Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Краеведение и региональные исследования
Өмет таңнары: Әсәрләр җыентыгы — ӨМЕТ ТАҢНАРЫ
19.05.2009

ӨМЕТ ТАҢНАРЫ

Бу тарихи хикәяне язганда Ситдик бән Якуп Әл-Сафаҗайның
«Сафаҗай тарихы», авторның бабалары Камалетдин улы Хәсән,
Айнетдин улы Сәнәтулла сөйләп калдырганнары, бик күп еллар
Сафаҗай авыл клубы мөдире булып эшләгән, Сөләйман белән бик
күп аралашкан, гомере буе авыл тарихы белән кызыксынган сугыш
һәм хезмәт ветераны Усман абый Насретдинов хəтирәләре һәм
Сафаҗай авылы халкының искә алып сөйләгән сүзләре кулланылды.

 

Көн кичкә таба авышты. Атлар Акъяр тавы итәгендә чирәм кырып йөриләр, тик ике печмәгән айгыр гына бер-берсенә тынгы бирми көтү бүләләр иде. Сөләйман яр читенә утырып, авылы аша агып үткән елганы күзәтеп: «Ничә еллар агадыр бу елга, кайчан килеп утырганнардыр бу җирләргә безнең Сафаҗай халкы, ник менә ярлы баласы булып тудым икән, кайчанга бер туйганчы ашармын икән, байның кызы минем белән сөйләшү түгел – миңа табан ялгыш карамый да, эх бу дөнья», – дип, башын авырттырырдай уйлар уйлый иде, атлар пошкырудан сискәнеп китте: әле кичә генә Өч-күл Ибраеның тайлы байталын бүреләр ашап киткәнне сөйләгәннәр иде. Бер көтү бүре юк-бар вакыт эчендә ике алашаның сөякләрен генә калдырып киткәннәр, Ибрай абзый Яндава тавы итәгеннән йөгән белән тышау гына алып кайткан диләр.

Сөләйманның уйларын бүлеп, Акъял байтал пошкырды, аннан койрыгын күтәреп көтү тирәли әйләнеп алды. Межгороц елгасыннан Акъярга табан бик зур тизлектә ниндидер җәнлекләр чаба иде. Алар якыная барган саен атларның тынычсызлыгы арта баргач, җәнлекләрнең ерткыч бүреләр икәнлегенә шик калмаган иде инде.

Көтүнең өч ягында текә яр, ә бер ягында тиздән бүреләр пәйда булды. Сөләйман берничә сикерүдә көтү белән бүреләр арасына басып өлгерде, кулында чыбыркы иде. Сөләйманның бүре алдында кеше көчсез, каушап кала икән дигәнне ишеткәне булса да, ул үз эченнән ни белгәнен укып, күзен дә йоммыйча һәр бүренең күзенә карап чыкты, бүреләр унау иделәр.

Сөләйман үзендә ниндидер тылсымлы өстенлек сизде, бу тойгылар бөтенләй кыргыйга әйләнгән тайларны туктатып йөгән кигезгәндә булгалый иде. Нәкъ шул вакыт атлар арасында буталыш булып алды, берничәсе текә ярдан сикерде кебек, ә бүреләр калтыравык алган эттәй шыңшый иделәр.

– Бай Насрук байның овчаркасы да бүрегә караганда кис-кыс кына икән, – дип, Сөләйман үзенең өстенлеген арттыра барган кебек,бүреләр дә кире тау арасына кереп югалдылар. Сөләйманга тизрәк атларны барларга кирәк булганга, бу җиңүнең сәбәбен уйлап торырга вакыты юк иде, ул яр читенә йөгерде. Бер печмәгән айгыр белән җирән байтал яр астындагы сеңгәклектә баталар иде, Сөләйман күз ачып йомганчы аска сикерде, тик атлар янына керерлек түгел иде. Сөләйманның дүрт аршин озынлыктагы чыбыркысыннан гайре бернинди заты булмаса да, нибар ышанычын шуңар баглап, ятып-шуышып керде дә, айгырның күкрәген уратып өлгерде һәм чыбыркыга йөгәнен бәйләп тарта башлады.

Икенче ат эчкәрәк төшкәнлектән сеңгәклекнең уртасына туры килгән иде, айгырны тартып мәшәкатьләнгәнче ул пычрак суда күбекләр калдырып аска китте. Сөләйман тарта-тарта биле тиңентен батса да, айгырны хәтәр урыннан коткарган иде инде. Тагын бер көч җыеп яр читендәге коры урынга тартып китергәч, айгырның аягы сынганлыгы билгеле булды.

«Нишләргә инде хәзер, атларны калдырып китәргә ярамый, бүреләрнең кире кайтулары мөмкин, аягы сынган тай бөтенләй басалмый, билендә дә зыян бар күрәсең хайванның», – дип уйлады да Сөләйман, атларны авылга таба юллады.

Сеңгәклектән ярты чакрым яктарак булган елганың таш-комлы урыныннан чыгарып, Озын сазга чыга торган юлга атларны кугач, Сөләйман җәрәхәтләнгән тай янына килде. Атларның күзендә яшьне шактый күрсә дә, бу җәфалы тай Сөләйманның күңелен әллә нишләтте, ул озак уйлап тормыйча атның аякларын икешәрләп бәйләде дә, «эх» дигәнче аркасына салып ,авылга юлланды.

– Быел авыраепсың инде, – диде Сөләйман үткән язны култыгына кыстырып елга аша чыгарганын исенә төшереп, – куркак булсаң да ярата идем үзеңне, бак суярлар инде үзеңне, малкай», – дип, өч чакрым булыр юлын атлады.

Кояш баеп караңгы чырай төшкәндә атлар урам очына килеп керделәр, урамга чыккан халык: «Никтер көтүче юк, Сөләйман юк», – диешеп өлгермәделәр, урам очында бер атның аяклары җиргә сөйрәлеп килгәннән, ат үзе юлга аркылы килгән сыман күренде булса кирәк:

– Абау, – дип кычкырып җибәрде бер хатын, кырый ызба Хайрибәсе булса кирәк, – бу бит тай түгел, – Сөләйман!

– Күзеңме тонган, тайны Сөләйманнан аералмыйсың! – дип әйтергә авызын ачкан Камәлдәй телсез калды. Урам очыннан кимендә ике яшьлек тай күтәреп авылга Сөләйман кереп бара иде.

 

***

 

Себер якларын үз күзе белән күреп тәне белән татырга Ходай язган икән Сөләйманга. Кешеләр сөйләгәнгә бер дә туры килми, бөтенесе нәкъ безнең яклардагы кебек, тик сөйләшү генә урыс телендә, хет бер генә таныш кеше очрасын, дип уфылдады Сөләйман.

Көзге пычракны юеш чабаталардан чыпылдатып, үткәннәрен уйлый-уйлый, ул гел алга атлады. Екатеринбург шәһәре артта калган иде инде. Ничек котылды Сөләйман бу базар приказчикларыннан, Алла үзе генә белә дисәң дә була. «Эх бу язмыш, бер тиен тормас тормыш!», – дип уфылдады билгесезлеккә карап, атлавын тагын да җитезләп.

Күкрәгенең сул ягы сызлап алды. Бу – туган авылының искә төшү билгесе иде. Сафаҗай, нинди ерак калдың! Аңар Имәнлек елгасы чылтырап акканы, кичке авыл ыгы-зыгысы ишетелгән кебек булып алды. Әйе, Имәнлек. Авылны төньяктан көньякка кисеп, Мәдәнә елгасына кушылган елга ул. Бабайлар килеп утырганда бу елга буенда куе имән урманы булган, нәкъ шул урман Әстерханнан килеп утырган бабайларны Касимнан килүче бабайлардан аерып китте.

Кындырча урамыннан бер генә узасы килеп китте Сөләйманның. Ул урамда аның иң якын кешесе, Бибинуры калды бит.

Кындырча дигәннән, картлар менә ни сөйли иде. Берничә кардәш гаилә 1832 елда Самара якларына китеп, Кындырча исемле су янында 5-6 ел яшәп, кире Сафаҗайга кайта. Яңадан авылга кайтып яңа урам төзергә туры килә бу нәселгә. Шуннан Кындырча исеме кереп калган…

Эх күрмеш, теге тайны чыгарганчы икенче ат батып өлгермәгән булса, ул аны ничек булса да коткарган булыр иде… ышанмады бай, ышанмады!

«Көн кебек ачык, Сәлмәнгә дә барырга кирәкми, керәшеннәргә сатып җибәрдең атны», – диеп яла якты, бер тиен түләмичә куып чыгарды, «шул тикле тырышып эшләп тә, ярый алмадым кансызга», диеп уфылдады гына ул вакытта Сөләйман.

Сәлмәнгә дә барырга түгел дигәч, аның үз тарихы искә төшә. Ситдик бән Якуп әл Сафаҗай бу хакта шуны яза: «1070 елларда Петрякс авылында багучы Сөләйман бар иде, аңар тирә-яктан бик күп кешеләр йөри иде. Чирләрне дәвалап, югалган әйберләрне табып бирә торган иде, бик күп язган китаплары бар иде, йолдызларга багып та эш итә иде, җилсез көнне дә аның гына тегермәне он тарта иде, багучылык кылуы бер савыт балга карап иде. Мин, Ситдик бән Якуп та аңар барган идем 1885 елда, баруымның сәбәбе әниемнең аягыннан озак вакыт эрен һәм сары су агу иде. Әнигә: «Табибка бар, хәзрәткә бар, җеннәр патшасына барганчы, дисәм дә, бер савыт бал тотып Петрякска киттем». Юлда барганда азрак балны да капкалаган идем, Сәлмәннең багучылык итә торган кечкенə өенә килеп керүгә ул: «Ник миңа килдең, хәзрәткә бар, табибка бар, йомышыңны да юлда сүтепсең», – диеп бер сүз әйтергә бирмичә, куып чыгарды. Икенче көнне ярты кадак бал тотып аягым кая тия, кая юк – Петрякска йөгердем. Ачык йөз һәм инсаф белән керергә рөхсәт сорагач:

– Вот, улым, чынлап та әле миңа килепсең, – дип кулымдагы балны алып, – әниеңнең сул ягында җәрәхәте бар, дәвасы шулдыр, – дип, мине шаккатырды, чөнки мин әни хакында бер сүз дә әйтмәгән идем әле. Өйгә кайтып Сәлмән әйткәнчә су буендагы шайтан бармагы дигән ташны кырып ярага сипкәч, берничә көннән яраның эзе дә калмады…»

Нишләсен, бер яклаучысы да булмагач, шулай чыгып китте авылыннан, хезмәтләре өчен гел бер кушамат алып. Аңар шул вакыйгадан соң авылдашлары «Тай Сөләйман» дип исем такканнар иде.

Сафаҗайдан чыгып киткәннән соң күпме юл үтәргә, күпме утын кисеп ватырга туры килде, тиресен дә атты, ындыр да каерды Сөләйман, тамагы туярлык итеп эш хакы түләмәсәләр дә, бәхәсләшмәде, ни биргәнгә риза була барды. Бер тол марҗа ире итеп калдырырга да тырышты Сөләйманны, тик ул һаман да ниндидер ышанычлы тормышка өлгерергә тырышкандай, бер урында атнадан артык яши алмады. Аның уенда гел Бибинуры иде, хыялында яхшы эш урыны табып акчалану һәм ике ат җигеп Бибинурны ярәшергә туп-туры Кындырча урамына кайту иде.

Екатеринбург базарында ике атна буе йөк төяүче булып эшләгәндә менә теләгемә ирешәм, дип уйлаган иде Сөләйман, тик язмыш аңар тагын аяк куйды, ниндидер бик бәяле көзгене төшереп ваткан өчен нибар эш хакын тотып калдырдылар, ә үзен урысча-татарча бер сүз әйткән өчен буш кибеткә ябып куйдылар. Ярый кибет агач бураныкы иде, читенә басып бүрәнә астына бармакларын тыгуы кибетне күтәреп каплаудан читенрәк булды: бармаклары сыерылып канаган иде. Күтәреп каплагач, бүрәнәләр сүтелү тавышына җыелган этләр ничек куркынышып качтылар аңардан. Әллә чынлап та бүре бу дип күрделәрме икән.

Үткәннәрен уйлый-уйлый ул бер авылга кереп бара иде, ниндидер урыс бәйрәме булса кирәк, җырлаган тавышлар ишетелде… Бу урыс халкы кызыклы да инде: көн аша диярлек бәйрәмнәре, кай вакытта эшләрен эшли торганнардыр, бәйрәмдә дә эчәләр, кеше үлсә дә, искә алып чукынгач та, эчкән арты да чукыналар диеп, Сөләйман көлемсерәп алды. Салам түбәле өйләрне узып, ул бер такта түбәле зур өйнең ишеген шакыды. Ызба эченнән Сафаҗайдагы оч урыслары көенә җырлаган җыр ишетелә. Сөләйман оч урысларының Сафаҗайга Пильнәй янындагы Мәмәшиленнән моннан бер гасыр чамасы элегрәк килеп утырып яшәүләре һәм шулай ук җырлау хәленә еш кына килүләре турында белә иде…

Ишек шакыганны ишетмәделәр, ахрысы, чыгучы булмады. Аллага тәвәккәлләп Сөләйман өйгә керде, өстәл артында дистәгә якын кеше утыра иде.

– Божий гость, помяни наших предков, – дип, йорт хуҗасы булгычтыр инде, Сөләйманга бер стакан самогон белән тозлы кыяр сузды. Ул самогон белән кыярны урыннаштырып өлгермәде – аңар сораулар бирергә тотындылар: «Син кайсы авылдан? Кем? Кая барасың?»..

Сөләйман урысча-татарча, мин Алла юлчысы дип аңлаткач, шуны гына көткән бер корсаклы урыс, «если ты на самом деле божий странник, то должен сотворить чудо», дип акырды. Теге урыслар да шактый исерек тавышлар белән, «даешь чудо, потом – стакан!» дип акырдылар. Сөләйман кичтән бирле аш ашамаган иде, самогон белән тозлы кыяр тагын да көчлерәк эчен борып җибәргәнгә, «дай хлеба, чудо була», дип әйткәнен үзе дә сизми калды. Хуҗа кебеге көлгә салып пешергән арыш икмәге тоттыргач, Сөләйманның икмәк исеннән башы әйләнеп китсә дә, идәнгә күрсәтеп: «вода, много вода», – дип әйтеп салды. Аның үзенә дә идәндә су арта кебек иде. Өй эчендәгеләр кайсы урындыкка менеп басты, кайсы мич башына йөзеп килгән төсле менеп утырды.

– Плавать не могу, тону, помогите! – дип тә акырышып өлгерделәр.

Ызба эчендә туп-тулы су, су өстендә үрдәкләр сыйфатында читекләр, голошалар һәм чабаталар йөзеп йөри иде. Теге, дай чудо дип, барысыннан да көчлерәк акырган зур корсаклы урыс «үрдәкләрне» суярга кереште.

Хуҗа мич башыннан суга чумам дип, идәнгә шап итеп төшкәндә, Сөләйман инде авылдан чыгып бара иде. Артыннан «стой!» дип акырган тавыш Сөләйманны сискәндереп җибәрде. Теге «чудо» кирәксенгән урыс тавышы иде бу. Сөләйман аңар борылып караганда, уң кулындагы мылтыгы тыгызласа да, атка атланып маташа иде.

 

***

 

Иртыш елгасында бозлар күтәрелгәч, кайберләре бер-бересен бәрдереп кузгалып алалар да, туктап, узышырга әмер көткән атлар кебек чайкалып торалар. Бу елганың биек текә ярлы урыннары булса да, урыны-урыны белән су ярга тикле менгән, ә икенче яктагы ярны аша чыгып бик еракка җәелгән иде.

Иртышның текә ярлы ягы биек нарат урманы булса, капма-каршы ягында зур аланнар һәм күлләр очрап, тоташ каен урманыннан тора. Әгәр инде бүтән сайлау булмаса, күпмедер вакыт гомерен кичерер өчен адәм баласының һәркайсы Иртышның текә ярлы нарат урманлы урынын сайлар иде.

Әнә чынлап та бер зур нарат төбендә учак яна, аш пешерәләр, күрәсең, балык шулпасы: исе борынны ярып керә. Учак янында кем дә күренми, тик карлыккан тавыш белән «Кара урман» көенә җырлау гына ишетелә. Аю ташлап киткән ояга охшаган, җиргә яртылаш казып эшләгән бер урыннан җылы бу чыгып тора. Шул куыш инде Сөләйманның утыз яшьләренә җитеп нибар табалган бәхете. Бу – җиргә яртылаш казып эшләнгән вакытлы торак, Сөләйман пристаньнарда эшләгәндә бурлакларның торакларын күрде, шундый булса кирәк.

Туган ягын искә алганда күкрәгенең сул ягы авыртуга күз яшьләре дә кушыла башлады. Менә алты еллап вакыт та үтеп китте инде Сөләйманның бу юлбасарлар белән очрашканына. Ул вакытта теге корсаклы урыс артыннан куып җитеп, үзенә кунакка алып киткәч башланды бу хәлләр. Урысның исеме Кузьма икән, бик сыйладылар ул чакта Сөләйманны, хәтта урысчага әйләндереп Семен дип исем дә куштылар. Шул төнне исерек килеш бер байның өч алашасын урладылар, иртә белән, айныгач Сөләйман бик үкенсә дә, атларны чишеп кире куып җибәрергә маташканда: «Ты воровал, тебя и посадят», – дигәч, куркып калды.

Эх бу юашлык, ник куркып калды икән Сөләйман ул чакта. Китте шуннан җинаять эшләре бер-бер артлы ялганып, каршы торса, аны һаман тотып бирәбез, дип куркыта тордылар. Атнага бер аны килеп ала торган булдылар бу Кузьма юлдашлары. Нинди генә үткен ат булмасын, Сөләйманны күрүгә кул уенчыгына әйләнә иде. Ничә бай үзләре дә белештермичә нибар акчаларын чыгарып салды! Эх бу юашлык, тиененә тикле бит Кузьма кесәсенә керде ул акчалар. Азык-төлектән генә өзмәделәр, нәрсә теләсә, шуны китерделәр Сөләйманга. «Юк, җитте, бозлар китсен дә, Иртышны аша чыгарлык булгач ук качам мин бу кансызлардан. Ничек булса да, шуышып-тырмашып авылыма кайтам, Алла кушса», – дип үзен-үзе үгетләде Сөләйман. Тагын да килеп кая да булса чакырсалар, Сөләйман сырхауга салышырга булды, «бармыйм, беркая бармыйм, байны булса да, купецны булса да, рәнҗетергә ярамый, ул да шундый ук кеше, әнә безнең авылда да бит байлар бар, аларның күбесе үз көче, үз хезмәте белән баеды, хәленнән килгән хаҗ кылган, ә мин хайван кебек, себер урманына кереп тыгылдым», – дип, Сөләйман күз яшьләрен тыялмыйча, үксеп-үксеп елап җибәрде.

Урман эче караңгылана барып, тагын кич җитте. Бу вакытта Сафаҗайда су багарга инеш буена халык җыела, авыл елгасы Иртышка караганда таррак булса да, бозлар ташканда читәннәр, күперләр һәм паетлар җимереп киткәли, ә Шарылдавык елгасы кузгалгач, ярты авылны су басарга бага, түбән оч урыслары көймәләргә төялеп өй тирәләрендә йөзеп йөриләр. Өчкүлне сөйләмисең дә инде, әйтерсең, бер зур күлгә әйләнә.

Бозлар киткәч авылда ниндидер әйтеп бетерермәслек җиңеллек, җан тынычлыгы сизелә, әйтерсең лә, су буендагы «чирем-чирем чирам ат Сорга барып сәлам әйт», дип әйтелгән такмакларны тыңлап аккан елга чынлап та булган хәсрәтләрне һәм җаннар тынычсызлыгын алып китә. Бигрәк тә бозлар китү Шарылдавык елгасына бәйле булганнан, ә елганың өске башында Сафаҗай әби-бабаларының каберлеге булганлыктан, бу һәр язны кабатлана торган күренеш мәрһүмнәрнең авыл халкына үткән елны кылган гөнаһларына һәм савапларына тигез булган аманаты булып күренә иде, чөнки Шарылдавыктан җитәрлек су төшмәсә, бозлар китмичә калалар иде. Нәкъ шул елларда ашлык уңмый, туй уздырырлык егетләр дә азая иде, көнкүрешләре турыдан-туры җир эшләренә бәйле авыл кешеләрендә бу нәрсәләр зур шик тудыра иде.

Сөләйман уйларын бүлеп, учакта пешкән ашын алып ашады да, җиргә казып ясалган торагына кереп ятты. Төшендә бөтенләй саташып чыкты, я үзен Корбан бәйрәмендә көчләп көрәшергә керттеләр, я теге аягы сынган тайны күтәреп бозлар аша кала юлына чыгарга маташты, я Лисибрак елгасыннан мунча ташлары казыды… Иртән «өйгә кайтыргадыр инде, төшемдә тәмам Сафаҗай тирәсендә йөредем, бүген җомга көн, җомга намазыннан соң бозлар китми калмас, Алла кушса», – дип, Сөләйман кичә бозылган кәефен күтәрергә тырышып, үз-үзенә сөйләнеп алды.

Ат пошкырган тавыш ишетелде, кемнәрдер бәхәсләшә-бәхәсләшә янәшәдәге алан буйлап Сөләйманның торагына якынлашалар иде. Сөләйман Ванька белән Кривойны тавышларыннан ук танып йокламышка салынды. Тегеләр, сүгенә-сүгенә атларын бәйләгәч, куышка килеп бастылар да, «Семка, хватит спать, Кузьма зовет», – диеп Сөләйманны уятырга керештеләр.

Сөләйман үлгәнгә салышып яткан иде, йөзе ап-ак, кул аяклары да салкын булганнан, йөрәк тибешен тыңлап тормыйча, куркынышып куыштан чыктылар да, артларына да карамый китеп бардылар. Сөләйман күпмедер вакыт ятып торгач, торып яр янына килеп басты: «Нишләргә? Ничек теге якка чыгып, Төмән якларына кайтырга? Ул вакытта Самарада аерылган авылдашы Ибрай Сапие бит Төмәнгә барам, дигән иде, әле ничек табасың аны? «Шулай шул, аерылганны аю ашар. Дөрестер инде, аерылып нинди җәфага төштем», – дип, уфылдап куйды.

Шул көннән Сөләйман торагына төнлә генә кайта торган булды, ә көннәрен ике-өч чакрым, читтәрәк балык тотып, кайчан кызынып йоклап та алгалады. Ул су җылынганны көтте, көткәнгә озак дигән шикелле, Иртыш суы җылынырга ашыкмыйча, пычрак сулы болганчыклар ясап ага бирде.

Инде бөтенләй Кузьмадан котылдым диеп йөрегәндә, янына дүрт иярчен ияртеп Кузьма килеп төшкәч:

– Беркая бармыйм, үтерегез мине! – дип, түземсезләнеп акырды Сөләйман. Кузьма:

– Не ори, Семка, дело есть! – дип каршы кычкырды да, мәчеләргә хас йомшаклык белән, – ты ведь хочешь лошадей, хочешь, так вот поборешь одного японца и получишь двух лошадей, – дип, Сөләйманны үгетләргә кереште.

Ике ат дигәч, Сөләйман йомшарып төште, бигрәк тә урларга, таларга түгел бит, көрәшергә генә дигәч, менә теләгемә ирешәм, ике ат белән Сафаҗайга кайтам дигән уйларны уйлый-уйлый риза булды.

Алар Сумна базарына килеп кергәндә мәйданда халык җыелган иде инде, базар уртасындагы зур мәрәдә бер кызгылт сакаллы бәндә ике аюны берсеннән-берсен талатып халыктан акча җыя.

Озак үтмәде, мәрәгә күлмәген кызыл бил-бау белән бәйләгән, аягына да кызыл бәбечләр кигән кеше чыгып:

– Җиңелмәс Япон диюсе! – дип игълан итте.

«Бу көрәштә җиңүчегә шул тикле…» дигәнен генә ишетә алды Сөләйман. Тып-тын урманнан соң бу улаган базар тавышына була иң кирәклесен, атлар хакындагысын ишетә алмады. Янәшәсендә баскан базар урысыннан «сколько лошадей?», – дип сорагач, тегесе:

– Какая лошадь, золото, – дип җавап биргәнне Сөләйман үзенчә «алтын атлар» диеп аңлады булса кирәк, бик канәгать калды.

Озак та үтмәде, мәрәдә биле ялангач, кара-соргылт тәнле, киң җилкәле, яшел чалбарын киң каеш белән буган, җитез хәрәкәтле, куәте кысык күзләреннән чәчрәп торган бәндә пәйда булды. Базар өстендә тавышлар тына барып, бөтенләй тынлык урыннашты. Кузьма белән Ванька Сөләйманны төртә-төртә мәрәгә якынрак китерделәр. Сөләйман ашыкмады, һөнәрен карыйм элгәре диеп, аяк терәде. Ярты сәгатьләп вакыт узып та, көрәшергә чыгучы булмагач, Сөләйман Аллага тәвәккәл ди\п, мәрә уртасына атлады. «Бу миннән бер башка кечерәк, әгәр төз күтәреп алсам ни эшли алмас», – дип, сөлге эзләргә тотынганда, теге кысык күзле бәндә каршы йөгереп килде дә, мәчедән дә зәһәр чыйнап Сөләйманның йөзенә типте. Сөләйманның күзләренә чынлап та «мукшы йолдызлары» күренде кебек, чөнки чирәмгә башы белән төшкәч, ул нәрсәләр бөтенләй тонып калдылар.

Кемнеңдер бармаклары керфекләренә тигәч, ул сискәнеп сикереп торды да, күзләре белән Кузьманы эзләде: – «Я бороться, не драться, – диеп, мәрәдәге өченче кешегә кычкырырга тотынган иде, теге мәче тавышлы бәндә тагын йөгереп килергә тотынды.

Бу юлы егалмассың, япун, диеп Сөләйман каршы атлады.

Япон егете бу юлы алдатты, тибәргә əзерләнгән төшеннән Сөләйманны йөзгә сукты. Мукшы йолдызлары күренмәсә дә, ияк сөяге чатнап китте, Сөләйманның чынлап ачуы килде, аның аскы тешләр казнасы якка чыккан иде. «Ничек алдадылар, көрәшергә имеш: бу кысык бәбәк көрәшнең нәрсә икәнен дә белми, белгән бере – чорма мəчелере тавышын чыгарып тибеп-сугарга», – диеп уйлап алды да, Сөләйман сул кулының учы белән теш казналарын сугып, кире урынына төшерде.

Моны күреп торган базар халкы бер авыздан «ах» итте. Сөләйман «чорма мәчесе» диеп исем таккан бәндә дә бу хәлне күргәч, кабат башлаган чыйнавын шылт туктатып, тавышсыз гына һөҗүмен дәвам итте.

Бу юлы Сөләйман озын кулын сузып япон егетенә каршы атлады, Япон егете буйга аңардан кечерәк булса да, көчлерәк күренә иде, өч-дүрт аршин ара калгач, ул Сөләйман өстенә сикерде, тик бу юлы тибүе дә, кул белән сугуы да җиренә җитмәде, Сөләйман аның бил каешыннан тотып өлгергән иде инде. Сөләйман:

– Зачем бьешь, зачем бьешь, – дип кычкыра-кычкыра аны баш өстенә күтәрде, – миннән авырырак бу соргылт шайтан, кимендә ун пот бардыр, диеп уйлаган арада, япон егете аны өстән торып йөзгә тибеп өлгерде. Башта күтәреп җиргә генә бәрергә уйлаган Сөләйман. «Мә, алай булса», – диеп, уң кулын йодрыклап тегене күкрәккә сукты, сөяк сынган тавышка «ай!» дигән көчле кычкыру кушылды. Сөләйманның йодрыгы япон егетенең күкрәк сөякләрен җимереп кайнар сыекчага батты. Ниндидер вакыт япон егетенең җан биреп тиберченгән гәүдәсен кул өстендә тоткач, Сөләйман аны «шап!» итеп җиргә бәрде, базар халкы тагын бер авыздан «ах!» итеп куйды. «Хәзер мине тотып алалар да, үтерәләр болар, – диеп уйлап, Сөләйман тирә – яктагы барча халык мин киткәнче баскан урыныннан селкенәлмәсен, ярабилляһи, диеп мәрә уртасыннан тирә-якка карап әйләнде, аннан күз ачып йомганчы беренче очраган атка, гуж аркаулыкларын тарткалап өзеп атланды да, күздән югалды».

 

***

 

Сөләйман уянып күзләрен ачкач, үзенең кайда икәнен бик озак аңламый ятты. Мондый ак һәм пөхтә бүлмәне беркайчан да күргәне юк иде әле, «әллә җәннәткә эләктем инде» дип уйлап куйды.

– Ә, уяндыңмы, пәһлеван? – дип аңар эндәшкәч, үзенең тере килеш ятуына ышанды булса кирәк.

– Бик озак йокладыммы әллә? – дип, тавыш килгән якка борылды.

Янәшәдәге сәкедә Сөләйманныкы кебек ап-ак киемнәрдән кәпәч кигән олы яшьтәге кеше утыра иде.

– Ун көн, дус кеше, үпкәләреңне өшетепсең, дустым. Табиб уңайланырсың дип уйламаган иде. Чын егет икәнсең, мә бишне, энем, таныш булыйк, мин Юныс абыең булам, Оренбург якларыннан, – дип кулын сузды ул.

– Уянуга татар телендә сүз куштыгыз, кайдан минем татарлыгымны белдегез, Юныс абзый? Таныш булыйк, мин Сөләйман.

– Мин, энем, син төшләнеп, гел «Сафаҗай, Бибинур», дип ун көн сөйләнеп яткач, ничек итеп белмисең инде.

Сөләйманны бу шифаханәгә бер извозчик китергән икән. Бар бит вөҗданлы кешеләр, бары да Кузьма түгел шул дип уйлап, Сөләйман барысын да искә төшерде. Ул вакытта базардан атка атланып качкач, Сөләйман торагына кайтуга, атын кире куып җибәрде дә, куышына кереп ни бар әйберләрен алып, Иртышның ике чакрым астарак булган таррак урынына атлады. Бер чакрым үтеп өлгермәде, Кузьмалар килеп җитте.

Кузьманың:

– Не бойся, айда лошадей получать, – дигән сүзләре торма өстенә тоз булды.

– Менә сиңа кочык! – дип Кузьманы ат өстеннән тартып төшерде.

Кузьма сикереп торуга:

– Давай, братва, утопим татарина, как предки топили Ермака! – дип кычкыруга, тагын бишәү Сөләйманга ташланды. Беренче булып кулына эләккәнен Сөләйман Иртышка ташлады, аннан икесен кара-каршы сугып хуштан чыгарды, тагын берсенең муеныннан йомарлап, сөяге чатнап күзләре агарганчы кысты, бишенчесен күтәреп елгага бәргәндә, Кузьма аңар мылтык терәгәч, кулындагы кеше белән Кузьмага бәрде. Аткан тавыш ишетелде, Сөләйманның колак төбеннән нидер сызгырып узган кебек булды. Тик ул аңа игътибар бирмәде, яшь чактагы тайлар өйрәткән тайлар җитезлеге инде аңарда. Күз ачып йомганчы ул Кузьманы Кривой белән аркага-арка бәйләп куйды, аннары теге кара-каршы сугып исерткән икесен, кирәк булыр дип әзерләп куйган дилбегәсен кызганмыйча бәйләде дә, барысын бергә тоташтырып, калын нарат янына сөйрәде. Кузьманың «ат бирәм, прости, акча бирәм, җибәр инде», дип ялваруларын ишетмәде дә Сөләйман. Ул бу Иртыш янындагы тормышында шул тикле кимсетелеп, алданып яшәгән иде бу юлбасарлар тарафыннан, дөрестән дә әлегә тикле нибар ышандырып килгән әйберләрен бирсәләр дә, алмыйча йөзләренә төкереп киткән булыр иде.

Сөләйман дилбегәнең уртасын бурлак йөргәндәгечә җилкәсенә элде дә, калын тармакларга асыла-асыла өскә үрмәләде. Аның белән ялвара-ялвара дүрт юлбасар да наратка бәрелә-бәрелә менәләр иде.

Нарат агачының урта бер җиренә җиткәч, Сөләйман аларны бер тармакка элде дә, үзе җиргә сикерде. Артка табан юл ябык, кая барырга, алда салкын сулы, Сор елгасыннан өчләп киңрәк, көчле агымлы Иртыш елгасы. Канны туктатмыйча йөзеп чыгалса, авылга, туган ягына, Бибинурга юл ачыла. Ул тагын бер кат нарат тармагына асылындырып куелган юлбасарларның бауларын чишеп маташканнарын карап: «Читен булыр чишүләре Сафаҗай элмәкләрен», – дип суга сикерде.

Сөләйманның нибар тәне әрнеп өшергә тотынды, киемнәре тәнгә сыланып йөзәргә комачаулады.

«Җитмәгәнгә җиде борыч», Иртышның нәкъ уртасында Сордагы кебек әйләнчек суга эләкте. Ярый әйләнчектән төпкә чумып котылганны белә иде: тирән сулыш алды да, болганчык үзен кирәк якка әйләндерүгә төпкә чумды. Тирәнрәк кирәк, аста болганчык көчсезләнә, диеп куәтләде үзен, ә төптән болганчыкның бер ягына тайпылып, нибар көченә якка табан йөзеп өскә чыкканда, болганчык дөрестән дә читтә калган иде. Ярга җитәр алдыннан Сөләйманның хәле бала хәленнән дә азрак калган иде. Судан чыгуга бик каты өшү алды, йөгереп җылынырлык та хәле юк, ятып хәл җыяр иде, яр буенда бер генә дә коры урын юк. Шулай булса да, өс киемнәрен салып сыгарга көче җитте.

Ул кулына юеш киемнәрен тотып, ялангач килеш йөгерә-йөгерә Тоболга табан юл алды. Бу хәлне күргән кеше аны адәм баласы диеп уйламас иде. Өч аршиннан озын, чамасыз киң җилкәле, тәнен тоташ кара йон каплаган, ул да булса, шушы салкын сулы киң һәм көчле агымлы елганы адәм баласының йөзеп чыгуы икеле иде. Йөгерә-йөгерә җылына барды, ызбалар күренгәч туктап киенде дә, бер урамга килеп керде.

Тәненең җылынуы ялгыш булган күрәсең, Сөләйманның күз аллары караңгыланып китте, башы әйләнеп егылганда нәрсәгәдер башы бәрелде кебек.

Нәкъ шул урыннан Сөләйманны извозчик китергән икән.

Бу Юныс абзый дигән кеше бик укымыш, акыллы кеше булып чыкты.

– Синдә, улым, көчле кешеләргә хас булган һәр сүзгә ышану, юашлык, кешелеклелек хисләре күбрәк. Кайт, энем, авылыңа, җиң сызганып эшкә бирел, синең бәхетең эштән булыр, – дигән васыять сыйфатында әйткән аның сүзләрен гомере буе онытмады Сөләйман.

Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, Юныс абзый Сафаҗай авылы хәзрәте Хәбибулла абзый белән таныш булып чыкты.

– Без бит аның белән Бохарада укыган кешеләр, энем, – дип шатланып кычкырып җибәрде Юныс абзый, – безнең авылда да сезнең кебек акыл иясе бар, – диеп, Хәбибулла хәзрәтне тулысынча сыйфатлап биргән Сөләйманга.

Шифаханәдән чыкканда Юныс абзый Хәбибулла хәзрәткә сәлам – хат та язып биргән иде. Шифаханәдән Юныс абзыйны иртәрәк чыгарсалар да, ул Сөләйман янына килгәләп йөрде.

Шулай бер көнне килде дә:

– Энем Сөләйман, син бит теге Сумна базарында Япония шпионын җиңепсең. Базардагы буталыштан соң жандармнар аның әйберләре арасында шуны аңлаткан кәгазьләр табып алганнар.

Юныс абый, зинһар, кемгә дә сөйләмә инде. Үзе бит гаеп, мин бит көрәшергә генә чыккан идем, – дип ялварды Сөләйман. Кем соң ул шпион, дип сорыйсы килсә дә, тизрәк бу турыда сүзне тәмамларга тырышып, теге извозчикны күрмәдеңме, Юныс абый? – диде. – Аны күрмәдем, ә сине сорашып шифаханә алдында йөргән ике кешене күрдем, – диде. Берсенең бер күзе зәгыйфь иде, – диюгә Сөләйман сикереп торып, тәрәзәгә карады. Шифаханә ишегалдында Кривой белән Ванька Сөләйман яшәгән бүлмәнең тәрәзәсенә карап торалар иде.

 

***

 

Самара пристане. Яр буе халыктан мыжлап тора. Берәүләре баржа бушата, икенчеләре нәрсәдер сата, кайберәүләре бәхәсләрен кабарта барып, килешә алмыйча сугышып та ала. Җитмәсә, бүген получка көне дә икән: күбесе кеше исерек.

Нәкъ шул мизгелдә зур базарны хәтерләткән пристаньгә бер юлчы килеп керде. Аның өс-башы шактый таушалган. Атналап кырылмаган сакал-мыегына карап бик озын юлдан килүче кеше икәнен дә ялгышмый әйтеп була. Бу – Сөләйманның Тобольский шифаханәсеннән чыгып Төмәндә авылдашын таба алмагач, шәһәрдән шәһәргә, авылдан авылга күчә-күчә Самарага килеп җитүе иде.

Ул вакытта Кривой белән Ваньканы тәрәзәдән күргәч, ул Юныс абзыйга берни дә сөйләмәде, чөнки шундый акыллы, инсафлы кешене намусларын югалткан юлбасарлар белән бәйләнешкә кертәсе килмәде. Сөләйман шул ук төнне шифаханәдән чыгып, хәтта шәһәрдән дә китеп өлгерде. Сөләйман пристаньдагы күренешне «кайда да шул акырыш, сугыш һәм исерек», диеп уйлый-уйлый төн кунарга барак эзли иде. Эзли торгач, ул тиешле баракны тапты да, ишеген шыгырдатып ачып эчкә узды.

– Кем анда? – диеп, саф татар телендә эндәшкән кешене Сөләйманның кочаклап үбәсе килде. Ул:

– Абзый, кунып чыгасы иде, тазамы, – диеп кулын сузды. Теге абзый кеше кул алышты да:

– Бик хәтәр көнне туры китерепсең, энем, бүген акча алган көннәре, күбесе исерек кайта, кыйнап ташларлар үзеңне, Алла сакласын, – диде.

– Тимәгәнгә тимәсләр инде, риза булсагыз, мин әнә теге караңгы почмакка урыннашыр идем, – диеп үтенгәч, Сөләйман эчкә узды. Хуҗаның исеме Мостафа икән, ул Сөләйманга тышлыгы таушалып беткән салам түшәге бирде дә, «Алла сакласын үзеңне, энем», – дип әйтеп өлгермәде, кемдер тагын ишек шакыды. Озак та үтмәде, Мостафа абзый белән яшел зилән ябынган, башына чалма ураган, Сөләйманнан да дәүрәк кеше килеп керде. Мостафа абзый Сөләйманны кисәткәнчә аңарга да хәлне аңлаткач, чалмалы кеше саф татар телендә:

– Я, Алла язганны күрми чара юк, – диеп ял итәргә урын сорады. Сөләйман йокыга китеп өлгермәде, баракка кешеләр җыела башлады, күбесе чынлап та исерек күренәләр.

Яшел зиләнле кешене күрүгә:

– Бу нинди мулла, әллә безне эчкән өчен хурларгамы килгән, сәдака бирергә дә акча калмады, я китер, Ибрай, теге калган аракыны, сəдакадан китәр, салып бирик муллага бер стакан, – диеп үзара көлешеп алдылар. Ул гына җитмәде:

– Кемнән сорап монда кердең, синнән башка да җанга тыгыз, – диеп бер-икесе аңарга бәйләнергә керештеләр. Тагын кайсысыдыр аның салам түшәген алып ыргыткач, мулла дигәнебез сикереп торды да, ике кулын ике якка җәеп барак эчендә булган егермеләп кешене төртеп алып китеп читкә кысты. Читкә терәп кенә калмады, ахрысы, чөнки кыса барган саен тегеләрнең ялварулары арта барды. Шулай берничә минутлар ялварткач, мулла дигәнебез кире артка табан сикерде дә, зиләнен салып ташлады, аның күкрәге тулы медальләр иде. Ул:

– Дусларым, мин Арслан Гәрәй Ченгәли булам, – дигәч, бөтен барак халкы гафу үтенделәр, чөнки бу татар пәһлеванын беренче генә күрсәләр дә, аның турында бик күп ишеткәннәре бар иде.

Барак халкына бу кеше көч алласы сыман күренде, чөнки үзләре дә баржаларда йөк төяүче булып эшләгәннән, һәркайсы урта кешедән күпкә көчлерәк иде.

 

Икенче көнне Арслан Гәрәй нибар барак халкын бушка цирк бактырды, аның кырык потлык тимерләр белән уйнаганын күреп, Сөләйман тәмам хәйран калды: «Бар икән кешеләр, мин моңарга караганда бала гына", диеп, баракка кайтканчы үз-үзенә сөйләнде Сөләйман.

Арслан Гәрәй һәр көнне төн кунар өчен баракка йөреде.

– Мин гади халыктан чыккан кеше, бәяле гостиницаларда мине йокы алмый, егетләр, сезнең янда җаным рәхәтләнә, тыгызланмагыз инде, – диеп әйтә иде ул, килеп кергәч.

Сөләйманны тылсымлады бу кеше, ул аңардан бер тешләм дә калмыйча йөреде, хәтта цирк мәрәсендә үзенең көчен дә күрсәтергә чыккалады, я ат күтәреп күрсәтте, я дага сындырды, я аркасына агач куеп кешеләр асылындырды. Арслан Гәрәй да бик ияләште Сөләйманга.

– Әйдә минем белән, яхшы итеп француз көрəшен өйрəнсәң, якташың Иван Заикинны алдырасың син, – диеп, циркка күчәргә үгетләде.

Сөләйман үзенең кайсы яклардан икәнен сөйләгәч, «Сезнең якныкы Иван Заикинны көрәшеп еккан идем мин, ә Иван Поддубныйны очрата алмадым әле», – диеп шаярткан иде Арслан Гәрәй. Сөләйманның да Талызин пәһлеваны Заикин Ванька турында ишеткәне бар иде инде.

Алар кичләрен янәшә ятып, башларыннан ни узганнарын бер-берсенә сөйли торган булдылар, Арслан Гәрәй сөйләгәннәрдән Сөләйманның хәтерендә атларга бөйләнешлесе күбрәк калды. Ул вакыйга шулай булган:

Арслан Гәрәй Сызрань шәһәрендә бер өйгә төн кунарга кергән, тик хуҗа аңар үзеңә урын бар, атыңа юк дигәч, ул чаналарны нибар йөкләре белән өсле-өсле өеп куйган да, бушаган урынга атын бастырып, капканы баржа якоре белән терәтеп хуҗа биргән урынга кереп яткан. Иртә белән чана хуҗалары көч хәл белән чана өемен сүтсәләр дә, капканы ача алмагач, хуҗага:

– Ник бездән көләсең, ничек куйдырдың бу тимерне, шулай алдыр, – диеп бәйләнергә керешәләр. Йорт иясе бу хәлне күреп ни дә әйтә алмагач, барысын да ишетеп яткан Арслан Гәрәй:

– Бәйләнмәгез, хуҗа гаеп түгел, мин терәтеп куйдым атымны урларлар дип. Мөселманнар, гафу итегез, – диеп якорьне алып, капканы ачып җибәргәч, шул тикле ашыккан юлчылар аның кем икәнен белгәч, яныннан китә алмыйча көн буе сөйләшеп торганнар. Ә ул якорьнең авырлыгы кырык потлар чамасы икән.

 

***

 

Безнең әти гади бер авыл кешесе иде, тик бер вакыт базарда аның печәнен таларга тотынгач, ул бичара кәҗәне абзарга яба да, капканы зур тегермән ташы белән терәтеп тә куя. Билгеле, кәҗәләр хуҗасын тынычсызларга тотына, теге чыгып ни күрсен: бер абзар кәҗә. Капканы ачып куып чыгарыр иде, капка терәтеп куелган. Кәҗә ияләре җыелып абзар иясенә карак яба башлагач, «мин япмадым аларны, бу ташны җен күтәрә алса гына, юкка бәйләнмәгез миңа», дип елар хәлгә җиткәч, «мин яптым аларны, ул гаеп түгел, печәнемне ашап бетерделәр кәҗәләрегез», дип минем әти милчә ташын читкә алып ыргыткан. Озак үтми авылыбызда (безнең авыл Идел буена урнашкан Ченгәли исемле) бер кеше әтине эзләп таба да:

– Сезме милчә ташы белән капканы терәткән кеше? Сезнең урыныгыз циркта, монда югалып тормагыз, – дип алып китә.

– Менә шул көннән башлап безнең гаилә циркта гомер кичерә инде, – диде Арслан Гәрәй. Арслан Гәрәйнең труппасы Самарада ай буена чыгышлар ясаган арада, Сөләйман барактагы кешеләр белән дә аралашып өлгерде, цирк карарга барган Садыйк бай аны эшкә чакырды. Бигрәк тә аның барагында яшәгәнне белгәч, ул Сөләйманны конторасынан чакыртып:

– Мин сиңа ике хак түлим, энем, әйдә миңа эшкә, – диеп үгетләгәч, Сөләйман риза булды.

Шулай итеп Сөләйманның алдында, әкияттәге кебек, ике юл барлыкка килде. Ул, «баржада йөк төяүче булып эшләсәм, акча туплап авылга кайтып килергә мөмкинлек булыр иде», дип Садыйк байга эшкә алынды. Арслан Гәрәй белән әле очрашырбыз дип хушлашсалар да, мәңгегә аерылган булып чыктылар. Сөләйман аны гомере буе сагынса да, кабат күрешә алмады.

Сөләйман җиң сызганып эшли башлады. «Әгәр дә аракы эчмәсәм, кирәкмәгән урыннарга йөрмәсәм, Сафаҗайга ике ат җигеп кайтырлык мөмкинлек бар, малай», – дип үз-үзен үгетләде. Һәр эшнең шеше бар дигәндәй, йөк төяүчеләрнең эше иң читене иде. Аркасына егерме-утыз пот йөк төяп йөри алмаган кешегә биредә урын юк икән.

Сөләйман көн дә диярлек арып кайтты, чөнки иптәшләренә дә булыша иде. Нинди генә сәламәт һәм көчле булсалар да, бу эштә кешеләр озак түзә алмыйлар иде: я күтәргән әйберен төшереп ваткан өчен куалар, я аракыга бирелеп, көннеке көнгә, күзгә күренеп кибәләр, я кан төкерү һәм бүсер чыгу сырхауларына юлыгалар иде. Көн артыннан көн узып, берничә айдан булды бу хәл. Мюллер дигән купецның баржасын бушатканда, су өстенә салган траплардан бочка күтәреп килүче Заһир тайчынып китте дә, бочкасын суга төшерде. Әле кичә генә «тагын бер гаебең булса, мин сине эштән куам», дигән иде аңа Садыйк бай. Шуны искә төшергән Сөләйман суга сикерде һәм күз ачып йомганчы егерме биш потлык шикәр бочкасын кул өстенә күтәреп трапка куйды.

– Браво, Соломон, браво! – дип кул чәбәкләп кычкырды палуба кырыена баскан хатын-кыз. Бу баржа иясе Мюллерның хатыны Ирма иде. Аның турында төрле имеш-мимешләр сөйли иде пристань халкы, имеш көчле ирләрне ярата, имеш, ире сизмәгәндә алар белән очрашудан да баш тартмый икән. Сөләймән кабат бочка артыннан баржага килгәндә, Ирма аның каршына килеп:

– Ты богатырь, ты заслуживаешь подарок, пойдем со мной, – дип аны каютага чакырды. Сөләймән үзе дә сизми буйсынды бит бу зәңгәр күзле хатынга. Бер сүз әйтми, аның артыннан каютага керде. Ирма шкафтан ниндидер шешә алды да, шешәне бер зур кружкага бушатып, Сөләйманга сузды. «Пей, мой богатырь», – дигән сүзе бик ошады аңа. Ул мондый сүзне хатын-кыздан беренче ишетүе иде. Кружкадагы аракының бер тамчысына кадәр эчеп рәхмәт әйткәч, Сөләйман ишеккә юлланды. Ирма аннан узып ишекне эчке яктан элеп куйды да, Сөләйманның муенына сарылды. Аның «обними меня, мой богатырь» дигән сүзләре Сөләйманның дөньясын оныттырды.

Ул ишек шакыганын да ишетмәде, ахрысы, тик ишекне нәрсә беләндер бәреп ачкач кына сикереп торды. Каюта бусагасында балта тотып Мюллер басып тора иде.

Ирманың иренә «он меня насиловал» дигәнен ишеткән Сөләйман, «ярабби, бу нинди күренеш тагын?» дип Мюллерның күзләренә туп-туры карап тышка чыкты, тик Мюллер ялгыз килмәгән икән, палубада дүрт городовой баскан иде.

– Он меня околдовал, ты сам околдован, стоишь как истукан, а он из-под носа уходит, – дип чәрелдәгән тавыш уятты булса кирәк, ул:

– Держите его, в кандалы его! – дип нибар көченә кычкырды. Сөләйманның алдында нибары бер юл калган иде: ярга чыга алмый – алдында городовойлар, ә артында күз агартып кулында ит чабучыларның балтасын тоткан Мюллер иде.

Сөләйман баржа очына йөгерде, «стой, стрелять буду!» дигән тавышлар аңа яңа этәргеч булды күрәсең, ул баржа очыннан суга сикерде.

Арслан Гәрәй Ченгәли, Иван Поддубный, Иван Заикин – Сөләйманның замандашлары, цирк көрәшчеләре. Россия һәм чит илләр алдында дан казанган «Батырлар батыры» дигән исемгә лаек кешеләр. Иван Заикин тумышы белән хәзерге Сеченово районы Талызино авылыннан, хәзергесе көннәрдә дә Талызинода Заикиннар нәселе яши. Иван Заикин соңгы вакытта көрәшне ташлап очучы һөнәре белән мавыкканга, яңадан-яңа аэропланнар сынаучысы булып чит илләр һәм Россия тарихына кергән кеше.

 

***

 

Акъяр тавының өске итәгендә бер эт чирәмдә йомран тишекләрен иснәнеп йөри, кайбер тишекне казырга ук тотына, тик күпме тырышса да, очына чыгалмагач, ярсып шыңшый башлый.

– Кил, Юлдаш, кил яныма, ял ит, җир эше арыта ул, – дигән тавышка өрә-өрә иясе янына килә дә, бераз ятып торгач, тагын да көчлерәк шыңшып, йомран оясы казырга тотына.

Этен кызганып янына чакыргалап алса да, бөтенләй аның хәленә кереп сөйләшеп алыр өчен уйлый торган уйларыннан арына алмый Сөләйман. Ул яр кырыена аякларын салындырып утырган, янында ике көрәк, һәрберсе ике-өч көрәккә торырлык, тимерчедән эшләтелгән булса кирәк. Аста тын гына Мәдәнә елгасы ага, җилсез көн булганга авылның нибар ыгы-зыгысы ишетелеп тора. Авыл белән инеш арасында колхоз кыры, авыл халкының ышанычы, Сөләйманның да өлеше бар, ул да хәленнән килгән тикле эшли бу колхозда. Исеме ни тора! «Яңа тормыш» чынлап та яңа тормыш! Эх, яшьрәк чагында булмады бу бәхет, күпме юкны эзләп йөрде, ничек кенә тырышса да, ике ат түгел, бер йөгән дә алып кайта алмадым бит», – дип үз-үзенә сөйләнеп утырды Сөләйман.

Авылны ташлап китәр алдыннан нәкъ шул яр читенә утырып торуын искә төшерде. Аста сеңгәклек, теге мескен байтал шунда батып калган иде бит. Ул вакыйгага кырык еллап вакыт узган булса да, әйтек эчтәрәк калган. Таулар да аз гына үзгәргән. Киләчәктә тагын да үзгәрерләр, чөнки монда зур бакча шаулар – колхоз бакчасы. Айсин Таҗериза җитәкләгән колхозчылар бик тырыштылар бу бакчаны булдыруда. Менә Сөләйман да кулыннан килгәнне эшли – бакча тирәсенә биек койманы алыштырырлык канау казып җир күтәрә. «Сыер да, ат та керә алмас бу канау аша бакчага, җире тигезләнгәнче агачлар да үсеп өлгерер, колхоз хәлләнә төшкәч койма да тотылыр, Алла кушса», – дип уйлаганын куәтләп сөйләнеп алды Сөләйман.

Озак та үтмәде, Юлдаш өрә-өрә бакчага керә торган юлга таба чапты. «Әй хайваны нинди сизгер бит, үз кешеңне әллә кайдан таныйсың», – дип Сөләйман да бакча юлын күзләде. Бакча юлыннан кулына яулыкка төргән ашларын тотып Сөләйманның хатыны Гафирәсе килә иде. Әйе, Гафирә, Сөләйман гел Бибинурым дип ашкынса да, ул Себер якларыннан әйләнеп кайтканда Бибинурның өч баласы бар иде инде. Сөләйман аңа бер сүз дә әйтмәде, «кем соң сине утыз яшенә тикле көтеп торсын», дип Бибинурга бәхет теләде.

Сөләйман барыбер бәхетен тапты, менә Гафирә бер дигән хатын булып чыкты, аларның ике кызы, бер малайлары үсте. Менә әле дә «авыл аша аяк бастырып ашлар китереп торма», – дисә дә, хатыны аңа көн дә шушы вакытта аш китерә, «юаш инде мескенем, мин ни әйтсәм шуңа ышанырга дип белә», – диеп Сөләйман көлемсерәп куйды. Аның хәтерендә бер узган вакыйга бар иде:

– Хатын, ник соң безнең оныбыз бик кара, ә кешеләрнеке ак, әллә алар оннарын юалармы икән?, – дип шаярткан арты хатынының имәнлеккә таба җилпуч тотып барганын күреп: «Гафирә, кая барасың?» – дигәч, «Сөләйман, чынлап та юыпмыдыр багыйк, безнең он гына бит кара», дип җавап биргән иде. Сөләйман күзләренә яшьләр килгәнче көлгән иде, ачуланмады аңар хатыны:

– Син шулай дигәч ышандым бит, Сөләйман, хурлама мине, аңгы-миңгене, – дигән иде.

– Мә, картым, ачыккансыңдыр, әле суынып та җитмәде, тагын ниндидер уйларга чумып утырасың, алдыңдагы кешене дә күрмисең инде, – дип үртәп алды аны хатыны.

– Юк, Гафирә, уйламыйм, болай гына. Өйдә ничек хәлләр? Оланнарны гына җибәрәсе иде, дүрт чакырым бит Имәнлеккә, арыгансыңдыр? – дип юатты хатынын.

– Тагын ничә көн казырсың икән, яңа пред силос базлары казырга кирәк, Сөләйман абый казып бирсә генә инде, аңарда гына инде ышаныч, – дип сөйләгән бригадта.

– Казыйм, хатын, хәлем бар, аллага шөкер, ун кеше өчен эшлим, авылдан китеп мин күргән газапларны тагын кем дә күрмәсен. Колхозыбыз баеса, һәр кешегә бер кисәк булыр, Алла кушса, ә туган җирдә аңардан да зур бәхет юк, – дип ашарга утырды. Ашый торган ашын эте белән бүлешкәнне күреп:

– Сөләйман, үзең аша инде, бу бакча тирәсен казырга тотынганнан бирле бөтенләй ябыктың бит, -дип хатыны аны өстәл артына кунак кыстагандай кыстарга кереште.

– Хатын, ул да җир казый бит, әнә ничә йомран оясы казыды, мин Себер буенда юкны казыган кебек, бер йомран да тоталмады хайван, ашасын, бик акыллы бит, сөйли генә белми, – дип этенә ипи белән бәрәңге бирде. Үзенең дә кеше тыңлатыр итеп матур итеп сөйли алмаганын уйлагач, бер вакыйга исенә төште. Бу хәл авыл клубында Себер якларыннан эшкә чакырып килгән кеше Себерне мактап сөйли башлагач булды:

– Безнең бит Себер якларында яшәгән кешебез бар, әйдә, Сөләйман абый, сөйлә Себер турында, ярыймы анда күчеп китәргә, юкмы? – диештеләр авылдашлары.

Сөләйман сәхнәгә менеп тиз генә сүзен җайлый алмыйча:

– Юлбасарлар, кеше алдаучылар, талаучылар күп, тик мин бирешмәдем. Бирдем кирәкләрен, – дип тотынган сүзләрен сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр, ярый Сөләйман абый, утыр, чит кеше киткәч сөйләрсең, дип оятка калдырдылар шул рәтләп сөйли белмәве аркасында.

Аңа бит ялгыз китәргә ярамый, бик ышанычлы юлдашлар белән генә китәргә кирәк, әй авылдашларым, туган якны ташлап киткән кеше гомер буе сагышлы, сынык канатлы булып гомер уздырачак, – диеп әйтергә кирәк иде. Нишләп була, мужикка салма ашагач кына акыл керә дигән кебек, Сөләйманга да гарьлектән кызарынып урынга утыргач кына шундый уйлар килгән иде.

Хатынын озаткач Сөләйман учларына төкерде дә, яңадан җир казырга тотынды. Яктан карап торган кеше бу тикле җирнең астан бәрелгәнен күрсә, чыннан да бу көрәкнең сабыннан ун кеше тоткандыр дип уйларга мөмкин. Сөләйманның хатынынан гайре, янына кем дә килеп йөрмәде, тик Таҗериза гына килеп казылган канауны мактап:

– Бакчага терлек керәлми болай булгач, Сөләйман абзый! – дип балаларча шатланган иде.

Бүген көн иртәдән бирле җилсез иде, ничектер яңгыр алдыннан була торган тынлык урыннашкан кебек тоелды Сөләйманга. Ул бүген чишмәдән су эчкәнем юк әле, яңгырга тикле менеп төшим дип, бакчаның өске ягында булган чишмәгә юлланды. Чүмеч белән чумырып су алганда чишмә төбендә көмеш акчалар күреп, изге чишмә бит бу, әнә урыслар бәйрәмнәре саен килеп су алып, сәдака салып китәләр: Мәдәнә урыслары үз җиребез дип килсәләр, Болтинныкылар бу изге урын, монда чиркәү бар иде, ул шул чишмә янындагы тетрәвеккә сеңгән, бу безнең өчен бик изге урын дип сөйлиләр.

Сөләйман тагын бер чүмеч су алды да, кабат суга карап уйга калды: «Яраткан бит Ходай утын да, суын да, җирен дә, менә бит йоткан саен ничек рәхәт бу чишмә суын. Дөрес тә, изге бу чишмә суы, күңел әйтә: күп серләр саклый бу урын, бөтенләй ялгыз булсак та, тирә-якта җаннар бар сыман тоела.»

Су – нинди рәхәт, ничә тапкыр Сөләйманны бәләдән коткарды, Иртыш суы юлбасарлардан, Идел суы Мюллерның балтасыннан һәм городовойлардан, алар аны ярга чыгар дип көткәннәрдер, ә ул елганың теге ярына йөзде. Дөрес, киң икән, юкка гына Идел бит ул, киң бит ул дип җырламыйлар, дип уйлаган иде ул вакытта Сөләйман. «Иртыш суы бик салкын булса, Идел суы бик җылы иде, Сафаҗайга тикле йөзеп була иде», дип сөйләнеп өлгермәде, кемнеңдер аяк тавышлары ишетелде.

– Сөләйман абзый, син кайда? – дигән тавышка аякка торып басты.

– Монда, Фәйзрахман, кил, син дә эч! Бүген бигрәк тә салкын, көне буе сусамассың, – дип аңарга чүмечне сузды. Бу колхоз рәисе Идрисов Фәйзрахман иде.

-Хәлеңне белергә килдем, Сөләйман абый.

– Бик яхшы, рәхмәт… атың соң кая? Ә, аста калдырдың? – дип үзе үк җавап бирде.

– Сөләйман абый, силос базлары да кирәк булыр, каярак казырсың икән?

– Әнә кукуруз янынарак, Сәнәтуллалар ындыр очына казырбыз, исән булсак, Фәйзрахман, – диде Сөләйман.

– Ярый, мин риза, шунда казырбыз, я, Сөләйман абзый, сөйлә ни дә булса, теге юлны Арслан Гәрәй турында сөйләгән идең, үзең турында сөйлә, – дип рәис чирәмгә утырды.

– Нәрсә соң сөйлим, Фәйзрахман, шуны гына әйтәсем килә: кешеләрне үлгәч я җәннәт, я тәмуг көтсә, мин яшәвемдә барысын да татыдым, ахрысы, газап чиктем, күпме җир йөрдем, күпме эш эшләдем, ә морадыма ирешә алмадым. Ике ат җигеп авылга кайтып килә алмадым. Менә хәзерге тормышымны, соңрак булса да, җәннәткә саныйм, Фәйзрахман.

 

***

 

Менә бакчам, менә ашлык тулы җирләрем, йөзләгән баш атым, өйдә якты йөз белән каршы алучы гаиләм. Бу байлыкка ялгыз ия булсам бу чаклы шатланмас идем, ә халык белән булгач җиңелрәк, җанга рәхәтрәк, ни булса була калса: әйтик, чирләсәм, кем җиремне эшкәртер иде, кем атларымны ашатыр иде. Шулай, Фәйзрахман, бу минем җәннәтем, эш яратучылар, көч кызганмаучылар өчен төзелгән җәннәт, умарта кортлары арасындагы кебек, соры кортлардан сакланырга, вакытында сизеп куып чыгарырга кирәк булыр, – диеп, Сөләйман тау астында җәелеп яткан колхоз җирләренә, аннан авылына карады да, – тфү-тфү, күз тимәсен, колхозыбыз әле бит сабый гына, – дип, рәиснең җилкәсенә кулын куйды.

 

Эпилог

 

Бу вакыйгадан соң ярты гасырдан артык вакыт узган. Сөләйманның авыл халкына, колхозына булган истәлеге, бакча тирәсендә тирән канау әле дә булса бакчаны мал-туардан саклый. Тик кайбер урыннары гына җимерелеп тигезләнә башлаган.

Сөләйманның теләкләре дә бер-бер артлы тормышка аша бара: бакча тирәсенә койма тотылган, колхоз да район күләмендә беренче урыннарда бара дияргә була.

Сөләйман кебек баш күтәрмичә эшләүчеләр булганга, һәрбер эш үз вакытында башкарыла, ә инде соры кортлар турында әйткәнне искә алсак, соңгы елларда алар да күренгәли башладылар. Алай булгач, кем өчен эшләгәнеңне күрер өчен эшләгәндә дә башыңны күтәргәләргә кирәк, күрәсең. Эш урыны җитешми Сафаҗай халкына, авылның яртысы диярлек тирә-якта хезмәт итеп көн күрә. Сөләйманның тормышка ашмаган теләге дә тормышка ашар дигән өмет сүнми сүнүен, чөнки яңа эш урыннары ачу турында сүзләр авыл советы белән колхоз идарәсеннән ишетелгәләп тора. Тик «бирәбез, эшлибез» дигән сүзләргә ышанып ярты гомерен уздырган Сөләйман абый «сөйләргә түгел, тел белән эш эшләнми, кул белән эшләнә, эшләргә кирәк, энеләрем», дияр иде.

Сөләйман кебек кешеләр һәр авылда бар, алар үзләрен күрсәтергә, күп сөйләргә яратмаучы кешеләр, ә эшләре һаман да сокланырлык, сагынырлык була, чөнки алар табигать биргән дәртне вакытлы казанышка, гайбәт чәчүгә сарыф итмичә, тулысынча эшкә, кешелек дөньясын алга, тагын да яктырак тормышка илтүгә бирәләр.

 

ИСКӘРМӘЛӘР

 

Акъяр – авылдан караганда колхоз бакчасының сул ягындагы текә таулар, балчыгы ак икәне авылдан да күренеп торганнан бабайлар шундый исем биргәннәр булса кирәк.

Сафаҗай – хәзерге Н. Новгород өлкәсе Пилнә районының көньяк-көнчыгыш ягына урыннашкан татар авылы исеме, кулдан-кулга язылып килгән тарихи язмалар буенча 1451 елда нигезләнгәне билгеле, беренче булып 8 гаилә Әстерхан ягыннан килеп, авыл өчен урын сайлаулары билгеле, 1500 елда Касимово ягыннан тагын 4 гаилә килеп, Өч-күлгә урыннаша, тарихи язма нигезендә күрше Краснай авылы бабайлары да шул яклардан икән.

Өчкүл – авылның көнбатыш ягындагы урам исеме, 1600 елларга тикле бу урында бик зур күлләр булган, күл яннарындагы аланга килеп төпләнгән халык, тирә-яклары урман булганлыктан, алардан элек килеп урын-бакча тирәсендәге канауны да Сөләйман казыган булган. Ул авылның көнбатышында урыннашкан әстерханлыларны су буйлап килгән киндер туку тавышлары ишетелгәч кенә белгәннәр.

Алаша – мордва сүзе, алар атка әдәби телдә шулай әйтәләр.

Яндава – Тау янтавы дигән мәгънәдә, бу озын тау янтавына, Бөек Ватан сугышы алдыннан колхоз икегә бүленгәч, бакча утырткан булалар, тик ул бакча сугыш елларында булган салкыннарда туңып корый, бу бакча тирәсендәге канауны да Сөләйман казыган булган. Ул авылның көнбатышында урыннашкан.

Межгороц – Акъярга ике тау арасыннан төшкән елга исеме, бу җирләр элек Мәдәнә урысларының җирләре булганнан, күп урыннар рус телендә әйтелә, Бал елгасы – Обвал, ул тау хәзер дә елгага җимерелеп тора.

Тылсым – авыл халкы сөйләве буенча Сөләйманда бик көчле гипноз була.

Бай Насрук – Шиһапетдинов Насретдин – авыл бае, Себер якларында да кибетләр тоткан, гражданнар сугышы вакытында Колчакка кушылып Япониягә кача, аның малае, Мәлик, Колчакның адьютанты булып хезмәт иткәндә пленга эләгә. Сафаҗайдан чыккан Төмән байлары йолып алганчы, ул кызыллар тарафлы атып үтерелә. Насрук үзе рөхсәт алып кире кайта, соңгы елларын Мәскәүдә яши.

Аршин – 714 мм.

Чакрым – 1060 метрга тиң.

Озын саз – авылның төн ягына урыннашкан бик күп күлле урын, бабайлар килеп урыннашканда бу җирләрдә каен һәм зирек урманы булган, авыл халкы бу күлләрдән буш кул белән дә үрдәкләр тота булган. «Бу матурлык 1820 елларда зәгыйфьләнә башлады», – дип яза Ситдик бән Якуп. Үткән елларда Сафаҗай авылында «Әстерханнан хәбәр килгән, астан алма, өстән ал» дигән такмаклы уен уйнала иде, бу такмак, һичшиксез, Әстерхан ягы белән Сафаҗай арасында элемтә булганлыгын күрсәтә. Әстер хан – Әстерхан шәһәренә нигез салучы хан.

«Чирем чирем ат, Сорга барып сәлам әйт» – бозлар киткәндә әйтелә торган орым әйтем, авыл инеше Сура елгасына кушыла.

Әби-бабалар каберлеге – (1460–1680-еллар) Шарылдавык елгасының өске башындагы тарихи каберлекләр. Аймалетдинов Ибраһим – авылның алдынгы кешеләренең берсе, колхозның 1938 елдан өченче рәисе. 1942–1947-елларда колхоз бүленгәч Калинино колхозы рәисе, шул каберлекләрдә Акимдәй исемле кеше белән казу эшләре алып бара, ниятләре чуваш әллә мордва каберлекләре дигән имеш-мимешне ачыклау булган. Бу халык мәет күмгәндә күкрәк бизәкләре (путимарлар) белән күмгәнгә, ул әйберләр бер кабердән дә чыкмагач, бу каберлекләрдә мөселман өммәтләре – безнең Сафаҗай әби-бабалары күмелгәнгә шик калмый.

Корбан бәйрәмендә – ул заманнарда корбан бәйрәмендә мишәр көрәше оештырылган.

Кала юлы – авылның Ратово дигән авылга чыга торган юлы, ул заманнарда Алатыр шәһәренә шул юлдан йөри торган булганнар.

Лисибрак – дөрес әйтелеше Лисий овраг, ул е лгада төлкеләр бик күп булган, әлеге вакытта да җәнлекләр күренгәли, тик төлкеләр түгел, ә йортсыз этләр, шулай итеп җәнлекләр өчен уңай урын икәне әле дә билгеле. Авыл халкы аннан мунча ташлары җыйгалый.

Ермак – урыс промышленникларыннан булган Строгановлар гаиләсе. 1581 елда Иван Грозный биргән грамота нигезендә качак казаклардан 800 кешелек гаскәр туплап, Себер ханлыгына һөҗүм итә. Нәкъ шул сугышта казаклар башлыгы атаман Ермак Тимофеевич Иртышта батып үлә. Себер ханлыгы ханы Күчем исемле булган. Бурлак элмәге Сөләйман Себер якларына килгәнче үк берничә урында баржа сөйрәп йөрүче (бурлак) булып эшләгән була.

Әйләнчек су – бу болганчыклар Сура елгасында бик күп. Ул болганчыклардан котылу бик читен. Күп кеше шуннан чыгалмыйча батып та кала. Аеруча көчле чагы – җәй башы.

Хәбибулла хәзрәт – Сафаҗай авылының алдынгы укымыш кешеләренең берсе. «Белем алуын Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә башлап, аннан унике еллар чамасы Бохара шәһәрендә укыгач, туган авылына кайтып, 32 еллар милләтенә хезмәт итте», – дип яза Ситдик бән Якуп. Авылда мәдрәсә ачып, күп шәкертләр укыткан кеше. Аны Сафаҗайның белем һәм тәртип чишмәсе дип атарга була, балалары һәм дистәләгән оныклары кешеләргә белем бирү хезмәтенә үзләренең гомерләрен багышлаган кешеләр Сөләйманга Юныс абзый хат-әманат биргәндә Хәбибулла хәзрәт вафат була инде.

Шпион – бу вакыйга рус-япон сугышы башланыр алдыннан була (1904 январь – август 1905 еллар). Ул вакытларда Себер якларында, хәтта Россиянең Европа өлешендә дә Япония иле тарафлый юнәлдерелгән шымчылар җимерү,хыянәт итү эшләре алып баралар. Шулай итеп, Сөләйман белән көч алышучы кеше дә цирк көрәшчесе сыйфатында Россиягә каршы диверсия эшләре алып барган булып чыга.

Мәдәнә, Медянка – авыл аша агучы елга, «бакыр елан» дигән мәгънәдә. Башлангыч урыны Сечен районы Булдаково авылының Мордовия белән тоташкан кырында. Мәдәнә авылы янында Сура елгасына коя.

«Яңа тормыш» – 1929 елның көзендә Сафаҗай авылында төзелгән колхоз исеме. Беренче әгъзалары: Абдрахманов Мөхәммәт (Хәбибулла хәзрәтнең оныгы, бик озак еллар буе укытучы булып хезмәт иткән кеше), Аляутдинов Атаулла, Аюпов Сафи, Айсин Таҗериза, Булатов Хөсәен (бакча эшләре белгече булып авылдашлары хәтерендә калган кеше). Муҗипов Фатыйх, (Муҗипов Абдрахман, Әминов Люкман, Ситдиков Сафи) беренче рәис, Ситдик бән Якупның улы, (Низамов Каюм, Низамов Насретдин, Хәбибуллин Мәлик һәм Таҗериза) Хәбибулла хәзрәтнең уллары, Шахмуратов Муся һәм башкалар.

Айсин Таҗериза – суганны да урыслардан сатып алган авылда һәр кеше барып йөри алган бакча утыртып, җимеш һәм бакча үрчетүгә юл ачкан кеше (ул бакчадан үсенте алып утыртмаган кеше юктыр Сафаҗайда). Аның җитәкчелегендә нигезләнгән бакчада бүгенгесе көндә дә сортларның, культураларның төрлелегенә ис китмәслек түгел, чөнки алмагачны да, чияне дә, топольне дә «тал» дип атаган заманда эшләгән эшнең файдасын нинди үлчәү белән үлчәрлектә түгел. Айсин Таҗериза чирле булуга карамастан, үзе теләп сугышка китә, анда һәлак була.

Сөләйманның балалары: Зәйнәп, Зәйтүнә, Үмәр.

Җилпуч – он иләү өчен юкә агачыннан эшләнгән йорт җиһазы.

Зур көрәк – Сафаҗай авылында бүгенге көндә дә «Тай Сөләйман көрәге», «Сөләйман абзый көрәге» дигән канатлы сүзләр йөри. «Ай-ай, Сөләйман абзый көрәгенме таптың?», – дигән сүзләр үз көче белән тормыш алып баручы кешеләр арасында шаярту сүзе булып тора.

Идрисов Фәйзрахман – 1930–1938 елларда колхоз рәисе. Икенчесе.

Соры кортлар – трутень, умарта кортлары арасында эшләмичә бал кортлары ташыганны ашап ятучылар.

 

Өмет таңнары әсәре турында

 

Татар халкының вə əдəбиятының талантларга аптыраганы юк. Татар халкы һəр дəверне сəнгать көченə ия булган үзенчəлекле əдиплəре белəн куандыра алды. Əнвəр Камалетдинов та, миңа калса, менə шундый бер өмете. Əнвəр əфəнденең повестен укыганда минем күңелне гаҗəп бер хис били. Юк, аның шигъри ашкынуга, яисə вакыйгаларны борынгы мифлар белəн куерту маһирлыгын əйтмим (ə андый сəлəтне табигать аңа мул биргəн), ул мине əсəрлəрнең рухы, «һавасы» белəн əсир итə.

Мин аның үткер сиземлелеген тормышның иң элек дикъкатлы булуын, вакыйгаларны җан əрнешенə, хəтта күз яшьлəренə манып бирүендə тоям.

Əнвəр Камалетдиновның «Өмет таңнары» повестенда уртак бер хасият бар. Ул хасият җəмгыятьтəге тəртиплəрнең тормыш өчен җайсызлыгын, социаль уңайсызлыгын, хəтта кешегə дошман булуын тасвирлаудан гыйбарəт. Кеше тормыш диңгезенең көчле дулкыннары арасына ташланган ялгыз көймə кебек кенə. Кайсы яктан нинди дулкын китереп сугасын чамалап өлгерүе читен. Өлгерсəң дə берни эшли алмыйсың – барыбер син шул дулкыннар иркендə.

Менə шундый хəлгə риза булмау хисе аның əдəби каһарманнары Сөлəйман бабай һəм Арслан Гəрəй Ченгəли кебек татар пəһлеваннарының төп асылын билгели. Җаннарын ризасызлык уты көйдереп торганлыктан, алар шул хəлдəн чыгу юлларын эзлилəр, көрəшəлəр.

Сөлəйман бабай шул юлны эзлəргə омтыла. Иртыш суын йөзеп чыгарга тырыша. Иртыш суын йөзеп чыкса да, дөньяның җайсызлыгын, шакшылыгын, хəтта кешегə дошманлыгын очрата.

Ул Иртышның бер ягыннан икенче ягына чыгып, шул шакшы тормыштан тыныч, яхшы тормышка чыгармын дип уйлый. Шулай да аның тормыш юлы үзгəрми. Бу омтылыш яшəү рəвешенə əверелə.

Җəмгыятьтəге охшаш шартлар, əдəбиятта да охшаш шартлар тудыра. Алланы сагыну мотивының əсəргə əдипнең рухи эзлəнүлəре рəвешендə килеп керүе – бүгенге татар əдəбиятының яңа күренеше дип аңлыйм. Ник дигəндə «социалистик реализм» кагыйдəлəрендə хəзерге заман язучылары үз иҗатларында материалист һəм атеист булырга тырышалар.

Алла идеясы, боларның əсəрлəренə килеп керсə дə, колоритын тудыру өчен бер бизəк сыман гына керə. Мондый язучы «материалист» буларак, һəр вакыйганың нинди сəбəп-координатларына ятканын «белеп» яза.

Əнвəр əфəнденең əсəрендə андый белдеклелек юк (чөнки андый белдеклелек белəн ихласлык бергə сыеша алмый). Əнвəр əфəнде – əдəби каһарман кебек үк, вакыйгаларның сəбəбен белеп-чамалап бетерми һəм белмəвен яшерми, ул аңларга омтыла һəм əдип буларак, шуның белəн ота да: əсəре гаять табигый да тəэсирле дə килеп чыккан. Ə аның дөньяны аңлау рəвеше – иҗат рəвеше.

Ə. Юсипов, Казан



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.