Бисмилләһир-рахманир-рахим!
МӘҮЛИД ӘН НӘБИ БӘЙРӘМЕ
ХАКЫНДА БЕР-ИКЕ СҮЗ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд рәсулуллаһи салла-ллаһу аләйһи вә сәллам хәзрәтләренең туган көненә аерым, ачык билгеләп бәйрәм итү вә шул көндә фәкыйрь вә мескеннәрне ашлар ашатып вә сәдакалар биреп шатландыру, аләйһис-сәламнең тууы вә үсүе хакында гарәпчә вә төрекчә бәян ителгән касыйдәләрне уку борын заманнардан бик ачык беленмәсә дә, VI гасырда (хиҗри календарь исәбе буенча) бик юмарт падишаһлардан Ирбил падишаһы Мәлик Мозаффар Әбү Сәгыйть Күкбүре бине Гали бине Биктәкин Мөхәммәд рәсулуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәлламгә зур мәхәббәтеннән һәм бик артык юмартлыгыннан ошбу «Мәүлид шәриф касыйдәсе» укуны һәм бик зур аш әзерләп, бик күп халыкны туйдыруны, күп ихсан кылуларны мәйданга чыгарып, һәр елда «Мәүлид шәриф» көне дә галимнәр һәм шәехләрне, күп фәкыйрьләрне җыеп, зур аш мәҗлесе ясап, «Мәүлид шәриф касыйдәләре»н укучыларга һәм галимнәргә, шәехләргә яхшы вә гүзәл киемнәр кидереп, шуның өчен өч йөз мең алтын микъдарында мал сарыф кылына икән.
Рәсулуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам өчен шатлыгыннан аның өммәте шул кадәр мал белән шатландыра икән, бу «Мәүлид шәриф» бәйрәме сылтавы белән бихисап фәкыйрьләрне вә гыйлем әһелләрен шатландыра икән. Хафиз ибне Рәҗәп «Ләтаифүл-мәгариф» исемле китабында дүшәмбе көн ураза тотуның мөстәхәб булуы турында хәдис-шәриф бәян итеп, «Мәүлид шәриф» бәйрәменә һәм анда халыкка белдереп кылуга ишарә барлыгына сөйләгән. «Имам Мөслим» хәдис җыентыгында Әбу-Катада разыйаллаһу анһуның риваяте белән рәсулуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәлламнең дүшәмбе көн уразасы хакында сорадык: «Зәликә йәүмүн улидту фиһи вә унзиләт аләйә ән-нубүвәти», – дигән. Тәрҗемәсе: «Мин туган һәм пәйгамбәрлек иңдерелгән көн!» – димәктер.
Димәк, рәсулуллаһи саллаллаһу аләйһи вә сәллам үзенең туган көнен вә пәйгамбәрлек килгән көнне аерым гыйбадәт белән зурлауны тиешле күрүе Аллаһ тарафыннан халыкка шөкеранасы тиешле булган олуг нигъмәт булганлыгы өчен булса кирәк. Шул нигездә ай хисабынча да аның туган көненә ни рәвешле булса да муафикъ шәригать хөрмәт ителсә, асылсыз эш булмаенча, дөреслегенә ишарәт ителгән хәерле эш булса кирәк.
Мәшһүр Хафиз ибне Рәҗәпнең «Ләтаифүл-мәгариф»ендә «Иман Мөслим» җыентыгында Әбү-Катада разыйаллаһу анһуның риваяте белән бирелгән хәдисләр белән дәлилләнгән тыш, шаригать кануннарын белүче галим Сүйүтый, Аскаланый вә Касталаный хәзрәтләре хөрмәтле хәдисләргә нигезләнеп, Мәүлид-ән-Нәби аләйһис-сәламне ихтирам итүне рөхсәт итәләр. Бу турыда дәлилләр эзләүчеләр Шәех-Йосыф бине Исмәгыйль Нәбиһанның «Худҗәтуллаһи аләл-аләмин фи могҗизати сәййидил-мөрсалин» китабына мөрәҗәгать итсеннәр.
(Бу мәкалә дамилла мөфти Галимҗан хәзрәт Әл-Барудиның «Әд-дин вәл-әдәп» җыентыгыннан бирелде).