп барлыкка килеп, елныкы-елга югары уку йортларына укырга керүчеләр арта баргач, Зәки, чын укытучылар бар икән, дип бала күңелен сындырганнарын онытырга тырышты.

Мәктәп еллары белән беррәттән кызлар, хатлар язышу, очрашу кебек нәрсәләрдән аңар булачак хатыны Зәкия белән очрашуы тулырак истә калган. Унынчы класста укыганда, Зәки базар көннәрне туры китереп, Казан шәһәренә ит сатарга йөрегәннән, ул күрше авыл базарына хайван сатып алырга барганда булды бу хәл. Зәки көнбагыш сатучылар янына барып: «Кая, миңада бер стакан «төкергеч» сатыгыз», – дигәч, шул тирәдә баскан кызларның берсе авызындагы көнбагыш кабыкларын төкереп: «Акча күп булгач, шулай бит: бушлай төкерәсе дә килми», – диде.

Зәкине бик оста үртәгән кызның исеме Зәкия булып чыкты.

– Мин – Зәки, син – Зәкия. Бүген үк өйләнә алмыйм, армиядән кайтканны көтсәң, карарбыз, – диде аңа егет.

Шул көннән башлап алар очраша башладылар. Зәкия ул вакытта тугызынчы класста укый иде. Кызның үзеннән бер генә яшькә яшьрәк булганына уфтанып, ул: «Юк, мине көтә торган кыз түгел бу. Мин армиягә киткәч үк иргә чыгар», – дип уйлаган иде.

Армиягә кикәндә дә Зәки бу шиген Зәкиягә туп-туры әйтте, ә Зәкиясе аңарга каршы: «Мин көтәрмен, сиңа ышаныч юк, тирәңдә күп үк кызлар бөтерелә», – дисә дә, Зәки ышанып җитмәде: Зәкия шәһәргә китеп эшкә урнашкан иде инде. Алар хат языштылар, берничә мәртәбә Зәки увольнениега чыгып, очраштылар.

Зәкине Ерак Көнчыгышка озаткач, ара өзелде, чөнки яңа урынга килеп җиткән төнне аның кул сәгате белән Зәкиянең адресы язган китапны урладылар. Кыз ят авылныкы булганлыктан адресын кемнән дә сората алмыйча, ул: «Язмыштыр инде, барыбер көтмәгән булыр иде», – дип, бик озак уфтанып йөрде.

Мәскәүдә учебкада сержант булып калачак Зәки, дуслары белән бер сүздә булып, сержант «лычкаларын» тройной одеколон эчеп «юганы» өчен Ерак Көнчыгышка озатылды. Кем ышансын аның әлегә кадәр аракыны да җүнләп эчмәгәненә, ә ничек дусларыннан аерылып, Алла каргаган булып утырсын инде ул!? Ярый, булган булган инде, язмыштыр, әти дә бит шул диңгездә хезмәт иткән, дип тозлы диңгез суы белән битен юа-юа үз-үзен юатты ул.

Зәки эләккән часть диңгез пехотасының аерым батальоны иде. Аны взвод командиры ярдәмчесе итеп спорт ротасына билгеләделәр. Ул шатланып: «Шәп булды, монда барыбер ит ташып булмый, хет чынлап спорт белән шөгыльләнермен», – дип үз-үзенә шаярып куйды. Зәки билгеләнгән взводта баскетболчылар иде, ул да булса «дед»лар. Үзләренең муеныннан гына булган старшинаны тыңламыйлар – хет үкереп ела. Ни эшләп була, арадан оятсызырагын сайлап алып, «кузькина мать»ны күрсәтмичә булмады. Үзенә дә яхшы ук эләкте, тик тегенәргә үтә төште, күрәсең. Зәки «иптәш салага»дан «иптәш старшина»га бик тиз менде. Ул чын күңелдән спорт белән шөгыльләнә башлады: ярышлар, җиңүләр, җиңелүләр, төрле шәһәрләр…

Зәкиясен уйлап интеккән Зәки тирәсендә кызлар да күренә башлады. Спортротага беркетелгән медицина хезмәткәрләре арасында Саҗидә исемле кыз Зәкиясен хәтерләткәнгәме, алар арасында җылы мөнәсәбәтләр уянды. Саҗидә медицина техникумы арты өч елга эшкә җибәрелгән. Бөгелмә шәһәре кызы иде. Араларында мәхәббәт уяныйм дигәндә Саҗидәнең өйләнешергә сүз бирешкән егете килеп, аны үз якларына алып китте. Кияүгә чыккан кешене, әле өч ел үтмәде, дип кем дә туктаталмаганга, кызлар бу алымны куллангалыйлар иде. Саҗидә киткәндә:

– Зәки, гафу ит, син миңа бик ошасаң да, яшьтән үк сүз бирешкән егетемне ташлый алмыйм, дөресен әйткәндә мин… мин аны үзем чакырттым. Синең дә бит көтәргә вәгъдә биргән Зәкияң бар, син ышан: татар кызы көтәргә тиеш, әгәр инде Алла язмаган булса, ни дә эшли алмассың… Сау, бәхетле бул, – диде аларны автобуска озата төшкән Зәкигә.

Йөз метрлар чамасы ара киткән автобусны туктатып, Саҗидәнең үзенә табан йөгергәнен күргәч, әйтелмичә калган сүзнең язмышын тагын да катлаулырак итәчәген сизепме, Зәкинең тыны кысылды. Саҗидә аның янына килеп:

– Зәки, тагын бер кат гафу ит… Әйтмичә китә алмыйм, минем дус кызым Лидия сине ярата, ахрысы. Син сизгер җанлы – барыбер аңларсың. Зинһар алдама, ул бик яхшы кеше, хәтта миннән дә яхшырак кыз, – дип кире автобуска йөгерде.

Шуннан соң Зәки Лидиягә игътибарлы булды. «Әйе, начар кызга охшамаган, тирә-якка күз уйнатмый, кешелекле, ахрысы. Бәлки медицина хезмәткәрләре шундый булырга тиештәдер», – дигән уйлар аны борчый башладылар. Находка шәһәрендә үткән зональ ярыш аларны берләштерде. Разрядлы гына булган Зәкигә каршы спорт мастерын куйганнар иде. Судья Зәкидән соңгы ризалыгын сорагач, ул: «Мин риза, Раббым, ярдәм ит», – дип, канатларны аерып, рингка чумды. Беренче раунд: Зәкине әле кем дә болай кыйный алганы юк иде. «Оста, юкка мастер исеме бирмиләр икән… якын җибәрми, сул кулдан саклана… минем сугышканны күргәләгән… Оят… Ярый авылдашлар күрми, Зәкия күрми», – дигән уйларын бүлдерә-бүлдерә теге Зәкигә «мукшы йолдызларын» күрсәтә торды. Тәнәфестә тренерның: «Зак, ты что делаешь? Давай откажись, он ведь тебя изуродует! Где твоя татарская хитрость? Не лезь на рожон», – дигәне аңарда ниндидер яңа көч уятты. «Һөнәрлелек юк, осталык юк, каян булсын егерме яшендә беренче мәртәбә перчатка кигәч… Бу бит Казан базарында Шыгырдан егетләре белән урын өчен сугышу түгел шул. Әйе, мин – татар, алдарга кирәк, тагын бер раунд түзәргә, арыганга салышырга, тик егылмаска… Кыйнасын, түзәрбез, бала чакта тибеп-тибеп кыйнаганга да түзгәнне, бу ни булган», – дип торып басты. Икенче раунд ул уйлаганча килеп чыкты. Өченче раундның беренче минутында Зәки үзенекен итте: сул кулы коткарды аны, ул бит тыңламаган үгезләрне дә шул кулы белән маңгайга сугып артына утырта иде.

Менә шул җиңүдән соң алар Лидия белән якыннан танышып киттеләр. Шундый тыйнак кына кызның рингка менеп Зәкине кочаклап үбүе, кулындагы чәчәкләрен сузып: «Я верила в твою победу!», – дигәне Зәкинең күңелендә Лидиягә карата ихтирам-дуслык хисе уятты.

 

***

 

Шушы вакыйгадан соң Зәки Лидия белән очраша башлады. Очрашуларның берсендә Лидия үзе турында:

– Мин Уралдан, фамилиям Сереброва, техникум арты монда өч елга җибәрделәр, – диде.

– Ник соң якынрак эш сорый алмадың, Уралдан Тын океанга тикле йөзләгән шәһәр бит?

– Дура, хотела увидеть новые места… океан, хотя не дура… я увидела тебя… Зак, я люблю тебя с того момента как только первый раз увидела. Я всегда мечтала о таком человеке, – дип, кызарынып башын аска иде кыз һәм Зәкинең йөрәгендә мәхәббәткә охшаш булган тойгы уятты.

Монда җәй көннәрендә, Зәкинең туган ягындагы көзне хәтерләтеп, хәтта кояш күренеп торса да, ниндидер үзенә бер төрле вак һәм тозлы яңгыр тоташ явып тора иде.

Зәки белән Лидиянең танышу вакыты Ерак Көнчыгышның һәр кешене сокландыргыч көз айларына туры килде.

Биегрәк тауга менеп, алтын гөмбәзләрне хәтерләткән сопкаларны, бер генә болыт та күренмәгән зәңгәр күкне, сопкалар итәгеннән башланып, ерак офыкта дугаланып торган океанны күзәтү аларны рәхәтләндерә һәм шатландыра иде. Урман эчендәге җиләк-җимешнең күплеген сөйләп тә аңлатырлык түгел: бу якларда гына очрый торган файдалы үсемлекләрдән женшень, актинидия, кыргый виноград, алтын тамыр, кытай лимоны, шайтан тамыры һәм башка үсемлекләрне Зәкинең беренче күрүе иде. Икенче мәртәбә очраган үсемлекләрне таныса да, Зәкигә яраклы гөмбәдән начарны аеру бик читен булды. «Минем савыт инде тулды, утырам-тартам», дип мактанырга ашыкса да, Лидия сайлаганнан соң савытта биш-алты гөмбә генә кала иде. Татар халкының «ана сөте белән бирелмәгән ,тана сөте белән бирелми» дигән мәкале бу очракта бик урынлы иде. Тиз арада бәрәңге белән кыздырып булгангамы, Зәки опятадан гайре гөмбәне аерырга да, танырга да өйрәнәлмәде.

Әйтеп тә, язып та үз күзләрең белән күрмичә, тулысынча күз алдына китереп тә булмаган озын, җылы көз аларны озак иркәләде. Аңа капма-каршы булган карсыз, җилле, салкын кыш очрашу урыннарын табигать кочагыннан гарнизон театрына күчерде.

Театрның баш режиссеры Зәкинең ярышларда танышкан дус егете Руслан Дангулов иде. Ул театр институты бетергән, тумышы белән Башкортстаннан. Әтисе башкорт, әнисе рус булган әле өйләнмәгән егет иде. Тора-бара Зәкигә:

– Әйдә, катнаш спектакльләрдә, азрак акча да эшләрсең, нәрсәгә булса да ярар, хет киемнәр тектерерсең, синдә актерларга хас булган күрсәткечләр бар, – дигәч, Зәки:

– Күбрәк түләсәң яки баш рольләрне биргәләсәң һәм батальонныйдан рөхсәт алалсаң, мин риза… Кеше холкын ачып салу үзеңнекеннән җиңелрәк ләбаса, – диде.

Халык белән шыгрым тулы зал алдында сәхнәдә басып тору уңайсызрак иде, тик тора-бара ул бу нәрсәгә күнегеп китте, чын күңелдән образга керә алса, зал турында онытып тора иде. Зәки үзе язган пьесасын Русланга тотып килгәч, тегесе:

– Кызыктырдым үзеңне, болай булса, сәхнәдә тагын бер йолдыз туачак, – диде. Зәки аңар каршы:

– Мин авыл кешесе, авылда сәхнә эше белән гаилә асрап булмый. Минем әти дә авылга кайткач, сәхнә эшен шул сәбәпле ташлаган, – дип, мәрхүм әтисе турында сөйләп бирде.

Көн үткән саен, солдат өенә якынлаша бара, тик дөнья хәлләре үзгәрмичә тормый, Лидия дә шул үткән көннәрне сызып ташлардый хәбәр әйтте. Ул шатлыгын кая да итәргә белмичә сәхнәдә баскан Зәкинең муенына асылынып, аны бер арага телсез калдырырлык итеп:

– Мин гинекологта булдым, безнең балабыз булачак, – дигәч, Зәкинең төсе ките булса кирәк, ул тагын:

– Нәрсә булды, син шат түгелме? – диде.

Зәки бик озак вакыт ни дип әйтергә дә белмәде, аны әйтерсең яшен сукты: «Мин тиздән әти… йортым кормаган, укыган һөнәрем юк… әгәр Зәкия көткән булса, урыс кызы… туганнар нәрсә әйтер», – дигән уйлар аның башында кояшта көзге уйнаганнан барлыкка килгәнне хәтерләтеп сикерештеләр. Бу мизгелдә Зәки үзе дә колакларын салындырган куркак куяннан батыррак күренмәгәндер.

Зәки Лидиягә бернинди җавап бирә алмады, иртәгә сөйләшербез, дип репетициядән дә китеп барды.

«Ни эшләдем үзем белән, ник нәрсә килеп чыгачагын уйлый алмадым, аңарда да ышаныч уятыпмын, ул бит чынлап ышанган, ярты ел эчендә минем белән шартлатып татарча сөйли, үзен мин Лидия түгел – Халидә… беренче мәчеттә үк мөселман динен алачакмын, дигәннәре бит әйтеп, киләчәкне кычкырып торалар иде. Алла, нишлим соң, нинди җавап бирим?» – дип, Зәки төн буе йокламыйча уйлап яткач, иртәне Лидия янына барды. Ярым кычкырып, ярым ялварып:

– Безгә бала булдырырга иртә, мин әзер түгел, минем эшем күп. Үзең беләсең: миңа укырга кирәк, минем кызым бар, ул мине көтәргә булды, мин чынлап аны гына яратам, зинһар аборт эшләт… Мин беркайчан да сиңа өйләнәчәк түгел, – диде. Лидия җылый-җылый бик озак җавап бирә алмый торды һәм ниһаять:

– Мин табачакмын бу баланы, мин сине чынлап яратам. Зәкияң көткән булса, өйлән аңарга, тик көтмәгән булса, миңа кайтырга сүз бир, – дип җавап кайтарды.

– Мин сиңа өйләнәчәк түгел, белеп торып ятим бала тудырма, – дип, кырт кисеп китеп барды Зәки.

Ул төне буе саташып чыкты, әллә нинди төшләр күрде… Төшендә әтисе: «Син үз-үзеңне ятим итепсең икән. Балаң тумаган, син аңардан баш тартасың… Эх, улым, миңа бик авыр бу хәл, ул бит минем оныгым булачак», – дип, каядыр китеп югалды. Зәки уянгач: «Нидән мондый төш инде икән?» – дип бик озак уйланып ятты.

Бала әгәр кыз булса, кыз кешегә бит әтисез тагын да читенрәк, әйе, малайга да авыр, тик малай кеше түземлерәк. Зәкинең бит әтисе бар иде, фамилиясе дә, туу таныклыгында әтисенең исеме дә, ә бу туачак баланың, аның баласының әтисе исеме булмагач, күпме аны инекләрләр, күпме тикшерерләр. Бала чакта бу нәрсәләр авыр кичерелә. Бөтенләй әтиләре билгеле булмаган балалар Зәки үскәндә дә бар иде бит. Алар «җыендык» сүзен ишетеп, канатларын салындырган каз бәбкәләренә охшап калалар иде… Раббым, минем дә балам шулай була бит… «Тагын да аборт ясарга үгетләргә кирәк, булмаса – язылышырга, бала гаеп түгел, хет теге ямьсез сүзләрне ишетмәс», – дип үз-үзенә сөйләнеп, Зәки Руслан янына театрга китте.

Русланга барасын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

– Зәки, ташлама син аны, ул сине өзелеп ярата. Авылдагы кызыңа тимәпсең бит, ул үзенә бәхет табар, бәлки иргә дә чыккандыр инде. Бик яраткан булса, адресыңны табып хат язган булыр иде, – диде. – Менә мин нидән ким: яртым урыс, яртым башкорт. Курыкма, әти ягы тарта төшәчәк. Менә кара минем күзләргә, чын башкортларныкыннан да кысыграклар, – дип көлде.

Көн артыннан көн үтә торды, нәкъ шул пошаманлы көннәрдә Зәкине КППга чакырттылар.

– Товарищ старшина, вас хочет видеть земляк, только он на вас совсем не похож, – диде сакта торучы грузин егете. Зәки үз якларына бик иреккән иде, аеруча мишәрчә сөйләшер өчен ул КППга гына түгел әллә кая барырга риза булганнан, тизрәк анда юнәлде.

Тышта аны кыска буйлы, кара күзле, стройбат эмблемасы таушалып, ертылып беткән, гимнастеркасында өзелеп төшимгә торган, аякларында ертык, цементка буялган күн итекле, йөзе кутырланып бозылган солдат көтеп тора иде. Кешене йөзенә карап танырга өйрәнгән Зәки егеткә:

– Нәрсә булды, кайсы частьтән, исемең ничек, кайсы яктан, ник әлегә тикле килмәдең? – дигәндә, инде бу чынлап та бик мескен күренгән солдатның күзләреннән яшь ага иде.

– Зәки абый, мин сезне ярышта күргән идем, әле дә качып кына килдем, мин Октябрь районыннан…

– Ник мондый хәлдә, йөзеңә нәрсә булды, ник киемнәрең иске?

– «Дед»лар йөземдә тәмәке сүндерделәр, киемнәрне бит беренче көнне үк алдылар, – диеп елап җибәрде. Солдатның исеме Наил иде.

– Наил энем, кая да китмә, мин хәзер чыгам, – дип, Зәки тиз-тиз атлап казармага кереп китте. Ул дусты,казах егете Җаныйбекны ияртеп чыкты да Наилга эндәште:

– Әйдә, яхшым, күрсәт тәмәкене кая сүндерергә белмәгән «дед»ларны.

Җаныйбек Зәкинең бик якын дусты – Алма-Атадан. Юридический факультетның икенче курсыннан ни сәбәптәндер армиягә алынган иде. Ул спортротага үзенең самбо буенча мастерга кандидатлыгы аркасында эләккән, бик җитез, баскан урынында басып торалмый торган кайнар холыклы егет иде. Алар Зәки белән дә сугыша язырлык кызышканнар иде, бер-бересен аңлагач, бик якын дус булып, әллә нинди бәйләнешләрдә дә бер-бересен яклап чыга торган булып киттеләр.

Наилның казармасында караватларга аткыры-тоткыры яткан солдатлар, килеп кергән пехотинецларны күреп, яткан урыннарыннан тора башладылар. Араларыннан берсе:

– Зак, какими судьбами? – дип, каршы килеп кул бирде, Зәки:

– Надо поговорить, приглашаем всех «дедов» в бытовку.

Җиде кешедән торган карт солдатлар төркеме бытовкага җыелды. Зәки Наилны чакырып алды.

– Кайсыгыз тәмәке басты?

Солдатлар, эшнең нәрсәдә икәнен белгәч, сүгенә башладылар. Яхшылап сөйләшергә дип килгән Зәки сугышмыйча булмаганны аңлап, Наил күрсәткән солдатның авызыннан тәмәкесен алды, утлы ягы белән тегенең авызына тыкты. «Не обижай больше молодых!» дип, Җаныйбек шул мизгелдә ике солдатны сугып еккан иде инде. Санаулы минутлар үткәнче җидесе җиде урында яткан «дед»лар Зәкиләргә ялынып, бүтән яшьләргә тимәскә сүз биргәч, алар Наилга дусрак булган бер төркем солдатларны ияртеп, үз батальоннары карамагында булган камбузга юнәлделәр. Яшь солдатларны туйганчы ашатып-эчертеп җибәргәндә Зәки Наилга:

– Алар сезгә бүтән тимәсләр, син дә яклаучым бар дип артык итенмә. Мин өйгә киткәч, үчләрен алырлык булмасын, – диде.

Наил һәркөн диярлек Зәки янына килеп йөрде.

– Бик шома, төзәм солдатка әйләндең бит.

– Сиңа охшарга тырышам, Зәки абый, тик кыз гына табып булмый, мин кечкенә, миңа бакмыйлар да.

– Турникта асылынып тор, мин көн дә бер сәгать асылынып торам, – дип шаяртты Зәки.

Наил өенә Зәки турында язды, күрәсең. Бер көнне килде дә:

– Мин сезне беләм, Зәки абый, сез икән армиягә тикле Мәскәүдән калай ташыпсыз, Петровкада минем абый белән очрашкан булыпсыз, сезне яшегез җитмәгәннән «допрос» алганнар да чыгарып җибәргәннәр, минем абыйны өч көн ябып тотканнар. Исегездәме Фаил исемле кеше? – диде.

Зәки күпме генә исенә төшерергә тырышса да, Фаил исемле егетне күз алдына китерә алмады. Наилга дөресен язганнар, булды андый хәлләр: ничә мәртәбә аларны калай турайткан төштән Петровка, 38гә илтеп таныклыкларын тикшерделәр, янәсе, үзегезгә хәзерләмисез, ә сатачаксыз. Бу – ачы спекуляция.

Нәрсә калмады ул чакта Зәкидән… Горький шәһәре урамында калай төягән машиналарына «облава» ясагач, Зәки шул тикле акча тыккан товарны ташлап качкан иде, чөнки иске калай астында яңалар да бар, аны тотсалар да утырталмыйлар – яше җитми, анардан олылары турында әйттерүләре бар иде…

Ул Наилның җавап көткәнен абайлап:

Ә Фаил ул синең туганыңмы? Чын егет. Син дә бит анаргарак ошапсың, – диде, яшь якташының күңелен күтәрергә тырышып. Үзе абыйсы Нәкыйп турында уйлап, «Нишли икән, әледәме калайга баргалый икән? Хат язарга кирәк үзенә. Эх, сагындырдың, авылым», – дип, уфтанып куйды.

 

***

 

Зәки Лидия белән очрашмаска тырышса да, аның юаная баруын күреп, үзендә әлегә кадәр таныш булмаган хис – бала өчен җаваплылык хисе туганын сизде. Өйгә кайту вакытлары җиткәч, Лидия Зәки янына килде:

– Зинһар, безне монда калдырма, хет әниләремә тикле алып кайт:

– Ярый, әйдә язылышабыз, бергә яшәмәсәк тә баланың әтисе булыр, киләчәк үзенекен күрсәтер.

Китәр көннәр алдыннан Руслан Зәкигә:

– Малай туса, исемемне кушарга ризалык бирәм, ташлама син бу хатынны, мин сиңа үз итеп, якын күреп әйтәм, – диде.

Соңгы ярты елда Руслан Зәкигә укырга керергә әзерләнергә булышып йөрде. Ул Зәкигә ике сүзнең берендә театральныйга керергә авыр, бер елны керәлмәсəң, ташлап китмә,мин дә икенче елны гына кердем, дип әйтә торды. Автобуска озата төшкәч тә:

– Зәки, син бит күпкырлы алмаз кебек, синнән чын актер чыгачак, башка уку йорты турында уйламада , тик театральныйга гына, – дип, автобус кузгалганда да кычкырып, кул болгап калды.

Зәкигә театрда эшләп йөргән акчасын алуы читен булды, паспорт юк, справка сорап штаб башлыгына мөрәҗәгать иткәч, теге, бик җитди кыяфәт белән.

– Товарищ старшина, вас каждый день можно было отправлять в дисбат, ни одной ночи не ночевали в казарме, еще умудрились заработать денег, – диде, аннан Зәкинең күзләренә карап көлде дә, – такого бы мне сына. Ты, конечно, настоящий головорез, но, черт тебя возьми, справедлив и молодец, – дип, хәзерләп куйган справканы сузды.

Зәки дә бу тугры, бик акыллы капитанга «батя» дип эндәшә иде. Өченче ранг капитаны Петровның хатыны чирле сәбәпле аларның балалары юк иде.

Бу искиткеч җирләргә бер әйләнеп кайтмыйча булмас ахрысы, дип, сөйләнә-сөйләнә, Зәки Лидияне җитәкләп,» Ил-18» самолетына юнәлгәндә яз башы иде. Ерак Көнчыгыштан Уралга тикле самолетта очуның һәр мизгеле мәңгегә исендә калды, чөнки Лидиянең күңеле болганып җәфа чигүе Зәкинең дә тынычлыгын бөтенләй алган иде.

Лидияне әти-әнисендә калдырып, туган якларына юл алды.

Туган авылына килеп кергәндә үзен читлектән котылган кошка, ә яңа гына яшеллеккә күмелгән авылны, яшел күлмәген киеп, каршы чыккан әнисенә охшатты. Авылын урап алган тауларга менеп, үзəнлеккә җәелеп яткан авылын йокымсырап яткан сабый балага охшатып сокланып карап торулары нинди рәхәт! Ничек сагындырган туган җир!

Барысы да сагындырган: юл чатында үсеп килгән кычытканнар да Ерак Көнчыгышның урманында үскән хозур чәчәкләрдән ким күренмиләр. Хәтта урам очында өрә-өрә каршы чыккан кыска аяклы этне дә: «Исәнме, Юлдаш!» – дип, башыннан сыйпыйсы килгән иде ул чакта Зәкинең.

Ул кайткан көне белән эшкә чумды, чөнки кыска вакыт эчендә бик күп эшләр эшләп өлгерергә кирәк иде. Тиздән театральныйга имтиханнар бирү вакытлары да җитә.

Зәки кичләрен кич утырышларында йә клубта уздырса да, күңеленнән йөкле калган Лидия китмәде: «Ни эшли икән, тиздән табар вакыты да җитә, бичара, мине кире кайтмас, дип тә уйлый торгандыр».

Ул авылга кайткан көне белән Зәкия турында бик беләсе килсә дә, кемнән дә сорашырга базмады, чөнки көткән булса тагын да авыррак булачагын белә иде.

Аларны язмыш бик тиз арада очраштырды. Бер кичне Зәкинең дусты Фазыл килеп керде дә:

– Әйдә, күрше авылга барып кайтыйк. Измайловский паркта кызлар белән танышкан идем, әле авылга кайткан булырга тиешләр, – дип озак үгетләгәч, Зәки риза булды.

Алар күрше авылга килеп кергәндә караңгы төшеп өлгергән иде инде. Юл чатында бер төркем кызлар күренгәч, Фазыл:

– Әнә алар! Әйттем бит: кайтканнар, – дип, мотоциклының бөтенләй туктап җиткәнен дә көтмичә сикереп төште дә кызлар янына китте.

Зәки бик озак алар янына бармыйча, рәтләп кенә утлары янмаган мотоцикл белән мәш булды, ә кызлар төркеменнән көлкеле, шаярулы сүзләр ишетелә башлады:

– Кем ул, нәрсә… урыс малаемы… телсезме, ник яныбызга килми? Кызы булмаса, хәзер таныштырабыз…

Зәкинең башында Зәкия турында уйлар әйтерсең үзара тартышалар иде: «Зәкия өйдә булса, шул төркемдә булырга тиеш, чөнки өйләре моннан ерак түгел». Кызлар янына баруга, алар: «Эх, Зәки икән, өлгермәдең шул, егет, Зәкиябез ирдә инде, коткардың кызны!» – диярләр кебек иде.

Зәкинең уйларын таныш исемне авызга алу бүлдерде:

– Хәзер Зәкиябез килә, апаларына әманат тапшырырга киткән иде, Фазыл, әйт теге телсезеңә дә, курыкмасын бездән, хәзер клубка барабыз, – диде кызларның кайсыдыр. Чынлап та каршы тыкырыктан берәү килә иде, ул кызлар янына килмичә, туп-туры Зәки янына узды.

– Зәки, йөрәгем, синме, исәнме… Кайчан кайттың, озак көттердең, нәрсә булды… ник хат язмадың? – дип сөйли-сөйли, Зәкинең алдына Зәкия килеп басты.

Зәкинең чынлап та теле югалып алдымы – ул бик озак берни дә әйтәлмичә торды.

– Караңгы бит, ничек таныдың, туп-туры яныма килдең?..

– Мин сине күзләремне бәйләсәләр дә таный алачакмын, нәрсә булды… ник хат язмадың? – диеп, соравын кабатлады.

Һәрхәлдә дә турысын сөйләргә яраткан Зәкигә бу бик читен сорау иде. Ул үз авылында берәр кызга «Миңа ышанма, мин инде өйләндем», – дип әйтә алса да, Зәкиягә дөресен әйтергә теле бармады.

Зәкине кызлар чолгап алдылар:

– Әй, Зәки икән, караңгыда таный алмадык үзеңне… баерсың! – диештеләр. Зәкиянең якын дусты Айгөл:

– Мин Зәки урынында булсам, көтмәгән булыр идем, хат та язмадың бит, аңар ничә башкода килде! Сезнең авылдан да бер егет ялынып йөрде, тик аның борын асты никтер һаман юеш иде… Аңарга мин дә бармаган булыр идем, – диде шаярту белән сүзен тәмамлап. Зәки Зәкиягә борылып:

– Дөресме? Башкода бит үзең белән сөйләшмичә килми!

– Өйдә генә утырып торалмадым, урамга да чыктым, клубка да баргаладым, тәртиплерәк егетләр белән дә сөйләшкәләдем. Тик үзем һаман сине көттем, – диде Зәкия һәм тагын нәрсәдер әйтүдән туктап калды.

Алар һәркөн диярлек очрашып тордылар. Зәки үзенең хәле турында әйтим-әйтим, дип торса да, әйтергә теле әйләнмәде – соңрак әйтермен, әйтмәсәм дә, ул миңа киләчәк. Шулай булгач, ничек шундый гөнаһсыз кызны бала ташлау гөнаһына кушылдырырга!

Ул бөтен булган гөнаһны үз өстенә генә алыр өчен туачак бала турында Зәкиягә әйтмәскә булды.

Озак та үтми Зәкигә малаең туды, институтка да имтиханнар бирү вакыты җитте, дип хат килде, ул озын-озак уйлап тормыйча, шәһәргә юлланды.

Күптәннән хәзерләп куйган исеме дә бар, татарларга да ярый, урысларга да риза булырлар. Тик беренче күрешүдə үк Лидиянең әти-әнисе татарларны яратып җитмәүләрен, кешенең күзенә карап бер-ике сүз кушуда кемнең кем икәнен аңлый алган Зәкидән яшерәлмәделәр. Серебровлар гаиләсе аны дөрестән дә бик сагаеп каршы алды, янәсе, балага бит исем бирергә кирәк: «Без киңәштек тә, Александр исеме бирергә булдык, ул бит безгә – урысларга охшаган, нинди Руслан булсын? – дигәннәрен ишеткәч, сүз көрәштереп торырга яратмаган Зәки Лидиягә:

– Ал малайның туу таныклыгын, әйдә ЗАГСка, минем баламның исеме Искәндәр булыр, – диде дә, Лидияне ияртеп ЗАГСка китте.

Көн артыннан көн үтә бирде. Зәки язмышы белән килешергә уйлады: «Бала бит, ничек күрә торып ятим итәргә? Бөтенләй үземә охшаган. Ничек үзем кебек каерылган канат итеп үстерергә? Юк, ташламыйм, улым, мин сине». Зәки көннән-көн малаен күбрәк сөя башлады.

Театральныйга укырга кергәндә Зәкигә сочинение язу авыррак булды. Дөресен әйткәндә шпаргалка коткарды, ә калган сынауларны ул бик җиңел үтте.

Зәки Зәкиягә хәлен аңлатып, гафу үтенеп, бәхет теләп хат языйм, дип йөрегәндә, Лидиянең әтисе эштән һәркөнне диярлек исерек кайтып: «Миндә торасың, оныгыма монгол исеме куштың, минем белән сөйләшмисең, килгәннән бирле бер яртыны да куйганың юк. Аерам кызымнан, бу минем гомер буе эшләп алган фатирым», – дип, гауга кузгый башлады. Лидия ни эшләргә белмичә: «Атнага бер мәртәбә генә булса да утырып эч инде әти белән. Әйдә, баланың исемен алар теләгәнчә алыштырабыз», – диеп, көннеке-көнгә әти-әнисен яклый торган булды. Зәки түзде, Лидия дә җәл: эчкече булса да, әтисе бит… Ул, тиздән котылабыз, дип ЖЭКтан ышандырылган бүлмәсен көтте, төнге сменага эшкә дә кергән иде. Шәһәрдә калган да булыр иде, тик Лидиянең әнисе белән сөйләшкәнен ишетергә туры килде.

– Авыл егетенең тезгенен кыскарак тотарга кирәк. Әнә Лизаның кияве дә авылдан, өйдәге эшләрне барысын да эшли: керләр уу, идәннәр юу аның карамагында. Без бит сиңа начар булсын өчен тырышмыйбыз, әйдә, куып чыгарып, бер куркытыйк үзен, кем икәнен белеп торсын! Аннан үзең күрерсең: ялынып кына яшәр, – диде ана.

Лидия Зәкине үзенә нинди хәлгә төшереп өйләндергәнен әниләренә, билгеле, сөйләмәгән инде. Ул:

– Аны куркыта алмыйсың, көне белән авылына кайта да китә, – диде.

– Малаен ничек сөя! Бу тикле бала сөйгән кеше мәңге баладан аерылалмый. Укуын да ташлагысы келәмәс. Тиле, үзең өчен әйтәм бит!

– Ярый алай булса, сезнеңчә булсын…

Зәки иртән уянганда, аның чемоданы белән эшкә йөри торган ботинкалары ишек төбенә куелганнар иде.

Зәки, янында укучы иптәшенә күченгән көнне үк, ЗАГСка барып разводка бирде. Лидия күпме генә ялварса да:

– Әниең белән яшә, әтиең белән салгала. Ирен саткан хатында ышаныч юк, дип вокзалга юнәлде.

Бала өчен өзгәләнеп, күпме яше аккандыр Зәкинең. Улын үзенә бирүләрен үтенде, тик совет законы аның яклы түгел иде. Институтны ташлавы баласыннан аерылу хәсрәтендә йөргәнлек белән бар кебек тә түгел иде. «Мин авыл кешесе, җирне, хайваннарны яратам, авыл хуҗалыгы институтына керермен», – дип, үз-үзен тынычландырды.

Зәкине озатырга Лидия вокзалга килде, йөзе яшькә чыланып, күзләре кызарып, шешеп чыккан, тавышы карлыккан. Күзләрендәге ялваруны яшерәлми:

– Зәки, мин сине көтәрмен, күпме әйттең – шул тикле көтәрмен. Гафу итә алсаң, кире кайт, бүтән мондый хәл булмас.

– Көтсәң, бер ел көт, артык көтмә.

– Зәки, никтер күңелем сизә: без бүтән күрешә алмабыз кебек, хәтта улыңны күрə алмассың кебек. Сагынмалык калдыр малаеңа, очрата калсаң, хет шул сагынмалыгыңнан таный алырсың үзен, – дип, ычкынып-ычкынып елый башлады.

Мәңгегә аерылуын сизгән Зәки, кулындагы сәгатен салып:

– Мә, алай булса, Искәндәргә кидерерсең. Язмыш ни эшләде: баламның да канатын каера бит…

Ул, күз яшьләрен яшерергә, Лидиягә күрсәтмәскә тырышып, вагонга кереп китте…

Бу аларның соңгы күрешүләре булып чыкты. Егерме җиде ел эчендә берничә мәртәбә хат язышсалар да, ара бөтенләй өзелде.

Зәки авылга кайтып бер ел үткәч, Зәкия белән туй иттеләр. Туй үткәннән соң Зәкия аңарга:

– Зәки, ник малаең турында миңа сөйләгәнең юк? – дип сорады.

– Ничек инде эшләгән гөнаһымны синең белән уртаклашыйм? Хет син гаиләбез киләчәге өчен керсез-тапсыз булып кал.

– Әйтмичә дөрес эшләгәнсеңдер, чөнки мин сиңа барыбер килә идем, болай намусым керсезрәк калды. Тик балага булышырга онытма, ул – арабызда иң гөнаһсызы, – дип, нинди адреска акча салырганы сорап алды. Алты еллар чамасы вакыт үткәч Лидиядән менә шундый эчтәлекле хат килде.

«Зәки! Мин сине көттем, син әйткәнчә, бер ел гына түгел, ә алты ел. Син өйләнгәнсең икән, минем дә ялгыз каласым килми, иргә чыгам. Булачак ирем институт бетереп, өч елын эшләр өчен авылына кайта. Үзең сөйләгән идең авыл хәлләрен. Булачак ирем: Искәндәрне чын, үземнең малаем итеп күрсәтсәм, әти-әнидән дә, авылдашлардан да сүз, шелтә ишетмәс идем, ди. Ул Искәндәрне үзенең улы итәргә әзер, тик синнән ризалык кирәк. Зинһар, мине дөрес аңла: Баланы да бит аныкы дип белгәч, кем дә үрти алмас. Өч елдан соң без кире шәһәргә кайтырбыз, Искәндәргә булган хәлне дөрес аңлатырбыз. Ризалыгыңны гел анарга җиңеллек өчен бирдең, диярбез. Шәһәргә кайткач, теләгән вакытыңда күрешерсең. Әгәр ризалык бирмәсәң, мин аны үзем белән алалмыйм… Нинди кешеләр янында калачагын үзең беләсең.

Сезгә бәхет теләп, Лида».

Хатны укыгач,Зәкинең өстенә әйтерсең бозлы су салдылар. Аны калтыравык алып, юк-бар вакыт эчендә тәненең температурасы утыз сигез дә җидегә менеп, түшәккә ауды.

Зәкия эштән кайтып:– Нәрсә булды? Тап-таза калдың бит, бөтенләй төсең киткән? Зәки калтыраган куллары белән хатны сузды:

– Мә, үзең укы, сөйләрлек хәлем юк, улыңны теге алкаш янында калдырачакмын, дигән…

«Нишләргә соң, әгәр ризалык бирмәсәм, Искәндәр бабасы белән әбисенә калачак бит, мин дә юк, әнисе дә әллә кая Казахстан якларына китә. Әй, бала! Ни эшлим соң, күпме сорап йөреп тә бит сине миңа бирмәделәр. Хәтта кунакка да җибәрмәделәр. «Без сиңа ышанмыйбыз, бер көнгә дә җибәрмибез», – дип язганнар иде. Киңәшергә дә кеше юк, әтием исән булсачы… Зәкиясен бу нечкә эшкә кабат тыгасы килмәде…

Бер ай үткәч, тагын хат килде. Бу юлы хатны Лидиянең ире Владимир язган иде:

«Зәки, мин сезнең улыгызга начар булмамын, бирегез ризалык, зинһар. Дөрес аңлагыз: кемнәр белән калачагын миннән дә яхшырак беләсездер! Өч ел үткәч, (ирләр сүзе бирәм!) улың белән очраштырып, арагызны көйләргә булышырмын, хәтта фамилиясе дә әнисенеке калыр, чөнки минем дә фамилиям Серебров бит», – дип язган хаттан соң Зәки ризалык бирде.

Өч ел үтеп нинди дә хәбәр булмагач, Зәки Лидиянең әниләре яшәгән шәһәргә барып кайтты. Ризалык биреп бик зур хата эшләгәнен аңлады. Лидияләрнең фатирында бөтенләй башка кешеләр яши, алар бернәрсә дә белмиләр. Каядыр Казахстан якларына күченделәр, ахрысы, диделәр. Ул кая гына язмады, тик Лидияләрнең элекке, Зәкигә дә таныш булган күршеләре әйткән: «Аларның бит кияүләре юрист, ул шулай сиңа эз калдырмаска тырышты, ахырысы», – дигәненнән эчтәлеклерәк җавап алалмады. Ничек алдадылар! Ник соң ул кешегә шулкадәр ышана икән? Ятим үсеп тә алдарга өйрәнә алмадым бит!.. Зәки улын сагынып, күз яшьләрен кемгә дә күрсәтмичә яшәде. Ялгыз гына кая да булса китеп, аның туган көнен һәр ел билгеләп үтте. «Алла бар бит, барыбер очраштырыр», – дип, өметен бер генә минутка да өзмәде.

Проводникның:

– Двадцать седьмое место, пора сдавать постельное белье, подъезжаем к Сергачу, – дигәне Зәкинең уйларын бүлдерде, дөрестән дә, поезд Сергачка кереп бара иде инде.

Зәки автобуска утырып өенә кайтканда, таң атып килә иде. Ничәнче мәртәбә ул бу юлдан кайта. Күпме шатлык, барлык алып кайтырга туры килде бу юлдан. Башын иеп, күз яшьләрен тыя-тыя кайтулары да булды, тик авылы аны һәрвакытта да әнисе кебек көтеп: «Ярый, улым, кайгырма, бар да Алла теләгәнчә булыр, әйдә, арыгансыңдыр, ял ит», – дия кебек иде.

Зәкия аны ишек төбендә үк каршы алды:

– Кайттыңмы, бөтенләй төсең киткән, хәлең юкмы әллә?

– Арыдым гына, әйдә, кереп ятыйм, төн буе йоклап булмады, – диде. Ул Зәкиясенең күзләрендә ниндидер шикле сорау сикергәнне сизеп өлгергән иде инде. – Ярый, сора, нәрсә сорама келисең?

– Спектакльгә бардыңмы, кайсы театрга, Таганкага түгелме? – дип, Зәкинең күзләренә карады Зәкия.

– Бардым… бардым… тик спектакль карый алмадым.

– Ярый иде кереп карарга, берничә көннән бирле телевизорда Таганка театрының реклама ролигында сиңа охшаган егетне күрсәтәләр, фамилиясе дә Серебров.

Ышанасыңмы, юкмы: мин алдан синең яшь вакытыңны исеңә төшереп, актерлар арасында кысылып йөрисең, дип торам. Шул тикле охшаган! Икенче кат күрсәткәч кенә синнән күпкә яшь икәне күзгә чалынды.

Зәки аңа Таганка театры алдында ни булганны сөйләп бирде.

Шуннан соң алар икәүләп кичке рекламалар вакытын көтеп алдылар.

– Әнә, артта басканы!.. – дип Зәкия күрсәткәндә, Зәкинең күзләре яшь белән тулган иде инде. Аның: «Язмыш! Спектакльгә генә керергә булган бит… Ярабби, эзләгәнемне, зарыгып көткәнемне беләсең бит… Мәңге гафу итмәслекме әллә гөнаһым?.. Озаккамы тагын аердың?» – дигән уйларын реклама дикторы бүлдереп:

– Сәхнә һәм экран йолдызлары катнашкан спектакльдә, яшь булса да, иллегә якын кинофильмнарда уйнап өлгергән, кино яратучылар тарафыннан «Урыслар Рембо»сы кушаматына лаек булган Александр Серебров та катнаша! – диде.

 

Канатлар каерылса да…

 

Күптән түгел «Туган як» газетасында «Каерылган канатлар» исемле әсәр дөнья күрде. Үземнең бу әсәрдән алган кичерешләрем турында башкалар белән дә бүлешәсем килә.

Авторның һәр вакыйга-хәтирәләргә каршы үз фикере бар. Әнвәр әфәнде һәр геройның ни әйтергә теләвен, әйтелмичә калган сүзләрен, чын мәгънәсендә аңлап, укучыларына җиткерә алган. Әсәрдәге геройларның теле һәр тарихи чорга тәңгәл килә.

Авторның үзгәртеп кору чоры турында фикер йөртүе белән мин тулаем риза. Ул бик дөрес итеп, халык теленә кергән әйләнмәләр, мәкальләр белән «перестройка»ның халык өчен сәер, шомлы нәрсә икәнлеген аңлата алган. Ә менә баш герой Зәкинең кичерешләрен, ятим баланың йөрәк әрнүләрен, хокуксызлыктан газап чигүләрен үз йөрәге, назы, күңел җылылыгы белән тәфсирләгән. Әсәрнең һәр мизгелендә Ә. Камалетдиновның кешеләрне, гаделлекне, тугрылыкны яратуы күренеп тора.

Бу әсәрне укыганда күз алдыма тау чишмәсе килә. Чишмә ничек итеп үзенә таулар, ташлар, сикәлтәләр аша олы диңгезгә юл ярса, Зәки дә үзенә шулай юл яра. Тагын да бер нәрсәгә игътибар итәсе килә: әсәрдәге Зәкия образына. Бу илаһи хатынның акыллылыгы, тормышка карашы мәхәббәткә гимн булып яңгырый. Ул хатын яраткан кешесенең хаталарын, кичерешләрен үзенеке кебек кабул иткән. Нарасый балага көнчелек тә, нәфрәт тә тумаган аның йөрәгендә. Ә киресенчә җәллек, ярдәм кулы сузу хисләре чорнап алган аның күңелен. Автор бу герой аша: «Сөйгәнегезнең матур якларын яратсагыз, хаталарын, җитешсезлекләрен дә яратыгыз, хөрмәтләгез, аны тулысынча, чынбарлыгы белән кабул итегез», – дип өнди.

Дөрес, барлык кешеләр дә идеаль була алмый, гел яхшылыктан гына тормыйлар. Шуңа күрә, тормыш иптәшеңнең барлык яхшылыгы белән рәттән, начар якларын да аңлый, кичерә белергә кирәк. Бу бигрәк тә бүгенге яшьләр өчен үрнәк инде.

Ә Зәкигә кайтсак, ул тормышына, булган хаталарына буйсынып, яраклашып гомер кичермәгән. Көрәшергә, аларны җиңәргә, үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәргә өйрәнгән.

Әмма тормыш дулкыннары бик көчле. Үткәннәргә сәяхәт юк. Еракта калган язмыш сукмакларыннан хәтирәләрнең яхшысын да, яманын да җуеп булмый. Зәки моны аңлаган.

Күңелнең иң ерак почмагында гомер буе сакланып килгән, каядыр канатлары каерылып калган баласына булган сөю, сагыну соңгы мизгелдә шул бала өчен горурлык булып чаң кага, йөрәкне тетрәндерә. Ниһаять, баласын табу шатлыгы белән горурлык Зәкинең күңеленә сыймыйча, күз яшьләре булып ургыла.

Көенүләр, йокысыз төн газаплары юкка булмаган, шөкер. Аллаһ Тәгалә һәрбер кичерешләре, күңел борчулары өчен аңарга шундый олы шатлык бүләк иткән, күрәсең. Әсәрнең башыннан алып ахырына кадәр Зәкинең Аллага ышануы, һаман Аллага ялваруы кызыл бизәк булып күренә. Автор бу тарафта яңа юнәлешкә ияреп кенә түгел, бәлки гомер буе Аллага ышанып, бар нәрсә дә дөньяда Аллаһ әмере белән икәнлеген исбатлый. Әйе, канатлар каерылган, ләкин каерылган булса да, Зәки дә, аның улы да, талпынырга, очарга көч тапканнар. Шул җәрәхәтле канатлары белән җилпи-җилпи тормыш үрләренә оча алганнар. Бу әсәр оптимистик рухта язылган. Ышаныч, өметләр акланган, хыяллар тормышка ашкан. Иң мөһиме – ышанырга, нинди генә киртәләр очраса да, рухыңны төшермәскә өнди Камалетдинов әфәнде.

Илһам чишмәң саекмасын, безне яңадан-яңа әсәрләр белән шатландырып тор.

Мәдинә апагыз.
Дзержинск шәһәре



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.