Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Шамук бабай нәселе
19.05.2009

Шамук бабай нәселе

 

Халкыбызның «…бак нәселенә» дигән әйтеме беркайчан да актуальлеген югалтмас кебек, чөнки тормышыбыз, чынбарлык аның хаклыгын исбатлый тора. Дөрестән дә, нәселләрнең генетик үзенчәлекләре буыннан-буынга күчеп, берәүләр сатып-алу эшендә, икенчеләре белем-агарту юнәлешендә, өченчеләре һөнәри яки иҗади юлда әти-бабаларының казанышларын арттыра баралар.

Белем агарту юнәлешендә халыкка хезмәт итүче нәселләрдән сафаҗайлы Хәбибулла хәзрәт, краснайлы Әхтәм хәзрәт, Мочалида Вахит хәзрәт Шамуков нәселләрен күрсәтергә була.

Вахит хәзрәт Шамуков 1820-нче елда Иске Мочали авылында Шамшетдин хәзрәт гаиләсендә дөньяга килә. Гомеренең бер өлешен Санкт-Петербургта яшәгән. Заманның алдынгы карашлы кешесе буларак, Шамшетдин мулла Вахитны Стамбул шәһәренә укырга илтеп калдыра. Төркиядә җиде ел белем алгач Вахитны әтисе Бохара мәдрәсәсенә укырга озата. Уку белән рәттән шәкерт бөек табиб Абу Гали Синаның китапларын укып, дәвалау ысулларын да үзләштерә. Ул гарәп, фарсы, төрек француз һәм рус телен белгән дип сөйлиләр авылдашлары.

1842 елда Вахит хәзрәт туган авылына кайтып имамлык вазифаларын үтәүгә керешә. Шул ук вакытта авылдашларын дәвалый. Яшь табибның даны тирә-як авылларга тарала. Аның кешеләрне дәвалау нигезендә Корьән сүрәләре, үләннәр, тамырлар, йолдызнамә, гомумән, табигать белән тыгыз бәйләнеш булган.

Мулланың бу шөгыле турында халык хәтерендә төрле риваятьләр сакланган. Мәсәлән, Әдһәм абый Аймалетдинов бу хакта: « Вахит хәзрәт авылыбызның иң атаклы кешеләренең берсе булган. Аңа төрле авыллардан, шәһәрләрдән, күрше губернәләрдән дәва күрү өчен йөргәннәр. Ул хәтта җен кагылганны яки акылдан язганнарны да дәвалый алган. Мәсәлән, бер күрше татар авылыннан аяк-куллары богаулы кызны абыйлары алып киләләр. Бу эш урамда халык алдында була. Хәзрәт нәрсәдән болай булганны сорашкач, абыйлары: «Кияүгә чыгып, никах кичендә сеңлебезгә нәрсәдер булды», – дип җавап бирәләр. Вахит хәзрәт кызның аркасына кулын куеп, Корьән сүрәсе укый һәм богауларын салдырып, аны өенә алып керә. Бер атна узгач кыз сау-сәламәт булып өенә кайтып китә.

Мондый могҗизага тиң хәлләрне хәзрәт яшәгән заманда безнең авыл халкы күп күргән. Мәсәлән, күршесе утын алырга дип хәзрәт йортына керә. Төне буена аркасына утын асып йөргән күршесен иртән намазга торган хәзрәт кенә чыгарып җибәргән. «Кая гына барсам да, алдымда таш койма пәйда булды. Һәрвакыт йомыш белән кереп йөргән йорттан чыгарга юл табалмый газапландым», – дип сөйләгән утын урлаучы.

Мәдрәсә салдырып белем бирү юлында күп көч куйган Вахит хәзрәтне язмыш та төрлечә сынаган. Стамбул шәһәренең дини академиясендә укган ике улы фаҗигале вафат булалар. Олысы хаҗга барганда үлеп кала, ә икенчесен ат тибеп имгәткәннән соң, өч көн узгач үлә.

Мөхлисә исемле кызы Ленинград шәһәрендә Нева елгасында һәлак була.

Хәзрәтнең 1860 елда туган Гәрәй исемле улы яше җиткәч Бохара мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамалап кайткач, әтисенең мәчетендә мулла була. Тик сәяси репрессияләр тәгәрмәченә эләгеп, 1937 елда кулга алына һәм Горький төрмәсендә атып үтерелә. Бүгенге көндә Гәрәй хәзрәт йортында улы Нәим абый яши. Ул гомере буе колхозда эшләп көн күргән. Хатыны Нәзимә апа белән җиде бала үстергәннәр. Бу йортта яңа типтагы өй дә бар инде. Аны Наил Наимович Шамуков Мәсәкүдә торып салдырган.

Димәк, Гәрәй мулла йорты тузылмас. Аның Нәзифә исемле кызы Бөек Ватан сугышы елларында Казанда медицина институтын тәмамлый. Шунда терапевт булып 1951 елга кадәр эшләгәч, Мәскәүгә күчә. Анда 24 ел буе терапия бүлеге мөдире булып эшли. Аның кызы Рауза Әсхәтовна галим, Мәскәүнең Тарасевич ис. Фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр.

Гәрәй хәзрәтнең оныгы Әхмәт Нургали улы Шамуков 1952 елдан башлап ун ел буе авыл советын җитәкли, аннан колхоз рәисе булып эшли. Шул ук Әхмәт абый Бөек Ватан сугышында катнашып, батырлык күрсәтә. 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында катнашкан егетнең күкрәген «Бөек Ватан сугышы», өч Кызыл Йолдыз орденнары, күп санлы медальләр бизәгән. Әхмәт абый тормыш иптәше Сания апа белән биш бала үстергән. Аларның өчесе Мәскәүдә, ә Равил белән Ринат авылда көн күрәләр. Бу егетләр үз вакытларында сабантуйларда дан тоткан спортчылар да иде. Ринатның көндәшен кул өстенә алып китеп сыртка салганын күп кеше хәтерли торгандыр.

Равил Шамуков әтисе эшләп ялга чыккан хуҗалыкта шофер, механик, инженер булып эшләде, ә быел нәселдән килгән муллалык эстафетасын үз өстенә алды. Иске Мочали мәхәлләсенең имамы булды. Ринат озак еллар «Алга» хуҗалыгында эшләгәннән соң, үзенә җир алып, фермер хуҗалыгы оештырды. Уңышлы гына эшләп килә.

Вахит хәзрәт 1895-елда туган Абдулкадыйр исемле малаен чит илләргә җибәрергә шикләнеп, Казанда, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта. Шуннан авылга кайтып, Абдулкадыйр шәкертләр укыта башлый. Революциядән соң дөньяви мәктәп ачуда актив катнаша, шул мәктәптә укытучы һәм директор булып эшли. Авылларның укымышлы кешеләре үзара аралашып яшәделәр булса кирәк, ул сафаҗайлы Хабибулла ишанның оныгы Хава Мөхиссиннә кызына өйләнеп гаилә кора. Икәүләшеп биш бала үстерәләр. Бу үрнәк алырдай тату гаилә мөгаллимлек белән беррәттән бакча үстерә, 60 оя умарта тота. Аларныкы кебек төзек йорт һәм бай җимеш бакчасы ул вакытта бик сирәк булган. Аларның йортын хәтта фотога төшереп өлкә газетасында «Эш сөюче гаилә» исемле мәкалә язып чыккан булганнар.

Ләкин тыныч кына яшәп килгән кешеләрнең хыялларын, өметләрен сугыш ватып-сүтеп ташлый. 28 ел укытучылык иткән, 5 бала атасы булган 48 яшендәге Абдулкадыйр абый да үзе теләп фронтка китә. Хава апа 1943– елның августында Ленинградтан бер атна эчендә ике «кара печатьле» хат ала: сугыш кырында ире һәм Зөфәр исемле 17 яшьлек улы үлеп кала. Аларның фронттан язган хатларын Хава апа гомере буе саклаган. Бүген алар килене Роза Каюмовна кулында. Роза апа бу язманы әзерләгәндә мине шушы хатлар белән дә таныштырды. Аларның берсендә түбәндәгечә язылган: «Исәнмесез, җәмәгатем Хава, балаларым Вәлит, Вәлидә, Фәрит! Дөнья шундый нәрсә, теләсәң-теләмәсәң дә якын кешеләрдән аера. Мин сезне яклар өчен, саклар өчен бер нәрсәмне дә кызганмам. Сез генә исән-сау булыгыз.

Хава, сабыр кошым! Сыерыңнан аерылмасаң, ач булмассыз. Вәлит улым, нинди авырлыклар булса да, укырга тырыш, синең бит укырга сәләтең бар. Укытучылык эшен дәвам иттерә алсаң, мин бәхетле булырмын. Нибар ышаныч үзегездә, без бит ут эчендә. Өмет зур, кайтырмын дип өметләнәм. Исән-сау күрешергә Аллаһ Тәгалә насыйп әйләсен.

Май, 1942-ел.
Абдулкадыйр Шамуков».

 

Абдулкадыйр абыйның Зөбәйдә исемле кызы нәкъ шул дәһшәтле елларда Казан медицина институтына укырга керә. Берникадәр вакыт укыганнан соң, стипендия булмау сәбәпле, Ветеринария институтына күчә. Укыган арада шәфкать туташы булып хастахәнәдә эшли башлый. Институтны тәмамлагач Тобольск шәһәрендә озак еллар ветлабораториянең өлкән табибы һәм мөдире булып эшли.

Зөбәйдә апаның яшәү рәвешен аның күпсанлы дәүләт бүләкләре дәлилли. Ул Россия Федерациясенең атказанган ветеринария хезмәткәре, «Хезмәт Кызыл байрагы», «Почет билгесе» орденнары һәм сугыш чоры медальләре кавалеры.

Абдылкадыйр абыйның бердәнбер исән баласы Вәлидә апа бүгенге көндә Краснодар краенда яши икән. Улы Фәрит шунда яшәп, инженер-технолог булып хезмәт иткән, тик 40 яшь тулуга фаҗигале вафат булган. Фәритнең уллары Радик милиция подполковнигы, ә Руслан капитан чинында хезмәт итәләр.

Мөгаллимнәр гаиләсендә өченче бала булып дөньга килгән Вәлит әтисенең васыятен үтәргә тырышып, башта Кочко-Пожар педучилищесын, аннары Казан дәүләт педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Аңа институт кафедрасында калырга тәкъдим ясыйлар, тик ул туган җиренә, Мочалига кайта. 1957-елда Шикаев Каюмның кызы Роза белән өйләнәшеп гаилә коралар.

Роза апа чыгышы белән Пожардан, әтисе Петрякста МТС директоры булып эшләгәндә, байтак еллар шунда яшәгәннәр. Роза Арзамас педагогия институтының филология бүлеген тәмамлагач, 44 ел балалар укыткан. 1992-елда пенсиягә чыгып та әле тагын 8 ел балаларга белем биргән. Хезмәт стажы, Петрякс парткабинетында эшләве белән, 47 елга җыела.

Бу язманың төп консультанты булган Роза апаның Шамуковлар нәселенә тугрылыклы икәнен аның искә алып сөйләүләреннән аңладым. Аны үзен дә үз күрәләр, ихтирам итәләр. Әңгәмә барышында Равилхәзрәт: «Роза апа нәселебез турында барыбыздан да күбрәк белә, тарихи мәгълүматларны ул туплый бара", – диде.

Дөрестән дә, Роза апа мине кызыксындырган һәр сорауга җавап бирде. Бу фамилиянең килеп чыгышы турында ул: «Бу Вахит хәзрәтнең әтисе Шамшетдин хәзрәттән башланган фамилия. Ул Санкт-Петербургта яшәгән, үз вакытында Стамбулның дини Академиясен тәмамлаган. Граф Юсуповлар белән аралашып торган, үзе дә дворян титулы йөрткән. Анардан калган тарихи истәлегебез дәбар,әнә стенадагы сәгать аныкы. Ул аны 1811- елда Париждан алып кайткан булган. Шушы елдан алып вакыт күрсәтә, туктаганы юк», – диде.

Мочали мәктәбе укытучылары Вәлит абыйны сагыналар: «Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч, эчтәлеклеһәм бик аңлаешлы була иде. Ул гомере буе балаларга төпле белем – тәрбия бирергә тырышты. Төбәгебездә беренчеләрдән булып укыту бүлмәләрен аерым фәннәргә багышлап җиһазландыруга иреште. Мәсәлән, татар телен укыту бүлмәсендә татар язучылары портретларын, туган тел, матур әдәбият турында язмаларны, бүтән кирәкле мәгълүматны яңарта, арттыра торды.

Педагогик яңалыкларны тиз күреп алуы, аны үзләштерүе, безнең белән уртаклаша белүе барыбыз өчен дә үрнәк булды. Мәктәпнең 120 еллык юбилеенда иң җаваплы эш – доклад ясау Вәлит абыйга йөкләнгән иде. Дөрестән дә, ихласыннан,йөрәге аша уздырып әзерләгән чыгышы бүген дә колакта яңгырый кебек. Аның үз-үзен тотышы – укытучыларга эталон булырлык. Без аның белән горурланып яшибез", – дип сөйләделәр.

«Мәгариф отличнигы», татар теле һәм әдәбияте укытучысы Вәлит абый Шамуков мәктәптә 51 ел эшләгән, шуларның 30 елын завуч һәм директор булган.

Роза апа үз гаиләсе турында: «Вәлит белән 42 ел яшәдек. Ике бала үстердек. Кызыбыз Эльмира Арзамас институтын тәмамлап, Мочали мәктәбендә ике ел математиканы укыткач, Мәскәүгә китте. Анда да укыту эшен дәвам итә. Кызлары Алсу, малайлары Ринат югары уку йортларында укыйлар, татар-мишәр традицяләрендә тәрбияләнәләр. Улыбыз Зөфәр дә Мәскәүдә яши. Ул Казан авиация институтын тәмамлаган иде,әле таможняда бер бүлекне җитәкли. Эшендә зур абруй казанды. Киленебез Надия белән ике бала үстерәләр. Алар әле мәктәп укучылары. Авылны бик яраталар.Әткәйләренең сагыну кунагында чын күңелдән сәдака өләшәләр. Кем юлын дәвам иткәннәрен әлегә әйтеп булмый. Чын кеше булып үссеннәр иде.

Балаларыбыз нәсел традицияләрен саклап яшәргә тырышалар. Зөфәр нәсел йортын төзек тота, бабайларына охшады. Әтисеннән урынын тамгалатып калдырып, өч катлы өй салдырды, әтисенең, әби– бабаларының елларын уздыру өчен махсус өй дә эшләтте. Яңа мәчет абзарына кое казытты. Урта мәктәптә ветеран укытучыларга мемориаль такта эшләтеп китерде. Балаларыбызның, гомумән, Шамуковлар нәселенең яшәвенә сөенеп гомер итәм. Вәлитем генә юк, ул да бик сөенер, шатланыр иде», – диде.

Әйе, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә шөкерана кылып яшәгән кешенең нәсел агачы корымый, тармакланып үсә бара. Шәмшетдин – Шамук бабайның нәсел агачы да нәкъ шундый тирән тамырлы, киң тармаклы, куәтле агачны хәтерләтә.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.