Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — Амурга мəйдан тар идее
19.05.2009

Амурга мəйдан тар идее

 

Татар-мишəр халкы үзенең көтеп алган бəйрəмнəренең берсе – сабантуйны, җəйнең иң хозур һəм озын көннəренə туры китергəн. Сабантуй булачак авылга шəһəрлəрдəн, тирə-як авыллардан халык җыелып, бергəлəшеп шатлык һəм очрашу мизгеллəрен кичергəннəр. Ə инде көрəш мəйданы тирəсендəге тамашачылар, һəр авылның үз батырлары булса да, тирə-як авыл көрəшчелəрен, аеруча зур сабантуй батырларын горурланып искə алалар. Соңгы елларда көрəш осталары булып танылган Сабитовлар, Камалетдиновлар, Нуримановлар, Мөҗиповлар, Валемеевлар, Мусиннар, Имаметдиновлар, Фəйзрахмановлар, Əндəрҗановлар фамилиялəре телдəн төшмилəр. Кайбер көрəшчелəрне исеме яисə кушаматы белəн генə искə алу да җитə. Мəсəлəн: Харис, Əдһəм, Нəҗип, Риза, Рафек, Вəлит, Абдылхак, Максуд, Мидихат, Мир, Кара Ягудə, Кара Мəлик, Кычал, Цатан, Төки, Курай, Амур…

Кызыклы күренеш: аларның чын исемен күп кеше белми дə икəн, ə, мəсəлəн, Амур турында безнең якта ишетмəгəн кеше юктыр да. Бу кушамат Абдылхай Әлләмовка яшь чагында ук киң җилкəле булганга бирелə: «Амур елгасыдай киң сөякле бу малай, моңардан чын көрəшче чыгар», – дигəннəр урам картлары. Тирə-як авыллары сабантуйларында дан казанган Амур турында ишеткəннəремə, туганнарыннан һəм дус-ишлəреннəн җыйган мəгълүматларга таянып язарга булдым бу очеркны.

«Туган як»ның 525-нче номерында Н. Биев «Каерылган канатлар» исемле повестенда Абдылхай Әлләмовны хастаханəдə Зəкигə очраган Абдылхак образы аша тасвирлый. Геройларның исемнəре алмашынып бирелсə дə, бу булган хəл икəн. (Зəки тамагы шешеп больницага элəкте. Палатасына кергəч, читтəге кроватьта ятучы: «Əйдə, энем, уз, ялгыз эчем пошып үлəм инде», – дип, каршы алуыннан ук, аның бик гади, кешелекле адəм икəнен аңлап алды. – Мин күрше авылдан, Абдылхак булам, бəлкем ишеткəнең бардыр. Кушаматым елга исеме буенча, – дип, дəвам итте ул сүзен.

Зəки бу абыйны күргəне бар иде. Чөнки сабантуйларында аның турында төрле хəллəр сөйли иделəр.

Чынлап та, башка кешедəн бер башка биегрəк булган, бөтен кешедəн аерылып торган пəһлеванны кем белмəсен? Тирə-якта дан тота, исеме илгə таралган, үзе гади, сабыр – андыйларны халык аерым ярату белəн ярата, ихтирам итə.

Ике атна эчендə Зəкигə башыннан узган хəллəрне сөйлəде ул.

Аның:

– Зəки, син бик көчле күренəсең, мин юаш кына булсам да, кеше таныйм. Əйдə, сабантуенда көрəшергə кер, әйдə, үзеңне монда ук өйрəтергə тотынам. Ал сөлгеңне, тирес яктан сыртка алырга өйрəтəм, кем дə үзеңне егалмас. Сине уң як белəн сыртка алучыны сул яктан көтмəгəндə аласың да, җиңү!

Көрəшче Рауфны (Ризаны) телгə алгач, ул Зəкигə аның турында бик күп сөйлəде:

– Көчле иде ул, спортны чынлап ярата иде. Чын дус иде. Беркайчан да кеше сатмас. җəл, нинди əшəке кешенең кулы күтəрелгəндер шундый егетне атарга!

– Көрəштек. Ул минем көчле вакытыма элəкте. Авырлыгы минекеннəн азрак иде… Ектым үзен, тик мондый көрəшүче миңа очраганы юк иде. Кабат очрамады да, – диде, күзлəрендəге яшьлəрен сөртеп Абдылхак.

Больницадан чыкканда Зəкигə:

– Кил. Кунакка кил, җаным рəхəтлəнде синең белəн. Яшь булсаң да, дөньяны олылар кебек аңлыйсың, энем, – дип озатып калды.

Зəки: «Килермен, очрашырбыз əле, – дигəн вəгъдəсен үти алмый калса да, аның белəн аралашуы гомергə хəтерендə сакланып калачагын белə иде. Тирес холыклы кешелəрне тизрəк онытырга тырышса да, уңай кешелəрне, бик бəяле китап кебек, хəтеренең иң кадерле урыннарында саклавы Зəкинең гадəтенə кергəн иде.)

Билгеле, бу кыска гына эпизод Абдылхай Әлләмов турында тулы мəгълүмат бирəлми, əлбəттə.

Ул 1930 елның 7 февралендə Яңа Мочалида туа. Əтисе Сафа Әллəмов 1939 елда фин сугышында һəлак була. Бөек Ватан сугышы елларында əнилəре Əминə абыстай да үлгəч, алар, өч туган – Абдылхай, Фəрит һəм Зифанур əнилəренең Алимə апаларында яшилəр. Ачлыктан үлмəстән Арзамаска, Бобыльскига чаклы крахмал заводы калдыкларын җыярга йөрилəр. Бу тормышны үз җилкəсендə татыган А. Әллəмовның ахирəте һəм тиңдəше Ярулла Айфулла улы Сибгатуллин сөйлəве буенча, ятим калган өч туганга башак җыю, ягулык кайгырту, кышын чана сөйрəп салам ташу кебек эшлəрне күп башкарырга туры килгəн. Дустының əтисе Сафа бабай турында да Ярулла абзый:

– Авылдашлар сөйлəве буенча, дустым Абдылхайның əтисе Сафа, революциядəн соң раскулачиваниегə элəккəн нəселдəн. Мəзəкче һəм бик оста көрəшүче булган. Ул заманнарда хəрəмлəшү күбрəк булды, күрəсең. Күрше авылларда Сафага соңга тикле көрəшергə бирмичə, мəрəдəн чыгару җаен эзли булганнар. Хəтта бер авылның көрəшчелəрен егып бетергəч, үзен Мочалига чаклы куа килгəннəр, авылдашлары җыелып, каршы чыккач кына тимəгəннəр, кайтып киткəннəр. Абдылхайның улы Таһирны Сафа бабасына ошаталар. Таһир да бит күбесе осталык һəм һөнəр белəн көрəште.

Абдылхай белəн бит бергə үстек. 1937 елда укырга кердек, тик сугыш башлангач, укуыбызның рəте китте. Олылар белəн бергə колхоз эшенə җигелдек. 1949 елда Абдылхай яратып йөргəн кызы Зəкиягə өйлəнде. Алар бик тату, бер-берсен яратып яшəделəр. Биш кыз, ике малай тəрбиялəп үстерделəр. Бүген унике оныклары, биш онык балалары да бар инде. Кызлары Таһирə – авыл почтасы хезмəткəре. Калган балалары шəһəрдə яшилəр. Дустымның Таһир исемле малае да көрəште. Аның көрəшүенə сокланмаган кеше калмагандыр. Хəзер Мəскəүдә, Мордовия президенты вəкиллегендə эшли. Əтисенең йорты эченə яңа типтагы өй эшлəтте. Абдылхай исəн булса, сөенеп туймас иде. Мəрхүм дə бит бик эшчəн иде, Мəскəүдə калай ташу вакытында бик тырышып (күтəрергə бик хəле бар иде) таштан өй эшлəтте. Кешегə ничек ярдəм итеп йөрде ул.. Авыр чакта һаман җитешеп һəркемгə булышты. Сафа бабай кебек мəзəкче дə иде, андыйлар бит кешене гел үзенə тартып торалар. Шуңар дуслары да күп иде. Уеннарда, туйларда беренче булып, җыр башлаучы да ул. Үзара бəхəслəшеп киткəн егетлəрне дə тынычландыручы ул иде. Яшьтəн үк көрəш белəн шөгыльлəнсə дə, сабантуй мəрəсенə беренче мəртəбə 1951 елда гына, атаклы көрəшче Риза Дияновка, каршы чыкты.

Петрякс сабантуенда Риза бик күп көрəшчелəрне еккач, берара аңарга каршы керүче булмады. Мочали авылы халкы, бигрəк тə Бəдретдинов Абдылхай, бик озак үтенгəч, дустым көрəшергə чыкты. Бүгенгедəй күз алдымда, Абдылхайның армия киемнəреннəн мəрəгə чыккан мизгеле. Бер мəлне халык шау-гөр килеп алды. Чөнки Мочали пəһлеваны Амурны ишетеп белəлəр булып чыкты. Судьялар Ризаны мактап торган арада Абдылхаем аны əйлəндереп алып китте дə, тирес яктан сырт аша чирəмгə бəрде. Мəрəгə беренче чыгу белəн үк шундый оста көрəшче дустымның исеме тирə-як авылларга бик тиз таралды.

Һәр сабантуйга диярлек барып көрәшә идек. 1953 елда Чүмбәли сабантуенда көрәшкәнебез аеруча истә калган. Мин анда алты кешене ектым, Абдылхай кереп бишне екты да, кабат керүче булмагач, аны чыгардылар. Ул сабантуйда авылдашлары бик тырышып Шамилне батыр калдырдылар. Абдылхай бик көчле һәм гадел иде, көрәшкәндә кешене кул өстенә алып, йомшак кына җиргә салганнары хәзердә күз алдымда. Тик кыскарак буйлы һәм ятып йөрүчеләр, мәсәлән, рбишчалы Кара Мәлик кебекләр, аны һаман җәфалады, андыйларга мине җибәрә иде. Рбишча авылы сабантуенда көчле көрәшче Курайны күтәреп алгач, тегесе: «Амур, екма, брат!», – дигәне истә. Абдылхай чынлап та екмады, күтәреп алган төштән Курайны җиргә бастырды. Бар халык моны хуплап каршылады.

Кешелекле адәмнәргә язмыш сынаулары да күбрәк була, күрәсең. Абдылхай да, янындагы иптәшен Рбишчада эшләгән мукшы шабашникларыннан яклап, иң сәламәт елларын төрмәдә уздырды. Аннан кайткач озак еллар тракторда, комбайнда, үлән кистергечтә һәм соңгы елларын пожар сүндерүчеләрнең җитәкчесе булып эшләде. Һәрвакыт күз алдымда: колхозда нәрсә булса да күтәрергә кирәк булса, аны үтенделәр, ә ул болт яки гайка катырырга кеше чакырды, чөнки үзе борса, резьбаны өзгәнен сизми кала иде.

Гомере буе көрәште. Арзамас шәһәреннән, ишетеп булса кирәк, төрле төрдәге көрәш осталары махсус йөрделәр. Тик берсе дә аны ота алмады, һәр килүче бер ящик аракы оттырып китә иде. Мәсәлән, Пильна элеваторында бер көчле генә, буйга да зур ук урыс егете, Абдылхай белән дүрт капчык бодай күтәреп, траптан менәргә бәхәсләште. Ул вакытта бодай капчыгы 80 кг иде. Аркасындагы җайланмага дүрт капчыкны куеп, бер дә авырсынмыйча мендерде, тегеңә өч капчык та куя алмадык, тезләнде.

Абдылхай соңгы елларда махсус көрәшмәсә дә, мәрәгә чыгып берәр көрәшчене ега иде. Мәсәлән, Уразавыл сабантуенда улы Таһирны хәрәмләп мәрәдән чыгаргач, түзмәде, кереп сөлгене алды да, 8 потлар чамасы авырлыктагы Чүмбәли егетен, күтәреп алып, сыртына салды. Амурга бит ул вакытта 50 яшьләр тирәсе иде.

Сабантуйларны бик яратканга, Абдылхайның «Запорожец» машинасына утырып, бер бәйрәмне дә калдырмадык. Ике дәү кеше «Запорожец»та! Бик кызык күренде булса кирәк, гаишниклар да туктатмыйча, көлешеп кенә калалар иде. Абдылхайны таныйлар да иде, чөнки өлкә сабантуйларында ел саен өлкән судья вазифаларын үтәп килде.

Бер елны Уразавыл сабантуена барып көлке булдык: машина куярга урын юк, көрәш тә башланган инде. Абдылхай «запарай» кисәген, борылыш ясап, гать астына юллады. Кайтырга вакыт җиткәч, юлга чыга алмыйбыз, шунда таныш милиционерлар килеп, ярты сәгать чамасы машиналарны туктатып, машинаны чыгарыштылар.

Тимер-томырны өзелеп яраткан, хәтта кайчандыр сыер сатып машина алган дустым, пенсиягә чыккач атлар белән кызыксынып китте. Берничә ат асрады, аларны колынлатып, тайларын үстерде. Төрле арба, чаналар хәстәрләде, тайларын өйрәтеп, җигеп тә йөрде.

Шундый матур холыклы, гадел, киң күңелле кеше иде. Кызганычка каршы, Абдылхай бу дөньяны бик иртә ташлады. Яшисе дә яшисе иде әле аңа. Тик менә майның утызында вафатына 9 ел булды. Бүген аңа 73 яшь кенә булыр иде.

Бергә үскән, эшләгән, сабантуйларында көрәшкән мизгелләр искә төшми булмый. Дөрестән дә, чын егет, чын дус, татар-мишәр көрәшенең чын остасы иде. Һәр ел сабантуйлар җиткәч Абдылхаем кызыл «Запорожец»ы белән килеп: «Әйдә, Ярук, яшьләрнең көрәшләрен барып багыйк», – дип әйтер төсле…

2003 ел



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.