Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Материалы третьего заседания Совета улемов ДУМНО 12 августа 2011 г. / 12 Рамадана 1432 х.
28.03.2012


 

Намазга багышланган вәгазь

Газиз дин кардәшләрем, газиз милләттәшләрем! Һәркайсыгызга да ялкынлы сәламнәремне белдерәсем килә! Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Бүгенге вәгаземдә намазның фазыйләтләре турында сүземне алып барырмын. Ошбу гыйбадәт мөселманнарның гомерләре белән нык бәйләнгән. Аллаһы Раббыбызга иман китергән бәндә, намаз укып, калебен, йорт һәм мәчетләрен иман белән тутыра. Намаз кешенең тән-бәдәненә саулык-сәламәтлек бирә, йөрәкләргә тынычлык сала, сабыр итәргә, тәртипкә өйрәтә. Раббыбыз Коръән Кәримдә әйтә: «Аңардан куркыгыз, намазларыгызны үтәгез һәм мөшрикъләр җөмләсеннән булмагыз!» («Әр-Рум», 31 аять) Мөшрикъ Аллаһыга гыйбадәтләрен кылыр урынына таш сыннарга, йолдызларга, утка сәҗдә кыла. Бүгенге көннәребездә күп адәмнәр таш потларга табынмасалар да, акчага, малга табыналар. Араларында бердәмлек, тәртип юк. Мөселманнар, киресенчә, бергәләшеп намазларын үтиләр, бер-берләрен хөрмәтләп, олылап яшиләр. Мәңгелек Ахирәтне онытып, дөньяны гына куу – куркынычлы хәл. Раббыбыз бу нәрсәләрдән сакланырга куша.

Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре Адәм аләйһис-сәламне бар иткәч, үзенең фәрештәләренә аңа сәҗдә кылырга әмер итте. Шайтаннан гайре барчасы да сәҗдә кылдылар. Иблис тәкәбберлеге аркасында Җәннәттән куылды. Ул көннән башлап, шайтан адәмнәргә явыз, мәрхәмәтсез дошман булды. Намаз укыганда, Иблис кайгыга кала, хөсед итә. Гыйбадәтләрен үтәмәгән адәмнәрне күргәч, киресенчә, ул кинәнә. Дошманыбызны кинәндермик! Коръән Кәримдә Раббыбыз хәбәр итә: «Намазларны үтәгез һәм зәкәт сәдакасын бирегез һәм намаз укучылар белән бергә намаз укыгыз» («Әл-Бакара», 43 аять). Ягъни сезгә зарар итүче шайтанга тезләнмәгез, Аллаһка тезләнегез, намазларыгызны бергәләшеп укыгыз, төркемнәргә, фиркаларга бүленмәгез! Бер халык, бер өммәт булып яшәсәгез, шайтан сезгә начарлык кыла алмас. Күрәсезме, җәмәгать белән укыган намазлар җәмәгатьнең берләшүенә тәэсир итә. Мәчетләребезгә төрле милләт вәкилләре килеп, бер сафка басып гыйбадәт кылалар, бер-берләре белән танышалар, бер-берләрен хөрмәт итәргә өйрәнәләр. Намаз бар халыкларны дуслыкка, шәфкатьлелеккә чакыра. Авыр Кыямәт көнендә мизаннарыбызга дөньяда җыйган акчаларыбызны, алтын-көмешләребезне куймаслар. Мизанга гамәлләрне куярлар. Кылган савапларыбыз бер якта, гөнаһларыбыз икенче якта булачак. Саваплары әз булган мескеннәр хәсрәткә калырлар: «Ий адәмнәр, ий мәһшәр көне халыгы, миңа берәрегез бер изгелеген бирмәсме?» - дип ялынырлар!

Намазларын үтәгән мөэминнәргә ул көннең кайгысы тимәс! Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам әйткән: «Аллаһ Тәгалә тарафлы фарыз ителгән биш намазны кеше үтәсә, ошбу намазлары өчен матур рәвештә тәһарәтләнсә, матур рәвештә рөкугъ кылса, намазларында Аллаһтан курыкса, Раббыбыз ул бәндәнең гөнаһларын гафу итәргә вәгъдәсен бирә! Ләкин гыйбадәттән тайпылган кешеләргә Аллаһның вәгъдәсе тимәс, теләсә Ул аларны гафу итәр, теләсә газабына салачак!» (Әбү Давыд). Аллаһны дөньяда яраткан, дин өчен көйгән мөселманнарны Раббыбыз беркайчан да ташламас! Киресенчә, Ул тәкъвалы бәндәләрнең дәрәҗәләрен күтәрә, мул ризык, саулык-бәрәкәтләрен насыйп әйли!

Хөрмәтле милләттәшләрем! Белеп торыгыз, күңелләребезгә явыз фикерләр салучы, җәһәлияткә чакыручы дошманыбыз бар. Берәүләр: «Намазны укыр идем, ләкин авыр укырга, вакытым юк, эшләрем күп», – дип, ялкаулыкка, шайтан фикерләренә бирелделәр. Биш вакыт намазны тулаем укырга утыз минут җитә! Инде 24 сәгать эчендә утыз минутны табып буладыр! Ничек авыр булсын?! Заводларда, предприятиеләрдә кешеләр грузчиклар, тимерчеләр, слесарьлар булып хезмәт итәләр, авырсынмыйлар! Ә без намаз укырга авырсынабыз... Ышаныгыз, бире эш авырлыкта түгел, ә малда-акчада. Заводта хезмәт иткән өчен ай ахырында акча түлиләр, ә намаз өчен кем дә түләми. Калеб мал белән бәйләнсә, кешенең иманы һәм әхлагы корый! Акчага табынучыларның, Ахирәтне онытып, дөньяларын гына алып барганнарның киләчәкләре юк. Белеп торыгыз, хөрмәтле кардәшләрем, акчага йорт сатып алырга була, машина алырга була, вә ләкин киләчәк Ахирәтеңне, Җәннәтеңне, иман байлыгын, җан тынычлыгын сатып алып булмый! Бу нәрсәләр акчага сатылмый!

Раббыбыз шәфкатьлелек иясе, бәндәләренә намаз укырга авыр булмасын дип, 5 намаз гына фарыз итә. Миграҗ кичәсендә Пәйгамбәребез күкләрдә Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре белән очрашты, шунда намазлар укырга фарыз ителде. Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең бер хәдис шәрифендә риваять ителә: «Аллаһы Тәгалә өммәтемә көненә илле намаз укырга фарыз итте. Раббымнан калдырып киткәч, юлымда Муса аләйһис-сәламне очраттым. Ул сорады миннән: «Раббың өммәтеңә нәрсә фарыз кылды?» Мин аңа: «Көненә илле намаз укырга фарыз итте», – дип җавап кайтардым. Ул: «Раббыңа кире кайт, чөнки өммәтеңнең (50 намазны) үтәргә көчләре җитмәс». Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам тагын да Раббыбыз белән берничә мәртәбә очрашты, намазларның саны илледән бишкә хәтле төшерелде. Муса пәйгамбәр биш вакыт намазны ишеткәч, Мөхәммәд Пәйгамбәргә тагын Аллаһы Тәгаләгә кайтырга кушты. Ләкин Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам аңа: «Кабат кайтырга мин Аллаһыдан оялам»,диде (Әл-Бохари). Чөнки биш намаз илле намаз түгел. Биш вакыт намазны укырга була, аны да укымаска оят булырга тиеш!

Ислам динебездә гаилә институтының балаларны тәбияләүдә шактый роле зур. Баланың акылы, холыгы, үз-үзен тотышы гаилә эчендә туа. Ата-аналар балаларының тәрбиясенә зур әһәмият бирергә тиешләр. Искиткеч, Мөхәммәд аләйһис-сәлам үз гомерендә бер тапкыр да хатыннарына һәм балаларына кулын күтәрмәгән. Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам мондый сүзләр әйткән иде: «Балаларыгызга җиде яшь тулгач, намаз укырга кушыгыз, әгәр дә ун яшь тулгач та укымасалар, кыйнагыз үзләрен!» Намазны олылап, иң мәрхәмәтле Пәйгамбәр шул сүзләрне әйтте! Чөнки намаз кешене яшьтән үк тәрбияли. Намаз баланы кечкенә вакытыннан ук тәртипкә, пакьлыкка, итәгатькә өйрәтә! Биш вакыт намазны бер минутка да соңламыйча вакытында укырга кирәк. Киемең, укый торган урының, тәнең пакь булсын! Намазыңда Раббыңнан курык, гөнаһ гамәлләрдән ерак бул! Менә намаз нәрсәгә өйрәтә икән. Мөхәммәд аләйһис-сәлам шәхес тәрбияләүдә намазның зур ролен аңлый иде. Яшьтән үк балаларны тәртипкә өйрәтмәсәң, алар ватаннарына, ата-аналарына кайгы китерәчәкләр. Бүгенге ХХнче гасырда күркәм педагоглар, философлар «Авыр заманада балаларны яхшы кеше итеп ничек тәрбияләргә?» – дип башларын ватып яталар. Һәр ел төрле китаплар, уку әсбаплары языла. Кызганычка каршы, ул методлар файда китерми, балалар арасында булган наркоманиянең, зиначылык һәм җинаятьчелекнең саны көннән-көн арта. Соң ничек аларны тәрбияләргә? Намазга бастырыгыз, мәчетләргә, мәдрәсәләребезгә җибәрегез үзләрен! Балагыз иманлы, ата-анасын тыңлый торган, туган ватанын ярата торган бала булып үсәчәк. Намаз кешене көферлектән аера. Укыган намазларыбыз йөзләребезгә иман нурын сала, гөнаһ гамәлләрдән саклый. Намаз укыган килеш гөнаһлар белән мавыгу мөэмин сыйфатыннан булмас. Пәйгамбәребезгә килеп әйткәннәр: «Арабызда бер хатын намазларын укый, уразасын тота, ләкин күршесен мыскыл итеп, рәнҗетеп тора». Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам исе китеп әйтте үзләренә: «Хәзер ул тәмугъ утында яна!» Намазларыбызны укыйбыз икән, тыелган нәрсәләрдән тыелып яши белик! Адәмнәрнең хакларын бирик! Менә шул очракта гына намазларыбыз, инша Аллаһ, кабул булыр, Раббыбыз да безнең белән разый булып калачак! Я Раббым, ил-көннәребезгә тынычлыгыңны биреп, гыйбадәтләр кылып яшәүләребезне насыйп әйләсәң иде!

Раббым Аллаһ, яшьләребезгә тәүфыйк-истикамәт бир!

Тән-бәдәннәребезгә саулык-сәламәтлек бир!

Раббым Аллаһ, һәркайсыбызга да киң рәхмәтең, чиксез фазыйләтең илә намаз укучылар җөмләсеннән булуыбызны насыйп вә мияссәр итсәң иде!

Әс-сәламү аләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.