Мәхәлле кыйам
Рәсүлуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам хәзрәтләренең туганы вакытта, аяк өсте торып, салават шәрифә укымак олуг галимнәр каршында бик күркәм эш улдыгыннан, гарәп голамәләре, хосусан, Хәрамәйни шәрифәйн голамәләре бу урында аяк өсте торып, салават шәрифә вә сәлам укырлар. Түбәндәге бәетләрне аяк өстендә укымак тиешледер, чөнки бөек голамәләрнең кулларына нигез рәсүлүллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам әфәндемезең туган вакыты зикер улынса, шул зикр улынмыш мәжлескә ул мөбарәкнен рух шәрифләре килер, имеш!
Яратылмыш барча мәхлук улды шат,
Кайгылар китте галәмнән, калды саф.
Барча чиксез галәмнәр тавышланып чакырып,
Кычкырып диделәр: «Кем, мәрхабә!
Мәрхабә, и олуг солтан, мәрхабә!
Мәрхабә, и Аллаһыны тану чыганагы, мәрхабә!
Мәрхабә, и чын күнелдән булган шатлык!
Мәрхабә, и Бар кылучы Аллаһынын сөеклесе!
Мәрхабә, и жөмләнең эзләгән-теләгәне син!
Мәрхабә, халкының сөеклесе син!
Мәрхабә, дәрдә дәрман, мәрхабә!
Мәрхабә, и гөнаһлы өммәтнен мәлжаы!
Мәрхабә, и чарасызлар яклаучысы!
Мәрхабә, и галәмнәрнен рәхмәте!
Мәрхабә сән, и гөнаһлыларнын яклаучысы!
И жәмали, көн йөзе тулган ай кебек якты!
И авырлык төшкәннәргә ярдәмче!
И күнелләр дәрденен дәрманы сән!
И яратылмышларнын солтаны сән!
И Мөхәммәд Мостафа син, и рәсүл,
Шушы куркынудан Әминә чибәр йөз
Берзаман гаклы китеп, килде кире.
Күрде, китмеш һәммә хурлар, кемсә юк,
Углы да юк, күрмәде, эзләде күп.
«Алдылар әллә микән хур кызлары?» –
Диде-уйлый, фикриле кылды зари.
Як-ягына борылып карап иде –
Күрде бер почмакта хәйрел-бәшири.
Шуйле Кәгьбәтуллага каршы рәсүл
Сәждә кылган хәлдә күрде аны ул.
Сәждәдә «Аллага шөкер!» итәр.
Һәр күтәрмеш бармагын Аллаһынын берлеген раслар.
Тибрәнер агызлары, сөйләр каләм,
Аңламадым, ни дияр хәйрел-әнам?
Агзына куйдым колагым, тыңладым
Сөйләгән сүзләрене һәм аңладым.
Дир ки: «И Мәүлә, йөзем тоттым Сина,
Йа Илаһи, өммәтем виргел бина?!
Хакка баглаеп күңледән тырышлык-омтылышын,
Дир иде: «Вә өммәти, вә өммәти!»
Бала вакытындук теләде өммәтен,
Картлыгында син оныттың сөннәтен.
«Өммәтем!» – диде сиңа ул Мостафа син, и рәсүл.