Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Безнең гомерләр

 

Безнең гомерләр

Пенсиядән соң гомерләр

Кош кебек очып китә.

Бүген түшәккә егылсаң,

Иртәгә үлем көтә.

 

Бик кыска гомер бирелгән

Кешеләргә Алладан.

Изге эш калдырып үлгән,

Мәңгелекне яулаган.

 

 

Дуңгыз майлы

 

Буш иде җир картасының

«Тәре тузы».

Үзен дөньяга  танытты

Адольф Гитлердан хуже.

 

Сайлауларда Буш җиңелсә,

Җиңеп чыга ала Кери.

Булмасын иде улсы да

Буштан кире.

 

Супер дәүләт Кушма

Штатларның иле.

Җир шары акылга

Сыймый, дөнья тиле.

 

Буш постыннан китә дип,

Беркем дә еламый бире.

Ил башыннан «аю» китсә,

Тәхеткә утыра «бүре».

 

Сайлаулар гадел булганны

Гади халык аңлый алмый.

Сайлаулар боткасы пешә

«Дуңгыз майлы».

 

 

Якты киләчәк, син кайда?

 

Якты киләчәккә табан

Коммунистлар безне илтте.

Ак күмәчкә майлар ягып,

Безне анда кемнәр көтте?

 

Әкиятләр тыңлый-тыңлый

Рәсәйлеләр инде туйган,

Якты киләчәк офыкта

Кыргый капиталист булган.

 

Уйлап баккан булса халык

Айнык акыл белән әгәр,

Эшләмичә ашатмаслар

Кыямәт көненә кадәр.

 

Эш яратмаган кешеләр

Коммунизмны сөйделәр.

Безне бушлай ашатырлар,

Акча кирәкмәс, диделәр.

 

Якты киләчәк, син кайда,

Качып киттеңме айга?

Партия белән халыкның

Дуслыгыннан ни файда?

Ни белгәннәремне укып,

Хак Тәгаләмә табынам,

Якты киләчәкне түгел,

Узган яшьлегемне сагынам.

 

 

Вакытсыз үтерүчеләр

 

Яшәгәндә дуслар була

Зур бәхеткә илтүчеләр.

Аракы белән тәмәке

Вакытсыз үтерүчеләр.

 

Кеше артыннан ике дус

Күләгәсе булып йөри.

Шайтаннан да мәкерлерәк

Дошманнар икәнен белми.

 

Озакламый шул ике дус

Дошман икәнен белгертә.

Алар безне этә-төртә

Кара җир астына кертә.

 

Дошманнарыңны дус күрсәң,

Аерылмыйча йөрсәң бергә.

Алар озата барырлар

Егерме ел элек гүргә.

 

 

Җүләр яшьлек

 

Җүләр яшьлегемә кайтсам,

Мәңгегә калыр идем.

Тиле яшьлекнең орлыгын

Сатсалар, алыр идем.

 

Шау чәчәкле яшьлегемне

Яңадан күрер идем.

Йөз ел җыйган байлыгымны

Яшьлеккә бирер идем.

 

Ахырзаман якынлаша,

Динле бәндәләр сирәк:

Әбиләр-бабайларга да

Тилергән яшьлек кирәк.

 

Еракта калган яшьлекне

Уйлыйлар-сагыналар.

Гашыйклар табынган төсле

Яшьлеккә табыналар.

 

 

Эпиграмма

 

Кайберәүләр мине җүләр дисә,

Җүләр яшьлегемә кайта алам.

Тилергән хисләрем дөнья күрсә,

Шагыйрьлегем белән горурланам.

 

Орлыклар җиһанга үреп чыга,

Җаннары тере булса гына.

Җырлар чишмә булып агып чыга

Йөрәк түреңдә туса гына.

 

Килер заман: горур гарәпләр

Илбасарларны илдән куар.

Тигр белән Ефрат күгендә

Бәхетле, яңа таңнар туар.

 

 

Җил искәндә

 

Татарлар дөньяны иңләп,

Чәчелгән дә, түгелгән.

Матуррак тормыш эзләп,

Ерак киткән Иделдән.

 

Карамагыз сез аларның

Еракта торганына.

Җил искәндә нарат шаулый

Үзенең урманына…

 

Халкымны бер-бересеннән

Адаштырса да юллар.

Безнең йөрәкләрдә Казан,

Борынгы шәһри Болгар.

 

 

Ялгыш исемнәр

 

Күп еллар буе, җәмәгать,

Без үз-үзебездән көлдек.

Татар милләтеннән дип

Әйтергә оялып йөрдек.

 

Авыл, шәһәрләргә китеп,

Яңа Америка ачты:

Йосыф, Әхмәт, Ибрайлар

Үз исемнәреннән качты.

 

Йөремәгән акча булды,

Элек мулла кушкан атлар.

Сабыйларга исем бирдек:

Артур, Эдвард, Кондратлар.

 

Төрле төсләргә бизәдек

Кыз балаларның исемен.

Ул исемнәрдән татарның

Таба алмассың иҗеген.

 

Ул исемнәр күрсәтмәде

Даныбызның зур булуын.

Күрсәтте урыс каршында

Мескенлеген, хур булуын.

 

Ә урыслар молодецлар,

Туры атлый тарихыннан:

Аерылмый Аннасыннан,

Егорыннан, Иваныннан.

 

 

Бәхет кайда?

 

Саулыгы булмаса кеше,

Үлем турында уйлый.

Үлем турында уйлаган

Кеше бәхетле булмый.

 

Шул кеше бәхетле була,

Бүген тук булды исә,

Өстенә ямаулык салган

Иске күлмәген кисә.

 

Бүтәннәрнең эшләренә

Орынмый, тыгылмый ул.

Йөз миллион акча эзләп

Тирләми-сыгылмый ул.

 

 

Сакаллыларга

 

Мәңге яшьлекнең серләрен

Аңламыйлар, белмиләр,

Сакал үстереп егетләр

Урамнарда йөриләр.

 

Ярышалар сакалларын

Үстерергә метрга.

Яшәмичә картаерга

Кирәкми бит укырга.

 

Кырынып чиста йөрегән

Җитмеш яшәр бабайлар,

Кояш кебек ялтырыйлар

Әйтерсең лә, малайлар.

 

 

Акча

 

Йокыңнан уянып иртә

Акча эшләргә ашык.

Явызлыкка табан илтә

Акчаны сөйсәң шашып.

 

Һава кебек акча кирәк,

Акчасыз булмый яшәп.

Җитәрлек акча эшләсәк

Тормышлар була рәхәт.

 

Теләмәсәң тизләтергә

Килә торган картлыкны,

Нигә соң акча эшләргә

Кирәгеннән артыкны.

 

Акча әз эшләгән ирне

Хатыннары тиргиләр.

Акча булмаса да Тәңре,

Яртысына тиңлиләр.

 

 

Шагыйрьләр

 

Лупа аша юнәлдергән кебек

Кояш нурларының ялкынын

Шагыйрьләр шигырьләренә сала

Миллион гадиләрнең акылын.

 

Шатлык яңгырлары яудырырлык

Шигырь яза алса халкына,

Уйлар диңгезендә җилкән булып

 Шагыйрьләр йөрәге талпына.

 

 

Бер генә тары

 

Рәсәй эчендә бер генә милләт –

Урыслар гына калса нибары.

Күңелсез булыр иде яшәргә

Ботка булалмый бер генә тары.

 

 

Пенсиягә киткәч

 

Авыл кешесенең

Сусавын басарга

Кырда эшләгәндә

Идел суы җитмәс.

Сагызы алынган

Нарат агачына

Охшап кала алар

Пенсиягә киткәч.

Пенсиягә киткәч,

Теләсәң эшләргә

Аллага мең шөкер,

Кырлармы бездә тар?

«Аша» картайганнар

Ике яктан акча

Чөмерәләр дип

Көнләшүчеләр бар.

 

 

Сөзәләр (Мәсәл)

 

Сарык тәкәсе анасын

Сөзә дә сөзә.

Баласының газабына

Әнисе түзә.

 

Уйлый белмәгән хайван ул

Сөзсә дә ярар.

Акча сорап әниләрен

Кыйнаучылар бар.

 

Әкият, мәсәл түгел бу,

Үзем күргән хәл.

Сөтен имезеп үстергән

Әниләре җәл!

 

 

Байлык

 

Ашы булса өстәлендә,

Гаиләсен тук итәрлек.

Саулыгы булса тәнендә

Йөз яшенә җитәрлек.

 

 

Намус

 

Намусымны  да кайчакта

Хурлыймын да, сүгәмен,

Тир белән катыш ашата,

Кыска гомер икмәген.

 

 

Яз айлары

 

Кыш буе инәләр,

Яз айлары төшкә,

Җиксәләр дә алар,

Ат шикелле эшкә!

 

 

Чәй

 

Татлы, кайнар чәй эчәргә

Шуңа мәхәббәтем көчле.

Яшьлектә сөйгән ярымның

Татлы иреннәре төсле.

 

Мин дә сине, син дә мине

Аңламый еллар уза.

Күк булырга телисеңме?

Җир булырга мин риза…

 

 

Печән ашамасалар да

 

Печән өстенә яткан эт диләр,

Кайсы берәүләр нәчәлләргә.

Хуш исле печән ашамый этләр,

Ашарга бирми бүтәннәргә…

 

Печән ашамасалар да «алар»,

Илебез байлыгын ашыйлар.

Ил башында шундыйларны күреп,

Миллион йөрәкләр ярсыйлар.

 

 

Киңәш

 

Тәрбия бирергә теләсәң

Балаңа бир сабый чагында.

Тимерне бөгәргә теләсәң,

Сугып өлгер кызган чагында.

 

Тәрбия алалмаган бала,

Куяннан бүре була бара.

Куяннан бүре булган бала,

Үзенең гаиләсенә бәла.

 

 

Шырпы

 

Шаярмагыз шырпы белән

Сабый бала каршында.

Җир шарын яндырырлык көч

Бер шырпының башында.

 

 

Яшә кояш

 

Күктә кояш булмаса,

Тереклек булмас иде.

Күңелләрне дәртләндереп,

Кошлар сайрамас иде.

 

Җир шарын җәннәткә тиңләп,

Урман шауламас иде.

Кеше яралмаган булса

Җир матур булмас иде.

 

Ләйсән яңгырлар яумаса

Яшеллек булмас иде.

Кырларда иген уңмаса

Яшәү дә булмас иде.

 

Боз булып катар иде җир,

Туктар иде сулышлар.

Әш Шәмес мәңге яшәсен,

Булдырмасын сугышлар!

 

 

Тегермән (Мәсәл)

 

Искән җилгә канатын киереп,

Коймада әйләнә тегермән.

Ташлар куеп, үзгәртеп корылса,

Он тарттырыр иде игеннән.

 

Матур әкиятләр сөйләп торсак,

Күрсәтә алмасак эшне без.

Файдасызга коймада әйләнгән

Җилбәзәк тегермән төсле без!

 

 

Ир белән хатын турында

 

Матур йөзле, чибәр хатын

Булса, дөнья белә атын.

 

Матурлыкка урта хатын

Булса, ире генә якын.

 

Хатын иренә баш булса,

Ире хатынга буйсына.

 

Ире хатынга баш булса,

Каршы торса, муен сына…

 

 

Урамнан хәбәрләр

 

Иртә-кич аракы эчкән

Егетләр өйләнми – печкән…

 

Яманатың чыкса, авыл –

Бер стакан суда давыл.

 

Акчасын эчкән, үлмәгән.

Яшәгән, рәхәт күрмәгән.

 

Эчкән ир калса ялгызга,

Әйләнә шакшы дуңгызга.

 

Аракы эчкән, тәмәке

Тарткан хатын-кыз әшәке.

 

Тормышың барса планлы,

Дус күрмә «яшел еланны».

 

Горурлана бер стерва,

Аракы эчкән цистерна.

 

Умарта тоткан йорт баллы

Балны күп чөмергән ярлы.

 

Шайтаннан да булсаң ярлы

Сиңа кызлар булмый парлы.

 

Тик торган ир – сүлпән булыр

Эш сөйгән ир – солтан булыр.

 

Эзләмәгез бик матур яр.

Матур чәчәктә чәнечке бар.

 

Лачын биеклек сөйгәнгә,

Оясын кормый түбәнгә.

 

Тирән сулар эзли балык,

Яхшы тормыш эзли халык.

 

Шаулы дәрьяга ашкынма,

Йөзә белмәсәң ташкында.

 

Сөйлә сүзне егет кебек,

Тикмәгә өрмә эт кебек.

 

Шоферлар гаеп итмәгез,

Тиз барып, озак җитмәгез!

 

Эшне эшлим дисәң бик шәп,

Бер генә кис, җиде үлчәп.

 

Кунакта сыйлансаң бер ай

Киткәндә әйтә ал: «Гут бай».

 

Күңеле биек болыттан,

Кеше булырга оныткан.

 

Ошыйм дисәң сандугачка,

Сайлап кун матур агачка.

 

Кыз иргә чыкса киңәшсез,

Гомергә кала иптәшсез.

 

Мәктәпкә йөргән һәр көн,

Урамда калдырган дәртен.

 

Кеше булырга укыган,

Иртә уянган йокыдан.

 

 

Җитәр инде

 

Казан татарлары кебек,

Безнең тоткан динебез дә.

Зур булмаган аерма бар

Сөйли торган телебездә.

 

Без мишәрләр, татар булып

Яшәргә рухыбыз көчле.

Бер бакчаның гөлләре без,

Чәчәгебез төрле төсле.

 

Тотынышып барыйк, дуслар,

Туганнарча кулны кулга.

Җитәр инде, күп чигендек

Татарлыктан 70-елда.

 

Тарихыбыздан кайтарыйк,

Туганнар, изге гадәтне.

Күңелләребезгә шәфкать,

Тәнебезгә тәһарәтне.

 

Иман безнең калебләрне

Бизи торган матур зиннәт.

Без татарлар бер кемгә дә

Буйсынмаган горур милләт!

 

 

Кермик тирәнгә

 

Иген җирдәме, күктәме үсә?

Фикер йөретеп кермик тирәнгә

Беркайда үсми, тереклек суын

Ходай бирмәсә күктән түбәнгә.

 

Акча үтерми, үзе яраткан

Бәндәләрен ул бик тә сөйгәнгә,

Иман байлыгын җәлләми бирә,

Эшләп гыйбадәт кылып үлгәнгә.

 

 

Ихласлык беткән

 

Игеннәр чәчеп беткән,

Кырлар бик иртә кипкән.

Мул уңышлар үссен өчен

Яңгыр бик кирәк икән.

 

Яңгыр сорарга чыкканнар,

Картлар укыган намаз.

Сәҗдәгә бөгелгән чакта

Күк йөзе булган аяз.

 

Ихлас күңелләре белән

Ышанган картлар беткән.

Кара кургаш болытлардан

Салкын боз явып киткән.

 

Туклыкны чөнки алар

Эзләмәгәннәр күктән.

Пенсия акчалары

Ризыкланырга җиткән.

 

Корып кипсә кырларың,

Анда үсмәсә иген,

Акчага икмәк ашарсың,

Бай булса гына илең.

 

 

Велосипед

 

«Жигули»ләр, «Волга»лар,

Машиналар алмадым.

Книгәдәге акчамны

 Карт көнемә сакладым.

 

Кайсыгыз кыйммәт тора

«Жигули»мы, «Волга»мы?

Велосипед ярлылыктан

Чыгарыр зур юлгамы???

 

 

Еракта калганнар

Элек һәм хәзер

 

Безнең колхозыбыз

Хезмәт көнен санап,

Салам бүлә иде йортларга.

Мәрхүм әниебез

Шул саламны җәеп,

Урын түши иде йокларга.

 

Без аунаган салам

Белән таң яралгач,

Әнкәй кабыза иде мичен.

Мичтә ике чуен

Бәрәңгесе пешә,

Беренчесе тавыклар өчен.

 

Мичтә пешеп чыккан

Кайнар бәрәңгесен

Әнкәй куя өстәл өстенә.

Киндер сөлге аша

Бөркелеп тарала

Татлы пар салкын өй эченә.

 

Радиоалгычлар,

Телевизорлар юк.

Салам белән яккан өйләрдә.

Авыл кешеләре

Кунакка йөреште,

Якты чырай, такта чәйләргә.

 

Матур итеп кискән

Йомшак ипи ашап,

Утыралар иде табында.

Аракының хәтта

Исен иснәмичә

Ирләр гомер итте авылда.

 

Хәзер байлык кирәк

Безнең авылдашлар

Шифонер, стенкалар ала.

Безнең сабый чакта

Татар хатыннары

Ел саен китерде бер бала.

 

Туган балаларын

Тәрбия кылырга

Комачауламаган ярлылык.

Бүген хатыннарны

Камчы белән кыйный

Бала үрчетмәскә барлылык.

 

Авылда ярлылар,

Моңлылар, зарлылар

Калсалар бәхетсез көннәргә,

Ашаталар иде,

Эчерәләр иде,

Керсәләр өйләрдән өйләргә.

 

Кешеләр кешегә

Зарар китермәде,

Куркып яшәделәр Алладан.

Итәгатьлек, әхлак,

Әдәп, рәхимлелек

Безгә мирас булып калмаган.

 

Хәзерге заманны

Нигә ярлы диләр,

 Ярлылар өендә келәмнәр.

Түрләрендә төсле

Телевизорлар бар

Ялтырый сырлаган идәннәр.

 

Әкият яза дип

Уйламагыз, дуслар,

Яшәгәннәр дип борын-борын

Бүген дә исәннәр,

Хәтерли торгандыр

Сугышка кадәр авыл чорын.

 

Авыл халкы эштән,

Өйгә кайтып кичтән,

Төсле телевизор карыйлар,

Диварлары саен

Бизәкле келәмнәр,

Үзләрен ярлыга саныйлар.

 

Хәзерге көннәрдә,

Якты киң өйләрдә

Кадерле балалар үсәләр –

Аракы эчәләр,

Тәмәке тарталар,

Алдагы көннәрен кисәләр.

 

Малайлар кулында

Магнитофон улый,

Рок-музыка ямьсез акыра.

Фәрештә күңелле

Улларны, кызларны

Алласыз калырга чакыра.

 

Җир бит җәннәт түгел.

Без яшәгән чорда,

Төрле хәлләр булып торгалар.

Муллыкка, байлыкка

Илне алып барсын

Үзгәртеп корылган дөньялар.

 

 

Мәкаль

 

Акыллыга сүз әйтсәң –

Кулга кунган кош кебек.

Акылсызга сүз әйтсәң –

Агып киткән су кебек.

 

 

Каргыш

 

Кырлар арасына тезелешеп

Яшел ак каеннар үсәләр.

Аларның бөдрә чәчләрен сөеп

Назлы, җәйге җилләр исәләр.

 

Каеннар матурлый туган якны

Сулыш өчен һава бирәләр.

Кайберәүләр мохитебез ямен

Явызларча дошман күрәләр.

 

Пычкы-балта алып кулларына

Матурлык эченә керәләр.

Мунча себеркесе өчен генә

Дөньяның ямен үтерәләр.

 

Андый явызларга каргышымның

Кызганмыйча әйтәм олысын.

Себеркегә каеннар кисүче

Явызларның кулы корысын!

 

 

Юнәлеш

 

Кайсы юнәлешкә юллар яра,

Ил кануннарына килгәндә

Идәннәре түшәмнәргә менә,

Түшәмнәрен җәя идәнгә.

 

Табигатьнең без яшәгән чорда,

Булгалый бит төрле көннәре,

Төньяк җилләренә тәхет бирә

Җылы йомшак, кыйбла җилләре.

 

 

Мәсәл

 

Җитмеш өч ел идарә иткәндә

Син инде хәлдән тайган идең.

Сарык көтүенең арасында,

Кәҗә кебек бер хайван идең…

 

Без яшибез, тормыш дәвам итә,

Алда бәхетләр бездән көлә.

Киләчәккә ышана алмаган

Кеше гомере кыска, үлә.

 

 

Шарҗа

 

Ил тормышы киләчәктә

Үзгәрергә охшаган.

Арбасын аты алдына

Җигүчегә охшаган.

 

Тыгыз бәйләнештә булган

Партия белән халык.

Коммунистлар намаз укый,

Мулладан үрнәк алып.

 

Әҗәткә акча алучы

Түләмәсә, алдаса,

Җанының ишеген ачып

Иманы чыгып кача.

 

Урак белән чүкечнең

Дуслыгы кайдан килгән?

Кырлар икмәген ашаган,

Шәһәр авылдан көлгән.

 

Кырлар ашлыгы шәһәргә

Елгалар булып аккан.

Икмәкне кемнәр үстергән?

Кем аны уйлап баккан?..

 

Авыл халкын пенсиягә

Чыгарганнар җәлләптер:

Игенчеләрнең җаннары

Ахирәттә җәннәттер…

 

Күктәге торна

 

Кешеләр бәхете күктә

Югары очкан торна.

Син аны һәрвакыт эзлә,

Иренеп ятып торма!

 

Ышанып буең җитмәгән

Күктә очкан торнага,

Очырма бар бәхетеңне,

Чыпчык кадәр булса да…

 

Бәхет таба алмасагыз,

Еллар буе эзләп тә,

Аны бик ансат табарсыз

Эшегездә, хезмәттә.

 

Таза тормышлы кешене

Кайберәүләр көнлиләр.

Йоклый-йоклый төшләрендә

Бай булырга телиләр.

 

 

Язгы җыр

 

Сәүдәгәргә ләззәт биргән

Кебек акча санавы,

Күңелемә рәхәт бирә

Язгы урман шаулавы.

 

Төшләремә керми байлык,

Алтын-көмеш акчалар.

Минем күңелемне назлый

Сандугачлы бакчалар.

 

Тезелешеп кайткан чакта

Торналар, кыр кызлары.

Яшьлегемә кайтаралар

Кышлардан соң язлары.

 

Җырлый-җырлый чишмә ага,

Салкын бозны эретеп.

Тургайлар канатларында

Кайта җиргә тереклек.

 

Тау түбәләре ачыла,

Күзгә күренә чирәм.

Төш күреп йоклый тамырлар.

Урманда ак кар тирән.

 

Җанлана, яшәрә бара

Яланда уҗым кыры.

Бөреләр керфеген ача,

Сандугачларның җыры.

 

Кояшның көн саен арта

Яктысы һәм җылысы.

Зур шатлыгыннан елмая

Әйтерсең, татар кызы.

 

Тик гомерем кыска минем

Атларга бер бусага.

Бер балкып сүнәргә телим

Җырым белән булса да.

 

 

Ике башлы бөркет

 

Николай патша гүрендә

Әйләнгәндер череккә.

Яңа тормыш җимерелә.

Борылыш искелеккә.

Илле еллар кесәбездә

Партбилетлар йөрттек тә,

Алмаштырдык без аларны

Ике башлы бөркеткә.

 

Ленин рәсеме сугылган

Акчаны хур иттек тә,

Узганны, тарихыбызны

Ташладык без чүплеккә.

 

Иреклекне юк итүче

Дошманнарны җиңдек тә,.

Төшә барабыз түбәнгә,

 Менмибез биеклеккә.

 

Яралдым урак-чүкечтә,

Яшәмәдем «бөркеттә».

Очканын күрсәтсен күктә,

Илен салсын тәртипкә!

 

 

Охшашлык

 

Табигать белән икътисад,

Бик тыгыз бәйләнештә,

Күк җисемнәре шикелле

Алар гел әйләнештә.

 

Элита чәчәләр кырга,

Уңышны арттырырга.

Президентны да сайлыйлар

Бары дүрт кенә елга.

 

Чөнки ул озак эшләсә,,

Туйдыра сүзе белән.

Иле бөлгенлеккә төшсә,

Була тик үзе белән.

Искерә барган элита

Уңышын бирми башлый.

Ул орлыкны чәчүлектән

Агроном алып ташлый

 

Табигать белән икътисад,

Сәясәте дә икән:

Алар узара үрелгән

Әйтерсең чыбык читән.

 

 

Эмоция

 

Кеше булыйм дисәң әгәр,

Калмыйм дисәң оятка:

Акылыңны алга куй,

Эмоцияңне артка!

 

 

Нәфес

 

Күзгә күренмәгән нәфес –

Явыз дошманыбыз ул.

Дошманыңны авызлыкла,

Бирмә аңа яшел юл!

 

 

Аерма юк

 

Аерма юк милләтендә –

Татары ни, урысы,

Кеше канына сеңгәндә

Алласызлык вирусы.

 

 

Кавказ каны

 

Сәламәт акыл булса да,

Көчле сәламәт тәндә.

Кавказлы кылычын кайрый,

Әз генә рәнҗетсәң дә.

 

Канлы сугышлар булгалый,

Гомер буе тауларда.

Акылдан алга йөгерә

Эмоция аларда.

 

Ызгышуны, кыйнашуны

Рәсәйлеләр кичерә.

Бер тамчы кан чыкса исә,

Кавказлылар исерә.

 

 

Тиз генә

 

Яхшыра барыр иде тормышлар.

Күңелләр көткәнчә, тиз генә.

Утырганнар шул ук коммунистлар

Бер түндәктән икенчесенә.

 

 

Нур чыганагы

 

Шигьриятем шуның хакта,

Язылыгыз «Туган як»ка!

 

«Туган як»ка язылмыйм мин

Шигьри юлларым өчен,

Үз телемдә газет укыйм,

Татар булганым өчен.

 

Милләтебез юкка чыкмас

Беркайчан, Алла кушса,

Үз телебездә укырлык

Нур чыганагы булса.

 

 

Гаугалы төш

 

Без яшибез мәңгелектән

Кечкенә өлеш кенә.

Йокы арасында ингән

Гаугалы бер төш кенә.

 

Гомерләр күзгә күренә,

Кыска булып төштән дә.

Авыр тормышны җиңәргә

Башыбызга төшкәнгә.

 

Матур тормыш бездән качып,

Йөгерә алга гына.

Үзе яраткан бәндәсен

Жәлләсен Алла гына.

 

 

Архипелаг

 

Без яшибез татарлыкта,

Киңлектә түгел, тарлыкта.

Динебез, телебез исән,

Туган ягыбыз барлыкка.

 

Матур булса да туган як,

Татарларча бер уйлап бак.

Без кечкенә атау-атау,

Диңгездәге архипелаг.

 

Диңгезнең чал дулкыннары

Шаулап-гөрләп, агып тора.

Чиркәүләре җиз чаңнарын

Иртә дә, кич кагып тора.

 

 

Кораллар сатыла

 

Кояш батыш ягы илләрендә

Кораллар сатыла иркендә.

Культуралары бөек булганга,

Бер-бересен атмый беркем дә.

 

 

Авызлык-нукта

 

Тоткысыз атка

Кигергән кебек

Авызлык-нукта.

Салкын сугышка

Вакытлар җитте

Куярга нокта!

 

Җир шары да бит

Кешеләр өчен

Җәннәт бакчасы…

Утта янмаса

Тир түгеп тапкан

Хезмәт акчасы.

 

Төрле милләтләр

Бер-бере белән

Сугыша юкка.

Президентларын

Кертергә иде

Беренче утка!

 

Акыл, алга чап,

Эмоция, син

Йөгермә, тукта!

Вакытлар җитте

Инде сиңа да

Кияргә нукта.

 

Тынычлыкны да,

Иреклекне дә

Кара көч җиңмәс:

Ил башлыклары

Уртак тел тапса,

Солдатлар үлмәс!

 

 

Еракта калдың

 

Ерак көнчыгышта Амур ага,

Хәтерләтеп безнең Иделне.

Тукай егете Илдус, Әнвәр улы

Шунда сакладың син илеңне.

 

Кошлар килеп кунса тәрәзәгә,

Әнкәң карый улым килгән дип.

Тукайның кызлары-егетләре

Ышанмыйлар Илдус үлгән дип.

 

Кайтырсың дип сабан туйларына

Бозлау чибәрең сине көтә.

Сиңа тиңдәш егет табалмыйча

Яшьлек гомер зая китә.

 

 

***

 

Берне дә, унны да җиңәләр

Күп вакыт көчсезне көчлеләр.

Йөз булса, мең булса, күп булса

Көчлене ашыйлар күселәр…

 

 

Сүз

 

Сүз кешегә барып җитә,

Сирәк булса

Сүзләреңне тыңлаучылар

Зирәк булса.

 

Күп сөйләсәң, авыр була

Тыңлаучыга.

Бер колактан керә дә сүз,

Икенче колактан чыга.

Кеше йөрәгенә

Дөрес сүз әйтәм дип,

Ук булып кадалма!

Ачы дөреслектән

Ялган сүз яхшырак,

Кайгыга калганга.

 

 

Яшәеш

 

Яшәеш кешегә

Бер бирелә диләр.

Ышанмый ул сүзгә

Яшәү азагында.

Җаннарыбыз оча

Мәңгелегебезгә.

 

Мин соң каян килдем,

Мин соң нигә яшим,

Мин соң кая барам?

Газиз уйларымны

Салып куярга дип

Йөрәгемне ярам.

 

Кызыктыра маллар,

Кабып куйгалыйлар,

Шайтан кармагына

Ахирәтебездә

Безне ниләр көтә,

Белә Алла гына…

 

 

Үлем

 

Үлем ишектән керсә,

Безне җәлләп еламый.

Синең ничә яшендә

Икәнеңне сорамый.

 

Хак безне яратса да,

Яшәүдән ямь күрергә,

Газраилен җибәргән

Җаннар алып йөрергә.

 

Бер балкып сүнәр өчен

Кеше җиргә ярала.

Җаннар күзгә күренми,

Нурлар булып тарала.

 

Җирне шашып сөйсәк тә,

Үз кочагына ала.

Кылган гамәлләребез

Сагынып сөйләргә кала.

 

Изгеләр, галимнәрдән

Яшәгәндә Гыйбрәт ал!

Шул кыска гомереңдә

Кеше булып яшәп кал!

 

 

Рекламалар

 

Рекламаларның һөнәре

Тилерергә, котырырга.

Акыл сатыгыз Рәсәйгә

Ярлылыктан котылырга.

 

 

Пенсия яңгыры

 

Дымга сусаган

Җир яңгыр көтә,

Болытлар килгән

Саен корылык.

Инфляция алга йөгерә,

Карамый артка

Табан борылып.

 

 

Түрәләр

 

Аралашмыйлар түрәләр

Халык белән.

Аралаша аракыны

Балык белән.

 

Андыйларны дәүләт

Думасында күрәм.

Исемнәрен әйтә алмыйм

Берәм-берәм.

 Рекламалар тыңлый-тыңлый

Арып-талып:

Шундыйлардан бәхет көтә

Безнең халык.

 

Нефтьнең бәясе сәгать

Саен үсә.

Акчасын кая илтергә

Кайгы төшә.

 

Ел саен миллион кеше

Кими илдә.

Акчабызны очыралар

Искән җилгә.

 

 

Уйлану

 

Кеше мәңге үлмәс иде,

Кем соң яшәүдән туйган.

Җир астында мең ел ятып

Бер тәүлек йоклап уян!

 

 

Мөхтәрият

 

Мөхтәрият, мөхтәрият –

Бер кечкенә дәүләттер.

Мишәрләрне үз теленнән

Биздермәскә сәбәптер.

 

Төрле телләрдә сөйләшә

Бөек урыс дәүләте.

Иман белән сугарыла

Нижгар мөхтәрияте.

 

Ислам динле, татар телле,

Татар хатыны анам,

Татар булып туганыма

Горурланам, шатланам!

 

Урыс эчендә оазис,

Кечкенә мөхтәрият.

Кечкенә мөхтәриятне

Зурлап яшәргә ният.

 

Мөхтәриятне җитәкли

Дустым Закиров Гаяз.

Уйлаган уйлары якты,

Иманлы, нурлы, аяз.

 

Мөхтәрият, озак яшә,

Гомерең булсын бакый!

Иманлы булып дөньяга

Яралсын мишәр халкы!

 

Телебезне, динебезне,

Халкыбызны сөйгәнгә,

Толерантлы булып яшик

Башка диннәр белән дә.

 

Мөхтәрият Идел булсын,

Сиңа аксын елгалар,

Татарлар гел туып торсын,

Тыныч булсын дөньялар!

 

 

Шарҗа

 

Аптекларга килеп керсәң

Дарулар сатып алырга,

Һәрвакыт кирәк бит акча.

Картларга бушлай бирелә

Тычканнарга, күселәргә

Түләүсез сыр куелганча…

 

 

Урыс атавы

 

Ерак көнчыгыш ярында

Урыс атавы барлыгын

Ишеттек, Аллага шөкер.

Йөз миллиард сум акчага

Шау-шулы диңгез аркылы

Күпер салам, диде Путин.

 

Ерак көнчыгыш ягына

Акча җәлләмәгән өчен

Ил башлыгына зур рәхмәт.

Урыс атавына барып

Олигархлар ял итәрләр,

Безгә тимәс андый рәхәт.

 

Рәсәйлеләр кими бара,

Сырхауласаң, терелергә

Илдә акчалар табылмый.

Миллиардерлар кесәсеннән

Ярлылар күзен ачарга

Сират күпере салынмый…

 

 

Чебеннән фил (мәсәл)

 

Чебен фил булырга теләгән,

Серләрен җиһанга сөйләгән.

Тирес кортыннан бар булганын,

Чебен икәнлеген белмәгән.

Чебен фил була алалмаган

Үзен-үзе генә алдаган.

Кайберәүләре Алладан

Җитәрлек зиһен алалмаган.

 

Урамда әбиләр сөйләшә,

Телләрендә гайбәт дәрьясы.

Ике тамчы судан бар булган

Кешеләр чебеннән фил ясый.

 

 

***

 

Зурабовның чыгышын тыңладык,

Авызында юк изге ният.

Пенсияләрнең үсә баруы –

Әкият эчендә әкият.

 

 

Шөкер кылам

 

Шигырьләр яза белгәнем өчен

Ходайга шөкер кылам көн дә.

«Туган як»сыз минем шигырьләрнең

Күрмәсләр иде шәүләсен дә.

 

Шигьриятькә гашыйк булганнарның

Күңелләрен телим назларга.

Бер шигырем дөнья күргән саен

Талпынамын яшел язларга.

 

 

Теләнче юк

 

Бу җиһанда эш сөюче

Батырлар бар.

Җир шарының киңлеге дә

Аларга  тар.

 

Теләнчеләр бар дигәнгә

Ышанмыймын:

Ялкаулар бар, булдыксызлар,

Зәгыйфьләр бар.

 

 

Гадел сүз

 

Гадел сүз әйтәсем килә

Кушма Штатлар хуҗасы

Президентка – Бушка.

Сабый чагыннан салынган

Баш чирәбеңнең эченә.

Акыл түгел – пушка…

 

Кеше хокукы турында

Иракка, Әфганстанга

Акыл сатып йөрмә.

Ак йорт тәхете өстендә.

Җиһанга хуҗа булырга

Үлем чыбыркысы үрмә!

 

АКШ дөньяның бай иле,

Ил башында явыз-тиле,

Исем китә, үлчим ташка:

Татлы ризыклар капмыйсың,

Ашарга ризык тапмыйсын,

Үлек гәүдәләрдән башка.

 

Тәре йөрткән заманнар

Чал тарих тирәнлегеннән

Дәрья суы кебек ага.

Гайсә пәйгамбәрлеләрне,

Нефтьсез ярлы илләрне

Нигә тотмыйсың бомбага?

 

Демократлар җиңеп чыкты,

Республиканнар җиңелде.

Урыныңда кала бирәсең,

Тәхет өстенә утырып,

Зәһәр елан тиресеннән

Үлем-чыбыркы үрәсең.

 

Демократлар сүзен тыңла,

Күп сугыштың, җитәр, тукта,

Ашыкма җәһәннәм утка.

Һәр җөмләнең азагына

Никадәр озын булса да

Куелырга тиеш нокта!

 

 

Эш башта икән

 

Кешенең бөтен байлыгы

Аның башында икән.

Миеннән соң калганнары

Тормый тиен дә икән.

 

Жигули сатып алган,

Кирпечтән йортын салган.

Урламаган-алдамаган,

Баш белән эшли алган.

 

Хәзер эшкуар егетләр

Авылда кала сирәк.

Зур балыкка йөзәр өчен

Киң-тирән диңгез кирәк…

 

 

Сәдака

 

Мәҗлесләрдә сыйланган мәлләрдә

Муллалар безгә сөйли вәгазь.

Акчаны шашып сөючеләр күп.

Сәдака биргәннәре бик аз.

 

Кеше бит алырга гына сөя,

Теләми алганын бирергә.

Юмартлар күңеле – сабый бала

Сараннар охшыйлар тилегә.

 

Сәдака бирсәң бир мескеннәргә,

Бирмә син саранланып, җәлләп.

Юмарт сәдакалар уттан саклар

Мәңгелек йортың булыр җәннәт!

 

 

***

 

«Туган як» газетабызны

Чын күңелеңнән сөйсәң,

Аерылма син аңардан,

Чын татар булыйм дисәң!

 

 

Саулыгымны сакладым

 

Җиде дистә ел яшәдем,

Тәмәке мин тартмадым.

Байлыгым белән артмадым,

Саулыгымны сакладым.

 

 

Яшьлек кайта

 

Яшь гомерләр узып бара,

Күзгә дә күренми кала.

Салкын кыраулы картлыкка

Еллар арты еллар ага.

 

Яшьлек тиз әйләнеп кайта,

Әткәйләрне-әнкәйләрне,

Мәрхүмнәр, мескенкәйләрне

Кайтара алсаң дөньяга…

 

 

Яңа сәясәт

 

СССР-да аз иде элек

Хәйлә белән яшәүчеләре.

Грек эпосындагы кебек

«Патша дуңгыз көтүчеләре».

 

Рәсәйнең акылы үзгәргән,

Яңа сәясәт килгән безгә.

Ярлылар акчасын көрәгән

Миллиардерлар күренә күзгә.

 

Сәясәт мәңгелек түгел бит,

Гомере кыска, үлә белә.

Миллиардерларга да мескенлек,

Бәла-казалар килә белә.

 

 

Параллель

 

Кулларың эштә булганда

Кигәвен каныңны эчә.

Акчаңны якынга куйма,

Караклар кулына күчә.

 

 

Яңа йолдызлыклар

 

Чәче тузган салам көлтә.

Башын хайванча селкетә.

Җырлый, кәҗәчә кычкыра,

Яңа заманча культура.

 

Шулар Рәсәйнең кызлары,

Халкыбызның йолдызлары.

Алдагы көннәребезнең

Киленнәре, балдызлары…

 

Шулар бит җыр өлкәсендә

Яңа йолдызлыклар ача…

Иманы, моңнары белән

Татар тарихына кача.

 

 

Авыл – ана. Шәһәр – бала

 

Коммунизмны кирәкми

Офыклардан эзләргә.

Ялкыннан яралган рухлар

Күренмиләр күзләргә…

 

Тарихка борылып кайтсак,

Яхшырак уйлап баксак:

Дөнья җәннәтенә кереп

Яшәргә булган максат.

 

Колхозга керә башладык

Утызынчы елларда.

Ирекле игенчеләрне

Әйләндереп колларга.

 

Ярлылар колхозга керде

Атын, сукасын биреп.

Ишеген киң ачып килде

Җиргә богаулы ирек.

 

Колхоз дуңгыз асраган,

Курыкмаган хәрам малдан.

Исеменә-җисеменә

«Алга» дигән тамга салган.

 

Кырларны сукаладылар

Агач сукалар, сабаннар.

Колхоз башлыклары булды

Укымаган, чи наданнар.

 

Колхозлашу елларында

Ни күрмәгән безнең башлар.

Тырышлар, итәгатьлеләр

Иде безнең авылдашлар.

 

Кырларда кар эреп бетсә,

Сабан сөргән чаклар җитсә,

Аякка чабата киеп

Йоклаган мәлләрем истә.

 

Авыл мохтаҗ түгел иде

Ул заманада ир-атка.

Ат җигәргә соңга калсаң,

Өч егет баса чиратка.

 

Мәчетләр азан әйтмәде

Ул елларда иртә-кичен,

Таратмадылар дөньяга

Дин белән иманның исен.

 

Хәерле таңнар атмады,

Яралды «таң каралары».

Бер-бер артлы авып торды

Мәчетләр манаралары.

 

Хәерле таңнар яралып,

Колхоз беткәнче таралып,

Мәчеткә йөрүчеләрне

Сөймиләр иде каралып.

 

Бездә агрономнар булды,

Саф акыллы, оста куллы.

Гектарыннан утыз центнер

Уңыш урган чаклар булды.

 

Сабан тургайлары җырын

Тыңлап үстем кырларымда.

Колхозның «Алга» исеме

Яши минем җырларымда.

 

Зур бәхеткә санап йөрдем

Эштән арып кайтуымны.

Шигьри хисләр сандыгына

Сала бардым шатлыгымны.

 

Мөтеравыл матурланды

Нараттан өйләр салып,

Фани дөнья тәмугында

Янарга күнде халык.

 

Колхозыбыз алга китте,

Кырлардан зур уңыш алып.

Хезмәт хакын акчалата

Ала алмаса да халык.

 

Колхозыбызның югары

Айга ашкан чагы булды.

Азбарлары тракторлар,

Комбайннар белән тулды.

 

Шул колхозның кырларында

Бригадир булып йөрдем.

Эш сөюче халкым белән

Арыш-бодайлар үстердем.

 

Хыялый кызыл офыкка

Авыллар якын килде.

Колхозлар мәңге яшәрләр,

Таралмаслар дип белдек.

 

Акчалата түләнгәндә

Колхозчының хезмәт хакы.

Колхозыбызның кояшы

Яңадан чыкмаска батты.

 

Үзгәртеп кору җилләре

Шәһәрдән авылга исте.

Хезмәт хакына түләүсез

Эшләү бәхетләрне кисте.

 

Көньяк җиле алмашынгач,

Шимальдән искән җилләргә,

Авылдашлар китә барды

Шәһәргә бәхет эзләргә.

 

Авыл – ана, шәһәр – бала,

Авылны шәһәр ала.

Шәһәргә китүчеләрнең

Җаннары авылда кала.

 

Авылымның матурлыгын

Карыйм биек таулардан.

Бармаклар бөгеп санарга

Җан ияләребез калган.

 

Шәһәр халкы «ана сөтен»

Авыл кырларыннан көтә.

Авылда яшьләр калмады,

Карт-корылар үлеп бетә.

 

 

Кире кайту

 

Ул елларда иске тормыш

Әйләнеп кайтканны көттек.

Каршы барганны партия

Сыер мөгезенә кертте…

 

Шул елларда озаттылар

Кулакларны муллаларны.

Әйләнеп кайтмаслык җиргә

Урал тауларыннан ары.

 

Акчасыз, арыш-бодайга

Эшләп йөрдек «Алга» да.

Себер киткәннәрнең ашы.

Биектә-күктә-Аллада…

 

Без колхозда эшләп үстек,

Кырларыннан бәхет көттек.

Салкынына, ялкынына,

Тәмугына күнеп җиттек.

 

Гомерләр туктаусыз ага,

Дулкынлы-ярсулы дәрья.

Колхоз рәисләрен язмыйм

Танылганнарын дөньяга!

 

Колхозларны төзеделәр

«Ярлылар бай булсынга».

Катырак сүзләр әйтергә

Акыллар сай булсынга…

 

Яшәсен иде колхозлар!

Хәзер алар бик кирәк.

Яшәргә сәләтлеләре

Кала бара бик сирәк.

 

Яңа заманалар килде,

Мәчетләргә йөриләр.

Мәскәүдән кайтып егетләр

Колхозларга кермиләр.

 

Андыйларга тал-тирәкле

Инеш буйлары кирәкми.

Акчасызлык-хәерчелек

Өзеп алганга йөрәкне.

 

 

Рухлар кайтавазы

 

Маяковский була алалмам,

Шигырьләр язалмыйм баскычлап…

Минем шигъриятне укыганда

Кул чабучылар юк алкышлап.

 

Олуг шагыйрьләрне йөз елга бер

Гасырлар бирә алса бирә.

Бюрократлар үрчегән заманга

Кайтавазлары кайтып килә.

 

Дөньялыкта олуг шәхесләргә

Без бит бәя бирә алмыйбыз.

Акылның алтынын эзләгәндә

Бөек шагыйрьләрне барлыйбыз.

 

Бюрократларны сөймәсәм дә,

Бүре булып чәйнәмәс идем,

Ил түренә үскән чүп-чарларны

Йолка барсам җәлләмәс идем…

 

Канатларым кыска,

Шигърият күгенә

Кош шикелле очып менәлмәм.

Илкәемнең мыек

Майлый торган маен

Песәй ашап чыккан диялмәм.

 

Мине Сергач мишәрләре таный,

Зур булмаган шагыйрь мин бүген.

Үлчи алмыйм Ленин маңгаеның

Аркылысын, буен, киңлеген.

 

Тормышыбыз матурланыр иде,

Кызык булыр иде яшәргә:

Маяковскийның кайтавазы,

Рухы килеп керсә Рәсәйгә!

 

 

Яшәр өчен аша

 

Телевизор карап,

Рекламалар санап,

Уза көннәребез.

Яшәү өчен ашау,

Ашау өчен яшәү

Безнең һөнәребез.

 

Яшәр өчен ашар,

Җирне җәннәт ясар

Өчен туган халык.

Туган илебезне

Тормыш сазлыгыннан

Зур юлга чыгарыйк!!!

 

Күрше илләр кебек

Ал да, гөл яшәргә

Юкмы булдыгыбыз?

Әллә инде безне

Алга җибәрми

Гөнаһ шомлыгыбыз.

 

 

Тарих күзлегеннән

 

Адаштырса урман,

Бара торган юлдан,

Пәйгамбәрләр кушкан

Уңга борылырга.

 

Бара торган саен,

Чыршы, юкә, каен

Сирәкләнә бара,

Чыгара зур юлга.

 

Ноябрь күгеннән

Яфрак кебек карлар

Җиргә коелганда,

Ураклы-чүкечле

Байрак тотып кулга

Борылдык без сулга.

 

Сулга борылмыйча,

Уңга барганнарны,

Колхозга кермәгән,

Кулак булганнарны,

Хәтерләтеп чүлдә

Кәрван барганнарны,

Озаттык Себергә

Миллион корбаннарны.

 

Кулак, муллаларны

Кудылар еракка,

Көтүчеләр көтү

Куган кебек таңда.

Урал тауларыннан

Ерак китә барды

Яшел җилән, чалма…

Авыллар шәһәрләр

Мәдхия җырлады

Халыклар атасы –

Иосиф Сталинга.

Ун ел зиндан бирде

Ачка үлмәс өчен

Колхоз басуыннан

Башак уганнарга.

Брежнев кебекләр

Ил башына килгәч,

Коммунистларчарак

Безне яшәттеләр.

Ирекләр бирмичә,

Илебез байлыгын

Терлек ашатканча

Бәйләп ашаттылар.

 

 

Булды заман

 

Булды заман, барыбыз бер

Кеше идек.

Кайгыларны, шатлыкларны

Бергә бүлдек.

 

Яу кырында дошманнарны

Бергә җиңдек.

Гомум Ватаныбыз өчен

Яуда үлдек.

 

Беркайчан урысны

Урыс димәдек.

Мукшыны, чувашны

Татарны кимсетмәдек.

 

Милләтара ызгышмадык,

Кан коймадык.

Туганлаштык, өйләнештек,

Туй туйладык.

 

Үткәннәр тарихка тирән

Эзләр салган.

Төштә күреп сагынып

Сөйләргә калган.

Милләтчелек чәчәкләре –

Дау һәм җиңеш.

Тәмуг эчендә өлгергән

Заакум җимеш…

 

 

Гипербола

 

Көз көне бәрәңге алганда,

Арып өйгә кайтып барганда.

Исәнләште берәү, кул бирде:

– Ай-хай, бездә бәрәңге, – диде.

 

Күрәсеңме башым зур, эре,

Минем башымнан зур һәрбере.

– Андый орлык кайдан табарга?

Бирмәссеңме чәчеп багарга?

 

– Алсаң диде, бирәм бер чиләк.

Безнең кебек дуслар бик сирәк.

Уңыш алыйм дисәң күбрәк,

Мең сум акчаңны бир тизрәк.

 

– Тыңла, – дидем,  – сүземне кода.

Бәрәңге уңа, бирсә Хода.

Үгез башыннан да зур була

Чәчелгән булса (Гипербола).

 

 

Дөрес әйткән

 

Алыгыз сез иреклекне,

Күпме булдыра аласыз.

Кирәгеннән артык йөкне

Күтәреп илтә алмассыз.

 

Борис Ельцинның чыгышы

Тирән мәгънәле, аңлагыз!

Суның агымына каршы

Бик ерак йөзә алмабыз!

 

 

Явызлыкка яхшылык

 

Усал иде, дип сөйләргә

Үлгән кешене ярамый.

Эт итеп сүгүчеләр бар,

Ярамаганга карамый.

 

Бер пәйгамбәр узып барган

Эт үләксәсе яныннан.

– Тешләре нинди ак, дигән,

Нинди күркәм булган хайван!

 

Озак та үтмәгән юлдан

Бер дуңгыз йөгереп үткән

Ул аны да хурламаган:

– Саулыкка йөгерсен дигән.

 

Еракка китәсем килми

Шигъри хисләремне иләп.

Явызлык эшләгәнгә дә

Яхшылык эшләргә кирәк!

 

Явыз бәндәгә яхшылык –

Караңгы төнгә – яктылык.

Яхшылык – йөрәккә дәва,

Ләйсән яңгыр булып ява.

 

Пәйгамбәр яхшы сүз әйткән

Эткә дә, дуңгызга да.

Ала белсәк сабак биргән

Безгә барыбызга да.

 

 

Тартучыларга

 

Тәмәке тартудан файда

Барлыгын белсәләр әгәр:

Ач бүренең табигатькә

Зарар китергәне кадәр.

 

 

Гомерләр

 

Гомерләрне туктата алмыйбыз,

Дәрья сулары кебек ага.

Татарлар Коръәнгә таяныгыз,

Бу таяныч – алтын багана!

 

 

Ельцинга

 

Якты эз калдырып

Бу дөньядан киттең.

Качып булмый икән

Картаеп үлүдән.

Сүзләр иреклеген

Салкын кырау сукмас,

Рәсәйнең күгендә

Бер йолдыз сүнүдән.

Синең үлемеңә

Дошманнар сөенер,

Шаркылдап көләрләр.

Дусларың еларлар,

Туфракка күмәрләр,

Сагынып сөйләрләр…

 

СССРны Ельцин

Кисәкләргә кисте,

Үз кулына алып.

Коммунист, партия

Дигән сүздән туеп

Беткән чакта халык.

 

Коммунистлар үзләрен

Үзләре бетерде.

Үзләре су эчкән

Коега төкерде…

 

Ельцинны зурларга,

Эт итеп хурларга

Эшебез калмаган.

Иртәгә ни булыр?

Бәлки җир убылыр…

Ялгышлар-язмышлар

Һәммәсе Алладан.

 

 

Киңәш

 

Машинаңда барган чакта

Тиз барамын дип кызма!

Үлемнән коткара торган

Сакчы фәрештәңне узма!!!

 

 

Мәктәп еллары

 

Мәктәпкә йөргән еллар,

Яшьлек әрәм китмәде.

Тикмәгә генә тузмаган

Чабатамның төпләре.

 

Ашап үскәндә бәрәңге,

Кырган арыш икмәге.

Әхмәт шагыйрь булыр дип,

Мөтеравыл көтмәде.

 

Чалбарымның тез башлары

Тузса, әнкәй сипләде.

Тормыш мине кочагына

Кысып алып үпмәде.

 

Бүгенге белән үткәнне

Чагыштырсагыз әгәр,

Хәлебез авыр димәгез,

Авыр түгел ул кадәр!

 

 

Киңәш

 

Тәрбия бирергә теләсәң,

Балаңа бир сабый чагында.

Тимерне бөгәргә теләсәң,

Сугып өлгер кызган чагында!

 

Тәрбия алалмаган бала,

Куяннан бүре була ала.

Куяннан бүре булган бала

Үзенең гаиләсенә бәла!

 

 

Байлык

 

Ашы булса өстәлендә

Гаиләсен тук итәрлек.

Саулыгы булса тәнендә

Йөз яшенә җитәрлек.

 

 

Гафилләр (Мәсәл)

 

Кеше хокукларын сатарга

«Сэм бабай» Иракка килә.

Усал эт аягыңнан капса,

Изгелек эшлим дип белә.

 

Ефрат белән Тигр илендә

800-меңләп кеше үлгән.

Президент Бушның маңгаена

Явызлык Әзәзилдән килгән.

 

Изге мөселманнар җирендә

Кяферләр мәңге калмак була.

Гарәпләрнең кара алтынын,

Нефтен яулап алмак була.

 

Зур гөнаһ кылучы гафилләр

Алладан бәла-каза көтә…

Зур шәһәрләрен-авылларын

Торнадалар җимереп китә.

 

Алладан ерак киткәннәрне

Дөнья малына шайтан алдый.

Бәла-казалар кичереп тә

Гафилләр сабак ала алмый.

 

 

Трехлетка

 

Юкә чабатада була

Ничә клетка?

СССРда шул кадәрле

Пятилетка.

 

Яңа Рәсәйнең бюджеты –

Трехлетка…

Дәүләт Думасын сүкмәгез

Ару юкка!

 

Бүгенге Рәсәй боткасы

Яңача пешә.

Яшьлегем белән СССР

Исемә төшә.

 

 

Бәхет нинди төстә

 

Каты булса саулыгың,

Йомшак булса зиһенең.

Шунда гына син күрерсең

Бәхетнең ниндилеген.

 

 

Рекламалар

 

Рекламалар ник болай

Тупа сүзле, сөйкемсез.

Әгәр ул мактанмаса,

Купшы канатланмаса,

Товарлары үтемсез!

 

 

Күчергечкә (Мәсәл)

 

Эт зур булсын,

Йә кечкенә,

Хикмәт бармы?

Эшең төшсә

Чәйни бит ул

Һәрбер җанны.

Шагыйрь яза

Күчергечкә җанварларны.

Укучылар чынбарлыкны

Аңларлармы???

 

 

Геноцид

 

Геноцид ул – биеклектән

Түбәнлеккә сикерү.

Тереклекне җәлләмичә

Массакүләм үтерү.

 

Геноцид безне үтерә,

Аңа без каршы килсәк.

Иминлекне-иреклекне

Артыгы белән сөйсәк.

 

Геноцид ул канлы балта

Балта сабы – сәясәт.

Ул явызны юк итмәсәк,

Ул безне үтерәчәк.

 

  

Йолдызлардан эзлиләр

 

Эт елларына ышану,

Йолдызлардан фал ачу,

Ислам диненә хилафлык,

Алладан ерак качу.

 

Мәҗүсиләр йолдызларга

Төрле исем куйганнар:

Кайсы кучкар, кайсы елан,

Үлчәүләр, сукоярлар.

Шул сүзләрне юраучылар

Чынга санап сөйлиләр,

Язмышны Алладан түгел

Йолдызлардан эзлиләр.

 

 

Гомер агышы

 

Кешеләр дөньядан китә,

Якты шәм кебек сүнеп.

Җаннары нурдан яралган,

Аларны булмый күреп.

 

Җителәбез, өлгерәбез

Кырларда иген кебек,

Кире кайтмаска агабыз

Шау-шулы Идел кебек.

 

Әрвахлар безне йөдәтә,

Сагышлы төшкә кереп.

Кара җир астында тәннәр

Таркала, бетә череп.

 

Туктаусыз ага гомерләр –

Иксез-чиксез дәрьялар.

Җыр булып агып торсыннар

Тыныч булсын дөньялар.

 

 

Нурлы шәмем

 

Утырдым шигырь язарга

Сүзләрем бетмәс кебек.

Соңгы ноктамны куярга

Гомерләр җитмәс кебек.

 

Яшьлеккә кайтып йөгерәм,

Картая барган саен.

Тәнемне калдырып китмә,

Нурдан яралган җаным!

 

Яратам якты дөньямның

Алдаулы, сихри ямен.

Сүндермим шигьри очкыннар

Кабызган нурлы шәмен.

 

 

Сайла гына

 

Гөнаһсызларның эченә

Хак-Тәгалә кереп сыя.

Намусын югалтучылар

Озак яшәп гөнаһ җыя.

 

Андыйлар үлемнән курка,

Үлемнән тик файда гына.

Кешегә ике дөнья бар,

Хәерлесен сайла гына!

 

 

Киңәш

 

Мәктәпләрдә укып йөреп

Алган булсаң да зур белем.

Уйлый торган уйларыңны

Узып сөйләмәсен телең!

 

Котлаулар

 

Провинциядән җырлыйлар

Шул ук җырларны һаман.

Җырчылар надан түгелләр

Заказчылары надан.

 

 

Татар булырга әйбәт

 

Үзләренең милләтләрен

Юлдан язганнар кимли.

Ояла татарлыгыннан,

Урыс булырга тели.

 

Татар милләтен сөймәгән

Дошманнар сөйли гайбәт.

Ислам динле, матур телле

Татар булырга әйбәт!

 

Татар теленең учагы

Җил-давылларда сүнми.

Ихтирам итәм урысны,

Урыс буласым килми.

 

Урысча сөйләшә алам.

Урыслар хәлен аңлыйм.

Татар улы булганыма

Сөенеп туя алмыйм.

 

 

Якынайды мәхшәрме?

 

Үзләре ничек уйлыйлар,

Шулай яши кешеләр.

Бер ялгызы гына туңса,

Барысы да өшиләр.

Берәүнең карыны ачса,

Миллионнар ач була…

Өс-башы ялангач булса, -

Дөнья ялангач була.

 

Бай кешенең тамагы тук,

Туймый тик күзе генә.

Ярлылар ачка үлсеннәр,

Яшәсен үзе генә.

 

Кешеләр бозыла бара,

Якынайды мәхшәрме?

Ярлылар үлеп бетсәләр,

Байлар гына яшәрме?..

 

 

Яңа татарлар

 

Без татарлар-мөселманнар.

Ә урыслар чукынганнар.

Татарларның урыслардан

Артык итенгәннәре бар.

 

Урыс булырга теләгән

Татарның эшләми башы:

Аракы эчә, сүгенә,

Дуңгызның «пятаг»ын ашый.

 

Оятның нәрсә икәнен

Бозылган кызлар белмиләр.

Сөррәләренә (кендек) алкалар

Элеп урамда йөриләр.

 

Андыйларга бу җиһанда

Фәрештәләр ләгънәт укый,

Ахирәтенә барганда

Каршы ала тәмуг уты.

 

Кеше гашыйк була калса

Акчага, байлыкка, малга,

Әзәзил кереп сыена

Бер гөнаһсыз газиз җанга.

 

Заманалар алышына,

Хәзерге татарлар яңа.

Татар каны кайнап торган

Ярсулы йөрәкләр яна.

 

 Озын гомер,чын мәхәббәт

Телим безнең яшьләргә.

Син минеке, мин синеке

Дип мәңге яшәргә.

 

Алар бәхетле үткәрсен

Сөйкемле яшь чакларын.

Кайгы җиле сүндермәсен

Мәхәббәт учакларын.

 

 

Зәңгәр хыял

 

Килер заман, киләчәк буыннар

Тормышны яңача сөярләр:

Тәмәке тартмаслар,

Исерткеч эчмәсләр,

Эчтәге Ханнәсне җиңәрләр.

 

Сугыш башламаслар илләр,

Үлмәс хатын-кызлар, ирләр.

Кояш Иман нуры сибәр,

Явызлыклар корып кибәр,

Нурга гарык булыр җирләр.

 

Уйларымның туа изгесе,

Киләчәк буыннар көзгесе.

Уйлый белсәң, уйлар ярала,

Җыр булып җиһанга тарала.

 

Кызарып кояш батканда,

Арып эштән кайтканда,

Ял итәргә дип ятканда,

Йөзәм мин зәңгәр хыялларда.

 

 

Кемнәр сине имми? (Мәсәл)

 

Дорфалык булса да

Эткә тиңләү илне,

Аның юмарт сөтен

Кемнәр генә имми...

 

Юлымда ни күрәм:

Бер эт яткан җирдән

Бер песи сөт имә

Этнең имчәгеннән.

 

Шул эт белән мәче

Салды тирән уйга:

Безнең илебез киң,

Бик озын ул буйга.

 

Җир шарында аңа

Тиңдәш илләр бармы?

Җир астында алтын,

Кешеләре ярлы.

 

Көчек белән мәче

Табигый дошманнар,

Тормышны яңача

Үзгәртеп корганнар.

 

 

Дөреслек кайда?

 

Кеше маймылдан бар булганны

Китаплардан укып аңлыйбыз.

Китаплар укып аңлаганны

Күңел сандыгында саклыйбыз.

 

Кешеләр яралган дигәнгә

Адәм белән Һава анадан,

Иманыбыз кайтып кергәндә

Ышана башладык яңадан.

 

Беренче кеше бар булган каян?

Беләсең килсә, Коръәнгә таян!

 

 

Охот сугышы

 

Сугышка керми халык,

Кулга Зөлфәкар алып.

Көнозын кырда эшли,

Иртә таңнардан алып.

 

Комбайннар ватыла,

Яңалары сатыла.

Мең гектар җирдә үскән

Алтын бөртек хакына.

 

Бөлә барган колхозлар

Яңасын алалмыйлар.

Искесен төзәтергә

Запчастьләр табалмыйлар.

 

Ил башында түрәләр,

Безне ятим күрәләр.

Колхоз банкрот чыкса,

Шаркылдашып көләләр.

 

 

Фашист вирусы

 

Зур шәһәрләрдә

Ялгыз йөрмә,

Йөзең булмаса

Урыс төсендә.

Фашист вирусын

Җиңә алырлык

Вакциналар юк

Рәсәй эчендә.

 

Яңа фашистлар

Кемнәр соң алар?

Борын аслары

Юеш малайлар.

Әбиләренең

Кесәләреннән

Пенсияләрен

Кыйнап алалар.

 

Алтмыш ел элек

Егерме җиде

Миллионнарның

Акты каннары.

Холокостларда

Морҗалар аша

Төтеннәр булып

Очты җаннары.

 

Рәсәй эчендә

Бер генә милләт –

Урыслар гына

Калса нибары,

Күңелсез булыр

Иде яшәргә,

Ботка булалмый

Бер генә тары.

Милләтчелекне

Тыя алмыйлар.

Шуңарга исем

Акылым китә.

Туачак таңнар,

Алдагы көннәр

Әзәзилләрдән

Бәхетләр көтә.

 

Кыйнаган идек,

Юк иткән идек

Фашист токымын

Кырып-себереп,

Германнар түгел,

Үз илебездә

Яңа фашистлар

Килә терелеп.

 

Күп милләтләрдән

Өстен булганнар,

Кайсы анадан,

Кемнән туганнар?

Шулар җырлыйлар

Гитлергә ода,

Ачулы-зәһәр

Кара еланнар.

 

Үлем лагере

Освенцимнарны

Искә төшерик

Без барыбыз да:

Аннан күңелсез,

Аннан бәхетсез

Урын юк иде

Җир шарыбызда.

 

Рәсәй эчендә

Милләтче яшьләр

Үрчемәс иде

Әллә ни күпкә,

Солдат ремене –

Каешы белән

Кыйнарга иде

Шуларны күптән.

 

 

Сатылмас әйберләр

 

Һәр нәрсәне сатып була,

Оятсыз алдаганда.

Акылыңны сатып булмый

Үзенә калмаганда.

 

Әй замана, хәзер бит без

Ката барабыз кебек.

Иманыбызны акчага

Сата барабыз кебек.

 

Үз динеңне, милләтеңне,

Татарлыгыңны сакла!

Иманыңны, җәннәтеңне

Мәңгелегеңне сатма!

 

Вөҗданын саткан кешеләр

Имансыз үлек кебек.

Оятын саткан кешеләр

Чалбарсыз егет кебек...

 

Затлы әйберләребез күп,

Алтынга да сатылмый.

Яшик, дуслар, сүндермичә

Йөрәктәге ялкынны!

 

Куючылардан булыгыз

Башлык итеп акылны,

Әткәй-әнкәй, туган илкәй

Алтынга да сатылмый!

 

 

Катнаш гаиләләр

 

Катнаш гаиләләр эчендә

Имансызлык ярала.

Акчага сатылмый торган

Җаннарыбыз карала.

 

Акылны да, әхлакны да

Танымый бу замана:

Шәһәрдә татар кызлары

Урысларга алдана.

 

 

Күз ачып йомган кадәр

 

Алланың урыны күктә

Җирендә бар булганнары,

Аның зәгыйфь коллары.

Аның серләрен белергә

Кешегә мөмкин түгел дип,

Җемелди йолдызлары.

 

Дөнья яралганнан бирле

Җиргә терек нурлар сибә

Әш Шәмес белән Әл Камәр:

Миллиард ел озынлыгы

Галәмнәр падишаһына

Күз ачып йомган кадәр.

 

Кеше гомере бик кыска

Әйләнеп кайтмаска табан

Очып барган кош кебек.

Яшәү – тылсымлы әкият,

Хәтерләргә кереп калган

Кызыклы бер төш кебек.

 

 

Кешеләр

 

Кешеләр озак яшәргә телиләр.

Озак яшәүнең шартларын сөймиләр.

Аракы эч, тәмәке тарт –

Йөзгә чаклы яшәп кара?!

Кеше саулыгына каршы

Үзе сугыш алып бара.

 

Халык арасында йөри

Залим адәм балалар.

Эчтән елан, тыштан куян

Булып яралган алар.

 

Иске советлар чорыннан,

Яшьлегем, алдың чыдам.

Кыргый капитализмнан

Таптатма мине, Ходам!

 

Һәрбер сәясәт үзечә

Халыкны алдый белә.

Сәясәт мәңге яшәми,

Картая, үлә бетә.

 

 

Мәңге язлар иле

 

Кеше күңелендә мәңге язлар булсын,

Язлар узмый торган булсыннар.

Сандугачлар мәңге сайрап торсын,

Еллар узмый торган булсыннар.

 

 

Ике чишмә

 

Кызыл ярдан ике чишмә ага,

Сабый чактан миңа танышлар.

Беренчесе татлы су эчерә,

Икенчесен каплый камышлар.

 

Ике чишмә кебек дусларым бар,

Беренчесе чынлап ярата.

Икенче дустыма сер сөйләсәм,

Явыз дошманнарга тарата.

 

Кыска гына гомерләр кичкәндә

Кеше икәнеңне белсеннәр,

Сусаганнар су эчсеннәр иде

Ике чишмәнең тик берсеннән.

 

 

Биктимер балтасы (Риваять)

 

Мөтеравыл урамы буйлап

Узып барган икән җен өер,

«Бисмилла» әйтеп балта бәргән

Җен өере өстенә Биктимер.

 

Ишелеп, тузаннар туздырып

Җен өере Мачкейга юл алган.

Биктимер агайның балтасы

Җен өере эчендә югалган.

Балта югалган көннән алып

Җиде ай һәм җиде көн үткән.

Биктимер агай, атын җигеп,

Спас базарына киткән.

 

Мачкей борылышына җиткәч,

Чәчләре торып баса үрә:

Гомер йөзе булмаган җирдә

Дүрт катлы кастаханә күрә.

 

Төнге Мачкей куркыта дигәнне

Ишеткәне бар иде аның,

Киләпкә салырга тотынды ул

Кара йомгактагы уйларын.

 

Нәсиб бабайны искә алды.

Аны төнен, атлар көткәндә,

Телсез калдырганнар шайтаннар,

Тау астына тәгәрәткәндә.

 

Беркайчан булмаган урында

Җил тегермәннәре күргәннәр,

Юл табалмый, салкын буранда,

Юлчылар адашып йөргәннәр…

 

…Зур бинаның тәрәзләрендә

Утлар җемелдиләр ялтырап.

Биктимер сәер күренешкә

Карап торган чакта аптырап,

 

Өсләренә ак халат кигән

Ике доктор килеп җиттеләр,

Аны ике култыкка алып

Больница эченә керттеләр.

Алар ашыгып, тиз-тиз генә,

Атлап кереп киткәч ишектән:

Наркоз шикелле дару исе

Биктимернең башын исерткән.

 

Җилдән җитез шәфкать сеңелләр,

Өсләрендә ак кар җиләннәр…

Кызыл алтын алка элгәннәр

Кара күзле матур чегәннәр…

 

Операция өстәленә

Авыр касталарны ташыйлар,

Ак калфаклы оста хирурглар

Операциялар ясыйлар.

 

Яшәү гомерендә бер генә

Тап булганга бу могҗизага,

Төшем түгелме дип Биктимер

Үз бәдәнен чеметеп бага.

 

Төш түгел икән. Хәйлә кирәк!

Моннан ничек итеп качарга?

Куркак булганыңны сиздерсәң,

Ахыры бетәчәк начарга.

 

Юрганнар ябынган сырхаулар

Койкаларда сыкрап яталар,

Берсенең аркасына кергән

Зур җәрәхәт салган балта бар.

 

Үз күзенә үзе ышанмый –

Бу ич Биктимернең балтасы!

Җил-давыл белән алып киткән

Шайтан егетенең аркасы.

Бер шайтан җәррахы килде дә:

–  Биктимер, синең балтаң, – диде,

Бу егет сиңа зарар итмәс,

Балтаңны тартып алсаң, – диде,

 

– Без моны терелтә алмыйбыз,

«Бисмилла» әйтеп бәргән, – диде,

Егетебез исән булсынга

Көтәбез синнән ярдәм, – диде.

 

Докторларның кырыс йөзләре,

Утлы күмер кебек күзләре,

Шомлы-салкын әйткән сүзләре.

 

Менмәгән этажлар калмады,

Күрмәгән сырхаулар калмады,

Биктимер үз балтасын алды.

Хастаханә – шайтан кармагы,

Ә үзе юлда басып калды.

 

Аты беркая да китмәгән,

Агай аны борды авылга,

Спаска базарга баручы

Кайтып төште Мөтеравылга.

 

Кыңгыраулар таккан ат белән

Бер ямщик алда җырлап барган,

Таңнарда сүнгән йолдыз сыман

Авылның башында югалган…

 

Биктимер ул бик батыр булган,

Курыкмаган шайтаннан, җеннән.

Риваять – ул әкият түгел,

Телдән-телгә сөйләнеп килгән.

 

 

Ике бүре (Риваять)

 

Йолдызлар җемелдәп яналар:

Август уртасы. Кара төннәр.

Ындырда әвеннәр ягалар,

Тарала күгелҗем төтеннәр.

 

Игеннәр урганда, сукканда

Яңгырлар яугалап китәләр.

Көлтәләр, таң белән сугарга.

Әвенгә кибәргә кертәләр.

 

Төн буе мич ягып, Рәхимулла

Әвендә көлтәләр киптергән.

Авыллар борынгы заманда

Әнә шулай гомер кичергән.

 

Салам дөрли мичтә, нишләсен,

Исәпләгән зөфаф кичәсен…

Сөю җилләре әйләндергән

Җүләр яшьлегенең милчәсен.

 

Рәхимулла бик ярлы булган,

Зур байлык тупларга кызмаган.

Бәдигөлҗамал карчыгы белән

Ул уллаган, кызлар кызлаган.

 

… Мич янып сүнгәндә,

Бүреләр улаганы ишетелгән.

Сикереп уйнаклап,

Койрыклар болгаклап

Ике бүре кергән ишектән.

 

Чакырып алмаган «кунаклар»

Мич алдына сузылып ятканнар.

Бүреләр туеннан котылып

Сыенырга урын тапканнар.

Агай бүреләрне күзләгән,

Күзләреннән серләр эзләгән.

Шәт, Ходай, миңа тимәсләр, дип

Ничек тә өметен өзмәгән.

 

Төнге сәер кунаклар белән

Агай нишләргә дә белмәгән.

Чыгып китегез дә димәгән,

Ә бүреләр аңа тимәгән.

 

Бүре булсалар да үзләре,

Кешенеке кебек йөзләре.

Зәңгәр диңгезне хәтерләтә

Хәйләкәр, сихерле күзләре.

 

Алар бик тиз арып-изерәп,

Гырылдап йокыга киткәннәр.

Әвен түшәмендә көлтәләр

Шытырдап сугарга кипкәннәр.

 

Җидегән йолдыз сүнмәстән элек

Ике бүре чыгып киткәннәр.

Әкияткә язып сөйләрлек

Кызык булган безнең үткәннәр!

 

Шуннан бирле еллар күп үткән.

Яшәү күзгә күренми икән…

Рәхимулла агай ат җиккән,

Спас ягына сәфәр киткән.

 

Базар буйларында йөргәндә

Аны ике урыс күрәләр:

– Пожалуй, это он, – дияләр,

Ашханәгә алып керәләр.

 

Ашаталар һәм эчерәләр,

Үлемнән коткардың, – дияләр.

Синең әвенеңдә ял иткән

Ике бүре без бит, – дияләр.

 

Алар икесе дә колдуннар,

Брон-батырастан килгәннәр.

Яхшы дубленкалар кигәннәр,

Бабайга күп акча биргәннәр.

 

Колдуннарның кызык дөньясы,

Кирәк чакта бүреләр алар.

Айлы төндә козгын булалар,

Очып йөреп талга куналар.

 

Караңгы төннәрдә очалар,

Күзләренә йокы кермичә.

Әҗәлләре җиткәч үлмиләр,

Колдунлык һөнәрен бирмичә…

 

Аерылганда кул кысышканда:

Берсе әйткән: Мин Иван, – дип.

Икенчесе: Степан, – дигән,

Булабыз ике туган, – дигән.

 

Алар кешеләрне сихерләп

Ил кырларын гизеп йөргәннәр.

Безнең арада ни булганны

Беркемгә сөйләмә, – дигәннәр.

 

… Колдуннар күп булган бит элек,

Сөйләшкәннәр аларны күреп.

Тарихыбыз карурманына

Ерак кермим, чыгалмам дип…

 

Риваятьләр илгә тарала,

Чынбарлыктан шытып ярала,

Рухи байлык булып санала.

Нәшрият көзгесен күрмичә

Кайчак эреп-сызып югала.

 

*Әвен – сушилка (көлтәләр

 киптерә торган урын иде).

 

 

Талантлар

 

Халык арасында була

Искитәрлек талантлар.

Алар бәхеткә ирешә,

Үсеп чыкса канатлар.

 

Күпләргә күтәрелергә

Комачаулый дөньялар,

Сулары диңгезгә җитми,

Комга сеңә елгалар…

 

Кайсылары язмышлары

Ни биргәнгә күнәләр.

Йолдыз булып кабынырга

Өлгермичә сүнәләр.

 

Минем дә кечкенә генә

Талантлы яшьлек үткән.

Әткәм-әнкәем телендә

Шигырьләр язам күптән.

 

«Туган ягым», лаеклы син

Минем зур рәхмәтемә.

Таяк тыкмыйсың барганда

Шигъри тәгәрмәчемә.

 

 

Планеталар

 

Һәр кеше бит үз-үзенә

Аерым бер планета,

Шулай әйтергә яраса.

Шул кеше бәхетле була

Гомер юлы орбитасын

Бер әйләнеп чыга алса…

 

Кайберәүләр озак яши,

Кайсы кешенең гомере

Сузылмый әллә ни күпкә.

Йөрәк түренең эчендә

Безнең рухыбыз бәйләнгән

Бик тиз өзелүчән җепкә…

 

Җирнең яше дүрт миллиард,

Төньяк котыпның төбенә

Хәзер генә керәләр.

Күп вакытта кешенең дә

Гениальный икәнлеген

Үлгәч кенә беләләр.

 

 

Элек һәм хәзер

 

Шәрә ярлы булды колхозчылар,

Ашарга җитмәде икмәк тә.

Коммунизм шаукымы кагылган

Җырлар җырлаттылар мәктәптә.

 

Урталар, ярлылар,

Гөрләшик, берләшик.

Кулакка, муллага

Ут ачыйк гөрләтеп.

Ярсынып колхозлар

Без төзибез,

Ияреп коммуна артыннан.

 

Бу шигырьне кемнәр язганнардыр,

Мин яшь идем әле ул чакта.

Колхозга кермәскә талпынулар,

Дөрләп янган чаклар учакта…

Язучының исемен дә белмим.

Гәүдәсе череп көл булгандыр.

Шул заманга тәлинкә тотучы,

Коммунистларга кол булгандыр.

 

Ике сыер тотучыларны да

Ул чакта хөкемгә тарттылар.

Өй түбәсе калай белән япкан

Хуҗаларын җыеп аттылар.

Фани дөнья күзгә дә күренми,

Давыллы еллар тиз үтәләр.

Муллалар мәчеттә вәгазь сөйли,

Кулаклар колхозны сүтәләр.

 

 

Явыз чир

 

Гитлер мәңгегә

Җәһәннәм китте.

Илле дүрт еллар

Замана үтте.

 

Гасыр җилләре

Инде бик күптән

Фашистлар көлен

Кырларга сипкән.

 

Фашистлар кабат

Яралган, диләр.

Рәсәй буена

Таралган, диләр…

 

Башы киселгән

Аҗдаһа елан

Кабат терелгән,

Яңадан туган…

 

Фашист токымы

Әйтерсең билчән:

Башы киселә,

Тамыры исән.

 

Бозыла баргач

Яше һәм карты,

Дәҗҗәл чыкмасмы

Фашистлар арты?..

 

Бик авыр, дуслар,

Илнең сулышы.

Хәтердән китми

Канлы сугышы.

 

Яңа фашистлар

Кемнәр соң алар?

Борын аслары

Юеш малайлар…

 

Беләкләрендә

Фашист тәресе.

Зиһеннәрендә

Шайтан дәресе.

 

Күтәрмәс алар

Җирдән бер салам.

Үлгән Гитлерга

Бирәләр сәлам…

 

Мәскәү урамы

Буйлап йөриләр.

Кулларын сузып:

– Хайль Гитлер! – диләр.

 

Милләтче урыс

Береклекләре.

Әйтерсең, алар

Гитлер этләре.

 

Башка милләтләр

Зәгыйфь һәм мескен…

Урыслар гына

Алардан өстен.

 

Фашист вирусы,

Тәннәргә кереп,

Рәсәй канына

Сеңмәсен эреп…

 

Ошбу малайлар

Немецлар түгел,

Аларны әле

Кысарга җиңел.

 

Аларны тыяр

Таңнар аталар.

Кан белән йөзен

Юмас балталар…

 

Бу явыз чиргә

Табарлар дару…

Йөрмәсеннәр

Кайнатып сару.

 

Дөреслек яулап

Арыган илем

Бумас чәнечкеле

Чыбыкка билен…

 

Яшь фашистларны

Беркем дә сөйми,

Ил түрәләре

Аларга тими.

 

Рәсәй эчендә

Бары ике көч:

Берсе – төзүче,

Берсе – җимергеч.

 

Җимерүче көч,

Өстенлек алма!

Газиз халкым бит

Ярлыга кала.

 

Яшьләр бозыла

Тикмәгә түгел,

Аларга юк бит

Файдалы шөгыль.

 

Эш белән мәшгуль

Булса балалар,

Имин яшәрләр

Иде калалар.

 

Җайланыр иде

Эшләр авылда,

Зарланмас идек

Тормыш авырга.

 

Ата-аналар,

Сабый балалар

Әхлаксыз, ямьсез

Кино багалар.

 

Анда күрәләр

Көчләү-үтереш,

Этләрчә секс,

Хайванча үбеш…

 

Шул ямьсезлекне

Сабый балалар

Хәтерләренә

Ярып салалар.

 

Ябышып кала

Явызлык чире:

Яшүсмер-куян,

Зур үскәч-бүре…

 

Кайгы-хәсрәт

Ата-анага

Ул – кыз утыра

Бозык чанага.

 

Капиталистлар

Бездән көләләр:

Кинолар белән

Илне җиңәләр.

 

Кыска тәртәгә

Безне җигәләр.

Акыл саега,

Арта җүләрләр.

 

Акылын җуеп

Рәсәй халкының,

Чит илләр талый

Аның алтынын.

 

Бу шигыремне

Язган чагымда

Төрле сәяси

Уйлар чагыла.

 

Үз Ватанымны

Җәлләп һәм сөеп,

Сәяси күлгә

Батамын кебек.

 

Ашыга уйлар,

Тайпыла хисләр,

Күңелне борчый

«Яңа фашистлар».

 

Зур шәһәрләрдә

Малайлар аза,

Азалар, дип

Бирмиләр җәза.

 

Яшь фашистларны

Япмаска иде

Зиндан эченә

Озакка-күпкә:

 

Солдат ремене

Каешы белән

Кыйнасаң, җитә

Ялангач артка.

 

Баркашовын да

Салып арага,

Фашист тузанын

Кирәк кагарга!

 

 

Гомер узып бара

 

Яшьлегемнең кура

Җиләк төсле чагын

Мин соң ничек күрдем?

Тез башыма ямау

Салган чалбар киеп

Егетләнеп йөрдем.

 

Аякларга юкә

Чабаталар киеп

Сабан сөреп йөрдем.

Колхозымның колы

Булып яшәр өчен

Яшьлегемне бирдем.

 

Мәрхүм әткәй белән,

Мари, Чуваш, Урыс

Авылларын күрдем.

Юк-бар акча эзләп

Резин галошлары

Ябыштырып йөрдем.

 

Зур гаилә тамагын

Тук итәргә мине

Чакырдылар юллар.

Укып белем алып

Зур кеше булырга

Ябык булды еллар.

 

Тумышымнан бирле

Моңсу бала булдым,

Аз йөрдем уйнап.

Көтү көтеп йөрдем

Яшел тугайларда,

Шигъри уйлар уйлап.

 

Шагыйрь булыр өчен

Минем йөрәгемдә

Янды якты утлар.

Шигырьләр яз дип

Ходай үзе биргән

Университетлар.

 

Мәңгелек йортыма

Китәргә дә инде

Якынлашып киләм.

Укучыларыма

Рухи мирас калса,

Рәхәтләнеп үләм.

 

Безнең авылдашлар

Изге эшләремә

Бигрәк сөенделәр.

Мәчет нигезенә

Беренче ташымны

Куйганны күрделәр.

 

Мәчет салганнарның

Җәннәттә урыны

Булыр дип сөйлиләр.

Юкка гына түгел

Дөньяга яралган

Безнең Әхмәт диләр.

 

Айлы манарадан

Азан тавышын ишетеп

Намазга йөриләр.

Бер Илаһтан башка

Илаһ юк икәнен.

Муллалар сөйлиләр.

 

Намаз вакыты кергәч,

Сәҗдәгә бөгеләм,

Сорыймын, ялварам:

Гомер буе кылган

Авыр гөнаһларны

Кичер дип Алладан.

 

Сабый чактан бирле

Авыл кырларында

Йөрдем очып-кунып.

Егерме ел буе

Җирләрен үлчәдем

Бригадир булып.

 

Сезнең өчен, дуслар,

Язылмыйча кала

Язмышның күбесе.

Тормыш диңгеземнең

Караңгы төбендә

Калган зур өлеше.

 

Яшәмичә узган

Яшьлегем еллары

Үзәкләрне өзә.

Айсберглар булып

Хәтер диңгеземнең

Киңлегендә йөзә.

 

Яшен тизлегендә

Сугыш елларына

Уй-хисләрем чаба.

Нигә икән соң мин

Дөньяга яралдым

Дип әйтәсе кала?

 

Гомер узып бара,

Минем яшь күңелем

Мәхәббәттән туймас.

Бер кыз мәңге яшәр,

Күңелем күгендә

Сүнми торган кояш…

 

Йөрәгемне өзгән,

Серле моң, чибәр кыз

Беркайчан картаймас.

Шомыртлар чәчәктә,

Танышкан мизгелләр,

Хуш исле яшел яз.

 

Тормышта без икәү

Кыз бала, ир бала

Кадерләп үстердек.

Очтылар еракка,

Шәһәрдә яшиләр

Сак белән Сок кебек.

 

Хатыныгыз белән

Тату яшисез дип

Дуслар кала хәйран.

Гомерләр кичкәндә

Төрле хәлләр була,

Һәркөн булмый бәйрәм.

 

Шатлык яусын дип

Яңа еллар көтәм,

Еллар миннән кача.

Яңа еллар миңа

Шигырьләр язарга

Якты йөзен ача.

 

Кеше бит беркайчан

Үләргә теләми,

Керергә ләхеткә.

Дөньяда яшәргә

Шулкадәр күңелле:

Кайгы да,

Шатлык та,

Газап та,

Рәхәт тә.

 

 

Шигырь ярала

 

Тереклек суын эчкән сүзләрдән

Шигырь ярала.

Сөекле халкы укысын дип

Илгә тарала.

 

Укучы халык соклана диләр

Шигырь сүзенә.

«Бисмилла» әйтеп дисбе тезгән күк

Шигырь төзелә.

 

 

 Шаһитләр

 

Сугышны туктатырга,

Сугышны корытырга,

Сугышны киптерергә.

Шуннан соң бер кайчан

Явызлар килмәсләр

Безне үтерергә.

 

Илебез гөл булыр,

Явызлык көл булыр,

Эшләсә түбәләр…

Таш белән бәргәнгә,

Аш белән бәргәннәр

Тормышта җиңәләр.

 

Шаһитләр үләләр,

Язмышлар көләләр…

Туктаусыз гомерләр өзелә.

Кечкенә шаһит кыз

Фил булып күренә

Зур гына Рәсәйнең күзенә.

 

 

Дәҗҗәл килгән ерактан

 

Океаннар аша гизеп

Дәҗҗәл килгән ерактан.

Атом кораллары эзләп

Табалмаган Гыйрактан.

 

Булмаган коралны эзләп

Табалмагач, тилергән:

Илләрен бомбага тоткан,

Шәһәрләрен җимергән.

 

Хәрабәләр астында

Сабый балалар үлгән.

Террорчыларга саналган

Халык Дәҗҗәлны җиңгән…

 

Террорчылар ишәя дип

Оялмыйча алдыйлар.

Дөньялар имин торсалар,

Калмас иде андыйлар.

 

Тигр, Ефрат дәрьяга

Ага шаһитләр каны.

Исереп нефть исенә

Чыга кяферләр җаны.

 

Әфганстан, Гыйрактан соң

Дөнья тыныч торганда,

Иблисләр кайсы илне

Чалыр икән корбанга?

 

Террорчылар котыралар…

Аларны дөнья бага.

Алар тилермәсә, коллык

Кайтыр иде дөньяга.

 

 

Шигьри хисләр

 

Пешкән икмәк дип булмый

Бодайны көлтәсендә.

Җиңел йөк тарта алмыйлар

Шигърият өлкәсендә.

 

Тауны актар, эзлә дә тап

Югалмаган алтынны.

Таба алсаң, җырыңа куш

Йөрәктәге ялкынны.

 

Тик торганда сабанның да

Төрәне төсле була.

Тырышып эшкә җигелсә,

Ялтырый, йолдыз була.

 

Син бәхетле, язган җырың

Халкыңа барып җитсә.

Җылысы кайгы-хәсрәтнең

Салкын бозын эретсә.

 

 

Рекламалар

 

Көне-төне рекламада

Тилерәләр, үкерәләр,

Әхлакый яктан халыкны

Үтерәләр, бетерәләр.

 

Реклама тыелсын дип,

Әйтүләребез гел юкка.

Илебезнең түрәләре

Куймый тора моңа нокта.

 

 

Тел әчесе

 

Әчесе тел очыңда

Калган сүзеңне әйтмә.

Кемгәдер ачулансаң,

Ачуыңны киңәйтмә!

 

Кинаяле сүз әйтсәң,

Чыгып китмә чамадан.

Әңгәмәдәшең белән

Дуслашырсың яңадан.

 

 

Миллиардлар

 

Дүртенче ел сугышабыз,

Бу сугыштан нинди мәгънә?

Егетләр сугышка китә,

Өйгә кайтты үле гәүдә.

 

Миллиардлар, миллиардлар

Су шикелле ага анда.

Халык акчасы әйләнә

Кызыл канга, үлек җанга.

 

Бу сугышта юк түгелдер

Ниндидер бер кара хәйлә.

Рәсәй, күгеңне каплаган

Кайгылы зур кара шәүлә.

 

 

Бака (Баллада)

 

Коры кырда бака күрдем,

Ерак киткән күленнән.

Аерылган-каерылган

Туып-үскән җиреннән.

 

Ул көнозын сикергәләп

Җим эзли балчыклардан.

Сусаганда сулар эчә

Төнен төшкән чыклардан.

 

Авылыннан ерак киткән

Кеше яши уртача:

Үз иленә, үз күленә

Гашыйк булып бакача.

 

 

Пушкинны укып…

 

Пушкин әсәрләрен укып,

Бөтен дөнья хәйран кала.

Шигырьләр язарга илһам

Чишмәләре шуннан ага.

 

Алтын балык әкиятең –

Бүгенге чынбарлык диләр.

Губернатор булганнары

«Патша» булырга телиләр…

 

Патша була алганнар

Халыкның хәлен белмиләр.

Пенсия, хезмәт хакларын

Зарыктырмыйча бирмиләр.

 

Пушкин шигырьләрен укып

Гыйбрәт алучылар бардыр.

Ярык тагаракка ятып

Азмы калучылар бардыр?..

 

Пушкинны сагынган чакта

Искә төшә Тукаебыз –

Гөнаһсыз татар күгендә

Нур чәчрәткән аебыз.

Егерме беренче йөздә

Бәлки, нинди булса татар

Зур, иркен Рәсәебездә

Пушкин данын кабатлар!

 

 

Просто Мария

 

Ай кебек түгәрәк йөзле,

Иреннәре буяган,

Җирнең биш кисәгендә юк

Сине сөеп туймаган.

 

Кара чәчле, кара күзле

Гади Мексика кызы,

Авылдан шәһәргә килеп

Югалмаган ялгызы.

 

Телевизорым алдына

Утырып хәйран калам.

Дөнья хәлләрен онытып,

Мария, сине багам.

 

Әбиләр дә, бабайлар да

Кызыгып сине бага,

Кайвакытта намазлары

Укылмыйча да кала.

 

Кызларга, егетләргә дә

Син бит теп-тере үрнәк,

Мәхәббәт утында янсаң,

Янарга кирәк дөрләп.

 

Чын мәхәббәт кичерми ул,

Аңа итсәң хыянәт,

Хыянәт артыннан йөри

Ахырзаман - кыямәт…

Мария киносын карап

Гыйбрәт аласым килә,

Мәдәният шүрлегемә

Җәүһәр саласым килә.

Мария киносын багып

Онытыла дөньябыз,

Үргә каршы газапланып

Ага торган елга без.

 

 

«Туган як» шагыйрьләренә

 

Шигырьләрдән алтын-ефәк

Келәмнәр тукылса иде…

Сез яраткан шагыйрьләрнең

Китабы басылса иде.

 

Шагыйрьләр шигырь язалар

Төнозын, таңнар атканчы.

Хак Тәгалә кыйбласыннан

Торналар, казлар кайтканчы.

 

Без шигырьләр язган чакта

Урманда җиләкләр пешә.

Игеннәр урып-җыела,

Мамык карлар җиргә төшә.

 

Шигырьләр язучыларга

Кирәкми күп акча, алтын.

«Туган як» битләрен ачып,

Укы син, сөекле халкым.

 

 

Аиди Зоха

 

Аиди Зоха бәйрәменә

Татарларның бетсен гөнаһы.

Кабартмаган куйган камырлар

Күпереп уңсыннар, Илаһи.

 

Кешенең гомере бик кыска,

Без бит мәңгелеккә тумаган.

Гомерендә бер корбан чала

Аиди Зоханы зурлаган.

 

Мәккә-Мөкаррәмә шәһәре

Мөхәммәттән элек салынган.

Корбан чалу гадәте калган

Ибраһим белән Исмәгыйльдән.

 

Ибраһимның беренче яры –

Сарасы, бала тудырмаган.

Хатынының рөхсәте белән

Хаҗәрне икенчегә алган.

 

Хәҗәр балага йөкле булгач,

Ирен көнләшү еккан һуштан.

Хәҗәрне тәвәгә утыртып,

Кыргый чүлгә ташларга кушкан.

 

Ибраһим, хатыны кушканча,

Хәҗәрне ком чүленә илткән,

Сусаган чагында эчәргә

Бер савыт су калдырып киткән.

 

Кояш ут шикелле кыздырган,

Комнар күчеп йөргән (Сәмумнан),

Якты дөнья белән хушлашып,

Хәҗәр үләргә разый булган.

Шул мизгелдә Исмәгыйль туган,

Аягы белән комны типкән.

Баланың табаны астыннан

Зәм-зәм чишмәсе агып киткән.

 

Мәҗүси халыкка пәйгамбәр

 Булып туган чакта изге җан,

Җабраил фәрештә Хәҗәргә

Ризыклар китергән Оҗмаһтан.

 

Исмәгыйль дөньяга килгәндә

Юлчылар килеп туктаганнар.

Мөселман кыйбласын салырга

Хаҗәрдән рөхсәт сораганнар.

 

Еллар бит ул туктаусыз уза,

Исмәгыйль үсеп буйга җиткән.

Баласын корбанга чалырга

Ибраһимга өн килгән күктән.

Зур кайгы белән шатлык бергә

Кулга-кул тотынышып килгән,

Үз-үзен корбанга чалырга

Исмәгыйль ризалыгын биргән.

 

Улының муенын кискәндә

Әтисе зур кайгы кичергән,

Җабраил фәрештә чалырга

Оҗмаһтан бер кучкар китергән.

 

Ибраһим белән Исмәгыйльгә

Кучкар ингәннән бирле күктән,
Мөселманга Аллаһ хакына

Корбан чалу гадәте киткән.

 

 

Туган як көзе

 

Урманда агачлар

Баш игән салкыннан,

Яфраклар төс алган

Эрегән алтыннан.

 

Иркә чәчәкләрдән

Инде эз калмаган,

Ботак-яфракларны

Куе бәс каплаган.

 

Елгалар җемелди

Салкын бер төс белән,

Инде кыш башлана

Янәшә көз белән.

 

Атмый инде хәзер

Алсу-зәңгәр таңнар,

Ишетелми таңда

Кош каккан чаңнар.

 

 

Хәзер инде көннәр

Узган яшьлек сыман,

Кояшны томалый

Куе-зәңгәр томан.

 

Йолдызлары белән

Көмеш ай янәшә,

Төн буе кырларга

Сихри нурлар чәчә.

 

Күктә каңгылдашып

Китеп бара казлар.

Гүзәл яшьлек кайтмый,

Кайтыр әле язлар.

Кешегә яшәеш

Бирелә бер генә.

Яшәү гаҗәп матур,

Кадерен бел генә.

 

Кешеләр тормышы

Матур бер баллада,

Сугышлар булмасын

Ялварыйк Аллага.

 

 

Гомер узмаган әрәм

 

Шәһәргә киткән дусларым

Мине күргәч тиргиләр:

– Нигә шәһәргә китмәдең,

Авылда калдың? – диләр.

 

Мин аларның кулын кысып,

Елмаеп җавап бирәм:

– Туып-үскән авылымны

Шәһәрдән артык күрәм.

 

Ашата-эчәрә мине

Үз авылымның җире,

Аның туфрагына тамган

Тозлы һәркемнең тире.

 

Ул җирдә урак урганнар

Бабаем, әбием дә.

Арыш көлтәсе бәйләгән

Яшь килен әнием дә.

 

Яшәп килгән авылымда

Гомер узмаган әрәм.

Бер шигырем дөнья күрсә,

Утыз елга яшәрәм.

Авылда, үз өемдә

Ятып үлсәм түремә,

Үлеме дә мәңгелекне

Яулаган күк күренә.

 

 

Ай ялгыз түгел

 

Ай хатынсыз, ай ялгыз

Дигән сүзебез ялгыш.

Айның бар сөйгән яры –

Тере, яшел җир шары.

 

Яктылык өчен генә

Төн күгендә янмый ул

Моңланып, янып-көеп

Җирдән күзен алмый ул.

 

Ай-егет җир шарына

Гашыйк булганнан бирле,

Тәүлек саен бер кабат

Әйләнеп чыга җирне.

 

Айның файдасы безгә

Яз төннәрендә арта.

Игеннәр тиз үссенгә

Колакларыннан тарта.

 

Җир тере булсынга ай

Җегәрлеген күп куя.

Баласын чыгарырга

Кош җыйган төсле оя…

 

Хак-Тәгаләне зурлыйм

Сүземнең уңаенда.

Тереклек өчен биргән

Аен да, кояшын да.

Ай өстеннән җиргә карап

Тора йөз мең фәрештә.

Сокланалар, дингә сусап

Барабыз үзгәрешкә.

 

Гомер буена кайсы

Кеше байлыктан туймый.

Балкыган айның йөзен

Алтын акча дип уйлый.

 

 

Җайлаша алмаган

 

Ник утырып утын кисәсең дип,

Ялкауга берсе сорау биргән:

– Ятып кисәргә дә бик тырыштым,

Тик җайлаша алмадым, – дигән.

 

 

Шәһәрчә тәрбия

 

Шәһәрдә балалар үсә бирә

Урыс яктысында яктырып.

Татарларның саны хисабына

Урысларның санын арттырып.

 

Татарларның иң чибәр кызлары

Урыска кияүгә чыгалар.

Татарларча түгел – урысларча

Үзара сөйләшә кодалар.

 

Уртак бала урысча сөйләшә,

Урысча үз урагын ура.

Юлындагы татар арбасына

Аркылыга киртәләр кора.

 

 

Ачкычыңны калдырма

 

Беренче адым – дөнья.

Икенче адымыбыз

Ахирәткә юл ала.

Озак яшәргә җан атып,

Дөньяны шашып яратып,

Иманыбыз югала.

 

Бу дөньяда аз яшәдем,

Иртәгә үләрмен дип,

Йөрәгеңне яндырма!

Җәннәт ишеген ачарга

Фани дөньяң шүрлегендә

Ачкычыңны калдырма.

 

 

Аллалы коммунистлар (поэма)

 

Җитмеш дүрт ел совет халкын

Алла юк, дип алдадылар.

Коммунистлар үзгәрделәр

Бик күбесе Аллалылар.

 

Маймылдан яралмаганын

Хәтта Зюганов аңлады.

1 Майда пасханы

Олуг бәйрәмгә санады.

 

Аларның яңа акылы

Биеклекне яулый алыр.

Коммунистлар кире кайтса,

Манаралар аумый калыр.

 

Тарихтан дәрес алганнар

Андый ук явыз булмаслар.

Ике сыер сауганнарны

Себер артына кумаслар.

 

Кызыллар белән акларга

Рәсәйлеләр бүленмәсләр.

Ирекле уйлаганнарның

Муеннары киселмәсләр.

 

Электәге гадәтләрен

Кабат безгә күрсәтмәсләр.

Суга сәнәк белән язган

Трудденьга эшләтмәсләр.

 

Вакытыннан элегерәк

Колхозчылар картаймаслар.

Түрәләргә авыр сүзләр

Әйтсәң, эштән кайтармаслар.

 

Ахирәт дуслары булыр

Партия һәм гади халык.

Ленин-Сталинга ода

Җырлатмаслар көйгә салып.

 

Яхшылык якка үзгәрер

Безнең халкыбызның хәле.

Халык дошманнары дигән

Исемнәр такмаслар әле.

 

Коммунизм өрәгенә

Коммунистлар табынмаслар.

Чынбарлыкны сөйләгәннәр

Зинданнарга ябылмаслар.

 

Яңа коммунистлар белән

Авыллар яшәр, югалмас.

Чирәм үскән җирләребез

Туңга сөрелмичә калмас.

 

Шул кырларда җил искәндә

Алтын башаклар шауларлар.

Туып-үскән җирләреннән

Китмәсләр, бәхет яуларлар.

 

Авылларның тәрәзләре

Такталар белән кагылмас.

Тереклекнең ишекләре

Йозаклар салып ябылмас.

 

Авылда яшьләр күп булса,

Бәхет йолдызлары сүнмәс.

Бала-чага туып торса,

Авыллар картаеп үлмәс.

 

Үзгәртеп корган заманга

Кайсы партия дә ярый.

Ил байлыгын талатмаса,

Үрчетмәсә ярлыларны.

 

Яңа коммунистлар белән

Теләмәгәннәр берекмәс

Колхозлар 22-нче

Съезд исемен йөртмәс.

 

Киләчәк көннәребезгә

Ышанычлар сүнмәсеннәр,

Сарык тиресе ябынган

Юлбарыслар килмәсеннәр!

 

 

Гыйбрәтләр

 

Зур гөнаһ эш дөньяда,

Явызлык һәм горурлык.

Изге эш кыл явызның

Муеныннан борырлык.

 

Дөньяда бар сабырлык,

Сабырлык зур авырлык.

Сабырлыкка түзүдән

Зуррак юк батырлык.

 

Кешедә бар юмартлык.

Юмартның бәхете артык.

Хак-Тәгалә юмартны

Җәннәткә ала тартып.

 

Кешеләр бар алдакчы,

Чебеннән фил ясаучы.

Кешеләрнең вөҗданын

Аяк аска таптаучы.

 

Кешеләргә акыл баш,

Акылга булсаң мохтаҗ.

Акылның бер зәррәсе

Икенчегә сатылмас!

 

Кешегә сөю кирәк,

Сөю – безнең төп терәк.

Сөймәгән-сөелмәгән

Кешеләр кемгә кирәк.

 

 

Урыслашу җене кагылган

 

Татарларның күптән түгел генә

Киткәннәре була авылдан.

Исем китә, инде телләренә

Урыслашу чире ябышкан.

 

Кызлары Галия – Галя булган,

Гәрәйләре булган Геннадий.

Кирәк булганнары булган – Надо,

Кирәкмәгәннәре – Не надо.

 

 

Атылачак уклар

 

Урам буйлап барган чакта

– Әхмәт, сиңа ничә яшь дип? –

Кайберәүләр сораша.

Миңа җитмеш җиде тулды,

Тәртә арасына керсәм –

Сабан сөрүче алаша!

 

Фани дөньям белән

Килеп җиткәндә дә

Хушлашыр минутлар.

Шигъри җәяләрдә

Хисапсыз күп калыр

Атылачак уклар…

 

 

Төш

 

Кичә генә бик матур төш күрдем,

Бар микән шуны юраучылар?

Дәүләт Думасына килмәсеннәр

Буржуйларны баетучылар.

Килсен безгә шундый президентлар,

Ярлы халыкны яклаучылар.

Килсен безгә Алла бәндәләре.

Ил мәнфәгатен саклаучылар.

 

Дүрт ел саен сайлаулар килгәндә

Депутатлар төшкә инәләр.

Сайлауларда могҗизалар булмый,

Кемнәр көчле, шулар җиңәләр.

 

 

Сүзләр иреклеге

 

Матбугат иреклеге яуладык,

Таң йолдызы күзгә күренешкә.

Цензура сука кагышы тутык,

Кара аты җигелмәгән эшкә…

 

 

Үсә хаклар

 

Зәңгәр ягулыкка үсә хаклар,

Тормышыбыз авыр вакытта.

Ярлылыктан коткара алмаслар,

Күктәге кояшны сатып та.

 

 

Өмет

 

Кеше яши бу дөньяга килеп,

Авырлыклар, кайгы, хәсрәт күреп.

Яши, берни дә белмәгән кебек,

Иң соңыдан үлә торган өмет.

 

 

Бәхет

 

Бәхет кояш нуры түгел,

Төшми һәрбер урынга.

Гүренә кергәнче уйлый

Кеше бәхет турында.

 

 

***

 

Урыс-урыс, татар-татар булып

Янәшә гомер кичердек без.

Урысларга ярарга тырышып

Татар исемен үтердек без.

 

 

Шигырь языла

 

Шигырь языла

Уйларың белән

Җиһанны кочсаң,

Үтә алмаслык

Киртәләр аша

Кош булып очсаң…

 

Дөньябызны Ахирәттән

Нигә без артык күрәбез?

Гөнаһсыз тургайлар җырын

Тыңламыйча җир сөрәбез.

 

Без китәбез Ахирәткә,

Анда бит безгә үлем юк.

Иманын алып киткәнгә

Яшел җәннәт-мәңгелек йорт.

 

 

Ни өчен?

 

Ни өчен татар телендә

Сөйләшәбез без бик күптән?

Татарларга татар телен

Җабраил төшергән күктән…

 

Ни өчен татарлар

Үләннәр кояшка

Тартылган шикелле

Белемгә тартыла бүген?

 

Татар яхшы белә:

Белемне аҗдаһа

Авызыннан тартып

Алу җиңел түгел.

 

Горур татар халкы

Зур Рәсәй эчендә

Икенче урында,

Сан ягыннан төшми.

 

Чөнки ул үзенең

Әнкәй-әткәй телен,

Иманын һәм динен

Югалтмыйча эшли.

 

Кайбер вакытта

Кайгыларга сала,

Татар юкка чыга

Дигән шомлы хәбәр.

 

Моңлы җырларыбыз,

Изге иманыбыз

Татарларны саклар

Кыямәткә кадәр!

Сукканда да татарларны

Чукын, дип каеш белән.

Татарлар азан әйткәннәр

Көчлерәк тавыш белән.

 

Без китә барабыз

Мәңгелеккә табан.

Яшьләр йөрәгенә

Татар рухы керер…

 

Тормыш дәвам итәр,

Киләчәк буыннар

Татарлыгы белән

Горурлана белер!

 

 

Мәсәл

 

Төлке юлында барганда

Кабып йотса коры сөяк.

Шуның кадәр файда бирер

Наданнарга әдәбият.

 

 

Зыя Ярмәкигә

 

Язмыш сине Казан якларыннан

Алып китте тормыш авырга.

Син кайтмадың таулы урамыңа,

Шау-гөр килгән ак карт каенга.

 

Авылларның таулы ягы була,

Карт каеннар авыл саен бар.

Һәр яз саен яшел яфрак яра

Ярсу йөрәкләрдә каеннар.

 

Татар милләт булып яши алса,

Мең ел туктамаса туымнар.

Зыя абый, сине сөеп-мактап,

Җырлар әле бик күп буыннар.

 

Халкыңа үлмәс җыр чыгардың да,

Үзең кердең комлы кабергә.

Яфраклары яшел ак каеның,

Ак юл сала яңа дәвергә.

 

 

Шагыйрь язмышы

 

Давыллы елларда туган

Башым ниләр күрмәгән.

76-яшемдә дә

Яшәү дәртем сүнмәгән.

 

Акыл дәрьясы кипмәгән,

Күрәләр минем күзләр.

Татар телендә үлмәслек

Күңелем сүзләр эзләр.

 

Уйланам, шигырьләр язам,

Мин бит әле үлмәгән.

Газраил кылычын алып,

Җан алырга килмәгән.

 

 

Хәмзә абзый

 

Бөдрә таллар үскән су буенда

Бар иде синең матур бакчаң.

Кыяр-кишер-шалкан урлаганда

Кыйнадың безне, тота алсаң.

 

Карбызыңны өзеп чыккан чакта

Тотып алдың минем муенымнан.

Икмәк кисә торган пычак белән

Кисә башладың син муенымнан.

 

Хәмзә абзый, аптырадым, курыктым,

Чынлап суясың, дип белдем.

Карак исемем беленер дип,

Өйгә керергә базмый йөрдем.

 

Әхмәт мине хурлап яза дип,

Кабереңдә ятып рәнҗемә.

Мине түгел, начар гадәтемне

Суеп ташладың син мәңгегә.

 

Сугыштан соңгы елларда үлдең.

Бугазыңа килгәндә җаның:

Беренче фәрештәм – Ленин – дидең,

Икенче фәрештәң – Сталин!

 

Ахирәттән бу дөньяга кайтсаң,

Хәмзә абзый, син бит һаман да.

Ике фәрештәңне сүгә-сүгә

Яраклашыр идең заманга!

 

Хәмзә абзый, звеновод идең,

Игеннәр чәчкәндә-урганда,

Колхоз канат астында йөрдең,

Коммунистлар яклы булганга.

 

Уҗым кырларын кызлар утады,

Без малайлар ут ташып йөрдек.

Атлар көттек, кырлар сукаладык,

Юкә ярдык, чабата үрдек.

 

Киндерашлар чәчәкләнгән мәлдә

Кызлар чүпләмәләр чүпләде.

Звеновод күләгәбез булды,

Артыбыздан бер дә китмәде.

 

Ватан сугышы барган елларда

Безнең башлар күрмәде ниләр?

Үлгән кешеләрне хурламыйлар,

Оҗмахта урыны булсын диләр!

 

Без бит тере эш коралы идек

Бик явыз заманалар иде.

Халыкка рәхимле булганнарны

Эшләреннән куалар иде.

 

Хәмзә абзый, яхшы белә идең:

Саф күңелле юаш ирләргә

Пар алаша җигеп, кирәк иде

Сабан сөреп кырда тирләргә.

 

 

Җитмеш алты

 

Хәзер генә тулды миңа

Ни булганы җитмеш алты.

Шигырьләр язган чагымда

Яшьлек ишегемне шакый.

 

Язлар килгән саен

Күңелләр яктыра.

Яшьлегем эзләре

Кырларга чакыра.

 

Гомер уза барган саен

Яшьлек китми, туктап тора.

Намазга бөгелгән саен

Ходай яшьлек өстәп тора.

 

Вакыт дәрьялары

Шаулап-гөрләп акты.

Миңа ни булганы

Хәзер җитмеш алты.

 

Кемнең исе китәр

Миңа йөз яшь тулса.

Тагын егерме дүрт

Еллар яшәп булса,

Ходай язган булса!

 

 

Каләмдәш дусларга

 

Әллә инде бу җиһанда

Шигьри тереклек үлгәнме?

Шигырь дип нигә язарга

Башыңа ниләр килгәнне…

 

Шигьрияттә нәрсәнедер

Нәрсәгәдер тиңләү кирәк.

Тиңләгәннәр матбугатта

Басылып чыга бик сирәк.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.