Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Изге хисләр
19.05.2009

Изге хисләр

Әче

Хуш, бәгырем, язмыш булмагандыр,
Утыра алмадык өстәл очына.
Тик нигә соң әле синең иңбашларың
Төшләремдә әле дә кочыла?

Тик нигә соң йөрәк тизрәк тибә,
Искә төшкәч тыкрык буйлары?
Нәрсәдән соң ике сөйгән җанга
Насыйп булалмады туйлары?!

Их… нигә соң төнге айлы кичләр
Бер-беребезне зарыгып көттергән?
Әллә инде айда таплар күреп,
Язмыш араларны өздергән?

Нигә аны өстәл очларына
Синең янга тотып китергән?
Яшь аралаш минем иреннәрдән
»Әче, дуслар, әче» дидергән?

Мәхәббәткә бер отыш

Кайгыларга чумган башым
Күтәртәсең елмаеп,
Канатлатасың хыялны
Карамасаң сагаеп.
Кайгырсам да, җырласам да,
Яшисең уйларымда.
Нинди тылсымнарың тактың,
Гел күрәм юлларымда.
Серле караш, моңсу күзләр –
Сиңа хас үзең тотыш.
Шул мизгелгә бер җыр туса,
Мәхәббәткә бер отыш.

Очрашу

Каршы чыктым юлыңа
Күп вакыт узгач.
Күз әрнетә һәр мизгел
Син узып киткәч.

Күргәнсеңдер хәлемне,
Өч төрле көзгең:
Карамадың нидәндер,
Читкә алдың йөзең.

Исеңдәдер барыбер
Җәйге айлы төн.
Ай янындагы йолдызга
Мине тиңләвең.

Аңлап җитмим нәрсәдән
Аерылдык икән?
Әллә инде юлыбыз
Аерым киткән.

Хәтеремнән чыгалмый
Мәхәббәт-назың.
Аңлашырга араны
Авылга кайттым.

Яшь йөрәгем сызлана
Юлның чатында,
Күз яшьләрем тәгәри
Язгы агымга.

Сөенерсең, дигәнмен,
Керсез эчемнән,
Керле су чәчерәде йөзгә
Тәгәрмәчеңнән.

Тик бөре

Тартма әле күңел кылларын,
Мин сиңа барыбер җырлармын.
Яраткач язларны, гөлләрне,
Билгеле, сандугач тыңлармын.

Әйтми тор тылсымлы сүзләрне,
Әсирең итмәче күзләрне,
Бу җиһан гашыйклар дөньясы,
Ул утта януга түзәрмен.

Түзәрмен таләпчән назыңа,
Гашыйклар! Билгеле назлылар.
Күп түгел, тик бөре – бер өмет
Көтәмен чәчкəле языңнан!

Оныт

Оныт, зинһар, булдыралсаң,
Оныт мине озын мизгелгә.
Бер туктаусыз җан сулышын тоеп,
Кабат күрергә дип тилмерәм.

Әгәр безне вакыт аералса,
Җөйләнмичә тормас яралар.
Тынны кыса шундый кырыс уйлар,
Ә күзләрдән яшьләр тамалар.

Ул чакларда биргән кулъяулыгың
Хәзер менә яшьләр сөртәләр.
Ә йөрәкләр күкрәк читлегендә
Әле һаман нидер көтәләр.

Көтсәләр дә вакыт узган инде,
Күп нәрсәне булмый үзгәртеп.
Рәхмәт әйтик, әйдә, бу җиһанга –
«Сөю» дигәннәрен күрсәтте.

Ялгыш нота

Нигә шелтә, бәгърем, күзләреңдә?
Кайсы вакыт идем ясалма?
Вакытлыча туган хисләреңә
Каршы чыгып, зинһар, алданма.
Исеңдәме, өзеп ташлаганда
Чүп үләнне чәчәк кырыннан,
– Мәңгелеккә китте, – дигән идең,
Ялгыш нота бәхет җырынан.

Кайт инде

Кайт инде, бәгърем, кайт инде,
Киттең дә югалдың ник болай?
Сагынды чишмәләр, кырларың,
Балачак бишегең – Сафаҗай.

Ничек соң түзәсең шул тикле,
Кайда соң тагын да бу ямь бар?
Тирә-як булсалар йолдызлар,
Сафаҗай – көндезге тулган ай.

Сафаҗай – тагын бер тулган ай,
Һичшиксез, син аның Зөһрәсе.
Төшемдә көянтә күтәреп,
Чишмәдән су алып киләсең.

Туктатып суыңны эчкәндә,
Сикерде балыклар елгада,
Шифалы безнең су, дидең дә,
Елмайдың, елмайдың син миңа.

Кайт инде, зарыктым, кайт инде,
Көнемдә чәй суы ташып ал.
Күршеләр шатланып юл бирсен,
Елмайсын Зөһрәсен күреп ай.
Сафаҗай,
Сафаҗай,
Сафаҗай…

Әй бу йөрәк!

Йөрәк тибә дөп-дөп,
Нидер көтә кебек,
Нидер көтә кебек язмыштан.
Әллә көтә язлар, әллә җитми назлар,
Әллә ярсый җавап юклыктан.
Әллә инде шулай
Дөп-дөп итеп саный
Кавышырга күпме калганын.
– Онытма, – дипме, хәтергә ул шакый,
Яшьлек мәхәббәтен, назларын!

Җимермә

Менә алда тагын бергә йөргән юллар,
Тик аларга бүген яшь ага.
Шушы юл чатында очрашырбыз төсле,
Юккамы әллә өмет җанлана!?

Әгәр белсәң иде, җаным, сизсәң иде,
Хыялым бар сине күрергә!
Ярар, дияр идең, сөям, дияр идең,
Әмер бирер идең килергә.

Бәлки көтәсеңдер, җаным, сизәсеңдер,
Ялгыз гына җан да ярсымый.
Чынлап яратуны әрәм итмәс өчен
Язмыш форсатына калдырмыйк.

– Кил яныма, – диеп миңа әйтсәң иде,
Шул мизгелдә әзер килергә.
Минем хаталарны язмышыңа язып,
Мәхәббәтне, зинһар, җимермә.

Соңгы…

Соңгы тапкыр карыйм күзләреңә,
Соңгы сүзем телем очында.
Соңгы тапкыр безнең икебезгә
Тормыш – учак саклый очкыннар.

Соңгы тапкыр ара – кыл нәзеклек.
Кыл очында хыял – киләчәк.
Язмыштыр, дип, упкын күрә торып,
Ихтыярлар кылны кисәчәк.

Соңгы тапкыр учак болгый ахры,
Чал мәхәббәт китеп барышлый.
Тезөсләнеп упкын алларына
Яшәвенме безгә багышлый.

Соңгы түгел, бәгърем, соң да түгел,
Мәңгелеккә әйдә бергәләп.
Аерылышу кебек кара мизгел
Йөремәсен җаннар өзгәләп.

Соңгы түгел, фәкать теләгемдә
«Учак» янса, бетмәс теләкләр.
Бөреләнгән хыял чәчәк атар,
Бер-бересен сөйсә йөрәкләр!!!

Гөрләвек

Гөрли-гөрли гөрләвекләр ага юл буйлап,
Таныш тавыш көтеп, барам үткәнне уйлап.
Яз башлары… гөрләвекле айлы кич иде,
Язмышыма гөрли-гөрли килде дә керде.
Мин сиңа гөрләвек булсам, син – елгам, диде,
Мәңгелеккә бергә, – дидек, агалса идек.
Тик елгабыз көтмәгәндә ярларыннан ашты,
Гөрләвегем, кайталмыйча, каядыр акты.
Кабат җитте яз башлары, мин сине эзлим,
Кушылган урынга җиткәч нишләрмен – белмим.

Көтү

– Әйләнеп исән кайт, дисәң дә,
Көтәргә вәгъдәләр бирмәдең.
Шау-шулар күтәреп: «Көтәм», – дип,
Кемгә дә сөйләп тә йөрмәдең.

Тик көттең хатымны, кайтуны,
Ышаныч – шәм уты, сагыну.
Туктаусыз яучылар җилендә
Читендер шәм уты яндыру.

Күңелем камаган учактан:
– Сагын, дип шәм генә калдырдым.
Сынавым сындырса, нишлим дип,
Үкендем, уфтандым, сагындым.

Бәйрәмем! Каршыма килгәнең,
– Кайттыңмы, сөйгәнем, дигәнең.
Сынаудан сызлаган җаныма
Җаныңнан җылыңны биргәнең.

Мәңгегә хәтердә ул көннәр,
Йөрәктә ул җәйнең җылысы.
Чишмәләр суыдай агыла
Күкрәктән мәхәббәт тойгысы.

Күзләреңә туры карый алсам

Чәчләреңне җилләр сыман сыйпап,
Узар идем таңнар атканда.
Күзләреңә, күлгә чумган сыман
Чумар идем, хәтта батсам да.

Синең белән бергә гөлләр җыеп,
Таҗлар үрер идем кырларда.
Күзләреңә туры каратырлык
Изге урыннарың соң кайларда?

Гомер буе сине беләм төсле,
Җаным тарта синең яныңа.
Көндезләрен якта йөресәм дә,
Төшләремдә барам алдыңа.

Бу кадәрле уфтанмас та идем,
Әгәр белсәм синең уеңны.
Зәгыйфьләнмә, ятим итмә, тыңла,
Сиңа диеп язган җырымны.

Күзләреңә туры карый алсам,
Әйтер идем: оныт барсын да!
Сиңа тиеш антым бирер идем
Иртән чыккан кояш алдында.

Күзләреңә туры карый алсам,
Әйтер идем: оныт барсын да!
Сиңа тиеш антым бирер идем
Яшәү биргән кояш алдында!

Вальс

Яшел талдан ап-ак кардай
Сибелә мамык,
Әйтерсең лә иңбашында
Оренбур яулык.

Әйләнәсең кышкы вальста
Мамыклар белән,
Мамык карлар сыйпап уза
Алсу битеңнән.

Көнләшсә дә, күңел кыймый
Кочып үбәргә.
Аһәңдәшлек төзү кыен,
Җиңел сүтәргә.

Озак тормас, мамыкларның
Явуы бетәр,
Бәйрәм арты тал да талыр,
Хыял да китәр.

Син яшәрсең хәтеремдә
Кабат яз көтеп.
Әйләнергә тал тирәли
Хыялдан төшеп.

Әйтмәдең

Гомер үтә диеп ашыкмадың
Әйтер өчен серле сүзеңне.
Сүз көтмәдем,
Ул йөрәкләр эше,
Мин һаман да көттем үзеңне.

Күп ишеттем «сөям» дигән сүзләр,
«Гомерлеккә, сине генә» дигәнне…
Әйтелмәде, җанга рәхәт биреп,
Йөрәккәйне сөендергәне.

Син дә «мине аңламады» димә,
Һәр карашың, сүзең аңладым.
«Сине генә сөям» дигән сүзсез
Язмыш җилен җиңә алмадым.

Ярый, әйтмә, әле соң да инде,
Табышмагым – гомер буена.
Талисманга әйләнгәндер инде
Ул сүзләр дә назлы куеныңда.

Чәчләреңә чаллар йөгерсә дә,
Йокласаң да бүтән беләктә,
Миңа әйтер, миңа сөйләр сүзләр
Тынгы бирмәсләр бит йөрәккә.

Сыңар

Каплый карлар йөзләремне,
Тәрәзәмне-күзләремне,
Озак тотмый эзләремне,
Тик ябалмый сүзләремне.

Алар барыбер барып җитәр,
Вакытлыча борчу китәр,
Бөреләнер хисләремне
Ук-сүзләрем илтәр, илтәр.

Көчләп тартсам, җәям сынар,
Вакыт безне сыный, сынар.
«Аукцион»га түземлекне
Куя алмыйм, фикер сыңар.

Хәтерлә син, иркәм…

Ут басса да йөргән сукмакларны,
Күл кипмәгән, камыш үстерә.
Күл бит күзләр, камыш – керфекләрең.
Карашларың искә төшерә.

Зәңгәр күзләр, мәңге таныш караш,
Уйга калам баскан җиремдә.
Иңбашыңда бөдрә чәчең уйный,
Хәтирәгә җиккән җилемдә.

Саф күңелдән көр кулларым белән
Җыйган идем алсу чәчәкләр,
Күңел кошы канатларын сала
Кунар җирен сибеп бәрсәләр.

Суга сусап тузан йоткан гөлләр,
Җан сызлатып шиңде бер ара.
Ярый әле күңел юатырга
Күл янында гөлләр яңара.

Шул ачышка кабат канатланып,
Назлы гөлләр җыям тиз ара.
Сиңа ошатып кабат күлгә карыйм,
Тирә-як шат, ә күл кабат елмая.

Серләр (җыр)

Талларым, талларым, талларым тирбәлә
Минем эч серемне белгәнгә.
Син кичә сүз бирдең, очрашырбыз, дидең,
Кич җиткәч шул таллар төбендә.

Бер генә минут та чыкмыйсың уемнан,
Уянды бик татлы хисләрем.
Кояшлы көннәрем, яңгырлар яуса да,
Кош сайрый күңелемдә… нишләдең.

Талларым-дусларым, тирбәләбез бергә,
Ачмагыз серемне беркемгә.
Мин сезгә су сиптем, сакладым җилләрдән,
Язмышмы ул вакыт эндәшкән:

– Су сипсәң, талларың яшәреп яшерер
Оялчан күңелең серләрен!
Шуңармы, шатлыкны талларым үскәнче
Көтсәм дә бу чама сизмәдем.

Талларым яшәреп яшерә серләрен -
Бәхеттән тирбәлеш алдымда!
Көтәмен кичләрне, нишләдең, нишләдең,
Омтылыш уяттың җанымда.

Яшьләр

Үткән инде яшьлек елларым,
Кайта алмыйм киңәш бирергә.
Анда ялгыш яшьлек мәхәббәт
Кыя ташларына бәрелгән.
Ташка тиеп бәхет савыты-
Шифалы су җиргә түгелгән.
Таш йотканчы соңгы тамчылар
Ак болытка очып өлгергән.

Ак болытка бәгыре өшеп,
Өй читендә бозлар эленгән.
Эреп тама яшьлек мәхәббәт
Яз башының җылы җиленнән.

Ялгызлык

Кыр тавыклары яшиләр
Куе яшел үләндә,
«Пырр» итеп очып китәләр
Якынрак килсәң дә.

Олы парлар һаман сакта,
Тулы гаилә, соклангыч!
Дистә якын балалары -
Курыкмагыз, дим, очмагыз.

Ә монысы нигә ялгыз,
Миннән алда йөгерә.
– Кайда гаиләң? – дип эндәшәм
Миндәй ялгыз мескенгә.

– Кайда гаиләң? – ди кайтаваз,
Тына, көтә җавапны.
Сүз ядрәләре тетте, дим,
Шуңа җаным газаплы.

Шул тавыштан да шикләнеп,
Теге гаилә «пырр» очты.
Шулай сакланалмаганга
Мине ялгызлык кочты.

Алларымда яшел үлән,
Ялгызак кош юлымда,
Шикләнсәм дә алга атлыйм:
– Кил! – дигән хат кулымда.

Онытмам

Кызыл чия тулы бакча
Эчләрендә бергә йөрегән,
– Сине сөям, бәгърем, – дигән
Мизгелләрне онытмам мин.

Чия сулы – кызыл ширбәт,
Савытларга салып биргән,
– Менә эчче, бәгърем, – дигән
Мизгелләрне онытмам мин.

Чиялектә «сөям» диеп,
Сине үпкәнемне, бәгърем,
Искә төшкән мизгелләрдә
Елмаюдан котылам мин.

Бушлык

Кирәкмәгән хисне уятма
Керсез күңелләреңдә.
Син ышанма минем хакта
Ятлар сөйләгәненә.

Үзем сөйлим ниләр барын
Хәрефен дә җуймыйча.
Ике арада төрле эзләр
Мәңгегә калдырмыйча.

Исеңә төшер: әгәр булса
Мин кеше сөйләгәнне!
Көттермисең җавабыңны:
– Юк, дисең, сөйләмәдең.

Минем уйча, кеше сөйләү
Бергә унын куштырып,
Күрсәтә ул озын телнең
Күңел кыры бушлыгын.

Хәтер көзгесе

Яшьлегемне искә ала-ала
Яшел чирәмеңә утырдым.
Зәңгәр күлем, хәтер көзгем булып,
Сагыш уйларына чумырдың.

Борма сукмагында яши икән,
Яшьлек эзләр шунда язылган.
Бер дә шиксез синең янда, күлем,
Илһам чишмәләрем ачылган.

Исеңдәме яшь агызган көннәр
Яшел камышыңа сыенып?
Нәкъ шул вакыт синең тып-тын суың
Зәңгәр күзләр булып тоелды.

Исеңдәме, яшел камыш назы
Җөйсез ямаулады сагышны?
Шушы көннән сиңа көнләшмәдем
Зифа буйлы яшел камышны.

Әнә тагын киңәш биргән төсле
Пышылдаша безгә камышлар,
Икебез дә кабат тып-тын калдык
Дәва алсын дипме сагышлар?


Бәхетемнең тулылыгын күреп,
Кояш көләч бүген көн буе.
Чәчәкләрдә күбәләкләр вальсын
Карар өчен тынган су юлы.

Әнә тургай нинди биек менгән,
Гүзәллекне мактап җырларга,
Сихри рәхәт булып моңы ява
Зәңгәр күктән яшел кырларга.

Авылыма бал кортлары оча
Нектар ташып шушы кырлардан,
Һәр кешегә ләззәт, шифа юллый
Уң табигать эшчән кортлардан.

Тел яралары

Ашыкма, әйтмә
Чәнчүле сүзләр,
Кирәкмәс яшьләр
Түкмәсен күзләр.
Безнең халыкның
Мәкальләре бар:
Ызгыш тормышның
Җимеше – моң-зар.
Күңел ишетсә
Ягымлы сүзне,
Булыр ягымлы
Икеләп үзе.
Җөйләнсәләр дә
Кул яралары,
Җөйләнмәс икән
Тел яралары.
Кояш яктысы
Булса йөзләрдә,
Йөрәкләргә ял,
Бәхет күзләрдә.

Хуш

Хушлаштыкмы? Ярый, хуш, яхшым,
Кире кайтыр күпер сүтелгән,
Тик онытма, юкка түгелдер
Язмыш юлын бергә үтүләр.

Без үткән юл озын, киң иде,
Хәзер отыш: юлның тарлары…
Бер туктамый бәгырь тырнала,
Без бит идек бәхет парлары.

Кем гаепле – язмыш, әллә без:
«Бәйләнешкән чәчләр» киселгән.
Бәхет, рәхәт, ләззәт дөньясы
Бәйләменнән инде сибелгән.

Язмыш – сорау, әллә зур сынау –
Мәҗбүр итә «уттан да» үтәргә.
Бәхет түгел якты юл ташлап
Кысан сукмаклардан китәргә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.