Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » Материалы форумов и конференций
Просветительские традиции ислама в Урало-Поволжье: Первые Фахретдиновские чтения
15.04.2009

Гимранова Диләрә Габдлкави кызы,
Чыгышны әзерләде: Р. Фәхреддин мемориальмузее директоры, Альметьевский район, д. Кичучат

Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее тәрбия учагы, фазыйләт чишмәсе

 

Тарих, бер яктан карасаң, хикмәтле тәгәрмәчне хәтерләтә. Көннәр, еллар уза барган саен аның туктамыйча әйләнеп  тора торган ташлары төрле күренеш, вакыйгаларны, кешеләрне, аларның гамәлләрен бөтереп, суырып ала, барысын бергә кушып уа-уа да башка халәткә күчереп икенче якка – бүгенгедән узганга таба чыгара тора. Бары тик зур вакыйгалар, кабатланмас күренешләр, олы шәхесләр, аларның эшчәнлекләре генә  мәрхәмәтсез тегермән ташлары аша да ватылмыйча узалар һәм кайчандыр булып узган хәлләрнең истәлекләре сыйфатында, тарихи фактлар дигән белем байлыгын барлыкка китерәләр. Тарих тәгәрмәче аша узган чорлардан бүгенгегә килеп җиткәч, димәк үзеннән соңгылары өчен гыйбрәт -  белем чыганагы булып шундый асыл ташлар халыкларның рухи мирасын, тарихи традицияләрен тәшкил итәләр.

Әлбәттә иҗатлары, эшчәнлекләре халык мирасына кергән, тарихи фактка әверелгән андый күренешле олы затларга карата мөнәсәбәтләр төрле вакытларда төрлечә булырга мөмкин. Чөнки олы шәхесләрнең бай эшчәнлекләре белән бәрәкәтле иҗатларында төрле чорларда төрле кешеләр, төрле мәгънә, төрле гыйбрәт, төрле кыйммәт табалар.

Безнең бай традицияле мәдәни һәм рухи мирасыбызда Ризаэддин Фәхреддин тоткан урын да менә шушындый гаять эчтәлекле, күпкырлы күренешләнең берсен тәшкил итә. Үзенең төп белгечлелеге буенча Р. Фәхреддин кем булган дигән сорауга, беркем дә бер генә сүз белән җавап бирә алмастыр мөгаен. Чөнки ул бер үк вакытта киң колачлы, казанышлары төпле тарихчы да, сизгер йөрәкле, нәфис каләмле әдип тә, тәрбия эшенә барлык гомерен багышлаган ялыкмас педагог та, тирән белеменә ихлас иманы көч биргән дин галиме дә, бөтен омтылышы кешелек рухы – гуманизм белән сугарылган акыл һәм фикер иясе дә, ару-талуны белмәс оештыручы – җәмәгать эшлеклесе һәм ниһаять ачык фикерле, кыю сүзле  публицист та.

Р. Фәхреддиннең тормышын һәм иҗади эшчәнлеген яктырту йөзеннән 1995 елның 25 маенда галимнең туган авылы Кичүчатта, туып үскән нигезендә Р.Фәхреддин мемориаль музее ачылды. Шул көннән «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең  «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару  идарәсе көче белән төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган музей бинасы Кичүчат авылына нур сибеп, бай эчтәлеге белән төрле яшьтәгеләрне үзенә кунакка дәшеп тора башлады.

Биредә Р.Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү, якын туганнарын барлау, фондларны тулыландыру буенча бик күп хезмәт куела, төрле мәдәни-агарту чаралары уздырыла, лекцияләр укыла. Музей фондларында галимнең эшчәнлеген яктыртучы мәгълүматлар тупланылды. Шулар исәбендә галимнең үзе исән вакытында бастырылган «Асар», «Гаилә», «Нәсыйхәт», «Тәрбияле хатын», «Мәшһүр хатыннар», «Җәвәмигуль кәлим шәрхе», «Шәкертлек әдәбе», «Рихләтел-Мәрҗәни», «Моталлага», «Гакыйдә» кебек тирән эчтәлекле әсәрләре, Р. Фәхреддиннең һәм якыннарының кулъязма мирасы, төрле еллардагы «Шура» журналы басмалары, төп нөсхәдәге фотодокументлары һәм шәхси җиһазлары да кургәзмәләр залында үз урыннарын алдылар. Р.Фәхреддиннен мемориаль музееның алтын бәясендәге фондын тулыландыруга галимнең якын туганнары, бигрәк тә кызы Әсма Шәрәф, оныгы Арслан Шәрәф, Альмира Аминова, Рөстәм һәм Фәрид Фәхреддинновлар  бик нык ярдәм  иттеләр. Бугенгесе көндә музей фондларында 3500 дән артык экспонат тупланылды.

Яшь буынны, халыкны уз милләтенең шәхесләрен барларга, алар белән горурлана белергә өйрәтү – музейларның төп вазыйфаларының берсе. Шуңа күрә дә  милләтебезгә, аның милли традицияләренә  ихтирам уяту ниятеннән музей хезмәткәрләре зур тырышлык куялар. Кечкенә генә авыл музеена килгән һәрбер кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, тарихка күз салып, Р.Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлы белән танышып, үз милләте өчен горурланып, рухи байлык алып чыга. Музей ачылган көннән башлап  биредә 30 меңнән артык кеше кунак булды. Килгән кунаклар биредә, үзләре дә сизмәстән, галимнең замандашлары Ш. Мәрҗәни, Ф. Кәрими, Дәрдмәнд, Г. Тукай кебек шәхесләр яшәгән чорга аяк басалар. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән мәктәп һәм гимназия укучылары белән беррәттән язучылар, галимнәр, дәүләт хезмәткәрләре дә музейның фикерләр китабына истәлекләрен язып калдыралар. Бүгенге очрашудан файдаланып аларның төп фикерен Р. Фәхреддиннең Уфада сакланучы кульязма мирасын өйрәнеп әсәрләр җыентыгы итеп бастырылсын иде дигән теләкләрен ирештерәсем килә. Галимнең 150 еллык юбилее уңае белән  без барыбыз да бер бөтен булып Р.Фәхреддиннең тулы әсәрләр җыентыгын бастыруны  да оештыра алсак бик отышлы булыр иде. Галимнең ХХ йөз башында язып калдырган мирасы, бигрәк тә әхлак-тәрбия темасына багышланганнары бүгенге көн тәрбиячеләренә, мөгалимнәргә ата-аналарга, мәктәп укчыларына бик кирәкле әсбап булыр иде. Үз чорында әлеге әсәрләр, бигрәк тә «Тәрбияле бала», «Нәсыйхәт» китаплары Казан һәм Оренбургның төрле басмаханәләрендә 12—14 тапкыр бастырылганнар. ХХ гасыр башында китап бастыру гаятъ дәрәҗәдә авыр булган дәвердә күп тапкырлар бастырылган китаплар бүген бер тапкыр  бастырылыр өчен дә мең төрле киртәләр аша узалар. Шулай булуына карамастан соңгы елларда «Гыйльме әхлак» сериясенә кергән  китаплары, тарихи, әдәби әсәрләре татар телендә, «Асар» китабының беренче һәм икенче томы русча-татарча итеп бастырылып укучыга җиткерелде.

Р.Фәхреддиннең тормыш һәм иҗат юлын, аның кабатланмас мирасын  музейдан тыш халыкка җиткерү нисбәтеннән музей хезмәткәрләре белән берлектә татарча, башкортча һәм русча фильмнар эшләнелде.  Юбилей елы уңаеннан «Р.Фәхреддиннең иҗаты һәм тормыш юлы» дип аталган электрон басма чыгарылды. Тугандаш халыклар булып, бергәләп Р.Фәхреддиннең мирасын  халыкка җиткерү эшен эшләсәк тагын да югары нәтиҗәләргә ирешербез дип ышанып калам.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.