Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Иман яктысы

Иман яктысы

Намаз укырга йөриләр

Ир-егетләр мәчеткә.

Заманалар алышына

Бара безнең бәхеткә.

 

Мәчет эчендә изгелек,

Тезелгән сафлар тигез;

Сәҗдәгә бөгелгән саен

Аллаһу Әкбәр дибез.

 

Коръән-Кәрим аятьләре,

Хәрефләре мең алтын.

Җаннарыбыз, тәннәребез

Хак-Тәгаләгә якын.

 

Намазга бөгелү тәнгә

Илаһи бер көч бирә.

Без Алланы күрмәсәк тә,

Ул Узе безне күрә.

 

Алланың рәхмәте ява

Сафларга тезелгәндә.

Гөнаһларыбыз тарала

Сәҗдәгә бөгелгәндә.

 

Безне юктан бар кылучы

Аллага йөз мең шөкер;

Мәңгелегенә китәргә

Намазлык өсте-күпер.

 

Кеше гомере бик кыска,

Еллар ашыгып ага.

Салаватлар әйтеп калыйк

Мөхәммәт Мостафага.

 

Яшәгәндә булмый калмый

Гөнаһлар кылган чаклар.

Пәйгамбәрнең шәфәгате

Мең бәлаләрдән саклар.

 

Чын ихлас күңеле белән

Кем намаз укый белә,

Хур кызлары, Рәйхан гөлләр

Күз алларына килә.

 

Алланың Кодрәте белән

Нурлар иңгән җәннәттә.

Иманы белән үткәннәр

Мәңге яшәр рәхәттә.

 

Алланың биргән нәүмәте

Оҗмахта тулып таша.

Теләсәң нинди җимешне

Үрелеп ал да аша.

 

Беркайчан да, беркемгә дә

Җәннәт эчендә үлем юк.

Иманын алып килгәнгә

Бакча сарай имин йорт.

 

Анда мәңге язлар иле,

Булмый салкын кышлары.

Яшел агачлар башында

Сайрый җәннәт кошлары.

 

Яшел куаклар эчендә

Татлы җимешләр пешә;

Ягымлы, йомшак җилләре

Иркәли, назлап исә.

 

Аның эчендә байлар юк,

Ярлылар да юк анда.

Гөнаһларын үлчәп алып

Хак-Тәгалә юганга.

 

Яшел бакчалар астында

Шифалы сулар ага.

Салават күп әйткәннәргә

Мөхәммәт Мостафага.

 

Алланың җәннәте сигез,

Тәмугы җиде генә.

Эчендә дөрләп янарга

Кертмәсен иде генә.

 

Тәмуг турында язганда

Тетрәнәм, уйга калам:

Әйтерсең лә мин үзем дә

Янып күмергә калам.

 

Зур гөнаһлылар дөньяда

Ваемсыз булып йөри,

Тәмугта тимерләр, ташлар,

Зур гөнаһлылар эри.

 

Кемнәрдер уйлый, тәмугны

Нәрсә белән ягарлар?

Анда бит утын урынына

Адәмиләр янарлар.

 

Тәмугта әзер утлар юк,

Таулар, ташлар, далалар;

Зур гөнаһлылар ялкынны

Җирдән алып баралар.

 

Нинди бәндәләр керерләр

Ут эченә янарга?

Сараннарны, залимнарны

Саннар җитми санарга…

 

Байлар мал җыйган булсалар

Ярлылар хисабына,

Андыйлар кереп янарлар

Җәһәннәм учагына.

 

Байлар җәннәткә керерләр

Булса иман яктысы.

Сәдакага китә барса

Байлыгының яртысы.

 

Мәңгегә утта калдырмас

Янганнарның барчасын.

Чиксез рәхмәтле, рәхимле

Җирләр-күкләр патшасы.

 

Гөнаһларына карата

Янарлар да чыгарлар.

Мәңгегә калучылары

Анда ничек чыдарлар?

 

Залим бәндәләр яшиләр

Фани дөньяда юкка.

Сират күперен кичкәндә

Егылучылар утка…

 

Әз генә байлыгың булса,

Зәкәт бирмичә калма,

Ярлыларга юмартларга

Рәхимле Сөбһаналла.

 

Гөнаһлары зур булса да

Безнең татар халкының,

Тәмугыңда яндырсаң да

Салкын булсын ялкының…

 

Заманага үтеп керә

Бара иман яктысы.

Ислам динен кабул итә

Җир шарының яртысы.

 

Иман – безнең калебләрне

Бизи торган изге бизәк.

Без татарлар, беркемгә дә

Буйсынмаган горур милләт.

 

 

Ал тәһарәт

 

Намаз укуның тәртибе

Тәһарәттән башлана,

Чын мөселман булыйм дисәң,

Намазыңны ташлама.

 

«Әгузе бисмилләһ» әйтеп,

Таңда кем тәһарәт ала,

Кулларын һәм битен юа,

Авыз-борынга су ала,

 

Хаталары төшеп кала.

Хаталар, безнең саулыкка

Зарарлы вирус-микроблар

Юылып төшә, югала.

 

Бу сүзләрне шагыйрь түгел,

Мөхәммәд Пәйгамбәр әйткән.

Намаз укып китеп барган

Бу дөньядан әткәң-әнкәң.

 

Гаурәт җирләре юыла,

Тәннәрдән нәҗес куыла.

Күңелләребез пакьлана,

Эчке дөньябыз сафлана.

 

Тәһарәтләнеп намазга

Бөгелә башла, халык!

Намаз укымаганнарга

Җәннәтнең ишеге ябык.

 

Биш кабат тәһарәт алыйк,

Рамазан ае кергәч.

Фәрештәләр шатланалар

Без намазга бөгелгәч.

 

Сәҗдәгә бөгелгән чакта

Шайтан кача еракка.

Моңлы азан яңгырасын

Татар яшәгән якта.

 

 

Киңәш

 

Әлегә кадәр мәчеткә

Йөрмәгәннәр, йөрегез!

Аллабыз бар, Аллабыз бер

Икәнлеген белегез!

 

Рамазан ае башлангач,

Бер калмыйча йөрегез!

Үлеп яңадан терелгәч,

Җәннәтенә керегез!

 

 

Мәңгелек

 

Без китәбез мәңгелеккә,

Анда бит безгә үлем юк.

Иманын алып киткәнгә

Яшел җәннәт – мәңгелек йорт.

 

Җәннәт былбыллары

Яшел агачларга

Кунып сайраганда,

Матур-матур ирләр

Хур кызлары белән

Күңел ачар анда.

 

 

Июль салкын диләр

 

Шимальдән җил исә,

Тоташ яңгыр ява,

Июль салкын диләр.

Аллаһның беркайчан

Начар погодасы

Булмый дип белмиләр.

 

Типсә тимер өзәр,

Басса ташны изәр

Урам тулы ирләр,

Мәчеткә йөрмиләр.

Җирләрне-күкләрне,

Кешене бар иткән

Аллаһны белмиләр.

Гомерләр бик кыска

Ул тиз узып китәр

Икәнен белмиләр.

Кычкырып еларлык

Урында көләләр,

Шатлыктан көлмиләр...

 

Бер карасаң кеше

Шундый акыллы да,

Бер карасаң җүләр.

Без бит маймыллардан

Кешегә әйләнгән

Атеистлар диләр.

 

Алланы сүгәләр,

Ул барысына түзә:

Рәхимле, Рәхмәтле, Сабыр,

Кыямәт көнендә

Залим бәндәләрдән

Ул бит үчен алыр.

 

Сәҗдәгә бөгелеп,

Ялварып сорасаң,

Сораганны бирә.

Шуны да онытмыйк:

Ходай безгә бирә

Күңелләргә күрә.

 

Шуны да белегез:

Аллаһ «бул» дигәнен

Кичекми булдыра.

Зур гына җир шарын

Тары кабыгының

Эченә сыйдыра.

 

Кеше күңеле

Карала бара,

Изгелек кими,

Арта явызлык,

Яшел җиребез

Пычрана бара,

Илаһи җәйгән

Яшел намазлык.

 

Исебез китә үзгәрешләргә,

Аллаһ кушканча кирәк эшләргә.

Аның кулында газиз җаныбыз.

Алдагы көннәр, якты таңыбыз.

 

Аның кулында чиксез дөньялар.

Диңгез, океан, шаулы дәрьялар.

Январь аенда эссе җәй булыр.

Июль аенда туңар елгалар...

 

Җәйләр салкын булмас,

Булыр һәрчак җылы:

Булыгыз, Адәмнәр,

Сөбһан Аллаһ Колы!!!

 

 

Казан теле

 

Нижгарларның телен хурлап,

Китәргә теләмим ашып.

Шигырьләр иҗат иткәндә

Казан теленә мин гашыйк.

 

Казан каласын күрдем мин

Ослан тауларына басып.

Чибәр кызларын сөйдем мин

Егет чакларымда шашып.

 

Кайтамын яшьлек юлыннан

Картлыгыма соңга калып.

Кызларыңның күз нурыннан

Шигырь язам моңнар алып.

 

Казан теле, Нижгар теле,

Бер табада пешкән коймак.

Казанлылар ашый аны

Май өстенә баллар болгап.

 

 

Әзәзил

 

Гарәфә тавында Муса

Сөйләшкән Аллаһ белән.

Шул чакта аның янына

Шайтан-Иблис килгән.

 

Кеше кыяфәтенә кергән

Өстенә яшел җилән кигән.

Алладан сора, гөнаһымны

Кичерә алса, кичерсен, дигән.

 

Тау өстендә нурлар балкыган

Хак Тәгаләдән хәбәр килгән:

Адәм пәйгамбәр каберенә

Тезләнсен, сәҗдә кылсын, дигән.

 

Муса пәйгамбәр каршына

Иблис кабат йөгереп килгән:

Адәми затка бөгелмәдем,

Беркайчан тезләнмәм дигән.

 

Шайтанның сүзенә ышанма,

Ул сине алдый гына дигән.

Кешеләрнең явыз дошманы,

Явызлык таратырга иңгән.

Кешеләр гөнаһларын танып,

Бик сирәк киләләр тәүбәгә:

Аллаһның сөрелгән шайтаны

Бөгелмәгән кебек сәҗдәгә.

 

Җәннәткә керергә телисеңме?

Аны була сатып алырга…

Намаз укы, хәер-сәдака бир,

Дөньяда сау-исән чагыңда!

 

 

Изге таң

 

Саумы син, иртә,

Саумы син, кояш,

Саумы, Рамазан.

Син килгән саен

Изге җиргә мин

Ал чәчәкләрдән

Чык булып тамам!

 

Утыз көн ураза тотыйк,

Намазларыбызны укыйк.

Дисбе тотып кулыбызга.

Ислам динебез көч алсын,

Башка милләтләр соклансын

Безнең изге рухыбызга.

 

Рамазанда мин

Шигырьләремне

Сәхар утлары кабызып язам.

 

 

Киңәш

 

Яшьлегең белән ялгышып,

Явыз эш кылган булсаң,

Изгелек эшләргә ашык,

Гөнаһларыңнан бушан.

 

 

Мәңгелек

 

Үләннәр үсә дә корый,

Корый да, тамыры кала.

Кеше яши дә картая,

Үлгәндә баласы кала.

Яңа тереклек кузгала.

Кешеләр үлемсез була,

Аналар тудырса бала.

 

Эштән бушаган чакларда

Тирән уйларга батам мин.

Гомерем кыска булса да,

Мәңгелекне яратам мин.

Вакытлымы, мәңгелекме

Җирдә тереклекнең хәле.

Үлгәннән соң терелмәкне

Исәпләмәгәндә әле.

 

 

Соңгы минутларымда (мөнәҗәт)

 

Эшли торган эшләрем бик күп калыр.

Көтелмәгәндә йөрәгем тукталыр.

 

Газраил җанымны килеп алыр да,

Авылдашларым куярлар кабергә.

 

Җирнең кочагында ялгыз калырмын,

Мәңгелек рәхәт йокыга талырмын.

Мәңге үлми торган җаным биектә,

Карлыгач шикелле очар иректә.

 

Сөйгән ярымның күренер шәүләсе,

Таркалып беткән булса да гәүдәсе.

 

Мине күргәч, кояш кебек елмаер,

Кайгылар кичергән күңел нурланыр.

 

Тәнем хәләл булыр кабер кортына,

Катем сорап җаным килер йортыма.

 

Котылырмын дөнья мәшәкатеннән,

Кайгысыннан, алдаулы рәхәтеннән.

 

Ай-кояш-йолдызлы күкнең астында

Гөнаһын, савабын кылдым барысын да.

 

Күктә урыным-җәннәт булыр микән?

Я Ходам, утында яндырыр микән?

 

Җәннәт түгел бит җир шары халыкка

Дөньялары чыныктыра тәмугка.

 

Безгә тереклек бирүче җир Ана,

Җирдән яралган бәндәсен җир ала.

 

Кыска гомер, фани дөнья үтәчәк,

Ахирәт ул безнең якты киләчәк.

 

Якты киләчәккә ничек барырга?

Сау-исән чагыңда билет алырга!

 

Билет хакын нәрсә белән түләргә?

Хәер-сәдака биреп ятимнәргә…

 

Кешеләрне беркайчан да рәнҗетмә,

Намазга бөгел, йөр гел мәчеткә.

 

Рамазанда уразаңны онытма,

Имансызларның юлына юлыкма!

 

Бик үләсем килми минем язларда,

Шомырт чәчәк ата мине назларга.

 

Чәчәк атканда матур алмагачлар,

Тын бакчаларда сайрый сандугачлар.

 

Язлардан соң эссе яшел җәй керә,

Урманда татлы җиләкләр өлгерә.

 

Кыш көне үләргә теләмим шуңа,

Безнең якларда җир тирән туңа.

 

Салкын һава рәхәт бирә сулышка,

Ял итәргә уңай чаклар тормышта.

 

Көзләр җиткәч, тәкъдиремә күнәрмен,

Таң беленгәч, йолдыз булып сүнәрмен.

 

Яшел кузаклар тулалар борчакта,

Яшәргә мәхәббәт арта шул чакта.

 

 

Бик кыска гомерләр

 

Коръән аятләрен

Күзләрең таныса,

Укый белсәң көйләп,

Син аның серләрен

Үзең генә белмә,

Башкаларга өйрәт!

 

Гөнаһлы бәндәләр

Сират күпереннән

Егылып төшәрләр.

Беркайчан үлмәсләр

Ялкыннар эчендә

Янарлар, пешәрләр.

 

Саваплы бәндәләр

Сират күпереннән

Җилдән җитез кичәр.

Җәннәт бакчасында

Кәүсәр елгасының

Татлы суын эчәр.

 

Җәннәт былбыллары

Яшел агачларга

Кунып сайраганда

Матур, матур ирләр

Хур кызлары белән

Ял итәрләр анда.

 

Хатын-кызларыбыз

Хур кызларыннан да

Матуррак булыр.

Алланың дидары,

Изге нуры белән

Җәннәт эче тулыр.

 

Мөхәммәт Мостафа,

Кыямәт көнендә

Өммәтеңне якла!

Зәгыйфь колларыңны,

Илаһи Ходаем,

Ялкыннарга якма!

 

Гомерләр бик кыска,

Дөньялары фани,

Мәңгелеге бакый.

Алланы таныган

Бәндәләр йөзендә

Иман нуры балкый.

 

Җәннәт ишекләре

Ачык булыр безгә

Сәҗдәгә бөгелсәк,

Рузәбезне тотсак.

Җирләрне-күкләрне

Яраткан Аллаһ бер.

Пәйгамбәребез хак.

 

Милләтебез – татар,

Хак динебез – Ислам.

Аллабыз бер генә.

Кыл изге гамәлләр,

Ялкынында янма,

Җәннәткә кер генә!

 

 

Иман

 

Арта диләр, кими диләр

Кешеләрнең иманы.

Белмәгәннәрен сүз итеп

Сөйләүчеләр бар әле.

 

Мәҗлесләрдә безнең татар

Надан сүзләр белән тук:

Иманың булса, бар булыр,

Булмаса – бөтенләй юк.

 

Ходай яратканнан бирле

Күкләр дә җиде генә.

Бар булган иманыбыз бер:

Артмый да, кимеми дә.

 

Җирдә изге эш калдырып

Мәңгелегеңә кит тә,

Алланың дидарын күреп

Җәннәттә яшә, күктә!!!

 

 

Алдагы минутлар

 

Күзгә дә күренми кала,

Гомерләр узып китәләр.

Аз яшәдең дип көлеп.

Алдагы минутлар – тере,

Узып киткәннәре – үлек.

Яшәгез Илаһи биргән

Дөньяның кадерен белеп!

 

Имән кебек таза ирләр

Мәчетләргә йөрмиләр,

Картайгач йөрербез, диләр.

Бу дөньяны куа-куа

Дөньядан китеп баралар,

Картаерга өлгермиләр.

 

Алланы таныган җаннар

Дөньяда яшәсәләр дә,

Тәмуг газаплары күреп,

Алар җәннәткә керерләр,

Бер гөнаһсыз күбәләкләр

Яктылыкка очкан кебек.

 

Тереклек дөньябыз – елга.

Борылып кайтмаска ага.

Барып җитә диңгезгә,

Үлемсез дәрьяга ага,

Мәңгелеккә юллар яра,

Иман белән дин безгә.

 

 

Фани дөнья

 

Залимнарның, горурларның

Киләчәге юктыр.

Үлеп яңадан терелгән

Урыннары – уттыр.

 

Бу минем сүзләрем түгел,

Коръән-Кәримнән алган.

Бик кыска безнең гомерләр,

Фани дөньясы – ялган.

 

Сабырларның, юашларның

Җәннәттә урыннары:

Яндырмас та, көйдермәс тә

Илаһиның аннары (ут ялкын).

 

Ураза тотучыларны

Хак-Тәгалә ярата:

Жәлләми, ризыклар бирә

Күңелләргә карата.

 

Авыл картаеп үлмәсен,

Балалар туып торсын.

Канлы сугышлар булмасын,

Дөньялар имин булсын.

 

 

Ахырзаман

 

Йөз еллар ашыгып үтәр,

Гавам җиңел тормыш көтәр,

Намаз укучылар бетәр,

Коръән аятләре сүнмәс,

Яңа пәйгамбәрләр килмәс,

Дәҗҗәл чыгар чаклар җитәр.

 

Намазга бөгелмәгез дип,

Шайтан аркага атланыр,

Аздыра алса, шатланыр.

Шайтанны җиңә алганнар,

Алла каршына барганнар

Җәннәт эчендә макталыр.

 

Ходайның фәрештәләре

Гөнаһларны, савапларны

Үлчәп алырлар, санарлар.

Саваплары күп булганнар

Яшел җәннәткә керерләр,

Гөнаһкәрләре янарлар.

 

Дин белән иман – ике дус

Калебләрдән чыгып китәр.

Исрафил Сурын өрер дә,

Дөньяның ахыры җитәр.

 

Без татарлар – мөселманнар,

Алланы таныган җаннар,

Янарга яралмаганнар.

Намазларыбызны укып,

Изге эшләр эшләп калыйк.

Килгәнче ахырзаманнар!!!

 

 

Һиҗрәт

 

Һиҗрәт ул гарәпчәдән

Күчү дигән сүз инде.

Күчеп урнашкан урының

Яман булса, түз инде.

 

Мөхәммәт Мәккәдән күчеп

Мәдинәгә утырган.

Абу Җәһил кебекләрдән,

Мөшрикъләрдән котылган.

 

Адәм балалары өчен

Шул да була Һиҗрәт,

Гайбәт сата торган телен

Тешли алса тизрәк.

 

Гөнаһсыз булыр шул Кеше:

Туган кебек анадан –

Иң начар гадәтләреңнән,

Явызлыктан аралан!

 

 

Туфан

 

Нух пәйгамбәр заманында

Олуг җир шарын су баскан.

Бәндәләрнең гөнаһлары

Мөлдерәмә тулып ташкан…

 

Айлар буе, еллар буе

Туктаусыз яңгырлар яуган.

Коры җирләр иң югары

Тау түбәләрендә калган.

 

Нух пәйгамбәр тереклекне

Көймәсенә парлап алган.

Тереклек үрчи, истәлек

Чал тарихка кереп калган.

 

Алланың каһәре төшкән

Биш мең еллар тиз үрләгән.

Фиргәвен, Муса пәйгамбәр

Туфан ташкынын күрмәгән.

 

Нух пәйгамбәр кайчан булган,

Төгәл генә беркем белми.

Галимнәр биш мең ел диләр,

Чынбарлыкка туры килми.

 

Җир шарының климаты

Глобаль җылына бара.

Котыпларда боз эресә,

Җир өстен су каплап ала.

 

 

Алла коллары

 

Адәм белән Һава

Анадан бар булган

Дөнья балалары,

Алланың коллары.

 

Галәмгә очарга

Ракеталар эшли

Кешеләр акылы,

Булдыклы уллары.

 

Шау-гөр килеп дөнья

Озак яшәр әле.

Сандугачлар матур

Сайрарлар таңнарда.

 

Очкычларга атом

Бомбалары салып,

Дәҗҗәлдән явызлар

Чыкмаса юлларга…

 

Адәм белән Һава

Бер уч туфрактан

Бар булган елларга

Мин йөгереп кайтам.

 

Пычрак затларны

Алсу чәчәкләргә

Бизәп күрсәтүче

Дошманыбыз – шайтан…

 

Шайтан бүләк иткән

Чәчәк бәйләмендә

Кеше үтерүләр,

Алдаулар, талаулар.

 

Иманы булганнар,

Намаз укыганнар

Яшәүнең ләззәтен,

Рәхәтен табарлар.

 

Намаз укыганда

Сәҗдәгә бөгеләм,

Илаһи Ходаем,

Сине искә алып.

 

Җирләрне, күкләрне,

Мине бар кылганның

Колы булуыма

Яшим горурланып!

 

 

Мөхәммәт – безнең Пәйгамбәр

 

Шигьри юлларымны башлыйм

Рәхмәте-Рәхиме чиксез

Алла исеме белән.

Татар гаиләсендә тудым,

Ислам динен хөрмәт итеп

Яшәвемә сөенәм!

 

Биш вакыт намаз укыйлар

Ислам динен сөйгәннәр.

Алладан башка Алла юк,

Мөхәммәт хак пәйгамбәр!

 

Адәм белән Һавадан соң

Бик күп гасырлар үткән.

Яңа эраның алтынчы

Гасыры килеп җиткән.

 

Гарәп ярым атавында

Динсезлек хөкем сөргән.

Кыз бала дөньяга килсә,

Тереләй җиргә күмгән.

 

Һава кебек кирәк чакта

Гавамга дин, әхлак, иман,

Дөньяга бәхет яудырып

Мөхәммәт Мостафа туган.

 

Алланың пәйгамбәрләрен

Киң дәрьяларга тиңлибез.

Елгалар кушылган җирдә

Мөхәммәт пәйгамбәр – диңгез.

 

Кырык яшендә Мөхәммәткә

Алладан вәхи килгән.

Пәйгамбәр бул, ислам нурын

Җиһанга тарат дигән!

 

Укы, дип пәйгамбәргә

Коръән китабы биргән.

Җабраил Фәрештә аны

Аят-аят иңдергән.

 

Киң күңеллелек, юмартлык,

Миһербанлык, шәфкатьлек

Кеше җанына сыйганда,

Пәйгамбәр булудан да зур

Дәрәҗә булмас җиһанда.

 

Мөхәммәт пәйгамбәр булгач,

Мәккә халкы яңа динне

Бик тиз кабул итә алмаган.

Табына торган сыннарын

 

Алар Алла дип аңлаган.

Иң беренче Сәхәбәләр

Ислам динен кабул иткән.

Кояш булып иман нуры

Дөньяга таралып киткән.

 

Мөхәммәт Мостафа динне

Көчләп тагарга килмәгән,

Явызлыкны беркайчан да

Явызлык белән җиңмәгән…

 

Чыдамлыкны-сабырлыкны

Сары алтынга тиңләгән.

Ислам дине Идел буе

Болгарларына үрләгән.

 

Миллиардлар йөрәгендә

Ислам дине ярала.

Диңгез-океаннар гизә,

Киң җиһанга тарала.

 

Ислам дине чүлләр гизеп,

Һаман атлаган алга.

Пәйгамбәрен дошманнардан

Саклаган Сөбһан Аллаһ.

 

Мөхәммәт тумаган булса

Нишләгән булыр идек без?

Җәннәт ишекләрен ачмый

Имансыз-әхлаксыз динсез.

 

Дөньяның ахыры җитсә,

Тагын бер пәйгамбәр килсә,

Миңа гына ышаныгыз,

Иман китерегез дисә,

 

Ышанмагыз буш сүзләргә,

Мөхәммәт пәйгамбәр безгә

Кыямәт көненә кадәр

Суы саекмаган чишмә…

 

Дөньяда, Ахирәттә дә

Мөхәммәт безгә кирәк.

Җәннәт эченә керергә

Ислам динебез терәк.

 

Үлеп яңадан терелсәк,

Алланың каршына барсак,

Җәннәткә барып керербез,

Пәйгамбәребез Мөхәммәт

Мостафадан үрнәк алсак.

 

Дөньяда сау-исән чакта

Салаватлар әйтеп калыйк

Мөхәммәт Мостафага.

Безнең өчен җәннәтләрдә

Иң татлы җимешләр пешә,

Шифалы сулар ага.

 

Алтмыш өч ел гомерендә

Мөхәммәт күрде күпне.

Оҗмахны да, тәмугны да,

Күреп дөньядан китте.

 

Биш вакыт намаз укыгыз

Ислам динен сөйгәннәр.

Алладан башка Аллаһ юк,

Мөхәммәт – хак пәйгамбәр!

 

 

Муллалар

 

Авылларга, шәһәрләргә

Дин-иман кайткан чорда,

Муллаларны-мәзиннәрне

Җырлыйсы килә җырда.

 

Һава кебек кирәк безгә

Белемле, галим мулла.

Халкыбызны җитәкләргә

Хәерле дөрес юлга.

 

Мулла булып йөрү яхшы.

Сокланам шул кәсепкә.

Яхшы руханилар булса,

Халык йөри мәчеткә.

 

Мулла исемен йөртә

Бик күп надан муллалар.

Намуслылар арасында

Намуссызлар булгалар…

 

Безнең халык дин-исламны

Шундый якын күрәләр.

Хәерләр-сәдакаларны

Кызганмыйча бирәләр.

 

Коръән сүрәсен укыйлар

Тәжвидләп, матур көйләп.

Күңелләрне җылыталар

Изге вәгазьләр сөйләп.

 

Бер-ике сүз әйтәсем бар

Кайсы бер муллаларга:

Аллаһ сүзләрен сатмагыз

Акчага ярлыларга…

 

Мәҗелесләргә йөрисез,

Вакытлар калмый ялга.

Хәер-садака бирәсез

«Күгәрчен кунгач талга!»

 

Муллалар, гафу итегез,

Җырлыймын сезне сөеп.

Биш вакыт намаз укыгыз,

Дин өчен янып-көеп.

 

Ә без күңелләргә салыйк

Илаһиның барлыгын.

Милләтебезгә кайтарыйк

Изге рухи байлыгын.

 

 

Яшәү ахырында

 

Көчсезләнә барган саен

Картаеп, тәне белән,

Көчле була бара кеше

Иманы, җаны белән.

 

Яшьлектә кылган гөнаһлар

Йомгагын сүтә бара.

Җәһәннәмнән котылырга

Раббысына ялвара.

 

Мәрхәмәте Һәм Рәхиме

Сөбһан Аллаһның чиксез:

Кылган гөнаһларыбызны

Кичерә ала, шиксез!

 

 

Хәдис

 

Мең ел яшәрмен дисәң дә,

Кайчангадыр үләрмен дип

Син үзеңә Ясин укыт.

Иртәгә Кыямәт көне

Кубачагын белгәндә дә,

Җимеш агачлары утырт.

 

Үлемне җиңә алганнар

Җир йөзендә күренми.

Үлем белән генә кеше

Җиңә ала үлемне…

 

Үләрбез дип кайгырмагыз,

Әй татарлар, татарлар!

Изгелек кылып калыгыз,

Үлемнән соң яшәү бар.

 

Үлем белән җиң үлемне,

Гадел яшә, алдашма.

Дөньяның җир җәннәтенә

Ахирәтне алмашма!

 

 

Рамазан

 

Ошбу айда кем утыз көн

Уразасын тота ала.

Җирдә изге эш калдыра.

Җәннәткә сукмаклар сала.

 

Без татарлар-мөселманнар.

Алланы таныган җаннар.

Безнең өчен кабатлана

Рамазаннар – изге айлар.

 

Кыска гомерләр бирелгән

Җирдә яшәргә Алладан.

Үлеп терелгәч, керербез

Яшел җәннәткә яңадан.

 

Җабраил фәрештә җиргә

Аллаһ тарафыннан килгән

Коръән-Кәрим аятләре

Аят-аят булып иңгән.

 

Рамазанда шайтаннарның

Кул-аягы богаулана.

Җәннәт ишекләрен ача,

Тәмуг ишеге ябыла.

 

Безнең өчен җәннәтләрдә

Шифалы дәрьялар ага.

Салават күп әйткәннәргә

Мөхәммәткә-Мостафага.

 

Монафыйклар Рамазанда

Динне мыскыллап көләләр.

Ураза тотып үлмиләр,

Аракы эчеп үләләр…

 

Ярлыларга-ятимнәргә

Хәер-сәдака бирегез.

Сират күпереннән кичеп,

Җәннәт эченә керегез.

 

 

Каберстан җире – әрвахларның иле (мөнәҗәт)

 

Күзгә дә күренми

Яшел җәйләр үтә.

Зиратлык эчендә

Көз патшалык итә.

 

Шау-шулы дөньяда

Вакытлар тиз үтә.

Безне мәңгелеккә

Еллар алып китә.

 

Зиратлыкка кердем

Әнкәйләрне эзләп,

Йөрәгемне өзеп.

Фәрештәләр кебек

Ак каеннар баскан,

Сафларга тезелеп.

 

Көзге яфраклардан

Көмеш чыклар тама,

Күз яшьләре кебек.

Әйләнә-тирәмдә

Мондый моңсулыкны

Күрмәдем мин элек.

 

Коръән сүрәләрен

Әрвахларга укыйм,

Бәлки барып җитәр.

Кылган гөнаһларын

Ходай гафу итәр.

Ялкыннарга салмас,

Җәннәтенә кертәр.

 

Каберстан җире –

Әрвахларның иле,

Киң әйләнә-тирә.

Үлемсез җаннарны

Ихата итмибез!

Алар безне күрә.

 

Беркем дә үлемнән

Качып котылган юк,

Яшәү бер бирелә.

Изге бәндәләр дә,

Гөнаһлылары да

Янәшә күмелә.

 

Кыямәт көнендә

Кара җир астыннан

Чыкканда терелеп,

Сират күпереннән

Кичегез, татарлар,

Искән җилләр кебек.

 

Узып барган җәйгә

Ясин укып исә,

Көзге салкын җилләр.

Җир астында катем

Укыганны көтә

Хатын-кызлар, ирләр.

 

Ачынган-ярсынган,

Дөньяны тарсынган,

Тол булып калганнар

Ирләре янына

Мәңгегә китәргә

Җир үлчәп алганнар.

 

Кызыл калфак кигән

Моңсу карамалар

Башларын игәннәр.

Адәм балалары

Яшәп үләр өчен

Дөньяга килгәннәр.

 

Адәм балалары

Мең ел яшәр иде –

Мең ел да үтәр бит.

Сау-сәламәт булып

Бәхетле яшәргә

Йөз ел да җитәр бит.

 

 

Бөгелегез намазга!

 

Еллар уза барган саен

Яшьлек китми, туктап тора.

Намазга бөгелгән саен

Ходай яшьлек өстәп тора.

 

Намазга бөгелүчеләр

Һәрвакыт яшь булалар.

Үлем ике тәүлек йокы…

Сигнал биргәч торалар.

 

Сират күпере чыгарыр

Безне изге таңнарга.

Хур кызлары гашыйк булыр

Намаз укыганнарга.

 

Җәннәт эче – язлар иле,

Шифалы сулар ага:

Салават күп әйткәннәргә

Мөхәммәт Мостафага.

 

Намазлар күп укысаң да,

Дөньяңны оныта күрмә.

Дөнья малына кызыкма,

Шайтанга яшел юл бирмә.

 

Инсаннар фани дөньяда

Нәрсә эзләгәнен таба.

Намаз укыган өйләргә

Алланың рәхмәте ява.

 

Явыз Ханнәс-Кара елан

Кешеләр эченә сыйган.

Шул еланның башын кисеп

Ташлый алган мөселман.

 

 

Кара карга

 

Очар булса кара карга,

Безнең әнкәйләрнең җыры,

Мәчет манараларының

Еглап җиргә ауган чоры.

 

Хода бәндәң – Хода бәндәң,

Кяфер кулындадыр бәндәң.

Ни кылсын бу гарип бәндәң

Ки Рәхим булмаса Сәндән.

 

Очар булса кара карга,

Язар идем канатыңа.

Язарга канатың кара,

Ерак булды ике ара.

 

Сәхәр вакытында күгәрчен

Сискәнеп-моңланып гулый.

Сәхар вакыты хәсрәтле Адәм

Сискәнеп-сискәнеп елый.

 

Кара каргалар килгәндә

Кузгала җырлар йөрәктә.

Сагышлы төшләргә кереп

Әткәй-әнкәйләр йөдәтә.

 

Хисләр йөгереп кайталар,

Тарихка узган елларга.

Коръән аятьләре укыйм

Төннәр буе әрвахларга.

 

Очар булсаң кара карга,

Язар идем канатыңа.

Яшьлектә сөйгән ярыма

Ирештерә алсаң гына.

 

Очар булсаң кара карга,

Очып бар яшьлеккә таба.

Су буенда бөдрә таллар

Йөрәгемдә яфрак яра…

 

Яшьлектә әнкәй җырлаган

«Очар булса кара карга»,

Татарларны татарларча

Яшәтергә моң-зар сала.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.