Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Сихернең зарарына багышланган вәгазь

Мөхтәрәм җәмәгать! Аллаһ Тәгаләгә иман китергән һәрбер бәндәнең күренми торган каһәр, явыз дошманы бар. Сакланыгыз ул дошманнан! Аңардан без сакланмасак, ул безне адаштырыр, үзенең ярамас бозык юлына бастырыр, җәһәннәмгә илтер. Оныта күрмәгез, ул дошманыбыз мәрхәмәтсез, начарлык кылып, беркайчан да армый-талмый, иң яманы – ул күренми! Ул безне күрә, ә без аны юк. Ул дошманыбыз, ашар алдыннан «Бисмилләһ» дип әйтмәсәк, ашыбызны урлый, кеше ашый-ашый, ләкин ашап туялмый. Намазларыбызны укыганда ул безгә вәсвәсә кыла, малларыбызга, иманыбызга зарар китерә. Ул дошман беренче ата-анабызны алдап, оҗмахтан чыгарттырды, аның аркасында Адәм атабыз Раббыбыз каршында оятка калды, хур булды. Әгәр без дошманыбызның кем икәнен белмәсәк, ул безне дә бу дөньяда да, Ахирәттә дә хур итәчәк! Ышаныгыз, ул күбебезне үзенең бозык юлына бастырды. Исерткеч эчемлекләр эчеп, зина кылып, диннән, имам-муллалардан көлеп, күбесе аңа буйсынды, колы булды. Күпләре Аллаһның нурын кире кагып, ул дошманның якын дусларына, кардәшләренә әверелделәр. Ул дошманыбыз, әлбәттә, шайтан, Иблис, аңардан начаррак, явызрак нәрсә юктыр. Ул Адәм атабызга сәҗдә кылмады, тәккәберләнде, үзен өстен куйды, һәм Аллаһка буйсынмаганы өчен Җәннәттән куылды: «Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм көферләрдән булды» («Әл-Бакара», 34 аять). Шайтан адәмнәргә начарлык кылудан туктамас, беребезне дә рәхим итмәс, моның турында Коръән Кәримдә шулай хәбәр ителә: «Иблис әйтте: «Ий Раббым, ґиззәтең хакына әйтәмен, кешеләрне һәммәсен аздырачакмын» («Сад», 82 аять). Аның явызлыгыннан безне коралланган гаскәр дә, тән сакчылары да саклый алмый. Иблистән безнең бер генә сакчыбыз бар – Аллаһ Тәгалә. Аллаһ Тәгаләгә генә чын, ихлас күңелләребез белән табынсак, безгә Иблис зарар итә алмый, «Әмма ихлас булган мөэмин бәндәләреңне аздырырга көчем җитмәс» («Сад», 83 аять) һәм «Әлбәттә, итәгать итүче ихлас колларым, алар зарарына йөрергә сиңа ирек юк, мәгәр берәү азып сиңа иярсә, ул азган кешене үзеңә ияртә алырсың» («Хиҗер», 42 аять) дип Коръәндә әйтелә. Иблис-шайтанның яши торган бу дөньябызда якын хезмәттәшләре бар. Сихерчеләр, багучылар, экстрасенслар – болар барысы да Аллаһның дошманнары, шайтан дуслары. Бүгенге заманаларыбыз, Фиргәвен заманасы дип әйтсәм, хата булмас дип уйлым. Фиргәвен яшәгән вакытында җир йөзендә бигрәк тә сихер таралган булган. Бүгенге көнебездә сихерче-бозучылар газета-журналлардан, телевидениедән хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Надан, мескен адәмнәр чирләсәләр, имам-муллаларга бармыйлар, ә беренче итеп сихерче әбигә, багучыларга йөгерәләр. Ул багучылар мескеннәрнең сырхауларын тагы да арттыра төшәләр. Үзеңне мөселманга санап, шайтан дусларына килеп ярдәм сорарга оят түгелме?! Сихерченең ярдәмен сорау – зур гөнаһ, көферлек кылу, иманыңны сату. Шайтан дустыннан ярдәм сорау – Аллаһка дошман булу дигән сүз. Бу шайтан колларыннан нинди ярдәм, нинди шифа инде булсын?! Сихерчеләр-багучылар Раббыбыз тарафыннан каргалган, мәлгунь кешеләр, моңа сәбәпләр күп. Беренчедән, алар хатын берлә ирне аералар, гаиләләрне тар-мар итәләр: балалар бәхетсез, ятим булып кала. Икенчедән, кешеләрнең саулыкларына коточкыч зыян китереп, адәмнәрне хәлсез калдыралар. Өченчедән, бозык гамәлләрен дин астына качырып, без Аллаһ көче белән халыкны шифалыйбыз дип, алдыйлар. Урыс багучылары, мәсәлән, өйләренә тәре-иконалар, ә татар багучылары мәчет сурәтләрен, Коръән аятьләрен эләләр. Алар шуның берлә үзләренең диндар, динле булуларын күрсәтергә телиләр. Намаз укымыйлар, сәдака бирмиләр, мәчетләргә йөрмиләр, нинди алардан шифа булсын?! Коръән Кәримне ачып «гадать» итүчеләребез дә юк түгел. Ләкин бу гамәлләр белән маташканнар, бәхетсезләр, алар киләчәк Ахирәтләрен дөньяның юк-бар малына саталар, үз куллары берлә тәмуг утын сосалар. Аллаһтан, сине юктан бар иткән Раббыңнан башка кем сиңа ярдәм бирсен?! Хәлең юк икән, Коръән укып, дога кылып шифалан, үзең Коръән укый алмыйсың икән, галимнәргә кил, алар сиңа булдыралганча ярдәмнәрен күрсәтерләр. Сабыр ит! Шайтан колларына барма!

Дин кардәшләрем! Әгәр без динебезне тотмасак, Ходаебызның әйткән әмерләрен үтәмәсәк, Аны зикер итмәсәк, Коръәннән гафил булсак, шайтан безне дә адаштырыр, «Берәү Коръәнгә ышанудан яки аның белән гамәл кылудан баш тартса, Коръән юлына керергә теләмәсә, ул кешене Без шайтанга тапшырырбыз, ул шайтан аңа якын булыр, һич аерылмас. Бу сүзгә бик каты әһәмият бирегез!» («Аз-Зухруф», 36 аять)

Газиз милләттәшләрем! Сихердән сакланыгыз, чөнки аның белән шөгыльләнү бик зур гөнаһтыр. Пәйгамбәребез бервакытны сәхабәләренә әйткән иде: «Җиде зур гөнаһтан куркыгыз, әгәр дә сез ул гөнаһларны эшләсәгез, бу дөньяда да, киләчәк Ахирәттә дә һәлак булырсыз!» Сәхабәләр куркынышып, Аллаһның Илчесеннән сорадылар: «Ий Пәйгамбәр аләйһис-сәлам, син безгә ул гөнаһларны әйтеп үтмәссеңме?» Пәйгамбәр аләйһис-сәлам әйтте: «Ширек кылу, хаксыз кеше үтерү, зина кылу, сихер белән мавыгу, ятимнәрнең малын ашау...»

Ий Раббым Аллаһ! Безне, балакайларыбызны, туры юлың белән итсәң иде! Адашкан-саташканнарыбызга һидаятеңне биреп, иманнарыбызны арттырып, мөселманнар булып яшәргә насыйп вә мияссәр итсәң иде!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.