Издательский дом Медина Официальный сайт
Поиск rss Написать нам

Новости партнеров:

Материалы четвертого заседания Совета улемов ДУМНО 24 октября 2010 г. / 15 Зу-ль-Каада 1431 х.
29.03.2012


 

ИСЛАМ ДИНЕ НИГЕЗЛӘРЕ

АКЫЙДА

СИРА

ФИКХ

КОРЪӘН КӘРИМ

ДОГАЛАР

АКЫЙДА

1. Нәрсә ул иман һәм игтикад?

Иман ул гарәп теленннән «хак, дөрес дип тану» дип тәрҗемә ителә. Аллаһ Тәгалә Раббыбыздан Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам аша килгән Ислам дине хөкемнәрен хак дип танып, күңел белән ыша­нып, тел белән әйтеп бирүгә – иман дип әйтелә. Мөселманның иманы эш белән раслана, шуңа күрә Ханәфи мәзхәбендә динебез хөкемнәре белән гамәл кылу – иманның шарты.

2. Иман китерә торган сүзләрне гарәпчә әйтеп, мәгънәсен аңлатып бирегез.

Иман китерә торган сүзләр: «Лә иләәһә илләл-лааһу вә Мөхәммәдәр-рәсулуллаһи». Ошбу кәли-мәнең мәгънәсе – Аллаһ Тәгаләдән башка һич илаһ юк һәм Мөхәммәт аләйһис-сәлам Аның илчесе. Без бер Аллаһка гына гыйбадәт үтәргә тиешләр. Мөэмин бәндәләр корбаннарын бер Аллаһ Тәгалә өчен генә чалырлар, догаларында бер Аллаһка гына ялварыр­лар. Һәм Мөхәммәт галәйһис-сәлам Аллаһның иң яраткан, иң сөекле пәйгамбәрләреннән. Мөхәммәт галәйһис-сәлам соңгы пәйгамбәр һәм аның арты пәйгамбәрләр вә илчеләр булмас.

3. Иманның ничә нигезе бар? Аларны әйтеп үтегез. Кәлимәи иманны укып күрсәтегез.

Иманның алты нигезе бар. Аллаһ Тәгаләгә, Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, китапла­рына, тәкъдиренә, Ахырзаман вә Кыямәт көненең барлыгына иман китерү.

Кәлимәи иман: Әмәнтү билләәһи, вә мә-ләәикәтиһи, вә күтүбиһи, вә русүлиһи, вәл-йәүмил әәхыйри, вәл-кадәри хайриһи вә шәрриһи минәл-ллаһи тәгалә вәл-бәгъси бәгдәл-мәүти.

4. Аллаһ Тәгаләнең ничә күркәм сыйфаты вә исеме бар?

Аллаһ Тәгаләнең 99 күркәм сыйфаты вә исе­ме бар. Коръән Кәримдә вә хәдисләрдә ничек алар зикер ителә, без шулай итеп аларны кабул итәбез. Пәйгамбәребез әйткән иде: Аллаһ Тәгаләнең туксан тугыз исеме бар, аларны зикер иткән кеше җәннәткә керер.

5. Аллаһтан башка бер заттан саулык-мал со­рап дога кылу дөресме?

Дөрес түгел. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә әйтә: «Әйт: “Укыган намазларым вә бугазла­ган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым вә үлемем бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһ Тәгалә эшедер”» (6:162).

6. Фәрештәләр турында сөйләп бирегез.

Аллаһ Тәгаләнең итәгатьле, гөнаһсыз коллары, фәрештәләре бардыр. Алар һәрвакытта Раббыбызга туктаусыз гыйбадәт кылып торалар. Аллаһ Тәгалә фәрештәләрне нурдан бар итте, аларда ашау-эчү, йоклау дигән нәрсә юк. Гадәттә кеше күзенә күренмәсләр. Фәрештәләрнең иң олысы – Җәбраил галәйһис-сәлам. Ул Аллаһ Тәгалә вә пәйгамбәрләр арасында илче булып торды. Корьән Кәримдә вә сөннәттә Микаил һәм Исрафил, Мөнкир вә Нәкир исемле мәшһүр фәрештәләр искә алына.

7. Аллаһ Тәгаләнең китаплары турында ни беләсез?

Раббыбыз дин һәм шәригать хөкемнәрен кешеләргә җиткерер өчен, пәйгамбәрләренә кита­плар иңдерде. Пәйгамбәрләр ошбу китапта булган хөкемнәр белән кавемнәрен дингә чакырдылар. Шул китаплардан Адәм аләйһис-сәламгә ун, Шис аләйһис-сәламгә илле, Идрис аләйһис-сәламгә утыз, Ибраһим аләйһис-сәламгә ун кәгазъ килгән. Муса аләйһис-сәламгә Тәүрәт, Дауд аләйһис-сәламгә Зәбур, Айсә аләйһис-сәламгә Инҗил һәм Мөхәммәт аләйһис-сәламгә Коръән исемле китап иңдерелде. Китапларның иң соңгысы Коръән Кәрим. Коръән алдагы китапларның кайбер хөкемнәрен мәнсух кылды (хөкемнәрен үзгәртте). Бүгенге көндә Коръән иң дөрес китап.

8. Пәйгамбәрләр кемнәр алар? Пәйгам-бәрләрне Аллаһ Раббыбыз нинди максат белән кавемнәргә җибәрде?

Пәйгамбәрләр – Аллаһның шәригатен кешеләргә белгертер һәм өйрәтер өчен Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән хак илчеләрдер. Пәйгамбәрләрнең бе­ренчесе – Адәм аләйһис-сәлам, соңгысы хәзрәти Мөхәммәт. Пәйгамбәрләрнең максаты: кешеләргә туры юлны күрсәтү, аларны дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә җиткерү. Пәйгамбәрләр сабыр итеп, дин белемнәрен җирдә таралтканнар. Раббы­быз пәйгамбәрләрне, халыкларны ширектән, на­чар юлдан туры һидәят юлына чыгарсыннар өчен җибәрде.

9. Мөхәммәт галәйһис-сәламне без ничек яра­тырга тиеш?

Аллаһ Тәгаләгә иман китергәннәр Мөхәммәт аләйһис-сәламне үз-үзләреннән дә, балаларын­нан да, ата-аналарыннан да күбрәк яраталар. Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәп, без аңа карата яратуыбызны белдерәбез.

10. Пәйгамбәрләрдән соң иң олы кешеләр кемнәр?

Пәйгамбәрләрдән соң иң олы кешеләр Мөхәммәт пәйгамбәребезнең сәхабәләре. Сәхабәләрнең иң олылары Әбү Бәкер хәзрәтләре, аннары Гомәр, ан­нары Усман, аннары Али хәзрәтләре.

11. Ахырзаман вә Кыямәт турында сөйләп бирегез.

Бу дөнья фани, ягъни бетәчәктер. Вакыты җитеп дөньяда булган барча тереклек, адәмнәр, хайван­нар, үсемлекләр, хәтта фәрештәләр белән җеннәр дә, барча галәмнәр юк булачак. Ахырзаманның кайчан булачагын бер Аллаһ Тәгалә генә белә. Раб­быбыз Кодрәте белән барча мәхлүкатьләрен һәлак булганнан соң яңадан тергезәчәк. Барча адәмнәр бу дөньяда кылган гамәлләре өчен Аллаһ Тәгалә каршына басып, җавап кайтарачаклар. Кешеләрнең гамәлләре мизанда хисап кылыныр. Гөнаһлары күп вә яхшы гамәлләре әз булган адәмнәрне тәмуг утына ташларлар. Аллаһ Раббыбыз теләсә, алар­ны Үз рәхмәте белән гөнаһларын ярлыкап, туры җәннәткә кертер. Саваплары күп булган адәмнәр, Раббыбызның рәхмәте белән, җәннәткә керәчәкләр. Имансыз бәндәләр тәмуг утында мәңгегә калача­клар. Иманлылар мәңге җәннәттә булырлар. Тәмугта да, җәннәттә дә үлем булмас.

12. Тәкъдир турында ни беләсез?

Тәкъдир: дөньяның әүвәленнән ахырына кадәр дөньяда булачак эшләрнең, Аллаһ Тәгалә тарафын­нан беленүенә Кадәр диелә. Аллаһ галәмнәрдә бул­ган һәм булачак нәрсәләрне белеп тора. Начарлык (шәрр) һәм яхшылыкта (хайр) Аллаһтандыр. Ләкин шәрр, хәрам булган эшләр Аллаһ тарафыннан тыел­ган. Тәкъдир – булмастай борын булачак нәрсәнең булуын тәгаен кылып кую димәктер. Дөньяда була­чак һәр нәрсә һәм һәр кылыначак эш һәркайсы Аллаһ Тәгаләгә булмастай борын мәгълүмдер. Бәндәләр һәрбер эшләрен үз ихтыярлары белән кәсеп итсәләр дә, аларга куәт бирүче Аллаһ Тәгаләдер.

13. Ислам диненең нигезләрен санап үтегез.

Пәйгамбәребез аләйһис-сәламнең бер хәдисендә: «Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды, нигезләнде», – дип әйтте. Беренчесе – «Лә иләәһә илләл-лааһу вә Мөхәммәдәр-рәсулуллаһи»кәли-мәсен телебез белән әйтеп, күңелебез белән шуңа ышану. Икенче – намаз. Өченчесе – зәкәт чыгару. Дүртенчесе – Рамазан аенда ураза тоту. Бишенче нигезе – Мәккә Мөкәррәмәгә хаҗ гыйбадәтен баш­кару.

14. Аллаһ Тәгалә адәмнәрне ни өчен, нигә бар иткән?

Раббыбыз Аллаһ фәрештәләрне, җеннәрне вә адәмнәрне бер Үзенә генә гыйбадәт кылыр өчен бар иткән.

15. Нәрсә ул гыйбадәт? Гыйбадәтнең ничә төре бар?

Гыйбадәт – ул Аллаһ Раббыбыз яраткан һәм риза булган барча эшләр. Гыйбадәтнең өч төре бар. Берен­чесе гәүдә белән гыйбадәт (намаз, ураза), икенчесе мал белән гыйбадәт (зәкәт, сәдака), өченчесе гәүдә һәм мал белән кылына торган гыйбадәт (хаҗ).

16. Кем ул сәхабә?

Сәхабә ул пәйгамбәребез аләйһис-сәламне гомерендә бер мәртәбә генә булса да күреп, иманлы рәвештә вафат булган мөселман кеше.

17. Гөнаһларның кайсы зур дип атала?

Эшләгән өчен җәза тиеш булган, ут газабына, ләгънәткә яки Аллаһның ачулануына дучар булган эш зур гөнаһлардан санала. Исламда зур гөнаһлар: кеше үтерү, сихер кылу, намаз укымау, зәкәт бирмәү, ата-анаңны җәберләү һәм башкалар.

18. Мөселман кеше зур гөнаһлар кылса, аны имансыз бәндәләр җөмләсеннән санарга була­мы?

Зур гөнаһлар ике төркемгә бүленә. Беренчесе: Аллаһка ширек кылу, ягъни Аллаһтан башка пот­ларга табыну, Аңа тиңдәш кылу. Аллаһ Раббыбыз Корьәндә әйткән: «Бер кеше Аллаһуга кайсы да булса мәхлукъне тиңдәш кылса, тәхкыйк, Аллаһ ул кешегә Җәннәтне хәрам итте һәм аның кайтачак урыны уттыр. Ахирәттә залимнәргә ярдәмче бул­мас» («Маидә», 72). Аллаһ Тәгалә ширекне башка­дан аерган һәм аны гафу итмәвен хәбәр итә. Икенче­се: калган зур гөнаһлар кылучы мөселманнар иман­сыз булмаслар. Ләкин алар дөньяда зур гөнаһларга ирешерләр һәм Кыямәт көнендә кылган гөнаһлары

өчен җавап кайтарачаклар. Аллаһ Тәгалә теләсә, рәхмәте белән аларны гафу итәр, теләсә вакытлыча тәмугы белән газап итәр.

19. Башка диндә булган адәмгә Ислам динен кабул итәргә рөхсәт ителәме?

Әлбәттә, ителә.

20. Мөхәммәт пәйгамбәр аләйһис-сәлам Кыямәт көнендә мөселманнар өчен шәфәгать итәрме?

Әйе, Мөхәммәт пәйгамбәр Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнар өчен шәфәгать итәр. Аның шәфәгате аркылы күп гөнаһлы мөселманнарны тәмуг утыннан чыгарып, җәннәткә кертерләр, күпләре гөнаһлары өчен тәмугка керергә тиеш булса­лар да, Аллаһ Раббыбыз рәхмәте һәм пәйгамбәребез шәфәгате белән туры җәннәткә керерләр.



М

Медина аль-Ислам
Газета мусульман Евразии

М

Ислам Минбаре
Трибуна ислама —
Всероссийская газета мусульман

А

Аль-Минбар

И

Ислам в Российской Федерации

Серия энциклопедических словарей

Ж

Минарет

Ежеквартальный евразийский журнал мусульманской общественной мысли

КНИЖНЫЕ НОВИНКИ:
  • Вера и добродетель. Книга II из цикла «Проповеди» /И. А. Зарипов/
  • Коранический гуманизм. Толерантно-плюлистические установки /Ибрагим, Тауфик Камель/
  • История Корана и его сводов /Муса Бигиев/
  • Пустыня внемлет Богу: хрестоматия /сост. М. И. Синельников/
  • Исламская мысль: традиция и современность. Религиозно-философский ежегодник. Вып. 1(2016)
Д
Ислам: Ежегодный официальный журнал Духовного управления мусульман Российской Федерации
Фаизхановские чтения
Мавлид ан-Набий
Форумы российских мусульман
 
Рамазановские чтения
Фахретдиновские чтения
Хадж российских мусульман
Современные проблемы и перспективы исламоведения и тюркологии
Ислам на Нижегородчине
Миграция и антропоток  на евразийском пространстве
Х
В Вашем браузере не установлен компонент Adobe Flash Player, поэтому Вы не можете увидеть отображаемую здесь информацию.

Чтобы уставновить Adobe Flash Player перейдите по этой ссылке
Н

ИД «Медина» награжден почетной грамотой за активную книгоиздательскую деятельность

Р

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2009 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.