Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Мидихат
19.05.2009

Мидихат

 

Татар халык бәйрәме Сабантуй бик күп оста көрәшчеләрне мәйданга чыгарды. Алар арасында инде Россия һәм дөнья чемпионнарыбыз да бар.

Халык Сабантуй мәйданы тоткан батырларын онытмый, бәйрәмнәрдә аларны искә алып – бу егет Амурча көрәшә, бусы Ризаны хәтерләтә, бу, һичшиксез, «цатан"ның туганыдыр, дип чагыштыра. Көрәш остасы, озак еллар мәйдан тоткан Мидихат ХӨСНЕТДИНОВНЫ төбәгебез авылларында искә алмаган кеше юктыр.

Еллар үтү белән аерым мизгелләр һәм вакыйгаләр онытыла. Шуны истә тотып без бу егетебез турында хәтер яңартырга булдык һәм Мидихат абыйның дусларына, туганнарына аның турында истәлекләр белән уртаклашуны үтенеп мөрәҗәгать иттек.

Уразавыл район спорт комитеты хезмәткәре Абубәкер Алиев батырның фотоларын һәм сабантуйларда яулаган мактау грамоталарын, дипломнарын безгә тапшырды. Иске Мочали авылында яшәүче хезмәт ветераны Әдһәм абый Аймалетдинов үзе Уразавылга, Рбишчага барып, Мидихатны якыннан белгән кешеләр белән очрашып аралашты һәм түбәндәгеләрне сөйләде: Хөснетдин белән Фәриханың улы Мидихат 1933нчы елның 27 – августында Иске Мочалида дөньяга килә. Балага өч яшь тулгач, Фәрихә өч баласын алып Мочалидан Дүрт өйле яки Муравлевкага күченеп китә. «Кисүк» кушаматлы Хөснетдин дә сабантуйларда көрәшеп йөргән. Ул «Шикү» дигән бик бай нәселдән була. Ике туганын кулак итеп талыйлар, ә Хөснетдин, гаиләсен талатмас өчен, Мәскәүгә китеп урнаша. Шулай итеп Мидихат әтисез кала. Соңрак Фәрихә Юныс исемле кешегә иргә чыга. Мидихатның Әхмәт, Маяз исемле туганнары бер әтидән булса, Әнвәр инде Юныстан туган энесе була.

Ул заман малайлары барысы да чирәмдә җыелышып көрәшеп – уйнап үсә. Мидихат та кече яшьтән һәр нәрсәне җиренә җиткереп эшләргә яратучан холкы белән аерылып тора. Мәсәлән, Велемеев Наил башта аны ега торган булса, ул берничә ел алымнарын шомартып соңыннан Наилны һәрвакыт екты.

Беренче тапкыр 1953 – елда Петрякста Мидихатның батыр калганы хәтеремдә. 1957 – елда Рбишча сабантуенда миңа аның белән финалда көрәшергә туры килде. Бик көчле кеше, төрлечә алымнар ясый. Аның «эчтән алу» алымына каршы тора алмадым, ул өстә калды.

Кайсы бер көрәшче «ятып» йөри. Мидихат андый түгел иде, киресенчә, аның белән бил алышканда нибар көчеңне кулланасы, аның белән ярышасы килә иде.

Мидихат туган авылына килеп– китеп йөреде. Аның иң якын дусларының берсе Ибраһимов Үмәр булгандыр, һәрвакыт бергәләр иде. Без Мидихат белән бик күп мәҗелесләрдә булдык, аның матур җырлавын тыңламыйча таралашмый идек. «Мин шул җырларым белән Уразавыл – Горький арасын кыскартам, кайвакыт руль артында юл буе җырлый барам», – дип сөйләгәне хәтеремдә диде ветеран.

«Без Мидихат белән Дүрт Өйле авылында үстек, бергә көтү көттек, колхозда атлар җиктек, – дип сөйләп китте Иске Мочалида яшәүче Мөнип абый Азизов – Мидихат бала чактан үк үзенең сабырлыгы, мәрхәмәтле булуы белән аерылып торды. Авыл советыбыз Рбишчада булганга Мидихат соңыннан шунда китеп сельпода шофер булып эшли башлады. Моңа кадәр Сергачта шоферлыкка укыдык. Шунда көрәш ярышлары оештыра идек. Мидихат шунда беренче тапкыр Риза белән көрәште. Кайсы екканны төгәл әйтә алмыйм, чөнки икесе дә таза, оста егетләр иде. Ике потлы герны күтәргәндә дә бер бересен уза алмадылар.

Хәрби хезмәткә китәр елыбызда икебез дә сабантуйда көрәштек. Мидихат ундүрт кеше егып батыр исеменә лаек булды. Бергә медицина тикшерүе үттек. Ялгышмыйча әйтәм: аның буе 171 сантиметр, авырлыгы 75 килограмм иде. Соңыннан 90 килограммга җитте»,– диде Мөнип абый.

Мидихат абыйның күпсанлы мактау грамоталары арасында җыр бәйгеләрендә җиңүләре өчен бирелгәннәре дә бар. Мәсәлән, Бөек октябрнең 70 еллыгына багышланган Бөтенсоюз фестивалендә ул диплом белән бүләкләнгән. Рәшит Ваһаповның тууына 80 ел тулу уңаеннан оештырылган җыр ярышында (1988-ел) икенче урынны алган өчен бирелгән дипломны аңа танылган баянчы Рамил Курамшин тапшырган.

1967-елда Кызыл Октябрь районы чемпионатында Мидихат шашка буенча ярышта беренче урынны яулаган. Ирекле көрәш келәмнәрендә дә осталык күрсәткән Мидихат: мәсәлән, 1961-елда Горький өлкәсе чемпионатында уртача авырлыкта беренче урын өчен диплом алган. 1954-елда 32 килограммлык гер күтәрү буенча ярышта икенче урынны яулавы турында таныклык та сакланган. Димәк, легендар көрәшче төрле яктан оста булган.

Унбиш тапкыр районнар, шул исәптә җиде тапкырын Уразавыл сабантуе батыры була алган спортчы үзенең осталыгын төрлечә арттырган. Мәсәлән, «эчтән алу» алымын җиргә күмелгән имән баганасын аяк белән суырып «шомарткан».

Бу язманы әзерләгәндә, Мәскәүдән Мидихат абыйның кызы Динәнең Иске Мочалига кайтуын ишетеп әтисе йортына бардык, Мидихат абыйның оныклары турында сөйләштек. Мидихат абый белән Васимә апа өч бала үстергәннәр. Кызганычка, Васимә апа вакытсыз вафат була. Балалар үги ана белән үсә. Туганнарның иң олысы Динә (1959 -елныкы) Ульяновск егете Рөстәм белән гаилә корып Мәскәүдә яши. Кызлары Алсу мәктәпне медальга тәмамлаган, университетта укый. Дзюдо секциясенә йөрегән. «Бабаларына охшарга тырышалар балаларыбыз. Улыбыз Дамир бөтенләй әтинең яшь вакытын хәтерләтә», диделәр Рөстәм белән Динә.

– Бу безнең Фәрихә әбибезнең төп йорты, ул Дүрт өйлегә шул йорттан күченеп киткән булган. Аннары, 1969 елда, шунда кире кайткан. Монда Мәликә апабыз да яшәде. Менә шуны искә алып тормыш иптәшем Рөстәм белән таш өй салдык, – дип сөйләде Динә Мидихатовна.

Монда без Мидихат абыйның олы улы Максутны да очраттык. Ул Уразавылда яши. Малае Илдар Мәскәүдә, хоккей белән шөгыльләнә, ә туганы Маратның улы Рамил футбол уйнарга йөри икән. Димәк, батырыбызның оныклары да спорт белән шөгыльләнә булып чыга.

Яңа Мочали авылы мулласы Фәйзрахман хәзрәт Шабанов та Мидихат абыйны бик яхшы хәтерли: «Ул безнең яшьләр өчен бик зур үрнәк иде. Сабантуйларда: «Кем батыр калды» – дигән сорауга һәрвакыт: «Мидихат!» – дигән җавап була иде. Без аныңча көрәшергә, аңа охшарга тырыша идек. Төрле мәҗлесләрдә Мидихат абый белән очрашырга насыйп булды. Аның башкаруында Рөстәм Яхинның «Китмә, китмә -сандугач» җырын ишеткәч, ник соң бу егет җырчы һөнәрен сайламады икән, дип сокланып уйлана идем.

Соңгы елларда Мидихат абый көрәшмәде,ул тик яңа көрәшчеләрнең билен сынап карар өчен генә мәйданга чыга иде. Әгәр тиешле каршылык тойса: «Бу егеттә өмет бар» , – дип көрәшебезнең киләчәге өчен сөенә иде».

Җитмешенче елларда сабантуй мәйданнарын тоткан Хәмзә Камалетдинов та Мидихат абыйны яхшы хәтерли. «Мидихат абый белән арабыз 20 яшь булуга карамастан, сөлге алып миңа каршы көрәшергә чыкты. Дөрес мин Мидихат абыйның яшьләрне сынавы турында ишеткән идем. Шуңа күрә минем өчен бу очрашу имтихан да булды. Миндә көч, ә анарда осталык иде. Чирәмнән торгач:"Синдә ышаныч бар, егет!» – дип миңа рәхмәт әйтеп мәрәдән чыкты Мидихат абый. Уразавыл сабантуенда күпме генә үтенсәләр дә, миңа каршы кермәде инде. Ул миңа көрәш остасы буларак та,җыр остасы буларак та бик кадерле» ,– диде самбо буенча СССРның спорт мастеры.

Нибары 63 ел яшәп 1997-елның 18-апрелендә вафат булды Мидихат абый Хөснетдинов. Аның турында сорашып кемгә генә мөрәҗәгәть итсәм дә, искә алулар бер булды: чын пәһлеван,матур җырчы, күпкырлы спортчы, ышанычлы кеше, милләтебезнең абруйлы шәхесе, горурлыгы иде, дип җавап бирделәр якташларыбыз.

Дөрестән дә, халык хәтере хак. Анда мактанчыкларга урын юк. Арабызда эчкерсез, ярдәмчел, милләте өчен тырышучылар күбрәк булсын иде. Шушы юлда көчләрен кызганмаган кешеләр күпме күп булса, ул милләтнең киләчәге дә шул кадәр өметле булачак, дигән теләктә яши алсак иде, якташлар.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.