Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Их, заманы!
19.05.2009

Их, заманы!

 

«На уколы!», – дигән әмер Әхмәтне йокысыннан уятты. Шундый керемле төшен бүлдерделәр, ник бу чаклы кычкырырга!? Армиядә хохоллардан булган командирлар да бу тикле кычкыра алмый иде кебек…

Ул төшендә үзен хастаханәгә килергә мәҗбүр иткән кара айгырга йөгән кидертеп мәшәкатьләнә иде бит. Булмады, төшендә дә кара айгырны буйсындырып өлгермәде… «Я, хастаханәдән кайткач карарбыз, без буйсындырмаган атлар тумаган әле», – дип юатты Әхмәт үзен-үзе. Бу вакыйга кичә генә булды. Әхмәткә бурычлы калган бер мукшы колхозы рәисе шалтыратты: «Леша, приезжай давай, того жеребца отдам…и мы в расчете». Әхмәт бу хуҗалыктан ел буена акчасын ала алмый интеккән иде. Шуңа озак уйлап тормыйча, йөк машинасына утырып, Мордовиягә китте. Тик шатланырга иртәрәк иде әле. Айгыр бик тирес холыклы булып чыкты: бер атна элек атлар караучыны тибеп имгәткән. Әхмәт эшне кызу тотты: айгырны элмәк белән буып екты, ләкин йөгән кидертеп маташканда ат кинәт сикереп торды да, аның аша сикерде. Күз ачып йомганчы абзарның капкасын күкрәге белән бәреп тышка сикерде. Атның койрыгы гына күренеп калды. Нәтиҗәдә җилкәсенең авыртуына түзә алмыйча, Әхмәт район хастаханәсенә килде.

Дүрт караватлы бүлмәдә Әхмәттән гайре тагын берәү генә ята икән. Ул да кичә рөхсәт сорап өенә киткән. Иртәнге процедураларга кайтып өлгерде бүлмәдәше. Шәфкать туташы керде:

– Әйдә, Степан Иваныч, чәнчеп алыйк. Бер генә тапкыр кулланыла торганына акчаң булмады, гади белән чәнчәм, гаепләмә.

Ул авыруның ачып куйган арт ягына инәсен кадады.

– Әйдә, чәнче, карчык акча бирмәде. Дөресен әйткәндә, өйдә акча юк. Бернәрсә дә булмас, мине сөзгән сыерның мөгезе бу инәдән күпкә калынрак.

Степан Иваныч авызында тешләр югын күрсәтмәскә тырышып, көлеп җибәрде. Шәфкать туташы чыгып киткәч, Әхмәт мәзәкчеләрдән икәне күренеп торган бу кешедән хәлләрен сорашты. Степан Иваныч туган авылында кеше сыерларын көтә икән.

– Күрше сөзә торган сыерын көтүгә җибәргәч, тынычлыгым бетте. Көн буе шул сыердан куркып, качып йөрим дә, төннәрен кот алынырлык төшләр күреп, саташып чыгам, – дип сөйләп китте Степан Иваныч.

Күрмәгән арада сыер йөгереп килә дә, аны күккә чөеп ташлый икән. Ничә тапкыр инде үтерә язган, кешеләр генә аерып алган үзен. Авыл администрациясе башлыгы сыер хуҗасын кисәтеп тә караган, тик власть китүгә, сыер кабат көтүдә икән.

– Җиде авылга бер башлык булгач, узып барышлый кисәтүләрнең нәтиҗәсе күренгән инде, – дип уфылдап куйды Степан Иваныч.

Буйга метр ярымнар чамасы гына булган алтмыш яшьлек бу кеше бер яктан җәллек уятса, икенче яктан үз-үзен тотышы, мәзәкчеллеге һәм җитезлеге аркасында заман авырлыкларына бирешмәс төсле иде. Үзе турында сөйләп бетергәч, ул җәһәт кенә тумбочка өстенә өч литрлык пыяла банка чыгарып утыртты. Карават очына менеп кунаклады да, зур агач кашык белән каймак сыпырта башлады.

– Икмәк белән аша, эчең йомшарыр, – дигәч:

– Икмәк булмады шул, китермәгәннәр. Атнага бер генә китерәләр аны безнең авылга, – дип, сумкасыннан зур яшел кыяр алып, шуны каймак белән ашавында булды.

Кызык күренеш иде бу (хатыныннан фотоаппарат соратырга кирәк): тумбочка өстендә өч литрлы каймак банкасы, Степан Иваныч бер кулына агач кашык, икенчесенә беләк буйлы яшел кыяр тоткан. Буе җитмәгәнгә карават очына матрасын җәеп утырган. Бу күренеш Әхмәткә мультфильм героен хәтерләтте. Ярты сәгатьләр чамасы үткәч, Степан Иваныч кинәт кенә «хат ташырга кереште». Әхмәт баштарак бу хәлдән көлде:

– Әйттем бит, икмәк белән аша дип. Кызганыч, бүлмәдә кызыл төсле әйбер дә юк..

– Нәрсәгә кызыл әйбер?

– Степан Иваныч, кызылга машиналар, поездлар туктый, сине дә бәлки «хат ташуыңнан» туктатып булыр. Әллә инде памперсмы кидертик үзеңә?

– Нәрсә ул тагын? – дип, чыраен сытты Степан Иваныч.

– Телевизордан гел күрсәтеп торалар инде ул нәрсәне…

– Бездә утлар янмый. Баганалар череп ауды. Телевизор тузан җыеп, икона астында утыра, – диде Степан Иваныч, елмаерга тырышып.

Икенче көнне үзе белән яшүсмер ияртеп бүлмәгә баш табиб килеп керде:

– Менә синең караватың, Тимерхан, тик ничек сөйләшкәнчә, – дип, кисәтеп чыгып китте. Әхмәт бу егетне кемгәдер ошатып алды. Кем икән соң бу дип газапланганда бүлмәгә малайның әтисе килеп керде.

– Әй, син мондамы әллә? Ярый, малай яхшы гына дәвалан, – дип чыгып барганда Әхмәтне күрде. Ярым шаяртып сүз кушты:

– Әхмәт икән, ник монда? Халык акча эшли, артка каласың бит.

– Илдус дустым, исәнме. Безгә язган безнеке булыр. Сез ник монда? Әллә малайгамы нәрсә булды?

– Инде сөйләмә дә, вакыт күзгә күренми, – Илдус сүзен бүлеп, туалеттан кайтып килүче Степан Иванычка карады, – аткыры, ахрысы. Әхмәт раслап баш игәч, Степан Иванычка:

– Здорово, дед? Чего такой бледный? С бабой поругался что ли? Не горюй, вдов навалом, моложе найдем, – диде дә, кабат татарчага күчте. – Озак та түгел кебек армиядән кйтканыбызга, инде малайга да китәр вакыт җиткән. Калдырырга кирәк, багып торып ничек ут астына баланы җибәрергә?Акча эшләр өчен Чечняда сугыш башладылар, ә бер гөнаһсыз егетләрнең каны түгелә. Без бит армиягә җырлап киттек. Көч җыеп, чын ир булып кайттык. Дөресен әйткәндә, сагынып сөйләргә дә рәхәт. Әле нәрсә: я үлә, я карт солдатлар кыерсытып җаннарын талыйлар. – Илдус, кискен генә бу темага сөйләвен туктатып: «Ярый, киттем, яртыны кертәр идем, эчмисең бит. Әйдә, малай, озата чык», – дип, саубуллашып чыгып китте.

Әхмәтне озак йокы алмады. Төн урталарында тигез генә гырылдап йоклаган Степан Иванычның төшенә бәдрәфме иңгәндер, бүлмәне ис алды. Шул ук вакытта Степан Иваныч караваттан сикереп төште дә ишеккә йөгерде. Бераз вакыт узгач, Степан Иваныч тавыш чыгармаска тырышып, җәймәләрен җыеп чыгып китте. Аның урынына кайтып ятканын Әхмәт ишетмәде, яңгыр тавышын тыңлый-тыңлый йоклап киткән иде.

Төшендә дә көчле яңгыр яуды, хәтта суы ташып бүлмәгә дә керде. Су бик тиз арта баруга Әхмәт уянды. Тышта яңгыр туктаган, тик каяндыр су аккан тавыш ишетелә иде. Әхмәт нәрсә ага икән дип, ут кабызды. Янәшәдә йоклап яткан Тимерханның янтавыннан нидер акканын күргәч, аның юрганын кайтарып карады: бәлки йокыга китеп су шешәсен астында калдыргандыр? Тимерханның аз гына каушап калган кап-кара күзләрен күргәч:

– Малай, балык тотыпсың ахрысы? – диде.

Тимерхан берни дәшмәде. Юрганын башыннан ук тартып, гырылдый ук башлады. Иртә белән малай Әхмәт каршына килде дә:

– Абый, кешегә сөйләмәгез инде, мин үзем белеп шулай эшләдем, армиядән калырга кирәк бит, – диде.

– Тимерхан, армиягә ярамаган егетләргә кызлар да бит бакмый…

– Эй, Әхмәт абый, киресенчә, бу бай, армиядән калырга акчасы да, акылы да җиткән дип яныңнан да китмиләр. Армиягә барганнарны сугыш көтә. Исән кайталсалар да, кесәләре буш кайта. Ә мин ике ел эчендә терлек ташып үземә «десятка» алалам. Син әйтәсең…

Әхмәт рентген рәсемен алып кайтканда, табиблар бүлмәдә мәҗ киләләр иде. Дүртенче караватка тагын бер авыруны салганнар. Дежур табиб кан басымын тикшерә, икенчесе укол ясарга әзерләнә. Сырхауның хәле яхшыдан түгел икәне күренеп тора иде. Әхмәт карават очында яшь түгеп торган хатынны таныды: Рабия, Әхмәтнең авылдашы, күрше авылга кияүгә чыккан иде.

– Рабия, ни булды?

– Ни булсын? Әй, Әхмәт, теге арзан аракыны эчеп шулай булды. Ходаем, күпме ирләр шул суррогатны эчеп харап булды. Моны тыю кемгә дә кирәкми. Эш юк, адым саен аракы сатучы. Хет керосин исе чыга торганнарны саттырмасыннар иде, – диде, яшенә төелеп.

Тиздән Рабиянең ирен реанимация бүлегенә алып киттеләр.

Рәсеме гел Почет тактасында иде бит. Һаман беренче урыннарны яулап барган механизатор эшсез калган. Нәрсә булды икән? Шушы уйлар Әхмәтне реанимация бүлегенең ишеге янында елап утырган Рабия янына алып килделәр.

– Нәрсә? Ерак яшәмисез бит, ишетмәдегезмени? Колхозыбызда ничә пред алмашынды. Һәркайсы нәрсә булса да сату юлын эзләде. Башта хайваннарны сатып бетерделәр. Аннары машина-тракторларны. Без дә ни булса да алып калыйк дип, халык терлек абзарларын сүтеп ташыды. Әнә җирне сатырга да закон бар икән инде… Шундый тырышып эшли идек. Аллага шөкер, бер кат бар да бар иде. Ә хәзер нәрсә – эшләргә эш тә юк. Эш тә булмагач аш та юк. Итчеләргә хайваннар суешып йөри иде әле ирем, районның алдынгы механизаторы. Хайван суйганда да эчерәләр, соңыннан да… Авызларына бер эләккинчә генә бит. Әй, Ходаем, ник мондый каргалган заманга эләктек соң!? Күпме кеше үлде бит инде бу аракыдан?! Әй, Аллам, үлсә нишләрмен? Балаларым да Мәскәүдә фатирсыз, кеше каршында кысылып яшиләр. Икәү, хет хайван асрап булса да, балаларга булыша идек. Ялгыз калсам, ни эшләрмен, – дип, елый-елый җавап бирде хатын.

Әхмәт Рабияне тынычландырырга тырышса да, күңеле рәнҗүдән ташып чыккан хатын әрнүен сөйли-сөйли елавында булды. Шул вакытта Әхмәтне бүлмәсенә чакырып хирург:

– Рентген рәсемен карадым, зур зыян юк, – дип әйтеп өлгерде генә, коридорда ыгы-зыгы купты. Рабиянең тагын да илеребрәк елаганы ишетелде. Әхмәт хирург бүлмәсеннән атылып чыкканда, ул коридор идәнендә каталап елый иде:

– Алла, йөрәгем, нишләдең?! Ялгыз калдырдың… Мин дә үлим… Нинди гөнаһыбыз бар? Бар да бар иде, каян килеп чыкты бу кеше талаучы заман?! Саклый алмадым, балаларга ни дип җавап бирермен? Ярабби, йөзтүбән каплансыннар ялган аракы сатучылар…

Җан тетрәткеч сүзләрне тыңлый-тыңлый Әхмәт Рабияне урындыкка утыртты. Дежур табиб дару эчергәч, Рабия тынычлана төште. Әхмәт мәет янына кереп, белгән Корьән сүрәләрен укып чыкты. Рабиядән балаларының адресларын алып, почтадан телеграммалар озатты. Рабияләр яшәгән авыл советына шалтыратып, мондагы хәлне сөйләде.

Тиздән мәетне авылга алып киттеләр. Аны ярып караган хирург Әхмәткә:

– Ничек чыдаган, бичара, бавыры бөтенләй таркалган иде. Эчәкләрен кан алган. Аракы бөтенләй агулаган үзен.

Әхмәт, дежурдагы табибка барып, өенә кайтачагын белдерде.

– Больничный бирәлмимен, пичәт бикләнгән инде, – дигәнгә каршы:

– Эшсезләргә нинди больничный, без дәүләт тарафыннан ташланган, онытылган кешеләр, – диде. Тагын нәрсәдер әйтүдән үзен тыеп, – сез дә бит безнең кебек үк гади кешеләр, ашарыгызга да җитешмәгән эш хакына эшлисез. Ярый, хуш, сау булыгыз, бик күп рәхмәт, – дип, киемнәрен алырга китте.

– Хастаханә ишеген ачып урамга чыгуга, саф һава Әхмәтне айнытып җибәргән кебек булса да, унөченче ел барган үзгәртеп кору корбаннары аның күз алдыннан китмәде.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.