Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы первого заседания Совета улемов ДУМНО 10 февраля 2010 г. / 25 сафар 1431 х.
29.03.2012


 

Пәйгамбәремез Мөхәммәд аләйһис-сәламнең күркәм сыйфатлары вә сүрәте

Рәсүлуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам – адәмнәр арасында иң күркәм холыклысы иде һәм адәмнәрнең иң күркәмрәге һәм юмартрагы, һәм куәтлерәге иде.

Вә һәм адәмиләрнең иң күркәм сыйфатлысы һәм гүзәле иде. Пәйгамбәремез ак вә ягымлы йөзле вә урта буйлы иде һәм ике иңбашы арасы ерак иде, шу­лай ук яңаклары бик чыккан вә бик тә эчкә кергән бул­мыйча, тигез вә озынча иде. Төге, чәч вә сакалы бик кара вә күзләре сөрмәле, озын керфекле иде. Баскан­да бөтен аягы белән басар иде, табанында куышлык юк иде. Әфәндебез саллалаһы аләйһи вә сәлламнең йөзе нурлы вә ак төсле иде, вә тир бөртекләре энже кеби ак иде, көлгән вакытта йөзе нурланып китә иде. Вә ул Мөхәммәд аләйһис-сәламнең алгы тешләренең аралары ачык иде, сөйләшкән вакытында тешләре арасыннан нур чәчелгән шикелле күренә иде.

Йөргән вакытта ике аякка салмакланып вә жиңел йөрер иде. Рәсүлуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам өеннән чыкмаган кыздан да оялчан­рак иде. Ул адәмнәрдән күрелә торган һәртөрле авырлыкларга сабыр кылучы иде, Рәсүлуллаһи сәллаллаһы аләйһи вә сәлламнең пәйгамбәрлек хатимы-мөһере аркасында калкып чыккан ит кисәге иде. Рәсүлуллаһиның төге, ягъни йоны вә чәче бик каты да түгел һәм бик йомшак та түгел, уртача иде вә ак тәнле иде ки, аклыгы кызыл берле катыш, кы­зылга маил иде. Олуг башлы, күркәм йөзле, якты чырайлы иде. Рәсүлуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәлам кем белән күрешер булса, ул кешенең кулын­да бер хуш тәмле ис калыр иде. Кем генә очраса да, әүвәл үзе сәлам бирергә ашыга һәм бирәдер иде. Әл-хасыйль, ул галәм горурлыгы Мөхәммәдел-Мостафа сәллаллаһы галәйһи вә сәлламнең холык-сурәтләрен бәян вә тасвирлаучылар һәркайсы камил сыйфатла­рыннан гажиз калдылар.

Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд галәйһис-сәламнең бар­ча өммәтенә куркыныч мәхшәр көнендә шәфәгатен насыйп вә мөмкин кылса иде, Амин!

Рәсүл әкрамнын хөрмәтле нәсел-нәсәбе

Дүртесенең исемен белмәк тиешле,

Кешеләр санадылар ап-ачык.

Габдулла иде Мөхәммәд атасы,

Габделмотталип иде һәм бабасы.

Һашим иде ул баба өченчесе,

Габдеманаф булды тәмам дүртесе.

Сабыр итегез, хәзер әйтәм калганын,

Бишенчесе иде Кусай, бабаның

Алтынчысының иде исме Килап,

Мораттыр – жиденчесе,

Сигезенче – Кәгъб иде бабаларның,

Ул – Лөәйдер тукызынчысы аның.

Исме Галиптер унынчы бабаның,

Унберенчесе – Фиһрдер, бел, аның.

Уникенчесе – Маликтер, исме шәп,

Унөченчесе – Назердер, кылма шик.

Ундүртенчесенең исме – Кинанәт,

Ки унбишенчесенеңдер – Хузәймаһ.

Ки Мөдһикәтиһтер уналтынчы, шулай итеп,

Ки унжиденчесенең исме Ильяс.

Мозар – унсигезенчедер бабаның,

Низар – унтугызынчыдыр, бел аның.

Мәгадд имде егерменче бабадан,

Егерме бер – тәмам улды ки, Гаднан.

«Мәүлидин-Нәби касыйдәсе»

Әүвәле мин бер хикәят әйтәмен,

Хәбәрләр сөйләүчеләрдән риваять итәем.

Бар иде Багдадта бер яхшы,

Диндар хатын иде hәм нәсыйхәт иясе.

Беркөн ул дөньядин әйләде сәфәр,

Дөньяга килгән кеше, шиксез, китәр.

Анасыннан бер тиен акча мирасы бар,

Җәннәт аңа ни чөн улмасын карар?!

Вар иде бер изге углы – яшь егет,

Тәгать үзрә улыр иде hәрвакыт.

Ул тиен акча калды мирас углына,

Диер иде: «Кемне алаем буна?»

Уйлый-уйлый йөргәнендә ул егет,

Күп кешегә очрады шул вакыт.

Мәүлид укыйлар жыйлыб бер өйдә,

Бу егет тынлады hәм ихлас иле.

Ишетү белән гашыйк булды ул егет,

Күзләреннән акты яшьләр чишмә кебек.

Ул егет күрдә төшендә шул төнне,

Гүя булмыш Кыямәтнең көне.

Чакыра фәрештә: «Кил!» дип шул заман.

«Кайда син? Кил, жәннәткә кер әй, фәлән!

Мәүлидә хәзер уланнар hәм дәхи

Жәннәткә керсен алар да hәммәси!»

Күрде шунда бу егет бер зур сарай,

«Кертсәгезче мине монда?!» – дип сорай.

Диделәр: «Монда керә шундай кеше –

Хөрмәт итсә, кем, нәби туган көнне,

Хөрмәт иткәнен синең юк ул көнне!» –

Дип кире күндерделәр ул мескенне.

Йокысыннан уянып, күп егьлады,

Күңлеңне кем сафлык уты чорнады.

Иртәгесен ул тиен акча алды аш,

Мәүлид укытты түгебән канлы яшь.

Ул егет мәүлид укытты ел саен,

Шатланып көтәр идә мәүлид аен.

Көлә-көлә Ахирәткә күчте ул,

Чын әжәлнең мәңге суын эчте ул.

«Үлмәгәндер!» – диделәр кауме аның,

«Чөнки Газраил жиңел алды жанын!».

Бер табиб китерделәр тизлек илән,

«Жаны чыкмыш, – диде ул, – рәхмәт белән!».

Кауме диде: «Үлмәгән дә үлмәгән!»

Чөнки жан чыкканын hичкем белмәгән.

Күрделәр, ул егет ифтар матур,

Нуры балкыр, жәннәт эчендәге хур кызы кебек .

Диде: «Белгел, үлмәгенә шөбhә юк,

Хак күз салды аңа, рәхмәте чук!».

Шул минутта күзен ачты ул үзе,

Диде: «Каумем, тыңлагайсыз бу сүзе!

Хак бәна бер нурны күрсәтте,

Жаныңны рәхәттә тот hәрдәим, диде.

Жәннәт эчендә урнымны күрдем хәзер,

Мостафа мәжлесенә булдым хәзер.

Иттегем чөнки мәүлидене хөрмәте,

Хак Тәгалә кылды миңа рәхмәте.

Көлгәнем будыр бәнем, белгел, – диде, –

Кылыңыз туган көнен хөрмәт!» – диде.

Шулай диде, күзләрен йомды янә,

Кауме калды шатланып – көлгәненә.

Ул сөекленең хөрмәте өчен, и байлык иясе,

Кыл шәфәгатен насыйп сән,

Безгә Аллаһ Раббым!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.