Издательский дом «Медина»
Поиск rss Написать нам
Главная » История и культура ислама
Гомер узмаган әрәм: Шигъри җыентык / Әхмәт Юсип улы Бәюсов/
15.05.2009

Бала чак

 

 

Бала чак

Бала чакларымны барлап чыктым.

Күренгән кебек кыска төштә.

Су буенда бака сабыннары

Җыеп йөргән чаклар истә.

 

Әткәй-әнкәйләрем арыш ура,

Ерак кырда, эссе көннәрдә.

Бакчаларда мәкләр чәчәк ата,

Шөпшәләр куналар гөлләргә.

 

Нәни бала, чәчәкләргә кунган

Күбәләкләр тота чүгәләп.

Бер гөнаһсыз, юаш сабый бала

Әйтерсең, үзе дә күбәләк.

 

Иртәгә ничек яшәргә дип,

Уйларым башымда юк иде.

Әткәй-әнкәйләрнең кочагында

Өстем бөтен, тамак тук иде.

 

 

Сабый балыкчы

Алиның әнисе бик сөенгән,

Балык тотып кайткан улым дип.

Балыкларны инешкә җибәргән,

Әз генә Аллалы булыйм дип.

 

Безнең инешебез бик кечкенә,

Ярда үсә таллар, суы сай.

Чумып уйныйлар көмеш балыклар,

Күктә карап йөзә тулган ай.

 

Бала күңеленә шәфкать салсак,

Шәфкатьле балалар үсәр бит.

Балалар үстергән аналарга

Алланың рәхмәте төшәр бит.

 

Ашый алырбыз без бодайларның

Кырда үскән татлы калачын –

Корытмасак Габдулла Тукайның

Иң мөкаддәс җимеш агачын.

 

 

Кояшка булыша

Урамда Марат кар көри,

Эшлимен, тырышам, ди.

Язлар килгәнне тизләтәм,

Кояшка булышам, ди.

 

Җылы яктан җилләр исәр,

Очып кайтыр каргалар.

Өй түбәсеннән тамчылар

Тып-тып итеп тамарлар.

 

Болытлар таралып бетәр,

Күк нурлы йөзен ачар.

Яз кызы елмаеп көләр,

Кыш бабай куркып качар.

 

Таллар уяныр йокыдан,

Тылсымлы төшләр күреп.

Сандугачлар кунып сайрар

Инеш ярларын сөеп.

Язлар булгач, нурлар чәчеп,

Алсу таңнар аталар.

Су буйларын яңгыратып,

Кычкыралар бакалар.

 

Күзгә күренеп яшәрә

Башлый таллы тугайлар.

Тугай күгендә шатланып

Концерт куя тургайлар.

 

Әй син, сакаллы кыш бабай,

Йөрмә бездән көлеп.

Күңелләр сине дә сөя,

Язларны сөйгән кебек

 

 

Балачак хатирәләре

Хәтеремдә сабан туе шаулый,

Сандугачлы яшел яз иде.

Миңа ун гына яшь тулган иде,

Шатлыгым зур, кайгым аз иде.

 

Тау астында шаулы көрәш бара,

Батырларга бүләк бирелә.

Батырлар хушбуе  – ләйсән яңгыр

Тамашачыларга сибелә.

 

Атлар узышалар. Авылдашлар

Бәйрәмнәрен сөеп зурлыйлар.

Чәчәкләнгән арыш дулкыннары

Бер-бересен куып уйныйлар.

 

Көне буе сабан туе йөреп

Халык инде арыды, талды.

Сабан туе каһарманын сайлап

Әйтәргә генә инде калды…

 

Радио сугыш дип хәбәр итте,

Салкын җил исте, купты давыл.

Кояш сүнгән булып китте кинәт,

Кара кайгыга чумды авыл.

 

Көтелмәгәндә күкләр күкрәгән,

Яшеннәр яшьнәгән тик булды.

Газиз әнкәйләрнең күзләреннән

Яңгыр булып яшьләр коелды.

 

Бәйрәм бетте. Ашыга-ашыга

Халык өйләренә сибелде.

Куркыныч килгәндә күгәрченнәр

Шаулап очып киткән шикелле.

 

Яшьлек янды. Соклана алмадым

Урманнар, тугайлар яменә.

Тик кайгысыз тургайлар сайравы

Хәтеремдә калган мәңгегә.

 

Әтиләр сугышта. Без балалар

Эшкә соңга калабыз дип,

Аякларга чабата киенеп

Кичен йокларга ята идек.

 

Атлар җигеп кырлар сукаладык,

Буразналар су кебек акты.

Фашистлар явына безнең ашлык

Җимергеч туплар булып атты.

 

Җәебез-көзебез бәйрәм иде,

Бик авыр кичердек кышларны.

Яшьлек елларыбыз хәтерләтте,

Китә алмыйча калган кошларны.

 

Мәктәпкә йөрдек, бала чаклар

Наданлыкта узмасын дип.

Чабатага шәкелтмәләр кактык,

Чыдам булсын, тузмасын дип.

 

Ачлык, ялангачлык канат җәйде,

Икмәк иде бөтен уебыз.

Коры җәйдә үскән солы кебек

Үсә алмый калды буебыз.

 

Кырда калып туңган бәрәңгене

Авыл җыйды ямьле яз җиткәч.

Әнкәйләр пешерде беленнәрне

«Былбыл» оны кояшта кипкәч.

 

Яши идек ләгънәт төшкән сугыш

Тиздән бетәр дигән уй белән.

Идел бит ул, тирән бит ул дип,

Җырлый идек моңлы көй белән.

 

Озакламый фронт сызыгыннан

Шомлы хат-хәбәрләр килделәр,

Дошманнарга каршы сугышканда

Һәлак булды батыр, диделәр.

 

Дүрт елга якын сугыш барганда

Дошман явы тар-мар ителде.

Гитлернең канлы ит тарттыргычы

Миллионлаган җанны үтерде.

Өйгә кайта алмый ятып калды

Типсә тимер өзәр егетләр.

Гомерлеккә толлар булып калды

Яшь аналар, чәчәк кебекләр.

 

Яу кырыннан кызлар хатлар алды,

Булыр иде матур киленнәр.

Мәңгелеккә үбелмичә калды

Кура-җиләк –татлы иреннәр.

 

Меңләгән авыллар көлгә калды,

Җимерелде яшел калалар.

Ятимләнеп укый алмый калды

Галимнәр булырдай балалар.

 

Минем авылдашлар яу кырында

Батырларча сугыша белделәр.

Ватан өчен, сөйгән ярлар өчен

Утлы тәмугларга керделәр.

 

Зур сугышлар беткән,

62-ел тиз үткән.

Низаглашу туктаусыз бара,

Бандитларны юк итәбез дигән

Сылтау белән бомбалар ява.

 

Кечкенә сугышның авазы да

Миллион йөрәкләрне яра.

Сугышны гади кешеләр түгел,

Ил башлыклары алып бара.

 

Сугышның зурысы, кечесе дә

Миллиардлап акча яндыра.

Яшьләр үлә, бәхетсез илләрне

Хәер сорашырга калдыра.

 

Илгә сандугачлы язлар телик,

Күкеләр кычкырсын урманда,

Сугышны тормыштан йолкып ташлыйк,

Дөнья шундый матур булганда.



Контактная информация

Об издательстве

Условия копирования

Информационные партнеры

www.dumrf.ru | Мусульмане России Ислам в Российской Федерации islamsng.com www.miu.su | Московский исламский институт
При использовании материалов ссылка на сайт www.idmedina.ru обязательна
© 2024 Издательский дом «Медина»
закрыть

Уважаемые читатели!

В связи с плановыми техническими работами наш сайт будет недоступен с 16:00 20 мая до 16:00 21 мая. Приносим свои извинения за временные неудобства.