Издательский дом Медина Официальный сайт
Поиск rss Написать нам

Новости партнеров:

Материалы IV Съезда делегатов духовенства и прихожан приходов-махаллей Нижнего Новгорода и Нижегородской области — Корылтай материаллары (на татарском языке)
09.04.2009

Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрзт Идрисовның 2003–2008 еллар өчен исап-хисап чыгышы

Гаяз Салих улы Закировның чыгышы (2 ноябрь, IV Корылтай)

Диния нәзарәте рәислегенә яңа сайланган Закиров Гаяз Салих улының Изге Корьәнгә кул куеп Ант китерүе:

 

 

Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе мөселман руханилары һәм мәхәллә кешеләренең IV Корылтае стенограммасы

Түбән Новгород Җәмигъ мәчете
02.11.2008 ел

Түбән Новгород мөселманнарының дини оешмасының беренче рәисе буларак, IV Корылтайны ачып җибәрү Фәхрутдинов Әхмәт абыйга тапшырылды.

Ә. Фәхрутдинов: Мөхтәрәм җәмәгать! Түбән Новгород мөселманнарының дини оешмасының беренче рәисе буларак, бүгенге Корылтайны ачып җибәрүне миңа тапшырдылар. 15 ел элек без, Аллаһның рәхмәте белән, шушы залда барлык Нижгар мөселманнары вәкилләре бергә җыелып, Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәре мөселманнарының Диния Нәзарәтен оештырдык. Аның низамнамәсен (Уставын) кабул иттек, җитәкчеләрен сайладык. Менә ул вакыттан 15 ел да үтеп киткән. Әле 5 ел элек без шушында ук Диния нәзарәтебезнең 10 еллык юбилеен уздырган идек. Менә бүген без инде 15- еллык шушы юбилейны тантаналы рәвештә билгеләп үтү өчен, Нижгар мөселманнарының Диния Нәзарәтенең төп низамнамәсе нигезендә IV Корылтаебызга җыелдык. Олы җыеныбызны изге Коръән сүзе белән башлап җибәрер өчен сүзне Али хәзрәт Алиевка бирәбез. (Корьән укый, Гыймран сүрәсе).

Җәмәгать, Корылтайны алып барыр өчен алып баручы кирәк. Бу олы бурычны мин Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Дамир хәзрәт Мөхетдиновка тапшырам.

Алып баручы Д. Мөхетдинов: Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең 31 августта Кече Рбишча авылында узган Пленум Мәҗлесендә 2008 елның 2 ноябрендә Түбән Новгород шәһәрендә IV Корылтайны җыю турындагы карары бар һәм соңгы җомга намазында Корылтай вәкилләре сайланды. Бүгенге Корылтаебыз эшендә 117 делегат һәм 24 кунак катнаша. Ә кем инде төрле сәбәпләр белән бу Корылтайга килә алмады, алар үзләре өчен тавыш бирү хокукын мөхтәсибләребез Мөнир хәзрәт Бәюсовка һәм Марат хәзрәт Сәлахетдиновка тапшырулары турында гаризалар җибәрделәр. Җәмәгать, Корылтайның кворумы бар, димәк, Корылтайны ачу хакында мәсьәләне тавышка куярга рөхсәт итегез. Сезгә регистрация вакытында тавыш бирү өчен мандатлар тапшырылды. Тавыш бирү өчен мандатларыгызны югары күтәрүегезне сорыйм. (Тавыш бирү). Риза бертавыштан.

Алып баручы: Корылтай эшчәнлеген оештыру өчен безгә Корылтай президиумын сайларга кирәк. Рөхсәт итегез, әлеге исемлекне укып чыгарга.

Исемлекне укый. (15 биттә кара).

Исемлекне тавышка куям. (Тавыш бирү). Риза бертавыштан. Мөхтәрәм президиум әгъзаларының үз урыннарына утыруларын үтенәм.

Алып баручы:

Җәмәгать, безгә Корылтайның эшчәнлеген алып бару өчен эш органнарын: мандат комиссиясен, сәркәтибәтне (секретариат), редакция комиссиясен, санау комиссиясен төзергә кирәк.

Барча делегатлар кулында бүгенге Корылтайга махсус бастырылган «Проект рабочих документов IV Съезда-курултая делегатов мусульманского духовенства и прихожан мусульманских приходов махаллей Нижнего Новгорода и Нижегородской области» дип аталган китапчыклар бар. Анда безгә кирәкле барча мәгълуматлар бирелгән. Башта мандат комиссиясен сайлыйк. Әлеге исемлекне укып чыгам.

Исемлекне укый. (15 биттә кара).

Исемлекне тавышка куям. (Тавыш бирү).. Риза бертавыштан. Кабул ителде. Сайланган мандат комиссиясе, корылтай вәкилләренең вәкаләтләрен тикшереп, чыгыш әзерләрләргә керешегез.

Сәркәтибәтне сайлыйк. Исемлекне укыйм.

Исемлекне укый. (15 биттә кара).

Әлеге исемлекне тавышка куям. (Тавыш бирү). Риза бертавыштан. Сайланган сәркәтипләр урыннарыгызга утырып, эшкә керешәсез.

Редакция комиссиясен сайлыйк. Аның шәхсән составы буенча китапта 15 биттә тәкъдимнәр бар. Әлеге исемлекне укыйм?

Исемлекне тавышка куям. (Тавыш бирү). Риза бертавыштан.

Редакция комиссиясе урыннарына утырып, эшкә керешсен.

Хәзер санау комиссиясенең шәхсән составы өчен тавыш бирүне сорыйм. Аны укып чыгам.

Исемлекне укый. (15 биттә кара).

Тавышка куям. (Тавыш бирү). Риза бертавыштан. Санау комиссиясен билгеләнгән урыннарына утыруларын үтенәм.

Алып баручы:

Корылтай делегатларын һәм кунакларны котлау өчен сүзне Чуваш мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир хәзрәт Кргановка, Россия мөфтиләре Шурасы дини оешмалары һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, имам-хатыйб Арслан хәзрәт Садриевка, мөфтиләр Бабахановлар ис. Фонд рәисе Әмирсәид Усманходжаевка, бирәбез.

Чыгышлар. (117–120 биттә кара).

Алып баручы:

Мөхтәрәм җәмәгать! Безгә көн тәртибен, чыгышлар регламентын расларга кирәк. Аны укып чыгарга рөхсәт итегез.

IV корылтаеның көн тәртибен укып чыга. (16–18 биттә кара).

Алып баручы:

Көн тәртибен тавышка куям. Кем тәкъдим ителгән көн тәртибе һәм регламент белән риза, мандатларыгызны күтәрүне сорыйм. (Тавыш бирү). Бертавыштан.

Алып баручы:

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең 5-еллык эшчәнлегенә йомгак ясау өчен сүзне Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисовка бирәбез.

Үмәр хәзрәт Идрисов чыгышы. (50–69 биттә кара).

Алып баручы:

Үмәр хәзрәт чыгышы буенча фикер алышырга теләүчеләр сәркәтибкә язмача мөрәҗәгать итә аласыз. Без ул арада Корылтай делегатларын һәм кунакларны котлау эчен сүзне кунакларга бирәбез.

Уфа М. Солтанова ис. мәдрәсәсе ректоры Ильдар Малахов, «Шейх Саид» ис. мәдрәсә директоры Рәсим Күзәхмәтов чыгышлары. (124 биттә кара).

Алып баручы:

Көн тәртибендә каралганча, чыгыш ясар эчен сүзне Үзәк ревизия комиссиясе рәисе Исмаилов Харис хәзрәткә бирәбез.

Х. Исмаилов чыгышы. (70 биттә кара).

Алып баручы:

Алдагы чыгышлар буенча фикер алышырга теләүчеләр бар. Беренче итеп сүзне Арзамаста имам-хатыйб булып хезмәт кылучы Мансур хәзрәт Хөсәеновка бирелә.

Мансур хәзрәт Хөсәенов чыгышы. (113–115 биттә кара).

Алып баручы:

Сүз «Тәүбә» мәчете баш имам-хатыйбы Мөслимов Абделбари хәзрәткә бирелә.

Мөслимов Абделбари хәзрәт чыгышы. (114 биттә кара).

Алып баручы:

Сүзне Мәдәнә авылы мәчете имам-хатыйбы Рамис хәзрәт Әшрәфетдиновка бирәбез.

Рамис хәзрәт Әшрәфетдинов чыгышы. (113–115 биттә кара).

Алып баручы:

Сүзне Рбишча авылы мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Исмаиловка бирәбез. Харис хәзрәт Исмаилов чыгышы. (115 биттә кара).

Алып баручы:

Хөрмәтле Корылтай делегатлары, шуның белән регламентта каралганча, фикер алышуларны туктатабыз. Ә чыгыш ясарга өлгермәгән кешеләрдән үзләрнең уй-фикерләре язылган чыгышларын редакция комиссиясенә һәм сәркәтибәткә тапшыруны сорыйбыз. Алар Корылтайның йомгаклау документын әзерләгәндә кирәк булачак.

Алып баручы:

Корылтай эшен дәвам итәбез. Сүз мандат комиссиясе рәисе Әшрәфетдинов Рамис хәзрәткә бирелә.

Мандат комиссиясе доклады, 117 делегат һәм 25 кунак барлыгын, 4 кешедән – Хәлим Османовтан, Ярулла Шәрәфетдиновтан, Ярулла Нуруллиннан, Касыйм Хәсәновтан ышаныч кәгазен Марат Сәлахетдиновка тапшырылу турында хәбәр итеп, кворум барлыгын раслый.

Алып баручы:

Мандат комиссиясе докладын раслауга куелды. Бертавыштан.

Алып баручы:

Җәмәгать, Диния Нәзарәтенең эшчәнлеген «Канәгатьләнерлек» дип бәяләргә дигән тәкъдим керде. Бу тәкъдимне тавышка куям. (Тавыш бирү). Бертавыштан. Диния Нәзарәтенең эшчәнлегенә канәгатьләнерлек дип табылды.

Алып баручы:

Корылтай адресына килгән котлауларны укырга рөхсәт итегез.

Телеграммалар укыла, (112–125 биттә кара).

Алып баручы:

Көн тәртибенең өченче мәсъәләсе – Нижгар мөселманнары Диния Нәзарәте рәисен сайлауга күчәбез. Диния Нәзарәте рәисе вазыйфасына кандидат итеп Сайлау комиссиясе бер кешене теркәде. Минем кулда 2008 1 сентябрендә расланган Сайлау комиссиясе Положениесе. Аның нигезендә кандидат булып бер кеше, Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Дзержинск шәһәре Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Гаяз Салих улы Закиров теркәлде. Һәм аңа Сайлау комиссиясенең Диния нәзарәте рәисен сайлау турындагы протоколы нигезендә № 001 рәсми таныклык бирелде. Регламентта каралганча, кандидатка чыгыш ясау өчен 10 минут вакыт бирелә.

Гаяз Салих улы Закиров чыгышы. (71–72 биттә кара).

Алып баручы:

Җәмәгать, тагын ике кешедән гариза бар сүз сорап: Үмәр хәзрәт Идрисов һәм Камка авылы мәчете имам-хатыйбы Хәниф хәзрәт Салькин. Әгәр каршы килүчеләр булмаса, аларга чыгыш өчен ике минут бирелә. Сүз Хәниф хәзрәткә бирелә. Хәниф хәзрәт Салькин чыгышы. (116 биттә кара).

Алып баручы:

Сүз Үмәр хәзрәт Идрисовка бирелә. Үмәр хәзрәт Идрисов чыгышы. (116 биттә кара).

Алып баручы:

Җәмәгать, безгә тавыш бирү тәртибен сайларга кирәк. Нижгар мөселманнары Диния Нәзарәте Низамнамәсе нигезендә ачык яки яшерен тавыш бирү тәртибе тәкъдим ителә. Нинди тәкъдимнәр бар? Ачык рәвештә сайларга дигән тәкъдим бар. Кем риза? Күпчелек. Кем каршы? Битарафлар. Ачык тавыш тәртибе бирү кабул ителде.

Алып баручы:

Нижгар мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе итеп Гаяз Салих улы Закировны сайларга дип кем риза, мандатларны күтәрүне сорыйм. Санау комиссиясен биргән тавышларны санауны сорыйм. (Тавыш бирү). 113 делегат – риза, 4 –каршы, битарафлар – юк.

Алып баручы:

Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә Нижгар мөселманнарының Корылтае Диния Нәзарәте рәисе итеп Гаяз Салих улы Закировны сайлады. Сәркәтипләрдән сайлау нәтиҗәләрен Корылтай протоколына кертүне сорыйм.

Алып баручы:

Диния нәзарәте рәисенең инаугурация тәртибе турында Карары нигезендә Корылтай делегатлары һәм кунаклары каршында яңа сайланган рәиснең Изге Корьәнгә кулын куеп Ант итүен үтенәбез.

Ант китерү. (126 биттә кара).

Алып баручы:

Үмәр хәзрәт Идрисовны яңа сайланган рәискә вазифаларын һәм рәис чапанын, чалмасын, таягын тапшыруын үтенәм. Алып баручы вазифаларын яңа рәискә тапшырганчы, Җәмигъ мәчетенең иң өлкән имамы, хөрмәтле аксакалыбыз Әхмәт абый Фәхретдиновны яңа рәискә № 001 Диния нәзарәте рәисе таныклыгын һәм тугра тапшырыруын үтенәбез.

Рәис чапаны, чалмасы, таягы тапшырыла.

Алып баручы:

Хөрмәтле делегатлар, кунаклар, мин үземә тапшырылган бурычны башкарып чыктым һәм Корылтайның эшен дәвам итү өчен сүзне яңа сайланган рәис Газ Салих улы Закировка тапшырам.

2 утырыш: Алып баручы Гаяз хәзрәт ЗАКИРОВ

Алып баручы Г. Закиров:

Корылтайның эшен дәвам итәбез. Көн тәртибендә каралганча, Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең Уставының яңа вариантын кабул итәргә кирәк. Кече Рбишча авылында 31 августта узган Пленум Мәҗлесендә 1993 елдан бирле кулланылган Уставка үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде. Бер ай дәвамында юристлар, белгечләр, имамнар, Диния нәзарәте президиумы әгъзалары Уставның яңа варианты белән таныша алдылар. Уставның яңа варианты турында сүз Дамир хәзрәт Мөхетдиновка бирелә.

Д. Мөхетдинов чыгышы. (116 биттә кара).

Алып баручы:

Уставның яңа вариантын кабул итүне тавышка куям. Кем аның белән риза, мандатларны күтәрәбез. (Тавыш бирү). Бертавыштан.

Алып баручы:

Җәмәгать, алдагы сорау Алимнар Шурасы рәисен сайлау. Алимнар Шурасын булдыру турында сүз күптән алып барыла иде инде. Һәм аны оештыру турында карар шулай ук 31 августта кабул ителде. Яңа кабул ителгән Уставка таянып, Алимнар Шурасы рәисе итеп Үмәр хәзрәт Идрисовны сайларга тәкъдим итәм. Мин аның турында кабат чыгыш ясап тору урынсыз дип саныйм. Һәм Шура рәисе итеп Үмәр хәзрәт Идрисовны сайлауны тавышка куям. Кем риза, мандатларны күтәрәбез. (Тавыш бирү). Бертавыштан.

Корылтай делегатлары исеменнән хөрмәтле Үмәр хәзрәтне яңа вазифасы белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Аны тиз арада Шура составын раслар һәм инде бу елда Шураның 1-нче утырышын уздырыр дип өметләнәбез. (82–83 биттә кара).

Алып баручы:

Чираттагы сорау Диния нәзарәте Президиумы әгъзаларын сайлау. Яңа Устав нигезендә Президиум әгъзаларының 4се Корылтай делегатлары тарафыннан сайлана, ә 2се рәис тарафыннан билгеләп куела. Диния нәзарәтенең 1- урынбасары итеп Дамир Мөхетдиновны һәм 2- урынбасары итеп Абделбари Мөслимовны һәм ике мөхтәсиб: Түбән Новгород мөхтәсибе Мөнир Бәюсовны һәм Сергач шәһәре мөхтәсибе Марат Сәлахетдиновны сайларга тәкъдим итәм. Сез алар белән яхшы таныш һәм алар турында сөйләп тору шулай ук артык дип саныйм. Әйтеп үтелгән хәзрәтләрне сайлауны тавышка куям. (Тавыш бирү). Бертавыштан. (82 биттә кара).

Алып баручы:

Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең Пленумын сайлау мәсьәләсен карарга кирәк. Устав нигезендә бүгенге Корылтайдан алып киләсе 2013 елда узачак Корылтайга чаклы Диния нәзарәтенең башкарма, законнар чыгарырга хокуклы югары органы булып Диния нәзарәте Пленумы булачак. Аның составына мәчетләрнең имам-хатыйблары – дини оешмаларның рәисләре, Президиум һәм Шура әгъзалары керә. Алар барысы 65 кеше. Аларның исемлеге китапчыкта 4–5 битләрдә. Нинди үзгәртүләр, өстәмәләр бар? Кем дә кем бу исемлеккә карата каршы түгел, тәкъдим ителгән исемлек буенча Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең Пленумын сайларга ди, мандатларны күтәрүне сорыйм. (Тавыш бирү). Бертавыштан. Сәркәтипләрдән сайлау нәтиҗәләрен Корылтай беркетмәсенә кертүләрен сорыйм. (79–82 биттә кара).

Алып баручы:

Безгә Үзәк ревизия комиссиясе әгъзаларын сайлау мәсьәләсен тикшерергә кирәк. Бу эштә азмы-күпме тәҗрибәләре булган, белемле кешеләр исемлеге тәкъдим ителде. Ул китапчыкта 68 биттә.

Кем дә кем тәкъдим ителгән Нижгар мөселманнарының Диния нәзарәтенең Үзәк ревизия комиссиясе составын сайларга риза, мандатларны күтәрүне сорыйм. (Тавыш бирү). Бертавыштан. Сәркәтипләрдән сайлау нәтиҗәләрен Корылтай беркетмәсенә кертүне сорыйм. (83 биттә кара).

Алып баручы:

Нижгар мөселманнары оешмасының 2008–2013 елларга приоритетлы юнәлешләре программасы бер ай дәвамында, Диния нәзарәтенең биш еллык эшчәнлегенә нигезләнеп, әзерләнде. Каршы килүчеләр булмаса, бу программаны кабул итүне тавышка куям. (Тавыш бирү). Бертавыштан. (94–105 биттә кара).

Алып баручы:

Көн тәртибендә каралганча, безгә Россия Президентына һәм хөкүмәт органнарына мөрәҗәгатьләрне кабул итәргә кирәк. Корылтай исеменнән Президентка мөрәҗәгатьтә аңа рәхмәт белдереп, аның курсын хуплауны да белдерергә кирәк дигән тәкъдим керде. Мөрәҗәгатьне укып чыгуны Дамир хәзрәт Мөхетдиновка тапшырабыз. Текстны укый. (106 биттә кара).

Алып баручы:

Кем бу мөрәҗәгатьне кабул итәргә риза, мандатларны күтәреп, тавыш бирергә үтенәм. (Тавыш бирү). Бертавыштан.

Алып баручы:

Диния нәзарәтенең соңгы Пленумы Мәҗлесендә имамнарга 8-9 сыйныф укучылары өчен Россиядәге диннәр турында дәреслек турында җиткерелгән иде. Бу дәреслектәге мәгълуматлар күпчелек мөселманнарда ризасызлык хисләре уятты. Шуңа күрә без бу дәреслек турында хакимият органнарына, шәһәр җитәкчеләре исеменә мөрәҗәгать кабул итәргә карар кылдык. Бу мөрәҗәгатьне укырга Дамир хәзрәт Мөхетдиновны үтенәм.

Мөрәҗәгатьне укый. (107–109 биттә кара).

Алып баручы:

Каршы килүчеләр булмаса, сайлауга күчәбез. Кем риза, мандатларны күтәрәбез. (Тавыш бирү). Бертавыштан.

Алып баручы:

Корылтайны йомгаклау өчен Корылтай резолюциясен кабул итәргә кирәк. Диния нәзарәтенең аппарат җитәкчесе һәм хәзер инде Диния нәзарәте рәисенең яңа сайланган 1- урынбасары Дамир Мөхетдиновны IV Корылтай резолюциясе укып чыгуын үтенәм.

Д. Мөхетдинов укый.

Кем аның белән риза, тавышка куям. (Тавыш бирү). Бертавыштан. (110–112 биттә кара).

Алып баручы:

Шуның белән көн тәртибендәге мәсьәләләр каралып беттте. Корылтаебызны Изге Корьән сүзе белән тәмамлауны Дзержинск мәчете имам-хатыйбы Мухторов Алиджон хәзрәткә тапшырабыз.

Корьән уку.

Тәкъбир.

Ишек алдында фотога төшү.

Өйлә намазы.

Төшке аш.


Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрзт Идрисовның

2003–2008 еллар өчен исап-хисап чыгышы

Кадерле дин кардəшлəрем, хөрмəтле кунаклар, мөхтəрəм җəмəгать, Түбән Новгород һəм өлкə мəхəллəлəренең IV Корылтаенда сезне күрүемə шатланып, сезне мөбəрəк сəлам белəн ихлас күңелемнəн сəйламлимен: əс-сəламү алəйкүм вə рәхмәтуллаһи бəрəкəтүһ. Бүгенге көнне без эшлəгəн эшлəребезне барлау белəн бергə Диния нəзарəтенен 15 еллык юбилей тантанасын бəйрəм итергә утырабыз һəм, минем фикеремчə, бу юбилей безнең нəзарəтнең, əле бик яшь булуына карамастан, зирәклек һəм хикмəтлелеккә ирешкәнлегенә олуг бер дəлилдер.

Белгəнегезчə, мин Диния нəзарəтен өч срок җитəклəгəннəн соң, кабат бу урынга сайлану өчен гариза бирмəдем һəм мин бу урынны үземнең эшлəремне дəвам итəр дигəн ышаныч белəн башка кешегə тапшырырга уйладым. Сез аны тавыш биреп, үзегез сайларсыз.

Минем бүгенге максатым сезнең каршыгызда эшлəнгəн эшлəр турында сөйлəп, исəп-хисап тоту, булган уңышларны искə алып Аллаһ Раббыбызга һичшиксез шөкерлəр кылу. Шулай ук эш дəверендə булган хата, җитешсезлеклəр турында сөйлəп, аларның нилектəн килеп чыкканын аңлатасым килə. «Берни эшлəмəгəн кеше генə, бернинди хата ясамый» ди халык. Булган хата-кимчелеклəр өчен без Аллаһ Раббыбыздан тəүбə-истигьфар сорап, бергəлəшеп килəчəк көннəребездə башкарачак эшлəребез уңышлы булсын дип, хəер-догада булыйк.

Сезнең белəн озын юлны бергə үткəнгə күрə, үткəн көннəребезгə дөрес бəя биреп, килəчəгебездə дə Аллаһ Раббыбызның олуг бəрəкəтлəрен өмет итеп динебезгə хезмəт итүлəребез, инша Аллаһ, дəвамлы булыр дигəн ышанычта калам.

Сүземнең башында мин безнең Нижгар җирендə Ислам динен ирекле рəвештə кабул итеп алуның нинди рəвештə булуын искə төшерүне үтенəм. Нижгар төбəге безнең өчен туган жир, Ватан. Бу җиргə безгə хəтле килеп киткəн иманлы əби-бабаларыбызның варислары без. Шулай уйламасак, шундый үзаңыбыз булмаса, без руслар əйтмешли «Иваны, не помнящие родства», Чынгыз Айтматов əйтмешли, манкортлар булыр идек.

«Ислам нуры безнең төбəктə кайчаннан бирле балкый?» дигəн сорауга җавап итеп мин, безнең дус галимнəребезнең эзлəнүлəренə таянып, тарихчылар, археологлар əйтүе буенча, Ислам диненең безнең якларга кайчан һəм кайдан килүен аерым-аерым аңлатып бирер идем.

ХХ гасырның мəшһүр тюркологы Лев Гумилёвның əйтмеше буенча, безнең Нижгар жиребез, хəзерге вакыттагы татар авылларыбыз урыннары, VIII (сигезенче) гасырдагы Ислам дөньясының көньягы булып, аңа көчле терəк булды. Хазар каганаты, соңра Болгар ханлыгы, Алтын урда, мишəр юрты һəм Казан ханлыгы кул астында була калды.

ХIII–ХVI гасырда Алтын Урда Дəүлəтендə яшəгəн ерак бабаларыбыз иң элек Берке хан (1257 елда) һəм соңрак Үзбəк хан (1312 елда) Ислам динен, дəүлəт дине буларак рəсми рəвештə кабул итеп алалар. Боларның дөреслеген Нижний Новгород Кремле һəм Курмыш поселогы янында археологлар тарафыннан эзлəнеп табылган фактлар раслый.

Өч гасыр – ХVI–ХVIII гасырлар безнең халкыбыз өчен бөек сынау вакыты. Мəчет-мəдрəсəлəрнең тар-мар ителүе, галим, имам муллаларыбызның һәлак булулары, мөэмин-мөселманнарны көчлəп чукындыру динебезнең үсешенə коточкыч зур зарар китергəн күренешлəр Россиянең үзендə һəм Нижгар ягында булган тарихи дөреслек. Мондый кискен шартларда иманнарына тугры калып, динебезне, миллəтебезне саклап калган үткəн буыннарыбызга Аллаһ Раббыбыз хәер-догаларыбызны ирештереп, Үзенең рəхмəт-ярлыкавы белəн ахыр урыннарын җəннəттə кылса иде.

Мондый авыр шартларда миллəт булып сакланып калу өчен, безнең бабаларыбыз «йомышлы татарлар» булып хезмəт итү юлын тапканнар. Казан ханлыгы җиңелеп, үзлəрен авыр язмышка дучар иткəнгə күрə, Нижгар татарлары башларына төшкəн авыр язмышка риза булып, телне-миллəтне, динне саклап калу юлын, ирекле хезмəттə, ягьни Нижгар җирен саклау хезмəтендə тапканнар. Михаил Романовның 1612 елда Россия тəхетенə утыруында Кадом һəм Темников морзаларының роле бик зур. Шул хезмəтлəре өчен патша аларга Нижгар төбəгенең көньягында зур жир билəмəлəрен бүлеп биргəн. Шулай ук Арзамас йомышлы татарлары, хəзерге вакытта Саров исеме белəн барыбызга да билгеле булган төрки шəһəр Сараклыч турында да мəгьлуматлар бик күп йөзəр еллар буе Итил-Идел-Волга елгасы җир шарының бөтен якларында яшəгəн барча халыкларны үзенə берлəштергəн бер зур артерия булып тора.

Шуның өстенә Нижгар татарлары Рəсəйнең көнчыгыш чик-лəреннəн Тобол, Оренбург, Казан губерниялəреннəн алып, көн-батыш чиклəренə Курск, Белгород губерниялəренə хəтле мəчет, мəдрəсəлəр, мəктəплəр салып, Россия җирлегендə Ислам динен күтəрүдə зур өлеш кертəлəр. Рəсəй империясенең башка җирлəр Урта Азия, Китай, Һиндстан, Финляндия дəүлəтлəре белəн тыгыз элемтə-бəйлəнешкə керүлəрендә Нижгар татарларының өлеше бихисап зур.

ХVI–ХVIII гасырларда миллəтнең йөзен, аның рухи сəламəтлеген башкаларга тапшыру ролен башкарган абызлар турында əйтеп үтəсем килə. Аларның исемнəре ХVII гасырның архив документларында искə алына. Алар үзлəренең ихлас иманнары, армый-талмый дингə, миллəткə хезмəт итүлəре белəн барча мөселманнарның күңеллəрендə, бу дөньяда һəм ахирəттə бəхетле булу ышанычын тудыралар.

Бу абызларның күпчелеге Нижгар җирендə булган мəшһүр имамнарның династиялəренə (буыннарына) нигез ташы булып торалар. Тарихта аларның тоткан урыннарына бəя биреп бетергесез бүген. Аларның кайсыларе белем алу өчен Урта Азияга, Бохара, Самаркандга юнəлəлəр. Андагы Нахшбанд мəдрәсәсендә булган суфийлар, шəехлəр белəн танышып, безнең якларга Ханəфи мəзхəбен алып кайталар һəм бу мəзхəбне безнең көннəргə хəтле затлы савытта булган саф суның бер тамчысын да түкмичə саклаган кебек, безнең көннəргə ХХI гасырга хəтле кадерлəп саклап китереп җиткердек. ХVIII гасырның уртасы яңа заман. Әби патша Екатерина Икенче Оренбург мөселман диния назəрəтенə нигез салу турындагы указга кул куя. Шуның белəн хөкүмəт һəм Ислам дине вəкиллəре өчен сөйлəшү-диалог алып бару өчен зур адым ясала. Күптəн түгел генə без Гаяз-хәзрəт белəн бергə Уфада, бу хәлнең, ягьни Оренбургское Магометанское духовное собраниесенең ачылуына 220 ел тулу уңае белəн үткəрелгəн юбилей тантанасында булып кайттык һəм чын күңелдəн əйтəсем килə: бу нəзарəт бүгенге көнне барча нəзарəтлəрнең елга башы. Безнең нəзарəт 15 еллык юбилеена карамастан, Россия Ислам өммəте дип əйтелгəн куәтле агачның бер тармагы гына əле.

Нижний Новгород өлкəсендə яшəп килгəн мəчетлəрнең иң борынгысы Ендовище авылында. Ул мəчет 1780-82 елларда салынган. Борынгы мəктəп һəм соңрак мəдрəсə булган уку йорты Абделҗәлил Биккинин һəм аның улы Юныс тарафыннан нигез салынган. Ул Куйсуы авылында булган. Алар үзлəре Оравылның атаклы имамы Хәбибулла ишанның шəкертлəре булганнар.

Безнең халыкта уку-укыту эшенə һəрвакыт зур əһəмият бирелгəнгə, IХ гасырның беренче чирегендə үк Т. Новгород төбəгендə булган барча мəчетлəрнең үз имамнары булган. Кайсы авылларда берничə мəчет булган. Мəсəлəн, Сафаҗай авылында 8 мəчет булып, Хәбибулла ишан һəм аның улы Мөхиссинəт хәзрәт тырышлыгы белəн барлыкка килгəн Россия җирлегендə зур мəдрəсəлəрнең берсе булган җəдит мəдрəсəсе 20 гасырның 30 (утызынчы) елларына хəтле эшлəп килгəн. Т. Новгород ярминкəсендə 1817- елны ахуннар Соколовлар тырышлыгы белəн салынган таш мəчет үзəк Россиядə иң зур таш мəчетлəрнең берсе булып саналган.

IХ гасыр динебез һəм милли гореф-гадəтлəребезнең көчле үсеш вакыты. ХХ гасырнын башында Нижгар өлкәсендә 135 мәчет булган. Димəк, без нəзарəтнең 15 еллыгында 1898 елның күрсəткечлəренə ирештек. ХХ гасырда Россия мөселманнары уку-укыту һəм сəясəт өлкəсендə зур биеклеккə күтəрелəлəр һəм Н. Новгород бу өлкəдə Россия мөселманнарының мəркəзенə əверелə. Бүгенге мəчетебезнең нигез ташы менə шул вакытларда 1913 елда Романов гаилəсенең патшалыкка килгəненә 300 ел тулу уңае вакытында салынган.

Бүген без бу мəчетебезнең 95 еллыгын да билгелəп үтəбез. Уйлап карагыз, хөрмəтле җəмәгать, нинди изге, тарихи урында без бүген җыелыштык.

Бу мəчет 1915 елны ишеклəрен ачып, 1938 елга хəтле эшли. Соңыннан имансызлар тарафыннан ябылып, 1988 елны гына безгə кайтарып бирелде.

1917 елдан алып 1991 елларга хəтле булган хəллəрне сөйлəргə мөмкин түгел. Көчле армиясе, куəтле промышленносте булган Советлар Союзының җимерелүе иманның булмавыннан дип уйлыймын мин, чөнки бу коточкыч елларда, динебез, гореф-гадəтлəребез тапталып мəсхəрəлəнде, телебез югала язды.

20 ел элек Бохарага укырга китəр алдыннан Горький шəһəренең дин эшлəре буенча уполномоченные: «Син укып кайткан вакытка сезнең мəчетегезгə йөрүчелəр үлеп бетəчəклəр», – дип əйткəн иде. Аллага шөкер, Аңа шулай кирəк булгандыр – вакыт килде, үлəбез-бетəбез дигəн вакытта, яңадан күтəрелү безгə насыйп булды.

1988 елларда Т. Новгород өлкəсендə ябылмыйча 3 мəчет калган иде, Рбишчада, Ендовишчада һəм Мөтеравылда, Т. Новгородта тик Ижевский урамындагы бер гыйбəдəт йорты бар иде, ə хəзер Түбән Новгород өлкəсенең һəр авылында мəчетлəр бар. Әлхəмдү лилләһи, яңадан күтəрелдек, яңадан мəчетлəр салдык.

Перестройка – үзгәртеп кору вакытында 1987нче елда укуымны тəмамлап, яңадан монда кайтып килдем. Мəчетнең кече имамы, аннан соң өлкəн имамы булып сайландым. Күбебез ул вакытларны əле истə тота дип уйлыймын. Бөтен шəһəргə ярым җимерек бер Җәмигъ мəчете, илнең таркалган вакыты һəм шул вакытта, Аллага тəвəккəл кылып, җиң сызганып эшкə керешүебез үзе бер батырлык, үзе бер сынау һəм Аллага мең шөкерлəр булсын. Бүген 20 елдан соң карагыз, барчасын да күтəрдек, төзедек һəм яңаларын да салдык. Халык əйтмешли: «Күз курка, куллар эшли».

15 ел элек, яңа гына төзелгəн Диния нəзарəтен житəклəгəн вакытта мин, əлбəттə, килəчəктə ни буласын фикеремə дə китермəгəн идем, чөнки бар нəрсə тик бер Аллаһка гына билгеле, Аңарга гына мəгълүм. Шулай да Аллаһ Раббыбыз Корьəн Кəримендə: «Сез үзегез үзгəрмəсəгез, Аллаһ сезне үзгəртмəс», – дип əйткəн. Шуңа күрə, без үзебез үзгəрдек, без белемебезне арттырып, үз эшлəрен яхшы белгəн осталарны ярдəмгə чакырдык һəм бу эшлəребезнең нəтиҗəлəрен, Аллага шөкер, сез үзегез күреп торасыз.

Мəчетләребезне торгызуда, көчләре, акчалары, тырышлыклары, киңәшләре белән ярдәм күрсәткән һәрбер мөселман кардәшебезнең хезмәтен мин чын мәгънәсендә Җихад – изге көрәш дип әйтер идем. Шуңа күрә барчасына да мин йөрәк түремнән чыккан ихлас рәхмәтләремне әйтер идем.

Тырышлыгыбыз, хезмәтебез, гыйбәдәтебез, һәм безгә хәтле булган, әби-бабаларыбызның хәер-фәтихасы белән бу эшләребезне булдырдык һәм хәзерге көнне динсезлек вакытта яшәгән әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез күрмәгән уңайлы шартларда яшәү, эшләү һәм гыйбәдәт кылу бәхетенә ирештек без. Барыгызга да Аллаһ Раббыбызнын рәхмәт-бәрәкәте һәм ярлыкавы булып, бу дөньяда да һәм Ахирәттә дә аның сөйгән бәндәләре җөмләсеннән булып, ахыр урыннарыбызны Фирдәвес җәннәтләрендә кылса иде.

Шулай да үткәннәрне уйласаң, әйтәсе килә: безнең алда нинди авырлыклар, нинди проблемалар иде? Белгәнегезчә, безнең Нижгар мөселманнарының Татарстан яки Башкортостан кебек үз Республикалары булмады, шуңа күрә эшебезне юктан башларга туры килдә. Без, Аллага шөкер, фетнәсез, тавыш-гаугасыз бөтен мәхәлләләребезне бер идарә астына берләштерә алдык. Бездә, әлхәмдү лилләһ, башка нәзарәтләрдәге шикелле параллель нәзарәтләр оешмады, без 1993 елда көчле, куәтле, бердәм Диния нәзарәтен оештырып, бүгенге көнгә хәтле аны саклап калдык. Әлбәттә, бу эшебездә безнең олуг ярдәмчебез һәм таяныч-терәгебез тик бер Аллаһ Тәгалә иде. Әлхәмдү лилләһ, Сөбһан Аллаһ, Аллаһу Әкбәр.

Тагы да безне битараф калдырмаган нәрсә, ул да булса демографик хәлнең үзгәрүе. Халык саны исәбе буенча Т. Новгород өлкәсендә 1989 елда 68 мең татар яшәгән булса, 2002 елда 51 меңгә калдык һәм шулай барса, 2009 елда без тагын да 5 меңгә азаячакбыз. Бу татар халкы турында әйтелә. Мөселманнарның саны, киресенчә, бу вакыт эчендә 4 мәртәбә артты. Безнең якка Дагестан, Чечня, Урта Азия республиклары, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Әзербайҗан якларында яшәгән мөселманнар килә. Хәзерге вакытта мөселманнарның саны 200-250 мең дип санала һәм якын киләчәктә аның саны 500 меңгә җитәчәк дип фикерләнә. Бу турыда безгә бик тирән уйлап, нәзарәтнең яңа җитәкчесенә бу проблемалар өстендә аеруча житди эшләп, киләчәк буыннарга эшләгән эшләребезнең нәтиҗәле җимешләрен бөтен барлыгы белән түкми-чәчми тапшырырга кирәк.

Россия дәүләте башына президент В. В. Путин килгәннән соң безнең эшебез яңа сулыш алды. Менә шул вакытларда инде 5 мөхтәсибәт, хәйрия фондлары, яңа мәхәлләләр төзелде һәм яңадан теркәү (регистрация) үттеләр.

Шул көннәрдә басылып чыгачак «Мусульманские организации Нижнего Новгорода и Нижегородской области» дигән китабында безнең оешмалар турында, мәчетләр, татар авыллары, имамнар, Ислам уку йортлары турында кирәкле мәгълумәт табарсыз дип уйлыймын. Нәзарәт тарафыннан барлыкка килгән «Махинур» мәдрәсәсе 1994 елны эшен башлап җибәреп, бүгенге көнгә хәтле үзенең эшен дәвам итә. Бу мәдрәсәнең бинасын төзүдә зур ярдәм күрсәтүче якташыбыз Рәшит Баязитовны рәхмәт сүзләре белән телгә аласым килә. Чөнки бу мәдрәсә ярдәмендә без 100 дән артык дин әһелләре әзерләп, мәчетләребезне белемле кадрлар белән тәэмин иттек. Мәдрәсәбезнең китапханәсендә 25 меңнән артык китап бар. Һәм хәзер без киләчәк уку елына лицензия алу өчен бар көчебезне куеп тырышабыз. Безнең эшебездә иң мөһим вакыйга Х. Фәизханов ис. институт оештыру. Чөнки Нижгар тарихында мондый зур Ислам уку йорты беркайчан да булмаган иде. Бүгенге көнне без бу уку йортын тулыландыру өстендә бөтен көчебезне биреп эшлибез. Үзегез беләсез, уку йортын административ һәм фәнни база белән. укытучылар, китапханә, Интернет класслар, Интернет-кафе һәм башкалар белән тәэмин итү кирәк. Безнең институт, Аллаһ бирсә, дин әһелләре белән берлектә дөньяви фәннәр буенча дәрес бирүче укытучылар да хәзерләячәк. Соңгы вакытта Әбү Хәнифә ис. фонд төзелде. Аның төп эше мөселманнарга, дин әһелләренә уку-укыту эшләренә, милли мәдәнияткә ярдәм итү. Фонд ярдәмендә кыска вакыт эчендә нәзарәт Президиумы әгъзаларының бөтенесе диярлек тәэмин ителде. Шулай ук фонд ярдәмендә бенең хезмәткәрләребезнең хезмәт хакы 15 меңгә кадәр җитте. Бу күрсәткечләр белән башка нәзарәтләр мактана алмый дип уйлыйм. Миннән соң килгән яңа җитәкче бу эшләрне дәвам итәр, яшь имамнарга торак мәсьәләләрен хәл итәр дип өметләнәсе килә.

2001 елда Н. Новгородта «Тәүбә» мәчете ачылды. Зур авылларның барчасында җәйге Ислам лагерьлары, Ислам курслары һәм мәктәпләр эшләп килде. Барча мәчетләрне һәм милли мәктәпләрне кирәкле китаплар белән тәэмин итүне бөтен мөмкинлекләрдән файдаланып, бу эшне башкарып чыктык. Бөтен Рәсәй күләмендә тарала торган «Мәдинә әл Ислам» газетасы чыгара башладык. Һәм шулай ук татар телендә чыга торган «Мишәр дөньясы» газетабыз Һәм «Ислам Нижгар җирендә» журналы чын мәгънәсендә динебезне таратучы бер якты нурга әверелделәр. Нәзарәтебезнең эшчәнлеген яктыртучы «Милләт» дигән газета безнең рәсми басмабыз булды. Безгә башка фән дөньясы белән элемтәгә кереп, үзебезнең «Мәдинә» дип аталган Нәшрият йортын булдырырга насыйп булды. Соңгы елларда бу йорт ярдәмендә өч йөзләп китап, белешмәләр дөнья күрде.

Күп галимнәрнең әйтүе буенча Нижний Новгород соңгы елларда Ислам динен өйрәнү, уку-укыту, мәгърифәткә өндәү буенча Рәсәйнең Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа кебек зур шәһәрләре белән беррәттән булып, акыл китәрлек нәтиҗәләргә иреште.

Хәзерге вакытта күп мәчетләребездә югары белемле, талантлы, яшь имамнар хезмәт итәләр, күбесе татар һәм рус телләрен дә яхшы беләләр.

Безнең Нижгар җиреннән чыккан мөселман кардәшләребез Рәсәйнең зур шәһәрләрендә: Мәскәүдә, С. Петербургта, Мәскәү янындагы шәһәрләрдә зур-зур мәхәлләләрне җитәклиләр. Бик зур канәгатьлек белән әйтәсем килә, Россия Ислам университетының беренче проректоры булып хезмәт итүче Рөстәм Батров минем шәкертләремнең берсе. Аллага шөкер, безгә хәтле булган ата-бабаларыбыз кебек, без дә, нижгар җирендә генә түгел, башка урыннарда да Ислам нурын таратуда зур хезмәт куябыз һәм бүген үк, әлхәмдү лилләһ, бу хезмәтләребезнең олуг нәтиҗәле җимешләрен күрәбез.

Мәскәү университетында укып чыгу турында без элек хыялланырга да батырчылык итми идек, ә безнең егетләребез бу уку йортын кызыл дипломнар белән тәмамладылар һәм бүген дә динебезгә-милләтебезгә хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Аллага шөкер, үзләренең тамырларын –мөселманлыкларын онытмыйлар һәм шуңа күрә Аллаһ аларның барча эшләрендә ярдәменнән ташламый.

Мин Сафажай авылыннан чыккан Илдар Нуриманов, Шөбиле авылыннан Марат Әхмәтжанов турында сөйлимен.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов турында махсус әйтеп үтәр идем. Фәннәр кандидаты, доцент, күп җирләргә даны таралган Т. Новгород университеты укытучысы, әллә ничә телне үз ана телен белгән кебек белүче имам. Мондый зур дәрәҗәләргә ирешүче имамнарыбыз Рәсәйдә киләчәк юнәлешебезне билгеләү, әлбәттә, алар кулында булачак.

Хәзер Диния нәзарәтенең 12 бүлектән торган аппараты турында сүз башлыйм. Алар ничек алар эшли?

1. Статистика һәм регистрация бүлеге

2001–2008 елларда бу бүлекләр тарафыннан өлкәбез Диния нәзарәтенә мөселман оешмаларын теркәү (регистрация) тарафыннан бик зур эш башкарылды. Барча дини уку йортлары, дини оешмалар, коммерция белән шөгыльләнмәгән оешмалар, матбугат чаралары шулай ук бу бүлекләр тарафыннан кабат регистрация узды.

Статистика һәм регистрация бүлекләре еллык, квартал отчетлар эшләп, юстиция министрлыгына тапшыралар. Һәр имам, һәр оешма җитәкчеләре турында мәгълуматлар (информация) җыялар. Шулай ук Диния нәзарәте карарларының башкарылуы да тикшерелә, пленум утырышларын, корылтайларны регистрацияләү, хезмәткәрләргә удостоверениеләр һәм башка кирәкле документлар тапшыру бара.

Белгәнебезчә, әле күптән түгел генә Россия Федерациясе юстиция Министрлыгы үзенең сайтында илебезнең 60 дини оешма исемлеген элгән иде. Бу оешмаларны суд аша документацияләре һәм отчетлары булмагач, дөрес эшләмәгәнәре өчен эшчәнлекләрен туктатырга була. Кызганычка каршы, бу исемлеккә кайбер бик зур дини оешмалар да эләккән. Без үзебезнең статистика һәм регистрация бүлекләренең яхшы эшчәнлегенә була, бу исемлеккә кермәдек.

2. Кадрлар бүлеге

Кадрлар бүлеге Диния нәзарәте бүлекләренә хезмәткәрләр туплый, алар буенча барча документацияләрне алып бара.

3. Информация һәм пропаганда бүлеге

Бу бүлек матбугат һәм нәшрият эшен алып бара: 5 ел эшләп килүче Диния нәзарәтенең официаль сайты «Ислам Н.Н. ру», «Милләт», «Ислам на Нижегородчине», Региональ автономия сайты «Нижгар. ру» һәм аның официаль газетасы «Мишәр дөньясы». Шулай ук Диния нәзарәте пресс-службасы белән 15 ел дәвамында чыга торган «Минарет» тапшыруы да бу матбугат составына керә.

4. Архитектура һәм төзелеш бүлеге

Федераль законнар үзгәреп тору, күпчелек оешмалар өстеннән пожарниклар, төзелеш оешмалары тарафыннан надзор көчәю, төрле начальниклар алмашынып тору сәбәпле, безнең авылларда мәчетләр һәм дини уку йортлары төзелешен күзәтеп бару бик кыен иде. Әгәр дә 20 ел элек мәчет төзер өчен бернинди документлар кирәкмәсә, хәзер инде төрле документлар, рөхсәт кәгазьләре җыю өчен берничә ел вакыт уза. Һәм бу эшләрне башкарып чыгу өчен бик зур осталык та кирәк. Мәсәлән, Җәмигъ мәчете янында Ислам мәдәнияте Үзәге төзелешен башлау өчен төрле документлар җыюга 4 ел вакыт узып китте. Әгәр дә Архитектура һәм төзелеш бүлеге эшчәнлеге булмаса, без мәчет төзелешен башкарып чыга алмаган булыр идек. Шулай ук мәчетләребезне реставрацияләү өчен акча да таба алмаган булыр идек.

Бу бүлекнең тагын бер мөһим эшчәнлеге – тарихи мәчетләребезне региональ дәрәҗәдә, ә Җәмигъ мәчетебезне федераль дәрәҗәдә теркәргә кирәк. 27 октябрьдә В.В. Путин тарафыннан Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең тарихи һәм мәдәни һәйкәл буларак теркәлүе турында карарга кул кую турында сезгә сөенеп хәбәр итәм.

5. Хәйрия бүлеге

Диния нәзарәтен хәйрия эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Хәйрия бүлеге тарафыннан балалар, картлар йортына, инвалидларга даими ярдәм күрсәтелә. Янгыннан зыян күргәннәр дә бу бүлектән ярдәм алалар. Милләтенә, нинди дин тотуына карамастан, мохтаҗ кешеләр безнең Хәйрия бүлеге тарафыннан игътибарсыз калмыйлар.

6. Фән һәм мәгариф бүлеге

Бу бүлек барча башлангыч, урта һәм югары уку йортлары эшчәнлеген координацияли, фәнни базаны тулыландыра. Лобачевский ис. Дәүләт университетында Президент программасы буенча укыту буенча зур эш алып барыла. Бу бүлектән башка мондый күләмдә эш алып бару мөмкин булмас иде.

Иң мөһиме – безнең хәзер һәр авыл мәчетендә дини курслардан башлап, Дәүләт университеты халыкара мөнәсәбәтләр факультеты белән төзелгән килешү нигезендәге укыту программалары бар! Шулай ук үзебезнең Хөсәин Фәизханов ис. Ислам институты бар. Шулай ук ничә еллар «Маһинур» мәдрәсәсә уңышлы эшләп килә. Җәйге дини курслар, имамнар өчен курслар даими оештырыла. Безнең тарафтан юллама алып, кайбер студентлар Мәскәү университетларында укыйлар. Шушындый мәгариф циклына була, без башка регионнардан аермалы буларак, төрле ызгышлардан, экстремизмнардан сакланып кала алдык. Өммәтебез бик чуар, төрле милләтле булса да, без, Аллага шөкер, без мондый хәлләрне читләтеп уза алдык.

Алай гына да түгел, белемле булу ул ызгышлардан сакланып калу гына түгел, ә бәлки һәр белемле мөселман өчен җәмгыятьтә үз урынын табу өчен фундамент та. Белемсез, үз фикере булмаган массалар заманы узды – хәзерге Россия җәмгыятенә җаваплы, иҗади гражданнар кирәк. Фәнгә һәм мәгърифәткә карата күркәм карашлы, дини һәм дөньяви бердәмлеге белән Ислам Ватаныбызның чәчәк атуы өчен бик яхшы стимул!

7. Яшьләр белән эшләү бүлеге

Мондый бүлекнең барлыкка килүе безнең политикабызның уңай якка үзгәрү һәм динебезгә яшьләр килүе турында сөйли. Традицион белем бирү, буш вакытны файдалы итеп уздыруны оештыру гына түгел, ә заманның наркомания, эчкечелек, зина кылу, Интернетта бик күп утыру кебек зыянлы күренешләренә карата да эш оештыру бик мөһим. Без үсеп килүче буынны акны карадан аерырга өйрәтергә тиеш, аларны бозыклыктан араларга тиеш. Шушы бозыклыкка алып бара торган төрле чараларга карата үзебезнең кызыклы һәм файдалы программаларны булдырырга тиешбез.

8. Нәшрият бүлеге

Безнең «Мәдинә» Нәшрият бүлеге Россиядә бик күренекле генә түгел, соңгы ике елда, күпчелек экспертлар һәм Ислам дине белгечләре фикеренчә, рус телендә Ислам темасына китаплар нәшрият итүчеләрнең лидеры булды. Башта ул үзебезгә бик кирәккәнгә оешса, хәзер инде ул барча рус һәм татар телендә Ислам турында укучыларга хезмәт күрсәтә. Аллаһка шөкер, безнең хезмәтләребез бик күпләргә кирәк.

Ләкин безгә Диния нәзарәтенең төп ихтыяҗларын аңлау бик мөһим һәм имамнарыбыз өчен кирәкле бар нәрсәләрне нәшрият итү бик әһәмиятле. Намазлар вакытын, төрле программалар, мәкаләләр, манифестларны, танылган һәм әле танылып кына килүче авторларны бастыру бик зур әһәмияткә ия. Боларның барысын да Нәшрият бүлеге координацияли, тарата, макетларын һәм күләмнәрен билгели, чыгымнарын каплый.

9. Дәүләт гаскәр структуралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге

Кызганычка каршы, без бу юнәлештә иң әз дигәндә 10 елга соңга калдык. Чөнки ул вакытларда әле мондый мөмкинлекләребез юк иде. Безнең православие динендәге кардәшләребез күп кенә хәрби частьларда гыйбәдәт бүлмәләре ачтылар. Кайберләрендә хәтта храмнар да төзелгән, штатларында дин әһелләре – поплар да бар. Чиркәүләр белән килешүләр дә төзелгән, безгә алардан үрнәк алып, өйрәнергә генә кала. Һәрбер хәрби частька, төрмәләргә, сырхауханәләргә барып, үз юнәлешебездә эшчәнлек алып барырга кирәк. Безнең мөселман кардәшләребезгә файдалы булырга кирәк. Аларның кайберләре армиядә, хокук саклау органнарында җаваплы вазифалар башкаралар, ә кайберләре, киресенчә, үзләре закон бозып, хәзер төрмәләрдә срок тарталар.

Шунысын исәптә тотарга кирәк, Россиядә мөселманнар саны арта бара – хокук саклау органнарында да, закон бозганнар өчен төзәтү колонияләрендә дә. Тиз арада бу юнәлештә эшчәнлек бик зур әһәмияткә ия булачак.

10. Халыкара эшчәнлек бүлеге

Бу иң яшь, әмма өлкә Диния нәзарәте өчен бик мөһим бүлек. Һәр ел чит илләрдән булган партнёрларыбыз артып тора. Алар арасында безгә конференцияләргә килеп йөрүче галимнәр, өлкәбездә белем алучы педагоглар, имамнар һәм студентлар. Без хәзер үзебез дә һаман күбрәк СНГ илләренә, беренче чиратта, Евразия киңлекләре кысаларында Үзбәкстанга, Казахстанга, Кыргызстанга кәрдәшләребез белән күптәнге һәм тарихи элемтәләрне торгызу өчен, чыгып йөрибез.

Шулай ук безне бер-бер артлы ерак чит илләренә дә дипломатик характерда булган Ислам халыкара чараларга чакыралар. Мәсәлән, Согуд Гәрабстаны һәм Ливиядә узган халыкара киңәшмәсеннән алып, Греция ярымутравы Родоста булган «Диалог цивилизаций» дигән дөнья форумына кадәр без чакырулы. Соңгысын күренекле россияле сәясәтче Владимир Якунин оештырган иде. Бу дәрәҗәдә шундый конфессиональ диологлар бигрәк мөһим.

Менә шул көннәрдә генә шушы бүлекнең җитәкчесе вазыйфасына инглиз һәм гарәб телләре белгече, прессада тәрҗемәче булып шактый эшләгән безнең яшь милләттәшебез Марат Әхмәтҗановның билгеләнүе турында указга кул куйдым. Нәкъ бу бүлек, үзенең специфик көчкә хас булуы нәтиҗәсендә Мәскәүдә урнашачак. Ул чит илләр белән мөнәсәбәтләргә керер, хаҗиларга ярдәм күрсәтер, семинарлар һәм “түгәрәк өстәл”ләр оештыруда актив катнашыр, Ислам халыкара оешмаларының илчелекләре һәм вәкиллекләре белән элемтәләр урнаштырыр.

11. Хуҗалык бүлеге

Әлеге бүлек Диния нәзарәтенең бөтен көнкүреш мәсьәләләрен (транспорт, ут, газ, су һ.б.) хәл итә. Аллаһка шөкер, безнең идарәдә, башка регионнарга караганда, хезмәткәрләрне материаль яктан тәэмин итү проблемалары юк.

Моның сәбәбе нәрсәдә соң? Күбесе милләттәшләребез, Нижгар калаларыннан һәм авылларыннан чыкканнары, бүген зур шәһәрләр дә хәлле генә. Җәй айларында авылларыбызда, әлбәттә, алар исәбенә, халык саны биш мәртәбә арта. Шушы милләттәшләребез хәер-сәдакаларына мәчетләребез төзелә, мәгарифебез өлкәсендә эшләребез җайлана, каберлекләребез төзекләндерелә, хәйрия гамәлләре алып барырга мөмкинлекләребез туа. Күптән түгел генә Уразавылда яңа мәчет ачылды, тиздән Андыда яңа мәчеткә манара күтәрү тантанасы булачак. Бер карашка, бар да яхшы, әйе.

Әммә бу мәсьәләдә проблемаларыбыз да юк түгел. Авылда халык саны кимү сәбәпле, Аллаһ йортларыбыз да бушый бара, кайберләре ябылырга тора инде. Бу – авылдашларына изгелек кылучы бәндәләрнең Диния нәзарәте белән киңәшмичә эш итүләреннән килеп чыккан проблемалар. Әгәр иң баштан урыннарда мәчетләр торгызу хакында Диния нәзарәте белән киңәшләшеп алган булсалар, рухи тормышыбызда мондый аяныч хәлләр килеп чыкмаячак иде. Чөнки без, җитәкчеләр буларак, информация белән хәбәрдар, социаль-икътисадый процессларны өлкәдә һәм илдә һәрдаим күзәтеп торабыз, мөселман инфраструктурасының үсешен фаразлыйбыз.

Хуҗалык бүлегенең иң зур казанышы – күпчелек имам-нарыбызның яхшы хезмәт хакы белән тәэмин ителүе. Аларның 15000 сум тәшкил иткән эш хаклары - өлкә буенча уртача хезмәт хакына тиң. Диния нәзарәте Президиумы әгъзалары шәхсән автотранспорт белән тәэмин ителделәр. Безнең белән тыгыз координацион хезмәттәшлектә торган һәр мөхтәсиб, шулай ук лаек эш хакы алалар.

Кайбер мәчетләрдә имамнар, төрле сәбәпләр аркасында, тиешлечә эшли алмыйлар. Ләкин анда җирле эшмәкәрләр, хуҗалык идарәләре, мәскәүле авылдашлары белән грамоталы эш алып барганда, бер генә мәчетебез дә еларлык хәлгә, кызганыч халәтенә калмас иде. Ә бит иң бай татарлар – Мәскәүдәге Нижгар татарлары.

12. Пресс-служба һәм протоколлар бүлеге

Бу бүлек бөтен вакыйгалардан, аеруча турыдан-туры Диния нәзарәтенә кагылганнарыннан, оператив хәбәрдар булып тора. Һәрдаим региональ һәм федераль масса-күләм информация чаралары, хәкимият структуралары һәм бүтән оешмалар белән элемтәдә.

 

Диния нәзарәт һәм Дәүләт мөнәсәбәтләре

Миңа Нижгар өлкәсе баш имамы, Диния нәзарәте рәисе буларак, 6 губернаторны, 7 мэрны, 3 РФ президентының тулы вәкаләтле вәкилен (полпред), 3 Нижгар епархиясенең православие чиркәве архипастырен озатырга, 2 яһүд җәмгыяте рәисе белән эшләргә туры килде. Өлкә властеннан тыш, Т. Новгородта Идел буе федераль округы буенча РФ президентының тулы вәкаләтле вәкиллеге булуы власть органнары белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда кайбер авырлыклар, өстәмә йөкләмәләр тудырса да, власть органнары, дини оешмалар җитәкчеләре алмашынып торсалар да, без, Мөхәммәт Пәйгамбәр сөннәте буенча баручылар, һәрчак диалогка ачык булып тордык һәм һәрбересе белән уртак тел таба белдек. Шулай ук без һәрчак бабаларыбыздан килгән әйтемне исебездә тоттык: һәрвакыт начальникка “абзый” дип әйтегез. Шул әйтемне истә тотып һәм тагын берсен хәтердән чыгармыйча: “Аксаклар кварталында аксау – кабул ителгән гадәт” дигәнен, үзебезнең мөмкинлекләрне һәм дәрәҗәбезне аңлап, без түрәләр белән мөнәсәбәтләребезне төзи идек. Әйтергә кирәк, властьта нижгарлылар булганда, безнең диалог тиз һәм ике як өчен дә файдалы, эшлекле һәм конструктив булып чыга иде. Мин һич кенә дә Иван Петрович Скляровны оныта алмыйм. Аның булышлыгы аркасында Т. Новгородта “Тәүбә” мәчете, авылларыбызда дистә километр юллар төзелде. Аның алдында зур бәйрәмнәр, Сабантуйлар оештырдык. Әгәр дә Скляров идарәчелеге Шәймиев кебек үк озак еллар булган булса, өлкәбездә 60 түгел, ә 100 мәчет булыр иде инде. Ләкин бернинди дә авырлыкларга карамастан, чүкеч белән тимерче сандалы арасыннан узып, һәрчак Аллаһы ярдәме һәм әтиләребез акыллылыгы белән җиңүләр яуладык.

Дини-агарту үзәкләренә килгәндә, яһүдләр һәм башка конфессияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруда без шулай ук Ислам шаригате һәм капма-каршы хөрмәтлек васыятләренә нигезләндек. Белгәнегезчә, православие метрополиты Николайны мин һәрчак укытучым, остазым дип әйтә идем. Исегезгә төшерәм, Җәмигъ мәчетебезне торгызуга ярдәм сорап чыккан мөрәҗәгатебезгә ул беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды, һәрдаим мәхәлләбезгә ярдәм итүгә өндәп торды. Шул ике арадагы җылы мөнәсәбәт, хезмәттәшлек аркасында нык нигез салынды, аны күпме генә бозарга теләсәләр дә, нәтиҗәсез. Чөнки гасырлар буе Нижгар җирендә руслар белән татарлар, мөселманнар белән православие тату гомер кичерә. Минемчә, яңа җитәкчебез барлыкка килгән кытыршылыкларны үзенең эше белән шомартыр дип уйлыйм.

Өлкә хәкимиятенә күптән инде биргән сорауларыбыз җавапсыз кала бирә. Без күп мәртәбә власть органнарына – законнар чыгару һәм башкарма властька – кичектерми татар-мөселманнарны сайларга кирәклеген ассызыклап үттек. Тик власть безнең сүзләргә һәрвакытта да колак салмый шул. Ышанам, 2020 елга Т. Новгород мэрына кандидат татарлар арасыннан да булыр.

Әлбәттә, минем ярдәмчем, аппарат җитәкчесе Дамир Мөхет-диновның Нижгар өлкәсе Иҗтимагый палата әгъзасы булуы күңелле. Ул югары дәрәҗәдә безнең ихтыяҗларны яклый. Шулай ук безнең имамнар губернатор, мэр, полпред, МВД һәм ГУВД каршында булган төрле советларга керәләр. Анысы куанычлы күренеш.

Игелекле меценатларыбызны да онытып куярга мөмкин түгел. Ислам тарихында укыганыбызча, Аллаһ илчесе Мөхәммәт Пәйгамбәр галәйһис-сәлам бай Хәдичә аркасында күптөрле социаль программалар тормышка ашыра. Алар арасында колларны сатып алу, ярлыларга һәм ятимнәргә ярдәм күрсәтү һ.б. Алга таба бу эшне Абу Бәкер, аннары Үмәр, Усман дәвам иттерәләр. Бу кешеләр үз акчаларын Исламга корбан итәләр иде. Конкрет эшләрсез иманлы булу мөмкин түгел. Аеруча бүгенге әйдәп баручы меценатларыбызга тукталыр идем. Аларның ярдәме белән Аллаһ хакына һәм кешеләр өчен искиткеч күп эшләр эшләнелгән һәм эшләнәчәк әле. Бу Рәшит Баязитов, Фаиз Гыйльманов, Җәфәр Топтыгин, Мансур Садеков, Рафаэль Мостафин, Жәфәр Алимов, Марат Айдагулов һәм бик күп башкалар, кайсылары мәчетләр, мәдрәсәләр төзеделәр, имамнарыбызның мәгариф өлкәсендә белем алуларына ярдәм итеп торалар. Озак еллар сезгә, лаеклы гомер, сәламәтлек, иман байлыгы, теләп калам.

Шулай ук җылы сүзләр белән үземнең остазларымны – Уфадан Тәлгат хәзрәт Таҗетдиновны, Үзбәкстаннан Бабаханов мөфтиләрне һәм авыр минутларымда миңа ярдәм иткән барча башлап җибәрүчеләремне, укытучыларымны искә алам. И Аллам, шатландыр аларны Үзеңнең җәннәтең белән. Ә бу фани дөньяда булучыларга игелекле эшләрендә Ул һәрдаим ярдәмче булып торсын иде.

Шушы изге теләкләрем белән мин Диния нәзарәтен тыныч кына калдырып китәм. Чөнки мин аны күтәрелеш чорында ышанычлы кулларга тапшырам. Милләттәшләрем, үзегезнең хәер-фатыйхаларыгыз, хәерле гамәлләрегез белән аның алга баруына ярдәмчеләрдән булып торыгыз. Алга таба да безнең Диния нәзарәте ныгысын һәм үссен иде, инша Аллаһ.

Амин.

Үмәр хәзрәт Идрисов,
1993 елдан алып 2008 елга
кадәр Диния нәзарәте рәисе


Гаяз Салих улы Закировның чыгышы

(2 ноябрь, IV Корылтай)

Мөхтәрәм хәзрәт! Олуг мәҗлес! Президиум әгъзалары, имамнар, бу Корылтайның хөрмәтле кунаклары, газиз дин кардәшләрем, кадерле милләтәшләрем. Барчагызны да иң күркәм, иң гүзәл, ифрат матур булган Ислам сәйләме белән: Әс-сәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкатуһ! – дип сәламлисем килә. Аллаһ Раббыбызның рәхмәт-бәрәкәтләре һәркайсыбызга да булып, аның сөйгән бәндәләре җөмләсеннән булып, хәерле, бәрәкәтле, гамәл-гыйбәдәтле, хәер-догалы озын гомерләр яшәргә Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә Үзе насыйп әйләсә иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, 4 ел элек Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе булырга ниятләмәгән кебек, бүген дә сезнең каршыгызда Нижгар мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынына кандидат булырмын дип уема да китермәгән идем. Ихлас күңелемнән әйтәсем килә, мин беркайчан да хөрмәткә, байлыкка һәм хөкемдарлыкка омтылмадым. 15 ел буе мөхтәрәм Үмәр хәзрәт Идрисов белән янәшә динебез Ислам файдасына хезмәт итүем белән мин үземне бәхетленең бәхетлесе дип саныймын.

Бу үткән елларда, авыр елларда дип әйтер идем мин, без монда утырган барча имамнарыбыз белән бергә, дин кардәшләребез, сезнең белән Ислам җәмгыятьләребезне, мәчет-мәдрәсәләребезне һәм Диния нәзарәтебезне оештырдык. Һәм бүген бу зур урынга, ягъни Диния нәзарәтенең рәисе булуга дәгъва кылу минем өчен, сезнең тарафтан кылынган зур ышаныч һәм хөрмәт һәм үзем өчен олуг җаваплылык дип уйлыймын. Һәм сезнең, ягъни бу олуг мәҗлес тарафыннан бу урынга сайлана калсам, әлбәттә, үзем генә түгел, сезнең хәер-фатихагыз, изге догаларыгыз һәм сезнең ярдәмегез белән, җәмгыятебез өстенә йөкләнгән олуг бурычларны үти алырмын дип зур өметтә калам.

Үткән көннәребез, үткән елларыбыз турында ни әйтергә була?

5 ел эчендә матди база һәм инфраструктура гына түгел, илебез, ягъни Россия күләмендә олуг әһәмияткә ия булган нәзарәт оештыруга мөмкинлек таптык без.

Безнең нәзарәт, Аллага шөкер, бүгенге көнгә хәтле инкыйлаб (революция), тетрәнүләр һәм башка нәзарәт, мөфтиятлар дигән параллель структураларга бүленүгә дучар булмады, Россиядә булган башка мөфтиятләр кебек ЦДУМ һәм СМРларга да бүленеп кеше көлдермәдек, шулай ук без үзебезне хөкүмәт җитәкчеләренә каршы куймаган кебек, хөрмәтле имам-мөфтиләребез Тәлгат хәзрәт Таҗетдинне һәм Равиль хәзрәт Гайнетдинне дә динебезгә зур хезмәт куйган шәхесләр буларак хөрмәтлибез һәм олылыйбыз.

Хәкимият һәм башка дин әһелләренә каршылыкта булмаган кебек үзебезнең эшмәкәрләребез (бизнесменнарыбыз) тарафыннан кысу, эзәрлекләүче булу түгел, киресенчә, барчасы белән дә без уртак тел табып, үзара аңлашылуга ирештек. Әлбәттә, мактану булмасын, бу уңышларыбыз безнең уйлап тапкан акыл җимешләребез түгел, бу динебез, тәгълимәттә, бу Аллаһ Раббыбызның әмере. Бу пәйгамбәребез галәйһис-сәлам нәсихате. Әйе, нәзәратебез тарафыннан бу зур югарылыкка күтәрелгән биеклек, һәм бу алган биеклекне югалтмый саклап калу җиңелләрдән булмаячагы минем өчен бик аңлаешлы. Шуңа күрә, мин һәрбер буш вакытымны (тик кызганычка каршы, анда буш дигән вакыт бик аз була) белемемне арттыру юлына багышларга тырышамын, чөнки бүгенге көнне тик белемле кешеләр генә җәмгыять каршысына кискен рәвештә куелган олуг мисал, мәсьәләләрне уңышлы рәвештә үти алалар.

Безнең халыкта Аллаһ Раббыбыздан, Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам ата-анадан соң олуг хөрмәткә лаеклы кеше – укытучы, остаз. Минем өчен бөек хөрмәткә лаек булган укытучы һәм остаз, үзенең белеме, һәм тәкъвалыгы, Аллаһ Раббыбызга һәм халкыбызга бер өзлексез хезмәте белән барчыбызга да үрнәк булган Үмәр хәзрәт Идрисов. Мин аның шәкерте, аның хезмәттәше, аның тарафдары булуым белән ихлас күңелемнән горурланам һәм бүгенге көндә минем ирешкән уңышларымда аның да байтак кына өлеше бар дип уйлыйм.

Халыкта шундый әйтем бар бит инде: «Яңа себерке, яңа төрле себерә» дип. Миннән дә соңгы вакытларда «Диния Нәзарәтенә сайлауларда Сез рәис булып сайлансагыз, нишләр идегез? Нәзарәтнең тоткан юлы нинди булыр иде? дигән сораулар булгалады. Тик мин әйтер идем «Ирешкән уңышларыбызны барлап, тагын яңа югарыллыка омтылу, булган тәҗрибәгә таянып, безгә хәтле булган инкыйлабка хәтле, совет вакытында яшәгән һәм дингә хезмәт иткән Хөсәин һәм Габделгалләм Фәизхановлар, Хәбибулла ишан Әлмөхәммәтов, Садыйк абзи Абделҗәлилов, Хәмидулла Альмушев, Мөхәммәд Фатих Соколов, Абделвәдүт Фәттахетдинов, Әхмәтжан Мостафин һәм башка галимнәребезнең рухи мирасына таянып, барчабыз бергәләп җиң сызганып, динебезгә, милләтебезгә хезмәт итсә, әлбәттә, булган эшләребезнең нәтиҗәсе бик күпкә тапкырланыр иде. Соңгы елларда Нижгар мөселман җәмгыяте кискен үзгәрешләр кичерде. Мәчетләрдә имам-хатыйб вазифасын япь-яшь имамнар үти башлады. Ислам динен башка милләт вәкилләре, безнең фикеребез буенча, бөтенләй Исламга якын булмаган милләт кешеләре кабул итә башлады. Тормыш һәм заманалар бөтенләй үзгәрде, башка төрле элемтә, транспорт, матбугат коммуникацияләре барлыкка килде. Һәм бу нәрсә – глобализация дигән шаукым безнең алда яңадан яңа мәсьәләләр тудыра. Шуңа күрә Аллаһ Раббыбызның рәхмәтен өмет итеп, аның ярдәменә өмет баглап эшләгән эшләребезне дәвам итеп яңа уңышларга ирешү. Бу безнең ниятебез, бу безнең омтылышыбыз. Ниятебез изгедә һәм пәйгамбәребез әйткән ки, һәрбер гамәл нияте белән бәһаләнер, дип.

Коръән Кәримдә Аллаһ Раббыбыз: «Бер-берегезне изгелектә узарга тырышыгыз», – дигән. Барчабыз да шул аятне истә тотып, эшләребезне дәвам итсәк, әлбәттә, бу дөньяда һәм Ахирәттә олуг дәрәҗәләргә ирешербез. Эшләгән эшләребез күп булса да, Аллаһ Раббыбызның кисәтүен истә тотыйк: «Мактанмагыз, Аллаһ мактанганнарны яратмый».

Хөрмәтле кардәшләрем, тагын бер кат сездән минем кандидатурамны яклавыгызны үтенәм һәм шуның белән үземнең чыгышымны тәмамлыйм. Әлһәмдү лилләһ, нәзарәтебезнең эшчәнлеген тагын югарырак баскычка куяр өчен безнең бөтен мөмкинлекләр бар. Аллаһ Раббыбыз безгә искиткеч зур мөмкинлекләр биреп, динебез Ислам тарихында булмаган зур шартлар тудырган. Тик бу шартлар белән дөрес итеп файдалана белү безнең үз кулыбызда.


Диния нәзарәте рәислегенә яңа сайланган
Закиров Гаяз Салих улының Изге Корьәнгә
кул куеп Ант китерүе:

Әгүзү билләһи минәш шайтан ир-раҗим. Аллаһ Тәгалә һәм Аның фәрештәләре сүзләремә шаһит булсын. Мин, Гаяз Салих улы Аллаһ сөбханә вә Тәгалә Раббым белән ант итеп, мәрхүмнәрнең рухын кимсетмичә, Аның җибәрелмеш Коръән Кәриме каршында үземнең мәнфәгатемне генә кайгыртмыйча, дуслыкка-байлыкка кызыкмыйча, калебем һәм телем белән шаригать кушкан кануннарга таянып, ишеткәнем һәм күргәнем турында бары тик хакны сөйләргә сезгә вәгъдә бирәм.

Бу вәгъдәмә хилафлык кылып хакны сөйләмәсәм: Аллаһ Раббымның мәрхәмәтеннән, ихлас иманымнан, пәйгамбәребез галәйһис-сәлам өммәтеннән, миннән соң килгән буыннарның хәер-догасыннан, Кыямәт көнендә Аллаһ Раббыбызның дидар-шәрифен күрүдән мәхрүм булыйм.

Бу антымны раслап Изге Коръән Кәримне үбәмен.

Амин. Амин. Амин.



М

Медина аль-Ислам
Газета мусульман Евразии

М

Ислам Минбаре
Трибуна ислама —
Всероссийская газета мусульман

А

Аль-Минбар

И

Ислам в Российской Федерации

Серия энциклопедических словарей

Ж

Минарет

Ежеквартальный евразийский журнал мусульманской общественной мысли

КНИЖНЫЕ НОВИНКИ:
  • Вера и добродетель. Книга II из цикла «Проповеди» /И. А. Зарипов/
  • Коранический гуманизм. Толерантно-плюлистические установки /Ибрагим, Тауфик Камель/
  • История Корана и его сводов /Муса Бигиев/
  • Пустыня внемлет Богу: хрестоматия /сост. М. И. Синельников/
  • Исламская мысль: традиция и современность. Религиозно-философский ежегодник. Вып. 1(2016)
Д
Ислам: Ежегодный официальный журнал Духовного управления мусульман Российской Федерации
Фаизхановские чтения
Мавлид ан-Набий
Форумы российских мусульман
 
Рамазановские чтения
Фахретдиновские чтения
Хадж российских мусульман
Современные проблемы и перспективы исламоведения и тюркологии
Ислам на Нижегородчине
Миграция и антропоток  на евразийском пространстве
Х
В Вашем браузере не установлен компонент Adobe Flash Player, поэтому Вы не можете увидеть отображаемую здесь информацию.

Чтобы уставновить Adobe Flash Player перейдите по этой ссылке
Н

ИД «Медина» награжден почетной грамотой за активную книгоиздательскую деятельность

Р

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2009 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.